Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Тугры мәсихче хатын-кызлар — алланың кадерле хезмәтчеләре

Тугры мәсихче хатын-кызлар — алланың кадерле хезмәтчеләре

Тугры мәсихче хатын-кызлар — алланың кадерле хезмәтчеләре

«Ягымлылык — ышанычсыз, гүзәллек тә — буш нәрсә; әмма Раббыдан куркучы һәм Аны хөрмәт итүче хатын мактауга лаек» (ГЫЙБРӘТЛЕ ХИКӘЯ 31:30).

1. Матурлыкка карата Йәһвәнең һәм бу дөньяның карашы нинди?

БУ ДӨНЬЯДА тышкы күренешкә зур әһәмият бирелә, һәм ул аеруча хатын-кызларга кагыла. Ә Йәһвә күп очракларда кешенең еллар узу белән хәтта тагын да матуррак була алган эчке дөньясы белән кызыксына (Гыйбрәтле хикәя 16:31). Шуңа күрә Изге Язмаларда хатын-кызларны өндәүче мондый сүзләр язылган: «Сезнең матурлыгыгыз үрелгән чәч, алтын бизәкләр, купшы киемнәр кию кебек тышкы матурлык түгел, ә чын йөрәктән чыккан, басынкы һәм тыныч рухның мәңге сулмас эчке матурлыгы булсын. Аллаһы каршында менә шул бик кыйммәтле» (1 Петер 3:3, 4).

2, 3. Хатын-кызлар I гасырда яхшы хәбәр таратуга ничек ярдәм иткәннәр, һәм бу нинди сүзләр белән алдан әйтелгән булган?

2 Мондый мактауга лаек булган рухны Изге Язмаларда искә алынган күп хатын-кызлар күрсәткән. Беренче гасырда аларның кайберләренең Гайсә һәм аның рәсүлләренә хезмәт итү өстенлеге булган (Лүк 8:1—3). Соңыннан мәсихче хатын-кызларның кайберләре ашкынучы вәгазьләүчеләр булган; кайберләре җитәкчелек иткән мәсихче ир-атларга, шул исәптән рәсүл Паулга да, бик кирәкле ярдәм биргәннәр, ә кайберләре искиткеч кунакчыллык күрсәткән, хәтта үз йортларын җыелыш очрашулары үткәрергә тәкъдим иткәннәр.

3 Изге Язмада алдан ук әйтелгән булган: Йәһвә үз ихтыярын үтәр өчен хатын-кызларны киң итеп кулланачак. Мәсәлән, Йоил 2:28, 29 да ир-атлар белән хатын-кызлар, яшьләр һәм картлар изге рух алачак һәм Патшалык хакындагы яхшы хәбәрне вәгазьләүдә катнашачак дип алдан әйтелгән. Бу пәйгамбәрлек б. э. 33 елының Илленче көн бәйрәмендә үтәлә башлаган (Рәсүлләр 2:1—4, 16—18). Рух белән майланган хатын-кызларның кайберләренә пәйгамбәрлек итү кебек могҗиза кылу сәләтләре бирелгән булган (Рәсүлләр 21:8, 9). Күп санлы тугры апа-кардәшләребез Аллага ашкынып хезмәт иткәннәр, һәм бу I гасырда мәсихчеләр иманының тиз таралуына ярдәм иткән. Якынча б. э. 60 елында рәсүл Паул: «Яхшы хәбәр дөньядагы һәр җан иясенә игълан ителгән»,— дип язган (Көлессәйлеләргә 1:23).

Батыр, ашкынучан һәм кунакчыл булулары өчен мактауга лаек булганнар

4. Ни өчен Паулның I гасыр мәсихче җыелышларындагы кайбер хатын-кызларны мактар өчен сәбәпләре булган?

4 Рәсүл Паул кайбер хатын-кызларның хезмәтләрен бик югары бәяләгән. Бүгенге мәсихче күзәтчеләр дә ашкынып вәгазьләгән хатын-кызларның хезмәтләрен кадерли. Паул исемнәре белән искә алган хатын-кызлар арасында «Раббы өчен бик тырышып хезмәт итүче Труфайна белән Труфуса» һәм «Раббы өчен күп тырышлыклар куйган кадерле дусты Персисә» булган (Римлыларга 16:12). Әүдия белән Сүнтүхия турында Паул «минем белән Яхшы хәбәр тарату хакына көрәштеләр» дип язган (Филиппуйлыларга 4:2, 3). Прискиллә һәм аның ире Әкүл дә Паул белән бергә хезмәт иткәннәр. Алар хәтта аның «хакына тормышларын куркыныч астына куйдылар», һәм бу Паулны: «Аларга мин генә түгел, бәлки яһүд булмаганнарның барлык бердәмлекләре дә рәхмәт белдерәләр»,— дип язарга дәртләндергән (Римлыларга 16:3, 4; Рәсүлләр 18:2).

5, 6. Прискиллә бүгенге апа-кардәшләребезгә кайсы яклардан яхшы үрнәк биргән?

5 Ни өчен Прискиллә ашкынучан һәм батыр булган? Рәсүлләр 18:24—26 да бу сорауга җавап бирелә. Анда Прискиллә ире белән бик оста оратор Апуллуска Алла ачкан хакыйкать белән бертигез барырга ярдәм иткән дип укыйбыз. Димәк, шунсы ап-ачык: ул Алла Сүзен һәм рәсүлләрнең өйрәтүләрен бик тырышып өйрәнгән. Нәтиҗәдә, ул искиткеч сыйфатлар үстергән, ә бу Алла һәм ире каршында аның дәрәҗәсен күтәргән, һәм мәсихчеләрнең беренче җыелышлары өчен ул бик кыйммәтле кеше булган. Бүген дә Изге Язмаларны тырышып өйрәнгән һәм Йәһвәнең «ышанычлы һәм акыллы хезмәтчесе» аша бирелгән рухи ризыкны кабул иткән эшчән мәсихче апа-кардәшләребез күп, һәм алар бик кадерле (Лүк 12:42).

6 Прискиллә һәм Әкүл гаҗәп кунакчыл булганнар. Көринт шәһәрендә булганда, Паул аларның йортында яшәгән һәм алар белән бергә палаткалар теккән (Рәсүлләр 18:1—3). Алар Эфескә һәм соңрак Римга күчкәч, мәсихче кунакчыллык күрсәтүне дәвам иткән, хәтта үз өйләрен мәсихче җыелышларын үткәрер өчен биргәннәр (Рәсүлләр 18:18, 19; 1 Көринтлеләргә 16:8, 19). Нумфа һәм Мәрьям — Марк исемле Яхъяның анасы — йортында да җыелышлар үткәрелгән (Рәсүлләр 12:12; Көлессәйлеләргә 4:15).

Бүгенге керткән өлешләре

7, 8. Бүгенге күп мәсихче хатын-кызларның изге хезмәте турында нинди мактаулы хәбәрләр бар, һәм алар нәрсәгә ышана ала?

7 Бүген дә, I гасырдагы кебек, тугры мәсихче хатын-кызлар Алла ниятләрен тормышка ашыруда, аеруча вәгазьләүдә, мөһим роль уйныйлар. Бу апа-кардәшләребез искиткеч абруй казандылар! Гвен исемле апа-кардәшебез мисалын карап чыгыйк. Ул 50 ел дәвамында Йәһвәгә тугры хезмәт итеп, 2002 елда үлгән. «Бөтен шәһәр Гвенны ашкынучан вәгазьләүче итеп белә иде,— дип сөйли аның ире.— Аның өчен һәрбер кеше — Йәһвә яратуын кабул итә алучы һәм аның вәгъдәләренә ышана алучы кеше иде. Аллага, аның оешмасына һәм гаиләбезгә тугрылыгы, шулай ук без боеккан вакытта аның дәртләндерүче рухы бергә тулы һәм канәгатьле тормыш алып барганда балаларыбыз һәм минем өчен бик зур ярдәм булды. Без аны бик нык сагынабыз». Гвен һәм аның ире 61 ел бергә яшәгәннәр.

8 Кияүгә чыккан яки ялгыз яшәгән дистәләгән мең мәсихче хатын-кызлар пионер һәм миссионерлар булып хезмәт итәләр. Алар, булганына канәгатьләнеп, зур шәһәрләрдән алып ерак-ерак җирләргә кадәр Патшалык хәбәрен тараталар (Рәсүлләр 1:8). Күпләре, Йәһвәгә күбрәк хезмәт итәр өчен, бала табудан, үз йортлы булудан баш тарттылар. Алар арасында үз ирләренә — күчеп йөрүче күзәтчеләргә ярдәм иткән хатыннар, шулай ук бөтен дөнья буенча Вефильларда хезмәт иткән меңләгән апа-кардәшләребез бар. Һичшиксез, бу фидакарь хатын-кызлар Йәһвә йортын дан белән тутырган «барлык халыклардан булган кыйммәтлекләр» санына керәләр (Аггей 2:7, АМТ).

9, 10. Мәсихче хатыннарның һәм әниләрнең искиткеч үрнәкләре өчен гаилә әгъзалары ничек рәхмәтләрен белдергән?

9 Әлбәттә, мәсихче хатын-кызларның күбесенең гаиләдә үтәргә кирәк булган бурычлары бар; әмма алар барыннан да бигрәк Алла Патшалыгын эзлиләр (Маттай 6:33). Кияүгә чыкмаган пионер апа-кардәшебез болай дип язган: «Тулы вакытлы пионер булуымда төп рольне, үзенең нык иманы һәм искиткеч үрнәге белән, минем әнием уйнады. Аллага хезмәт иткәндә, ул хәтта минем иң яхшы хезмәттәшем булды». Инде үскән биш кызы булган хатын турында ире болай дигән: «Өебездә һәрвакыт чисталык һәм тәртип иде. Хатыным Бонни өйдә кирәкмәгән әйберләр булмавын һәм бар нәрсәнең гади булуын кайгырта иде, шуңа күрә гаиләбез рухи әйберләрне беренче урынга куя алды. Ул сакчыл иде, һәм мин 32 ел дәвамында көненә берничә сәгать кенә эшләп, гаиләгә һәм рухи эшләргә күбрәк вакыт бирә ала идем. Хатыным шулай ук балаларны да эшчән булырга өйрәтте. Минем аны мактыйсым гына килә». Бүген бу ир белән хатын Йәһвә Шаһитләренең бөтендөнья төп идәрәсендә эшлиләр.

10 Бер ир белән хатынның ике инде үскән баласы бар. Хатыны турында ир болай дип язган: «Сьюзанда миңа иң нык ошаганы — Алланы һәм кешеләрне нык яратуы, аңлаучан булуы, кешенең кайгысын уртаклашуы һәм намуслылыгы. Ул һәрвакыт Йәһвә бездә булганның иң яхшысына лаек дип саный иде, һәм бу принципны ул үзенә Йәһвә хезмәтчесе һәм әни буларак кулланды». Хатыны ярдәмендә бу ир җыелышта бик күп вазифалар үти алды, шул исәптән ул өлкән, пионер, район күзәтчесенең ярдәмчесе һәм Хастаханәләр белән элемтәдә тору комитеты әгъзасы булып хезмәт итте. Мондый хатыннар ирләре, имандашлары һәм, иң мөһиме, Йәһвә өчен никадәр кадерле соң! (Гыйбрәтле хикәя 31:28, 30).

Ирсез яшәгән кадерле хатын-кызлар

11. а) Йәһвә тугры хатыннар, аеруча тол хатыннар турында борчылуын ничек күрсәткән? б) Мәсихче тол хатыннар һәм ирләре булмаган башка тугры апа-кардәшләребез нәрсәгә ышана алалар?

11 Йәһвә тол хатыннарның хәлен еш кайгырткан (Икенчезаконлык 27:19; Мәдхия 67:6; Ишагыйя 10:1, 2). Ул үзгәрмәгән. Алар белән тирән кызыксынуын ул дәвам итә һәм шулай ук балаларын ялгыз тәрбияләгән хатын-кызлар белән яисә ялгыз яшәргә хәл иткән я, мәсихчеләр арасында тиешле тормыш иптәше таба алмаганга, ялгыз яшәгән хатын-кызлар белән тирән кызыксына (Малахий 3:6; Ягъкуб 1:27). Әгәр син дә Йәһвәгә мәсихче тормыш иптәшенең ярдәменнән башка тугры хезмәт иткәннәрнең берсе булсаң, шикләнмә: Алла сине бик нык кадерли.

12. а) Кайбер апа-кардәшләребез Йәһвәгә тугрылыгын ничек күрсәтә? б) Кайбер апа-кардәшләребезгә нинди тойгылар белән көрәшергә туры килә?

12 Йәһвәнең «Раббыга иман итүчегә генә» кияүгә чыгарга дигән әмеренә тугры булганга кияүгә чыкмаган мәсихче апа-кардәшләребезнең мисалларын карап чыгыйк (1 Көринтлеләргә 7:39; Гыйбрәтле хикәя 3:1). Алла Сүзендә: «Тугры белән Син [Йәһвә] тугры мөгамәлә итәсең»,— дигән ышандыру бар (2 Патшалык 22:26, ЯД). Әйе, аларның күбесенә кияүгә чыкмыйча яшәү бик авыр. Бер апа-кардәшебез: «Раббыга иман итүчегә генә кияүгә чыгарга карар итсәм дә, миңа бик күп күз яшьләре түгәргә туры килде, чөнки иптәшләрем күркәм мәсихче кардәшләргә кияүгә чыкты, ә мин ялгыз калдым»,— дип сөйли. Тагын бер апа-кардәшебез: «Мин Йәһвәгә инде 25 ел хезмәт итәм. Мин аңа тугры калырга тәвәккәл, әмма ялгызлык тойгысы мине еш кына боектыра»,— дип әйтә. Шуннан соң: «Минем кебек ялгыз апа-кардәшләр дәртләндерүче сүзләргә мохтаҗ»,— дип өсти. Без мондый тугры апа-кардәшләребезгә ничек ярдәм итә алабыз?

13. а) Ифтах кызы янына килеп йөргәннәрнең мисалы безне нәрсәгә өйрәтә? б) Җыелыштагы кияүгә чыкмаган апа-кардәшләребезгә без тагын ничек ярдәм итә алабыз?

13 Ярдәм итү ысулын борынгы көннәрдәге бер мисал күрсәтә. Ифтах кызының кияүгә чыгудан баш тартуы кешеләр карашыннан зур корбан булган. Аңа ничек таяныч биргәннәр? «Һәр ел Исраил кызлары дүрт көнгә Галәдле Ифтахның кызын мактарга барганнар» (Хакимнәр 11:30—40, АМТ). Без дә Алла законына тугры булган кияүгә чыкмыйча яшәгән апа-кардәшләребезне чын күңелдән мактарга тиешбез *. Без тагын нәрсә эшли алабыз? Йәһвә аңа тугры хезмәт итүләрен дәвам иткән бу кадерле, тугры апа-кардәшләребезгә ярдәмен бирсен дип догада сорый алабыз. Алар Йәһвә һәм тулысынча мәсихчеләр җыелышы аларны ярата һәм бик кадерли дигән ышандыруларга лаек (Мәдхия 36:28).

Ирсез аналар калдырылмаган

14, 15. а) Ни өчен балаларын бер үзе тәрбияләгән мәсихче әнигә Йәһвәгә ярдәм сорап дога кылырга кирәк? б) Ялгыз әти-әниләр, догада әйткәннәренә туры китереп, нәрсә эшли ала?

14 Балаларын ялгыз тәрбияләгән мәсихче хатыннарга да күп авырлыклар белән очрашырга туры килә. Әмма алар балаларын Изге Язмалар принциплары буенча тәрбияләр өчен ярдәмне Йәһвәдән ала алалар. Әлбәттә, син ирең булмаса, әти дә, әни дә ролен бар яктан үти алмыйсың. Ләкин Йәһвәдән иман белән сорасаң, ул синең күп йөкләмәләреңне үтәргә ярдәм итәчәк. Моны бер мисал белән аңлатыйк. Син ризык тулы авыр сумка күтәреп, йортның 9 нчы этажына менеп барасың ди. Лифт якында гына булса, баскычлардан күтәрелерсеңме? Әлбәттә юк! Шуңа күрә Йәһвәдән ярдәм сорарга мөмкинлегең булганда, авыр эмоциональ йөкне ялгыз гына алып барырга тырышма. Ул үзе сине аңа мөрәҗәгать итәргә чакыра. Мәдхия 67:20 дә: «Ходай көндә данлаулы; саклаучы Аллабыз йөгебезне җиңеләйтә»,— дип әйтелә. Нәкъ шулай ук 1 Петер 5:7 дәге сүзләр дә сине барлык мәшәкатьләреңне аңа йөкләргә чакыра, чөнки ул синең «хакта кайгырта». Шуңа күрә сине проблемалар һәм борчылулар баса башласа, бар булганны күктәге Атаңа сөйлә һәм моны «бертуктаусыз» эшлә (1 Тессалуникәлеләргә 5:17; Мәдхия 17:7; 54:23).

15 Мәсәлән, син әни кеше булганга, сине, һичшиксез, мондый сораулар борчыйдыр: балаларыңа мәктәптәге иптәшләре ничек тәэсир итә яки алар нинди иман сынаулары белән очраша ала? (1 Көринтлеләргә 15:33). Чыннан да, борчылу өчен сәбәпләр бар. Алар турында да догада әйтеп була. Моның турында балаларың белән бергә алар мәктәпкә киткәнче, мәсәлән көндәлек шигырьне бергә карап чыккач, дога кылсагыз ничек булыр иде? Чын күңелдән әйтелгән һәм конкрет догалар балаларыгызга бик нык тәэсир итә ала. Ә иң мөһиме, Алла Сүзен түземлек белән балаларыңның күңеленә салырга тырышсаң, сине Йәһвәнең фатихалары көтә (Икенчезаконлык 6:6, 7; Гыйбрәтле хикәя 22:6). Истә тот: «Раббының күзләре тәкъва кешеләргә, Аның колаклары аларның ялваруына юнәлгән» (1 Петер 3:12; Филиппуйлыларга 4:6, 7).

16, 17. а) Бер абый-кардәшебез әнисенең яратуы турында нәрсә әйткән? б) Әнисенең рухи карашы балаларына ничек тәэсир иткән?

16 Алты бала тәрбияләгән Оливия мисалын карап чыгыйк. Аллага ышанмаган ире гаиләсен ташлаганда, Оливиянең соңгы баласы әле туган гына иде, әмма ул балаларын Алла юлына бастыру йөкләмәсен әзерлек белән үз өстенә алган. Җыелышта өлкән һәм пионер булып хезмәт иткән аның улы Дарренга хәзер 31 яшь, ә ул вакытта бары тик 5 яшь кенә булган. Оливиянең авырлыкларына шушы улының авыр чире өстәлгән. Бүгенге көндә дә шул чирдән интеккән Даррен бала чагы турында болай дип сөйли: «Минем хәзер дә әле күз алдымда: караватка утырып, мин әниемнең хастаханәгә килүен йотлыгып көтеп утырам. Ул һәр көн килә иде һәм минем яныма утырып Изге Язмаларны укый иде. Шуннан соң ул «Рәхмәт сиңа, Йәһвә» * дигән җырны башкара иде. Бүгенге көнгә кадәр бу минем иң яраткан җырым».

17 Йәһвәне ярату һәм аңа өмет баглау Оливиягә ана бурычын уңышлы үтәргә ярдәм иткән (Гыйбрәтле хикәя 3:5, 6). Аның искиткеч карашы ул үз балалары алдында куйган максатлардан күренә. «Әни безне Аллага тулы вакытлы хезмәт итүне башларга һәрвакыт өнди иде,— дип әйтә Даррен.— Нәтиҗәдә, 5 апамның дүртесе һәм мин — тулы вакытлы хезмәтчеләр. Әмма әни кешеләр алдында беркайчан да моның белән мактанмады. Мин аның искиткеч сыйфатларын үрнәк итеп тотарга тырышам». Әлбәттә, бар балалар да Оливиянеке кебек Аллага хезмәт итүчеләр булып үсми. Әмма әни кеше Изге Язмалар принциплары буенча яшәр өчен барысын эшләсә, ул Йәһвәнең җитәкчелегенә һәм аның яратучы таянычына ышана ала (Мәдхия 31:8).

18. Йәһвә биргән мәсихче җыелыш өчен без рәхмәтебезне ничек күрсәтә алабыз?

18 Алла таянычны күбесенчә мәсихче җыелыш, регуляр рухи ризык программалары, мәсихчеләр кардәшлеге һәм рухи яктан җитлеккән «кешеләр төрендәге бүләкләр» аша бирә (Эфеслеләргә 4:8, ЯД). Тугры өлкәннәр, «ятимнәрнең, тол хатыннарның» ихтыяҗларына аерым игътибар биреп, җыелыштагы бар кешеләрне ныгытырга тырышалар (Ягъкуб 1:27). Шуңа күрә Алла халкына якынрак тор, беркайчан да аңардан читләшмә (Гыйбрәтле хикәя 18:1, АМТ; Римлыларга 14:7).

Күндәмлек — күркәм сыйфат

19. Ни өчен хатынның күндәмлеге аны түбәнсетү түгел дип әйтеп була, һәм Изге Язмалардагы нинди мисал моны исбатлый?

19 Йәһвә хатын-кызны ир-атка тиң бер ярдәмче итеп яраткан (Яратылыш 2:18). Димәк, хатынның иренә күндәм булуы хатын түбәнрәк дигән сүз түгел. Киресенчә, бу, хатын-кызга белемнәрен һәм сәләтләрен Алла ихтыяры буенча кулланырга мөмкинлек биреп, аны олылый. Гыйбрәтле хикәянең 31 нче бүлегендә борынгы Исраилдә игелекле хатын кылган күп эшләр сурәтләнә. Ул мохтаҗларга ярдәм иткән, йөзем бакчалары утырткан һәм җирләр сатып алган. «Андый хатынга ире бөтен йөрәге белән ышаныр, ул [ире] беркайчан да мохтаҗлык күрмәс» (11, 16, 20 нче шигырьләр).

20. а) Мәсихче хатын-кызның Алла биргән сәләтләренә карашы нинди булырга тиеш? б) Эстер нинди күркәм сыйфатлар күрсәткән, һәм Йәһвә Эстерне, нәтиҗәдә, ничек кулланган?

20 Тыйнак, Алладан куркып яшәгән хатын-кыз шөһрәт яратучы кеше түгел һәм үз иренә ярышташ кешегә кебек карамый (Гыйбрәтле хикәя 16:18). Ул үзен дөньяви эшләрдә күрсәтергә омтылмый, ә Алла биргән сәләтләрен күбесенчә башкаларга — гаиләсе, имандашлары, якыннары һәм, иң мөһиме, Йәһвәгә хезмәт итәр өчен куллана (Гәләтиялеләргә 6:10; Титуска 2:3—5). Изге Язмаларда язылган хатын патша Эстер мисалын карап чыгыйк. Чибәрлегенә карамастан ул басынкы һәм тыңлаучан булган (Эстер 2:13, 15). Кияүгә чыккач, ул үз ире патша Ахашверошка, аның баштагы хатыны Вәштидән аермалы буларак, хөрмәт күрсәткән (Эстер 1:10—12; 2:16, 17). Эстер әтисенең энесе Мардокәйне дә хөрмәт иткән һәм, хәтта хатын патша булгач та, аның сүзләрен тыңлаган. Әмма Эстер йомшак ихтыярлы кеше булмаган! Яһүдләрне юк итү планын корган куәтле һәм мәрхәмәтсез кеше Һәмәнне батырлык белән фаш иткән. Йәһвә Эстерне үз халкын саклар өчен кулланган (Эстер 3:8—4:17; 7:1—10; 9:13).

21. Мәсихче хатын-кыз Йәһвә өчен ничек тагын да кадерлерәк була ала?

21 Үткән замандагы кебек, бүгенге көннәрдә дә Алладан куркып яшәүче хатын-кызлар Йәһвәгә тугры һәм Аллага фидакарь рәвештә хезмәт итәләр. Шуңа күрә алар Алла өчен бик кыйммәтле. Кадерле апа-кардәшләребез, Йәһвәгә үзенең изге рухы аша сезне «һәрбер игелекле эшкә әзер булган махсус кулланылыштагы савыт» итеп акрынлап үзгәртергә рөхсәт итегез (2 Тимутегә 2:21; Римлыларга 12:2). Мондый кадерле хезмәт итүчеләр турында Алла Сүзендә: «Андый хатынның куллары җимешеннән аның үзенә дә өлеш чыгарыгыз һәм халык җыеннарында аның эшләренә дан җырлагыз!» — дип әйтелә (Гыйбрәтле хикәя 31:31). Бу сүзләр сезнең һәрберегездә тормышка ашсын.

[Искәрмәләр]

^ 13 абз. Мондый апа-кардәшләребезне ничек мактап була икәне турында белер өчен, «Күзәтү манарасы» (рус) 15 март, 2002 ел санының 26—28 битләрен карагыз.

^ 16 абз. Йәһвә Шаһитләре тарафыннан бастырылган «Йәһвәне мактап җырлагыз» дигән брошюраның 26 нчы җыры.

Хәтерлисезме?

• Ни өчен I гасырның кайбер мәсихче хатын-кызлары Йәһвә өчен кадерле булганнар?

• Безнең көннәрдә нәрсә апа-кардәшләребезнең күпчелеген Алла өчен кадерле итте?

• Йәһвә балаларын берүзе генә тәрбияләгән аналарга һәм ирсез булган башка апа-кардәшләребезгә ничек итеп таяныч бирә?

• Хатын-кыз баш булганнарга ничек эчкерсез хөрмәт күрсәтә ала?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[27 биттәге рамка]

УЙЛАНЫР ӨЧЕН МИСАЛЛАР

Изге Язмалардагы Аллага тугры булган башка хатын-кызларның мисалларын да карап чыгарга телисезме? Алайса, аста китерелгән өземтәләрне укыгыз. Бу хатын-кызларның мисаллары турында уйланганда, сез аларга нәрсәдә күбрәк дәрәҗәдә охшаш була аласыз икәнен күрергә тырышыгыз (Римлыларга 15:4).

Сара: Яратылыш 12:1, 5; 13:18а; 21:9—12; 1 Петер 3:5, 6.

Исраилнең юмарт хатын-кызлары: Чыгыш 35:5, 22, 25, 26; 36:3—7; Лүк 21:1—4.

Дебора: Хакимнәр 4:1—5:31.

Рут: Рут 1:4, 5, 16, 17; 2:2, 3, 11—13; 4:15.

Сонам шәһәрендәге хатын-кыз: 4 Патшалык 4:8—37.

Кәнганлы хатын: Маттай 15:22—28.

Марта һәм Мәрьям: Марк 14:3—9; Лүк 10:38—42; Яхъя 11:17—29; 12:1—8.

Табита: Рәсүлләр 9:36—41.

Филипнең дүрт кызы: Рәсүлләр 21:9.

Фойбә: Римлыларга 16:1, 2.

[25 биттәге иллюстрация]

Алла канунына тугры буйсынган кияүгә чыкмаган апа-кардәшләребезне мактыйсызмы?

[26 биттәге иллюстрация]

Балаларның мәктәпкә китүе алдыннан әйтелгән догада аеруча нәрсәгә игътибар биреп була?