Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Ышанычлы булган берәрсе бармы?

Ышанычлы булган берәрсе бармы?

Ышанычлы булган берәрсе бармы?

«БЕРЛИН стенасы» 1989 елда җимерелгәннән соң, бик тырышып яшерелгән һәм сакланган кайбер мәгълүматлар ачыкланган. Мәсәлән, элекке ГДР да яшәгән Лидия * социалистик режим вакытында штази, ягъни Хөкүмәт иминлеге хезмәте, аның шәхси тормышына кагылышлы документлар җыйганлыгы турында белгән. Әлбәттә, моның турында ишеткәч, ул шаккаткан, әмма штази информаторы булып үз иренең хезмәт итүе аны тагы да ныграк тетрәткән. Ул бер караганда тулысынча ышанып яшәргә тиеш булган кеше аны саткан.

Лондонда чыга торган «Таймс» газетында Роберт исемле өлкән яшьтәге ир-ат турында язылган. Ул үз табибын «хөрмәткә һәм ышанычка лаек кеше» дип санаган һәм аның белән «бик сокланган». Табиб «игелекле [булган] һәм кайгысын уртаклашкан». Кинәт Роберт үлеп китә. Инфаркт? Инсульт? Һич тә юк. Соңрак шул ачыклана: Роберт янына табибы килеп, аның үзенә һәм туганнарына әйтмичә укол ясаган, һәм Роберт үлгән. Күрәсең, Робертны ул тулысынча ышанып яшәгән кеше үтергән.

Роберт белән Лидия ышанып яшәгән кешеләренең хыянәте аркасында бик күп зыян күргәннәр. Кайвакыт зыян зур булмаска да мөмкин. Әмма моңа охшаш алдатулар сирәк түгел. Германиядәге җәмгыять фикеренең төп институты сорашу үткәргән, һәм, аның отчеты буенча, сорашуда катнашканнарның 86 проценты ышанган кешеләренең хыянәте белән очрашкан («Allensbacher Jahrbuch der Demoskopie 1998—2002»). Бәлки сезнең дә моңа охшаш хәлгә эләккәнегез бардыр. Шуңа күрә, 2002 елда Швейцариянең бер газетында язылган сүзләргә шаккатасы юк. Анда: «Көнбатышның зур үсеш алган илләрендә яшәгән кешеләрнең бер-берсенә ышанычлары кими бара, һәм бу хәл инде берничә ел үзгәрми»,— дип әйтелгән («Neue Zurcher Zeitung»).

Ышанычка керү авыр, чыгу җиңел

Нәрсә ул ышаныч? «Татар теленең аңлатмалы сүзлеге»ндә ышаныч — «кемнең дә булса эчкерсезлегенә, намуслылыгына... шикләнмәү хәле» дип әйтелә, ә икенче бер сүзлектә шулай ук «сиңа белеп зыян китерелмәячәгенә шикләнмәү хәле» дип өстәлә. Ышанычка керү өчен вакыт, ә ышанычтан чыгу өчен мизгел генә кирәк. Күп кешеләр аларның ышанычлы булуларыннан бары тик файдаланалар гына икәнен күрәләр. Шуңа күрә кешеләрнең башкаларга ышанычын югалтуларына шаккатырлыкмы? Германиядә үткәрелгән бер тикшерү нәтиҗәләре буенча, «кызларның һәм егетләрнең якынча өчтән бер өлеше генә кешеләргә ышана».

Бәлки, без үз-үзебезгә мондый сораулар бирәбездер: «Ышанычлы булган берәрсе бармы? Кешеләр ышанычыбызны аклый алмасалар, аларга ышану дөресме?»

[Искәрмә]

^ 2 абз. Исемнәр үзгәртелгән.

[3 биттәге өстәмә текст]

Бер сорашуда катнашкан кешеләрнең 86 проценты ышанган кешеләренең хыянәте белән очрашкан.