Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Ышаныч булмаса, бәхет юк

Ышаныч булмаса, бәхет юк

Ышаныч булмаса, бәхет юк

РИЗЫК ашап агулансаң, күп интегәсең. Ә бу әледән-әле кабатланып торса, ризыкны сайлап ашарга туры килә. Әмма агуланудан куркып, бер дә ашамаган кеше юк, чөнки бу тагын да зуррак проблемаларга китерер иде. Ашамыйча, беркем дә озак яши алмый.

Ышаныч белән дә нәкъ шулай. Хыянәт газап китерә. Аның белән еш очрашу аркасында, без, бәлкем, дуслар һәм танышлар сайлауда бик сак була башлыйбыздыр. Әмма хыянәттән куркып дөньядан читләшү — бу котылу юлы түгел. Ни өчен? Чөнки башкаларга ышанмыйча, без үзебезне бәхетсез итәбез. Тормыш канәгатьлек китерсен өчен, безгә үзара ышанычка нигезләнгән мөнәсәбәтләр кирәк.

Яшьләр турындагы бер китапта: «Кешеләр белән көндәлек аралашуыбыз рәхәтлек китерсен өчен, башка нәрсәләрдән тыш ышаныч кирәк»,— дип язылган («Jugend 2002»). Ә бер газетта: «Һәрбер кеше ышаныч тели»,— дип әйтелә («Neue Zürcher Zeitung»). «Ышаныч тормышның сыйфатын шул хәтле яхшырта» ки, хәтта «ансыз исән калып булмый». Әйе, шул ук газетта өстәп әйтелгәнчә, «кеше, ышаныч булмаса, яши алмый».

Безгә электән үк берәрсенә ышану хас булганга күрә: «Хыянәт итүдән курыкмыйча, кемгә ышанып була?» — дигән сорау барлыкка килә.

Бөтен йөрәгең белән Йәһвәгә ышан

Изге Язмаларда: «Бөтен йөрәгең белән Йәһвәгә ышан»,— дип әйтелә (Гыйбрәтле хикәя 3:5, ЯД). Алла Сүзендә Барлыкка Китерүчебезгә, Йәһвә Аллага, ышанырга дәртләндерүче сүзләр кат-кат очрый.

Ни өчен Аллага ышанып була? Беренче сәбәп — Йәһвә изге Алла булганга. Ишагыйя пәйгамбәр: «Йәһвә изге, изге, изге»,— дип язган (Ишагыйя 6:3, АМТ). Изгелек турындагы фикер сезне әллә җәлеп итмиме? Әмма ул сезне җәлеп итәргә тиеш, чөнки Йәһвәнең изгелеге аның саф, һәрвакыт дөрес эш алып бара һәм тулысынча ышанычлы икәнен аңлата. Ул беркайчан да әшәкелек тә эшләмәс, мәрхәмәтсез эш тә кылмас һәм безнең ышанычыбызны да беркайчан алдатмаячак.

Алланың үз хезмәтчеләренә таяныч бирергә теләге дә һәм мөмкинлеге дә бар — бу Аллага ышаныр өчен икенче сәбәп. Мәсәлән, чиксез көче ярдәмендә ул берәр нәрсә кылырга сәләтле. Ул камил гаделлеген һәм акыллылыгын кулланып эш итә. Ә тиңе булмаган мәхәббәте аны эш итәргә дәртләндерә. «Аллаһы — мәхәббәт ул»,— дип язган рәсүл Яхъя (1 Яхъя 4:8). Алла нәрсә генә эшләсә дә, барысында да аның яратуы күренә. Йәһвә иң яхшы Әти, чөнки ул изге һәм аның башка искиткеч сыйфатлары бар. Аңа тулысынча ышанып була. Йәһвәгә таянып була, бу яктан аңа тиң булган бернәрсә дә һәм беркем дә юк.

Йәһвәгә ышаныгыз һәм бәхетле яшәгез

Шулай ук, Йәһвә безне һәркайсы кешедән яхшырак аңлаганга күрә, аңа ышану акыллы. Һәрбер кешегә Барлыкка Китерүчесе белән нык, озак вакытлы һәм ышанычлы мөнәсәбәтләр кирәклеген ул белә. Мондый мөнәсәбәткә ия булган кешеләр үзләрен ышанычлырак хис итә. Давыт патша: «Ходай исеменә өметләнгән... кеше бәхетле»,— дигән (Мәдхия 39:5). Аның бу сүзләре белән миллионлаган кеше ризалаша.

Кайбер мисалларны карап чыгыйк. Дорис Германия, Греция, Доминика республикасы һәм Кушма Штатларда яшәгән. Ул болай дип әйтә: «Йәһвәгә таянып яшәвемә мин бик бәхетле. Минем физик, рухи һәм эмоциональ ихтыяҗларым турында ничек кайгыртырга икәнен ул белә. Аңардан яхшырак дус юк». Ә Вольфганг исемле юрисконсульт: «Синең турында кайгырткан, синең өчен иң яхшысын эшли алган һәм хәтта моны эшләргә теләгән [Затка] таянырга мөмкинлек булуы искиткеч!» — дип әйтә. Хэм Азиядә туган, әмма хәзер Европада яши. Ул болай дип әйтә: «Йәһвә барысын да күреп тора һәм хата эшләми — мин моңа ышанам, шуңа күрә аңа таяна алуыма мин бик шат».

Әлбәттә, безнең һәрберебезнең Барлыкка Китерүчегә генә түгел, ә кешеләргә дә ышану ихтыяҗы бар. Шуңа күрә Йәһвә, акыллы һәм тәҗрибәле дус буларак, ышанычлы кешеләрне ничек сайлау турында безгә киңәшләр бирә. Изге Язмаларны игътибар белән укып, без үзебез өчен бу киңәшләрне билгели алабыз.

Ышанычка лаеклы кешеләр

Мәдхия җырлаучы: «Коткара алмый торган башлыкларга, адәм улларына ышанып тормагыз»,— дип язган (Мәдхия 145:3). Алла тарафыннан рухландырылган бу сүзләр кайбер кешеләрнең безнең ышанычыбызга лаек түгеллеген күрсәтә. Бу дөньяның «башлыклары» — мәсәлән, белем яки эшчәнлекнең кайбер өлкәләрендәге белгечләр — зур хөрмәткә ия булса да, бу алар безнең ышанычка лаек дигәнне аңлатмый әле. Алар биргән киңәшләр еш кына хаталы, ә аларга ышану өмет өзелүгә китерергә мөмкин.

Әлбәттә, моның аркасында без бар кешегә дә шик белән карарга тиеш түгел. Әмма һәрбер кешегә дә ышану акылсыз. Ышанычлы кеше сайлаганда, нәрсә җитәкчелек булып хезмәт итә ала? Бу яктан безгә борынгы Исраил халкының тарихыннан бер вакыйга ярдәм итә ала. Исраилдә җаваплы урыннарга берничә ир-ат билгеләргә кирәк булгач, Мусага «барлык халыктан сәләтле, Алладан куркучы, ышанычлы, гаделсез табышны нәфрәт итүче кешеләрне» сайларга киңәш бирелгән (Чыгыш 18:21). Без моңардан нәрсәгә өйрәнә алабыз?

Бу ир-атларның, әле җаваплы урыннарга билгеләнгәнче үк, Алла хуплаган билгеле сыйфатлары булган. Алар Алладан куркып яшәүләрен күрсәткән. Алар Иҗат Итүчене хөрмәт иткән, һәм аны күңелсезләндерергә курыкканнар. Бөтен кеше бу ир-атлар Алла нормалары буенча яшәр өчен, барысын да эшли икәнен ачык күреп торган. Алар гаделсез табышны нәфрәт иткән һәм бу аларның әхлак ягыннан нык булулары турында шаһитлек биргән, ә бу, үз чиратында, идарә итү аларны бозмас иде дигәнне аңлаткан. Алар кешеләрнең ышанычын үз ихтыяҗларыннан яки үз туганнары һәм дуслары ихтыяҗыннан чыгып кулланмас иде.

Бу принципларны ышанычлы кешене сайлаганда куллану акыллы булмасмы? Тәртипләре Алладан куркып яшәүчеләр икәнен күрсәтүче кешеләрне без беләбезме? Алар Алла нормаларына нигезләнгән тәртип буенча яшәргә тәвәккәлме? Алар һәрвакыт гадел эш итәрлек һәм һәр очракта үз файдасын гына эзләргә омтылмаслык дәрәҗәдә намуслымы? Мондый сыйфатлары булган ир-атлар һәм хатын-кызлар безнең ышанычыбызга һичшиксез лаек.

Көчсезлек яки хыянәтме?

Ышанычка лаек кешене сайлаганда, сабырлы булырга кирәк, чөнки ышаныч тиз генә барлыкка килми. Кемгәдер акрынлап, эзлекле рәвештә ышаныч күрсәтергә өйрәнү — акыллылык ул. Бу кешенең кайбер шартларда үзен ничек тотканына игътибар итә алабыз. Йөкләнгән кечкенә эшләрне үтәгәндә, ул ышанычлымы? Мәсәлән, алган әйберне кайтарамы һәм моны, вәгъдә иткәнчә, вакытында эшлиме? Әгәр шулай икән, без, бәлки, аңа зуррак эшләрдә ышаныч белдерү мөмкин дип хәл итәрбез. Бу: «Кечкенә нәрсәдә ышанычлы булган зур нәрсәдә дә ышанычлы булыр»,— дигән принципка туры килә (Лүк 16:10). Сайлый белү һәм сабырлы булу соңрак өмет өзелүдән качарга ярдәм итәргә мөмкин.

Ә берәрсе ышанычыбызны акламаса? Изге Язмаларны өйрәнгән кешеләр түбәндәге вакыйганы искә төшерә алалар. Гайсә Мәсихне кулга алган төнне рәсүлләре аны уңайсыз хәлдә калдырган: Яһүд Искариот хыянәт иткән, ә калганнары куркудан таралганнар. Петер хәтта өч тапкыр Гайсәдән ваз кичкән. Әмма Гайсә бары тик Яһүд кенә барысын да белеп эшләгәнен белгән. Гайсәнең шәкертләре шундый хәлиткеч минутларда аны калдырсалар да, бу аңа берничә атнадан соң калган 11 рәсүленә үз ышанычын белдерергә комачауламаган (Маттай 26:45—47, 56, 69—75; 28:16—20). Ышанычлы кешебез хыянәт иткән кебек тоелса, шуны карап чыксак яхшы булыр иде: бу хыянәт аңа ышанып булмый дигәнне аңлатамы яки бу кешелек табигатенең вакытлыча көчсезлеге нәтиҗәсе генәме.

Мин ышанычлы кешеме?

Ышанычлы кешене сайлаганда игътибарлы булырга теләгән кеше үз-үзенә чын күңелдән мондый сораулар бирергә тиеш: «Мин үзем ышанычлы кешеме? Мин үземә һәм тирә-яктагы кешеләргә карата нинди акылга яраклы таләпләр куя алам?»

Ышанычлы кеше, һичшиксез, һәрвакыт хакыйкатьне сөйли (Эфеслеләргә 4:25). Бер кешегә берне, ә икенчесенә, үзенә кирәк булганда, икенчене сөйләми. Ә эшлим дип сүз бирсә, үз сүзендә торыр өчен барысын да башкара (Маттай 5:37). Аңа берәрсе эч серләрен сөйләсә, ышанычлы кеше моны башкаларга сөйләми һәм серне саклый. Ышанычлы кеше тормыш иптәшенә тугры. Ул порнография карамый, уйларында да, тәртибендә дә тугры булып кала (Маттай 5:27, 28). Ышанычлы кеше үзен һәм гаиләсен тәэмин итәр өчен тырышып эшли, һәм башкалар җилкәсенә утырып җиңел акча эзләми (1 Тимутегә 5:8). Изге Язмаларга нигезләнгән һәм акылга ятышлы бу таләпләрне исәпкә алып, без ышанычлы кешеләрне таба алабыз. Моннан тыш, бу таләпләрне үзебезгә карата кулланып, без дә ышанычка лаек кеше дип санала алабыз.

Һәрбер кеше ышанычлы булган һәм ышанычны акламаганга күңелсезлек хис итү тойгысы үткәндә калган дөньяда яшәү искиткеч булыр иде! Бу хыял гынамы? Изге Язмалардагы вәгъдәләргә җитди караган кешеләр өчен бу хыял гына түгел. Алла Сүзендә гаҗәеп матур «яңа җир» турында әйтелә; ул җирдә алдау, ялган, гаделсезлек, шулай ук кайгылар, авырулар һәм хәтта үлем дә булмаячак! (2 Петер 3:13; Мәдхия 36:11, 29; Ачылыш 21:3—5). Мондый киләчәк турында күбрәк белү максатын куйсагыз, ничек булыр иде? Йәһвә Шаһитләре сезгә моның турында шатлык белән сөйләрләр һәм шулай ук яшәү өчен мөһим булган башка белемнәр белән бүлешерләр.

[4 биттәге иллюстрация]

Шикле булу безне бәхетсез итә.

[5 биттәге иллюстрация]

Безнең өчен иң ышанычлы Зат — Йәһвә Алла.

[7 биттәге иллюстрация]

Безнең һәрберебез үзара ышануга нигезләнгән мөнәсәбәтләргә мохтаҗ.