Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Яшьләр, Йәһвәгә лаеклы булып яшәгез

Яшьләр, Йәһвәгә лаеклы булып яшәгез

Яшьләр, Йәһвәгә лаеклы булып яшәгез

ЯШЬ мәсихчеләрнең кайберләренә берникадәр вакыт гаиләсеннән һәм туган җыелышыннан еракта яшәргә туры килә. Берәүләре Аллага хезмәт итүләрен киңәйтер өчен күчә, икенчеләре, бу дөнья эшләренә карата нейтраль позициядә булганга, өйләрен калдырырга мәҗбүр (Ишагыйя 2:4; Яхъя 17:16). Ә кайбер илләрдә «кайсар» Аллага тугры булган яшьләрне төрмәгә утырта яки җәмәгать эшләренә җибәрә * (Марк 12:17; Титуска 3:1, 2).

Нейтралитет тотканнары өчен төрмәдә утырганда, яшь кешеләр озак вакытка җинаятьчеләр арасына эләгергә мөмкин. Башка сәбәпләр аркасында өйдән еракта яшәргә мәҗбүр булган яшьләргә, бәлки, шулай ук әхлакый яктан бозык кешеләр арасында эшләргә туры килер. Бу яшь кешеләргә яки үзләре дә теләмичә моңа охшаш шартларга эләккән башка кешеләргә «Аллаһының ихтыяры буенча яшәргә» тырышып, авырлыкларны һәм сынауларны ничек җиңәргә? (1 Тессалуникәлеләргә 2:12). Әти-әниләр аларга төрле мөмкин булган күңелсез шартларга әзер булырга ничек ярдәм итә ала? (Гыйбрәтле хикәя 22:3).

Махсус авырлыклар

«Мин әти-әнинең кайгыртучы ярдәменнән, шулай ук мине яхшы белгән өлкәннәрнең яратучы күзәтүеннән мәхрүм булдым; миңа авыр да, куркыныч та иде»,— дип әйтә 21 яшьлек Такис. Аңа 3 ел һәм 1 ай үз йортыннан еракта булырга туры килгән *. «Кайвакыт мин үземне яклаучысыз итеп хис итә идем»,— дип өсти ул. Ә 20 яшьлек Петроска үз өеннән еракта ике елдан артык яшәргә туры килгән. «Тормышымда беренче тапкыр миңа нинди күңел ачуларга барырга, кем белән аралашырга икәнен үземә сайларга туры килде, һәм кайвакыт сайлауларым акыллы түгел иде»,— дип таный ул. Шуннан соң: «Минем азатлыгым күбрәк иде, әмма аның белән бергә минем өскә күбрәк җаваплылык ятты, һәм кайвакыт мин нәрсә эшләргә белми идем»,— дип өсти. Тасос исемле мәсихче өлкән моңа охшаш хәлгә эләккән мәсихчеләр белән регуляр рәвештә очраша һәм болай ди: «Сак булмаган һәм бик тиз рәнҗи торган яшьләргә иман итмәгән яшьтәшләреннән әдәпсез сөйләшү, фетнәче рух һәм явызлык йога ала».

Изге Язмалардагы принципларны санга сукмаган кешеләр арасында яшәгән чакта, үз-үзеңне күзәтергә кирәк: яшьтәшләреңнең әхлаксыз һәм Алла Сүзенең таләпләренә туры килмәгән тәртипләренә иярү теләге тумасын (Мәдхия 1:1; 25:4; 118:9). Бәлкем, гадәткә кергән шәхси өйрәнү, җыелышларга йөрү һәм вәгазьләү графигын тоту авыр булыр (Филиппуйлыларга 3:16). Рухи максатлар кую һәм аларга ирешү дә бик җиңел булмаска мөмкин.

Тугры яшь мәсихчеләр, һичшиксез, үз тәртипләре һәм сөйләшүләре белән Йәһвәгә яраклы булырга телиләр. Алар бар көчләрен куеп, күктәге Әтиләренең мондый үтенечен үтәргә тырышалар: «И улым, зирәк бул һәм минем йөрәгемне сөендер; шулчак мин гаепләүчеләремә тиешле җавапны бирә алырмын» (Гыйбрәтле хикәя 27:11). Алар тәртипләре башка кешеләрнең Йәһвәгә һәм аның халкына карата мөнәсәбәтенә тәэсир иткәнен аңлый (1 Петер 2:12).

Рәсүл Паул I гасыр мәсихчеләре турында «һәр игелекле эшләре җимеш китерсен... Раббыга лаеклы булып яшәсен һәм һәрнәрсәдә Аңа яраклы булсын [...] чыдам һәм сабыр булсыннар» дип язган. Яшьләр шушы үрнәк буенча яшәргә тырышалар, һәм бу бик мактаулы (Көлессәйлеләргә 1:9—11). Изге Язмаларда потларга табынучы, дошман һәм таныш булмаган кешеләр арасында Йәһвәгә лаеклы булып яши алган Алланың яшь хезмәтчеләренең берничә мисалы бар (Филиппуйлыларга 2:15).

«Йосыфның янында Раббы булды»

Ягъкуб белән Рахиләнең яраткан улы Йосыфны Алладан куркып яшәгән әтисе тәрбияли. Яшь чагында аңа туган йортыннан еракта яшәргә туры килә. Аны Мисырга коллыкка саткан булганнар. Йосыф эшчән, ышанычлы һәм югары әхлакый тәртипле — тел тидермәслек яшь кеше булган. Йосыф Потифарга — Йәһвәне хөрмәт итмәүче кешегә хезмәт итсә дә, намуслы һәм тырышчан булган, нәтиҗәдә, хуҗасы аңа йортның барлык эшләрен йөкләгән (Яратылыш 39:2—6). Йосыф Йәһвәгә тугры булган, һәм моның аркасында төрмәгә эләккәч, ул: «Нәрсә дип тырыштым инде?» — дип әйтмәгән. Хәтта төрмәдә дә ул үзен тел тидермәслек итеп тоткан һәм озакламыйча анда күп йөкләмәләр үти башлаган (Яратылыш 39:17—22). Алла аны фатихалаган, һәм, Яратылыш 39:23 тә әйтелгәнчә, «Йосыфның янында Раббы булды».

Алладан куркып яшәгән гаиләсеннән ерак булган Йосыфка үзен, мисырлыларның әхлаксыз тормышына яраштырып, тирә яктагы мәҗүсиләр кебек тота башлавы бик җиңел булган! Әмма ул Алла принциплары буенча яшәгән һәм көчле вәсвәсәләргә карамастан Йәһвә алдында саф калган. Потифарның хатыны һәр көн үзе белән бергә ятарга чакырганда, ул аңа: «Ничек инде мин шундый яманлык эшләп, Аллаһы каршында үз өстемә зур гөнаһ алыйм?!» — дип каты каршы торган (Яратылыш 39:7—9).

Бүгенге яшь Йәһвә Шаһитләренә үзләренә яраклы булмаган аралашу, әхлаксыз күңел ачулар, порнография һәм яман тәэсирле музыкага кагылышлы Изге Язмаларга нигезләнгән кисәтүләргә игътибарлы булырга кирәк. Алар «Раббының күзе җитмәгән урын юк; Ул явызларны да, игелекле бәндәләрен дә күреп-күзәтеп торганын» аңлыйлар (Гыйбрәтле хикәя 15:3).

Муса гөнаһтан «ләззәт алуны» кире каккан

Муса фиргавеннең патша сараенда потларга табынучы кешеләр һәм төрле ләззәтләнүләр арасында яшәгән. Изге Язмаларда болай дип әйтелә: «Иман аркылы Муса... фиргавен кызының угылы дип йөртелүдән ваз кичте. Гөнаһтан кыска вакытлы ләззәт алуга караганда Аллаһы халкы белән бергә газаплар кичерүне мәгъкульрәк күрде» (Еврейләргә 11:24, 25).

Дөнья белән дус булу кайбер яклардан файдалы, әмма вакытлыча гына. Күп дигәндә, ул бу дөньяга калган чикле вакыт дәвамында гына булачак (1 Яхъя 2:15—17). Муса үрнәген тотсак, яхшырак булмасмы? Изге Язмаларда Муса «күзгә күренми торган Аллаһыны күргән кебек» нык булды дип әйтелә (Еврейләргә 11:27). Аның уйлары Алладан куркып яшәгән ата-бабалары калдырган мираска тупланган, аның тормышының максаты Алла ихтыярын үтәү булган (Чыгыш 2:11; Рәсүлләр 7:23, 25).

Алладан куркып яшәгән яшьләр, имансыз һәм бозык кешеләр арасына эләккәч, шәхси өйрәнү аша «күзгә күренми торган Аллаһы» турында күбрәк белем алып, Йәһвә белән мөнәсәбәтләрен ныгыта алалар. Мәсихче эшләрнең тыгыз графигы, шул исәптән, очрашуларга регуляр йөрү һәм вәгазьдә катнашу яшьләргә үз акылларын рухи әйберләргә тупларга ярдәм итәчәк (Мәдхия 62:7; 76:13). Егетләргә һәм кызларга Мусаныкы кебек иман һәм өмет үстерергә омтылырга кирәк. Аларга фикерләрен һәм эшләрен Йәһвәгә юнәлдерү һәм аның дуслары булу мөмкинлегенә шатлану файдалы булыр иде.

Теле белән Алланы данлаган

Элиша исемле Алла пәйгамбәре көннәрендә суриялеләргә әсирлеккә эләккән Исраилнең бер кыз баласы, өеннән еракта яшәгәндә, үзен үрнәк булырлык итеп тоткан. Ул Сурия гаскәрләренең башлыгы Нагаманның хатынына хезмәтче булган. Нагаман махау чире белән интеккән, һәм кыз аның хатынына: «И, әгәр минең хуҗам Самареядә булган пәйгамбәр янына барса, ул аны махау чиреннән дәвалар иде»,— дип әйткән. Аның шаһитлеге аркасында Нагаман Исраилгә Элиша янына киткән һәм махау чиреннән савыктырылган булган. Моннан тыш, ул Йәһвәгә гыйбадәт кыла башлаган (4 Патшалык 5:1—3, 13—19).

Бу кызның мисалы яшьләргә үрнәк бирә: аларга, әти-әнидән ерак яшәгәндә дә, үз телләре белән Алланы данлау никадәр мөһим икәнен күрсәтә. Әгәр бу кызның теле «сафсата» я «кинаяле мәзәкләр сөйләргә» өйрәнгән булса, мөмкинлек тугач, ул Алланы саф вөҗдан белән мактый алыр идеме? (Эфеслеләргә 5:4; Гыйбрәтле хикәя 15:2). Никос исемле егеткә 20 яшьтән чак кына күбрәк. Ул нейтралитет өчен төрмәдә утырганын исенә төшереп, болай сөйли. «Башка яшь кардәшләр белән безне авыл хуҗалыгы эшләренә җибәрәләр иде. Җыелыштан һәм әти-әнидән еракта булганда, мин сөйләшүебез тупаслана бара икәнен билгеләдем. Әлбәттә, мондый сөйләшү Йәһвәгә дан китерми иде». Бәхеткә каршы, Никоска һәм башкаларга Паулның үгетен кабул итәргә ярдәм иткәннәр. Паул сөйләшүебез турында болай дип язган: «Әмма фәхешлек, һичнинди бозыклык һәм комсызлык турында сезнең арада сүз дә булырга тиеш түгел. Аллаһы кешеләре изге булганга күрә, аларга болар килешми бит» (Эфеслеләргә 5:3).

Йәһвә алар өчен чын булган

Данил иптәшләре — өч яһүд егете белән борынгы Бабилда булган вакыйга Гайсә әйткән принципны исбатлый: кечкенә нәрсәдә ышанычлы булу зурда да ышанычлы булуга китерә (Лүк 16:10). Бу егетләргә Муса Кануны буенча тыелган ризыкны китергәч, акланыр өчен сәбәп табып була иде: чит илдә әсирлектә булганга, аларның ризык сайлар өчен мөмкинлеге юк дип уйлый алырлар иде. Әмма алар кечкенә кебек күренгән нәрсәгә бик җитди караганнар. Нинди искиткеч фатиха алган алар моның өчен! Патша ризыгы белән тукланган башка әсирләр белән чагыштырганда, аларның сәламәтлекләре дә яхшырак, алар акыллырак та булып чыккан. Кечкенә нәрсәдә тугры булу, һичшиксез, аларны ныгыткан, шуңа күрә потка табыну кебек зуррак сынау белән очрашкач, алар иманнарын саклаганнар (Данил 1:3—21; 3:1—30).

Йәһвә бу өч егет өчен чын булган. Өйләреннән һәм Аллага гыйбадәт кылу урыныннан ерак булсалар да, алар үзләрен бу дөньядан сакларга һәм «тапсыз» табылырга тәвәккәл булганнар (2 Петер 3:14). Алар өчен Йәһвә белән мөнәсәбәтләр шул хәтле мөһим булган ки, хәтта алар шул мөнәсәбәтләрне саклар өчен тормышларын бирергә әзер булган.

Йәһвә сине калдырмаячак

Яшьләр яраткан һәм ышанган кешеләреннән еракта яшәгәндә, әлбәттә, шомлык, куркыныч һәм ышанычсызлык хис итәләр. Әмма алар Йәһвәнең аларны калдырмаячагына тулы ышаныч белән авырлыкларны каршылый алалар (Мәдхия 93:14). Әгәр аларга «гаделлек өчен газап чигәргә» туры килсә, Йәһвә һичшиксез «тәкъвалык юлында» аларга ярдәм бирәчәк (1 Петер 3:14; Гыйбрәтле хикәя 8:20).

Йәһвә Йосыфны, Мусаны, Исраилнең кыз баласын һәм тугры калган өч яһүд егетне мул итеп бүләкләгән һәм аларга һәрвакыт көч биреп торган. Бүген ул изге рухы, үзенең Сүзе һәм оешмасы аша «иман көрәшен» алып барганнарга таяныч бирә һәм аларга «мәңгелек тормыш» бүләген вәгъдә итә (1 Тимутегә 6:11, 12). Әйе, Йәһвәгә лаеклы булып яшәү мөмкин һәм бу акыллы да (Гыйбрәтле хикәя 23:15, 19).

[Искәрмәләр]

^ 2 абз. «Күзәтү манарасы» (рус) 1996 ел, 1 май журналының 17—20 нче битләрен карагыз.

^ 5 абз. Кайбер исемнәр үзгәртелгән.

[31 биттәге рамка]

ӘТИ-ӘНИЛӘР, БАЛАЛАРЫГЫЗНЫ ӘЗЕРЛӘГЕЗ!

«Аларның яшь уллары көчленең кулындагы уклар шикелле» (Мәдхия 126:4). Ук үзеннән-үзе төзәгән җиргә эләкми. Аны оста итеп төзәргә кирәк. Балалар да, әти-әнисе үгет-нәсихәт бирмәсә, үзләре генә яшәгәндә очратачак авырлыкларга әзер булмаячак (Гыйбрәтле хикәя 22:6).

Яшьләрнең хисләргә бирелеп эш итү омтылышлары бар, һәм алар «яшьлекнең әдәпсез теләкләренә» бирелүчән (2 Тимутегә 2:22). Изге Язмалар болай дип кисәтә: «Чыбык белән шелтә сүзе зирәклек бирер; әмма игътибарсыз калдырылган бала үз анасын хурлыкка төшерер» (Гыйбрәтле хикәя 29:15). Яшүсмернең тәртибенә чикләр куймасаң, ул берүзе яшәгәндә очратачак авырлыкларга һәм сынауларга әзер булмаячак.

Мәсихче әти-әниләр балаларына бу дөнья төзелешендә яшәү белән бәйле булган авырлыклар һәм проблемалар турында ачык итеп сөйләргә тиеш һәм моны җаваплылык белән башкарырга тиешләр. Арттырып күрсәтмичә һәм куркытмыйча, алар улына яки кызына ул берүзе яши башлагач эләгүе мөмкин булган хәлләрне сөйләп бирә алалар. Алла биргән акыллылык өстәлгән үгетләү «гади кешегә — тапкырлык, яшь кешегә — гыйлемдә һәм эш-гамәлдә үзенең сәләтен үстерергә ярдәм итәр» (Гыйбрәтле хикәя 1:4).

Балаларында рухи байлыкка карата ярату үстергән һәм әхлакый принциплар буенча яшәргә өйрәткән әти-әниләр балаларын тормыштагы авырлыкларны җиңәргә әзерлиләр. Бала тормышының уңышлы булуы регуляр рәвештә Изге Язмаларны өйрәнү үткәрүгә, ачык сөйләшүгә һәм баланың иминлеге белән эчкерсез кызыксынуга бәйле. Әти-әниләр баланы үз тормышы белән яшәр өчен әзерләгәндә, тәрбияләүләре барысын исәпкә алып, уңай караш һәм акыл белән башкарылырга һәм Изге Язмалар принципларына туры килергә тиеш. Әти-әниләр шәхси үрнәкләре белән балаларын дөньядан булмыйча, дөньяда булу мөмкин икәненә өйрәтә алалар (Яхъя 17:15, 16).

[29 биттәге иллюстрация]

Кайбер яшь мәсихчеләргә әти-әнисе йортын калдырырга туры килә.

[30 биттәге иллюстрацияләр]

Вәсвәсәләргә бирешмичә, яшьләр Йосыф мисалын үрнәк итеп тота алалар һәм әхлакый сафлык саклый алалар.

[32 биттәге иллюстрация]

Әсирлектә булган Исраил кызыннан өйрәнегез. Ул теле белән Йәһвәне данлаган.