Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Алла Сүзенә дөрес өйрәт

Алла Сүзенә дөрес өйрәт

Алла Сүзенә дөрес өйрәт

«Хакыйкать сүзенә дөрес өйрәтүче һәм эшен оятка калмаслык итеп башкаручы эшче кебек, Аллаһының хуплавына ирешү өчен, мөмкин булганнарның барысын да эшлә» (2 ТИМУТЕГӘ 2:15).

1, 2. а) Ни өчен эшчеләргә кораллар кирәк? б) Мәсихчеләр нинди эш башкаралар, һәм алар барыннан да бигрәк Патшалыкны эзләүләрен ничек күрсәтәләр?

ЭШЧЕЛӘРГӘ, эшләрен үтәр өчен, кораллар кирәк. Әмма кул астында булган корал гына җитми. Эшчегә тиешле корал кирәк, һәм ул аны дөрес кулланырга тиеш. Әйтик, сарай төзегәндә ике тактаны бергә тоташтырырга теләсәң, сиңа моның өчен чүкеч белән кадак кына җитмәс иде. Сиңа шулай ук ничек кадакны кәкрәйтмичә тактага кертергә икәнен белергә кирәк. Чүкеч тота белмичә кадак кертү бик авыр, хәтта тырышлыгың юкка гына да булырга мөмкин. Ләкин коралны куллана белсәк, эшне уңышлы башкарып чыга алырбыз.

2 Мәсихчеләр буларак, безнең дә башкарасы эшебез бар. Бу бик мөһим эш. Гайсә үз шәкертләрен «барыннан да бигрәк, Аның [Алланың] Патшалыгын» эзләргә дәртләндергән (Маттай 6:33). Без моны ничек үти алабыз? Патшалык турында вәгазьләү һәм шәкертләр әзерләү эшендә ашкынучан булу — ул беренче мөмкинлек. Икенчесе — хезмәтебезне Алла Сүзенә нигезләп башкару. Һәм яхшы тәртибебез — өченче мөмкинлек (Маттай 24:14; 28:19, 20; Рәсүлләр 8:25; 1 Петер 2:12). Бу мәсихче эшебез уңышлы булсын өчен һәм безгә бәхет китерсен өчен, безгә тиешле «кораллар» һәм аларны куллану турында белемнәр кирәк. Бу яктан мәсихче эшченең искиткеч үрнәген рәсүл Паул калдырган, һәм ул хәтта үзе дә имандашларын аның үрнәген тотарга өндәгән (1 Көринтлеләргә 11:1; 15:10). Хезмәттәшебез Паулдан без нәрсәгә өйрәнәбез?

Паул — Патшалык турында ашкынучан вәгазьче

3. Паул Патшалыкның ашкынучан эшчесе булган дип ни өчен әйтеп була?

3 Нинди эшче булган Паул? Әлбәттә, ул ашкынучан булган. Урта диңгез тирәсендәге бөтен җирләрдә яхшы хәбәрне вәгазьләр өчен, ул бар көчен куйган. Ару-талуны белмәүчән рәсүл Паул үзенең Патшалык турында тырышып вәгазьләвенең сәбәбен болай дип аңлата: «Мин Яхшы хәбәр игълан итәм икән, мактанырлык бернәрсә юк, чөнки бу — минем тиешле вазифам. Әгәр Яхшы хәбәр таратудан туктасам, башкаема кайгы-хәсрәт килсен!» (1 Көринтлеләргә 9:16). Паул үз гомерен генә сакларга теләгәнме? Юк. Ул үз-үзе турында гына уйлаучы кеше булмаган. Ул башкаларның да яхшы хәбәрне кабул итеп исән калуларын теләгән. Паул: «Яхшы хәбәрнең фатихаларын уртаклашу өчен, мин боларның һәммәсен Яхшы хәбәр бәрабәренә эшлим»,— дип язган (1 Көринтлеләргә 9:23).

4. Мәсихче хезмәтчеләр өчен нинди корал иң кадерлесе?

4 Рәсүл Паул тыйнак хезмәтче булган һәм үз сәләтләренә генә таяна алмаганын аңлаган. Балта остасына чүкеч кирәк булган кебек, Паулга да, тыңлаган кешеләрнең күңелләренә Алла хакыйкатен салыр өчен, тиешле «корал» кирәк булган. Иң беренче чиратта ул нинди «корал» кулланган? Алла Сүзен, Изге Язманы. Бездә, шәкертләр булдырыр өчен, тулы Изге Язмалар бар, һәм без аны төп корал итеп кулланабыз.

5. Уңышлы хезмәтчеләр булыр өчен, Изге Язмалардан өземтәләр китерүдән тыш тагын нәрсә эшләргә кирәк?

5 Рәсүл Паул Алла Сүзен тиешле куллану — аннан өземтәләр китерү генә түгеллеген белгән. Ул тыңлаучыларын «инандырырга тырышкан» (Рәсүлләр 28:23). Ничек итеп? Паул Алланың язылган Сүзен уңышлы кулланган һәм Патшалык турындагы хакыйкатьне күп кешеләргә кабул итәргә ярдәм иткән. Ул кешеләр белән дәлилләр китереп сөйләшкән. Эфес синагогасында өч ай буе Паул «әңгәмәләр корып, кешеләрне Аллаһы Патшалыгы турындагы хакыйкатькә инандырырга тырышкан». «Кайберәүләр, усалланып» «иман китерергә теләмәсәләр» дә, башкалары Паулны тыңлаган. Рәсүл Паулның Эфестәге хезмәте ярдәмендә «Раббы турындагы хәбәр... таралды һәм ныгыды» (Рәсүлләр 19:8, 9, 20).

6, 7. Паул үз хезмәтен ничек итеп данлаган, һәм без моны ничек эшли алабыз?

6 Патшалыкның ашкынучан вәгазьчесе буларак, Паул үз хезмәтен ихтирам иткән, яки данлаган (Римлыларга 11:13). Ничек? Паул күренекле булу турында уйламаган һәм бар җирдә Алланың хезмәттәше сыйфатында билгеле булудан оялмаган. Киресенчә, ул үзенең хезмәт итүен иң зур хөрмәт дип исәпләгән. Паул Алла Сүзен оста һәм уңышлы итеп өйрәткән. Аның шундый уңышлы эшчәнлеге башкалар өчен дә этәргеч көч булган, аларны хезмәтләрен тагын да зуррак дәрәҗәдә үтәргә дәртләндергән. Моның белән дә аның хезмәте данланган.

7 Без дә Алла Сүзен еш һәм уңышлы итеп кулланып, Паул кебек, үз хезмәтебезне данлый алабыз. Аллага хезмәт итүебезнең барлык төрләрендә безнең максатыбыз мөмкин кадәр күбрәк кешегә Изге Язма фикерләре турында сөйләү булсын. Без моны ничек кешеләрне инандырырлык итеп башкара алабыз? Өч ысулны карап чыгыйк. 1. Кеше Алла сүзенә хөрмәт белән карасын өчен, аның игътибарын Изге Язмаларга юнәлтер өчен тиешле юл сайла. 2. Изге Язмалардан укылганны әдәп белән аңлат һәм моның ничек сөйләшкән темага бәйле икәнен күрсәт. 3. Изге Язмалар ярдәмендә инандырырлык итеп сөйләш.

8. Вәгазьләр өчен безнең көннәрдә нинди «кораллар» бар, һәм сез аларны ничек кулланасыз?

8 Патшалыкның бүгенге вәгазьчеләренең Паул көннәрендә булмаган «кораллары» бар. Монда китаплар, журналлар, брошюралар, информацион кәгазьләр һәм трактатлар, шулай ук аудио һәм видеотасмалар керә. ХХ гасырның башында шаһитлек бирер өчен карточкалар, фонографлар, репродуктор куелган автомобильләр һәм радиостанцияләр кулланылган. Әлбәттә, иң яхшы «коралыбыз» — Изге Язмалар, һәм безгә бу кирәкле «коралны» актив рәвештә һәм дөрес кулланырга кирәк.

Хезмәтебез Алла Сүзенә нигезләнергә тиеш

9, 10. Алла Сүзен куллану буенча Паулның Тимутегә биргән киңәшеннән без нәрсәгә өйрәнә алабыз?

9 Алла Сүзе безнең кулда яхшы «корал» булсын өчен, нәрсә эшләргә? Моның өчен Паулның үз хезмәттәше Тимутегә әйткән сүзләренә игътибар итәргә кирәк. Ул болай дигән: «Хакыйкать сүзенә дөрес өйрәтүче һәм эшен оятка калмаслык итеп башкаручы эшче кебек, Аллаһының хуплавына ирешү өчен, мөмкин булганнарның барысын да эшлә» (2 Тимутегә 2:15). «Хакыйкать сүзенә дөрес өйрәтүче» дигән сүз нәрсәне аңлата?

10 «Дөрес өйрәтүче» дип тәрҗемә ителгән грек сүзе сүзгә-сүз «туры кисәргә» яки «туры сызык буенча юл салырга» дигән мәгънә йөртә. Инҗилдә бу сүз Паулның Тимутегә язган хатында гына бар. Мондый сүз басуда сука белән туры буразна салуны сурәтләр өчен дә кулланыла ала. Оста сукалаучы кыек буразна ясаса, оятка калыр иде. Тимуте «эшен оятка калмаслык итеп башкаручы эшче» булсын өчен, Паул шуны аның исенә төшергән: Алла Сүзендәге дөрес тәгълиматлардан читкә китәргә ярамый. Өйрәтүләрендә шәхси карашлар чагылырга тиеш түгел — Тимуте моңа да юл куймаска тиеш булган. Аңа Изге Язмаларга гына нигезләнеп вәгазьләргә һәм өйрәтергә кирәк булган (2 Тимутегә 4:2—4). Шул чакта эчкерсез кешеләр дөньяның фәлсәфи өйрәтүләрен түгел, ә Йәһвә фикерләрен үзләштерерләр иде (Көлессәйлеләргә 2:4, 8). Безнең көннәрдә дә хәл шулай ук.

Тәртибебез үрнәк булырга тиеш

11, 12. Тәртибебез Алла Сүзен дөрес өйрәтүгә ничек тәэсир итә?

11 Бездән Алла Сүзендәге хакыйкатьләрне вәгазьләү һәм аңа дөрес өйрәтүдән күбрәк таләп ителә. Тәртибебез дә вәгазебез буенча булырга тиеш. «Без — Аллаһының хезмәттәшләре», шуңа күрә икейөзле хезмәтчеләр булырга тиеш түгелбез (1 Көринтлеләргә 3:9). Алла Сүзендә болай дип әйтелә: «Ничек соң син, башкаларны өйрәтеп тә, үзеңне-үзең өйрәтмисең? Урламаска үгетлисең, ә үзең урлыйсыңмы? „Зина кылма“ дисең, ә үзең зина кыласыңмы? Потлардан җирәнәсең, ә үзең аларның табыну урынын талыйсыңмы?» (Римлыларга 2:21, 22). Шуңа күрә Алла Сүзен дөрес өйрәтүнең бер юлы безнең, Алланың бүгенге хезмәттәшләре, өчен мондый киңәшкә игътибар итү дигәнне аңлата: «Бөтен йөрәгең белән Раббыга сыен, үз белдегеңә таянма. Йөрер юлларыңда һәрвакыт Аллаһыны юлдаш ит, Ул синең адымнарыңны тугры якка юнәлдерер» (Гыйбрәтле хикәя 3:5, 6).

12 Алла Сүзенә дөрес өйрәтсәк, без нинди нәтиҗә көтә алабыз? Алланың язылган Сүзенең көче эчкерсез кешеләрнең тормышына ничек тәэсир итәргә сәләтле икәнен карап чыгыйк.

Алла Сүзенең үзгәртергә көче бар

13. Алла Сүзен куллану кешедә нинди үзгәрешләр ясый?

13 Кеше Алла Сүзенә ышанса, бу Сүз аңа нык тәэсир итә һәм тормышында гаҗәеп үзгәрешләргә китерә. Паул Алла сүзе ничек үз эшен эшли икәнен күргән һәм аның борынгы Тессалуникә шәһәрендә мәсихчеләр булып киткән кешеләргә уңай тәэсир итүенә шаһит булган. Шуңа күрә ул аларга: «Тагын шуның өчен Аллаһыга һәрвакыт рәхмәтләр әйтәбез: без җиткергән Аллаһы сүзен сез кешедән булган хәбәр итеп түгел, ә чынында ничек булса, шулай итеп, Аллаһы сүзе итеп кабул иттегез; һәм шул сүз сездә, иман итүчеләрдә, үз эшен эшли»,— дигән (1 Тессалуникәлеләргә 2:13). Тессалуникә мәсихчеләре өчен, әлбәттә, Гайсәнең барлык чын шәкертләре өчен дә, кеше логикасын Алланың иң бөек акыллылыгы белән чагыштырып та булмый (Ишагыйя 55:9). Тессалуникәлеләр «хәбәрне күп газаплар эчендә Изге Рухтан килгән шатлык белән кабул» иткәннәр һәм башка иман итүчеләр өчен үрнәк булганнар (1 Тессалуникәлеләргә 1:5—7).

14, 15. Алла Сүзенең хәбәре никадәр куәтле һәм ни өчен?

14 Алла Сүзе, аның Чыганагы Йәһвә кебек үк, бик зур көчкә ия. Ул «тере Аллаһыдан», «сүзе белән күкләрне» булдырган Заттан бирелгән, һәм бу сүз «[Ул] аны ни өчен җибәргән, ул шуны башкара» (Еврейләргә 3:12; Мәдхия 32:6; Ишагыйя 55:11). Изге Язмаларның бер белгече мондый комментарий бирә: «Алла үзен үз Сүзеннән аермый. Ул, аңардан чит булганнан кебек баш тартмый. [...] Шуңа күрә ул [Сүз] беркайчан да үле булмый, үзе белән булганнарга ваемсыз булып китми; ул тере Алла белән бердәмлектә».

15 Алла Сүзендәге хәбәр никадәр куәтле? Ул гаять зур көчле. Шуңа күрә рәсүл Паул: «Аллаһының сүзе тере вә куәтле; ул ике ягы да үткен теләсә нинди кылычтан да үткенрәк. Ул безнең эчебезгә шулкадәр тирән үтеп керә ки, җанны рухтан, буыннарны сөяк җелегеннән аера. Ул безнең йөрәгебездәге уй-фикерләребезне хөкем итә»,— дип язган (Еврейләргә 4:12).

16. Алла Сүзе кешене никадәр нык үзгәртергә сәләтле?

16 Алланың язылган Сүзендәге хәбәр «ике ягы да үткен теләсә нинди кылычтан да үткенрәк». Аның үтеп керүче көче шул хәтле куәтле ки, хәтта аңа тиң булган кеше коралы юк та. Алла Сүзе кеше күңеленең иң тирән почмакларына үтеп керә һәм кешенең уйлавына, аның яратканына тәэсир итеп, аның асылын үзгәртергә сәләтле. Нәтиҗәдә, кеше Аллага яраклы хезмәтче була. Нинди куәтле корал!

17. Алла Сүзе кешене ничек үзгәртә ала? Аңлатыгыз.

17 Кеше үзе турында ниндидер фикер йөртсә дә яки башкаларга үзен ниндидер итеп күрсәтергә тырышса да, аннан аермалы буларак, Алла Сүзе кешенең эчке асылын күрсәтә (1 Патшалык 16:7). Хәтта явыз кеше дә, үзен кайвакыт игелекле яки диндар итеп күрсәтеп, үзенең эчке ягын яшерә. Мондый явыз кешеләр мәкерле максатларын күздә тотып, игелекле кеше булып күренергә тырышалар. Горур кешеләр үзләрен басынкы кеше итеп күрсәтәләр һәм башкаларның алар белән соклануын телиләр. Алла Сүзе кеше күңелендәгене фаш итеп, басынкы кешеләргә иске шәхесне «салып», «Алла ихтыяры буенча чын тәкъвалыкта һәм тугрылыкта яратылган яңа кешегә киенергә» көчле стимул бирергә сәләтле (Эфеслеләргә 4:22—24, ЯД). Алла Сүзенең тәгълиматлары шулай ук оялучан кешегә үзгәрергә һәм кыю Йәһвә Шаһите, Патшалыкның ашкынучан вәгазьчесе булырга ярдәм итә ала (Иремия 1:6—9).

18, 19. Бу абзацларга нигезләнеп яки вәгазегездә булган берәр вакыйганы искә төшереп, Изге Язмалар хакыйкате кеше карашын үзгәртә ала икәне турында сөйләп бирегез.

18 Алла Сүзе бөтен җирләрдә кешеләргә уңай яктан тәэсир итә. Мәсәлән, Камбоджа иленең Пномпень шәһәрендә яшәүче Патшалык вәгазьләүчеләре аена ике тапкыр Кампонгтям провинциясендә вәгазьләгәннәр. Монда бер хатын-кыз рухани булып хезмәт иткән. Ул чиркәүнең башка хезмәтчеләре Йәһвә Шаһитләренә каршы сүз әйткәнен ишеткән һәм Шаһитләр кабат килгәч, алар белән сөйләшергә хәл иткән. Йәһвә Шаһитләре белән очрашкач, ул бәйрәмнәр турында күп сораулар биргән һәм аларның Изге Язмага нигезләнгән җавапларын игътибар белән тыңлаган. Шуннан соң ул болай дип кычкырган: «Хәзер мин дус руханилар сезнең турыда әйткәннәр дөрес түгел икәнен беләм! Алар сез Изге Язмаларны кулланмыйсыз дигәннәр иде, әмма бүген сез аны гына кулландыгыз да!»

19 Бу хатын Йәһвә Шаһитләре белән Изге Язмалар турында сөйләшүен дәвам иткән, һәм аны рухани вазифасыннан азат итәчәкләр дигән янаулар да туктата алмаган. Ул бу сөйләшүләр турында үз дустына сөйләгән, һәм тегесе озакламыйча Йәһвә Шаһитләре белән Изге Язмалар өйрәнә башлаган. Белемнәр аның дустына шул хәтле тәэсир иткән ки, хәтта ул чиркәүдә гыйбадәт кылу вакытында: «Барыгыз, Йәһвә Шаһитләре белән Изге Язмалар өйрәнегез!» — дип кычкырган. Тиздән, үткәндә рухани булган кеше һәм башкалар Йәһвә Шаһитләре ярдәмендә Изге Язмаларны өйрәнә башлаганнар.

20. Ганадагы хатын-кызның очрагыннан Алла Сүзенең көче ничек күренә?

20 Алла Сүзенең көчен шулай ук Ганада яшәүче Паулина мисалыннан күреп була. Патшалыкның тулы вакытлы бер хезмәтчесе аның белән «Мәңгелек тормышка алып баручы белем» * дигән китап буенча Изге Язмалар өйрәнүе алып барган. Аның ире берничә хатын белән торган, һәм Паулина үз тормышын үзгәртергә кирәклеген аңлаган. Әмма ире һәм барлык туганнары моңа каршы килгән. Аның бабасы югары дәрәҗәле суд хакиме һәм чиркәү өлкәне була. Ул Маттай 19:4—6 дагы сүзләрне дөрес кулланмыйча, Паулинаның фикерен үзгәртергә тырышкан. Аның сүзләре яхшылык теләүче кешенеке һәм дөрес кебек яңгыраса да, Паулина бабасы, Иблис Изге Язманы Гайсәгә вәсвәсә салыр өчен кулланган кебек, Алла Сүзен бозып аңлата икәнен бик тиз төшенгән (Маттай 4:5—7). Паулина Гайсәнең никах турында ачык итеп әйткән сүзләрен искә төшергән: Алла кешене хатын-кызлар һәм ир итеп түгел, ә хатын-кыз һәм ир итеп яраткан, һәм алар өчесе түгел, ә икесе бер тән булачак. Ул үзенең карарында нык торган һәм ахыр чиктә җирле гореф-гадәтләр буенча аерылышкан. Озакламыйча ул суга чумдырылу үткән шатлыклы Патшалык вәгазьләүчесе булган.

Алла Сүзенә дөрес өйрәтүеңне дәвам ит

21, 22. а) Патшалык вәгазьләүчеләре буларак, без нәрсә эшләргә телибез? б) Чираттагы мәкаләдә без нәрсә карап чыгарбыз?

21 Алланың язылган Сүзе чыннан да куәтле корал. Аны кулланып, без башкаларга тормышларында үзгәрешләр ясарга һәм Йәһвәгә якынлашырга ярдәм итә алабыз (Ягъкуб 4:8). Оста эшче коралларын кулланып яхшы нәтиҗәләргә ирешкән кебек, әйдәгез, без дә Изге Язмаларны, Алла Сүзен, Алла тапшырган эштә — Патшалыкны вәгазьләүдә — оста итеп кулланыр өчен, бөтен көчебезне куйыйк.

22 Без Изге Язманы шәкертләр булдыруда ничек тагын да уңышлырак итеп куллана алабыз? Ысулларның берсе — өйрәтүчеләргә кирәкле булган инандыру сәләтен үстерү. Әйдәгез, чираттагы мәкаләне игътибар белән карап чыгыйк. Анда без кешеләрне ничек өйрәтергә һәм, Патшалык хәбәрен кабул итсеннәр өчен, аларга ничек ярдәм итәргә икәнен күрербез.

[Искәрмә]

^ 20 абз. Йәһвә Шаһитләре тарафыннан бастырылган.

Хәтерлисезме?

• Патшалык вәгазьләүчеләренең нинди «кораллары» бар?

• Патшалык хезмәтчесе буларак, рәсүл Паул кайсы яклардан үрнәк биргән?

• Алла Сүзенә дөрес өйрәтү үз эченә нәрсә ала?

• Йәһвәнең язылган Сүзе никадәр куәтле?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[8 биттәге иллюстрацияләр]

Патшалык турында вәгазьләүдә мәсихчеләр куллана торган кайбер «кораллар».