Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

«Йәһвәдә бәхетле бул»

«Йәһвәдә бәхетле бул»

«Йәһвәдә бәхетле бул»

«Раббы Ходайга кинәнеп тор [«Йәһвәдә бәхетле бул», ЯД], һәм Ул сиңа күңелең теләгәнне бирер» (МӘДХИЯ 36:4).

1, 2. Чын бәхетнең Чыганагы кем, һәм Давыт патша ничек моңа игътибарыбызны юнәлдерә?

«РУХИ яктан фәкыйрьләр бәхетле... шәфкатьлеләр бәхетле... татулык урнаштыручылар бәхетле». Гайсә таудагы билгеле вәгазендә бәхетле кешеләрнең тагын алты төрен әйтеп киткән. Аның Маттай бәян иткән Яхшы хәбәрдә язылган бу вәгазе шушы нык тәэсир калдыра торган сүзләрдән башлана (Маттай 5:3—11). Аның сүзләре бәхетле булу мөмкин дип ышандыра.

2 Борынгы Исраил патшасы Давыт тарафыннан язылган җыр игътибарыбызны чын бәхетнең Чыганагына — Йәһвәгә юнәлдерә. «Раббы Ходайга кинәнеп тор [«Йәһвәдә бәхетле бул», ЯД],— дигән Давыт,— һәм Ул сиңа күңелең теләгәнне бирер» (Мәдхия 36:4). Ләкин Йәһвә һәм аның шәхесенең күп төрле яклары турындагы белемнәр безне ничек бәхетле итә? Аның үз ниятләрен үтәп башкарган һәм башкарачак эшләрен карап чыгу сиңа «күңел теләгәннең» үтәлүенә ничек өмет бирә ала? Җавап алыр өчен, Зәбур китабының 36 нчы мәдхиясендәге беренче 11 шигырьне карап чыгыйк.

«Көнләшмә»

3, 4. Мәдхия 36:1 дәге сүзләр буенча, Давыт нинди киңәш биргән, һәм ни өчен бу киңәшкә безнең көннәрдә игътибар итәргә кирәк?

3 Без явызлык үрчеп торган «авыр вакытларда» яшибез һәм рәсүл Паулның: «Мәкерле кешеләр һәм алдакчылар исә, адаштырып һәм үзләре дә адашып, явызлыкларында тагын да алга китәрләр»,— дигән сүзләренең үтәлүен күрәбез (2 Тимутегә 3:1, 13). Явыз кешеләрнең уңышлы һәм рәхәт кебек күренгән яшәүләре безне бик тиз кайгыга төшерә ала! Моның барысы безне рухи эшләрдән бүлдерергә, читкә алып китәргә мөмкин. Бу куркыныч турында 36 нчы мәдхиянең беренче сүзләрендә мондый кисәтү бар: «Яманлык кылучыларга ошарга тырышма [«ачуың чыкмасын», ЯД], канунсызлык кылучылардан көнләшмә».

4 Масса-күләм мәгълүмат чаралары безгә һәр көн гаделсезлек турында исәпсез күп санлы вакыйгаларны җиткерә. Намуссыз коммерсантлар кешеләрне алдатып яшиләр һәм хөкемгә тартылмыйлар. Җинаятьчеләр яклаучылары булмаган кешеләр исәбенә байлык җыялар. Кеше үтерүчеләрне тота алмыйлар я җәзасыз калдыралар. Гаделлек бозуның барлык бу мисаллары безнең ачуыбызны чыгарырга һәм күңелебезне борчырга мөмкин. Канунсызларның уңышлы кебек күренгән яшәүләре бездә хәтта көнләшү хисен уята ала. Ләкин моның турында кайгырсак, хәлне үзгәртә алабызмы? Явызларның рәхәт булып күренгән яшәүләреннән көнләшсәк, бу аларны көткәнне үзгәртәчәкме? Һич тә юк! Чынында «ачу чыгу» өчен сәбәп юк. Ни өчен?

5. Ни өчен явызлар үлән белән чагыштырыла?

5 Мәдхия җырлаучы: «Чөнки алар, үлән күк, тиз корырлар, яшел чирәмдәй шиңеп төшәрләр»,— дип җавап бирә (Мәдхия 36:2). Яңа гына чыккан яшел үлән матур булырга мөмкин, әмма аның яфраклары озакламый шиңә һәм бетә. Нәкъ шулай ук яманлык кылучылар белән дә. Аларның рәхәт кебек күренгән яшәүләре озак вакытлы булмас. Үлгәч, намуссыз юл белән тапкан байлыклары аларга ярдәм итмәячәк. Һәрбер кеше ахыр чиктә эшенә карап әҗер алачак. «Гөнаһ өчен әҗер — үлем»,— дип язган Паул (Римлыларга 6:23). Явызлар һәм барлык бозык кешеләр ахыр чиктә үз «әҗерләреннән» башка бернәрсә дә алмаячак. Нинди мәгънәсез тормыш! (Мәдхия 36:35, 36; 48:17, 18).

6. Мәдхия 36:1, 2 дән без нинди сабак алдык?

6 Шуңа күрә яманлык кылучылар вакытлыча рәхәт яшәсә дә, без моңа ачуыбызны чыгарырга рөхсәт итәргә тиешме? 36 нчы мәдхиянең беренче ике шигыреннән без шундый сабак алдык: яманлык кылучыларның уңышына үзебез сайлаган Йәһвәгә хезмәт итү юлыннан читкә тайпылуыбызга сәбәп булырга рөхсәт итәргә ярамый. Киресенчә, рухи фатихалар һәм рухи максатлар турында уйлыйк (Гыйбрәтле хикәя 23:17).

«Ходайга өметлән һәм яхшылык эшлә»

7. Ни өчен безгә Йәһвәгә өмет багларга кирәк?

7 Мәдхия җырлаучы: «Ходайга өметлән һәм яхшылык эшлә»,— дип безне өнди (Мәдхия 36:3а). Борчылганда һәм хәтта шиккә калганда, өметләребезне тулысынча Йәһвәгә багларга кирәк. Ул тулы рухи иминлеккә гарантия бирә. «Аллаһы Тәгаләнең түбәсе астында яшәүче кеше Кодрәтленең бөркәве эчендә тыныч тора»,— дип язган Муса (Мәдхия 90:1). Бу дөнья төзелешендә законсызлыкның үсүе шом салганда, безгә тагын да ныграк Йәһвәгә өмет багларга кирәк. Аягыбызны тайдырып чыгарганда, без дустыбызның сузган кулына таянырга шатбыз. Шулай ук тугрылык саклап йөрергә тырышканда да, безгә Йәһвәнең ярдәме кирәк (Ишагыйя 50:10).

8. Мәсихчеләр хезмәтендә катнашуыбыз безгә явызларның рәхәтләнеп яшәүләре аркасында чиктән тыш борчылмаска ничек ярдәм итәчәк?

8 Юаш кешеләрне эзләп табып, аларга Йәһвә ниятләре турында төгәл белем алырга ярдәм итсәк, явызларның рәхәтләнеп яшәүләре безне азрак борчыр. Явызлык үрчегәнгә, безгә башкаларга ярдәм итүдә тулырак катнашырга кирәк. «Кешеләргә игелек эшләүне, үзегездә булганны бер-берегез белән бүлешүне онытмагыз,— дигән рәсүл Паул,— бу Аллаһы ярата торган корбан». Без эшли алган иң зур «игелек» — башкаларга Алла Патшалыгы турындагы искиткеч яхшы хәбәрне сөйләү. Бөтен халык алдында башкарган вәгазебез — чыннан да «данлау корбаны» (Еврейләргә 13:15, 16; Гәләтиялеләргә 6:10).

9. Давытның «җир йөзендә яшә» дигән сүзләрен аңлатыгыз.

9 «Җир йөзендә яшә,— дип дәвам итә Давыт,— һәм хаклыкны сакла [«тугры бул», ЯД]» (Мәдхия 36:3б). Давыт көннәрендәге «җир» — ул Йәһвә Исраилгә биргән Вәгъдә ителгән җир. Сөләйман патша булганда, бу җирләрнең чикләре төньякта Дан шәһәреннән көньякта Беер Шебага кадәр җәелгән. Бу Исраил халкы яши торган җир булган (3 Патшалык 4:25). Бүген җирнең кайсы гына почмагында яшәмәсәк тә, без бөтен планета тәкъвалыкның яңа дөньясында оҗмах булачак вакытны көтәбез. Ә әлегә без рухи иминлектә яшибез (Ишагыйя 65:13, 14).

10. «Тугры булу» нинди нәтиҗәгә китерә?

10 «Тугры булуның» нәтиҗәсе нинди булачак? Алла тарафыннан рухландырылган гыйбрәтле хикәядә: «Тугры юлдагы кешегә күп бәрәкәт насыйп»,— дип әйтелә (Гыйбрәтле хикәя 28:20). Яхшы хәбәрне без яшәгән һәркайсы җирдә кемгә вәгазьли алабыз, шуларга тугры һәм өзлексез вәгазьләсәк, әлбәттә Йәһвә безне бүләкли. Фрэнк белән аның хатыны Роза мисалын карап чыгыйк. 40 ел элек алар Шотландиянең төньягында урнашкан бер шәһәрдә пионер булып хезмәт итәргә билгеләнгәннәр. Монда берничә кеше хакыйкать белән кызыксынган булса да, Фрэнк белән Роза килүенә алар инде хакыйкатьне калдырган була. Моңа карамастан бу ирле-хатынлы пионер вәгазьләү һәм шәкертләр булдыру эшенә тотыналар. Хәзер бу шәһәрдә гөрләп үскән җыелыш бар. Йәһвә бу пионерларның тугрылыгына чыннан да фатихалар биргән. «Иң зур фатиха,— дип басынкы итеп сөйли Фрэнк,— ул әле дә хакыйкатьтә йөрү һәм Йәһвә өчен файдалы булу». Әйе, «тугры булсак», без күп кыйммәтле фатихалар алабыз.

«Йәһвәдә бәхетле бул»

11, 12. а) Без ничек «Йәһвәдә бәхетле була» алабыз? б) Шәхси өйрәнүебездә нинди максатлар куя алабыз, һәм моның нәтиҗәсе нинди булырга мөмкин?

11 Йәһвә белән мөнәсәбәтләребез һәм аңа өмет баглавыбыз нык булсын өчен, без «Йәһвәдә бәхетле булырга» тиешбез (Мәдхия 36:4а, ЯД). Моның өчен нәрсә кирәк? Эш-хәлләребез безне борчыганда һәм никадәр алар авыр булса да, игътибарыбызны аларга туплау урынына, Йәһвәгә юнәлдерергә кирәк. Без моны, мәсәлән, аның Сүзен укыр өчен вакыт бүлеп куеп эшли алабыз (Мәдхия 1:1, 2). Изге Язмаларны уку сиңа рәхәтлек китерәме? Йәһвә турында күбрәк белү максатын куеп укысаң, син рәхәтлек кичерерсең. Берәр өзек укыганнан соң туктап: «Бу өзектән мин Йәһвә турында нәрсә белдем?» — дип сорасаң, ничек булыр иде? Син Изге Язмаларны укыганда, кул астыңда берәр дәфтәр яки кәгазь тоту никадәр файдалы икәнен күрә алырсың. Укыган материал турында уйланыр өчен туктаганда, Алланың үзенә җәлеп итүче берәр сыйфатын искә төшерүче берничә сүз яз. Башка бер мәдхиядә Давыт: «Әй Ходаем, булышучым, Йолып Алучым, авызымның сүзләре, күңелемнең үгет уйлары гел Сиңа яраулы булсыннар [«рәхәтлек китерсеннәр», ЯД] иде»,— дип җырлаган (Мәдхия 18:15). Без Алла Сүзенә игътибарыбызны туплаганда, бу Йәһвәгә «рәхәтлек», ә безгә бәхет китерә.

12 Алла Сүзен өйрәнү һәм аның турында уйлану безгә ничек итеп бәхет китерә ала? Безгә үзебезнең алдыбызга Йәһвә һәм аның юллары турында мөмкин булганча күбрәк белергә тырышу максаты куеп була. «Җирдә яшәгән иң бөек кеше» һәм «Йәһвәгә якынлаш» * (рус) дигән китапларда безгә рәхмәтләребезне белдереп уйланыр өчен бик күп материал бар. Ә Йәһвә үз чиратында «сиңа күңелең теләгәнне бирер». Моңарга тәкъва кешеләрне Давыт ышандыра (Мәдхия 36:4б). Күрәсең нәкъ шушындый ышаныч рәсүл Яхъяда мондый сүзләр язарга теләк тудырган: «Безнең Аның каршында булган ышанычыбыз бар — без Аллаһының ихтыяры буенча нәрсәне генә сорасак та, Ул безне тыңлый. Аның тыңлаганын без беләбез икән, нәрсә генә сорасак та, сораганыбызны алуыбызны беләбез» (1 Яхъя 5:14, 15).

13. Соңгы елларда күп илләрдә Патшалык турындагы вәгазьләү эшендә нинди үсеш күзәтелгән булган?

13 Без, Алланың тугры хезмәтчеләре, Йәһвә хакимлегенең аклануын күрергә бик телибез (Гыйбрәтле хикәя 27:11). Башта диктатор режимы яки тоталитар режим хакимлек иткән илләрдә кардәшләребез вәгазь эшен киң итеп алып барганын ишеткәндә, әллә йөрәкләребез шатлык белән тулмыймы? Безнең бу дөнья төзелешенең ахыры алдында вәгазь эше тагын ничек киңәер икәнен күрәсебез килә. Көнбатыш илләрендә яшәгән Йәһвә Шаһитләренең күпләре студентларга, качкыннарга һәм вакытлыча монда урнашкан һәм гыйбадәт кылу иреге белән файдаланган башка кешеләргә зур тырышлык белән вәгазьлиләр. Алар туган илләренә кайткач, илләрендәге рухи яктан булган «дөм-караңгылыкка» карамастан, хакыйкать яктылыгына нурлар сибеп торырга рөхсәт итсеннәр. Без моны чын күңелдән телибез (Маттай 5:14—16).

«Юлыңны Ходайга күрсәтеп тор»

14. Йәһвәгә таяна алабыз икәненә бездә нинди дәлилләр бар?

14 Борчылу һәм башка проблемалар авыр йөк булып өстебезгә ятканда, юанычны табып була икәнен белү безне шатландыра! Ничек аны табарга? «Юлыңны Ходайга күрсәтеп тор, Аңа өметлән»,— ди Давыт һәм: «Ул булдырып җиткерер»,— дип өсти (Мәдхия 36:5). Йәһвә чын таянычыбыз икәненә җыелышларыбызда мул дәлилләр бар (Мәдхия 54:23). Пионер, күчеп йөрүче күзәтче, миссионер яки Вефиль хезмәтчесе — тулы вакытлы хезмәт иткән кардәшләребез Йәһвәнең кайгыртуы турында сөйли алалар. Сиңа таныш булган мондый хезмәтчеләрнең берәрсеннән Йәһвә аңа ничек ярдәм итә дип сорасаң, яхшы булыр иде. Һичшиксез, син Йәһвәнең хәтта авыр вакытларда да ярдәм итәргә әзерлеге турында күп вакыйгалар ишетерсең. Яшәү өчен кирәк булганның барысын ул һәрвакыт биреп тора (Мәдхия 36:25; Маттай 6:25—34).

15. Алла халкының тәкъвалыгы ничек нур чәчеп тора?

15 Йәһвәгә өметләнеп һәм тулысынча ышанып яшәгәндә, без мәдхия җырлаучының: «[Ул] дөреслегеңне [«тәкъвалыгыңны», ЯД] яктыдай, гаделлегеңне көн уртасыдай ачык күрсәтер»,— дигән сүзләренең дөреслеген күрә алырбыз (Мәдхия 36:6). Йәһвә Шаһитләре буларак безнең турыда еш кына ялган тараталар. Әмма Йәһвә эчкерсез кешеләрнең күзен ача һәм аларга хезмәтебезне Йәһвәне һәм якыннарыбызны яратканга башкарабыз икәнен аңларга ярдәм итә. Ә тәкъва тәртибебез, күпләр тарафыннан ялган итеп күрсәтелсә дә, барысы өчен күренеп тора. Йәһвә безгә һәркайсы эзәрлекләүләрдә һәм каршы килүләрдә нык калырга ярдәм бирә. Нәтиҗәдә, Алла халкының тәкъвалыгы көн уртасындагы кояш кебек нур чәчеп тора (1 Петер 2:12).

«Буйсын һәм Аңа өметлән»

16, 17. Мәдхия 36:7 буенча, хәзер нәрсә эшләргә кирәк һәм ни өчен?

16 Мәдхия җырлаучы болай дип дәвам итә: «Ходайга буйсын һәм Аңа өметлән; кануннан язучы кешенең тормышы алга киткәнгә көнчелегең килмәсен» (Мәдхия 36:7). Монда Давыт безне Йәһвә үзе эш итәчәк вакытны түземлелек белән көтәргә чакыра. Бу дөнья төзелешенең ахыры әле килмәсә дә, бу зарлану өчен сәбәп түгел. Йәһвәнең мәрхәмәте һәм түземлелеге без исәпләгәннән күпкә зуррак булып чыкты. Әллә без моны күрмибезме? Ахыр килеп җиткәнче, яхшы хәбәрне тырышлык белән вәгазьләп, Йәһвәне түземлелек белән көтик (Марк 13:10). Безнең көннәр — шатлыкны һәм рухи иминлегебезне урлый алган дуамал эшләрдән качу вакыты. Бу вакыт — үзеңне Иблис дөньясының аздыручан тәэсиреннән тагын да ныграк яклау вакыты. Ул шулай ук — әхлакый сафлыкны саклау һәм Йәһвә каршында тәкъва булуыбызны куркыныч астына куймау вакыты. Әйдәгез, әхлаксыз фикерләрдән арыныйк һәм башка җенескә, шул исәптән җенестәшләргә карата да, әдәпсез тәртипле булмыйк (Көлессәйлеләргә 3:5).

17 «Ачуыңнан тыел, ярсуыңны ташла,— дип киңәш бирә безгә Давыт,— яманлык итәргә тырышма. Яманлык эшләүчеләр юкка чыгарылырлар шул, Ходайга өмет итүчеләр җирне мирас итеп алырлар» (Мәдхия 36:8, 9). Әйе, без хәзер шундый якын булган вакытны — Йәһвә һәркайсы бозыклыкны һәм аның өчен җаваплы булганнарны тулысынча юк итәр көнне — ышаныч белән көтә алабыз.

«Тагын бераздан»

18, 19. Мәдхия 36:10 дагы сүзләр сезгә ничек көч бирә?

18 «Тагын бераздан гөнаһлы [«бозык», ЯД] юкка чыгар, аның урынын эзләрсең, тик таба алмассың» (Мәдхия 36:10). Бу сүзләр безгә көч бирә, чөнки алар бу дөнья төзелешенең һәм Йәһвәдән һәлакәтле бәйсезлекнең ахыры якынлашып килә икәнен аңлаталар! Кешеләр нинди генә хакимиятләр яки хөкүмәтләр уйлап чыгармаса да, алар барысы уңышсыз булды. Хәзер Алла хакимлегенә, чын теократиягә кире кайтыр өчен вакыт җитте. Бу — Гайсә Мәсих идарәсе астындагы Йәһвә Патшалыгының хакимлеге. Ул дөньядагы барлык эшләр өстеннән идарә итәр һәм Алла Патшалыгына каршы торган барысын юк итәчәк (Данил 2:44).

19 Алла Патшалыгы идарә иткән яңа дөньяда, эзләсәң дә, «бозыкны» таба алмассың. Ул көннәрдә Йәһвәгә каршы күтәрелгән һәркайсы кеше шунда ук юк ителгән булачак. Алланың хакимлеген шик астына куйган яки аның идарә итүенә буйсынудан баш тарткан бернинди кеше дә монда булмый. Тирә-яктагы бар кешеләр Йәһвәгә яраклы булырга теләп яшәрләр. Йозаклар һәм киртәләр — ышанычны һәм бәхетне бозучы бернәрсә дә булмый. Бу чын иминлек китерәчәк! (Ишагыйя 65:20; Михей 4:4; 2 Петер 3:13).

20, 21. а) Мәдхия 36:11 дә әйтелгән «сабырлар» кем ул, һәм алар кайда «тыныч тормыш» табалар? б) Бөегрәк Давыт үрнәген тотсак, нинди фатихалар алырбыз?

20 Ул чакта «сабырлар җирне мирас итеп алырлар» (Мәдхия 36:11а). Кем соң бу «сабырлар»? «Сабыр» дип тәрҗемә ителгән сүз «буйсындыру, кимсетү, җимерү» дигән мәгънәле фигыльдән барлыкка килә. Әйе, «сабырлар» үзләренә кичерергә туры килгән бар гаделсезлекне Йәһвә юк итәчәк дип басынкы рәвештә көтәләр. Сабырлар «тыныч тормышта рәхәтләнеп яшәрләр» (Мәдхия 36:11б). Хәтта бүгенге көннәрдә дә без мул тынычлыкта яшибез — бу чын мәсихчеләр җыелышындагы рухи оҗмахтагы тынычлык.

21 Бәла-казалар кимемәсә дә, без бер-беребезгә ярдәм итәбез һәм боекканнарны юатабыз. Шуңа күрә Йәһвә хезмәтчеләре күңелләрендә канәгатьлек кичерәләр. Көтүчеләр итеп билгеләнгән абый-кардәшләребез рухи яктан, ә кайвакыт башка яклардан да, ярату белән безгә хезмәт итеп, тәкъва булуыбыз аркасында кичергән бәлаләрне җиңәргә ярдәм итәләр (1 Тессалуникәлеләргә 2:7, 11; 1 Петер 5:2, 3). Нинди кыйммәтле бу тынычлыгыбыз! Безнең шулай ук якынлашып килгән тыныч Оҗмахта мәңге яшәргә өметебез бар. Шуңа күрә, әйдәгез, ашкынуы Йәһвәгә ахырга кадәр хезмәт итәргә ярдәм иткән Бөегрәк Давыт, Гайсә Мәсих, үрнәгенә иярик (1 Петер 2:21). Шулай эшләсәк, «Йәһвәдә бәхетле булабыз» һәм шатлык белән аны мактыйбыз.

[Искәрмә]

^ 12 абз. Йәһвә Шаһитләре тарафыннан бастырылган.

Җавап бирә аласызмы?

Мәдхия 36:1, 2 не карап чыккач, сез нәрсәгә өйрәндегез?

• Сез ничек «Йәһвәдә бәхетле була» аласыз?

• Йәһвәгә таяна алуыбызга нинди дәлилләр бар?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[22 биттәге иллюстрация]

Мәсихчеләр «канунсызлык кылучылардан көнләшмиләр».

[24 биттәге иллюстрация]

«Ходайга өметлән һәм яхшылык эшлә».

[25 биттәге иллюстрация]

Йәһвә турында мөмкин кадәр күбрәк белеп, аңарда бәхетле бул.

[26 биттәге иллюстрация]

«Сабырлар җирне мирас итеп алырлар».