Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

«Рәхмәтле булыгыз»

«Рәхмәтле булыгыз»

«Рәхмәтле булыгыз»

«Йөрәкләрегездә Аллаһының [«Мәсихнең», ЯД] иминлеге хакимлек итсен... Рәхмәтле булыгыз» (КӨЛЕССӘЙЛЕЛӘРГӘ 3:15).

1. Мәсихчеләр җыелышы белән Иблис идарәсендәге дөнья арасында нинди аерма бар?

ЙӘҺВӘ ШАһИТЛӘРЕНЕҢ бөтен дөнья буенча 94 600 җыелышында рәхмәтлек рухы күренә. Һәрбер очрашу үз эченә Йәһвәгә рәхмәт белдерүләр алган догалар белән башлана һәм тәмамлана. «Рәхмәт» яки «рәхим итегез» кебек сөйкемле сүзләрне яшьләрдән һәм олылардан да, әле генә килгән һәм инде күп еллар Шаһит булганнардан да — бергә гыйбадәт кылырга һәм шатлыклы итеп аралашырга җыелган барысыннан еш ишетеп була (Мәдхия 132:1). Бу «Аллаһыны белмәүчеләр һәм... Яхшы хәбәрне тыңламаучылар» арасында киң таралган үз-үзеңне яратудан бик нык аерылып тора! (2 Тессалуникәлеләргә 1:8). Без яхшылыкның кадерен белмәүче кешеләр дөньясында яшибез. Моңа шаккатасы да юк, чөнки бу дөньяның илаһисы — Иблис Шайтан, ул үз-үзеңне генә яратуны яклый, аның горурлыгы һәм фетнәче рухы кешелек җәмгыятенә инде сеңеп беткән! (Яхъя 8:44; 2 Көринтлеләргә 4:4; 1 Яхъя 5:19).

2. Безгә нинди кисәтүгә колак салырга кирәк, һәм нинди сорауларны без карап чыгабыз?

2 Без Иблис дөньясында яшәгәнгә, аның карашы безгә йокмасын өчен сак булырга тиешбез. Беренче гасырда рәсүл Паул Эфес мәсихчеләренә болай дип язган: «Шул вакытта сез бу дөньядагы явыз гадәтләргә, һавадагы рухи көчләр белән идарә итүчегә, Аллаһыга итагать итмәүче кешеләрдә хәзер гамәл кылучы рухка буйсынып яшәдегез. Кайчандыр барыбыз да алар кебек тәнебез һәм фикерләребезнең теләкләре буенча табигатебезнең теләкләрен үтәп яшәдек. Без дә, калган башкалар кебек үк, табигый хәлебез буенча Аллаһының каһәрен алырга тиеш идек» (Эфеслеләргә 2:2, 3). Бу сүзләрне безнең көннәрдәге күп кешеләр турында да әйтеп була. Алай булса, ничек соң безгә рәхмәтлек рухын сакларга? Йәһвә нинди ярдәм бирә? Чыннан да рәхмәтле булуыбызны без ничек күрсәтә алабыз?

Рәхмәтле булыр өчен сәбәпләр

3. Без Йәһвәгә нәрсә өчен рәхмәтлебез?

3 Без Йәһвә Аллага, Барлыкка Китерүчебезгә һәм Яшәү Бирүчебезгә, үз рәхмәтләребезне белдерергә тиешбез һәм безгә, аеруча аның мул итеп биргән юмарт бүләкләре өчен, рәхмәтле булырга кирәк (Ягъкуб 1:17). Без һәр көн Йәһвәгә яшәгәнебез өчен рәхмәтләр әйтәбез (Мәдхия 35:10). Без Йәһвәнең кояш, ай һәм йолдызлар кебек күп санлы барлыкка китергәннәрен күрәбез. Планетабыздагы мул файдалы казылмалар, атмосферабызда яшәү өчен кирәкле газлар һәм табигатьтәге катлаулы өзлексез әйләнешләр — боларның барысы да без күктәге яратучы Атабызга бурычлы икәнебезне күрсәтә. «Әй Ходай Аллам, Син күп могҗизалар кылган,— дип җырлаган Давыт патша,— Син [«безнең хакта», ЯД] уйлаганча уйлардай берәү дә юк; мин аларны вәгазь сөйләп белдерергә теләдем: ләкин алар исәптән тыш күбәйгәннәр» (Мәдхия 39:6).

4. Ни өчен без Йәһвәгә җыелышлардагы шатлыклы рух өчен рәхмәтле була алабыз?

4 Җирдә әлегә оҗмах булмаса да, Йәһвә хезмәтчеләре рухи оҗмахта яшәүләренә шатланалар. Патшалык Залларында һәм конгрессларда без имандашларыбызда Алла рухының эш иткәнен һәм җимеш китергәнен күрәбез. Һәм шуңа күрә үзен берәр дин әгъзасы дип бары тик исәпләгән генә кешегә вәгазьләгәндә, Йәһвә Шаһитләренең кайберләре Паулның Гәләтиялеләргә язган хатына мөрәҗәгать итәләр. «Кешелек табигатенең эшләренә» игътибар итеп, алар тыңлаган кешедән хәзерге җәмгыятьтә ул моны күрәме дип сорыйлар (Гәләтиялеләргә 5:19—23). Күп кешеләр бу бүгенге җәмгыятькә хас дип шунда ук ризалашалар. Аларга Изге Язмалардан Алла рухы җимешенең сурәтләвен күрсәткәч һәм аны үз күзләре белән күрер өчен Патшалык Залына чакыргач, бу кешеләр: «Чынлап та, Аллаһы сезнең белән»,— дип таныйлар (1 Көринтлеләргә 14:25). Һәм бу бары тик җирле Патшалык Залында гына түгел. Һәркайсы илдә 6 000 000 нан артык Йәһвә Шаһитләренең берәрсе белән очрашкач, без шул ук шатлыклы һәм бәхетле рухны табабыз. Кешеләрнең мондый искиткеч җәмгыяте булуы — Йәһвәгә рәхмәтле булу өчен сәбәп, чөнки аның рухы ярдәмендә моның барысы мөмкин (Софония 3:9; Эфеслеләргә 3:20, 21).

5, 6. Алланың иң зур бүләге — йолым корбаны өчен рәхмәтләребезне ничек белдерә алабыз?

5 Йәһвә биргән иң бөек, камил бүләк — аның Улының, Гайсә Мәсихнең, йолып алучы корбаны. «Аллаһы безне шулай яраткан икән,— дип язган рәсүл Яхья,— без дә бер-беребезне яратырга тиешбез» (1 Яхъя 4:11). Әйе, йолым корбаны өчен рәхмәтебезне Йәһвәгә карата ярату белән рәхмәт белдереп кенә түгел, ә шулай ук башкаларны яратуыбызны күрсәтә торган тормыш итү рәвеше белән дә күрсәтәбез (Маттай 22:37—39).

6 Борынгы заманда Йәһвәнең Исраил халкы белән үзен ничек тотканын карап чыксак, рәхмәт күрсәтү турында күп нәрсәгә өйрәнә алабыз. Йәһвә Муса аша бирелгән Канун ярдәмендә халкына күп сабаклар биргән. Канундагы «белем вә хакыйкать» нигезләренә тирәнрәк үтеп кереп, без Паулның: «Рәхмәтле булыгыз»,— дигән киңәшен тотарга ярдәм итүче күп нәрсәләргә өйрәнә алабыз (Римлыларга 2:20; Көлессәйлеләргә 3:15).

Муса Кануныннан өч сабак

7. Уннан бер өлешне бирү турындагы закон ничек исраиллеләргә Йәһвәгә рәхмәтләрен күрсәтергә мөмкинлек биргән?

7 Йәһвә исраиллеләргә үзенең игелеге өчен чын рәхмәтләрен күрсәтергә Муса Канунында өч ысул биргән. Беренчесе — уннан бер өлеш бирү турындагы закон. Җир биргән уңышның уннан бер өлеше һәм «эре терлек белән вак терлектән» уннан бер өлеш «Ходайга багышланырга тиеш» булган (Левит 27:30—32). Исраил халкы моны үтәгәндә, Йәһвә фатихасын мул итеп биргән. «Минем өйдә ризык булсын өчен, барыгыз да уннан бер өлешне минем саклык йортыма китерегез һәм моңарда булса да Мине сынагыз дип әйтә Ходай Саваоф: Мин сезгә күк капкаларын ачмасмынмы һәм сезнең өстегезгә фатихаларны мул итеп бирмәсменме?» (Малахий 3:10).

8. Ирекле иганәләр белән уннан бер өлеш арасында нинди аерма бар?

8 Икенчедән, бу таләптән тыш Йәһвә Исраил халкының ирекле иганәләр китерү мөмкинлеген күздә тоткан. Ул Мусага Исраил халкына болай дип әйтергә боерган: «Мин сезне алып барган җиргә кергәч һәм шул җирнең икмәген ашаганда, Ходайга иганә китерегез». Аларга «беренче камырдан» «җәймә ясап», Йәһвәгә «иганә итеп [гасырдан-гасырга] китерергә» кирәк булган. Бу иганәләрнең күпме булырга тиешлеге әйтелмәгәненә игътибар итик (Саннар 15:18—21). Ләкин исраиллеләр, иганәләрне рәхмәт белдереп китергәндә, Йәһвә фатихаларын алачакларына ышана алганнар. Моңа охшаш иганәләр турында Йәзәкил пәйгамбәрлегендә, гыйбадәтханә турында язылган урында укыйбыз. «Иганәләрегез нәрсәдән генә тормасын, барлык җимешләрегездән һәм һәркайсы иганәдән беренчесе руханиларныкы; һәм сез тарткан [онның] беренчеләрен руханига бирегез, йортыңа фатиха булсын өчен» (Йәзәкил 44:30).

9. Уңышның калдыгы турындагы канун аша Йәһвә нәрсәгә өйрәткән?

9 Өченчедән, Йәһвә уңыш калдыклары турында күрсәтмәләр биргән. «Җирегездә уңыш урганда,— дип васыять биргән Алла,— басуыңның читенә кадәр урма һәм урудан калганны җыйма, һәм йөзем агачларыннан да тулысынча җыйма, һәм төшкән җимешләрне дә күтәрмә; аларны ярлыга һәм килмешәккә калдыр. Мин Ходай, сезнең Аллагыз» (Левит 19:9, 10). Бу очракта да күпме калдырырга икәне күрсәтелмәгән. Һәрбер исраилле ярлы кешегә күпме калдырырга икәнен үзе хәл иткән. Монда акыллы патша Сөләйманның: «Фәкыйрьгә күрсәтелгән игелек — Раббыга бирелгән бурыч кебек; Раббы исә үзенең бурычын кайтармый калмый»,— дигән сүзләрен кулланырлык булган (Гыйбрәтле хикәя 19:17). Шулай итеп Йәһвә фәкыйрьләргә кайгыртучанлык һәм кызгану күрсәтергә өйрәткән.

10. Исраиллеләр рәхмәтле булмый башлагач, алар өчен моның нәтиҗәсе нинди булган?

10 Исраиллеләр тыңлаучанлык белән уннан бер өлешне түләгәндә, ирекле иганәләр китергәндә һәм фәкыйрьләргә ризык калдырганда, Йәһвә аларны фатихалаган. Әмма рәхмәтле булмый башлагач, алар Йәһвәнең илтифатын югалтканнар. Бу бәла-казаларга китергән һәм аларны ахыр чиктә сөргенлеккә алып киткәннәр (2 Паралипоменон 36:17—21). Без моңардан нәрсәгә өйрәнәбез?

Без ничек рәхмәтләребезне белдерәбез

11. Йәһвәгә рәхмәтебезне белдерер өчен, нинди төп мөмкинлек бар?

11 Йәһвәне мактар өчен һәм аңа рәхмәтләребезне белдерер өчен төп мөмкинлек шулай ук «иганәләр» белән бәйле. Әлбәттә, мәсихчеләр булганга, без Муса Канунын тотмыйбыз һәм хайваннарны корбан итеп һәм уңышның өлешен китерергә тиеш түгелбез (Көлессәйлеләргә 2:14). Әмма рәсүл Паул еврей мәсихчеләрен: «Шуңа күрә... Аллаһыга даими рәвештә данлау корбаны китерик, Аның исемен телебез белән мактыйк»,— дип өндәгән (Еврейләргә 13:15). Йәһвәгә мактауны вәгазьдә яки имандашлар «җыеннарында» китерер өчен үз сәләтләребезне һәм мал-мөлкәтебезне кулланып, без күктәге Атабызга, Йәһвә Аллага, рәхмәтләребезне чын күңелдән белдерә алабыз (Мәдхия 25:12). Моны эшләгәндә, исраиллеләрнең Йәһвәгә рәхмәтләрен белдерү ысулларыннан без нәрсәгә өйрәнә алабыз?

12. Мәсихчеләр бурычыбыз турында әйткәндә, уннан бер өлешне түләү таләбеннән нәрсәгә өйрәнәбез?

12 Иң элек, без инде карап чыкканча, уннан бер өлешне бирү һәрбер исраилле өчен мәҗбүри булган. Безнең дә, мәсихчеләрнең, Аллага хезмәт итүдә катнашырга һәм очрашуларга йөрергә бурычыбыз бар. Бу бурычны үтәргә яки юкмы — без моны үзебез хәл итмибез. Ахыр заман турында пәйгамбәрлек иткәндә, Гайсә ачык итеп мондый сүзләр әйткән: «Барча халыклар да ишетсен өчен, Патшалык хакындагы бу Яхшы хәбәрне бөтен җиһанда таратырлар. Менә шуннан соң ахыры килер» (Маттай 24:14; 28:19, 20). Мәсихчеләр очрашулары турында рәсүл Паул Алла тарафыннан рухландырылып болай дип язган: «Әйдәгез, бер-беребезгә игътибарлы булыйк, бер-беребезне мәхәббәт вә изге эшләргә дәртләндерик. Кайберәүләр кебек, гыйбадәт кылу өчен бергә җыелудан баш тартмыйк, киресенчә, бер-беребезгә көч биреп, тагын да ныграк дәртләндереп торыйк, чөнки Раббы көненең якынлашуын күреп торасыз» (Еврейләргә 10:24, 25). Вәгазьләргә һәм өйрәтергә, шулай ук регуляр рәвештә кардәшләребез белән җыелышларда очрашырга дигән бурычыбызны шатлык белән үтәп һәм аны өстенлек һәм безнең өчен зур хөрмәт дип санап, без Йәһвәгә рәхмәтләребезне белдерәбез.

13. Ирекле иганәләр һәм уңыш калдыгы турындагы законнардан без нәрсәгә өйрәнәбез?

13 Исраиллеләрнең Аллага үз рәхмәтләрен белдергән тагын ике ысулын карап чыксак, шулай ук үзебез өчен файда алабыз. Бу ысуллар — ирекле иганәләр һәм уңышның калдыгы. Канунда уннан бер өлеш төгәл билгеләнгән булса, ирекле иганәләр белән уңыш калдыгының күләме күрсәтелгән булмаган. Йәһвә хезмәтчесенең Аллага рәхмәте күңелендә никадәр зур булса, шул дәрәҗәдә ул эш иткән дә. Нәкъ шулай ук, Аллага хезмәт итү һәм мәсихчеләр очрашуларына килү Йәһвә хезмәтчесенең төп бурычы икәнен аңласак та, без моны чын күңелдән һәм теләп башкарабызмы? Без моны Йәһвә безнең хакка эшләгәннәрнең барысы өчен чын күңелдән рәхмәтебезне белдерергә мөмкинлек дип саныйбызмы? Без бу эшләрдә шартларыбыз мөмкин иткәнчә чын күңелдән катнашабызмы? Яки без моңа бурычка кебек кенә карыйбызмы? Әлбәттә, бу сорауларга без үзебез җавап бирергә тиешбез. Рәсүл Паул моны мондый сүзләр белән аңлаткан: «Һәркем үзен сынасын, шул чакта ул үзен башка берәү белән чагыштырмыйча горурлана алыр» (Гәләтиялеләргә 6:4).

14. Хезмәтебездә Йәһвә бездән нәрсә көтә?

14 Йәһвә Алла шартларыбызны бик яхшы белә. Безнең чикләребез аңа билгеле. Хезмәтчеләре теләп китергән һәрбер корбанны — кечеме ул яки зурмы — ул бик кадерли. Без бер үк күләмле корбаннар китерербез дип ул көтми — без моны хәтта эшли дә алмыйбыз. Материаль ирекле иганәләр турында сорау каралганда, рәсүл Паул Көринт мәсихчеләренә: «Тырышлык булганда, кемнең нәрсәсе булмауга карап түгел, бәлки нәрсәсе булуга карап бүләге кабул ителә»,— дип әйткән (2 Көринтлеләргә 8:12). Бу принцип Аллага хезмәт итүебезгә дә кулланырлык. Йәһвәгә хезмәтебезне яраклы итүдә аның күләме түгел, ә аны чын күңелдән һәм шатланып башкару иң мөһим роль уйный (Мәдхия 99:1—5; Көлессәйлеләргә 3:23, 24).

Пионер рухы үстерегез һәм аны саклагыз

15, 16. а) Пионер булып хезмәт итү белән Аллага рәхмәтле булу арасында нинди бәйләнеш бар? б) Пионер булып хезмәт итә алмаганнар пионер рухын ничек күрсәтә алалар?

15 Йәһвәгә рәхмәтле булуыбызны күрсәтүче тагын бер яхшы мөмкинлек — тулы вакытлы пионер булып хезмәт итә башлау. Йәһвәне яратканга һәм аның мәрхәмәте өчен рәхмәтле булганга, аңа багышланган күп мәсихчеләр Йәһвәгә күбрәк хезмәт итәр өчен үз тормышларында зур үзгәрешләр ясадылар. Кайберәүләр тулы вакытлы пионер булып яхшы хәбәрне аена 70 сәгать вәгазьләп һәм кешеләрне хакыйкатькә өйрәтеп хезмәт итәргә сәләтле. Ә мөмкинлекләрен төрле шартлар чикләгән кайберәүләр вакыт-вакыт ярдәмче пионер булып аена 50 сәгать вәгазьләргә тырышалар.

16 Әмма Йәһвәнең тулы вакытлы һәм ярдәмче пионер булып хезмәт итмәгән башка хезмәтчеләре турында нәрсә әйтеп була? Алар үз рәхмәтләрен пионер рухын үстереп һәм аны саклап белдерә алалар. Ничек итеп? Алар бу рухны пионерларга ярдәм итеп, балаларында тулы вакытлы хезмәтче булырга теләк үстереп һәм шартлар мөмкин иткәнчә тырышлык белән вәгазьләп күрсәтә алалар. Аллага хезмәт итүебез Алла безгә эшләгән, эшли һәм эшләячәк нәрсәләр өчен күңелебездәге рәхмәтләребезнең тирәнлегенә бәйле.

«Малыбыз» белән рәхмәтебезне белдерәбез

17, 18. а) «Малыбыз» белән рәхмәтле булуыбызны ничек күрсәтә алабыз? б) Тол хатынның иганәсен Гайсә ничек бәяләгән һәм ни өчен?

17 «Малың һәм бөтен килерең белән Раббыга сыен»,— дип әйтелә Гыйбрәтле хикәя 3:9 да. Безнең көннәрдә Йәһвә хезмәтчеләре уннан бер өлешне түләргә тиеш түгел. Паул Көринт җыелышына болай дип язган: «Һәркем теләр-теләмәс яки мәҗбүриләп түгел, бәлки йөрәге кушканча бирсен, чөнки Аллаһы шатланып бирүчене ярата» (2 Көринтлеләргә 9:7). Патшалык турында бөтендөнья вәгазь эшенә ирекле иганәләр бирү дә рәхмәтләреңне белдерү ул. Чын күңелдән килгән рәхмәтләребез безгә моны, мәсәлән, беренче мәсихчеләр кебек һәр атна күпмедер бүлеп куеп, регуляр рәвештә башкарырга дәртләндерә (1 Көринтлеләргә 16:1, 2).

18 Иганәбезнең зурлыгы Йәһвәгә рәхмәтебезнең зурлыгын күрсәтми. Монда без моны нинди рух белән башкарабыз, шунсы мөһим. Моңа Гайсә игътибар иткән. Ул гыйбадәтханәдәге сәдака сандыгына үз акчаларын салган кешеләрне күзәткәндә, «ике вак акча» салган фәкырь тол хатынны күргән һәм: «Сезгә хак сүз әйтәм: бу фәкыйрь тол хатын башкаларга караганда күбрәк салды. Чөнки тегеләрнең барысы да үзләреннән артканын Аллаһыга бүләк иттеләр, ә бу хатын, фәкыйрь була торып, яшәү өчен кирәк булган бар булганын салды»,— дигән (Лүк 21:1—4).

19. Ни өчен рәхмәтебезне белдерү ысулларын карап чыгу файдалы булыр иде?

19 Рәхмәтле булу турындагы бу мәкалә безне бу яктан үзебезне сынап чыгарга теләк тудырсын. Мәсәлән, без Йәһвәгә мактау корбаныбызны һәм бөтендөнья вәгазь эшенә материаль яктан ярдәм итүебезне үстерә алыр идекме? Шулай эшләсәк, Йәһвә, безнең яратучы юмарт Атабыз, аңа күрсәткән рәхмәтебез белән канәгать булачак дип ышана алабыз.

Хәтерлисезме?

• Йәһвәгә рәхмәтле булыр өчен нинди сәбәпләр бар?

• Уннан бер өлеш бирү, ирекле иганәләр һәм уңышның калдыгы турындагы законнардан без нәрсәгә өйрәнәбез?

• Без ничек пионер рухы үстерәбез?

• Йәһвәгә рәхмәтләребезне белдерер өчен, «малыбызны» ничек куллана алабыз?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[29 биттәге иллюстрацияләр]

«Һәртөрле игелекле һәм камил бүләк югарыдан».

[30 биттәге иллюстрацияләр]

Монда кануннан нинди өч сабак күрсәтелгән?

[31 биттәге иллюстрацияләр]

Без нинди корбаннар китерә алабыз?