Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Шәкертләр булдыру өчен вәгазьлә

Шәкертләр булдыру өчен вәгазьлә

Шәкертләр булдыру өчен вәгазьлә

«Прискиллә белән Әкүл, Апуллусның сөйләгәннәрен ишетеп, аны үзләре янына чакырып алдылар һәм Аллаһы юлы турында тулырак аңлаттылар» (РӘСҮЛЛӘР 18:26).

1. Апуллус «зур рухлану белән» сөйләсә дә, аңа нәрсә кирәк булган?

ПРИСКИЛЛӘ белән Әкүл, I гасырда яшәгән ирле-хатынлы мәсихчеләр, бер тапкыр Эфестәге синагогада Апуллус сөйләгәнне тыңлап торганнар. Ялкынлы сүзләр һәм инандыру сәләте белән Апуллус аны тыңлаган кешеләрнең игътибарын җәлеп иткән. Ул «зур рухлану белән Раббы хакында дөрес итеп... өйрәткән». Әмма Апуллусның «Яхъя кылдырган чумдыру йоласы турында гына белгәне» ачык күренә иде. Аның Мәсих турында вәгазьләве дөрес булган, әмма бу белемнәре тулы булмаган. Аңа Гайсә Мәсихнең Йәһвә ниятен үтәүдәге роле турында күбрәк белемнәр алырга кирәк булган (Рәсүлләр 18:24—26).

2. Прискиллә белән Әкүл нинди авыр эшкә керешкәннәр?

2 Прискиллә белән Әкүл Апуллуска, ул Мәсих «кушканнарның барын да» үти алучы булсын өчен, үз ярдәмен икеләнмичә тәкъдим иткәннәр (Маттай 28:19, 20). Рәсүлләр китабында алар Апуллусны «үзләре янына чакырып алдылар һәм Аллаһы юлы турында тулырак аңлаттылар» диелә. Әмма Апуллус турында билгеле булган мәгълүматлар аркасында мәсихчеләрнең кайберләре аны өйрәтергә дә теләмәс иде. Нинди мәгълүматлар? Һәм Апуллус белән Изге Язмалар буенча сөйләшергә теләк белдергән Прискиллә белән Әкүл үрнәгеннән без нәрсәгә өйрәнә алабыз? Бу тарихи вакыйганы карап чыгу Изге Язмалар өйрәнүне башлар өчен безгә ничек ярдәм итә ала?

Кеше ихтыяҗларына игътибарлы булыгыз

3. Ни өчен Апуллусның белеме дә һәм тәрбиясе дә Прискиллә белән Әкүлгә аны өйрәтергә комачауламаган?

3 Чыгышы белән яһүд булган Апуллус, күрәсең, Искәндәриядә, Мисырның каласында тәрбияләнгән. Шәһәр зур китапханәсе белән билгеле булган һәм югары белем бирү үзәге булган. Шәһәрдә күп яһүд халкы, шул исәптән яһүди галимнәр дә яшәгән. «Септуагинта» — грек телендәге Еврей Язмалары — шушы шәһәрдә барлыкка килгән. Әлбәттә, Апуллус «Язманы белгән»! Ә Прискиллә белән Әкүл палаткалар теккән. Алар Апуллусның ялкынлы чыгышын ишеткәч, аңа ярдәм итәргәме я юкмы дип икеләнеп торганнармы? Юк. Кешене яратканга, алар аның турында, аның ихтыяҗлары турында уйлаганнар һәм аңа ярдәм итәр өчен юллар эзләгәннәр.

4. Кайда һәм ничек Апуллус кирәкле ярдәм алган?

4 Апуллусның чыгышлары ялкынлы булса да, ул үгетләүгә мохтаҗ булган. Аңа кирәкле ярдәмне университетларда бирмәгәннәр, ләкин аны мәсихчеләр җыелышында, имандашлар арасында табып булган. Алланың кешеләрне коткарыр өчен эшләгәнен тулырак аңлар өчен, Апуллусны өстәмә белемнәр алу көткән. Прискиллә һәм Әкүл «аны үзләре янына чакырып алдылар һәм Аллаһы юлы турында тулырак аңлаттылар».

5. Прискиллә белән Әкүлнең рухилыгы турында сез нәрсә әйтә аласыз?

5 Прискиллә белән Әкүл рухи яктан көчле һәм иманнарында нык нигезле булганнар. Алар өметләре хакында барлык кешегә — баймы ул, ярлымы, галим яки колмы — «хисап таләп итүче һәркемгә һәрвакыт... җавап бирергә әзер булганнар» (1 Петер 3:15). Әкүл һәм аның хатыны «хакыйкать сүзенә дөрес өйрәтә» алганнар (2 Тимутегә 2:15). Аларның Изге Язманы җитди өйрәнгәннәре күренеп тора. Алланың «тере вә куәтле» сүзенә нигезләнгән үгет Апуллуска нык тәэсир иткән һәм аның күңел түрләренә ирешкән (Еврейләргә 4:12).

6. Апуллусның ярдәм өчен рәхмәтле булуын без кайдан беләбез?

6 Өйрәтүчеләренең үрнәге өчен рәхмәтле булган Апуллус шәкертләр әзерләүдә тагын да остарак булып киткән. Ул үз белемнәрен яхшы хәбәрне аеруча яһүдләр арасында вәгазьләгәндә уңышлы кулланган. Апуллус яһүдләрне Мәсих белән бәйле булганнарга инандырган һәм зур ярдәм китергән. «Язманы белгәнгә», ул аларга үткәндәге пәйгамбәрләр Мәсихнең килүен көткәннәр дип исбатлый алган (Рәсүлләр 18:24). Шуннан соң Апуллус Ахаягә киткән дип әйтелә Рәсүлләр китабында. Ул «Аллаһы мәрхәмәте аркылы иман итүчеләргә күп ярдәм күрсәтте. Чөнки ул, Изге язмада язылганнар белән, Гайсәнең Мәсих икәнлеген исбатлап, бөтен халык алдында яһүдләр сөйләгән сүзләрнең дөрес түгеллеген ышандырырлык итеп күрсәтеп бирде» (Рәсүлләр 18:27, 28).

Башка өйрәтүчеләрдән үрнәк ал

7. Прискиллә белән Әкүл ничек оста өйрәтүчеләр булып киткән?

7 Прискиллә белән Әкүл ничек Алла Сүзенең оста өйрәтүчеләре булып киткән? Алар шәхси өйрәнү үткәрүдә тырышлык куйганнар, очрашуларга килгәннәр, шулай ук рәсүл Паул белән якыннан аралашу аларга бик күп ярдәм биргән. Ул 18 ай дәвамында Көринт шәһәрендә, аларның йортларында яшәгән. Алар бергә палаткалар теккәннәр һәм ямаганнар (Рәсүлләр 18:2, 3). Бергә эшләгән вакытта алар Изге Язмага нигезләнгән тирән сөйләшүләр алып баргандыр. Әлбәттә, бу аларның рухилыгын тагын да ныгыткан! «Зирәкләр белән аралашучы үзе дә зирәк булыр»,— дип әйтелә Гыйбрәтле хикәя 13:20 дә. Яхшы кешеләр белән аралашу аларның рухи гадәтләренә яхшы йогынты ясаган (1 Көринтлеләргә 15:33).

8. Паулның Аллага хезмәт итүен күзәтеп, Прискиллә белән Әкүл нәрсәгә өйрәнгән?

8 Прискиллә белән Әкүл Паулда, Патшалык вәгазьләүчесендә, яхшы өйрәтүченең искиткеч мисалын күрә алганнар. Рәсүлләр китабында Паул «һәр шимбә көнне...[Көринт] гыйбадәтханәсендә, яһүдләрне һәм грекларны инандырырга тырышып, алар белән сөйләшеп утырды» диелә. Соңрак аңа Силас белән Тимуте кушылгач, Паул «Гайсәнең Мәсих икәнлеге хакында шаһитлек биреп, яһүдләргә вәгазьләгән». Синагогада булганнар аның сүзләренә аз игътибар биргәнгә, Паул, Прискиллә белән Әкүл билгеләвенчә, аны теләбрәк тыңлаган урында, синагога янындагы йортлардагы кешеләргә вәгазьли башлаган. Монда Паул «гыйбадәтханә башлыгы Криспигә» Гайсә шәкерте булырга ярдәм иткән. Прискиллә белән Әкүл Криспинең шәкерт булып китүе мондагы кешеләргә нык тәэсир иткәнен һәм күп уңышлар китергәнен күргәннәр дип уйлау дөрес булыр. Рәсүлләр китабында: «Криспи исә үзенең бөтен гаиләсе белән Раббыга иман китерде. Паулның сөйләгәнен ишеткән күп кенә көринтлеләр иман китерделәр һәм суга чумдырылу йоласын үттеләр»,— дип әйтелә (Рәсүлләр 18:4—8).

9. Паул үрнәге Прискиллә белән Әкүлгә ничек тәэсир иткән?

9 Аллага хезмәт итүдә Паулның үрнәгенә, Прискиллә белән Әкүл кебек, Патшалык турында башка вәгазьчеләр ияргән. Паул имандашларын мондый сүзләр белән өндәгән: «Мин Мәсихтән үрнәк алган кебек, сез дә миннән үрнәк алыгыз» (1 Көринтлеләргә 11:1). Прискиллә белән Әкүл, Паул үрнәген тотып, Апуллуска мәсихчеләр тәгълиматларын төгәлрәк аңларга ярдәм иткәннәр. Ә ул үз чиратында башкаларга ярдәм иткән. Һичшиксез, Прискиллә белән Әкүл шулай ук Рим, Көринт һәм Эфес шәһәрләрендә шәкертләр булдыруда катнашканнар (Рәсүлләр 18:1, 2, 18, 19; Римлыларга 16:3—5).

10. Рәсүлләр китабының 18 нче бүлегендә сез шәкертләр булдыруда ярдәм итүче нинди киңәшләр таптыгыз?

10 Рәсүлләр китабының 18 нче бүлеген карап чыгудан без нәрсәгә өйрәнә алабыз? Прискиллә белән Әкүл Паул үрнәгеннән өйрәнгән кебек, без дә, Алла Сүзенә яхшы өйрәтүчеләрнең үрнәген тотып, шәкертләр булдыру осталыгын яхшырта алабыз. Без үзләрен «вәгазь сөйләүгә багышлаган» һәм башкаларга «шаһитлек биргән» кешеләр белән аралаша алабыз (Рәсүлләр 18:5). Алар ничек, инандыру осталыкларын кулланып, кеше күңеленең тирәнлекләренә ирешәләр — моны да билгеләсәк, яхшы булыр. Без дә мондый осталыкны үзләштерсәк, шәкертләр әзерләүдә уңышлырак була алабыз. Берәрсе белән Изге Язмалар өйрәнүе үткәргәндә, без аңа гаиләдәге башка кешеләрне яки күршеләрен өйрәнүгә кушылыр өчен чакырырга киңәш бирә алабыз. Аңардан: «Изге Язмалар өйрәнүен тәкъдим итеп булган берәр кешене беләсезме?» — дип сорарга була (Рәсүлләр 18:6—8).

Шәкертләр әзерләр өчен мөмкинлекләр эзлә

11. Яңа шәкертләрне кайда табып була?

11 Паул һәм башка мәсихчеләр өйләрдә, базарларда, юлда барганда — бар җирдә вәгазьләп, шәкертләр булдыру мөмкинлекләрен эзләгәннәр. Син, Алланың шәкертләр булдырырга омтылучы хезмәтчесе һәм Патшалыкның ашкынучан вәгазьчесе буларак, үз хезмәтеңне киңәйтә аласыңмы? Лаеклы кешеләрне эзләп табып, аларга вәгазьләр өчен, уңайлы очракларны куллана аласыңмы? Яхшы хәбәрне вәгазьләгән имандашларыбыз шәкертләрне ничек таба? Әйдәгез, башта телефон аша вәгазьләүне карап чыгыйк.

12—14. Телефон аша вәгазьләүнең уңышлы булуын сезнең белән булган очрактан яки абзацтагы мисаллардан китерегез.

12 Бразилиядә өйдән-өйгә вәгазьләгәндә, бер мәсихче апа-кардәшебез (исеме Мәрьям булсын) күп фатирлы йортта яшәгән яшь хатын-кызга трактат биргән. Трактатның исемен кереш сүзләр итеп кулланып, ул: «Сез Изге Язмалар турында күбрәк белергә телисезме?» — дип сораган. Хатын-кыз: «Теләгем бар, әмма мин укытучы булып эшлим һәм вакытым тулысынча эшкә китә»,— дип җавап биргән. Мәрьям аңа Изге Язмаларга нигезләнгән сорауларны телефон аша да өйрәнә алабыз дип аңлаткан. Бу хатын-кыз Мәрьямгә үзенең телефон номерын биргән, һәм шушы кичтән башлап алар телефон аша «Алла бездән нәрсә таләп итә?» * дигән брошюраны кулланып өйрәнү башлаганнар.

13 Эфиопиядә яшәүче тулы вакытлы пионер телефон аша вәгазьләгәндә бер ир-атка шалтыратып сөйләшә башлагач, трубкадан ниндидер тавыш ишетә. Бу ир-ат соңрак шалтыратыгыз дип үтенә. Кабат шалтыраткач, ул гафу үтенә һәм сез беренче тапкыр шалтыратканда хатыным белән ачуланыша идек дип аңлата. Аның сүзләрен исәпкә алып апа-кардәшебез Изге Язмаларда гаилә проблемаларын чишәргә ярдәм итүче акыллы җитәкчелек бар ди. Ул аңа Йәһвә Шаһитләре тарафыннан бастырылган «Гаилә бәхетенең сере» (рус) дигән китап күп гаиләләргә ярдәм итте дип әйтә. Берничә көннән соң бу ир-атка китапны китерәләр, һәм апа-кардәшебез кабат аңа шалтырата. «Бу китап никахымны саклады!» — дип кычкыра ул ир-ат. Ул бөтен гаиләсен җыеп, аларга китаптан укыган файдалы фикерләр турында сөйләгән. Изге Язмалар өйрәнүе башланган, һәм озакламыйча ул мәсихчеләрнең җыелышларына регуляр рәвештә йөри башлаган.

14 Даниядә яшәүче Патшалык вәгазьләүчесе Изге Язмалар өйрәнүен телефон аша вәгазьләгәндә башлый. Ул болай дип сөйли: «Хезмәт күзәтчесе мине телефон аша вәгазьләргә дәртләндерде. Мин башта: „Бу минем өчен түгел“,— дип уйлап, икеләнеп торган идем. Әмма бер көнне мин бөтен батырлыгымны җыеп беренче номер буенча шалтыраттым. Миңа Соня исемле хатын-кыз җавап бирде. Кыска гына сөйләшүдән соң ул Изге Язмаларга нигезләнгән басмалар алырга ризалашты. Кичләрнең берсендә, дөньяның барлыкка килүе турында сөйләшкәндә, ул „Яшәү ничек барлыкка килгән? Эволюция яки барлыкка китерү ашамы?“ * (рус) дигән китапны укырга теләк белдерде. Мин аңа очрашсак һәм моның турында сөйләшсәк, яхшы булыр иде дип әйттем. Ул ризалашты. Мин килгәндә, Соня өйрәнүгә инде әзер иде, һәм шуннан бирле без һәр атна өйрәнәбез». Бу мәсихче апа-кардәшебез: «Изге Язмалар өйрәнүен башлар өчен мин күп ел дога кылдым һәм аны телефон аша вәгазьләгәндә башлармын дип бер дә уйламаган идем»,— дип сөйләвен тәмамлый.

15, 16. Изге Язмалар өйрәнүен башлар өчен төрле мөмкинлекләрне эзләү файдалы икәнен күрсәтүче нинди мисаллар сөйли аласыз?

15 Күпләр, кайда булсаң, шунда вәгазьлә дигән киңәшне тотып, искиткеч «уңыш» җыялар. Кушма Штатларда яшәүче бер апа-кардәшебез сәүдә автофургоны янында машинасын туктатып куя. Автофургондагы хатын-кыз аны күргәч, апа-кардәшебез аңа Изге Язмаларның аң-белемен тарату буенча алып барган эшебезне аңлата башлый. Бу хатын-кыз тыңлый һәм машинасыннан чыгып апа-кардәшебезнең машинасы янына килеп баса. Шуннан соң болай дип әйтә: «Туктап минем белән сөйләшә башлавыгыз өчен мин шундый рәхмәтлемен. Минем инде озак вакыт Изге Язмаларга нигезләнгән басмаларыгызны укыганым юк иде. Беләсезме, мин кабат Изге Язмаларны өйрәнергә телим. Сез миңа ярдәм итә аласызмы?» Апа-кардәшебез яхшы хәбәр сөйләр өчен мөмкинлек эзләгән һәм аны тапкан.

16 Бер апа-кардәшебез (АКШ) картлар йортына килгәч, ял сәгатьләре өчен җаваплы булган кеше белән сөйләшкән. Ул монда яшәгән кешеләргә рухи яктан ярдәм бирергә телим дигән. Апа-кардәшебез, шулай ук, Изге Язмаларны түләүсез һәм һәр атна теләгән кеше белән үткәрергә шат булыр иде дип әйткән. Аңа бу йортта яшәгән кешеләрнең бүлмәләренә керергә рөхсәт иткәннәр. Озакламыйча ул атнасына өч тапкыр, тулаем алганда, 26 кеше белән Изге Язмалар өйрәнүен үткәрә башлаган, аларның берсе мәсихчеләр очрашуына регуляр рәвештә йөри ала.

17. Изге Язмалар өйрәнүне башлар өчен, еш кына нинди ысул уңышлы?

17 Патшалык турында вәгазьләүчеләрнең кайберләре турыдан-туры Изге Язмалар өйрәнүе тәкъдим итеп яхшы уңышларга ирешәләр. Көннәрнең бер иртәсендә 105 вәгазьчедән торган җыелыш Изге Язмалар өйрәнүен һәрбер йортта тәкъдим итәр өчен аеруча тырышлык куйган. Вәгазьчеләрнең 86 сы бу иртәдәге вәгазьдә катнашкан, һәм ике сәгать вәгазьдән соң ким дигәндә 15 яңа өйрәнү башланган.

Лаеклы кешеләр эзләвеңне дәвам ит

18, 19. Без Гайсәнең нинди сүзләрен истә тотарга тиешбез, һәм моны үтәр өчен безгә нәрсә эшләргә кирәк?

18 Син, Патшалык вәгазьчесе буларак, бу мәкаләдә әйтелгән кайбер киңәшләрне кулланырга теләрсең. Әлбәттә, вәгазьләү ысулларының кайсысын кулланырга икән дип сайланганда, үзең яшәгән җирдәге гадәтләрне исәпкә алу акыллы булыр иде. Ә иң мөһиме, Гайсәнең лаеклы кешеләрне эзләргә һәм аларга шәкертләр булырга ярдәм итәргә дигән сүзләрен истә тотарга кирәк (Маттай 10:11; 28:19).

19 Моны үтәргә тырышканда, әйдәгез, «хакыйкать сүзенә дөрес өйрәтик». Без моны Изге Язмага нигезләнгән инандыру сүзләрен кулланып башкара алабыз. Бу безгә яхшы хәбәрне кабул итәргә әзер булган кешеләрнең күңел түрләренә үтеп керерлек итеп сөйләргә ярдәм итәчәк, һәм аларны үз тормышларында үзгәрешләр ясарга дәртләндерәчәк. Дога кылып Йәһвәдән таяныч эзләгәндә, без берәрсенә Гайсә Мәсих шәкерте булырга ярдәм итә алабыз. Күпме фатихалар китерә бу эш! Шуңа күрә, әйдәгез, «Аллаһының хуплавына ирешү өчен, мөмкин булганнарның барысын да эшлик». Без шәкертләр әзерләү максаты белән вәгазьлибез һәм Патшалыкны ашкынып игълан итәбез. Әйдәгез, бу эшне башкаручылар буларак, һәрвакыт Йәһвәне данлыйк (2 Тимутегә 2:15).

[Искәрмәләр]

^ 12 абз. Йәһвә Шаһитләре тарафыннан бастырылган.

^ 14 абз. Йәһвә Шаһитләре тарафыннан бастырылган.

Хәтерлисезме?

• Ни өчен Апуллуска Алла юлын тагын да төгәлрәк аңлатырга кирәк булган?

• Прискиллә һәм Әкүл рәсүл Паулдан нәрсәгә өйрәнгән?

Рәсүлләр китабының 18 нче бүлеген карап чыкканнан соң, сез шәкертләр әзерләү турында нәрсәгә өйрәндегез?

• Шәкертләр булдыру өчен сез ничек мөмкинлекләр эзли аласыз?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[17 биттәге иллюстрация]

Прискиллә белән Әкүл Апуллуска «Аллаһы юлы турында тулырак аңлаттылар».

[18 биттәге иллюстрация]

Апуллус шәкертләр булдыруда остарып киткән.

[19 биттәге иллюстрация]

Паул кайда булса, шунда вәгазьләгән.