Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

«Бу дөньяның сәхнәсе үзгәрә»

«Бу дөньяның сәхнәсе үзгәрә»

«Бу дөньяның сәхнәсе үзгәрә»

«Имандашлар, сезгә шуны әйтәм: вакыт инде аз» (1 КӨРИНТЛЕЛӘРГӘ 7:29).

1, 2. Син үз гомереңдә нинди үзгәрешләр күрдең?

СИН үз гомереңдә нинди үзгәрешләр күрдең? Аларның кайберләрен исеңә төшерә аласыңмы? Мәсәлән, медицинаның алга китешен алыйк. Бу яктан алып барылган фәнни-тикшеренү эшләре ярдәмендә кайбер илләрдә яшәүнең уртача озынлыгы ХХ гасырның башында 50 ел булса, безнең көннәргә 70 тән артып киткән! Ә радио, телевидение, кесә телефоны, факсны искә төшерсәк? Тиешле итеп куллансак, алар бик файдалы була ала. Шулай ук мәгариф, транспорт, кеше хокуклары ягыннан алга таба ясалган адымнар миллионлаган кешеләрнең тормышын яхшыртты — моны да онытмаска кирәк.

2 Әлбәттә, бар үзгәрешләр дә яхшы якка булмаган. Җинаять кылуның үсүе китергән зыян һәм түбәнәя барган әхлак нормалары, наркотиклар куллануның һәм аерылышулар санының өзлексез үсүе, инфляциянең үсүе һәм терроризм янавының көчәюе — боларның барысын да без үзебез күрәбез. Һәрхәлдә, син күп еллар элек рәсүл Паулның: «Бу дөньяның хәзерге рәвеше үтеп бара [«сәхнәсе үзгәрә», ЯД]»,— дигән сүзләре белән ризалашырсың (1 Көринтлеләргә 7:31).

3. Паулның «бу дөньяның сәхнәсе үзгәрә» дигән сүзләр белән нәрсә әйтәсе килгән?

3 Паул бу сүзләрне әйткәндә дөньяны театр белән чагыштырган. Актерлар — сәясәтнең, диннәрнең һәм мәдәниятнең күренекле кешеләре. Алар сәхнәгә чыгып үз рольләрен башкаралар һәм аны башкаларга калдырып китәләр. Һәм бу инде күп гасырлар дәвамында шулай дәвам итә. Үткәндә сәхнәдә үзгәрешләр озак барган: бер династия берничә дистә, хәтта йөз ел да идарә иткән. Әмма моны безнең көннәр турында әйтеп булмый, чөнки күренекле сәяси җитәкчеләрнең үтерелүе аркасында тарих барышы бер мизгелдә кискен үзгәрергә мөмкин! Әйе, бу шомлы заманада иртәгә нәрсә булачагын без белмибез.

4. а) Дөнья вакыйгаларына мәсихчеләрдә нинди дөрес караш булырга тиеш? б) Нинди ике ышанычлы дәлилне без карап чыгабыз?

4 Дөнья — сәхнә, ә дөнья җитәкчеләре актер булса, мәсихчеләр тамашачылар булып чыга *. Мәсихчеләр бу «дөньядан» булмаганга, аларны уйнаучы артистлар да һәм сәхнәдә куелган спектакль дә бик кызыксындырмый (Яхъя 17:16). Алар Йәһвә озак көтелгән яңа гадел дөньяны урнаштырыр алдыннан бу дөнья төзелешенә ахыр килергә тиеш икәнен беләләр, шуңа күрә аларны күбрәк пьесаның иң югары ноктасына — трагедияле ахырына — килүенең билгеләре кызыксындыра *. Шуңа күрә без ахыр заманда яшибез икәнен һәм яңа дөньяның якын булуын күрсәтә торган ике дәлилне карап чыгыйк. Беренчесе — Изге Язмалар хронологиясе, ә икенчесе — дөнья хәленең бозылуы (Маттай 24:21; 2 Петер 3:13).

Ниһаять сер ачылды!

5. «Мәҗүсиләрнең вакыты» нәрсә ул, һәм ни өчен бу вакыт безне кызыксындыра?

5 Хронология төрле вакыйгаларның төгәл даталарын билгели. Гайсә дөнья җитәкчеләре җир белән идарә итәчәк вакыт турында һәм Алла Патшалыгының бу идарә итүгә катнашмаганлыгы турында сөйләгән. Ул бу вакытны «мәҗүсиләрнең вакыты» дип атаган (Лүк 21:24). Бу вакыт бетү белән Алланың күктәге Патшалыгы идарә итә башлый. Аның законлы Хакиме — Гайсә. Башта ул үз «дошманнары арасында» идарә итә (Мәдхия 109:2). Шуннан соң, Данил 2:44 буенча, бу Патшалык кеше хөкүмәтләрен «җимерәчәк һәм таркатачак», ә үзе мәңгегә урнашачак.

6. «Мәҗүсиләрнең вакыты» кайчан башланган, күпме дәвам иткән һәм кайчан тәмамланган?

6 «Мәҗүсиләрнең вакыты» кайчан бетәргә һәм Алла Патшалыгы кайчан идарә итә башларга тиеш булган? Бу сорауга җавап «ахыр заманга тикле... мөһерләнгән булган», һәм ул Изге Язмалар хронологиясе белән бәйле (Данил 12:9). «Ахыр заман» якынлашкач, Йәһвә бу җавапны Изге Язмаларны басынкы рәвештә өйрәнүчеләргә ачар өчен чаралар күргән. Алла рухының ярдәмендә алар «мәҗүсиләр вакыты» б. э. к. 607 елда Иерусалим җимерелүе белән башланганын һәм бу «вакыт» 2 520 ел дәвам иткәнен аңлаганнар. Шулай итеп алар «мәҗүсиләр вакыты» 1914 елда бетә икәнен санап чыгарганнар. Һәм соңрак шул елдан бу дөнья төзелешенең ахыры башланганын аңлаганнар. Изге Язмаларны өйрәнүче буларак, син, Алла Сүзенә нигезләнеп, 1914 елны санап чыгара аласыңмы? *

7. Изге Язмаларның кайсы урыннары безгә Данил китабында әйтелгән җиде вакытның башын, озынлыгын һәм тәмамланган елын санап чыгарга ярдәм итә?

7 Серне ача торган ачкыч Данил язган китапта яшерелгән. Йәһвә Бабыл патшасы Набуходоносорны «мәҗүсиләрнең вакыты» башында — б. э. к. 607 елда — Иерусалимны җимерер өчен кулланганга, ул бу идарәче аша халыкларның җиде символик вакыт дәвамында идарә итәчәген ачкан. Бу вакыт дәвамында Алла аларның идарә итүенә катнашмый (Йәзәкил 21:26, 27; Данил 4:13, 20—22). Бу җиде вакыт күпме дәвам иткән? Ачылыш 11:2, 3 һәм 12:6, 14 буенча, өч ярым вакыт 1 260 көнгә тиң. Шулай итеп, җиде вакыт ике тапкыр озынрак, ягъни 2 520 көн булып чыга. Шул гынамы? Юк. Йәһвә Данилның замандашы Йәзәкил пәйгамбәргә ничек санарга икәнен аңлаткан: «Мин сиңа бер ел өчен бер көн, бер ел өчен бер көн билгеләдем» (Йәзәкил 4:6). Димәк, җиде вакыт чынлыкта 2 520 елга тиң. Б. э. к. 607 елны 2 520 елның башы итеп санап, без «мәҗүсиләрнең вакыты» 1914 елда тәмамланырга тиеш дигән нәтиҗә ясый алабыз.

«Ахыр заман» расланган

8. Дөнья хәленең 1914 елдан башлап начарайганына сез нинди дәлилләр китерә аласыз?

8 Изге Язмалар хронологиясенә нигезләнгән өстә китерелгән аңлатуның дөреслеген 1914 елдан башланган дөнья вакыйгалары раслый. Гайсә үзе «бу дөнья бетәчәге» турында әйткәндә, сугышлар, ачлык һәм кизүләр булачак дигән (Маттай 24:3—8; Ачылыш 6:2—8). Боларның барысы 1914 елдан үтәлә. Рәсүл Паул шулай ук кешеләрнең үзара мөнәсәбәтләре бик нык үзгәрәчәк дип башка якларны сурәтләгән. Аның без үз күзләребез белән күзәтеп торган бу үзгәрешләрне сурәтләве бик төгәл булган (2 Тимутегә 3:1—5).

9. Кайберәүләр дөньяның 1914 елдан башланган хәле турында нәрсә әйтәләр?

9 Чыннан да 1914 елдан башлап «дөнья сәхнәсе» шул хәтле кискен үзгәргәнме? «1914 ел буыны» дигән китабында профессор Роберт Вол болай дип билгели: «[Беренче бөтендөнья] сугышын кичергән кешеләр 1914 елның август аеннан бер дөньяның юк булуына, ә аның урынына икенче дөнья килгәненә бер дә шикләнмиләр» («The Generation of 1914»). Бу сүзләрне дәлилләп, доктор Жорж Коста-и-Сильва, Бөтендөнья Сәламәтлек Оешмасының психик сәламәтлек бүлегенең директоры буларак, болай дип язган: «Без бик тиз үзгәрешләр чорында яшибез, ул ахыр чиктә кеше тарихында моңа кадәр булмаган дәрәҗәдәге хафалануларга һәм стресска китерә». Бу сүзләрнең дөреслеген син үзең дә кичердеңме?

10. Изге Язмаларда 1914 елдан башлап дөнья хәле начараюның сәбәбе ничек итеп ачыклана?

10 Дөньяның һаман да начарая барган хәлендә кем гаепле? Ачылыш 12:7—9 да аның кем булуы ачыклана: «Күктә сугыш башланды: Микаил [Гайсә Мәсих] үзенең фәрештәләре белән аждаһага [Иблис Шайтанга] каршы сугышты. Аждаһа да үзенең явыз фәрештәләре белән аларга каршы сугышты. Әмма аждаһа җиңелде һәм үзенең явыз фәрештәләре белән моннан ары күктә кала алмады. Бу зур аждаһа, бөтен дөньяны алдаучы... җиргә бәреп төшерелде». Димәк, тынычлыкны бозучы — Иблис Шайтан, һәм 1914 елдан аны күктән куып төшерү «җиргә һәм диңгезгә кайгы» китерде, «чөнки иблис, вакыты аз калганын белеп, көчле ярсу белән... төште» (Ачылыш 12:10, 12).

Сәхнә пәрдәсе төшәр алдындагы вакыйгалар

11. а) «Бөтен дөньяны алдатыр» өчен, Иблис нинди ысуллар куллана? б) Рәсүл Паул Иблис максатларының кайсысына игътибар иткән?

11 Үз ахырының якынлашуын аңлап, Иблис 1914 елдан башлап «бөтен дөньяны алдатыр» өчен куйган тырышлыкларын тагын да көчәйтә. Иблис — оста алдаучы, ул үзе күзгә күренмичә, дөнья сәхнәсендә артистларны — дөнья җитәкчеләрен һәм яңа идеяләр пропагандачыларын «уйната» (2 Тимутегә 3:13; 1 Яхъя 5:19). Иблис максатларының берсе — кешеләрне алдатып, аның идарә итү рәвеше аларга чын тынычлык китерә алуына ышандыру. Аның пропагандасы уңышлы булды дип әйтеп була, чөнки, дөнья хәленең начарайганнан-начарая баруына дәлилләр мул булса да, кешеләр оптимист булып калалар. Рәсүл Паул бу дөнья төзелешенең ахыры алдыннан Иблис пропагандасы аеруча ачык күренәчәк дип алдан әйткән. Ул: «Кешеләр: „Бар да тыныч, куркыныч түгел“,— диярләр. Шулвакыт, авырлы хатын-кызның бала тудыру газаплары җиткән кебек, аларга кинәт һәлакәт килер, һәм алар качып котыла алмаслар»,— дип язган (1 Тессалуникәлеләргә 5:3; Ачылыш 16:13).

12. Безнең көннәрдә тынычлык урнаштырыр өчен нинди туктаусыз тырышлыклар куела?

12 Соңгы елларда сәяси эшлеклеләр, кешеләр уйлап чыгарган төрле проектларны сурәтләр өчен, «бар да тыныч, куркыныч түгел» дигән сүзләрне еш кулландылар. Алар хәтта 1986 елны Халыкара тынычлык елы дип тә атадылар, ә чынында бу ел үз исеменә туры килмәде. Дөнья җитәкчеләренең андый тырышлыклары 1 Тессалуникәлеләргә 5:3 тә әйтелгән сүзләрнең тулысынча үтәлешеме? Яки Паул бөтен дөнья игътибарын үзенә җәлеп итәргә тиеш булган конкрет һәм искиткеч вакыйга турында әйткәнме?

13. Рәсүл Паул «бар да тыныч, куркыныч түгел» дигән сүзләр әйткәч, булачак җимерелүне нәрсә белән чагыштырган, һәм без моңардан нәрсәгә өйрәнәбез?

13 Күп очракларда Изге Язмалар пәйгамбәрлекләрен алар тулысынча үтәлгәч яки үтәлгән вакытларында гына аңлап була, шуңа күрә безгә көтәргә һәм күзәтергә кирәк. Кызык, әмма Паул «бар да тыныч, куркыныч түгел» дигән сүзләрдән соң һәлакәтнең кинәт килүен хатын-кызның тулгак тоту газаплары белән чагыштыра. Тугыз айга якын вакыт дәвамында, булачак ана үз карынында баланың үсә баруын тагын да ныграк тоя: бәлки, баласының йөрәк тибешен ишетә яки карынында аның хәрәкәтләрен сизә. Бала хәтта аны җиңелчә генә тибәргә дә мөмкин. Баланың озакламыйча туачагын күрсәтүче бу билгеләр, гадәттә, тагын да ныграк сизелә башлыйлар, һәм хатын-кыз бер вакыт кискен авырту сизә — бу күптән көткән бала туу вакыты якынлашканын күрсәтә. «Бар да тыныч, куркыныч түгел» дигән сүзләр ничек кенә үтәлмәсен, алардан соң кинәт, газаплы, әмма ахыр чиктә шатлыклы вакыйга — явызлыкның юк ителүе белән яңа дөнья башланачак.

14. Киләчәк вакыйгалар гомумән алганда нинди тәртиптә барачак, һәм аларның финалы нинди була?

14 Киләчәктәге бу җимерелүне тугры мәсихчеләр, театрдагы тамашачылар кебек, дулкынланып күзәтеп торачак. Беренчедән, җир патшалары (Иблис оешмасының сәяси өлеше) Бөек Бабыл (дини өлеше) ягында булганнарга һөҗүм итеп аларны юк итәчәкләр (Ачылыш 17:1, 15—18). Шундый кискен үзгәрешләрдә Иблис патшалыгы эчтән икегә бүленгән була, аның бу ике өлеше бер-берсенә каршы күтәреләчәк, һәм Иблиснең моңа юл куймаска инде көче җитмәячәк (Маттай 12:25, 26). Йәһвә «Үзенең ихтыярын үтәүне», ягъни җирне үзенең дини дошманнарыннан азат итүне, җир патшаларының йөрәкләренә салачак. Ялган диннәр юк ителгәч, Гайсә Мәсих үзенең күк армияләрен Иблис оешмасының калган өлешен — сәүдә һәм сәяси системасын — тулысынча юк итәр өчен алып барачак. Ахыр чиктә, Иблиснең үзен дә ябып куячаклар. Шуннан соң пәрдә төшә, һәм озак вакытка сузылган пьеса тәмамлана (Ачылыш 16:14—16; 19:11—21; 20:1—3).

15, 16. «Вакыт инде аз» дигән сүзләр тормышыбызга ничек тәэсир итәргә тиеш?

15 Бу барлык вакыйгалар кайчан булачак? Без аларның көнен дә, сәгатен дә белмибез (Маттай 24:36). Әмма без «вакыт инде аз» икәнен беләбез (1 Көринтлеләргә 7:29). Шуңа күрә калган вакытны акыл белән куллану бик мөһим. Ничек кулланырга? Рәсүл Паул аңлатуы буенча, без мөһимрәк булган әйберләр өчен бик мөһим булмаганнар исәбенә «үзебез өчен тиешле вакыт сатып алырга тиешбез» (ЯД), һәм һәр көннең кадерен белеп яшәргә тиешбез. Ни өчен? «Чөнки хәзер әшәке заман». Шулай ук, «Раббы ихтыярының нәрсә икәнлегенә төшенеп», без болай да аз калган вакытны юкка гына сарыф итмәячәкбез (Эфеслеләргә 5:15—17; 1 Петер 4:1—4).

16 Бу дөнья төзелешенең ахыры якынлашканын белү безнең үзебезгә ничек тәэсир итәргә тиеш? Безнең файдабыз өчен рәсүл Петер: «Әгәр һәммә нәрсә шулай таркалачак икән, ул чакта сез нинди кеше булырга тиеш соң?.. Тормышыгыз изге һәм Аллаһыга багланган булуы кирәк»,— дип язган (2 Петер 3:11). Менә без нинди булырга тиеш! Петернең акыллы үгете буенча, безгә 1) тәртибебез изге булсын өчен күзәтергә кирәк, һәм 2) Аллага ашкынып хезмәт итүебездә һәрвакыт Йәһвәгә тирән яратуыбыз чагылырга тиеш.

17. Тугры мәсихчеләр Иблиснең нинди тозакларыннан үзләрен сакларга тиеш?

17 Алланы яратсак, бу дөнья вәсвәсәләренә карамастан бездә бу дөньяга бирелгәнлек үсмәячәк. Бүгенге бу дөнья төзелеше белән нәрсә булачагын исәпкә алып, максаты ләззәт эзләү булган бу дөньяның яшәү рәвешенә безне җәлеп итәргә һәм күзебезне томаларга рөхсәт итү куркыныч. Бу дөньяда яшәп эшләсәк тә, безгә бу дөнья белән тулысынча файдаланмаска дигән киңәшкә игътибарлы булырга кирәк (1 Көринтлеләргә 7:31). Моннан тыш, без, бу дөнья пропагандасы безне алдатмасын өчен, бар тырышлыкларыбызны куярга тиешбез. Бу дөнья үз проблемаларын хәл итүдә уңышсыз булачак. Ул мәңге була алмаячак. Ни өчен без моңа шундый нык ышанабыз? Чөнки Алла тарафыннан рухландырылган Изге Язмада: «Дөнья һәм аның нәфесләре үтеп китә, әмма Аллаһы ихтыярын үтәүче мәңге яши»,— дип әйтелә (1 Яхъя 2:17).

Иң яхшысы алда!

18, 19. Син яңа дөньядан нинди үзгәрешләр көтәсең, һәм ни өчен моны көтү юкка гына түгел?

18 Озакламыйча Йәһвә Иблисне һәм аның ярдәмчеләрен юк итәчәк. Шуннан соң Алла фатихасы белән бу дөнья төзелешенең ахырын кичергән тугры исән калганнар сәхнәне мәңге бизәп торачак «декорацияләр» урнаштыралар. Сугыш башка булмаячак: Алла «җир читеннән барлык сугышларны туктатачак» (Мәдхия 45:10). Кешеләр ачлыктан интекмәячәк, чөнки «җирдә... ашлык мул булыр» (Мәдхия 71:16). Төрмәләр, милиция, венерик чирләр, наркобароннар, аерылышу судлары, банкротлык, терроризм юк булачак (Мәдхия 36:29; Ишагыйя 33:24; Ачылыш 21:3—5).

19 Каберләр бушый, һәм сәхнәдә яңа актерлар — терелтелгән миллиардлаган кешеләр күренәчәк. Кешеләрнең бер буыны икенче буын белән очрашкач һәм озак вакыт күрешмәгәннәр бер-берсен җылы кочакларына алгач, бу нинди шатлыклы булыр! Ахыр чиктә яшәүче һәрбер кеше Йәһвәгә гыйбадәт кылачак (Ачылыш 5:13). Декорацияләр алмаштырылгач, пәрдә кабат күтәреләчәк, һәм бөтен җирдәге оҗмахка күренеш ачылыр. Бу күренешне күргәндә, син үзеңне ничек хис итәчәксең? Һичшиксез, син: «Мин моны озак вакыт көттем һәм юкка гына түгеллеген күрәм!» — дип кычкырырга теләк сизәчәксең.

[Искәрмәләр]

^ 4 абз. Хатның икенче бер урынында Паул майланган мәсихчеләр турында «дөнья, фәрештәләр һәм кешеләр өчен тамаша» дигән (1 Көринтлеләргә 4:9).

^ 4 абз. Мәсәлән, Данил 11:40, 44, 45 тә әйтелгән «төньяк патша» ролен кем үтәячәк дигән сорау «Данил пәйгамбәрлегенә игътибарлы булыгыз!» (рус) дигән китапның 280, 281 нче битләрендә карала.

^ 6 абз. Иерусалимның яһүдләрнең әсирлектән б. э. к. 537 елда кайтканына кадәр 70 ел элек җимерелгәне турында Изге Язмаларның үзендә әйтелә (Иремия 25:11, 12; Данил 9:1—3). «Мәҗүсиләрнең вакыты» турында күбрәк белер өчен, Йәһвә Шаһитләре тарафыннан бастырылган «Данил пәйгамбәрлегенә игътибарлы булыгыз!» (рус) дигән китапның 94—97 нче битләрен карагыз.

Сез ничек җавап бирер идегез?

• Паулның «дөнья сәхнәсе үзгәрә» дигән сүзләре ничек безнең көннәрне төгәл күрсәтә?

• Ничек итеп Изге Язмалар хронологиясе «мәҗүсиләр вакытының» ахырын төгәл билгели?

• Ничек итеп дөнья хәлләренең үзгәрүе 1914 елдан «ахыр заман» башланганын күрсәтә?

• «Вакыт инде аз» икәнен белү безгә ничек тәэсир итәргә тиеш?

[Өйрәнү өчен сораулар]