Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Йәһвә бөеклегенең чиге юк

Йәһвә бөеклегенең чиге юк

Йәһвә бөеклегенең чиге юк

«Ходай бөек, бик мактаулы, һәм Аның бөеклегенең чиге юк» (МӘДХИЯ 144:3).

1, 2. Давыт нинди кеше булган һәм Алла алдында үзе турында нәрсә уйлаган?

ЗӘБУР китабының 144 нче мәдхиясен борынгы заманда бик яхшы билгеле булган кеше язган. Яшь егет булганда, ул коралланган бер әзмәвергә каршы чыгып аны үтергән. Ә үскәч, үз халкына җитәкче булып, күп дошманнарын җиңгән. Сүз борынгы Исраилнең икенче патшасы Давыт турында бара. Аның даны үлеменнән соң да яшәвен дәвам иткән, хәтта безнең көннәрдә дә миллионлаган кеше аның турында берәр нәрсә булса да белә.

2 Казанышларына карамастан, Давыт басынкы кеше булып калган. Йәһвәгә мөрәҗәгать итеп, ул болай дип җырлаган: «Син беркеткән күкләргә, Үз кулың булдырган айга, йолдызларга караганда, нәрсә соң ул кеше? Алай да Син аны исеңдә тотасың, һәм адәм улы ни? Син аңар да изгелек итәсең» (Мәдхия 8:4, 5). Үзен бөек дип санар урынына, Давыт бар дошманнарыннан азат ителү Йәһвә ярдәме белән генә булганын таныган һәм Аллага: «Син миңа коткару калканыңны бирәсең, һәм Синең басынкылыгың мине бөек итә»,— дип әйткән (2 Патшалык 22:1, 2, 36). Йәһвә гөнаһлыларга мәрхәмәтле булып басынкылык күрсәтә, һәм Давыт Алланың мәрхәмәте өчен рәхмәтле булган.

Алла-Патшаны зурлау

3. а) Давыт кемне Исраил Патшасы дип санаган? б) Давытның Йәһвәне данларга теләге никадәр зур булган?

3 Давыт Алланың майланган Патшасы булса да, ул Исраилнең чын Патшасы Йәһвә дип санаган. Ул: «Синеке, Ходай, патшалык һәм Син, Хакимлек Итүче буларак, барысыннан да биегрәк»,— дигән (1 Паралипоменон 29:11). Алла Хаким булганы өчен, Давыт рәхмәт хисе кичергән. «Әй Аллам, әй Патшам,— дип җырлаган ул,— Сине күкләргә күтәрермен, һәм исемеңне гомердән гомергә зурлармын. Сине һәр көнне данлыклармын һәм исемеңне мәңге мактармын» (Мәдхия 144:1, 2). Давытның Йәһвә Алланы һәр көн мәңге мактарга теләге булган.

4. Мәдхия 144 тәге сүзләр нинди гаепләүләрнең ялган булуын күрсәтә?

4 Иблис Алланы ул үз-үзен яратучы хаким һәм барлыкка китергән затларын иректән мәхрүм итә дип гаепли, 144 нче мәдхия моның дөрес түгеллеген исбат итә (Яратылыш 3:1—5). Бу мәдхия шулай ук Иблиснең Аллага буйсынып яшәүчеләр Алланы яратканга түгел, ә үз файдаларын эзләгәнгә генә буйсыналар дигән сүзләренең ялган икәнен ачыклый (Әюб 1:9—11; 2:4, 5). Безнең көннәрдәге чын мәсихчеләр, Давыт кебек, Иблиснең ялган гаепләүләренә җавап бирәләр. Йәһвәне мәңге мактарга теләгәнгә, алар Патшалык идарәсе астында мәңге яшәү өметләрен кадерлиләр. Безнең көннәрдә инде миллионлаган кеше Йәһвәне мактый башлаган: алар Гайсәнең йолым корбанына иман күрсәтәләр һәм, Алланың багышланган һәм суга чумдырылуны үткән хезмәтчеләре буларак, Йәһвәне яратканга, аңа басынкы рәвештә хезмәт итәләр (Римлыларга 5:8; 1 Яхъя 5:3).

5, 6. Йәһвәне зурлар һәм мактар өчен нинди мөмкинлекләр бар?

5 Безнең, Алланың хезмәтчеләренең, аны зурлар һәм мактар өчен күп мөмкинлекләребез бар. Әйтик, без моны Изге Язмаларда, аның Сүзендә укылган берәр нәрсә безне нык дулкынландырганда эшли алабыз. Рәхмәтле мактау сүзләрен шулай ук Алланың үз халкы өчен эшләгән эшләрен күргәндә яки аның гаҗәеп барлыкка китергәннәренең берәр ягы безгә нык тәэсир иткәндә әйтә алабыз. Кардәшләребез белән сөйләшеп утырганда яки җыелышта Алла ниятләре турында фикер алышканда, без, шулай ук, Йәһвә Алланы зурлыйбыз. Әйе, Алла Патшалыгы өчен эшләнгән бар «яхшы эшләр» Йәһвәне мактый (Маттай 5:16).

6 Мәсәлән, яхшы эшләр соңгы вакытта ярлы илләрдә башкарылган: мәсихчеләр очрашулары үткәрер өчен күп биналар төзелгән. Эшләрнең зур өлеше башка илләрдә яшәгән имандашларның акча ягыннан күрсәткән ярдәме аркасында мөмкин булган. Кайбер мәсихчеләр, Патшалык Залы төзүдә катнашыр өчен, бу районнарга үз теләкләре белән күчкәннәр. Ә яхшы эшләрнең иң мөһиме — Йәһвәне аның Патшалыгы турындагы яхшы хәбәрне вәгазьләп мактау (Маттай 24:14). 144 нче мәдхиянең башка шигырьләрендә Давыт Алланың патша булып идарә итүен зурлаган (Мәдхия 144:11, 12). Син дә, Давыт кебек, Алланың ярату белән башкарган җитәкчелеге өчен рәхмәтлеме? Шулай ук башкалар белән аның Патшалыгы турында регуляр рәвештә сөйләшәсеңме?

Йәһвә бөеклегенә мисаллар

7. Йәһвәне мактар өчен төп сәбәпне китерегез.

7 Мәдхия 144:3 тә Йәһвәне мактар өчен төп сәбәп китерелә. Давыт: «Ходай бөек, бик мактаулы, һәм Аның бөеклегенең чиге юк»,— дип җырлаган. Йәһвәнең бөеклеге чиксез, кешеләр аны аңлап, карап яки үлчәп бетерә алмый. Шулай да Йәһвәнең чиксез бөеклегенең мисалларын карап чыксак, без үзебез өчен файда алырбыз.

8. Галәмне күзәтеп, Йәһвәнең бөеклеге һәм көче турында нәрсә беләбез?

8 Якты утлы шәһәрдән ераккарак китеп, аяз төнге күккә карап торганыңны исеңә төшер. Күкнең кара тирәнлекләрендә җемелдәп торган бихисап күп йолдыз сине сокландырмадымы? Күктәге җисемнәрне барлыкка китергәндә күрсәтелгән бөеклеге өчен әллә Йәһвәне данларга теләк сизмәдеңме? Әмма син безнең галактикадагы йолдызларның бары тик кечкенә өлешен күргәнсең. Шунсын да әйтергә кирәк: галактикаларның саны йөз миллиардтан күбрәк, ә без, телескоп кулланмыйча, аларның өчесен генә күрә алабыз. Һичшиксез, киң Галәмне тәшкил иткән исәпсез күп йолдызлар һәм галактикалар Йәһвәнең барлыкка китерүче көче һәм чиксез бөеклеге турында шаһитлек бирә (Ишагыйя 40:26).

9, 10. а) Гайсә Мәсих турында әйткәндә, Йәһвә бөеклегенең нинди яклары ачыкланды? б) Гайсәнең терелтелүе иманыбызга ничек тәэсир итәргә тиеш?

9 Йәһвә бөеклегенең Гайсә Мәсих белән бәйле булган башка якларын карап чыгыйк. Алланың бөеклеге үз Улын барлыкка китергәнендә һәм аны Үзенең «һөнәрчесе» итеп чиксез вакыт кулланганында күренгән булган (Гыйбрәтле хикәя 8:22—31). Йәһвә яратуының бөеклеге үзенең бердәнбер Улын кешелек өчен йолым корбаны итеп биргәндә ачык күрсәтелгән (Маттай 20:28; Яхъя 3:16; 1 Яхъя 2:1, 2). Йәһвә Гайсәне терелткәндә, аңа ничек үлемсез һәм гаҗәеп тән биргәнен кеше аңлап бетерә алмый (1 Петер 3:18).

10 Гайсәне терелтүдә Йәһвәнең чиксез бөеклегенең күп гаҗәеп яклары ачыкланган. Һичшиксез, Алла Гайсәнең күзгә күренгән һәм күренмәгәнне барлыкка китерүдә катнашканын аның хәтеренә төшергән (Көлессәйлеләргә 1:15, 16). Гайсә башка рухи затлар, Галәм, Җир һәм дөньядагы бар җан ияләренең барлыкка китерелүен исенә төшергән. Улының, әле кеше булып җирдә яшәгәнче, күктә һәм җирдә күргәннәрен исенә төшереп, Йәһвә, шулай ук, аңа камил кеше булып җирдә яшәгәндә кичергәннәрен өстәгән. Әйе, Гайсәнең терелтелүендә Йәһвәнең чиксез бөеклеге ачыклана. Моннан тыш, бу терелтү башка кешеләрнең терелтелүе мөмкин икәненә ышандыра. Ә бу Алла үзенең камил хәтерендә саклаган миллионлаган үлгәннәрне терелтергә сәләтле икәненә иманыбызны ныгытырга тиеш (Яхъя 5:28, 29; Рәсүлләр 17:31).

Искиткеч һәм куәтле эшләр

11. Б. э. 33 елының Илленче көн бәйрәмендә Йәһвә нинди искиткеч эш башкара башлаган?

11 Гайсәне терелткәннән соң, Йәһвә бик күп башка бөек һәм искиткеч эшләр башкарган (Мәдхия 39:6). Б. э. 33 елындагы Илленче көн бәйрәмендә Йәһвә яңа халык — изге рух белән майланган Мәсих шәкертләреннән торган «Аллаһының Исраилен» булдырган (Гәләтиялеләргә 6:16, искәрмәне кара). Бу яңа рухи халык, бар каршылыкларны җиңеп, ул вакытта билгеле булган дөнья буенча таралган. Гайсә рәсүлләренең үлеменнән соң мөртәтлек таралып, ялган христиан дине барлыкка килгән. Моңа да карамастан Йәһвә искиткеч эшләр башкарып, үз ниятен тормышка ашыруын дәвам иткән.

12. Изге Язмаларның барлык төп телләрдә булуы нәрсәне күрсәтә?

12 Мәсәлән, Изге Язмаларның барлык китаплары сакланган булган һәм җирдәге барлык төп телләргә тәрҗемә ителгән. Тәрҗемә итү эше еш кына авыр шартларда һәм Иблис эшчеләре тарафыннан үлем янаулары булганда да алып барылган. Әгәр бу эш бөеклеге чиксез булган Алланың, Йәһвәнең, ихтыярында булмаса, Изге Язмаларның 2000 нән артык телгә тәрҗемә ителүе мөмкин булмас иде. Бу һичшиксез!

13. Йәһвәнең бөеклеге 1914 елдан башлап аның Патшалык белән бәйле булган эшләрендә ничек күрсәтелгән булган?

13 Йәһвәнең бөеклеге аның Патшалык белән бәйле булган эшләрендә күренгән. Мәсәлән, 1914 елда Алла үз Улын, Гайсә Мәсихне, күк Патшасы итеп куйган. Шуннан соң Гайсә Иблис белән аның җеннәрен күктән бәреп төшергән, һәм аларның тору урыннары җир тирәсе белән чикләнгән, монда алар упкынга ыргытылачак вакытларын көтәләр (Ачылыш 12:9—12; 20:1—3). Шул вакыттан Гайсәнең майланган шәкертләре эзәрлекләүләр белән ешрак очраша башлыйлар. Әмма Йәһвә аларны Мәсих Патша булып идарә иткән бу көннәрдә ныгыткан (Маттай 24:3; Ачылыш 12:17).

14. Йәһвә 1919 елда нинди искиткеч эш башкарган, һәм бу эш ярдәмендә нәрсәләр эшләнгән?

14 1919 елда Йәһвә үз бөеклеген күрсәтүче тагын бер искиткеч эш башкара. Бу елны ул рухи эшләрне башкарудан туктаган майланган мәсихчеләргә кабат бу эшне башкарырга вәкаләт бирә (Ачылыш 11:3—11). Шуннан соңгы елларда алар күктә урнашкан Патшалык турында ашкынып вәгазьли башлаганнар. Башка майланган мәсихчеләр дә җыелган булган, чөнки аларның тулы саны 144 000 булырга тиеш булган (Ачылыш 14:1—3). Йәһвә Мәсихнең майланган хезмәтчеләре ярдәмендә тәкъва кешеләр җәмгыятенең, «яңа җирнең», нигезен салган (Ачылыш 21:1). Ләкин тугры майланган мәсихчеләр барысы да күккә киткәч, «яңа җир» белән нәрсә булачак?

15. Майланган мәсихчеләр нинди эшне башлаганнар, һәм бу нинди уңышлар китергән?

15 «Күзәтү манарасы» журналының 1935 ел 1 нче һәм 15 нче август саннарында Ачылыш китабының 7 нче бүлегендә әйтелгән «бихисап күп кеше» турында төп мәкаләләр бастырылган булган. Майланган мәсихчеләр бу кешеләрне һәр милләттән, кабиләдән, халыктан һәм телдән эзләп, үзләренә кушылыр өчен алып килә башлаганнар. Бу «бихисап күп кеше» киләчәк «зур газапны» кичерәчәк һәм, «яңа җирнең» даими гражданнары булып, Оҗмахта мәңге яши алачак (Ачылыш 7:9—14). Майланган мәсихчеләр башлаган Патшалык турында вәгазьләү һәм шәкертләр әзерләү эше ярдәмендә 6 000 000 нан артык кешенең оҗмах җирендә мәңге яшәргә өмете бар. Иблис һәм аның азгын дөньясының каршы килүенә карамастан мондый үсү өчен кем мактауга лаек? (1 Яхъя 5:19). Бары тик Йәһвә генә үзенең изге рухын кулланып, моны башкара алган (Ишагыйя 60:22; Зәкәрия 4:6).

Йәһвә бөеклегенең югары даны

16. Ни өчен кешеләр Йәһвә «бөеклегенең югары данын» туры мәгънәдә күрә алмыйлар?

16 Йәһвә нинди генә «искиткеч эшләр» башкармасын, аның «эшләренең куәте» беркайчан да онытылган булмаячак. Давыт болай дип язган: «Синең эшләреңне буыннан-буынга мактарлар, һәм Синең куәтеңне дә белдерерләр. Ә мин Синең бөеклегеңнең югары даны турында уйланырмын, һәм Синең искиткеч эшләрең турында белдерермен. Синең коточкыч эшләреңнең куәте турында сөйләрләр, һәм мин дә Синең бөеклегең турында белдерермен» (Мәдхия 144:4—6). Әмма Йәһвә — «Рух», шуңа күрә кеше аны күрә алмый икәнен исәпкә алсак, Давыт Алла бөеклегенең югары даны турында никадәр күп белә алган? (Яхъя 1:18; 4:24).

17, 18. Давытның Йәһвә «бөеклегенең югары даны» алдында тирән ихтирамы ничек үскән?

17 Давыт Алланы күрә алмаса да, аңарда Алланың бөеклеге алдында тирән ихтирам туа алган. Мәсәлән, ул Изге Язмада Алланың куәтле эшләре, әйтик, явыз дөньяның Туфан белән бетерелүе турында укый алган. Шулай ук Давытка Алланың, исраиллеләрне Мисыр коллыгыннан азат иткәндә, Мисырның ялган илаһиларын хурлыкта калдырганы да билгеле булгандыр. Мондый вакыйгалар Йәһвәнең бөеклеге турында шаһитлек бирәләр.

18 Һичшиксез, Давытның Йәһвә бөеклеге алдында тирән ихтирамы Изге Язма укып кына түгел, ә укыганнары турында уйланып та үскән. Ул, мәсәлән, Йәһвә Исраилгә Канун биргәндә булганнар турында уйлана алган. Анда күк күкрәгән һәм торбаның көчле тавышы ишетелгән, яшен яшенләгән һәм кара болытлар күренгән. Синай тавы тетрәгән, һәм аңардан төтен күтәрелгән. Тау кырыенда җыелган исраиллеләр ут һәм төтен арасыннан хәтта Алланың фәрештә аша «ун сүз» әйткәнен ишеткәннәр (Икенчезаконлык 4:32—36; 5:22—24; 10:4; Чыгыш 19:16—20; Рәсүлләр 7:38, 53). Йәһвә бөеклегенең нинди искиткеч чагылышы! Алла Сүзен яратучылар бу өзектә әйтелгәннәр турында уйланганда, Йәһвә «бөеклегенең югары даны» белән сокланмый кала алмыйлар. Бүген безнең тулы Изге Язмаларыбыз бар, һәм анда Йәһвә никадәр бөек икәнен аңларга ярдәм итүче төрле искиткеч күренешләр бар (Йәзәкил 1:26—2:1; Данил 7:9, 10; Ачылыш, 4 нче бүлек).

19. Йәһвә бөеклеге алдында тагын да тирәнрәк ихтирам кичерергә нәрсә ярдәм итәчәк?

19 Давыт шулай ук Алланың исраиллеләргә биргән законнары турында уйланып, Алла бөеклеге белән соклана алган (Икенчезаконлык 17:18—20; Мәдхия 18:8—12). Йәһвә законнарына буйсыну Исраил халкын бөек иткән һәм аны башка халыклардан аерып торган (Икенчезаконлык 4:6—8). Без дә, Изге Язманы регуляр рәвештә укысак, тирән уйлансак һәм тырышып өйрәнсәк, Давыт кебек, Йәһвә бөеклеге алдында тагын да тирәнрәк ихтирам кичерәчәкбез.

Нинди бөек Алланың әхлакый сыйфатлары!

20, 21. а) Йәһвәнең бөеклеге Мәдхия 144:7—9 да әйтелгән нинди сыйфатлар белән бәйле итеп күрсәтелә? б) Алланың абзацта әйтелгән сыйфатлары аны яратканнарга ничек тәэсир итә?

20 Без инде билгеләгәнчә, 144 нче мәдхиянең беренче алты шигыре безгә Йәһвәне чиксез бөеклеге белән бәйле булган әйберләре өчен мактарга нигезле сәбәпләр бирә. 7 нче, 8 нче һәм 9 нчы шигырьләрдә Алланың әхлакый нормаларын сурәтләү аша аның бөеклеге мактала. Давыт болай дип җырлаган: «Күп яхшылыгың [«игелегең», ЯД] истәлеген тантаналы рәвештә игълан итәрләр, һәм дөреслегеңне [«гаделлегеңне», ЯД] мактап җырларлар. Ходай юмарт, шәфкатьле, озак түзүчән һәм күп рәхимле. Ходай һәркемгә дә игелекле, һәм юмартлыгы бар эшләрендә дә күренә».

21 Бу өземтәдә Давыт иң беренче итеп Йәһвәнең игелегенә һәм гаделлегенә — Иблис Шайтан шик астына куйган сыйфатларына басым ясый. Алланы яраткан һәм аның җитәкчелегенә буйсынган кешеләргә бу сыйфатлар ничек тәэсир итә? Йәһвәнең игелекле һәм гадел җитәкчелеге шул хәтле аларга шатлык китерә ки, хәтта алар аны мактамыйча тора алмыйлар. Моннан тыш, Йәһвә «һәркемгә дә» игелекле. Бу күп кешеләргә тәүбә итәргә һәм, соң булганчы, чын Алланың хезмәтчеләре булырга ярдәм итәчәк дип өметләнәбез (Рәсүлләр 14:15—17).

22. Йәһвә үз хезмәтчеләренә ничек мөгамәлә итә?

22 Алла үзе, Муса «йөзе алдыннан» үткәндә, «Ходай, Ходай, кеше яратучан һәм мәрхәмәтле, озак вакыт сабыр һәм күп шәфкатьле һәм чын Алла» дип әйткән. Бу сыйфатлары өчен дә Давыт Алланы мактаган (Чыгыш 34:6). Шуңа күрә Давыт: «Ходай юмарт, шәфкатьле, озак түзүчән һәм күп рәхимле»,— дип әйтә алган. Йәһвә чиксез бөек булса да, ул үз хезмәтчеләрен хөрмәт итә, алар белән игелекле мөгамәлә итә. Мәрхәмәт аңардан ташып тора, ул, Гайсәнең йолым корбанына нигезләнеп, тәүбә иткән гөнаһлы кешеләрне кичерергә әзер. Йәһвә үз хезмәтчеләренә яңа дөньяга керергә комачаулаучы кимчелекләреннән арынырга мөмкинлек бирә — ул озак вакыт сабыр һәм ачуына юл куярга ашыкмый (2 Петер 3:9, 13, 14).

23. Чираттагы мәкаләдә нинди кыйммәтле сыйфатны карап чыгабыз?

23 Давыт Алланың рәхимлелеген мактый. 144 нче мәдхиянең калган өлешендә Йәһвә бу сыйфатны ничек күрсәтә икәне һәм тугры хезмәтчеләре аның рәхимлелегенә ничек җавап кайтарганы турында әйтелә. Моны без чираттагы мәкаләдә карап чыгабыз.

Сез ничек җавап бирер идегез?

• Йәһвәне «һәр көнне» мактар өчен нинди мөмкинлекләр бар?

• Йәһвәнең бөеклеге чиксез икәнен нинди мисаллар күрсәтә?

• Йәһвә бөеклегенең югары даны өчен без ихтирамыбызны ничек тирәнәйтә алабыз?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[8 биттәге иллюстрация]

Галәмнең галактикалары Йәһвәнең бөеклеге турында шаһитлек бирә.

[Чыганак]

Courtesy of Anglo-Australian Observatory, photograph by David Malin.

[10 биттәге иллюстрация]

Гайсә Мәсих турында әйткәндә, Йәһвә бөеклеге ничек итеп күренгән булган?