Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Йәһвә күп рәхимле

Йәһвә күп рәхимле

Йәһвә күп рәхимле

«Ходай... күп рәхимле» (МӘДХИЯ 144:8).

1. Алла мәхәббәте никадәр зур?

«АЛЛАҺЫ — мәхәббәт ул» (1 Яхъя 4:8). Бу дулкынландыргыч сүзләр Йәһвәнең идарә итүе мәхәббәткә нигезләнгәнен күрсәтә. Ул аңа буйсынмаган кешеләргә дә яратып кояш яктысын һәм яңгырын бирә! (Маттай 5:44, 45). Алла кешелекне яратканга күрә, хәтта аның дошманнарының да тәүбә итәргә, аңа таба борылырга һәм мәңгелек тормыш алырга мөмкинлекләре бар (Яхъя 3:16). Әмма озакламыйча Йәһвә, аны яратканнар гадел яңа дөньядагы мәңге тормыш белән ләззәтләнә алсыннар өчен, төзәтеп булмый торган явызларны юк итәчәк (Мәдхия 36:9—11, 29; 2 Петер 3:13).

2. Йәһвә аңа багышланган кешеләренә мәхәббәтне махсус рәвештә ничек күрсәтә?

2 Йәһвәнең үз хезмәтчеләренә күрсәткән мәхәббәте махсус якынлык белән аерылып тора. Мондый мәхәббәт еврей телендә «рәхим» яки «тугры мәхәббәт» дип тәрҗемә итеп булган сүз белән бирелә. Борынгы Исраилнең патшасы Давыт Алланың рәхимлелеген бик нык кадерләгән. Үз тәҗрибәсеннән чыгып һәм Алланың башка кешеләргә эшләгәннәре турында уйланып, Давыт ышаныч белән: «Ходай... күп рәхимле [«тугры мәхәббәтендә бөек», ЯД]»,— дип җырлаган (Мәдхия 144:8).

Алланың тугрыларын ничек танырга

3, 4. а) Йәһвәнең тугрыларын танырга 144 нче мәдхия ничек ярдәм итә? б) Йәһвәнең тугрылары аны ничек «мактыйлар»?

3 Шамуил пәйгамбәрнең әнисе Һанна Йәһвә турында: «Үз тугрыларының аякларын Ул саклый»,— дип әйткән (1 Патшалык 2:9). Кем бу «тугрылар»? Сорауга җавапны Давыт патша бирә. Йәһвәнең гаҗәеп сыйфатларын мактаганнан соң, ул: «Изгеләрең дә [«тугрыларың да», ЯД] Сине мактасыннар иде»,— дип әйткән (Мәдхия 144:10).

4 Йәһвәнең тугры кешеләрен аның турында яхшы яктан сөйләүләреннән танып була. Дуслар белән бергә җыелганда яки мәсихчеләр җыелышларында алар, гадәттә, нәрсә турында сөйләшә? Әлбәттә, Йәһвә Патшалыгы турында! Алланың тугры хезмәтчеләре Давытның: «Синең патшалыгың шөһрәтен вәгазьләсеннәр, һәм дә кодрәтеңне сөйләсеннәр иде»,— дип җырлаганда хис иткәннәрен кичерәләр (Мәдхия 144:11).

5. Йәһвәнең тугрылары аның турында яхшы яктан сөйләгәндә, ул аларны тыңлый икәнен кайдан беләбез?

5 Йәһвәнең тугрылары аны мактаганда, ул аларны тыңлыймы? Әйе, ул аларның әйткәннәренә игътибар итә. Малахий безнең көннәрдәге чын гыйбадәт кылуга кагылышлы пәйгамбәрлегендә болай дип язган: «Шул чакта Ходайдан куркучылар бер-берсе белән сөйләшкәннәр; һәм Ходай моңа игътибар иткән һәм тыңлаган, һәм Аның алдында Аннан куркучылар һәм Аның исемен хөрмәт итүчеләр өчен истәлек китабы язылган булган» (Малахий 3:16, «Танах», Д. Йосифон). Йәһвәнең тугры хезмәтчеләре аның турында яхшы яктан сөйләгәндә, бу аңа рәхәтлек китерә, һәм ул бу хезмәтчеләрен исендә тота.

6. Алланың тугрыларын нинди эшләре буенча танып була?

6 Йәһвәнең тугры хезмәтчеләрен, шулай ук, чын Аллага хезмәт итмәгән кешеләр белән кыю сөйләшә башлауларыннан танып була. Алар «[Алланың] кодрәтен, [Аның] патшалыгының данлы бөеклеге турында адәм уллары да белсеннәр дип» сөйли (Мәдхия 144:12). Йәһвәнең патша хакимияте турында ят кешеләргә сөйләү өчен син һәркайсы мөмкинлекне кулланасыңмы һәм моңа омтыласыңмы? Озакламыйча кешелек хөкүмәтләре юк булачак, ә Алла патшалыгы мәңге торачак (1 Тимутегә 1:17). Кешеләргә Йәһвәнең мәңге патшалык итүе турында ашыгыч рәвештә белергә һәм Алланың ягына басарга кирәк. «Синең патшалыгың — мәңгелек патшалык,— дип җырлаган Давыт,— һәм хакимлегең нәселдән нәселгә тора» (Мәдхия 144:13).

7, 8. 1914 елда нәрсә булган, һәм Алла хәзер үз Улының Патшалыгы аша идарә иткәненә нинди дәлил бар?

7 1914 елдан башлап Йәһвә Патшалыгы турында сөйләр өчен тагын бер сәбәп өстәлде. Бу елны Алла күк Патшалыгын урнаштырды һәм аның Патшасы итеп Давыт Улын — Гайсә Мәсихне куйды. Шулай итеп Йәһвә Давыт Патшалыгы мәңгегә урнаштырылган булачак дигән вәгъдәсен үтәде (2 Патшалык 7:12, 13; Лүк 1:32, 33).

8 Йәһвә хәзер үзенең Улының, Гайсә Мәсихнең, Патшалыгы аша идарә итә. Бу Гайсәнең Патша булып идарә итүе билгесенең үтәлүеннән күренә. Шул билгенең иң күренекле өлеше — Алланың бар тугрылары башкарачак эш. Аның турында Гайсә алдан ук болай дип әйткән: «Барча халыклар да ишетсен өчен, Патшалык хакындагы бу Яхшы хәбәрне бөтен җиһанда таратырлар. Менә шуннан соң ахыры килер» (Маттай 24:3—14). Алланың тугрылары бу пәйгамбәрлекне ашкынып үтәгәнгә, бүгенге көндә бу бөек, беркайчан да кабатланмас эшне 6 000 000 нан артык ир-ат, хатын-кыз һәм балалар башкаралар. Тиздән Йәһвә Патшалыгына каршы торганнарның барысына ахыр киләчәк (Ачылыш 11:15, 18).

Йәһвәнең идарә итүе безгә файда китерә

9, 10. Йәһвә белән кеше хакимнәре арасында нинди аерма бар?

9 Без Йәһвәгә багышланган мәсихчеләр булсак, Ходай Йәһвә белән мөнәсәбәтләребез безгә күп файда китерә (Мәдхия 70:5; 115:3). Мәсәлән, без Алладан куркып яшәгәнгә һәм тәкъва тормыш алып барганга, аның хуплавын алабыз һәм безнең аның белән рухи якынлыгыбыз бар (Рәсүлләр 10:34, 35; Ягъкуб 4:8). Ә кеше хакимнәрен бик еш күренекле кешеләр — хәрби начальниклар, бай бизнесменнар, спорт яки эстраданың атаклы кешеләре — арасында күреп була. Африканың «Соуэтан» дигән газетында бер күренекле дәүләт эшлеклесенең сүзләре язылган. Ул үз илендәге ачлык хөкем сөргән районнар турында болай дигән: «Безнең күпчелегебез бу районнарга барырга теләми һәм мин моны аңлыйм, чөнки без мондый хәлнең барлыгын онытырга телибез. Безне вөҗданыбыз борчый, һәм без кыйммәтле [автомобильләребездә] үзебезне уңайсыз сизәбез».

10 Әлбәттә, кеше хакимнәренең кайберләре үз гражданнары турында эчкерсез кайгыра. Әмма алар арасында иң яхшылары да бар гражданнарын шәхси рәвештә белмиләр. Без: «Ә гомумән авыр вакытларда һәрбер кешегә шунда ук ярдәм кулы сузган, барлык гражданнары турында кайгырткан берәр хаким бармы икән?» — дигән сорау бирергә мөмкин. Әйе бар. Давыт: «Егылырга торганнарның барсын да Ходай егылдырмый тора, түбән егылганнарның барсын да торгыза»,— дип язган (Мәдхия 144:14).

11. Алланың тугрылары нинди сынаулар белән очраша, һәм аларның нинди ярдәмнәре бар?

11 Йәһвә Алланың тугры хезмәтчеләренә, бу дөнья «явыз иблиснең хакимлеге астында» ятканга һәм үзләре камил булмаганга, күп сынаулар һәм бәлаләр кичерергә туры килә (1 Яхъя 5:19; Мәдхия 33:20). Мәсихчеләр эзәрлекләүләр кичерәләр. Кайберләре хроник чирләрдән интегә яки якыннарының үлеме аркасында кайгы кичерә. Кайвакыт Йәһвәнең тугрылары үз хаталары аркасында боегырга мөмкин. Нинди генә сынаулар белән очрашмасыннар, Йәһвә һәрвакыт аларның һәрберсенә юаныч һәм рухи көч бирергә әзер. Патша Гайсә Мәсихнең үз тугры кешеләренә шундый ук мәхәббәте һәм кайгыртучанлыгы бар (Мәдхия 71:12—14).

Вакытында бирелгән ризык

12, 13. Йәһвә кирәклесе белән «һәрбер җанны» никадәр яхшы тәэмин итә?

12 Йәһвә, күп рәхимле булганга, үз хезмәтчеләренең барлык ихтыяҗлары турында кайгырта. Шул исәптән ул аларга туклыклы ризык та бирә. Давыт патша: «Барчаларның күзләре Сиңа өметләнеп тора, һәм Син аларга үз вакытында ашамлык бирәсең. Кулыңны ачып, һәрбер җанны дәүләтең белән тукландырасың»,— дип язган (Мәдхия 144:15, 16). Йәһвә хәтта авыр вакытларда да үз тугрыларының «көндәлек икмәге» булуы турында кайгырта ала (Лүк 11:3; 12:29, 30).

13 Давыт «һәрбер җан» канәгатьләндерелгән була дип әйтә. Бу җаннар арасында шулай ук хайваннар да бар. Әгәр җирдә һәм диңгезләрдә мул үсемлек булмаса, су җәнлекләре, кошлар һәм җир хайваннарының ашар өчен ризыгы да һәм сулар өчен кислороды да булмас иде (Мәдхия 103:14). Әмма Йәһвә аларның бар ихтыяҗлары канәгатьләндерелгән булуы турында кайгыртучанлык күрсәтә.

14, 15. Рухи ризык безнең көннәрдә ничек бирелә?

14 Хайваннардан аермалы буларак, кешеләрнең шулай ук рухи ихтыяҗлары бар (Маттай 5:3). Үзенең тугры хезмәтчеләренең рухи ихтыяҗларын Йәһвә могҗизалы рәвештә тәэмин итә! Үлеме алдыннан Гайсә «ышанычлы һәм акыллы хезмәтче» аның шәкертләренә «ризыкны үз вакытында» бирәчәк дип вәгъдә иткән (Маттай 24:45). Бүгенге көндә 144 000 майланган мәсихченең калдыгы шул хезмәтченең сыйныфын тәшкил итә. Алар аша Йәһвә чыннан да рухи ризыкны мул итеп бирә.

15 Мәсәлән, Йәһвә халкының күбесе безнең көннәрдә үз телләренә төгәл тәрҗемә ителгән Изге Язмаларның яңа тәрҗемәсе белән файдалана ала. «Изге Язма — Яңа дөнья тәрҗемәсе» — искиткеч фатиха! Моннан тыш, Изге Язмалар өйрәнү өчен кирәкле басмалар 300 дән артык телдә чыгарыла. Барлык бу рухи ризык — бөтен дөньядагы Алланың чын хезмәтчеләре өчен фатиха. Моның барысы өчен без кемгә рәхмәт әйтергә тиеш? Йәһвә Аллага. Ул, күп рәхимле булганга, хезмәтче сыйныфы «ризыкны үз вакытында» бирсен өчен чара күргән. Шулай итеп, Ул «һәрбер җанның» теләкләрен бүгенге рухи оҗмахта канәгатьләндерә. Озакламыйча җир оҗмахка әвереләчәк, һәм аны күрергә өмет Йәһвә Шаһитләрен бик нык шатландыра! (Лүк 23:42, 43).

16, 17. а) Рухи ризыкның үз вакытында бирелүенә нинди мисаллар бар? б) Иблис күтәргән бәхәсле сорау буенча Алла тугрыларының хисләрен 144 нче мәдхия ничек итеп чагылдыра?

16 Рухи ризыкның үз вакытында бирелүенә бер искиткеч мисал карап чыгыйк. 1939 елда Европа илләрендә икенче бөтендөнья сугышы башлана. Шул ук елның 1 ноябрь санында «Күзәтү манарасы» журналында «Нейтралитет» дигән мәкалә бастырылган. Ачык информация бирелү нәтиҗәсендә, бөтен дөньядагы Йәһвә Шаһитләре сугышта катнашкан халыкларның эшләрендә каты нейтралитет сакларга кирәклеген аңлаганнар. Моның аркасында Йәһвә Шаһитләре алты ел дәвамында сугышта катнашкан ике як хөкүмәтләренең ачуына дучар булганнар. Әмма эшләре тыелган булса да һәм аларны эзәрлекләсәләр дә, Алланың тугрылары Патшалык турында яхшы хәбәрне вәгазьләвен дәвам иткәннәр. 1939 елдан башлап 1946 елга кадәр алар 156 процентлык гаҗәеп үсеш белән фатихаланган булганнар. Моннан тыш, аларның бу сугыш вакытындагы тугрылыклары турында истәлекләр безнең көннәргә кадәр кешеләргә чын динне танырга ярдәм итәләр (Ишагыйя 2:2—4).

17 Йәһвә биргән рухи ризык үз вакытында бирелә дә һәм тулысынча рухи ихтыяҗларны канәгатьләндерә дә. Халыклар икенче бөтендөнья сугышы барганда сугыш турында гына уйлап йөргәндә, Йәһвә үз халкына игътибарларын коткарылган булуга караганда тагын да мөһимрәк нәрсәгә тупларга булышкан. Ул аларга Галәмдәге иң мөһим, Йәһвә хакимлегенең хаклыгына кагылышлы сорауны аңларга ярдәм иткән. Безнең өчен шуны белү бик куанычлы: Йәһвә Шаһитләренең һәрберсе үз тугрылыгы белән Йәһвә хакимлеген аклауга һәм Иблис ялганчы икәнен исбат итүгә кечкенә өлеш кертә! (Гыйбрәтле хикәя 27:11). Йәһвәгә һәм аның идарә итү ысулларына яла яккан Иблистән аермалы буларак, Йәһвәнең тугрылары бөтен халык алдында: «Ходай бар юлларында да гадел»,— дип игълан итәләр (Мәдхия 144:17).

18. Йәһвәнең рухи ризыкны үз вакытында биргәнен нинди күптән түгел генә булган мисал раслый?

18 Ризыкның үз вакытында бирелгәненә тагын бер мисал — ул «Йәһвәгә якынлаш» (рус) дигән китап. Аның бастырылуы турында бөтен дөнья буенча 2002—2003 елларда йөзләрчә урыннарда үткән «Патшалыкның ашкынучан вәгазьчеләре» дигән өлкә конгрессларында әйтелгән иде. «Ышанычлы һәм акыллы хезмәтче» әзерләгән һәм Йәһвә Шаһитләре тарафыннан бастырылган бу китапта Йәһвә Алланың искиткеч сыйфатлары, шул исәптән 144 нче мәдхиядә сурәтләнгән сыйфатлары турында әйтелә. Бу искиткеч китап, һичшиксез, Алланың тугрыларына аңа тагын да якынрак булырга бик зур ярдәм булачак.

Йәһвәгә якынлашырга вакыт

19. Нинди хәлиткеч вакыт якынлаша, һәм без аны ничек кичерә алабыз?

19 Йәһвәнең хакимлегенә кагылышлы сорауны хәл итүдә хәлиткеч вакыт якынлаша. Йәзәкил китабының 38 нче бүлегендә алдан әйтелгәнчә, озакламыйча Иблис «Гог җиреннән Магог» ролен үтәячәк. Бөтен дөнья буенча Йәһвә халкына һөҗүм булачак. Бу һөҗүмдә Иблис бар көчләре белән Аллага тугры булганнарның сафлыгын җимерергә тырышачак. Шул көннәрдә Йәһвәнең хезмәтчеләренә, бервакытта да булмаган дәрәҗәдә Аллага үтенеп, хәтта ярдәм сорап кычкырып, аны чакырырга кирәк булачак. Аларның Алладан куркулары һәм аңа күрсәтелгән яратулары юкка гына булачакмы? Юк. Чөнки 144 нче мәдхиядә болай дип әйтелә: «Инәлеп дәшүчеләренә, чынлык белән ялварып чакыручыларның барсына да Ходай якын. Ул Үзеннән куркучыларның теләкләрен тормышка ашырыр, ачы тавышларын ишетеп, аларны коткарыр. Аны яратучыларның барсын да Ходай саклый, ә бозыкларның барсын да кырып бетерер» (Мәдхия 144:18—20).

20. Мәдхия 144:18—20 дәге сүзләр якын киләчәктә ничек үтәләчәк?

20 Йәһвә бөтен явызларны юк иткәндә, аның якынлыгын һәм коткаручы көчен тою бик дулкынландыргыч булачак! Бу инде шул хәтле якын булган хәлиткеч вакытта Йәһвә аны «чынлык белән ялварып чакыручыларны» гына ишетәчәк. Икейөзле кешеләрне ул һич тә ишетмәячәк. Алла Сүзе шуны ачык итеп күрсәтә: явызларның соңгы минутларда Алла исемен чакыруы аларга файда китермәячәк (Гыйбрәтле хикәя 1:28, 29; Михей 3:4; Лүк 13:24, 25).

21. Йәһвәнең тугрылары алар Алла исемен кулланырга шат икәнлеген ничек күрсәтәләр?

21 Йәһвәдән куркып яшәгәннәргә «чынлык белән ялварып [Алланы] чакыру» безнең көннәрдә аеруча мөһим. Аллага тугры булганнар аның исемен үз догаларында һәм җыелышта комментарийлар биргәндә шатлык белән әйтәләр. Алар Алла исемен бер-берсе белән сөйләшкәндә дә кулланалар. Һәм вәгазьләгәндә батырлык белән аның исемен игълан итәләр (Римлыларга 10:10, 13—15).

22. Бу дөньяга хас булган омтылышлардан һәм теләкләрдән үзеңне саклау ни өчен мөһим?

22 Алла белән якын мөнәсәбәтләрдә калыр өчен, безгә, шулай ук, байлык җыю, әдәпсез күңел ачулар, кичерергә теләмәү, башкаларның ихтыяҗларына карата ваемсызлык кебек рухи яктан зыян китерүче эшләрдән үзебезне сакларга кирәк (1 Яхъя 2:15—17; 3:15—17). Әгәр бу яклардан үзебезне үзгәртмәсәк, мондый омтылышлар авыр гөнаһка һәм нәтиҗәдә Йәһвә илтифатын югалтуга китерергә мөмкин (1 Яхъя 2:1, 2; 3:6). Без Йәһвәгә тугры булып калсак кына, Йәһвә безгә рәхимле һәм тугры булачак. Моны һәрвакыт истә тоту акыллы булыр (2 Патшалык 22:26, ЯД).

23. Алланың тугрыларын нинди искиткеч киләчәк көтә?

23 Шуңа күрә, әйдәгез, үз карашларыбызны Йәһвәнең тугрыларын көткән искиткеч киләчәккә юнәлдерик. Шул чакта безнең башкалар белән бергә Йәһвәне «һәр көнне» һәм «мәңге мактарга», олыларга һәм бөек итәргә искиткеч мөмкинлегебез булачак (Мәдхия 144:1, 2). Әйдәгез, «мәңгелек тормышны... көтеп, Аллаһыга карата булган мәхәббәтебездә калыйк» (Яһүд 20, 21). Күктәге Әтиебезнең гаҗәеп сыйфатларын, шул исәптән аның үзен яратканнарга күрсәткән рәхимен үз өстебездә тоеп, Давыт кичергән хисләрне кичерик. Ул үз хисләре турында 144 нче мәдхиянең соңгы сүзләрендә болай дип язган: «Минем авызым Ходайны мактап сөйләр, һәм һәрбер тән Аның изге исемен гомер-гомергә данласын иде».

Сез ничек җавап бирер идегез?

• 144 нче мәдхия Алланың тугрыларын ачыкларга ничек ярдәм итә?

• Йәһвә «һәрбер җанның» теләген ничек канәгатьләндерә?

• Ни өчен безгә Йәһвәгә якынлашырга кирәк?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[14 биттәге иллюстрация]

Алланың тугрылары аның куәте турында шатлык белән сөйлиләр.

[16 биттәге иллюстрация]

Йәһвә «һәрбер җанга» ризык бирә.

[Чыганак]

Хайваннар: Parque de la Naturaleza de Cabárceno.