Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Йәһвә һәр көнгә кирәклесен бирә

Йәһвә һәр көнгә кирәклесен бирә

Йәһвә һәр көнгә кирәклесен бирә

«Кайгырмагыз һәм хафаланмагыз... сезнең Атагыз сезгә бу нәрсәләрнең кирәк икәнен белә» (ЛҮК 12:29, 30).

1. Алла тере затлар турында ничек кайгырта?

ЧЫПЧЫКНЫҢ яки башка берәр кошның бернәрсә дә юк кебек күренгән җирдә ризык эзләгәнен күзәткәнең бармы? Син коры җирне чукып ашарга нәрсә табып була инде дип гаҗәпләнгәнсеңдер. Таудагы вәгазендә Гайсә Йәһвәнең кошларны тукландыру ысулыннан без үзебез өчен сабак ала алабыз икәнен күрсәткән. Ул болай дип өндәгән: «Кошларга карагыз: алар чәчмиләр дә, урмыйлар да, ашлыкны амбарларга да салмыйлар, әмма аларны сезнең Күктәге Атагыз туендыра. Ә сез кошлардан кыйммәтлерәк түгелме соң?» (Маттай 6:26). Йәһвәнең үзенең барлык затларына ризык бирү ысуллары гаҗәпләнерлек (Мәдхия 103:14, 21; 146:9).

2, 3. Гайсәнең бу көнгә кирәкле икмәк бир дип дога кылуга кагылышлы үгетеннән нинди рухи сабаклар алабыз?

2 Ни өчен алай булгач Гайсә үрнәк догага: «Бу көнгә кирәкле икмәгебезне безгә бүген бир»,— дигән сүзләрне керткән? (Маттай 6:11). Бу гади генә үтенечтән бик мөһим рухи сабаклар алып була. Беренчедән, ул Йәһвә безнең Бөек Тукландыручыбыз икәнен исебезгә төшерә (Мәдхия 144:15, 16). Кешеләр утырта һәм су сибә ала, ләкин Алла гына рухи һәм физик яктан үстерә ала (1 Көринтлеләргә 3:7). Безнең ризыгыбыз һәм эчемлекләребез — Алладан бүләк (Рәсүлләр 14:17). Аңардан һәр көн кирәк булганны сорап, без аңа бүләкләре өчен рәхмәтле булуыбызны күрсәтәбез. Әлбәттә, Алладан кирәклене сорау эшләргә көчебез булса, без эшләргә тиеш түгел дигәнне аңлатмый (Эфеслеләргә 4:28; 2 Тессалуникәлеләргә 3:10).

3 Икенчедән, «бу көнгә кирәкле икмәгебез» дигән сүзләр без киләчәк турында чиктән тыш борчылмаска тиеш икәнен күрсәтә. Гайсә болай дип дәвам иткән: «„Безгә нәрсә ашарга, безгә нәрсә эчәргә, безгә нәрсә кияргә?“ — дип кайгырмагыз. Мәҗүсиләрнең төп кайгылары — шул. Ә сезгә боларның һәммәсенең кирәк икәнен Күктәге Атагыз белә. Барыннан да бигрәк, Аның Патшалыгын һәм Ул кушканнарны ничек тормышка ашырырга икәнен эзләгез, һәм боларның барысы сезгә бирелер. Иртәгә булачак көн өчен кайгырмагыз. Иртәгә булачак көн үзе хакында үзе кайгыртыр. Һәр көннең үз мәшәкатьләре җитәрлек» (Маттай 6:31—34). «Бу көнгә кирәкле икмәгебез» турында дога — кешегә «үзендә булганнар белән канәгать» булып һәм «Аллаһыга тугры булып» (ЯД) гади яшәү өчен үрнәк булып тора (1 Тимутегә 6:6—8).

Көндәлек рухи ризык

4. Гайсә һәм исраиллеләр тормышында булган нинди вакыйгалар рухи ризык мөһим икәнен күрсәтә?

4 Һәр көнлек икмәк турындагы догаларыбыз рухи ризык белән дә һәр көн туклануның кирәклеген исебезгә төшерергә тиеш. Гайсә озак вакыт ашамыйча торган. Ләкин ач булуына карамастан, ул Иблиснең ташларны икмәккә әйләндерергә дигән котыртуын кире каккан һәм: «„Кеше икмәк белән генә түгел, бәлки Аллаһы әйткән һәр сүз белән яшәр“,— дип язылган Изге язмада!» — дигән (Маттай 4:4). Бу өземтәдә Гайсә Мусаның исраиллеләргә әйткән мондый сүзләрен китергән: «Сиңа кеше икмәк белән генә түгел, ә Ходай авызыннан чыккан һәркайсы сүз белән яшәгәнен күрсәтер өчен, [Йәһвә] сине басынкы итте, ач булырга рөхсәт итте һәм син һәм аталарың белмәгән манна белән тукландырды» (Икенчезаконлык 8:3). Йәһвә исраиллеләргә манна биреп, аларны физик ризык белән генә тукландырып чикләнмәгән, ә шулай ук рухи сабаклар да биргән. Мәсәлән, алар «бер көнгә кирәк булганны [маннаны] һәр көн җыярга» тиеш булганнар. Әгәр алар бер көнгә кирәклегеннән күбрәк җыйсалар, калган манна кортлаган һәм яман ис чыгарган (Чыгыш 16:4, 20). Әмма, шимбә көненә дә җитсен дип икеләтә күбрәк җыярга кирәк булганда, алтынчы көнне манна бозылмаган (Чыгыш 16:5, 23, 24). Шулай итеп, манна ярдәмендә аларның исләрендә шундый фикер калган: алар тыңлаучан булырга тиеш, һәм аларның тормышлары икмәккә генә түгел, ә «Ходай авызыннан чыккан һәркайсы сүзгә» бәйле.

5. Йәһвә безгә ничек һәр көн рухи ризык бирә?

5 Безгә дә Йәһвә үз Улы аша биргән рухи ризык белән һәр көн тукланырга кирәк. Моның өчен Гайсә «ышанычлы һәм акыллы хезмәтчене» билгеләгән, һәм бу хезмәтче имандашларына «ризыкны үз вакытында» бирә (Маттай 24:45). Бу тугры хезмәтче Изге Язмалар өйрәнү өчен ярдәмлекләр төрендәге мул рухи ризык бирү белән генә чикләнми, ә шулай ук безне һәр көн Изге Язмаларны укырга өнди (Ешуа 1:8; Мәдхия 1:1—3). Гайсә кебек, без дә, Йәһвә ихтыярын белер өчен һәм аны үтәр өчен һәр көн тырышлыклар куеп, рухи яктан көч ала алабыз (Яхъя 4:34).

Гөнаһларны кичерү

6. Ни өчен без гөнаһларыбыз кичерелүе турында сорарга тиеш, һәм нәрсә эшләсәк, Йәһвә моны башкарырга әзер?

6 Үрнәк догада тагын бер үтенеч әйтелә: «Башкаларның безгә карата эшләгән явызлыкларын без кичергән кебек, безнең дә начар эшләребезне Син кичер» (Маттай 6:12). Монда Гайсә гөнаһларыбыз кичерелүе турында әйткән. Лүк үрнәк догадагы бу сүзләрне болай дип язган: «Безнең гөнаһларыбызны кичер, чөнки без дә үзебезгә явызлык кылучы һәркемне кичерәбез» (Лүк 11:4). Без барыбыз да гөнаһлы. Әмма яратучы Аллабыз, әгәр без чын күңелдән тәүбә итеп аңа «таба борылсак» һәм, Мәсихнең йолым корбанына нигезләнеп, гөнаһларыбызны кичерү турында сорасак, «гөнаһларыбызны кичерергә», яки аларны юк итәргә әзер (Рәсүлләр 3:19; 10:43; 1 Тимутегә 2:5, 6).

7. Ни өчен без кичерү турында һәр көн дога кылырга тиешбез?

7 Тагын бер якны карап чыгыйк. Без Йәһвәнең тәкъва нормаларына туры китереп яши алмаганда, гөнаһ эшлибез. Мирас итеп алынган гөнаһ аркасында, без барыбыз да сүздә, тәртибебездә яки уйларыбызда һәм эшләргә тиешне эшләмәгәндә гөнаһ кылабыз (Вәгазьче 7:20; Римлыларга 3:23; Ягъкуб 3:2; 4:17). Шуңа күрә, көн дәвамында эшләгән гөнаһларыбызны искә төшерә алырбызмы яки юкмы — моңа да карамастан, безгә һәр көн, дога кылганда, гөнаһларыбызны кичерү турында үтенергә кирәк (Мәдхия 18:13; 39:13).

8. Гөнаһлар кичерелү турындагы дога нинди эшләргә дәртләндерергә тиеш, һәм бу эшләрнең нәтиҗәсе нәрсә булачак?

8 Үз-үзебезне намус белән тикшереп, тәүбә иткәч һәм Мәсихнең коелган канының йолым көченә иман итеп үз гөнаһларыбызны таныгач, кичерү турында дога кылырга кирәк (1 Яхъя 1:7—9). Догабызның эчкерсезлеге күренсен өчен, кичерү турында үтенүебез «тәүбә итүебезне күрсәтә торган лаеклы эшләр» белән бергә булырга тиеш (Рәсүлләр 26:20). Шул чакта без Йәһвәнең гөнаһларыбызны кичерергә әзерлегенә ышана алабыз (Мәдхия 85:5; 102:8—14). Шулай итеп уйларыбызда «һәр акылдан өстенрәк булган Аллаһы иминлеге» — искиткеч тынычлык урнашачак, һәм ул «йөрәкләребезне һәм фикерләребезне Мәсих Гайсәдә саклаячак» (Филиппуйлыларга 4:7). Әмма Гайсәнең үрнәк догасында гөнаһларыбыз кичерелсен өчен бездән тагы да күбрәк таләп ителә икәне турында әйтелә.

Кичерелгән булыр өчен, үзебез кичерергә тиеш

9, 10. а) Гайсә үрнәк догасының нинди сүзләрен аңлаткан, һәм бу нәрсәгә басым ясый? б) Ничек итеп Гайсә башка кешеләрне кичерү мөһим икәнен күрсәткән?

9 Кызык, әмма Гайсә үрнәк догасындагы «без кичергән кебек, безнең дә начар эшләребезне Син кичер» дигән сүзләрен генә аңлатып биргән. Догасын әйтеп бетергәч, Гайсә: «Чөнки кешеләрнең гаеп эшләрен кичерсәгез, Күктәге Атагыз сезнекен дә кичерер. Ләкин үзегез кичермәсәгез, сезнең дә яман эшләрегезне Күктәге Атагыз кичермәс»,— дип өстәгән (Маттай 6:14, 15). Шулай итеп, Гайсә шуны ачык итеп аңлаткан: Йәһвә, без башкаларны кичерергә әзер булсак кына, гөнаһларыбызны кичерәчәк (Марк 11:25).

10 Икенче бер очракта Гайсә мисал китергән һәм аның аша Йәһвәнең кичерүен алырга теләсәк, безгә үзебезгә башкаларны кичерү никадәр мөһим икәнен күрсәткән. Гайсә бер патша турында сөйләгән. Бу патша бер хезмәтчесенең зур бурычын бәхилләгән. Әмма бу кеше икенче бер хезмәтченең күпкә кечерәк булган бурычын бәхилләргә теләмәгән. Шуңа патша бу кешегә каты җәза биргән. Гайсә бу мисалны тәмамлап: «Әгәр туганыгызны ихлас күңелдән кичермәсәгез, Күктәге Атам да сезнең белән шулай эшләячәк»,— дигән (Маттай 18:23—35). Сабак шул: Йәһвә кичергән гөнаһларыбыз, бәлки, берәр кеше безгә каршы эшләгән теләсә кайсы гөнаһлар белән чагыштырганда күпкә зуррак. Моннан тыш, Йәһвә безне һәр көн кичереп тора. Шуңа күрә, әлбәттә, берәрсе безгә каршы вакыт-вакыт гөнаһ эшләсә, без аны кичерә алабыз.

11. Әгәр Йәһвә безне кичерәчәк дип көтәбез икән, рәсүл Паулның нинди киңәшен без тотарга тиеш, һәм моның нинди яхшы җимешләре булачак?

11 Рәсүл Паул: «Бер-берегезгә карата игелекле, шәфкатьле булыгыз. Аллаһы сезне Мәсих аша кичергән кебек, бер-берегезне кичерегез»,— дип язган (Эфеслеләргә 4:32). Бер-беребезнең гөнаһларыбызны кичерү мәсихчеләр арасындагы тынычлыкка ярдәм итә. Паул шулай ук болай дип өндәгән: «Сез, сөекле изгеләр, Аның [Алланың] сайлаганнары буларак, шәфкатьле, яхшы күңелле, күндәм, басынкы, түземле булыгыз. Бер-берегезгә сабырлык күрсәтегез һәм, бер-берегезгә карата шикаятегез булса, бер-берегезне кичерегез; Мәсих [«Йәһвә», ЯД] сезне кичергән кебек, сез дә бер-берегезне кичерегез. Бу сыйфатларның барысына тагын мәхәббәтне өстәгез, ул, һәммәсен берләштереп, камиллеккә илтә» (Көлессәйлеләргә 3:12—14). Боларның барысы Гайсә безне өйрәткән догада, ягъни: «Башкаларның безгә карата эшләгән явызлыкларын без кичергән кебек, безнең дә начар эшләребезне Син кичер»,— дигән сүзләрдә чагыла.

Вәсвәсәләрдә саклау

12, 13. а) Үрнәк догадагы «вәсвәсә бирмә» дигән сүзләрне ничек аңлау дөрес булмас иде? б) Бөек Аздыручы кем, һәм «вәсвәсә бирмә» дигән үтенүнең мәгънәсе нинди?

12 Гайсәнең үрнәк догасында шулай ук: «Безгә вәсвәсә бирмә»,— дип әйтелә (Маттай 6:13, ЯД). Гайсә без Йәһвәдән вәсвәсә бирмәсен дип сорарга тиеш дигәнне исәптә тотканмы? Юк. Чөнки шәкерт Ягъкуб Алла тарафыннан рухландырылып: «Коткыга бирелгәннәрнең берсе дә: „Бу коткы Аллаһы тарафыннан җибәрелгән“,— дип әйтергә тиеш түгел, чөнки явызлык Аллаһыны вәсвәсәләндерә алмый һәм Аллаһы Үзе беркемне дә вәсвәсәләндерми»,— дип язган (Ягъкуб 1:13). Моннан тыш, мәдхия җырлаучы: «Син (кешенең) канунсызлануларын сизәсең икән [«билгеләп торсаң», ЯД], әй Ходай, әй Ходай, кем чыдап тора алыр?» — дип язган (Мәдхия 129:3). Йәһвә безне нәрсәдә тотарга микән дип эзләми һәм, әлбәттә, гөнаһ эшләргә дә этми. Алай булса, үрнәк доганың «вәсвәсә бирмә» дигән сүзләре нәрсәне аңлата?

13 Безне хаталар эшләргә эткән, хәйлә белән җиңәргә тырышкан һәм хәтта безне йотарга әзер булган зат — ул Иблис Шайтан (Эфеслеләргә 6:11). Ул — бөек Аздыручы (1 Тессалуникәлеләргә 3:5). Безгә вәсвәсә бирмә дип дога кылганда, без Йәһвәдән вәсвәсәгә безне җиңәргә рөхсәт итмә дип сорыйбыз. Без, «шайтан, зыян китереп, бездән файдалана алмасын» өчен һәм вәсвәсәгә бирелмәс өчен, Алладан ярдәм сорыйбыз (2 Көринтлеләргә 2:11). Дога кылуыбыз шуны күрсәтә: без «Аллаһы Тәгаләнең түбәсе астында» калырга һәм Йәһвә хакимлеген бар эшләрендә таныган кешеләргә бирелә торган рухи яклауны алырга телибез (Мәдхия 90:1—3).

14. Вәсвәсәгә эләккәндә Йәһвәдән таяныч эзләсәк, аның безне калдырмаячагына ничек итеп рәсүл Паул безне ышандыра?

14 Әгәр бу теләгебез эчкерсез булса, аны догада һәм эшләребездә чагылдырсак, Йәһвә беркайчан да безне ташламаячак. Без моңа ышана алабыз. Рәсүл Паул безне мондый сүзләр белән ышандыра: «Сез барлык кешеләргә хас булган сынауга гына дучар буласыз. Аллаһы Үз вәгъдәсенә турылыклы һәм Ул сез чыдый алмаслык сынауны рөхсәт итмәячәк. Сыналган вакытыгызда түзеп тору өчен, сезгә котылу юлын да күрсәтәчәк» (1 Көринтлеләргә 10:13).

«Безне явыздан сакла»

15. Ни өчен явыздан сакла дип дога кылу аеруча безнең көннәрдә мөһим?

15 Инҗилнең иң төгәл кулъязмаларында Гайсәнең үрнәк догасы: «Безне... явыздан сакла»,— дип тәмамлана * (Маттай 6:13). Без яшәгән соңгы көннәрдә Иблистән саклану аеруча мөһим. Иблис һәм аның җеннәре «Аллаһы әмерләрен үтәүче, Гайсә хакында шаһитлек бирүче» майланган калдык белән аларның «бихисап күп кеше» саныннан булган юлдашларына каршы сугыш алып баралар (Ачылыш 7:9; 12:9, 17). Рәсүл Петер мәсихчеләрне мондый сүзләр белән кисәткән: «Аек һәм уяу булыгыз, сезнең дошманыгыз иблис, үкерүче арыслан кебек, кемне йотарга дип эзләнеп йөри... Иманда нык торыгыз һәм иблискә каршы торыгыз» (1 Петер 5:8, 9). Иблис вәгазьләү эшебезне туктатырга тели һәм үзенең җирдәге дини, сәүдә яки сәяси ярдәмчеләре аша безне куркытырга тырыша. Әгәр без нык торсак, Йәһвә безне коткарачак. Ягъкуб шәкерт: «Шуңа күрә үзегезне Аллаһыга буйсындырыгыз. Иблискә каршылык күрсәтегез, һәм ул сездән качар»,— дип язган (Ягъкуб 4:7).

16. Сынау кичергән хезмәтчеләренә Йәһвә ничек ярдәм итәргә мөмкин?

16 Йәһвә үз Улының вәсвәсәләндерелгән булуына юл куйган. Әмма Гайсә Алла Сүзен яклау чарасы сыйфатында кулланып, Иблискә каршы торганнан соң, Йәһвә аны ныгытыр өчен фәрештәләр җибәргән (Маттай 4:1—11). Без дә иман белән дога кылганда һәм Алланы үз яклаучыбыз иткәндә, Йәһвә безгә ярдәм итәр өчен үз фәрештәләрен куллана (Мәдхия 33:8; 90:9—11). Рәсүл Петер: «Раббы Үзенә бирелгәннәрне сынаулардан ничек коткарырга, ә явызларны, җәза астында тотып, хөкем көненә ничек сакларга икәнен белә»,— дип язган (2 Петер 2:9).

Тулысынча азат булу якын

17. Үрнәк догада Гайсә нәрсә мөһимрәк икәнен ничек күрсәткән?

17 Гайсә үрнәк догада тормышыбызда нәрсәләр мөһимрәк урында тора икәнен күрсәткән. Безнең өчен иң беренче урында Йәһвәнең бөек һәм изге исемен изгеләндерү торырга тиеш. Бу Мәсих идарәсе астындагы Патшалык ярдәмендә тормышка ашачак. Шуңа күрә без Патшалык килсен һәм камил булмаган кеше патшалыкларының, яки хөкүмәтләренең, барысын җимерсен һәм, шулай ук, Алла ихтыяры күктә тулысынча үтәлгән кебек, җирдә дә үтәлсен дип дога кылабыз. Йәһвә исеме изгеләндерелгәч кенә һәм бөтен Галәмдә аның гадел хакимлеге танылгач кына, җирдәге оҗмахта мәңгелек тормышка өметебез тормышка ашачак. Мондый иң мөһим әйберләр турында дога кылганнан соң, без бүгенгә кирәк булган әйберләр турында, шулай ук гөнаһларыбыз кичерелүе һәм вәсвәсә белән мәкерле явыздан, Иблис Шайтаннан саклау турында сорый алабыз.

18, 19. Гайсәнең үрнәк догасы безгә уяу калырга һәм өметебезне «ахырга кадәр» нык сакларга ничек ярдәм итә?

18 Явыздан һәм аның бу азгын дөнья төзелешеннән тулысынча азат ителү якынлаша. Иблис кешеләргә, аеруча Йәһвәнең тугры хезмәтчеләренә, каршы «көчле ярсу» белән йөрү «вакыты аз калганын» бик яхшы белә (Ачылыш 12:12, 17). «Бу дөньяның бетәчәгенең» җыелма билгесен биргәндә, Гайсә дулкынландыргыч вакыйгаларны алдан әйткән. Аларның кайберләре әле алда (Маттай 24:3, 29—31). Аларның үтәлүен күргәндә, котылуыбызга өметебез тагын да ныграк булачак. Гайсә: «Болар гамәлгә аша башлагач, курыкмыйча, тураеп басыгыз, башларыгызны күтәрегез, чөнки сезнең котылуыгыз инде якын»,— дигән (Лүк 21:25—28).

19 Гайсәнең үз шәкертләренә биргән кыска үрнәк догасы безгә, ахыр якынлашканда, догаларыбызга кертергә тиеш булганнар турында ышанычлы җитәкчелек бирә. Йәһвәнең ахырга тикле безгә һәр көнгә рухи һәм физик яктан кирәк булганны бирүен дәвам итәчәгенә ышанычлы булыйк. Догада уяу калып, без «ахырга кадәр баштагы ышанычыбызга нык тотына» алабыз, һәм бу ышанычта какшамас булып калачакбыз (Еврейләргә 3:14; 1 Петер 4:7).

[Искәрмә]

^ 15 абз. Изге Язмаларның күптәнге тәрҗемәләрендә, мәсәлән рус телендәге Синодаль тәрҗемәдә, Раббы догасы дип тә аталган үрнәк дога азагында: «Чөнки Патшалык та, кодрәт тә һәм шөһрәт тә мәңгегә Синеке. Амин»,— дигән сүзләр китерелә. Изге Язмалар буенча бер хезмәттә: «Иң ышанычлы [кулъязмаларда]... бу сүзләр юк»,— дип әйтелә («The Jerome Biblical Commentary»).

Кабатлау өчен сораулар

• «Бу көнгә кирәкле икмәгебезне безгә бүген бир» дигән үтенү нәрсәне аңлата?

• «Башкаларның... явызлыкларын без кичергән кебек, безнең дә начар эшләребезне Син кичер» дигән сүзләрне аңлатыгыз.

• Йәһвәдән безгә вәсвәсә бирмә дип сорау нәрсәне аңлата?

• Ни өчен безгә «явыздан сакла» дип дога кылырга кирәк?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[25 биттәге иллюстрацияләр]

Гөнаһларыбызның кичерелүен теләсәк, үзебез дә башкаларны кичерергә тиешбез.