Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Раббы Кичәсе ничек үткәрелә?

Раббы Кичәсе ничек үткәрелә?

Раббы Кичәсе ничек үткәрелә?

МӘСИХЧЕ рәсүл Паул Раббы Кичәсенең ничек үткәрелергә тиешлеген аңлатып болай дип язган: «Сезгә биргән күрсәтмәләрне мин Раббының Үзеннән алдым. Раббы Гайсә хыянәткә дучар төнне кулына икмәк алды һәм, шөкрана иткәннән соң, икмәкне сындырып болай диде: „Бу — сезнең өчен бирелгән тәнем; Мине искә алу өчен шулай эшләгез“. Шул рәвешчә, кичке аштан соң кулына касә алып әйтте: „Менә бу касә — Минем каным белән расланган яңа килешү. Моны эчкән саен, Мине искә алу өчен эчегез“. Чөнки бу икмәкне ашаган һәм бу касәдән эчкән саен, сез Раббы килгәнгә кадәр Аның үлемен игълан итәсез» (1 Көринтлеләргә 11:23—26).

Паул әйткәнчә, Гайсә Раббы Кичәсен «хыянәткә дучар төнне» гамәлгә керткән. Мәсихне яһүдләрнең дин җитәкчеләренә Яһүд Искариот сатарга җыенган. Бу дин җитәкчеләре римлыларны Гайсәне үтерергә мәҗбүр иткәннәр. Гайсә Кичәне б. э. 33 елының 31 нче мартында, пәнҗешәмбе көнне кич азагында гамәлгә кертә, ә 1 нче апрельне, җомга көнне төштән соң, җәфалану баганасында үлә. Яһүдләр календаре буенча көн бер көннең киченнән башланып икенче көннең кичендә тәмамланган, шуңа күрә Раббы Кичәсе һәм Гайсә Мәсихнең үлеме бер көнне — 33 елның 14 нче нисанында булганнар.

Икмәктән һәм шәрабтан авыз итүчеләргә Гайсәне «искә алу өчен шулай эшләргә» диелгән. Шуңа күрә Раббы Кичәсен шулай ук Мәсих үлемен искә алу Кичәсе дип тә атыйлар.

Нигә Гайсә үлемен үткәрергә?

Моңа җавапны Гайсәнең үлеме нәрсә белән бәйле икәнен аңлагач алып була. Гайсә үз үлеме белән Йәһвә хакимлегенең тугры яклаучысы булуын күрсәткән. Шулай итеп Гайсә Иблис алдакчы икәнен күрсәткән, чөнки Шайтан кешеләр Аллага үзләренә файда булса гына хезмәт итәчәкләр дип аларга яла яккан (Әюб 2:1—5; Гыйбрәтле хикәя 27:11). Гайсә камил кеше булган, шуңа күрә үлеп, ул шулай ук «күпләрне йолып алу өчен Үзенең тормышын биргән» (Маттай 20:28). Адәм, Аллага каршы гөнаһ эшләгәч, камил кеше тормышын һәм мәңге яшәү мөмкинлеген югалткан. Әмма «Аллаһы дөньяны [кешелекне] шулкадәр яратты ки, Улына иман китерүче беркем һәлак булмасын өчен, бәлки мәңгелек тормыш алсын өчен, Үзенең бердәнбер Улын бирде» (Яхъя 3:16). Әйе, «гөнаһ өчен әҗер — үлем, ә инде Аллаһының мәрхәмәт бүләге — Раббыбыз Мәсих Гайсәдә мәңгелек тормыш» (Римлыларга 6:23).

Шулай итеп Гайсә Мәсихнең үлеме мәхәббәтнең ике иң бөек чагылышы белән бәйле: беренчедән, Йәһвә үз Улын корбан итеп кешелеккә бөек ярату күрсәткән һәм, икенчедән, үзенең кеше гомерен ризалык белән биреп, Гайсә кешелеккә фидакарь ярату күрсәткән. Гайсә Мәсих үлемен искә алу Кичәсе яратуның бу ике чагылышын олылый. Бу ярату безгә күрсәтелгәнгә күрә, без рәхмәтле булырга тиеш түгелме? Рәхмәтебезне белдерер өчен бер мөмкинлек — ул Раббы Кичәсенә килү.

Икмәк белән шәрабның мәгънәсе

Раббы Кичәсен гамәлгә керткәндә, Гайсә төче икмәкне һәм касәдәге шәрабны символлар итеп кулланган. Икмәкне алып «шөкрана иткәннән соң», Гайсә аны «сындырып болай диде: „Бу — сезнең өчен бирелгән тәнем“» (1 Көринтлеләргә 11:24). Икмәк бодай оныннан, ачыткы яки чүпрә кушмыйча, су белән камыр ясап пешерелгән һәм нечкә булган, шуңа күрә аны таратып ашар өчен сындырырга кирәк булган. Изге Язмада ачыткы гөнаһның символы булып тора (Маттай 16:11, 12; 1 Көринтлеләргә 5:6, 7). Гайсә гөнаһсыз булган. Шуңа күрә аның камил тәне кешелек өчен яраклы йолым булып хезмәт иткән (1 Яхъя 2:1, 2). Мәсихнең гөнаһсыз тәненең символы булып кулланылган икмәкнең ачыткысыз булуы бик тә урынлы!

Шулай ук Гайсә саф кызыл шәраб өчен шөкрана итеп: «Менә бу касә — Минем каным белән расланган яңа килешү»,— дигән (1 Көринтлеләргә 11:25). Касәдәге кызыл шәраб Гайсә канының символы булып хезмәт итә. Б. э. к. 1513 елны корбанга китерелгән үгез һәм кәҗәләрнең каны Алла белән Исраил халкы арасындагы Канун килешүен раслаган кебек, шулай ук Гайсәнең үлгәндә түгелгән каны яңа килешүне гамәлгә керткән.

Символлардан кем авыз итәргә тиеш?

Кичәдә символлардан кем авыз итә алганын ачыклар өчен, безгә яңа килешү нәрсә ул һәм ул кемнәр арасында төзелгән икәнен аңларга кирәк. Изге Язмаларда болай дип әйтелә: «Менә килә көннәр, дип әйтә Ходай, Мин Исраил йорты һәм Яһүд йорты белән яңа килешү төзеячәкмен... Канунымны аларның эчләренә салырмын һәм йөрәкләренә аны язармын, һәм аларга Алла булырмын, ә алар Минем халкым булачак... Мин аларның канунсызлыкларын кичерермен һәм гөнаһларын инде искә төшермәм» (Иремия 31:31—34).

Яңа килешү Йәһвә Алла белән аерым мөнәсәбәтләрне мөмкин итә. Бу килешү ярдәмендә кешеләрнең бер билгеле төркеме аның халкы, ә ул аларның Алласы була. Йәһвә Кануны аларның эчләренә, йөрәкләренә язылган. Хәтта сөннәткә утыртылган яһүдләрдән булмаган кешеләр дә Алла белән яңа килешү мөнәсәбәтләренә керә алалар (Римлыларга 2:29). Изге Язмаларның бер язучысы Лүк Алланың «яһүд булмаган халыклар турында кайгыртучанлык күрсәтә башлап, алар арасыннан Үзенә Үз халкын алырга» нияте турында язган (Рәсүлләр 15:14). 1 Петер 2:10 буенча, алар «халык та түгел иделәр, ә хәзер Аллаһы халкы булдылар». Изге Язмаларда алар «Аллаһының Исраиле», рухи Исраил, дип атала (Гәләтиялеләргә 6:16, искәрмәне кара; 2 Көринтлеләргә 1:21). Шулай итеп, яңа килешү Йәһвә Алла һәм рухи Исраил арасында төзелгән.

Шәкертләре белән бергә үткәргән соңгы төнне Гайсә үзе дә алар белән килешү төзегән. «Атам минем белән килешү төзегән кебек,— дип әйткән Гайсә,— мин дә сезнең белән патшалык турында килешү төзим» (Лүк 22:29, ЯД). Бу — Патшалык турында килешү. Бу килешүгә кергән камил булмаган кешеләрнең саны 144 000. Күктә терелтелгәннән соң, алар Мәсих белән патшалар һәм руханилар буларак идарә итәчәкләр (Ачылыш 5:9, 10; 14:1—4). Шулай итеп, Йәһвә Алла белән яңа килешүдә торучылар Гайсә Мәсих белән Патшалык килешүенә дә керәләр. Бары тик аларның гына Раббы Кичәсе символларыннан авыз итәргә хокуклары бар.

Раббы Кичәсендә символлардан авыз итәргә хокуклары булган кешеләр үзләренең Алла белән аерым мөнәсәбәтләрдә һәм Мәсих белән варисташлар буласын ничек беләләр? Паул моны болай дип аңлата: «Изге Рух Үзе, рухыбыз [фикер йөртү рәвешебез] белән бергә, безнең Аллаһы балалары булуыбызны раслый. Әгәр Аның балалары икәнбез, варислары да — без, димәк, Мәсих белән бергә Аллаһы вәгъдә иткәннәргә ия булабыз. Чөнки без Мәсих белән бергә михнәт чигәбез икән, Аның данын да уртаклашырбыз» (Римлыларга 8:16, 17).

Үзенең изге рухы яки эш итүче көче белән Алла Мәсихнең варисташларын майлый, ягъни билгели. Бу аларга Патшалык мирасчылары булуларына ышаныч бирә, һәм майланган мәсихчеләрнең күктә яшәү өмете барлыкка килә. Алар Изге Язмаларда күк тормышы турында әйтелгәнне үзләренә язылган итеп кабул итәләр. Моннан тыш, алар җир тормышы белән бәйле булган һәркайсы нәрсәне, шул исәптән җирдә яшәүне һәм җирдәге мөнәсәбәтләрне дә калдырырга әзер. Майланган мәсихчеләр җирдә Оҗмахта тормыш гаҗәеп матур булуын белсәләр дә, анда яшәргә өметләнмиләр (Мәдхия 36:11). Аларның күктә яшәргә нык өметләре бар, һәм бу өмет ялган дини карашларга нигезләнмәгән, ул Алла рухы тәэсиренең нәтиҗәсе. Шуңа күрә алар Кичәдә символлардан хокук буенча авыз итәләр.

Ә берәрсенең үзенең яңа килешүгә һәм Патшалык килешүенә кергәненә тулы ышанычы булмаса? Шулай ук аңарда Мәсихнең варисташы булуына Алла рухының шаһитлеге булмаса, нәрсә эшләргә? Шул чакта аңа Раббы Кичәсендәге символлардан авыз итү дөрес булмас иде. Әгәр кеше, чынында күктә патша һәм рухани итеп чакырылган булмыйча, үзен шундый кеше итеп тотса, Алла, һичшиксез, канәгать булмас иде (Римлыларга 9:16; Ачылыш 22:5).

Раббы Кичәсен никадәр еш үткәрергә?

Гайсә үлемен һәр атна яки, хәтта, һәр көн үткәрергә кирәкме? Мәсих Коткарылу бәйрәме үткәрелгән көнне — исраиллеләр Мисыр коллыгыннан азат ителгән көнне — Раббы Кичәсен гамәлгә керткән, һәм бу көнне ул гаделсез рәвештә үтерелгән булган. Коткарылу бәйрәмен елына бер генә, 14 нче нисанда гына үткәргәннәр (Чыгыш 12:6, 14; Левит 23:5). Шуңа күрә «Коткарылу бәйрәме бәрәнебез булган Мәсихнең» үлеме атнасына бер яки һәр көн түгел, ә елына бер тапкыр гына үткәрелергә тиеш (1 Көринтлеләргә 5:7). Һәм мәсихчеләр аны бәйрәм иткәндә, Гайсә гамәлгә керткән тәртип буенча үткәрәләр.

Алай булса, Паулның: «Бу икмәкне ашаган һәм бу касәдән эчкән саен, сез Раббы килгәнгә кадәр Аның үлемен игълан итәсез»,— дигән сүзләрен ничек аңларга? (1 Көринтлеләргә 11:26). Монда Паул шуның турында әйткән: майланган мәсихчеләр символлардан кайчан гына авыз итмәсеннәр, алар Гайсәнең йолып алучы корбанына иман итүләрен күрсәтерләр.

Майланган мәсихчеләр Мәсих үлемен «Раббы килгәнгә кадәр» билгеләп үткәрергә тиеш. Димәк, бу бәйрәм Гайсә, патша булып идарә иткәндә, үз майланган мәсихчеләрен рухи яшәүгә терелтү аша күккә алырга килгәнче үткәрелергә тиеш (1 Тессалуникәлеләргә 4:14—17). Бу Гайсәнең үз 11 тугры рәсүленә: «Барып урын әзерләгәч, сез дә Мин булган урында булсын өчен, янә килеп, сезне Үз яныма алачакмын»,— дип әйткән сүзләре белән туры килә (Яхъя 14:3).

Кичәнең сезнең өчен нинди әһәмияте бар?

Гайсәнең корбаны сезгә файда китерсен өчен һәм сез җирдә мәңгелек тормыш ала алсын өчен, сезгә Кичәдәге символлардан авыз итү кирәкме? Юк. Нух, Ибраһим, Сара, Исхак, Рабига, Йосыф, Муса һәм Давыд кебек Алладан куркып яшәгән кешеләрнең терелтелгәч символлардан авыз итәчәкләре турында Изге Язмаларда бернәрсә дә әйтелми. Әмма, алар һәм җирдә мәңге яшәргә теләгән башка бар кеше Аллага, Мәсихкә һәм Йәһвә биргән Гайсәнең йолым корбанына иман итәргә тиешләр (Яхъя 3:36; 14:1). Сезнең дә, мәңгелек тормыш алыр өчен, мондый иманыгыз булырга тиеш. Әгәр сез һәр ел үткәрелә торган Мәсих үлемен искә алу Кичәсенә килсәгез, бу шул зур корбан турында исегезгә төшерер һәм, бәлки, моның өчен рәхмәтегезне тирәнәйтер.

Рәсүл Яхъя Гайсә корбанының мөһимлегенә басым ясап болай дигән: «Боларны сезгә [майланган мәсихчеләр], гөнаһ кылмагыз, дип язам. Ә инде берәү гөнаһ кылса, Ата алдында Яклаучы-Юатучыбыз — һәрвакыт дөрес гамәл итүче Гайсә Мәсих бар. Мәсих гөнаһларыбызның, безнең генә түгел, бәлки бөтен дөньяның да гөнаһлары кичерелүен алып килүче һәм Аллаһы белән татулаштыручы корбан булды» (1 Яхъя 2:1, 2). Майланган мәсихчеләр Гайсә корбаны — ул аларның гөнаһлары өчен бирелгән татулаштыручы корбан дип әйтә алалар. Әмма ул шулай ук бөтен дөнья гөнаһлары өчен корбан булып тора һәм тыңлаучан кешелек өчен мәңгелек тормышны мөмкин итә!

Гайсә үлемен искә алу Кичәсен үткәрер өчен, сез 2004 елның 4 апрелендә киләсезме? Бөтен дөнья буенча Йәһвә Шаһитләре үз очрашуларын үткәргән урында бу бәйрәмне үткәрәчәкләр. Сез дә килсәгез, Изге Язмаларга нигезләнгән мөһим нотыктан үзегез өчен бик күп файда алачаксыз. Бу нотык Йәһвә Алла белән Гайсә Мәсих безнең өчен никадәр күп эшләгәнен исебезгә төшерәчәк. Шулай ук Аллага, Мәсихкә һәм Гайсәнең йолым корбанына тирән хөрмәт күрсәткән кешеләр белән бергә җыелу рухи яктан файдалы булачак. Бу вакыйга Алланың мәңгелек тормышка алып баручы рәхимлелеген татырга теләгегезне ныгытырга мөмкин. Сезгә монда килергә бернәрсә дә комачауламасын. Безнең күктәге Әтиебез Йәһвә Аллага рәхәтлек китерүче һәм аны данлаучы бу шатлыклы Кичәгә килегез.

[5 биттәге иллюстрация]

Гайсәнең үлеме мәхәббәтнең ике бөек чагылуы белән бәйле.

[6 биттәге иллюстрация]

Төче икмәк һәм шәраб — Гайсәнең гөнаһсыз тәне һәм түгелгән канының тиешле символлары.