Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Сезгә кагылышлы истәлекле вакыйга

Сезгә кагылышлы истәлекле вакыйга

Сезгә кагылышлы истәлекле вакыйга

ГАЙСӘ МӘСИХ җирдә булганда үз шәкертләренә Аллага дан китерүче истәлекле вакыйганы үткәрергә кушкан. Бу Гайсә үткәрергә кушкан бердәнбер дини йола. Ул — Раббы Кичәсе, аны шулай ук Раббының кичке ашы дип тә йөртәләр.

Күз алдына китереп карагыз: сез Кичә алдыннан булган вакыйгаларны күзәтеп торасыз. Сезне беркем дә күрми. Гайсә һәм аның рәсүлләре Иерусалимдагы йортның өске бүлмәсендә яһүдләрнең Коткарылу бәйрәмен үткәрергә җыелалар. Алар гадәттә пешереп кызартылган сарык бәтие, ачы үләннәр, төче күмәч һәм кызыл шәрабтан торган бәйрәмнең кичке ашын тәмамлап баралар. Гайсә хыянәтчел рәсүл Яһүд Искариотны чыгарып җибәрә, озакламыйча ул үз Остазын сатачак (Маттай 26:17—25; Яхъя 13:21, 26—30). Гайсә 11 тугры рәсүле белән генә кала. Алар арасында Маттай да бар.

Бу вакыйганы үз күзләре белән күргән Маттай Гайсәнең Раббы Кичәсен гамәлгә кертүен болай дип сөйләп бирә: «Гайсә, [төче] икмәк алып, шөкрана итте һәм аны, сындырып, шәкертләренә бирде. „Алып ашагыз, бу — Минем тәнем“,— диде Ул. Һәм, [шәраблы] касәне алып, шөкрана итте һәм аны аларга бирде. „Шуңардан эчегез. Барыгыз да эчегез. Бу — гөнаһлар кичерелсен өчен, күпләр өчен түгелә торган Минем каным. Ул — Аллаһы килешүен раслый торган кан“ [диде Гайсә]» (Маттай 26:26—28).

Ни өчен Гайсә Раббы Кичәсен гамәлгә керткән? Ни өчен моның өчен ул кызыл шәраб һәм төче күмәч кулланган? Бу символлардан Мәсихнең бар шәкертләре дә авыз итәргә тиешме? Кичәне елына ничә тапкыр үткәрергә кирәк? Бу бәйрәмнең сезнең өчен чыннан да әһәмияте бармы?