Төп мәгълуматка күчү

Рабига — Аллаһының тугры һәм ашкынучан хезмәтчесе

Рабига — Аллаһының тугры һәм ашкынучан хезмәтчесе

Рабига — Аллаһының тугры һәм ашкынучан хезмәтчесе

ӘГӘР сезнең улыгыз өчен хатын сайларга мөмкинлегегез булса, сез нинди хатынны сайлар идегез? Ул матур, акыллы, игелекле, эшчән булырга тиешме? Я сез иң башта башка нәрсәгә игътибар итәр идегезме?

Ибраһимга үз улы Исхак өчен хатын табарга кирәк булган. Йәһвә Ибраһимга токымнарын Исхак аша фатихаларга вәгъдә иткән (Яратылыш 12:1—3, 7; 17:19; 22:17, 18; 24:1). Шуңа күрә аның өчен яхшы хатынны сайлау аеруча мөһим булган. Иң беренче чиратта ул Йәһвәнең тугры хезмәтчесе булырга тиеш. Әмма Ибраһим яшәгән җирдә — Кәнганда — андый хатын-кыз юк. Шуңа күрә Ибраһимга үз улына хатынны башка җирдә эзләргә туры килә. Исхак өчен хатын итеп Рабига сайланган булган. Аны ничек сайлаганнар? Аның рухи карашлы хатын-кыз булганы нәрсәдән күренгән? Без аның мисалыннан нәрсәгә өйрәнә алабыз?

Яхшы хатынны эзләү

Исхакка хатынны туганнар арасыннан — Йәһвәгә хезмәт иткән кешеләр арасыннан табар өчен, Ибраһим Месопотамиягә иң олы хезмәтчесен, күрәсең Илгазәрне, җибәрә. Бу мәсьәлә шулкадәр җитди булган, хәтта Ибраһим Илгазәрне: «Кәнган хатын-кызлары арасыннан хатын алмам»,— дип ант иттергән (Яратылыш 24:2—10).

Илгазәр, Ибраһимның туганнары яшәгән шәһәргә килгәч, ун дөясе белән кое янында туктала. Инде кич якынлашып килә. Илгазәр Йәһвәгә дога кыла башлый: «Менә мин чишмә янында басып торам, һәм шәһәр кызлары су алырга чыгалар. Мин шул кызларның берсенә: „Чүлмәгеңне төшереп, миңа эчәргә бирче“,— дип әйткәч, ул: „Эч, мин дөяләреңне дә эчертермен“,— дисә, шул берәү син хезмәтчең Исхакка сайлаган хатын булсын. Шулай итеп мин хуҗама тугры мәхәббәт күрсәткәнеңне белермен» (Яратылыш 24:11—14).

Ул җирләрдә яшәгән һәрбер хатын-кыз белгән: сусаган дөя шактый күп су эчә ала (100 литрга кадәр). Ун дөяне эчертер өчен, күп көч сарыф итәргә кирәк булган. Һичшиксез, дөяләрне эчертергә тәкъдим иткән хатын-кыз көчле, сабыр, басынкы булырга һәм кешеләрне дә, хайваннарны да яратырга тиеш булган.

Аннан соң нәрсә булганы турында Изге Язмаларда болай дип әйтелә: «Ул [Ибраһимның хезмәтчесе] әле әйтеп бетермәде, караса, җилкәсенә су чүлмәге күтәреп, бер кыз чыгып килә. Бу Рабига, Ибраһимның бертуганы Наһурның Милкәдән туган улы Битуилның кызы иде. Рабига... гыйффәтле һәм бик чибәр кыз иде. Ул чишмәгә төшеп, үзенең су чүлмәген тутырды да менеп китте. Хезмәтче шунда ук аның каршына йөгереп килеп: „Миңа чүлмәгеңнән бераз су эчәргә бирмәссеңме?“ — дип сорады. Кыз: „Эч, әфәндем“,— диеп, чүлмәген тиз генә кулына төшерде дә аңа эчәргә бирде» (Яратылыш 24:15—18).

Рабига туры килерме?

Рабига — Ибраһимның бертуганының оныкасы. Ул бик матур, һәм аның күп яхшы сыйфатлары бар. Мәсәлән, ул таныш булмаган кеше белән сөйләшергә курыкмый. Шул ук вакыт ул тыйнак һәм үзен әдәпле тота. Хөрмәт күрсәтеп, ул Илгазәргә су эчәргә бирә. Әмма башкалар да шулай эшләр иде, мөгаен. Ә дөяләрне ул эчертер микән?

Рабига Илгазәрне эчертү белән генә чикләнми. Ул: «„Кая, дөяләреңне дә эчертим әле, туйганчы эчсеннәр“,— диеп, чүлмәген тиз генә улакка бушата да, кат-кат коега йөгереп, су ташый. Шулай итеп ул бөтен дөяләрне эчертә». Нинди фидакарьлек! Моны күреп, Илгазәр Рабиганың тырыш булуына хәйран кала (Яратылыш 24:19—21).

Кызның Ибраһимның туганы икәнен белгәч, Илгазәр, рәхмәтле булып, Йәһвәгә сәҗдә кыла. Ул Рабигадан: «Безгә кунар өчен атаң йортында берәр урын табылмасмы?» — дип сорый. Рабига табылыр дип әйтә һәм, кунаклар турында хәбәр итәр өчен, өенә йөгереп кайта (Яратылыш 24:22—28).

Рабиганың бертуганы Лабан һәм әтисе Битуил, Илгазәрнең нинди максат белән килгәне һәм Рабиганы ничек очратканы турында тыңлаганнан соң, бу хәлләр белән Аллаһы җитәкчелек итә икәнен аңлый. Рабига Исхакның хатыны булырга тиеш икәнлеге алар өчен ап-ачык була. Шуңа күрә алар Илгазәргә: «Аны үзең белән алып кит, һәм ул, Йәһвә әйткәнчә, хуҗаң улының хатыны булсын»,— дип әйтә. Ә Рабига моңа ничек карый? Рабигадан ул Илгазәр белән барырга ризамы дип сорыйлар, һәм ул «әйе, риза» дигәнне аңлаткан бер генә еврей сүзе белән җавап бирә. Әлбәттә, бу тәкъдимне кабул итәргә аны беркем дә мәҗбүр итми. Ибраһим да бит Илгазәргә: «Кызның синең белән барасы килмәсә, син бу анттан азат булырсың»,— дигән иде. Ләкин Рабига бу очракта Йәһвәнең кулын күрә, шуңа күрә ул, тоткарланмыйча гаиләсен калдырып, Илгазәр белән Кәнган җиренә бара. Беркайчан да күрмәгән кешегә кияүгә чыгарга ризалашып, Рабига искиткеч иман күрсәтә. Һичшиксез, ул Исхак өчен яхшы кәләш булачак! (Яратылыш 24:29—59)

Рабига, Исхакны күреп алгач, япмасын алып, буйсыну билгесе итеп башын каплый. Исхак Рабиганы үз өенә ала, ул аны күп кенә күркәм сыйфатлары өчен өзелеп ярата (Яратылыш 24:62—67).

Игезәк угыллар

19 ел буе Рабиганың балалары булмый, әмма соңыннан ул йөккә уза. Йөкле вакытта аңа бик авыр була, чөнки карынындагы игезәк уллары бер-берсе белән көрәшә. Рабига моның аркасында Йәһвәгә ялварып дога кыла. Без дә, тормышта авырлыкларга очраганда, Рабига кебек, Йәһвәгә ялварып дога кыла алабыз. Йәһвә Рабиганың догасын ишетә һәм аңа: «Синнән ике төрле халык чыгачак... олысы кечесенә хезмәт итәчәк»,— дип әйтә (Яратылыш 25:20—26).

Шул сәбәпледер, ә бәлки, башка сәбәпләр аркасында да Рабига Ягъкубны күбрәк яраткан. Ягъкуб бит «тел тидермәслек» кеше булып үскән, ә Исау рухи нәрсәләрне бер дә кадерләмәгән. Ул хәтта беренче угылга тиешле хокукын бер касә ризык өчен Ягъкубка саткан. Шулай итеп Исау Аллаһының вәгъдәләрен чынга ашыруда катнашу мөмкинлеген Ягъкубка биргән. Моннан тыш, Исау ике хитле хатын-кызга өйләнгән. Бу аның әти-әнисенә күп кайгы китергән (Яратылыш 25:27—34; 26:34, 35).

Ягъкуб фатихалансын өчен, Рабиганың тырышлыгы

Исхак Исауның Ягъкубка хезмәт итәчәген һәм фатихасын нәкъ Ягъкуб алачагын белгәнме? Бу билгесез. Һәрхәлдә, Ягъкуб белән Рабига моны белгән. Бервакыт Исхак Исауны ауга җибәрә һәм аңа үзе өчен тәмле ризык әзерләргә куша. Аннан соң Исхак аны фатихаларга тели. Моның турында ишетеп алгач, Рабига Ягъкубка ике кәҗә бәтие китерергә куша. Ул бу кәҗәләрдән Исхакка яраткан ризыгын пешерергә җыена. Ул шулай ук Ягъкубка шул ризыкны әтисенә китерергә һәм, Исау булып кыланып, аның урынына фатиха алырга киңәш итә. Ләкин Ягъкуб, әтием моның турында һичшиксез беләчәк һәм мине каһәрләячәк, дип каршы төшә. Рабига исә: «Бу ләгънәт минем өстемә төшсен, улым. Мин әйткәнчә эшлә»,— дип әйтә. Әйе, яшь чагындагы кебек, Рабига ашкынучан һәм тәвәккәл булып кала (Яратылыш 27:1—17).

Изге Язмаларда ни өчен Рабига шулай эш иткәне турында бернәрсә дә язылмаган. Кайберәүләр ул алай эш итәргә тиеш булмаган дип саный. Әмма Изге Язмаларда Рабига дөрес эшләмәгән дип әйтелми. Исхак та, Ягъкубны фатихалаганын белгәч, Рабиганы гаепләмәгән. Киресенчә, ул хәтта Ягъкубны тагын фатихалаган (Яратылыш 27:29; 28:3, 4). Рабига Йәһвәнең Исау белән Ягъкубка кагылышлы пәйгамбәрлеген белгән. Ул шулай ук Ягъкубның фатиха алыр өчен хокукы бар икәнен дә белгән. Шуңа күрә ул, һичшиксез, Йәһвәнең ихтыяры буенча эш иткән (Римлыларга 9:6—13).

Ягъкуб Харанга җибәрелә

Исау Ягъкубны үтерергә ниятли. Моның турында белгәч, Рабига Ягъкубка качарга киңәш итә. Улын җибәрер алдыннан, ул башта Исхак белән сөйләшеп ала. Ни өчен Ягъкубны җибәрергә кирәклеген аңлатканда, Рабига, Исхакның хисләрен исәпкә алып, Исауның ярсуы турында әйтеп тормый. Моның урынына ул, Ягъкуб кәнганлы хатын-кызга өйләнмәсен өчен, аны үзенең туганнары янына җибәрергә кирәк дип әйтә. Бу фикер Исхакның күңеленә хуш килә, чөнки ул да Ягъкубның җирле хатын-кызларга өйләнүен теләми. Изге Язмаларда Рабига үз улы белән кабат очрашканмы, юкмы икәнлеге турында әйтелми. Һәрхәлдә, аның тырышлыклары Ягъкубның токымнарына — Исраил халкына — нәтиҗәдә мул фатихалар китергән (Яратылыш 27:43—28:2).

Рабиганың сыйфатларына сокланмый булмый. Ул чибәр хатын-кыз булган, әмма тагы да мөһимрәге ул Аллаһыга тугры булган. Ибраһим үз улына нәкъ шундый хатынны эзләгән дә. Рабиганың башка сыйфатлары да Ибраһимны, һичшиксез, сөендергәндер. Рабига, Аллаһы җитәкчелеге буенча эш иткәндә, иман һәм кыюлык күрсәткән. Ул шулай ук ашкынучан, тыйнак, юмарт һәм кунакчыл кеше булган. Бар мәсихче хатын-кызлар Рабигадан үрнәк ала ала. Йәһвә бит үзенә тугры булган хатын-кызларда бу сыйфатларны күрергә тели.