Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Акыллы да, ышанычлы да «хезмәтче»

Акыллы да, ышанычлы да «хезмәтче»

Акыллы да, ышанычлы да «хезмәтче»

«Ышанычлы һәм акыллы хезмәтче нинди була соң?.. Аны хуҗасы барлык хезмәтчеләре [«өйдәгеләре», ЯД] өстеннән куйган» (МАТТАЙ 24:45).

1, 2. Бүген безгә регуляр рәвештә рухи ризык алу ни өчен мөһим?

БЕЗНЕҢ эраның 33 елында, 11 нче нисанда, сишәмбе көнне кич белән Гайсәнең шәкертләре аңа безнең өчен бүген бик мөһим булган сорау биргәннәр. «Без Синең килүеңне һәм бу дөньяның бетәчәген нинди билге аша беләчәкбез?» — дип сораган алар. Җавап биргәндә, Гайсә гаҗәеп пәйгамбәрлек сөйләп биргән. Ул сугышлар, ачлык, җир тетрәүләр һәм авырулар белән аерылып торган бик шомлы вакыт турында әйткән. Һәм боларның барысы «газапларның башлануы гына». Хәл тагын да начарая барачак. Нинди куркыныч киләчәк! (Маттай 24:3, 7, 8, 15—22; Лүк 21:10, 11).

2 1914 елдан башлап Гайсә пәйгамбәрлегенең зур өлеше инде үтәлде. Кешеләр чыннан да күп «газапларга» дучар булдылар. Әмма чын мәсихчеләргә куркасы юк. Гайсә аларга туклыклы рухи ризык бирәчәкмен дип вәгъдә иткән. Күктә булып, Гайсә монда, җирдә, безнең рухи ризыгыбыз булуы турында ничек кайгырта ала?

3. Гайсә без «ризыкны үз вакытында» алсын өчен нәрсә эшләгән?

3 Гайсә үзе бу сорауга җавап бирә. Шул бөек пәйгамбәрлеген әйткәндә, ул: «Ышанычлы һәм акыллы хезмәтче нинди була соң? Ризыкны үз вакытында өләшү өчен, аны хуҗасы барлык хезмәтчеләре [«өйдәгеләре», ЯД] өстеннән куйган»,— дигән һәм: «Хуҗасы кайткач, аның шулай эшләвен күрсә, менә шул хезмәтче сәгадәтле. Сезгә хак сүз әйтәм: хуҗасы аны бөтен милке өстеннән башлык итеп куяр»,— дип өстәгән (Маттай 24:45—47). Шулай итеп, рухи ризык өләшү өчен билгеләнгән «хезмәтче» — ышанычлы да һәм акыллы да «хезмәтче» булырга тиеш. Ул хезмәтче бер кешеме? Яки бер-берсен алмаштырып баручы кешеләрме, я тагын берәр нәрсәме? Тугры хезмәтче бик кирәкле рухи ризык биргәнгә, шул сорауга җавап алу безгә файдалы булыр иде.

Бер кеше яки төркемме?

4. «Ышанычлы һәм акыллы хезмәтче» бер кеше була алмый икәнен без кайдан беләбез?

4 «Ышанычлы һәм акыллы хезмәтче» бер кеше була алмый. Ни өчен алай дип әйтә алабыз? Чөнки бу хезмәтче рухи ризыкны инде I гасырда бирә башлаган һәм, Гайсә сүзләре буенча, ул моны Хуҗасы 1914 елда килгәндә дә башкаруын дәвам итәргә тиеш булган. Бу бер кеше 1900 елга якын вакыт тугры хезмәт иткән булып чыга. Моның кадәр хәтта Мәтушалах та яшәмәгән! (Яратылыш 5:27).

5. «Ышанычлы һәм акыллы хезмәтче» дигән тәгъбир ни өчен аерым алганда һәрбер мәсихчегә кулланылмый икәнен аңлатыгыз.

5 Бәлки «ышанычлы һәм акыллы хезмәтче» дигән тәгъбир гомуми мәгънәдә һәрбер аерым мәсихчегә кулланырлыктыр? Әлбәттә, бөтен мәсихчеләр дә тугры һәм ышанычлы булырга тиеш, әмма Гайсә «ышанычлы һәм акыллы хезмәтче» дип әйткәндә, һичшиксез, ниндидер зуррак нәрсәне исәптә тоткан. Без моны кайдан беләбез? Гайсә «хуҗасы кайткач», хезмәтчесен «бөтен милке өстеннән» куяр дигән. Ничек һәрбер аерым мәсихче Раббының «бөтен» милке өстеннән куела ала ди? Бу берничек тә мөмкин түгел!

6. Ничек итеп Исраил халкы Алла «хезмәтчесе» булып эш итәргә тиеш булган?

6 Шулай итеп бер генә нәтиҗә ясап була: Гайсә «ышанычлы һәм акыллы хезмәтче» дип әйткәндә, мәсихчеләр төркеме турында әйткән. Бу мөмкинме? Әйе. Гайсәгә кадәр җиде гасыр элек Йәһвә Исраилгә, тулысынча халыкка, «Минем шаһитләрем» һәм «Мин сайлаган Минем хезмәтчем» дип дәшкән (Ишагыйя 43:10). Б. э. к. 1513 елда Мусага Канун биргәннән алып б. э. 33 елындагы Илленче көн бәйрәменә кадәр Исраил халкының һәрберсе бу хезмәтченең өлеше булган. Исраиллеләрнең күбесе дәүләт эшләре белән идарә итүдә һәм рухи ризык бирүдә катнашмаган. Моны үтәр өчен Йәһвә патшалар, хакимнәр, пәйгамбәрләр, руханилар һәм левитларны кулланган. Әмма Исраилдән, тулаем халык буларак, ул Йәһвә хакимлегенең вәкиле булачак һәм халыклар арасында аны данлаячак дип көтелгән. Һәрбер исраилле Йәһвә шаһите булырга тиеш булган (Икенчезаконлык 26:19; Ишагыйя 43:21; Малахий 2:7; Римлыларга 3:1, 2).

«Хезмәтче» кире кагылган

7. Ни өчен борынгы Исраил халкы Алла «хезмәтчесе» булырга хокукын югалткан?

7 Исраил гасырлар дәвамында Алланың «хезмәтчесе» булган, шуңа күрә Гайсә әйткән хезмәтче дә ул булганмы? Юк. Кызганычка каршы, борынгы Исраил тугрылыгын да һәм ышанычлылыгын да югалткан. Паул бу хәлне Йәһвәнең Исраилгә әйткән мондый сүзләрен китереп сурәтләгән: «Мәҗүсиләр Аллаһы исемен сезнең аркада мәсхәрәлиләр» (Римлыларга 2:24). Исраил күп гасырлар дәвамында фетнәче рухы күрсәткән һәм, ахыр чиктә, хәтта Гайсә Мәсихне дә кире каккан. Нәтиҗәдә Йәһвә аларның үзләрен кире каккан (Маттай 21:42, 43).

8. Исраил урынына башка «хезмәтче» нинди шартларда һәм кайчан билгеләнгән булган?

8 «Хезмәтченең», ягъни Исраилнең, шундый тугрылыксыз булуы Алланың тугры кешеләре мәңгегә рухи ризыктан мәхрүм булачаклар дигәнне аңлатмаган. Б. э. 33 елының Илленче көн бәйрәмендә, Гайсә терелүеннән соң 50 көн үткәч, аның якынча 120 шәкерте Иерусалимдагы бер йортның өске бүлмәсендә изге рух белән сугарылган булганнар. Шул вакытта яңа халык туган. Һәм бу халыкның тууы турында аның кешеләре Иерусалимда яшәүчеләргә «Аллаһының бөек эшләре хакында» кыюлык белән сөйли башлагач билгеле булган (Рәсүлләр 2:11). Шундый шартларда, бу яңа халык — рухи халык — «хезмәтче» булып киткән. Ул Йәһвә данын халыкларга сөйләргә һәм рухи ризыкны үз вакытында бирергә тиеш булган (1 Петер 2:9). Соңрак ул «Аллаһының Исраиле» дигән тиешле исем алган (Гәләтиялеләргә 6:16, искәрмәне кара).

9. а) Кем «ышанычлы һәм акыллы хезмәтчене» тәшкил итә? б) Кем ул «өйдәгеләр»?

9 «Аллаһы Исраиленең» һәрбер әгъзасы — изге рух белән майланган, Аллага багышланган һәм суга чумдырылу үткән мәсихче, һәм аларның һәрберсенең күк өмете бар. Димәк, «ышанычлы һәм акыллы хезмәтче» дигән тәгъбир б. э. 33 елыннан башлап безнең көннәргә кадәр гомуми мәгънәдә җирдәге майланган рухи халыкның һәрберсенә кагыла. Бу нәкъ б. э. к. 1513 елдан алып б. э. 33 елына кадәр һәрбер исраилле мәсихчеләргә кадәрге «хезмәтченең» өлеше булган кебек. Алай булса, хезмәтчедән рухи ризыкны алган «өйдәгеләр» кем? Беренче гасырда һәрбер мәсихченең күктә яшәргә өмете булган. Димәк, «өйдәгеләр» дә — майланган мәсихчеләр, төркем буларак түгел, ә һәрберсе аерым. Барысы да, шул исәптән җыелышларда җаваплы урыннарда торган кардәшләр дә, «хезмәтче» биргән рухи ризыкка мохтаҗ булганнар (1 Көринтлеләргә 12:12, 19—27; Еврейләргә 5:11—13; 2 Петер 3:15, 16).

«Һәркайсына аерым эш»

10, 11. «Ышанычлы һәм акыллы хезмәтче» санына кергән кешеләрнең һәрберсенә дә бер үк эш бирелмәгәнен без кайдан беләбез?

10 «Аллаһының Исраиленә» — ышанычлы һәм акыллы хезмәтчегә — билгеле эш бирелгән булса да, майланганнарның һәрберсе бу эшкә өлеш кертергә тиеш. Моны Гайсәнең Марк 13:34 тә язылган сүзләре ачыклый. Ул: «Юлга чыккан кеше үзенең йортын хезмәтчеләренә калдырып, аларның һәркайсына аерым эш кушып, капка сакчысына уяу торырга боера»,— дип әйткән. Шулай итеп майланган мәсихчеләрнең һәрберсенең Мәсихнең җирдәге милкен үстерергә йөкләмәсе бар. Һәрберсе моны үз сәләтенә һәм мөмкинлегенә карап үти (Маттай 25:14, 15).

11 Шулай ук рәсүл Петер майланган мәсихчеләргә, үз замандашларына: «Аллаһыдан нинди сәләт алган булсагыз, һәрберегез шул сәләт белән бер-берегезгә хезмәт итегез. Яхшы идарәчеләр кебек, Аллаһы тарафыннан бирелгән төрле сәләтләрне кулланыгыз»,— дип язган (1 Петер 4:10). Димәк, майланган мәсихчеләрнең, Алла биргән сәләтләрен кулланып, бер-берсенә хезмәт итәргә бурычлары бар. Шулай ук Петер сүзләре барлык мәсихчеләрнең дә сәләтләре, йөкләмәләре яки бирелгән эшләре бер үк түгел икәнен күрсәтә. Әмма майланган мәсихчеләрнең һәрберсе рухи халыкның үсүенә үз өлешен кертә алган. Ничек?

12. Ышанычлы һәм акыллы хезмәтченең һәр әгъзасы, ир-ат яки хатын-кызмы, ничек итеп рухи халыкның үсүенә өлеш керткән?

12 Иң элек, аларның һәрберсеннән ул Йәһвәнең шаһите булачак һәм Патшалык хакында яхшы хәбәрне вәгазьләячәк дип көтелгән (Ишагыйя 43:10—12; Маттай 24:14). Күккә күтәрелер алдыннан Гайсә барлык тугры шәкертләренә — ир-атларга да, хатын-кызларга да — кешеләрне өйрәтергә боерык биргән. Ул болай дигән: «Барыгыз һәм бөтен халыклар арасыннан Миңа шәкертләр булдырыгыз. Аларны Ата, Угыл һәм Изге Рух исеме белән суга чумдырыгыз һәм Мин сезгә кушканнарның барын да үтәргә өйрәтегез. Һәм белегез: Мин, дөнья беткәнгә тикле, һәрвакыт сезнең белән булам» (Маттай 28:19, 20).

13. Барлык майланган мәсихчеләргә нинди эш бирелгән булган?

13 Яңа шәкертләр табылгач, аларны Мәсих үз шәкертләренә кушкан бар нәрсәләрне тотарга тырышып өйрәткәннәр. Яхшы хәбәрне кабул иткәннәр, ахыр чиктә, башкаларны өйрәтергә яраклы булганнар. Туклыклы рухи ризык күп халыклардан булачак майланган мәсихчеләргә бирелгән. Майланган мәсихчеләрнең барысы — ир-атлар да, хатын-кызлар да — шәкертләр булдыру эшендә катнашканнар (Рәсүлләр 2:17, 18). «Хезмәтче» I гасырда башлаган шул эш бу дөнья төзелешенең ахырына тикле дәвам ителергә тиеш.

14. Җыелышта өйрәтү кемгә йөкләнгән, һәм моңа майланган тугры хатын-кызларның карашлары нинди?

14 Суга чумдырылу үткәч, яңа майланган мәсихчеләр «хезмәтченең» өлеше булып киткәннәр һәм аларны башта кем генә өйрәтмәсен, үгет-нәсихәтне җыелыштагы мәсихчеләрдән — Изге Язмаларның өлкән булыр өчен куелган таләпләренә туры килгән кардәшләрдән алуларын дәвам иткәннәр (1 Тимутегә 3:1—7; Титуска 1:6—9). Бу билгеләнгән ир-атлар шулай итеп рухи халыкның үсүенә аерым өлеш керткәннәр. Тугры майланган мәсихче апа-кардәшләр җыелышларда өйрәтү ир-атларга гына йөкләнгәнгә үпкәләмәгәннәр (1 Көринтлеләргә 14:34, 35). Киресенчә, алар бу ир-атларның тырышып хезмәт итүләрен кадерләгән һәм Алла аларны, хатын-кызларны, үзенә хезмәт итүдә, мәсәлән башкаларга шатлыклы хәбәрне сөйләүдә кулланган өчен рәхмәтле булганнар. Бүгенге көндә ашкынучы майланган апа-кардәшләр билгеләнгән өлкәннәргә карата — өлкән майланган яки юкмы — моңа охшаш басынкы рух күрсәтәләр.

15. Беренче гасырда рухи ризыкның төп чыганакларының берсе нинди булган, һәм аны таратуда кем җитәкчелекне үз өстенә алган?

15 Беренче гасырдагы төп рухи ризык турыдан-туры рәсүлләрнең һәм җитәкчелекне үз өсләренә алган башка шәкертләрнең хатлары аша бирелгән. Алар язган хатлар, аеруча Инҗилне тәшкил иткән Алла тарафыннан рухландырылган 27 китапка кергән хатлар, җыелыштан җыелышка йөргән һәм, һичшиксез, мондагы өлкәннәргә өйрәтү өчен нигез биргәннәр. Шулай итеп, «хезмәтченең» вәкилләре эчкерсез мәсихчеләргә туклыклы рухи ризыкны тугры җиткереп торганнар. Беренче гасырдагы хезмәтче төркеме бу эшне тугры үтәгән.

«Хезмәтче» 19 гасыр үткәннән соң

16, 17. 1914 елга кадәр «хезмәтче» йөкләнгән эшен башкаруы белән ничек тугрылыгын исбатлаган?

16 Безнең көннәр турында нәрсә әйтеп була? Гайсә 1914 елда күктән патша булып идарә итә башлагач, ризыкны үз вакытында тугры өләшкән майланган мәсихчеләр төркемен тапканмы? Әйе. Бу төркемне, аның китергән җимешләренә карап, төгәл билгеләп булган (Маттай 7:20). Тарих бу билгеләү дөрес булганын күрсәткән.

17 Гайсәнең килү вакытына 5000 гә якын «өйдәгеләр» Изге Язмалар хакыйкатен тарату белән мәшгуль булган. Эшчеләр аз булган, әмма хезмәтче яхшы хәбәрне таратыр өчен кайбер алдынгы ысулларны кулланган (Маттай 9:38). Мәсәлән, Изге Язмалар темасына язылган вәгазьләр 2000 гә якын газетта бастырылган булган. Шулай итеп, Алла Сүзенең хакыйкате берьюлы унар меңләгән укучыларга ирешкән. Шулай ук төсле слайдлар белән кинокадрлардан торган сигез сәгатьлек программа әзерләнгән булган. Бу яңа ысулны куллану ярдәмендә Изге Язмалар хәбәре — барлыкка китерүдән башлап Мәсихнең меңьеллык идарәсенә кадәр — өч континенттагы 9 миллионга якын кешегә җиткерелгән булган. Бастырылган басмалар да кулланылган. Мәсәлән, 1914 елда «Күзәтү манарасы» журналы 50 меңгә якын тираж белән чыккан.

18. Гайсә хезмәтчене үзенең бар милке өстеннән кайчан куйган һәм ни өчен?

18 Шулай итеп, Хуҗа кайткан вакытта, тугры хезмәтче «өйдәгеләрне» дә намуслы тукландырган һәм яхшы хәбәрне дә вәгазьләгән. Хәзер аны җаваплырак йөкләмәләр көткән. Гайсә: «Сезгә хак сүз әйтәм: хуҗасы аны бөтен милке өстеннән башлык итеп куяр»,— дип әйткән (Маттай 24:47). Гайсә моны 1919 елда, хезмәтче сынауларны кичергәч эшли. Ни өчен «ышанычлы һәм акыллы хезмәтче» җаваплырак йөкләмәләр алган? Хуҗа зуррак «милек» алганга. 1914 елда Гайсәгә патшалык хакимияте бирелгән булган.

19. «Бихисап күп кешеләрнең» рухи ихтыяҗлары ничек канәгатьләндерелә? Аңлатыгыз.

19 Патша итеп куелган Хуҗа үзенең ышанычлы хезмәтчесен нинди «милке» өстеннән билгеләгән? Хуҗаның җирдәге бар рухи милке өстеннән. Мәсәлән, Хуҗа 1914 елда патша булып утырганнан соң 20 ел үткәч, «бихисап күп» «башка сарыкларның» кем икәне ачыкланган (Ачылыш 7:9; Яхъя 10:16). Алар санына «Аллаһы Исраиленең» майланган мәсихчеләре түгел, ә җирдә яшәргә өметләнгән эчкерсез ир-атлар һәм хатын-кызлар кергән, алар Йәһвәне яраткан һәм, майланган мәсихчеләр кебек, аңа хезмәт итәргә теләгән. Алар «ышанычлы һәм акыллы хезмәтчегә» мондый сүзләр әйткәннәр дип әйтеп була: «Без синең белән барабыз, чөнки без сезнең белән Алла икәнен ишеттек» (Зәкәрия 8:23). Суга чумдырылу үткән бу яңа мәсихчеләр, майланган «өйдәгеләр» кебек, шул ук ризык белән туклана башлыйлар, һәм бу ике төркем шул вакыттан бирле бер рухи өстәлдән туклана. «Бихисап күп кеше» санына керүчеләр өчен бу зур фатиха булган!

20. Раббы милкен үстерүдә «бихисап күп кеше» нинди роль уйнады?

20 «Бихисап күп кеше» санына кергән кешеләр майланган хезмәтченең төркеменә яхшы хәбәр вәгазьләүдә шатлык белән кушылганнар. Аларның вәгазьләре ярдәмендә Хуҗаның җирдәге милке үсте, һәм «ышанычлы һәм акыллы хезмәтчегә» тагын да җаваплылык өстәлде. Саны үсә барган хакыйкать эзләүче кешеләрне Изге Язмаларга нигезләнгән басмалар белән тәэмин итәр өчен, күбрәк типографияләр кирәк булды. Йәһвә Шаһитләренең филиаллары күп җирләрдә ачыла барган, «дөньяның читенә кадәр» миссионерлар җибәрелгән (Рәсүлләр 1:8). 1914 елда биш меңгә якын майланган мәсихче булса, Алланы мактаучылар саны бүгенге көндә 6 000 000 нан артып китте, аларның күбесе «бихисап күп кеше» саныннан. 1914 елда патшалык итә башлаганнан алып Патшаның милке чыннан да берничә тапкыр үсте!

21. Чираттагы мәкаләдә без нинди ике гыйбрәтле хикәяне карап чыгарбыз?

21 Моның барысы хезмәтче ышанычлы да, акыллы да булган икәнен күрсәтә. «Ышанычлы һәм акыллы хезмәтче» турында әйткәннән соң, Гайсә бу әһәмиятле сыйфатларга игътибар итүче ике гыйбрәтле хикәя китерә: беренчесе — ахмак һәм акыллы кызлар турында, ә икенчесе — талантлар турында (Маттай 25:1—30). Бу гыйбрәтле хикәяләрнең безнең өчен бүген нинди әһәмияте бар? Моны чираттагы мәкаләдә карап чыгарбыз.

Сез ничек уйлыйсыз?

• Кем «ышанычлы һәм акыллы хезмәтчене» тәшкил итә?

• Кем ул «өйдәгеләр»?

• Ышанычлы хезмәтче Раббының бар милке өстеннән кайчан куелган булган һәм ни өчен бу вакытта?

• Соңгы елларда Раббы милкен үстерүдә кем ярдәм иткән һәм ничек?

[Өйрәнү өчен сораулар]