Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Алданудан саклан

Алданудан саклан

Алданудан саклан

«Сак булыгыз... [«алдатып», ЯД] сезне һичкем кол итмәсен» (КӨЛЕССӘЙЛЕЛӘРГӘ 2:8).

1—3. а) Алдау тормышның барлык өлкәләрендә диярлек булуына нинди мисаллар бар? б) Ни өчен алдауның дөньяда киң таралганлыгы безне гаҗәпләндермәскә тиеш?

«СЕЗНЕҢ кайсыгызга клиентларыгыз бер дә ялганламады?» Берничә ел элек шушы сорауны биреп, бер хокук фәне профессоры кечкенә тикшерү үткәргән. Аның нәтиҗәсе нинди булган? «Меңләгән адвокатлар арасында берсенә генә клиентлар ялганламаган»,— дип әйтә профессор. Ни өчен? «Бу юрист зур компаниядә әле генә эшли башлаган һәм клиентлар белән әле бер дә сөйләшмәгән булган». Бу сорашу кызганыч хакыйкатьне дәлилли: ялган һәм алдату безнең көннәрдәге дөньяда гадәти хәлгә әверелгән.

2 Алдау төрле була һәм аны бүгенге тормышның төрле өлкәләрендә очратып була. Моңа күп санлы мисалларны масса-күләм мәгълүмат чараларында табып була: сәяси эшлеклеләр үз эшләре турында ялганлый, бухгалтерлар һәм юристлар корпорациянең керемнәрен зурайтып күрсәтә, реклама бирүчеләр кешеләрне адаштыра, судта катнашкан кешеләр иминият компанияләрен алдата — бу бары тик берничә мисал гына. Шулай ук дини алдау да бар. Руханилар кешеләрне үлемсез җан, утлы тәмуг һәм Троица кебек ялган тәгълиматлар турында өйрәтеп адаштыралар (2 Тимутегә 4:3, 4).

3 Алдатуның бу барлык мисаллары безне гаҗәпләндерергә тиешме? Юк. Чөнки «соңгы көннәр» турында Изге Язмаларда: «Мәкерле кешеләр һәм алдакчылар исә, адаштырып һәм үзләре дә адашып, явызлыкларында тагын да алга китәрләр»,— дип әйтелә (2 Тимутегә 3:1, 13). Безгә, мәсихчеләр буларак, хакыйкатьтән читкә алып китә алган адаштыручы карашлардан сакланырга кирәк. Шуңа күрә ике сорау барлыкка килә: ни өчен бүген алдау киң таралган һәм үзеңне алдатудан ничек сакларга?

Ни өчен алдау дөньяда шулай киң таралган?

4. Дөньяда алдауның киң таралганлыгы Изге Язмаларда ничек аңлатыла?

4 Изге Язмаларда ни өчен алдауның бүгенге дөньяда киң таралганлыгы ачык итеп аңлатыла. Рәсүл Яхья «бөтен дөнья исә явыз иблиснең хакимлеге астында» дип язган (1 Яхъя 5:19). Иблис турында Гайсә болай дип әйткән: «Ул... хакыйкатьне тотмады һәм хәзер дә тотмый, чөнки аңарда хакыйкать юк. Ул, ялган сөйләгән вакытта, үзенекен сөйли, чөнки ул — ялганчы һәм ялганның атасы». Шуңа күрә бу дөньяның үзенең намуссыз җитәкчесенең үзенчәлекләрен, рухын һәм Иблис өчен кыйммәтле булган нәрсәләрне чагылдырганына шаккатасы юк (Яхъя 8:44; 14:30; Эфеслеләргә 2:1—3).

5. Ахыр заманның бу көннәрендә Иблис алдау өчен ничек тагы да күбрәк тырышлык куя һәм кем аның һөҗүмнәренә аеруча дучар була?

5 Ахыр заманның бу көннәрендә Иблис аеруча тырышлык куя. Ул җиргә бәреп төшерелгән булган. Аңа әз вакыт калганын белгәнгә, ул «көчле ярсу белән» йөри һәм мөмкин кадәр күбрәк кешене юк итәргә омтылып, «бөтен дөньяны алдый» (Ачылыш 12:9, 12). Иблис алдауны вакыт-вакыт кына кулланмый. Киресенчә, кешелекне алдар өчен, ул өзлексез тырышлык куя *. Ул имансызларның акылларын томалар өчен һәм аларны Алладан читкә алып китәр өчен, бар булган мөмкинлекләрне, шул исәптән хәйлә белән мәкерлелек тә куллана (2 Көринтлеләргә 4:4). Алдауга оста булган Иблис аеруча Аллага «рух вә хакыйкать белән» гыйбадәт кылганнарны йотарга тели (Яхъя 4:24; 1 Петер 5:8). Иблиснең асылда: «Мин һәркайсы кешене Алладан читкә алып китә алам»,— дигән сүзләрен онытырга ярамый (Әюб 1:9—12). Әйдәгез, Иблиснең кайбер алымнарын һәм без аның мәкерле ниятләренә ничек каршы тора алабыз икәнен карап чыгыйк (Эфеслеләргә 6:11).

Мөртәтләр алдавыннан саклан

6, 7. а) Мөртәтләр нәрсә дип әйтергә мөмкин? б) Изге Язмада мөртәтләрнең теләкләре ничек итеп ачыклана?

6 Иблис Алла хезмәтчеләрен чын юлдан яздырыр өчен, инде озак вакыт мөртәтләрне куллана (Маттай 13:36—39). Мөртәтләр Йәһвәгә гыйбадәт кылабыз һәм Изге Язмаларда язылганга ышанабыз дип әйтергә мөмкин, әмма алар Алла оешмасының җирдәге өлешен кире кагалар. Аларның кайберләре хәтта ялган диннең бөтендөнья империясенең — «Бөек Бабылның» — Алланы хурлаучы тәгълиматларын кабат тота башлый (Ачылыш 17:5; 2 Петер 2:19—22). Алла тарафыннан рухландырылган Изге Язмалар язучылары мөртәтләрнең алымнарын һәм мотивларын ачыклар өчен, көчле сүзләр кулланган.

7 Мөртәтләрнең максатлары нинди? Аларның күпчелеге, бәлки, кайчандыр чын дип санаган диннән китү белән генә чикләнмиләр, еш кына үзләре белән башкаларның да китүен телиләр. Үзләренә шәкертләрне үзләре табып өйрәтер урынына, мөртәтләрнең күбесе «иман итүчеләрне [Гайсә шәкертләрен] үзләренә ияртергә» тырышалар (Рәсүлләр 20:29, 30). Ялган өйрәтүчеләр турында рәсүл Паул: «Сак булыгыз... сезне һичкем кол итмәсен»,— дигән кисәтү биргән (Көлессәйлеләргә 2:8). Мөртәтләрнең күп саны нәкъ шуны эшләргә тырышалар да. Кеше урлаучы сак булмаган корбанын гаиләсеннән ераграк алып китәргә тырышкан кебек, мөртәтләр дә, үз корбаннары итәр өчен, җыелышның тиз ышанучан кешеләрен җыелыштан ераграк алып китәргә тырышалар.

8. Үз максатларына ирешер өчен, мөртәтләр нәрсә куллана?

8 Үз максатларына ирешер өчен мөртәтләр нәрсә куллана? Алар мәгълүматларны бозып күрсәтәләр, яртылаш кына яки тулысынча ялган булганны сөйлиләр. Гайсә аның шәкертләренә «каршы төрле» явыз ялган сөйләгән кешеләр булачагын һәм шәкертләре аларның корбаны булачагын белгән (Маттай 5:11). Бу явыз дошманнар башкаларны алдар өчен ялган сөйлиләр. «Үзләре уйлап чыгарган риваятьләрне» сөйләгән, «алдаулы тәгълиматлар» (ЯД) тараткан һәм үз максатларына ирешү өчен «Изге язмаларны бозган» мөртәтләр турында рәсүл Петер кисәткән (2 Петер 2:3, 13; 3:16). Кызганычка каршы, алар «кайберәүләрнең иманнарын какшатуда» уңышлы булганнар (2 Тимутегә 2:18).

9, 10. а) Мөртәтләр алдамасын өчен нәрсә эшләргә? б) Алла ниятләрен аңлавыбызга төзәтүләр кертергә кирәк булганда, ни өчен бу безне борчымый?

9 Мөртәтләр безне алдамасын өчен нәрсә эшләргә? Алла Сүзендә бирелгән мондый киңәшне тотарга кирәк: «Үзегез өйрәнгән тәгълиматка карата бүленеш китереп чыгаручылардан һәм дөрес юлдан яздыруга сәбәп тудыручылардан сакланыгыз һәм алардан читләшегез» (Римлыларга 16:17). Алар үз фикерләрен үзләре әйтәме яки аларны берәр басма яки Интернет аша безгә җиткерәләрме — ничек кенә булмасын, аларның бу фикерләрен кире кагып, без «алардан читләшәбез». Ни өчен без алай эшләргә тиеш? Беренчедән, Алла Сүзе шулай эшләргә өйрәткәнгә, ә без Йәһвә безгә һәрвакыт игелек тели икәнен беләбез (Ишагыйя 48:17, 18).

10 Икенчедән, безне Бөек Бабылдан шулхәтле ачык итеп аерып торган кыйммәтле хакыйкатькә өйрәткән оешмабызны яратканга. Шул ук вакыт без Алла ниятләре турында белемнәребез камил түгеллеген таныйбыз; аңлавыбызга вакыт узу белән төзәтүләр кертелә. Тугры мәсихчеләр Йәһвәнең барысын да ачыклаганын көтәргә әзер (Гыйбрәтле хикәя 4:18). Шул ук вакыт без Алла хуплап кулланган оешманы кире какмыйбыз, чөнки Алланың бу оешманы фатихалаганына ачык дәлилләр күрәбез (Рәсүлләр 6:7; 1 Көринтлеләргә 3:6).

Үз-үзеңне алдаудан саклан

11. Ни өчен камил булмаган кешеләрнең үз-үзләрен алдарга омтылышлары бар?

11 Камил булмаган кешеләрнең үз-үзләрен алдау гадәте бар, һәм Иблис моны кулланырга бик шат. «Кеше йөрәге барыннан да бигрәк хәйләкәр һәм чиктән тыш бозык»,— дип әйтелә Иремия 17:9 да. Ә Ягъкуб: «Һәркемне дә үзенең үк кызыктырып алып кереп китүче һәм аны тозакка эләктерүче хайвани теләкләре вәсвәсәгә кертә»,— дип язган (Ягъкуб 1:14). Йөрәгебезгә вәсвәсә кергән булса, ул гөнаһны кызыктыргыч һәм зыянсыз итеп күрсәтеп, безне аны эшләргә тартырга мөмкин. Әмма бу алдау, чөнки мондый гөнаһка бирешкән кеше һәлакәткә алып баручы юлда тора (Римлыларга 8:6).

12. Үз-үзебезне алдау тозагына без ничек эләгергә мөмкин?

12 Үз-үзеңне алдау тозагына эләгү җиңел. Мәкерле йөрәк кешенең бик җитди кимчелекләренең барлыгын акыллы итеп аңлатып бирергә яки эшләнгән авыр гөнаһларын акларга мөмкин (1 Патшалык 15:13—15, 20, 21). Бозык йөрәгебез хәтта әдәпсез тәртипне аклар өчен дә юллар таба ала. Мәсәлән, күңел ачуларны карап чыгыйк. Аларның кайберләре шатлык китерә һәм файдалы, әмма бу дөнья тәкъдим иткән күңел ачуларның күбесе — кинолар һәм телевидение тапшырулары, шулай ук Интернет сайтлары — әдәпсез һәм әхлаксыз. Шикле күңел ачулар безгә бернинди дә зыян китермәячәк дип үзеңне ышандыру авыр түгел. Кайберәүләр хәтта болай дип тә уйлый: «Бу минем вөҗданымны борчымаса, нәрсә юкка кайгырырга?» Әмма мондый кешеләр ялган фикер йөртү белән «үз-үзләрен алдыйлар» (Ягъкуб 1:22).

13, 14. а) Изге Язмалардагы нинди мисал вөҗданыбыз һәрвакытта да ышанычлы киңәшче түгеллеген күрсәтә? б) Без үз-үзебезне алдаудан ничек саклана алабыз?

13 Үз-үзеңне алдаудан ничек сакланырга? Иң беренчедән, безгә кеше вөҗданы һәрвакыт та ышанычлы киңәшче түгел икәнен истә тотарга кирәк. Рәсүл Паул мисалын карап чыгыйк. Мәсихче булганчы, ул Мәсих шәкертләрен эзәрлекләгән (Рәсүлләр 9:1, 2). Бу вакытта аны вөҗданы борчымагандыр. Әмма аның дөрес юл белән бармаганы ачык. «Мәсихкә иман итмәгәнгә, ни эшләгәнемне белми идем»,— дип әйткән Паул (1 Тимутегә 1:13). Әгәр кайбер күңел ачулар вөҗданыбызны борчымаса, бу безнең дөрес эшләгәнебезгә гарантия бирми әле. Алла Сүзе буенча тиешенчә өйрәтелгән сау вөҗданыбыз гына яхшы җитәкче була ала.

14 Әгәр без үз-үзебезне алдаудан сакланырга тырышабыз икән, безгә файдалы булган кайбер киңәшләрне исебездә тотарга кирәк. Аллага дога кылып, үзеңне сынап чык (Мәдхия 25:2; 2 Көринтлеләргә 13:5). Үз-үзеңне намуслы карап чыгу сиңа кайбер карашларыңны һәм тәртибеңне үзгәртергә кирәклеген күрергә ярдәм итәргә мөмкин. Башкаларны тыңла (Ягъкуб 1:19). Үз-үзеңне сынап чыгу алдан ук бик төгәл булмаска мөмкин, шуңа күрә җитлеккән мәсихчеләрнең риясыз сүзләрен тыңлау акыллы булыр. Әгәр тәҗрибәле һәм аек фикерле имандашларың шикле дип санаган карарлар кабул итсәң яки эш кылсаң, үз-үзеңнән: «Бәлки минем вөҗданым тиешле өйрәтелмәгәндер яки йөрәгем алдата торгандыр?» — дип сорый аласың. Изге Язмалар һәм аңа нигезләнгән басмаларны регуляр рәвештә укы (Мәдхия 1:2). Моны эшләү сиңа фикер, караш һәм хисләреңне Алла принципларына туры китерергә ярдәм итәчәк.

Иблис ялганыннан үзеңне сакла

15, 16. а) Безне алдар өчен, Иблис ялганның нинди төрләрен куллана? б) Мондый ялганнан үзебезне саклар өчен, без нәрсә эшли алабыз?

15 Иблис безне алдар өчен ялганның төрлесен куллана. Ул безне мал-мөлкәт җыю бәхет һәм канәгатьлек китерә дип ышандырырга тырыша, әмма еш кына моның нәтиҗәсе киресенчә була (Вәгазьче 5:9—11). Без «соңгы көннәрдә» яшәгәнебезгә ачык дәлилләр күрсәк тә, ул безне бу явыз дөнья мәңге яшәячәк дип ышандырырга тели (2 Тимутегә 3:1—5). Рәхәт тормыш эзләүчеләр һәлакәтле «уңыш» урсалар да, Иблис әхлаксыз тормыш алып бару бернинди дә зыян китерми дип уйларга өнди (Гәләтиялеләргә 6:7). Без бу тозакларга эләкмәс өчен нәрсә эшли алабыз?

16 Изге Язмалардагы мисалларны өйрән. Изге Язмаларда Иблис ялганы аркасында зыян күргән кешеләрнең кисәтүле мисаллары китерелә. Алар байлык яратканнар, нинди көннәрдә яшәгәннәрен онытканнар яки әхлаксызлыкка бирелгәннәр, һәм боларның барысы да һәлакәтле нәтиҗәгә китергән (Маттай 19:16—22; 24:36—42; Лүк 16:14; 1 Көринтлеләргә 10:8—11). Безнең көннәрдәге мисаллардан сабак ал. Кызганычка каршы, вакыт-вакыт кайбер мәсихчеләр уяу булуларын югалталар һәм Аллага хезмәт итү үзләрен ниндидер яхшы нәрсәдән мәхрүм итә дигән нәтиҗә ясыйлар. Кайвакыт алар хакыйкатьне калдырып, үзләре теләгән тормыш белән яши башлый. Әмма мондый кешеләр «тайгак юлларда» торалар, һәм аларның бу тәртипләре иртәме, соңмы «уңышын» китерәчәк (Мәдхия 72:18, 19). Башкаларның хаталарыннан сабак алсак, акыллы булыр (Гыйбрәтле хикәя 22:3).

17. Ни өчен Иблис Йәһвә безне яратмый һәм кадерләми дип ышандырырга тырыша?

17 Иблиснең уңышлы кулланган тагын бер төр ялганы бар. Ул Йәһвә безне яратмый һәм кадерләми дип ышандырырга тели. Иблис инде мең еллар камил булмаган кешеләрне күзәтә һәм күңел боеклыгы безне рухи яктан хәлсезләндерә ала икәнен яхшы белә (Гыйбрәтле хикәя 24:10). Шуңа күрә ул, имеш, Алла безне бернәрсәгә дә санамый дип ышандырырга тели. Әгәр «безне бәреп төшерсәләр» һәм без Алла безнең турыда кайгыртмый дип уйлый башласак, без бирешергә мөмкин (2 Көринтлеләргә 4:9). Бөек Алдаучы нәкъ шуны тели дә! Иблиснең бу тозагына эләкмәс өчен нәрсә эшләргә?

18. Изге Язмаларда Йәһвәнең яратуына нинди ышандырулар бар?

18 Изге Язмаларда Алланың безне яратуы турында әйтелгәннәрне үзеңә карата куллан. Алла Сүзендә Йәһвәнең безнең һәрберебезгә игътибар итүен һәм яратуын күрсәтүче дулкынландыргыч мисаллар бар. Синең күз яшьләрең аның «алдында» — ул синең тугры булып калыр өчен көрәшкәндә түккән күз яшьләреңне күрә һәм истә тота (Мәдхия 55:9). Алла син боеккан вакытны белә, һәм бу вакытта ул сиңа якын (Мәдхия 33:19, АМТ). Ул синең турында барысын да, шул исәптән «башыңдагы һәр чәч бөртегенең» санын да белә (Маттай 10:29—31). Ә иң мөһиме, Алла синең өчен «Үзенең бердәнбер Улын биргән» (Яхъя 3:16; Гәләтиялеләргә 2:20). Изге Язмаларның бу сүзләре сиңа да кагылганына ышану, бәлки, авырдыр. Ләкин без Йәһвә сүзенә ышанырга тиешбез. Ул безнең барыбызны гына түгел, ә һәрберебезне аерым ярата. Йәһвә безнең моңа ышануыбызны тели.

19, 20. а) Иблиснең Йәһвә безне яратмый дигән ялганын тану һәм кире кагу ни өчен мөһим? б) Бер күзәтче боеккан кардәшләренә ничек ярдәм итә?

19 Ялганны таны һәм кире как. Берәрсенең ялганны сөйләгәнен белсәң, аның алдатуыннан үзеңне саклый аласың. Нәкъ шулай ук Иблиснең, имеш, Йәһвә безне яратмый дигән ялганын белү синең өчен бик зур ярдәм булырга мөмкин. Бер мәсихче апа-кардәшебез «Күзәтү манарасы»нда Иблиснең алымнары турында бастырылган мәкаләне укыгач: «Иблис мине боектырыр өчен хисләремне кулланырга тырышканын мин күз алдына да китерә алмый идем. Әмма моны белү начар хисләрне җиңәр өчен сәбәп бирә»,— дип әйткән.

20 Көньяк Африка илендә күчеп йөрүче күзәтче булып хезмәт иткән кардәшебезнең тәҗрибәсен карап чыгыйк. Көтүче вазифасын үтәп боеккан имандашларына килгәндә, ул алардан еш кына: «Син Троицага ышанасыңмы? — дип сорый. Боеккан имандашыбыз бу тәгълимат Иблис ялганнарының берсе икәнен белеп, гадәттә: «Әлбәттә, юк»,— дип җавап кайтара. Күзәтче шуннан соң: «Утлы тәмугның барлыгына ышанасыңмы?» — дип сорый. Кабат: «Әлбәттә, юк»,— дигән җавап бирелә. Һәм күзәтче Иблиснең бик ачык булмаса да, әмма тагын бер ялганы бар дип әйтә. Шуннан соң «Йәһвәгә якынлаш» * дигән китапның (рус) 249 нчы битен, 21 нче абзацын күрсәтә, анда Йәһвә безнең һәрберебезне яратмый дигән ялган фаш ителә. Күзәтче боеккан кешегә шулай итеп Иблис ялганын аерып күрүдә һәм ялганны кире кагуда уңышлы ярдәм итә алам дип сөйли.

Үзеңне алдатудан сакла

21, 22. Без Иблиснең алдау өчен кулланган алымнарын кайдан беләбез, һәм без нәрсә эшләргә тәвәккәл?

21 Соңгы көннәрнең ахырында безне Иблиснең ялганны күп итеп таратуы һәм тагын күбрәк алдатырга дәвам итәчәге гаҗәпләндермәскә тиеш. Бәхеткә каршы, Йәһвә Иблиснең хәйләкәр алымнарын безгә ачыклый. Изге Язмаларда һәм аңа нигезләнгән «ышанычлы һәм акыллы хезмәтченең» басмаларында Иблиснең явыз алымнары ачык итеп фаш ителә (Маттай 24:45). Алдан кисәтелгән кеше кораллы булыр (2 Көринтлеләргә 2:11).

22 Әйдәгез, шуңа күрә үзебезне мөртәтләрнең фикер йөртүеннән саклыйк. Шулай ук үз-үзеңне алдау кебек мәкерле тозактан сакланырга тәвәккәл булыйк. Әйдәгез, Иблиснең бар ялганнарын таныйк һәм кире кагыйк. Шулай эшләп, без алдауны җирәнгеч дип санаган «хакыйкать Алласы» белән үзара мөнәсәбәтләребезне саклыйбыз (Мәдхия 30:6, АМТ; Гыйбрәтле хикәя 3:32, АМТ).

[Искәрмәләр]

^ 5 абз. Ачылыш 12:9 да (ЯД) «адаштырырга» дип тәрҗемә ителгән фигыль формасы бер белешмәлектә «гадәткә кереп киткән, дәвам итүче эшне аңлата» дип әйтелә.

^ 20 абз. Йәһвә Шаһитләре тарафыннан бастырылган.

Хәтерлисезме?

• Ни өчен бүгенге дөньяда шулхәтле күп алдыйлар?

• Мөртәтләр безне алдатмасын өчен, без нәрсә эшли алабыз?

• Үз-үзебезне алдау омтылышыннан ничек саклана алабыз?

• Иблиснең ялганнарыннан үзебезне ничек саклый алабыз?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[15 биттәге иллюстрацияләр]

Күңел ачулар турында үз-үзеңне алдама.