Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Дин игелек яки явызлык эшләргә өндиме?

Дин игелек яки явызлык эшләргә өндиме?

Дин игелек яки явызлык эшләргә өндиме?

«МИН христиан диненә бурычлымын һәм, шулай ук, без соңгы ике мең ел яшәгән дөнья да аңа бурычлы дип уйлыйм» («Two Thousand Years—The First Millennium: The Birth of Christianity to the Crusades». Кереш сүзләр).

«Христиан» динен хуплап әйтелгән бу сүзләрне диктор һәм язучы Мелвин Брэгг язган. Аның сүзләрендә җирдә яшәгән күп кешеләрнең фикере чагылган. Алар да үзләрен диннәренә бик бурычлы дип саный һәм дин алар өчен игелекнең куәтле чыганагы дип нык ышаналар. Мәсәлән, бер язучы ислам «бөек цивилизациягә башлангыч биреп... бөтен дөньяны баетты» дигән.

Диннең роле яхшы яки начармы?

Ләкин Брэггның чираттагы сүзләре дин, тулаем алганда, чыннан да игелек эшләргә өндиме дигән мөһим сорау күтәрә. «Христиан дине миңа бернәрсәне аңлатырга тиеш»,— дип яза ул. Нәрсәне? «Ни өчен аның „тарихы“ еш кына фанатиклык, явызлык, мәрхәмәтсезлек һәм үзсүзле наданлык белән бәйле»,— ди ул.

Күп кешеләр бөтен дөнья тарихы буенча фанатиклык, явызлык, мәрхәмәтсезлек һәм үзсүзле наданлыкны күп диннәрдә күреп була дип әйтер. Димәк, аларның карашлары буенча, дин үзен, тышкы яктан изгелек һәм сафлык белән каплап, кешелеккә яхшылык эшләүче итеп күрсәтә генә, ә асылда исә ул икейөзлелек һәм ялган белән тулы (Маттай 23:27, 28). «Безнең әдәбиятыбызда дин цивилизациядә бик кыйммәтле роль уйный дигән сүзләрне еш күреп була,— дип әйтелә бер китапта.— Һәм анда тагын да ешрак бу сүзләрнең ялганлыгын күрсәтүче тарихи вакыйгалар очратабыз» («A Rationalist Encyclopædia»).

Берәр газетны ачып карагыз: мәхәббәт, тынычлык һәм кызганучан булу турында сөйләгән, ә үзләре нәфрәт үстергән һәм Алла исеме белән канкойгыч сугышларны аклаган дин җитәкчеләре вәгазенең бихисап күп мисалын табарсыз. Шуңа күрә шаккатасы юк: күп кешеләр еш кына дингә кеше тормышында җимергеч роль уйнаган көчкә кебек карыйлар!

Дин булмаса, яхшырак булыр идеме?

Кайберәүләр, мәсәлән Англия фәлсәфәчесе Бертран Рассел, хәтта мондый нәтиҗә ясаган: тора-бара «һәркайсы дини ышану юк булса», бик яхшы булыр иде. Алар фикерләвенчә, бөтен кешелекнең проблемаларын мәңгегә хәл итәр өчен, динне юк итәргә кирәк. Әмма алар, күрәсең, шуны онытырга тели: динне кире каккан кешеләр, дингә бирелгән кешеләр кебек үк, нәфрәт һәм түзмәүчелек тудырырга мөмкин. Дин темасына язучы Карен Армстронг шуны безнең исебезгә төшерә: «Еврейләрне күпләп үтерү кимендә шуны күрсәтте: атеистик өйрәтүләр, һәркайсы дини сугышлар кебек үк, үлем китерә ала» («The Battle for God—Fundamentalism in Judaism, Christianity and Islam»).

Динме кешелек проблемаларының чыганагы яки ул игелек эшләргә өндиме? Бөтен диннәрне юк итү аша бар проблемаларны да хәл итеп буламы? Изге Язмаларда моның турында нәрсә әйтелгәнен чираттагы мәкаләдә карап чыгыгыз. Җавап сезнең өчен гел көтелмәгән булырга мөмкин.