Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Йөрәгеңне саклап, әхлакый яктан саф кал

Йөрәгеңне саклап, әхлакый яктан саф кал

Йөрәгеңне саклап, әхлакый яктан саф кал

«Барыннан да бигрәк йөрәгеңне сакла; чөнки йөрәк — тереклек чыганагы» (ГЫЙБРӘТЛЕ ХИКӘЯ 4:23).

1—3. а) Әхлакый сафлыкларын кадерләмәгәннәрен кешеләр еш кына ничек күрсәтә? Мисал китерегез. б) Ни өчен әхлакый сафлыкның кыйммәтлеген карап чыгу мөһим?

РӘСЕМ йорт стенасында эленеп торган. Ул инде модадан чыккан кебек, артык та кебек күренгәндер. Һәрхәлдә, йорт хуҗасы аны, күрәсең, кирәкле дип санамаган һәм, ахыр чиктә, тотылган әйберләр сатыла торган кибеткә илтеп биргән. Рәсемгә 25 доллар (АКШ) бәя биргәннәр. Әмма еллар узгач аның бәясе миллионга якын икәне ачыкланган! Әйе, ул чыннан да бик сирәк очрый торган шедевр булган. Нәрсә хис иткәндер бу рәсемнең чын кыйммәтлегенә бәя бирә алмаган баштагы хуҗасы! Моны күз алдына китерү авыр түгел.

2 Безнең көннәрдә яшәгән күп кешеләр, теге рәсемнең хуҗасы кебек, әхлакый сафлыкның чын кыйммәтлеген кайвакыт күрмиләр. Кемдер аны модадан чыккан дип саный, аның өчен ул бүгенге тормышта артык кебек күренә. Шулай итеп, аны бушка диярлек бирәләр, ә кайберәүләр аны берничә минут җенси рәхәтлеккә алмаштыра. Икенчеләре, яшьтәшләре алдында яки берәр егет я кыз алдында абруй казаныр өчен, аны корбан итәләр (Гыйбрәтле хикәя 13:20).

3 Күпләре әхлакый сафлыклары никадәр кыйммәтле булганын бик соң аңлый башлыйлар. Аны югалту еш кына кайгылар китерә. Изге Язмаларда әйтелгәнчә, әхлаксызлыкның нәтиҗәсе агу кебек һәм «әремдәй ачы» булырга мөмкин (Гыйбрәтле хикәя 5:3, 4). Бүгенге дөньядагы бозык әхлакый тәртипне исәпкә алганда, син ничек әхлакый сафлыгыңны саклый һәм кадерли аласың? Моңа бәйле без ясый алган өч адымга игътибар итик.

Йөрәгеңне сакла

4. Нәрсә ул символик йөрәк һәм ни өчен без аны сакларга тиешбез?

4 Әхлакый сафлык саклар өчен, йөрәкне сакларга кирәк. Изге Язмаларда: «Барыннан да бигрәк йөрәгеңне сакла; чөнки йөрәк — тереклек чыганагы»,— дип әйтелә (Гыйбрәтле хикәя 4:23). Нәрсә ул монда әйтелгән «йөрәк»? Бу йөрәк — кеше органы түгел. Ул символик йөрәк кешенең эчке торышына — аның уйлары, хисләре һәм теләкләренә кагыла. Изге Язмаларда: «Раббы Аллаһыңны бөтен йөрәгең, бөтен җаның һәм бөтен көчең белән ярат»,— дип әйтелә (Икенчезаконлык 6:5). Бу иң зур әмер дип әйткән Гайсә (Марк 12:29, 30). Моннан йөрәгебез бик кыйммәтле икәне күренә. Аны сакларга кирәк.

5. Йөрәк ничек бер үк вакыт кыйммәтле дә, куркыныч та була ала?

5 Әмма Изге Язмаларда шулай ук «кеше йөрәге барыннан да бигрәк хәйләкәр һәм чиктән тыш бозык» дип әйтелә (Иремия 17:9). Йөрәк ничек хәйләкәр һәм безнең өчен куркыныч була ала? Бер мисал карап чыгыйк. Машина бик күп файда китерә һәм кайвакыт, авыр хәлләрдә, хәтта тормышыбызны да саклап калырга мөмкин. Әмма машина йөртүче игътибарлы булмаса һәм аны дөрес йөртмәсә, бу машина безнең яки башка кешенең үлеменә китерергә мөмкин. Йөрәгеңне дә сакламасаң, теләкләрең һәм омтылышларың сине үзләренең колы итәргә мөмкин, ә бу бәлагә китерә ала. Алла Сүзендә: «Үзенә [«үз йөрәгенә», ЯД] генә өмет итүче кеше — ахмак; зирәк акыллы кеше исә исән-имин яшәр»,— дип әйтелә (Гыйбрәтле хикәя 28:26). Әгәр син, сәяхәт алдыннан картаны караган кебек, Алла Сүзенә карап, аңа үзең белән җитәкчелек итәргә бирсәң, зирәк акыллы кеше булырсың һәм бәла-казалардан кача алырсың (Мәдхия 118:105).

6, 7. а) Нәрсә ул изгелек һәм ни өчен ул Йәһвә хезмәтчеләре өчен мөһим? б) Камил булмаган кешеләр Йәһвәнең изгелеген чагылдыра ала икәнен без кайдан беләбез?

6 Йөрәгебезнең тумыштан әхлакый сафлыкка омтылышы юк. Без аны моңа өйрәтергә тиеш. Моның өчен бер мөмкинлек — әхлакый сафлыкның чын кыйммәтлеге турында уйлану. Сафлык изгелек белән бик якын бәйле, ә изгелек — ул чиста, пакь, гөнаһтан аерылган булу. Изгелек бик кыйммәтле сыйфат, ул Йәһвә Алланың аерылгысыз өлеше. Изге Язмаларның йөзләгән шигырьләрендә бу сыйфат Йәһвә белән бәйләнештә күрсәтелә. Изге Язмаларда хәтта «изгелек Йәһвәнеке» дип әйтелә (Чыгыш 28:36, ЯД). Ләкин бу бөек сыйфатның камил булмаган кешеләр белән ни бәйләнеше бар?

7 Йәһвә безгә үз Сүзендә: «Изге булыгыз,— дип әмер бирә,— чөнки Мин изге»,— ди (1 Петер 1:16). Без Йәһвә кебек изге булырга тырыша алабыз; без әхлакый сафлыгыбызны саклап, аның каршында чиста була алабыз. Шулай итеп, пычрак, мәсхәрә итүче тәртиптән үзебезне тыйганда, без бөек, дулкынландыргыч максатка якынлашабыз, бу максат — Аллаһы Тәгаләнең искиткеч сыйфатын чагылдыру! (Эфеслеләргә 5:1). Без моны булдыра алмыйбыз дип уйлау дөрес түгел, чөнки Йәһвә акыллы һәм зирәк Боеручы, һәм ул беркайчан да без эшли алмаганны таләп итми (Мәдхия 102:13, 14; Ягъкуб 3:17). Әмма әхлакый һәм рухи яктан саф калу өчен тырышлык кирәк. Рәсүл Паул Мәсих «эчкерсезлеккә һәм сафлыкка лаек» дип билгеләгән (2 Көринтлеләргә 11:3, ЯД). Без, Мәсих һәм аның Әтисе алдында әхлакый яктан саф калыр өчен, бар тырышлыгыбызны куярга тиешбез — безнең алар алдында шундый бурычыбыз бар. Алар безгә шулхәтле зур ярату күрсәттеләр, без һәрвакыт алар алдында бурычлы булып калабыз (Яхъя 3:16; 15:13). Без әхлакый саф тормыш алып бару аша аларга үз рәхмәтләребезне белдерергә мөмкинлегебез булганына шатбыз. Әхлакый сафлыгыбызга шушы яктан карасак, без аны кадерләячәкбез һәм йөрәгебезне саклаячакбыз.

8. а) Без ничек символик йөрәгебезне тукландыра алабыз? б) Сөйләшүләребез безнең турыда нәрсәне ачыкларга мөмкин?

8 Йөрәгебезне шулай ук рухи яктан тукланып саклыйбыз. Безгә акылыбызны һәм йөрәгебезне регуляр рәвештә яхшы рухи ризык белән тукландырырга кирәк, һәм Алла Патшалыгы турындагы яхшы хәбәр тормышыбызда беренче урында торырга тиеш (Көлессәйлеләргә 3:2). Бу хәтта аралашуыбызда да күренергә тиеш. Әгәр без рухи булмаган, әхлаксыз нәрсәләр турында сөйләшергә яратсак, бу йөрәк торышыбыз турында кайбер якларны ачыклый (Лүк 6:45). Безне рухи һәм файда китерүче әйберләр турында сөйләшергә яратучы кеше итеп белсәләр, яхшырак булыр иде (Эфеслеләргә 5:3). Йөрәгебезне саклар өчен, үзебезне кайбер бик куркыныч нәрсәләрдән сакларга кирәк. Әйдәгез, аларның икесен карап чыгыйк.

Фәхешлектән кач

9—11. а) Ни өчен 1 Көринтлеләргә 6:18 дә язылган киңәшне санга сукмаган кешеләрнең җитди әхлаксызлык эшләү ихтималлыгы зурая? Мисал китерегез. б) Фәхешлектән качсак, без үзебезне нәрсәдән читтә тотабыз? в) Тугры Әюб безнең өчен нинди яхшы үрнәк калдырган?

9 Йәһвә рәсүл Паулны күп кешеләргә йөрәкләрен сакларга һәм әхлакый яктан саф калырга ярдәм итүче киңәшләр язарга рухландырган. «Фәхешлектән качыгыз!» — дип язган Паул (1 Көринтлеләргә 6:18). Шуңа игътибар итегез: ул «фәхешлектән сакланыгыз» дип кенә әйтмәгән. Мәсихчеләр моннан күбрәк эшләргә тиеш. Алар, үлемгә китерә торган куркынычтан качкан кебек, әхлаксызлыкның һәркайсы төреннән качарга тиеш. Бу киңәшкә колак салмасак, әхлаксызлыкта катнашу һәм Алла илтифатлылыгын югалту ихтималлыгы зурая.

10 Бер мисал карап чыгыйк. Әнисе кечкенә улын берәр җиргә барыр алдыннан юындыра һәм матур итеп киендерә. Улы башкалар әле киенеп чыкканчы урамда уйнап йөрим әле дип рөхсәт сорый. Әнисе ризалаша, әмма: «Урамда су янына барма. Пычрансаң, сиңа эләгәчәк»,— дип кисәтә. Ләкин берничә минут та үтми, әнисе улының су кырыенда, аяк очларына басып, селкенеп торганын күрә. Ул әле пычранмаган, юк. Әмма ул әнисенең су янына барма дигән кисәтүен санга сукмый һәм бәладән кача алмас (Гыйбрәтле хикәя 22:15). Яшьләрнең күпләре һәм хәтта бу яктан күпкә саграк булырга тиеш булган олы кешеләр дә моңа охшаш хата ясыйлар. Ничек?

11 Безнең заманда «хурлыклы нәфесләр» белән янып торган шулхәтле күп кеше булганда, тыелган җенси якынлыкка өндәүче тулы бер индустрия барлыкка килгән (Римлыларга 1:26, 27). Журналлар, китаплар, фильмнар һәм Интернет порнография белән тулган. Мондый бозык нәрсәләргә үз уйларына керергә рөхсәт иткән кешеләр, әлбәттә, фәхешлектән качалар дип әйтеп булмый. Алар бу куркынычка җитди карамыйлар, Изге Язмаларның кисәтүен санга сукмыйча, фәхешлекнең «кырыенда» селкенеп басып торалар. Йөрәкләрен саклар урынына, алар аны агуландыралар, чөнки күргән сурәтләр әле еллар буе аларның уйларыннан чыкмаска мөмкин (Гыйбрәтле хикәя 6:27). Әйдәгез, тугры Әюб мисалыннан өйрәник, ул үзен гөнаһка этә алган нәрсәләргә карамас өчен, үз күзләре белән килешү төзегән (Әюб 31:1). Менә кемнән үрнәк алырга кирәк!

12. Мәсихчеләр ничек өйләнешер алдыннан «фәхешлектән кача» ала?

12 Егет белән кыз өйләнешергә йөргәндә, «фәхешлектән качу» аеруча мөһим. Бу вакыт өмет һәм көтү белән тулы булган шатлыклы вакыт булырга тиеш, әмма кайберәүләр әхлаксызлыкка җиңел карап, аны бозалар. Алар эчкерсез ярату, үз-үзеңне кулда тоту, Йәһвәгә тыңлаучан булу кебек бәхетле никахның нык нигезеннән бер-берсен мәхрүм итәләр. Ике мәсихче өйләнешергә йөргәндә, әхлаксызлык кылган. Никахлашкач, мәсихче апа-кардәшебез вөҗданы газаплавын таныган. Кылган әхлаксызлыклары хәтта никахлашкан көннең шатлыгын да урлады дип әйткән ул. Апа-кардәшебез болай дип сөйли: «Мин Йәһвәдән мине кичер дип күп тапкыр сорадым, әмма җиде ел үтсә дә, вөҗдан газабы кичерүемне дәвам итәм». Мондый гөнаһ эшләгән мәсихчеләрнең ярдәмне өлкәннәрдән эзләве бик мөһим (Ягъкуб 5:14, 15). Ләкин күп мәсихчеләр үзләрен акыллы тотып, өйләнешер алдыннан үзләрен мондый куркынычтан саклыйлар (Гыйбрәтле хикәя 22:3). Алар яратуларын күрсәтүгә чик куялар. Очрашырга теләгәндә, берәрсен үзләре белән алалар һәм икесе генә берәр аулак урында калырга тырышмыйлар.

13. Ни өчен мәсихчеләр, өйләнешер өчен, Йәһвәгә хезмәт итмәгән кеше белән очрашмыйлар?

13 Мәсихчеләр Йәһвәгә хезмәт итмәгән кеше белән очраша башлагач, үзләренә күп авырлыклар китерергә мөмкин. Мәсәлән, ничек син Йәһвә Алланы яратмаган кеше белән үз тормышыңны бәйли аласың ди? Мәсихчеләр үзләрен Йәһвәне яраткан һәм аның әхлакый нормаларын хөрмәт иткән кеше белән генә «бәйләргә» тиеш — бу бик мөһим. Алла Сүзендә безгә болай дип әйтелә: «Үзегезне имансызлар белән бәйләмәгез. Тәкъвалык белән канунсызлыкның ни уртаклыгы бар? Яктылык белән караңгылыкның нинди уртаклыгы бар?» (2 Көринтлеләргә 6:14).

14, 15. а) «Фәхешлек» сүзенең мәгънәсе турында кайберәүләр нинди хаталы фикер йөртәләр? б) «Фәхешлек» үз эченә нәрсәләр ала, һәм мәсихчеләр ничек «фәхешлектән кача» алалар?

14 Шулай ук белемле булу бик мөһим. Фәхешлекнең нәрсә икәнен төгәл белмәсәк, аңардан тиешенчә кача алмыйбыз. Бүгенге дөньяда кайберәүләр «фәхешлекнең» мәгънәсен дөрес аңламый. Алар, әгәр якынлык кылмасаң, никахлашмыйча да үз җенси теләкләреңне канәгатьләндерергә ярый дип уйлый. Яшүсмерләрне балага узуга китерми торган бозык җенси тәртипкә хәтта хөрмәт ителгән сәламәтлек саклау учреждениеләренең кайберләре өнди. Шуның белән алар яшүсмерләрнең балага узуларын киметергә тели. Мондый киңәшләр һич тә дөрес түгел. Никахтан тыш балага узудан саклану әхлакый сафлык саклау дигән сүз түгел әле, һәм «фәхешлекнең» чын билгеләмәсе ул хәтле тар түгел.

15 «Фәхешлек» дип тәрҗемә ителгән порни́а дигән грек сүзенең мәгънәсе киңрәк. Ул никахлашмаган кешеләрнең якынлык кылуларын аңлата һәм шулай ук җенси әгъзаларны дөрес кулланмауны күздә тота. Порни́а — ул шулай ук аналь яки ораль секс һәм башка кешенең җенси әгъзаларын иркәләү. Бу фәхешлек йортлары өчен хас. Мондый тәртип «фәхешлек» түгел дип уйлаган кешеләр үз-үзләрен алдатып, Иблиснең бер тозагына эләккәннәр (2 Тимутегә 2:26). Моннан тыш, әхлакый сафлык саклау үзеңне фәхешлек дип саналган тәртиптән тыю белән генә чикләнми. «Фәхешлектән качар» өчен, без җитди гөнаһ порни́а кылуга китерә алган һәркайсы җенси пычраклыктан, азгынлыктан үзебезне сакларга тиешбез (Эфеслеләргә 4:19). Шул чакта без әхлакый яктан саф калачакбыз.

Флирт тудырган куркынычлардан кач

16. Изге Язмалардагы мисал буенча, кайсы очракта бер-береңә ярату күрсәтү урынлы?

16 Әхлакый яктан саф калыр өчен, безгә үзебезне тагын бер куркынычтан — флирттан сакларга кирәк. Кайберәүләр флирт — ул ир-ат белән хатын-кыз арасындагы зарарсыз уйнау гына дип үзсүзләнеп торырга мөмкин. Әлбәттә, кайбер шартларда яратуыңны күрсәтү урынлы. Мәсәлән, Исхак белән Ребека бергә «уен уйнаганнар», һәм моны күргән кешеләр аларның бары тик абый белән сеңел генә түгеллеген аңлаган (Яратылыш 26:7—9). Әмма алар ир белән хатын булганнар, һәм бер-беренә яратуларын күрсәтү алар өчен урынлы булган. Флирт моңардан аерылып тора.

17. Нәрсә ул флирт һәм аны кылмас өчен нәрсә эшләргә?

17 Флиртка мондый билгеләмә биреп була: бу өйләнү яки кияүгә чыгу уйларында да булмаган кешеләрнең бер-берсенә романтик кызыксыну күрсәтүе. Кеше ул бик катлаулы зат, шуңа күрә флирт төрлечә күрсәтелергә мөмкин, һәм бу төрләрнең кайберләрен хәтта билгеләү дә авыр (Гыйбрәтле хикәя 30:18, 19). Монда каты кагыйдәләр урнаштырып проблеманы чишеп булмый. Киресенчә, кагыйдәләрдән өстенрәк нәрсә таләп ителә — үз-үзеңне намус белән сынап чыгу һәм Изге Язмаларның принципларын акыл белән куллану.

18. Кайберәүләрне флиртка нәрсә этә һәм ни өчен флирт зыянлы?

18 Үзебезне намус белән сынап чыксак, безнең күпчелегебез берәрсенең үзенә карата романтик кызыксынуы аны куандыра икәнен таныр. Бу табигый. Әмма без мондый кызыксыну уятыр өчен яки үзебезне күбрәк хөрмәт итәр өчен яки башка кешенең безгә карата хисләрен уятыр өчен, флирт кыла башласак — моңа ничек карарга кирәк? Бу башка кешегә нинди авырту китерәчәге турында уйладыкмы? Мәсәлән, Гыйбрәтле хикәя 13:12 дә: «Гамәлгә озак ашмаган өмет йөрәкне әрнетер»,— дип әйтелә. Берәрсе белән белә торып флирт кылганда, без, бәлки, бу уеныбыз кешегә ничек тәэсир иткәнен хәтта белмибездер дә. Ә ул син аның белән якын дуслашып, никахлашырга җыенасың дип өметләнә башларга һәм нәтиҗәдә моның тормышка ашмавы кешегә бик нык авырту китерергә мөмкин (Гыйбрәтле хикәя 18:14). Кешенең хисләре белән белә торып уйнау — мәрхәмәтсезлек ул.

19. Флирт мәсихчеләрнең никахын ничек куркыныч астына куярга мөмкин?

19 Аеруча никахтагы кеше белән флирт кыла башламас өчен, үзеңне кулда тотарга кирәк. Мондый кешегә романтик кызыксыну күрсәтә башлау яки, киресенчә, никахтагы кешенең башка кешегә шундый кызыксыну күрсәтә башлавы дөрес түгел. Кызганычка каршы, кайбер мәсихчеләр, үз тормыш иптәшеннән тыш, башка кешегә романтик хисләр кичерүдә бернинди дә начарлык юк дип саныйлар. Кайберәүләр мондый «дусларына» үзләренең эчке хисләрен, хәтта тормыш иптәшләренә ачмаган уйларын да ачалар. Нәтиҗәдә, романтик хисләр бер-берең белән якын булуга алып бара, ә бу никахка зыян китерергә һәм аны хәтта таркатырга да мөмкин. Никахлашкан мәсихчеләргә Гайсәнең зина кылу башта күңелдә кылына дигән кисәтүен истә тотарга кирәк (Маттай 5:28). Шуңа күрә, әйдәгез, йөрәгебезне саклыйк һәм һәлакәтле нәтиҗәләргә китерә алган төрле ситуацияләрдән качыйк.

20. Әхлакый сафлыгыбызга нинди караш булырга тиеш?

20 Әлбәттә, бүгенге азгын дөньяда әхлакый сафлык саклау җиңел түгел. Әмма истә тот: әхлакый сафлык саклау аны югалтып, кабат аңа ия булуга караганда күпкә җиңелрәк. Әлбәттә, Йәһвә «күп мәрхәмәтле» һәм гөнаһларын танып тәүбә иткәннәрне саф итәргә сәләтле (Ишагыйя 55:7). Әмма Йәһвә әхлаксызлык кылган кешеләрне аның нәтиҗәләреннән сакламый. Бу нәтиҗәләр елларга һәм хәтта бөтен тормышка истә калырга мөмкин (2 Патшалык 12:9—12). Ничек кенә булмасын, йөрәгеңне саклап, әхлакый яктан саф кал. Йәһвә каршындагы әхлакый сафлыгыңны хәзинә дип сана һәм аны беркайчан да югалтма!

Сез ничек җавап бирер идегез?

• Әхлакый сафлык нәрсә ул һәм ни өчен ул шулхәтле мөһим?

• Без йөрәгебезне ничек саклый алабыз?

• Фәхешлектән качу дигән сүзләр нәрсәне аңлата?

• Ни өчен без флирттан качарга тиешбез?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[9 биттәге иллюстрация]

Машинаны дөрес йөртмәсәң, ул куркыныч чыганагы булырга мөмкин.

[10 биттәге иллюстрация]

Кисәтүләрне санга сукмасак, нәрсә булырга мөмкин?

[11 биттәге иллюстрация]

Өйләнер алдыннан үзләрен әхлакый яктан саф тотканнар шатлык кичерәләр һәм Аллага дан китерәләр.