Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Кешелек проблемаларына дин сәбәплеме?

Кешелек проблемаларына дин сәбәплеме?

Кешелек проблемаларына дин сәбәплеме?

«ДИН көрәшкә өндәмәгән очракларда наркотикка әверелә: кешеләрнең вөҗданын тупасландыра һәм башларын чынбарлыктан ерак булган хыяллар белән тутыра. [...] Ул кешеләрне төрле юк-барга, хорафатларга ышанучы итә, аларда нәфрәт һәм курку уята». Бу сүзләрне Методистлар чиркәвенең элекке миссионеры язган һәм: «Бу сүзләр дөрес. Диннең яхшысы да, начары да бар»,— дип өстәгән («Start Your Own Religion»).

Кемдер: «Бу тәнкыйтьләү гадел түгел»,— дияргә мөмкин. Әмма кем тарих вакыйгаларын кире кага алыр? «Аллага яки табигатьтән өстен булган көчләргә хезмәт итү һәм табыну» дип билгеләнгән диннең тарихы куркыныч вакыйгалар белән тулы. Дин аң-белем үстерергә һәм илһам бирергә тиеш. Әмма чынлыкта ул еш кына бәхәсләр, башка диннәрне түзмәү һәм нәфрәт тудыра. Ни өчен дин боларның чыганагы булып тора?

Алдаучы «яктылык фәрештәсе»

Изге Язмаларда бу сорауга бик гади җавап бирелә. Иблис Шайтан, үзен «яктылык фәрештәсе» итеп күрсәтеп, миллионлаган кешеләрне Алланың тәгълиматлары урынына үз тәгълиматларын тотарга мәҗбүр итеп алдата (2 Көринтлеләргә 11:14). Рәсүл Яхъя Шайтан йогынтысы шулхәтле киң ки, хәтта «бөтен дөнья... явыз иблиснең хакимлеге астында» ята дип язган (1 Яхъя 5:19). Яхъя Шайтан «бөтен дөньяны алдаучы» икәнен белгән (Ачылыш 12:9).

Бу нәрсәгә китергән? Шайтан беренче карашта изге кебек күренгән диннәр системасын гамәлгә керткән. Алар «тышкы яктан» дин булып күренә, әмма начар җимешләре аларның чын асылын күрсәтә (2 Тимутегә 3:5; Маттай 7:15—20). Кешелек проблемаларын чишәр урынына, ул үзе аларга өлеш кертә.

Бу фикер нигезсез дип аны кире кагарга ашыкмагыз. Онытмагыз: алданган кеше аны алдатканнарын белми — алдату шуңардан гыйбарәт тә. Моңа рәсүл Паул: «Мәҗүсиләр корбанны Аллаһыга түгел, бәлки җеннәргә китерәләр»,— дип язганда мисал китергән (1 Көринтлеләргә 10:20). Бу кешеләр җеннәргә табынганнарын белгәч, хәйран калганнардыр. Алар үзләрен яхшы илаһига яки илаһларга табыналар дип уйлаган. Әмма алар Шайтанга кешелекне алдатырга ярдәм иткән «күкләрдәге явыз рухи көчләр» тарафыннан алданган булган (Эфеслеләргә 6:12).

Әйдәгез Шайтанның үзләрен христиан дип атаган күп кешеләрне ничек алдатканын һәм аларны ничек адаштырганын карап чыгыйк. Алар Яхъяның җеннәрнең начар йогынтысы турында кисәтүен санга сукмаган (1 Көринтлеләргә 10:12).

Гайсәнең өйрәтүләре Алладан булган

«Минем өйрәтүем,— дип әйткән Гайсә Мәсих,— Үземнеке түгел, бәлки Мине Җибәрүченеке» (Яхъя 7:16). Әйе, аның өйрәтүләре Чиксез кодрәтле Алладан булган. Шуңа күрә Гайсәнең өйрәтүләре аны тыңлаган кешеләргә яхшы яктан һәм көчле тәэсир иткән. Аның өйрәтүләре аларның «вөҗданын тупасландырмаган һәм башларын чынбарлыктан ерак булган хыяллар белән тутырмаган». Киресенчә, Гайсәнең өйрәтүләре кешеләрне дини хаталардан һәм кеше фәлсәфәләреннән азат иткән. Аларны, Иблиснең алдавы белән мавыкканга күрә, «акылы чуалган» бу дөнья китереп чыгарган (Эфеслеләргә 4:18; Маттай 15:14; Яхъя 8:31, 32).

Чын мәсихчеләр тәкъвалык турында сөйләү белән генә түгел, ә Алланың изге рухы барлыкка китергән искиткеч сыйфатларны күрсәтү белән аерылып торалар (Гәләтиялеләргә 5:22, 23; Ягъкуб 1:22; 2:26). Мәсихнең чын шәкертләрен аерып торган бу сыйфатлар арасында иң мөһим бөек сыйфат — ярату (Яхъя 13:34, 35).

Әмма шунсын билгеләргә кирәк: Гайсә дә, рәсүлләр дә мәсихче җыелышлар иң башта нинди булган, шундый ук булып калачак дип көтмәгәннәр. Алар мөртәтлекнең үсәчәген һәм чын гыйбадәт кылу вакытлыча беленмәячәген белгәннәр.

Чын дин беленми торган вакыт

Гайсә яхшы орлык белән тиле бодай турындагы ачык мисалында чын динне билгеләү авыр булачак вакытны алдан ук әйтеп киткән. Маттай 13:24—30, 36—43 тәге өзекне үзегез укып чыгыгыз. Гайсә басуга бодай, ягъни «яхшы орлык» чәчкән — бу аның тугры шәкертләре, алар мәсихчеләрнең беренче җыелышларын тәшкил иткән. Әмма Гайсә «дошман», Иблис Шайтан, бодай чәчелгән басуга «тиле бодай» чәчәчәк дип алдан кисәткән. «Тиле бодай» — үзләрен Гайсә шәкертләре дип санаган, әмма чынлыкта аның тәгълиматларын кире каккан кешеләр.

Гайсә рәсүлләренең үлеменнән соң күп тә узмый, «тиле бодай» итеп күрсәтелгән кешеләр күренә башлый, алар «Ходай сүзенә» караганда кешеләрнең ялган тәгълиматларын яхшырак күргәннәр (Иремия 8:8, 9; Рәсүлләр 20:29, 30). Нәтиҗәдә, дөнья сәхнәсенә бозык, ялган христиан дине чыга. Аңарда төп рольне — Изге Язмаларда «канунсызлык кешесе» дип аталган — «һәртөрле явыз ялганлыкка» баткан сатлык руханилар сыйныфы уйный (2 Тессалуникәлеләргә 2:6—10). Гайсә бу хәл «дөнья бетәр» алдыннан үзгәрәчәк дигән: «яхшы орлык» итеп күрсәтелгән мәсихчеләр бергә җыелган булачак, ә «тиле бодай» юк ителәчәк.

Бу ялган христиан дине «гасырлардагы чиктән тыш вәхшилек» өчен һәм үткән гасырларда христиан дөньясының рухи караңгылыкта ятканы өчен җаваплы. Рәсүл Петер моның булачагын һәм дингә атап азгын вә мәрхәмәтсез эшләр башкарылачагын алдан белеп: «Аларның [ялган христиан диненең] эшләре аркасында хакыйкать юлы хурланыр»,— дип пәйгамбәрлек иткән (2 Петер 2:1, 2).

«Нәфрәтнең сугышчан теологиясе»

Әлбәттә, диннең хурланганына ялган христианнар гына гаепле түгел. Мәсәлән фундаменталистларның «сугышчан диндарлыгын» искә төшерегез. Ул, үткәндә монахиня булган Карен Армстронг сүзләре буенча, «дөньяның һәркайсы динендә» булган. Армстронг санавынча, дин «гамәлдә кызгану» күрсәтергә дәртләндерсә генә, аның чын дип аталырга хакы бар. Бу яктан фундаменталистик дини хәрәкәтләр үзләрен ничек күрсәткән? «Әгәр иудаизмдагы, христиан динендәге һәм исламдагы фундаменталистик хәрәкәтләр нәфрәтнең сугышчан теологиясен данласа,— дип яза Карен Армстронг,— алар бу таләпне [гамәлдә кызгану күрсәтүне] үтәмиләр» (The Battle for God—Fundamentalism in Judaism, Christianity and Islam). Әмма бу таләпне фундаменталистик хәрәкәтләр генә үтәмиме һәм алар гына «нәфрәтнең сугышчан теологиясен» данлыймы? Тарих бу санга башка дини хәрәкәтләрнең дә кергәнен күрсәтә.

Шунсын әйтергә кирәк: Шайтан ялган дин империясен барлыкка китергән, һәм бу диннәрне ярсу, нәфрәт һәм беркайчан да бетмәс диярлек кан кою буенча танып була. Изге Язмаларда бу империя «Бөек Бабыл — җирдәге... чирканыч нәрсәләрнең анасы» дип атала. Ул җанвар итеп күрсәтелгән сәяси система өстендә утыручы фахишә итеп сурәтләнә. Нәкъ аңа «җирдә үтерелгән барлык кешеләрнең каны» өчен җавап тотарга туры килгәненә игътибар итегез (Ачылыш 17:4—6; 18:24).

Барысы да алданмаган

Әмма тарих барысы да алданмаганын күрсәтә. Мелвин Брэгг сүзләре буенча, хәтта иң авыр вакытларда да «күп бик яхшы кешеләр игелек эшләгәннәр, ә шул ук вакыт кешеләрнең күбесе явызлык кылган». Чын мәсихчеләр Аллага «рух вә хакыйкать белән табынуларын» дәвам иткәннәр (Яхъя 4:21—24). Алар «хәрби көчләргә ярдәм итү аша» уйнашлык кылган бөтендөнья дини системасыннан үзләрен читтә тотканнар. Шулай ук чиркәүләр белән хөкүмәт арасында булган союзга керергә баш тартканнар. Бу союз, тарих күрсәткәнчә, «Насарадан булган Гайсә түгел, ә Шайтан төзегән союз булган» («Two Thousand Years—The Second Millennium: From Medieval Christendom to Global Christianity»).

Безнең көннәрдә игелек эшләргә омтылулары белән Йәһвә Шаһитләре аерылып тора. Ялган дин аларга тап төшермәсен өчен, алар үз тәгълиматларына нигез итеп тулысынча Алла Сүзен, Изге Язмаларны кулланалар һәм эшләрен дә аңа нигезләнеп башкаралар (2 Тимутегә 3:16, 17). Беренче мәсихчеләр кебек, алар да Мәсихнең бу «дөньядан» булмаска дигән боерыгын үтиләр (Яхъя 15:17—19; 17:14—16). Мәсәлән, алар нацистлар идарә иткән Германиядә мәсихчеләр принципларыннан баш тартуны кире какканнар. Шуңа күрә нацистлар карашыннан алар бу режимга яраклы булмаган. Моның өчен Гитлер аларны нәфрәт иткән. Бер дәреслектә болай дип әйтелә: «Йәһвә Шаһитләре... нинди генә хәл булмасын кулга сугыш коралы алмаска дип, Изге Язмалардагы боерыкны үтәгәннәр. Шуңа күрә алар армия сафларына барудан һәм нацистлар белән хезмәттәшлек итүдән баш тартканнар. Моның өчен СС хезмәткәрләре Шаһитләрне гаиләләре белән төрмәгә утыртканнар» («Germany—1918-45»). Германиядәге йөзләгән Йәһвә Шаһите нацистларның эзәрлекләүләре аркасында үтерелгән булган.

Әлбәттә, башка диннәрдә дә үз иманнары өчен газап чигәргә әзер торган кыю кешеләр булган. Әмма Йәһвә Шаһитләре моны тулысынча оешма буларак күрсәткәннәр. Аларның күбесе Изге Язмалардагы: «Кешеләргә караганда күбрәк Аллаһыга итагатьле булырга тиеш»,— дигән төп принципны нык тотканнар (Рәсүлләр 5:29; Марк 12:17).

Проблемалар чыганагы

Шулай итеп, кешелек проблемаларының чыганагы — дин дигән раслау өлешчә генә дөрес. Бу сүзләр ялган дин турында әйткәндә генә тулысынча хак. Алла бу динне озакламыйча җирдән юк итәргә ниятләнә (Ачылыш 17:16, 17; 18:21). Гаделлек һәм тәкъвалык яраткан кешеләргә ул мондый сүзләр белән әмер бирә: «Минем халкым, аның гөнаһларында катнашмас өчен һәм аның бәла-казаларына дучар булмас өчен аннан чык. Чөнки аның гөнаһлары күккә кадәр барып җитте һәм Аллаһы аның җинаятьле эшләрен искә алды» (Ачылыш 18:4, 5). Әйе, Алла үзе бу дин өчен гарьләнә, чөнки бу дин «кешеләрнең вөҗданын тупасландыра һәм башларын чынбарлыктан ерак булган хыяллар белән тутыра. [...] Ул кешеләрне төрле юк-барга, хорафатларга ышанучы итә, аларда нәфрәт һәм курку уята»!

Безнең көннәрдә Алла дөреслек яраткан кешеләрне чын дингә җыя. Бу дин яратучы, гадел һәм кызганучан Иҗат Итүченең тәгълиматларын һәм принципларын каты тота (Михей 4:1, 2; Софония 3:8, 9; Маттай 13:30). Сез дә бу дингә кушыла аласыз. Чын динне ничек билгеләргә икәне турында күбрәк белергә теләсәгез, бу журналны бастыручыларга языгыз яки Йәһвә Шаһитләренең берәрсенә мөрәҗәгать итегез.

[7 биттәге иллюстрация]

Чын диндә төрле кешеләр шатлык тапты.