Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Укучыларның сораулары

Укучыларның сораулары

Укучыларның сораулары

Яратылыш 38:15, 16 да Йәһүдә, фахишә дип уйлап, бер хатын-кыз белән якынлык кыла. Моңа нинди шартлар китергән?

Йәһүдә, ягъни Яһүд, фахишә дип уйлап, бер хатын-кыз белән якынлык кылса да, чынында ул хатын-кыз фахишә булмаган. Нәрсә булганы турында Яратылыш китабының 38 нче бүлегендә әйтелә.

Йәһүдәнең беренче улы белән аның хатыны Тамардан балалар әле туганчы, Йәһвә аның бу улын үлемгә дучар итә, чөнки ул «Раббы каршында яман кеше» булган (Яратылыш 38:7). Ул көннәрдәге йола буенча, кеше варис калдырмыйча үлеп китсә, аның хатынына аның энекәше өйләнеп, абыйсының нәселен дәвам итәргә тиеш булган. Әмма Йәһүдәнең Онан исемле икенче улы моны эшләргә теләмәгән, һәм Алла аны да үлемгә дучар иткән. Шуннан соң Йәһүдә, өченче улы Шела үскәнче һәм Тамарга өйләнерлек булганчы дип, үз киленен әтисенең өенә кайтарып җибәрә. Әмма вакыт җиткәч, Йәһүдә улы Шеланы Тамарга өйләндерми. Шуңа күрә, Йәһүдәнең хатыны үлгәч, Тамар үз иренең әтисеннән, исраилледән, бала табар өчен план кора. Моның өчен ул храм фахишәсе итеп киенеп-бизәнеп, Йәһүдә үтәчәк юлның читенә утыра.

Йәһүдә килене Тамарны танымый һәм аның белән якынлык кыла. Моның өчен Тамар Йәһүдәне аңа рәһен, ягъни залог калдырырга сорый һәм соңыннан аны файдаланып, аңардан балага узганын исбат итә. Барысы да ачыклангач, Йәһүдә киленен гаепләми, әмма басынкы рәвештә: «Киленем миннән хаклырак, чөнки мин аны угылым Шелага хатынлыкка бирмәдем»,— дип әйткән һәм «Тамар белән бүтән якынлык кылмаган» (Яратылыш 38:26).

Йәһүдә вәгъдәсен үтәр өчен Тамарга улы Шеланы өйләндермичә гаделсезлек эшләгән. Ул шулай ук, храм фахишәсе дип уйлап, хатын-кыз белән якынлык кылган. Бу Алланың ихтыярына каршы чыгу булган, чөнки Алла ир-атка өйләнеп кенә якынлык кылырга ярый ди (Яратылыш 2:24). Әмма чынында Йәһүдә фахишә белән якынлык кылмады дип әйтеп була, ул бары тик, үзе дә уйламыйча, үзенең улы — үлгән абыйларының энекәше — Шела үтәргә тиеш булганны үтәгән һәм шулай итеп законлы варисның әтисе булган.

Тамар турында әйткәндә дә, аның Йәһүдә белән якынлык кылуын әхлаксызлык дип атап булмый. Аның туган игезәкләре уйнаштан туган балалар дип каралмаган. Бәйтлехемнән булган Богаз, үз туганының нәселен дәвам итәр өчен, Моаб кызы Рутны алгач, бу шәһәр өлкәннәре Тамарның улы Пересне яхшы сүзләр белән искә алганнар һәм Богазга: «Ходай Тәгалә сиңа шушы яшь хатын карыныннан бирәсе балалар аркылы синең нәселең дә, Тамарның Яһүдтән тапкан угылы Перес нәселе сыман, көчле вә куәтле булсын»,— дигәннәр (Рут 4:12). Перес шулай ук Гайсә Мәсихнең нәсел шәҗәрәсендә әйтелгән (Маттай 1:1—3; Лүк 3:23—33).