Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

«Ышанычлы һәм акыллы хезмәтче» сынауны уңышлы үтә!

«Ышанычлы һәм акыллы хезмәтче» сынауны уңышлы үтә!

«Ышанычлы һәм акыллы хезмәтче» сынауны уңышлы үтә!

«Аллаһының хөкем итә башлау вакыты җитте. Иң элек Ул үзенекеләрен хөкем итәчәк» (1 ПЕТЕР 4:17).

1. «Хезмәтче» эшләрен тикшергәндә, Гайсә нәрсә ачыклаган?

ГАЙСӘ б. э. 33 елында, Илленче көн бәйрәмендә, «өйдәгеләргә» үз вакытында ризык бирер өчен «хезмәтче» билгеләгән. 1914 елда Гайсә Патша итеп тәхеткә утыртылган, һәм шуннан соң озакламыйча шул «хезмәтченең» эшен тикшерергә вакыт килгән. Гайсә «хезмәтченең» күпчелек әгъзасы үзен «ышанычлы һәм акыллы» тотканын күргән. Шуңа күрә ул аны «бөтен милке өстеннән» куйган (Маттай 24:45—47). Әмма үзен ышанычлы да, акыллы да тотмаган начар хезмәтче дә булган.

Начар хезмәтче

2, 3. Начар хезмәтче кайдан чыккан һәм ничек оешкан?

2 Гайсә «ышанычлы һәм акыллы хезмәтче» турында сөйләгәннән соң, начар хезмәтче турында болай дип әйткән: «Ләкин ул хезмәтче начар булса һәм: „Хуҗам тиз генә кайтмас әле“,— дип уйлап, башка хезмәтчеләрне кыйный башласа, ә үзе эчкечеләр белән ашап-эчә башласа, хуҗасы ул көтмәгән көндә һәм уйламаган сәгатьтә кайтып керер дә аны җәзага тартыр һәм монафикълар белән бер язмышка дучар итәр: анда елау һәм теш шыкырдату булыр» (Маттай 24:48—51). «Ул хезмәтче начар булса» дигән сүзләр игътибарыбызны Гайсәнең ышанычлы һәм акыллы хезмәтче турында башта әйткәненә юнәлтә. Әйе, бервакыт ышанычлы булган хезмәтчеләр арасыннан начар хезмәтче чыккан *. Ничек?

3 1914 елга кадәр ышанычлы хезмәтче өлешен тәшкил иткән күпләр бу елны Кияү белән күктә очрашырга нык өметләнгәннәр, әмма аларның өметләре үтәлмәгән. Бу һәм башка сәбәпләр аркасында күпләренең өмете өзелгән һәм кайберләренең хәтта ачуы да чыккан. Кайберләре баштагы кардәшләрен сүзләр аша «кыйнарга» тотынган һәм «эчкечеләр белән» — христиан диненең төркемнәре белән — бәйләнешкә керә башлаганнар (Ишагыйя 28:1—3; 32:6).

4. Начар хезмәтче һәм аның рухын чагылдырган башкалар белән Гайсә нәрсә эшләгән?

4 Бу элекке мәсихчеләр, ахыр чиктә, үзләрен начар хезмәтче итеп күрсәткәннәр, һәм Гайсә аларны «җәзага тарткан». Ничек? Ул аларны кире каккан, һәм алар күктә яшәү өметләрен югалтканнар. Әмма алар шунда ук юк ителмәгән. Иң башта аларны мәсихчеләр җыелышыннан «тышкы караңгылыкка» куалар, һәм анда алар өчен, образлы әйткәндә, елау һәм тешләр шыкырдату вакыты башлана (Маттай 8:12). Шул көннәрдән башлап майланган мәсихчеләрнең кайберләре моңа охшаш начар рух күрсәттеләр һәм үзләрен начар хезмәтче итеп билгеләделәр. «Башка сарыкларның» да кайберләре аларның тугрылыксызлыгына иярде (Яхъя 10:16). Мәсихнең барлык мондый дошманнары рухи «караңгылыкка куылалар».

5. Начар хезмәтчедән аермалы буларак, «ышанычлы һәм акыллы хезмәтче» нәрсә эшләгән?

5 «Ышанычлы һәм акыллы хезмәтче» начар хезмәтче үткән сынаулар аша үтсә дә, аның ачуы чыкмаган, ул төзәлгән (2 Көринтлеләргә 13:11). Аларның Йәһвәгә һәм кардәшләренә карата яратулары ныгыган. Һәм моның ярдәмендә алар бу шомлы «соңгы көннәрдә» «хакыйкатьнең терәге һәм нигезе булганнар» (1 Тимутегә 3:15; 2 Тимутегә 3:1).

Ахмак һәм акыллы кызлар

6. а) Гайсә үзенең ышанычлы хезмәтчесенең акыллылыгын ничек итеп сурәтли? б) Майланган мәсихчеләр 1914 ел алдыннан нинди хәбәрне вәгазьләгәннәр?

6 Начар хезмәтче турында әйткәннән соң, Гайсә ике гыйбрәтле хикәя китерә. Ул аларны ни өчен кайбер майланган мәсихчеләр ышанычлы һәм акыллы булачак, ә икенчеләре юк икәнен күрсәтер өчен сөйли *. Ул, акыллылыкны сурәтләп, болай дип әйткән: «Күкләр Патшалыгы ул вакытта менә нәрсәгә охшар. Күз алдыгызга китерегез: ун кыз, кулларына яктырткычлар алып, кияү каршыларга чыккан. Аларның бишесе — ахмак, ә бишесе исә акыллы булган. Ахмаклары яктырткычларын алганнар, ә үзләре белән май алмаганнар. Акыллылары исә, яктырткычлар белән бергә чүлмәкләрдә май да алганнар» (Маттай 25:1—4). Ун кыз 1914 елга кадәр булган майланган мәсихчеләрне исебезгә төшерә. Алар кияүнең — Гайсә Мәсихнең — тиздән килүен санап чыгарганнар. Шуңа күрә алар, «мәҗүсиләрнең вакыты» 1914 елда бетәчәген кыю вәгазьләп, Гайсәне «каршыларга чыкканнар» (Лүк 21:24).

7. Майланган мәсихчеләр рухи яктан кайчан һәм ничек «йоклап киткәннәр»?

7 Алар хак булган. Мәҗүсиләр вакыты чыннан да 1914 елда тәмамланган, һәм Гайсә Мәсих җитәкчелегендәге Алла Патшалыгы идарә итә башлаган. Әмма бу күзгә күренми торган күкләрдә булган. Җирдә кешеләр алдан әйтелгән «кайгыдан» газап чигә башлаганнар (Ачылыш 12:10, 12). Сынау вакыты башланган. Вакыйгаларны төгәл аңламыйча, майланган мәсихчеләр «кияү тоткарлана» дип уйлаганнар. Дөнья ягыннан дошманлык кичереп һәм аптырашта калып, аларның рухлары төшкән һәм оештырылган вәгазь эше туктаган дип әйтеп була. Алар, гыйбрәтле хикәядәге кызлар кебек, рухи яктан әйткәндә, «йокымсырый башлаган һәм йоклап киткәннәр», бу Гайсә рәсүлләренең үлеменнән соң тугры булмаган ялган мәсихчеләр эшләгәнгә охшаш булган (Маттай 25:5; Ачылыш 11:7, 8; 12:17).

8. «Кияү килә!» дигән кычкыру алдыннан нәрсә булган, һәм шуннан соң майланган мәсихчеләргә нәрсә эшләргә кирәк булган?

8 Шуннан соң, 1919 елда, бер дә көтелмәгән хәл була. «Төн уртасында: „Кияү килә, аны каршыларга чыгыгыз!“ — дип кычкырган тавыш ишетелгән. Шул вакытта бөтен кызлар уянып китеп, яктырткычлары яхшырак янсын өчен, аларны рәтләгәннәр»,— дип укыйбыз без (Маттай 25:6, 7). Барсы да өметсез кебек күренгән вакытта эшкә керешергә чакыру яңгыраган! 1918 елда Гайсә, «килешү Фәрештәсе», Алла җыелышын тикшереп чистартыр өчен, Йәһвәнең рухи гыйбадәтханәсенә килгән (Малахий 3:1). Майланган мәсихчеләргә, чыгып, аны бу гыйбадәтханәнең җирдәге ишек алларында каршы алырга кирәк булган. Аларга «яктылык сибәр өчен» вакыт килгән (Ишагыйя 60:1; Филиппуйлыларга 2:14, 15).

9, 10. Ни өчен 1919 елда мәсихчеләрнең кайберләре «ахмак», ә кайберләре «акыллы» булган?

9 Туктагыз әле, гыйбрәтле хикәядәге кызларның кайберләре уңайсыз хәлгә эләккән бит! Гайсә болай дип дәвам иткән: «Ахмаклары акыллыларга: „Безнең яктырткычларыбыз сүнә, безгә май бирегезче“,— дип әйткәннәр» (Маттай 25:8). Мае булмаса, яктырткыч яктылык бирми. Шулай итеп, май Алланың хакыйкать Сүзен һәм аның изге рухын исебезгә төшерә, һәм алар Алланың чын хезмәтчеләренә рухи яктылык белән яктыртырга мөмкинлек бирәләр (Мәдхия 118:130; Данил 5:14). 1919 елга кадәр акыллы майланган мәсихчеләр, хәлләре вакытлыча бик авыр булса да, Алланың аларга карата ихтыяры нәрсәдә торганын аңлар өчен аеруча тырышлык куйганнар. Һәм яктыртырга дигән чакыру яңгырагач, алар инде әзер булганнар (2 Тимутегә 4:2; Еврейләргә 10:24, 25).

10 Ләкин майланган мәсихчеләрнең кайберләре, аларның Кияү белән бергә булу теләкләре нык булса да, корбаннар китерергә һәм күбрәк тырышлык куярга әзер булмаганнар. Шуңа күрә, яхшы хәбәрне тырышып вәгазьләргә вакыт җиткәч, алар әзер булмаганнар (Маттай 24:14). Алар хәтта үз кардәшләреннән май сорап, аларның ашкынуларын киметергә тырышканнар. Гайсә сөйләгән гыйбрәтле хикәядә акыллы кызлар ничек җавап биргән? Алар: «Юк, безнең май бөтенебезгә дә җитмәс. Алай булмасын өчен, сатучыларга барып, май сатып алыгыз»,— дигәннәр (Маттай 25:9). Нәкъ шулай ук тугры майланган мәсихчеләр дә 1919 елда үзләренең яктырту сәләтләрен киметә алган һәркайсы нәрсәне кире какканнар. Шулай итеп алар сынауны уңышлы үткәннәр.

11. Ахмак кызлар белән нәрсә булган?

11 Гайсә гыйбрәтле хикәясен болай дип тәмамлый: «[Ахмак кызлар] сатып алырга дип киткән арада, кияү килеп җиткән. Кияүне каршылау өчен барын да әзерләп куйган кызлар аның белән бергә туй мәҗлесенә киткәннәр, һәм алар артыннан ишек ябылган. Аннан соң калган кызлар да килгәннәр. „Әфәнде, безгә ач!“ — дип әйткәннәр алар. Ләкин ул: „Хак сүз сезгә әйтәм: мин сезне белмим“,— дип җавап кайтарган» (Маттай 25:10—12). Әйе, кайберәүләр Кияүнең килүенә әзер булмаган. Шуңа күрә алар сынауны уңышлы үтмәгәннәр һәм күктәге туй мәҗлесендә катнашырга мөмкинлекләрен югалтканнар. Бу бик аяныч!

Талантлар турында гыйбрәтле хикәя

12. а) Тугрылыкны сурәтләр өчен Гайсә нәрсә кулланган? б) «Китеп барган» кеше кем ул?

12 Акыллылык күрсәтүнең нәрсә икәнен аңлатканнан соң, Гайсә тугрылык мисалы китерә. Ул болай дип сөйли: «Бер кеше, чит илләргә киткәндә, хезмәтчеләрен чакырып алып, аларга үзенең милкен ышанып калдырган. Һәркайсына сәләтенә карап: берсенә ул биш талант, икенчесенә ике талант һәм өченчесенә бер талант күләмендә акча калдырган. Ә үзе китеп барган» (Маттай 25:14, 15). Бу кеше — Гайсә үзе, ул б. э. 33 елында күккә күтәрелеп, «китеп барган». Әмма күтәрелер алдыннан ул үз «милкен» тугры шәкертләренә тапшырган. Ничек?

13. Гайсә ничек эшләр башкарыр өчен зур басу әзерләгән һәм үз хезмәтчеләренә «милкен» үрчетергә кушкан?

13 Җирдә хезмәт иткәндә, Гайсә Исраил җирләрендә Патшалык турындагы яхшы хәбәрне вәгазьләү аша Аллага хезмәт итәр өчен зур басу әзерли башлаган (Маттай 9:35—38). «Китеп барыр» алдыннан бу басуны үзенең тугры шәкертләренә тапшырып, ул болай дигән: «Шуңа күрә, барыгыз һәм бөтен халыклар арасыннан Миңа шәкертләр булдырыгыз. Аларны Ата, Угыл һәм Изге Рух исеме белән суга чумдырыгыз һәм Мин сезгә кушканнарның барын да үтәргә өйрәтегез» (Маттай 28:18—20). Бу сүзләр белән Гайсә «хезмәтчеләренә», «сәләтләренә карап», аның килүенә кадәр «милкен» үрчетергә кушкан.

14. Ни өчен барысы да бер үк күләмдә Хуҗаның «милкен» үрчетәчәк дип көтелмәгән?

14 «Сәләтенә карап» дигән сүзләр I гасыр мәсихчеләренең һәрберсенең бер үк шартлар яки мөмкинлекләре булмаганын күрсәтә. Кайберләренең, Паул белән Тимутенеке кебек, вәгазь һәм өйрәтү эшендә катнашырга мөмкинлекләре зуррак, ә башкаларның шартлары кайбер яклардан нык чикләнгән булган. Мәсәлән, кайбер мәсихчеләр кол булып хезмәт иткәннәр, сәламәтлекләре начар булган яки өлкән яшьтә булганнар, кайберләренең гаиләләре булган. Шулай ук, җыелыштагы бар җаваплы урыннар да мәсихчеләрнең һәрберсенә ачык булмаган. Майланган мәсихче хатын-кызлар һәм кайбер ир-атлар җыелышларда өйрәтмәгәннәр (1 Көринтлеләргә 14:34; 1 Тимутегә 3:1; Ягъкуб 3:1). Әмма, шәхси шартларына карамастан, Мәсихнең бар майланган шәкертләре — ир-атлар да, хатын-кызлар да — мәсихчеләр хезмәтендә үз мөмкинлекләрен һәм мөлкәтләрен кулланып, Хуҗа «милкен» үрчетергә тиеш булганнар. Мәсихнең хәзерге шәкертләре дә шулай ук эшлиләр.

Сынау вакыты башлана!

15, 16. а) Хисаплашу вакыты кайчан килгән? б) Тугры майланганнарга Гайсә «милкен» үрчетер өчен тагын нинди яңа мөмкинлекләр бирелгән булган?

15 Гайсә сөйләгән гыйбрәтле хикәядә: «Күп вакыт үткәннән соң, хезмәтчеләрнең хуҗалары әйләнеп кайткан һәм алардан хисаплашуларын таләп иткән»,— дип дәвам ителә (Маттай 25:19). 1914 елда, б. э. 33 елыннан чыннан да «күп вакыт үткәннән соң», Гайсә Мәсих Патша булып идарә итә башлаган. Өч ел ярым үткәч, 1918 елда, ул Алланың рухи гыйбадәтханәсенә килгән, һәм Петернең: «Аллаһының хөкем итә башлау вакыты җитте. Иң элек Ул үзенекеләрен хөкем итәчәк»,— дигән сүзләре үтәлгән (1 Петер 4:17; Малахий 3:1). «Хисаплашу» вакыты килгән.

16 Хезмәтчеләр — Гайсәнең майланган кардәшләре — Патша «талантлары» белән нәрсә эшләгән? Б. э. 33 елыннан башлап 1914 елга кадәр күпләре, Гайсә милкен үрчетеп, тырышлык белән «эшкә керешкәннәр» (Маттай 25:16). Алар Хуҗаларына хезмәт итәргә теләгәннәрен хәтта беренче бөтендөнья сугышы дәвамында да күрсәткәннәр. Хәзер Гайсә «милкен» үрчетер өчен тугры майланган мәсихчеләргә яңа мөмкинлекләр бирү урынлы иде. Бу дөнья төзелешенең ахыр вакыты килгән. Бөтен дөнья буенча яхшы хәбәрне вәгазьләргә — «җир уңышын» урырга кирәк булган (Ачылыш 14:6, 7, 14—16). «Иген» итеп күрсәтелгән кешеләрнең калган өлешен табу һәм «бихисап күп» санлы башка сарыкларны җыю эше әле алда иде (Ачылыш 7:9; Маттай 13:24—30).

17. Тугры майланган мәсихчеләр ничек Хуҗаларының «шатлыгын уртаклашалар»?

17 Иген уру вакыты — шатлыклы вакыт (Мәдхия 125:6). Шуңа күрә, 1919 елда Гайсә үзенең майланган тугры кардәшләренә зуррак җаваплылык биргәч, аның: «Кечкенә эштә син тугры булдың, мин сиңа зурысын йөкләрмен. Килеп, минем шатлыгымны уртаклаш»,— дигәне урынлы (Маттай 25:21, 23). Моннан тыш, Хуҗа, Алла Патшалыгының Патшасы булгач, нинди шатлык кичергәнен без күз алдына да китерә алмыйбыз (Мәдхия 44:2, 3, 7, 8). Тугры майланган мәсихчеләр, Патшаның вәкиле сыйфатында хезмәт итеп һәм җирдә аның милкен үрчетеп, бу шатлыкны аның белән уртаклашалар (2 Көринтлеләргә 5:20). Аларның шатлыклары Ишагыйя 61:10 да мондый пәйгамбәрлек сүзләрдә күренә: «Ходай турында шатлык белән сөенәчәкмен, минем җаным Аллам турында бик нык шатланачак; чөнки Ул мине коткарылу киемнәренә киендергән».

18. Ни өчен кайберәүләр сынауны уңышлы үтмәгән, һәм алар өчен нинди нәтиҗә булган?

18 Кызганычка каршы, кайберәүләр сынауны уңышлы үтмәгәннәр. Без мондый сүзләр укыйбыз: «Бер талант алганы килгән һәм әйткән: „Хуҗам, мин синең каты бәгырьле кеше икәнеңне белдем: үзең чәчмәгән җирдә урасың, утыртмаган җирдә җыясың. Мин синнән курыктым һәм акчаңны җиргә күмдем. Менә алар, ал үзеңнең акчаларыңны» (Маттай 25:24, 25). Нәкъ шулай ук кайбер майланган мәсихчеләр Гайсә «милкен» үрчетмәгәннәр. Алар 1914 елга кадәр дә башка кешеләр белән шатлыклы өметләрен уртаклашмаган һәм 1919 елда да моны башларга теләмәгәннәр. Гайсә аларның бу эшләрен ничек бәяләгән? Ул аларны бар өстенлекләреннән мәхрүм иткән. Алар «тышкы караңгылыкка чыгарып ташланган: анда [аларның] елаулары һәм теш шыкырдатулары» булачак (Маттай 25:28, 30).

Сынау дәвам итә

19. Сынау нинди мәгънәдә дәвам итә, һәм барлык майланган мәсихчеләр нәрсә эшләргә тәвәккәл?

19 Гайсә тикшерүен 1918 елда башлаган. Әлбәттә, ахыр заманда Мәсихнең майланган хезмәтчеләре булырга тиеш булганнарның күпчелеге Йәһвәгә бу елда әле хезмәт итмәгән. Бу алар бернинди дә сынау үтмиләр дигәнне аңлатамы? Әлбәттә юк. Тикшерү 1918—1919 елларда башланган гына. Бу елларда ышанычлы һәм акыллы хезмәтче, төркем буларак, сынау аша үткән. Ә һәрбер аерым майланган мәсихче өчен сынау аңа мөһер сугылганчы дәвам итә (Ачылыш 7:1—3). Моны аңлап, Мәсихнең майланган кардәшләре Хуҗаның «милкен» үрчетүдә тугры калырга тәвәккәл. Алар шулай ук акыллы булырга — утлары якты итеп яктыртсын өчен майларын мул итеп сакларга тәвәккәл. Алар шуны беләләр: аларның берәрсе үз тормышын тугры тәмамласа, Гайсә аны күктә яшәр өчен кабул итә (Маттай 24:13; Яхъя 14:2—4; 1 Көринтлеләргә 15:50, 51).

20. а) Безнең көннәрдә башка сарыклар нәрсә эшләргә тәвәккәл? б) Майланган мәсихчеләр нәрсәне аңлый?

20 Бихисап күп санлы башка сарыклар майланган кардәшләренең үрнәгенә иярә. Алар Алла ихтыярын белү өсләренә зур җаваплылык сала икәнен аңлыйлар (Йәзәкил 3:17—21). Шуңа күрә Йәһвә Сүзе һәм аның изге рухы ярдәмендә алар да өйрәнү һәм мәсихчеләр очрашулары аша майларын мул итеп тоталар. Алар яктылыкларын тараталар: вәгазь эшендә һәм башкаларны өйрәтү эшендә катнашалар һәм шуның белән майланган мәсихчеләр белән бергә Хуҗа «милкен» үрчетәләр. Ләкин майланган мәсихчеләр талантлар аларга тапшырылганын бик яхшы аңлый. Алар Раббының җирдәге милке белән бәйле булган эшләр өчен хисап бирергә тиеш. Бик күп булмасалар да, алар бихисап күп кешегә үз җаваплылыкларын сала алмыйлар. Моны истә тотып, ышанычлы һәм акыллы хезмәтче Патшаның «милкен» үрчетүдә җитәкчелекне үз өстенә алуын дәвам итә һәм бихисап күп кеше саныннан булган тугры кардәшләренең ярдәмен бик кадерли. Бихисап күп кеше майланган кардәшләренә нинди җаваплылык бирелгәнен аңлый һәм аларның җитәкчелегендә эшләүләрен үзләре өчен өстенлек дип саный.

21. Барлык мәсихчеләр, шул исәптән безнең көннәрдә яшәгәннәре дә, нинди үгетне истә тотарга тиеш?

21 Шулай итеп, бу ике гыйбрәтле хикәя 1919 елда һәм якындагы елларда булган вакыйгаларны аңларга ярдәм итсә дә, асылда алар соңгы көннәрдә яшәүче барлык чын мәсихчеләргә кулланырлык. Шуңа күрә, Гайсә ун кыз турындагы гыйбрәтле хикәянең азагында әйткән үгет иң беренче 1919 елга кадәрге майланган мәсихчеләргә кагылса да, һәрбер мәсихче аңардан файда алырга мөмкин. Әйдәгез, һәрберебез Гайсәнең: «Шуңа күрә уяу булыгыз: сез бит көнен дә, сәгатен дә белмисез»,— дигән сүзләрен чын күңелдән кабул итик (Маттай 25:13).

[Искәрмәләр]

^ 2 абз. Нәкъ шулай ук рәсүлләрнең үлеменнән соң бервакыт майланган мәсихче өлкән булган кешеләр арасыннан «аяусыз бүреләр» чыккан (Рәсүлләр 20:29, 30).

^ 6 абз. Гайсәнең бу гыйбрәтле хикәясе шулай ук «„Тынычлык мирзасы“ идарәсе астында бөтендөнья иминлеге» дигән китапның (инглиз) 5 һәм 6 нчы бүлекләрендә карала. Бу китап Йәһвә Шаһитләре тарафыннан бастырылган.

Аңлата аласызмы?

• Гайсә үз шәкертләрен кайчан тикшергән һәм нәрсә ачыклаган?

• Ни өчен майланган мәсихчеләрнең кайберләре начар хезмәтче рухын чагылдыра башлаганнар?

• Без ничек рухи яктан акыллылык күрсәтә алабыз?

• Гайсәнең тугры майланган мәсихчеләре үрнәгенә ияреп, ничек без дә Хуҗаның «милкен» үрчетә алабыз?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[24 биттәге рамка]

ГАЙСӘ КАЙЧАН КИЛӘ?

Гайсәнең «килүе» турында Маттай китабының 24 нче һәм 25 нче бүлекләрендә төрле мәгънәдә әйтелә. Аңа «килер» өчен бер урыннан икенче урынга күчү таләп ителми. Аның «килүе» — бу үз игътибарын кешелеккә яки шәкертләренә, еш кына аларны хөкем итәр өчен юнәлтү. Мәсәлән, 1914 елда ул Патша булып идарә итә башлап «килде» (Маттай 16:28; 17:1; Рәсүлләр 1:11). 1918 елда ул «килешү Фәрештәсе» булып «килде» һәм Йәһвәгә хезмәт итәбез дип әйткән кешеләрне хөкем итә башлады (Малахий 3:1—3; 1 Петер 4:17). Ә Һармагедунда ул Йәһвә дошманнарын хөкем итәр өчен «киләчәк» (Ачылыш 19:11—16).

Маттай 24:29—44 һәм 25:31—46 да берничә мәртәбә әйтелгән «килү» «зур газап» вакытында булачак (Ачылыш 7:14). Икенче яктан, Маттай 24:45—25:30 да кабат-кабат әйтелгән «килү» — ул үзләрен Мәсих шәкерте дип санаганнарны хөкем итү өчен килү. Бу суд 1918 елда башланган. Мәсәлән, ышанычлы хезмәтчене бүләкләү, ахмак кызларны һәм Хуҗасының талантын яшергән ялкау хезмәтчене хөкем итү Гайсә зур газап вакытында «килгәч» булачак дип әйтү дөрес булмас иде. Чөнки бу сүзләр зур газап вакытында майланган мәсихчеләрнең күпләренең тугры булмаганлыгы ачыкланачак һәм аларны алыштырырга кирәк булачак дигәнне аңлата, ә Ачылыш 7:3 тә Мәсихнең бар майланган хезмәтчеләренең зур газап булганчы мәңгегә «мөһерләнгән» булачагы турында әйтелә.

[23 биттәге иллюстрация]

Акыллы кызлар кияү килгәндә инде әзер иделәр.

Ышанычлы хезмәтчеләр «милекне» үрчеткәннәр...

[25 биттәге иллюстрация]

ә ялкау хезмәтче юк.