Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Яратылыш китабыннан игътибарга лаек фикерләр — II кисәк

Яратылыш китабыннан игътибарга лаек фикерләр — II кисәк

Йәһвә сүзе тере

Яратылыш китабыннан игътибарга лаек фикерләр — II кисәк

ЯРАТЫЛЫШ китабында беренче кеше Адәмнән башлап Ягъкуб улы Йосыф үлеменә кадәр кешелекнең 2369 еллык тарихы күрсәтелә. Беренче бүлектән башлап 11 нче бүлекнең 9 нчы шигыренә кадәр — җирне барлыкка китерүдән алып Бабил манарасын төзүгә кадәрге вакыйгалар «Күзәтү манарасы»ның 2004 ел, 1 гыйнвар санында каралган иде *. Бу кисәктә без Яратылыш китабының калган бүлекләреннән Алланың Ибраһим, Исхак, Ягъкуб һәм Йосыф белән үзара мөнәсәбәтләренә кагылышлы игътибарга лаек фикерләрне карап чыгарбыз.

ИБРАҺИМ АЛЛА ДУСТЫ БУЛА

(Яратылыш 11:10—23:20)

Туфаннан соң 350 елга якын вакыт үткәч, Нух улы Самның нәселеннән Алла өчен аеруча хөрмәтле булачак кеше туа. Аның исеме Ибрам, соңыннан аның исеме Ибраһимга үзгәртелә. Алла боерыгы буенча Ибрам килданиларның Ур шәһәрен калдыра һәм Йәһвә аңа һәм аның нәселенә бирергә вәгъдә иткән җирләрдә чатырлар корып яши. Иманы һәм тыңлаучанлыгы аркасында Ибраһим «Аллаһы дусты» дип атала (Ягъкуб 2:23).

Йәһвә Содом һәм тирә-яктагы шәһәрләрдә торучы явыз кешеләрне юк итә, ә Лутны һәм аның кызларын саклап кала. Алланың вәгъдәсе Ибраһим улы Исхакның тууы белән үтәлә. Берничә ел узгач, Ибраһимның иманы сынала: Алла аңа үз улыңны корбан итеп китер ди. Ибраһим моны үтим генә дигәндә, аны фәрештә туктата. Ибраһимның иман кешесе булуына бер дә шик юк, һәм аңа орлыгың аша бар халыклар фатиха алачаклар дигән ышандыру бирелә. Ибраһимга яраткан хатыны Сараның үлеме бик күп кайгы китерә.

Изге Язмалар буенча бирелгән сорауларга җаваплар:

12:1—3 — Ибраһим белән төзелгән килешү кайчан гамәлгә кергән һәм ул күпме дәвам итәргә тиеш булган? «Җир йөзендәге кавемнәрнең һәммәсе синең [Ибрам] аша Минем фатихамны алырлар». Йәһвә белән Ибрам арасында төзелгән килешүнең бу сүзләре, күрәсең, Ибрам Кәнганга барышлый Евфрат елгасы аша узгач гамәлгә кергән. Бу б. э. к. 1943 елда, 14 нисанда — Исраил халкы Мисырдан азат ителүдән 430 ел алдарак булгандыр (Чыгыш 12:2, 6, 7, 40, 41). Ибраһим белән төзелгән килешү «мәңгегә» төзелгән. Ул җир йөзендәге кавемнәрнең һәммәсе фатихалар алмыйча һәм Алланың барлык дошманнары юк ителгәнче гамәлдән чыкмаячак (Яратылыш 17:7; 1 Көринтлеләргә 15:23—26).

15:13 — Ибрамнан барлыкка килгән халыкның 400 ел җәбер-золым күреп яшәве турындагы пәйгамбәрлек кайчан үтәлгән? Җәбер-золым күреп яшәүләре б. э. к. 1913 елда башланган. Бу елны Исхакка якынча 5 яшь була. Ул имидән аерылган булган, һәм аның 19 яшьлек абыйсы Исмәгыйл аны мыскыл итеп көлгән (Яратылыш 21:8—14; Гәләтиялеләргә 4:29). Һәм җәбер-золым күреп яшәүләре б. э. к. 1513 елда — Исраил халкы Мисырдан азат ителгән елда тәмамланган.

16:2 — Сара үз асравы Һаҗәрне Ибрамга хатынлыкка тәкъдим итеп дөрес эшләгәнме? Сараның бу тәкъдиме шул көннәрдәге йола белән туры килгән: кысыр хатын, варис тудырыр өчен, үзенең асравын иренә хатынлыкка бирергә тиеш булган. Полигамик никахлар беренче тапкыр Кабил нәселендә булган. Ахыр чиктә, бу йола булып китә һәм Йәһвәнең кайбер хезмәтчеләренең дә берничә хатыны була (Яратылыш 4:17—19; 16:1—3; 29:21—28). Әмма Йәһвә иң баштан ук үзе гамәлгә керткән таләбен үзгәртмәгән: ир-ат бер хатын белән генә яшәргә тиеш (Яратылыш 2:21, 22). «Ишәегез, җир йөзен тутырыгыз» дигән боерык алган Нух һәм аның улларының берәр генә хатыны булган (Яратылыш 7:7; 9:1; 2 Петер 2:5). Бер генә хатын белән никах булырга тиешлеген Гайсә дә кабатлаган (Маттай 19:4—8; 1 Тимутегә 3:2, 12).

19:8 — Лутның үз кызларын содомлыларга тәкъдим итүе гаепләрлек эш түгелмени? Шәрык законнары буенча, йорт хуҗасы, хәтта үзенә үләргә туры килсә дә, кунакларын якларга тиеш булган. Лут моңа әзер булган. Ул батырлык белән кешеләр каршына чыгып ишекне япкан һәм үзе генә алар белән калган. Кызларын тәкъдим иткәндә, Лут, күрәсең, аның кунаклары Алланың хәбәрчеләре икәнен инде аңлаган һәм Алла, Мисырда Ибраһимның хатынын, аның апасы Сараны яклаган кебек, аның кызларын да яклый ала дигән нәтиҗә ясаган (Яратылыш 12:17—20). Билгеле булганча, Лут һәм аның кызлары өчен барысы да яхшы тәмамланган.

19:30—38 — Йәһвә Лутның исереп, кызлары тудырган балаларның атасы булуын кичергәнме? Йәһвә якын туганнар белән якынлык кылуны да һәм эчкечелекне дә кичерми (Левит 18:6, 7, 29; 1 Көринтлеләргә 6:9, 10). Чынлыкта Лут Содомда яшәүчеләрнең «әхлаксыз эшләреннән» газап чиккән (2 Петер 2:6—8). Лут кызларының аны эчертеп исертүләре инде үзе шуны күрсәтә: аның кызлары әтиләре айнык булса, үз кызлары белән якынлык кылмаячагын аңлаганнар. Лутның кызлары, гаиләләре чит җирдә яшәгәнгә, кавемнәре саклансын өчен бер мөмкинлек кенә бар дип санаган. Изге Язмалардагы бу хәбәр Ибраһим нәселе — исраиллеләрнең (Моав нәселе) моавлылар һәм (Бен-Амми нәселе) аммонлулар белән нинди бәйләнешләре булганын күрсәтә.

Безнең өчен сабаклар:

13:8, 9. Ибраһим төрле каршылыклар килеп чыкканда аларны хәл итүдә бик яхшы үрнәк калдырган. Без горурлык яки безнең карашка яхшырак кебек күренгән нәрсә аркасында һәм табыш алыр өчен тыныч мөнәсәбәтләребезне беркайчан да корбан итмәскә тиешбез.

15:5, 6. Ибраһим инде олы яшьтә булганда һаман угылы булмавы турында Алла белән сөйләшкән. Йәһвә аны үз вәгъдәсендә кабат ышандырган. Нәтиҗәсе? Ибраһим «Раббыга ышанган». Әгәр догада Йәһвәгә күңелебездә булганнарны сөйләп бирсәк, Изге Язмалардагы аның ышандыруларына игътибарлы булсак һәм аңа буйсынсак, ул иманыбызны ныгытачак.

15:16. Йәһвә амориләргә, ягъни кәнганлыларга чыгарган хөкемен дүрт буын үткәч кенә үти. Ни өчен? Сабыр булганга. Кешеләрнең төзәлүенә берәр өмет булганчы, ул көткән. Йәһвә кебек, безгә дә сабыр булырга кирәк.

18:23-33. Йәһвә бөтенесен рәттән юк итми. Ул тәкъваларны яклый.

19:16. Лут «акрын кыймылдады», шуңа күрә фәрештәләр аны һәм гаиләсен тартып диярлек Содомнан алып чыктылар. Бу явыз дөньяның ахырын көткәндә, безгә ашыгычлык хисен югалтмау мөһим.

19:26. Бу дөньяга анда калдырганыбызны жәлләп борылып карау яки аңа безне Алла эшеннән бүлдерергә рөхсәт итү — бу акылсызлык!

ЯГЪКУБНЫҢ 12 УЛЫ ТУА

(Яратылыш 24:1—36:43)

Ибраһим Исхак Ребекага — Йәһвәгә иман иткән хатынга өйләнсен өчен чаралар күргән. Ребекадан Исав белән Ягъкуб исемле игезәкләр туа. Исав беренче булып туу хокукын санга сукмый һәм аны Ягъкубка сата, һәм Ягъкуб соңрак әтисенең фатихасын ала. Ягъкуб Паддан-Арамга кача, анда ул Лия белән Рахиләгә өйләнә һәм 20 елга якын вакыт аларның әтиләренең көтүләрен көтә, шуннан соң гаиләсе белән аңардан китә. Ягъкубның Лия белән Рахиләдән һәм аларның ике хезмәтчесеннән 12 угылы һәм кызлары туа. Ягъкуб фәрештә белән көрәшә һәм фатиха ала, шуннан соң аның исеме Исраил дип үзгәртелә.

Изге Язмалар буенча бирелгән сорауларга җаваплар:

28:12, 13 — Ягъкубның «баскыч» күргән төшенең мәгънәсе нинди? Бу, бәлкем, ташлардан салынган өскә күтәрелә торган «баскыч» булгандыр. Ул җир белән күк арасында бәйләнеш барлыгын күрсәтә. Алла фәрештәләренең аска-өскә йөрүләре шуны күрсәтә: Йәһвә һәм ул хуплаган кешеләр арасында фәрештәләр хезмәте мөһим роль уйный (Яхъя 1:51).

30:14, 15 — Ни өчен Рахилә адәмут тамырлары өчен үз ире белән якынлык кылу мөмкинлеген сата? Борынгы заманнарда адәмут, ягъни мандрагора җимешләре, дәвалануда наркотик һәм спазмалар вакытында ярдәм итүче дару итеп кулланылган. Аның җимешләре җенси теләкне көчәйтә һәм балага узарга ярдәм итә дип ышанганнар (Җырларның җырлары 7:13). Изге Язмаларда Рахиләнең ни өчен алай эшләгәне турында бернәрсә аңлатылмаса да, ул, күрәсең, мандрагоралар аңа балага узарга ярдәм итәчәк һәм аның өстеннән кысырлык хурлыгы алыныр дип уйлагандыр. Ләкин берничә елдан соң гына Йәһвә аңа «бала табу хасиятен» бирә (Яратылыш 30:22—24).

Безнең өчен сабаклар:

25:23. Йәһвә әле тумаган баланың нинди булачагын белә ала һәм моны үз максатларын кем аша тормышка ашырырга ниятли, шул кешене алдан сайлар өчен куллана. Әмма ул һәрбер кешенең язмышын билгеләми (Осия 12:3; Римлыларга 9:10—12).

25:32, 33; 32:24—29. Ягъкубның беренче туган бала хокукын алыр өчен куйган тырышлыклары һәм фатиха алыр өчен фәрештә белән көрәшүе аның чыннан да изге әйберләрне хөрмәтләгәнен күрсәтә. Йәһвә безгә дә изге әйберләрнең кайберләрен ышанып тапшырган: аның белән һәм оешмасы белән мөнәсәбәтләр, йолым корбаны, Изге Язмалар һәм Патшалыкка өметебез. Без дә, Ягъкуб кебек, аларны кадерләгәнебезне күрсәтик.

34:1, 30. Ягъкубның «башына бәла тудырган» вакыйгалар Динәнең Йәһвәне яратмаган кешеләр белән дуслашуыннан башлана. Безгә дусларны акыл белән сайларга кирәк.

ЙӘҺВӘ МИСЫРДА ЙОСЫФНЫ ФАТИХАЛЫЙ

(Яратылыш 37:1—50:26)

Ягъкуб улларының Йосыфтан көнләшүләре аны коллыкка сатарга этәрә. Мисырда Йосыф тугрылык һәм батырлык белән Алланың әхлак нормаларын яклаганга, төрмәгә эләгә. Берникадәр вакыт үткәч, фиргавеннең төшен аңлатып бирер өчен, аны төрмәдән чыгаралар; ул төштә җиде ел муллыктан соң җиде ел ачлык булачагы турында алдан әйтелгән булган. Шуннан соң Йосыфны Мисырда ризык өләшү буенча баш итеп куялар. Ачлык булганга, аның абыйлары ризык эзләп Мисырга килә. Гаиләләре кабат бергә җыела, һәм алар Гошенның мул җирләрендә төпләнәләр. Үлеме алдыннан Ягъкуб үз улларына фатихасын бирә һәм ерак киләчәктә зур фатихалар алырга нык өмет биргән пәйгамбәрлек әйтә. Ягъкубның тәне Кәнган җирендә җирләнсен өчен анда чыгарыла. Йосыф 110 яшендә үлгәч, тәне бәлзәмләнә һәм соңрак Вәгъдә ителгән җиргә күчерелә (Чыгыш 13:19).

Изге Язмалар буенча бирелгән сорауларга җаваплар:

43:32 — Ни өчен мисырлыларга еврейләр белән бергә ризык ашау җирәнгеч булган? Моның сәбәбе күбрәк тискәре дини мөнәсәбәт яки милли горурлык белән бәйле дип әйтеп була. Мисырлылар шулай ук мал көткән кешеләрдән җирәнгәннәр (Яратылыш 46:34). Ни өчен? Көтүчеләр мисырлыларның дәрәҗә баскычының аскы өлешендә урнашкан булгангадыр. Бәлки моның сәбәбе шулай ук ашлык үстерер өчен җирләрнең аз булуы белән бәйледер: мисырлылар көтүләр өчен җир эзләп йөргән кешеләрдән җирәнгәннәр.

44:5 — Йосыф чыннан да касәсен фал ачар [күрәзәлек итү] өчен кулланганмы? Көмеш касә һәм аның турында әйтелгәннәр хәйләнең бер өлеше генә булган. Йосыф Йәһвәнең тугры хезмәтчесе булган. Ибнеямин карак булмаган кебек, Йосыф та касәне күрәзәлек итәр өчен кулланмаган.

49:10 — «Хөкемдарлык тәхете» дигән тәгъбир һәм «хакимлек таягы» нәрсәне аңлаталар? Еврей телендә «хөкемдарлык тәхете» дигән тәгъбир скипетрны күрсәтә. Хаким аны үзенең патша хакимиятенә ия булуының символы итеп кулланган. Озын хакимлек таягы аның боерыклар бирергә хокукын күрсәткән. Ягъкубның бу әйберләрне искә алуы шуны күрсәтә: хакимлек итүнең зур өлеше һәм боерыклар бирү хокукы Шило (ЯД) яки Хуҗа килгәнче Йәһүдә буынында сакланачак. Йәһүдәнең бу нәселе — Гайсә Мәсих, Йәһвә аңа күктәге хакимиятне биргән. Мәсихнең Патша хакимияте һәм боерыклар бирү хокукы бар (Мәдхия 2:8, 9; Ишагыйя 55:4; Данил 7:13, 14).

Безнең өчен сабаклар:

38:26. Йәһүдә үзенең тол килене Тамарга карата гадел булмаган. Әмма Тамарның Йәһүдәдән балага узуы ачыклангач, ул басынкылык белән үз хатасын таныган. Без дә үз хаталарыбызны әзерлек белән танырга тиешбез.

39:9. Йосыфның Потифар хатынына биргән җавабы шуны күрсәткән: аның әхлакый сорауларга кагылышлы фикерләре Алла фикерләре белән туры килә, һәм ул Алла принциплары буенча эш итә. Хакыйкать турында төгәл белемнәребез үсү белән без дә шуңа омтылырга тиеш түгелме?

41:14—16, 39, 40. Йәһвә аңардан куркып яшәүче кешеләрнең шартларын тулысынча үзгәртергә мөмкин. Бәла-казаларга эләккәндә, бар өметләребезне Аллага баглау һәм аңа тугры калу акыллы булыр иде.

Аларда иман нык булган

Ибраһим, Исхак, Ягъкуб һәм Йосыф, әлбәттә, Алладан куркып яшәгән иман кешеләре булганнар. Яратылыш китабында алар турында язылганнар иманны ныгыта һәм безгә күп кыйммәтле сабаклар бирә.

Теократик хезмәт мәктәбендә һәр атна Изге Язмалар өзекләре укыла торган программа буенча әзерләнсәң, син Яратылыш китабыннан үзең өчен бик күп файда алачаксың. Өстә каралган материал бу өзекләрне «тере» итәргә ярдәм итәчәк.

[Искәрмә]

[28 биттәге иллюстрация]

Йәһвә Йосыфка фатихасын бирә.

[28 биттәге иллюстрация]

Ибраһим иман кешесе булган.

[28 биттәге иллюстрация]

Тәкъва Лут һәм аның кызлары коткарылган булган.

[31 биттәге иллюстрация]

Ягъкуб изге нәрсәләрне кадерләгән. Ә син?