Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Рухилыкка сусауны ничек басарга

Рухилыкка сусауны ничек басарга

Рухилыкка сусауны ничек басарга

«СОҢГЫ ун елда китап кибетләрендә эш урынындагы рухилыкка багышланган 300 дән артык китап күреп була. Аларның исемнәре „Гайсә гендиректор сыйфатында“ дигәннән башлап „Лидерның даосы [юлы]“ дигәнгә кадәр барып җитә»,— дип язылган бер газетада («U.S.News & World Report»). Мондый хәл бары тик шуны дәлилли: зур үсеш алган күп илләрдәге кешеләр тормышларында рухи җитәкчелеккә сусаган. Бу хәлгә комментарий биреп, эшлекле кешеләр өчен бер журналда: «Тормышыбызның бар яклары белән дә диярлек технология идарә иткән вакытта яшәп, без яшәү мәгънәсен тирәнрәк аңларга һәм шәхси канәгатьлек табарга омтылабыз»,— дип әйтелгән булган («Training & Development»).

Әмма канәгатьләнерлек рухи җитәкчелекне кайдан табарга? Үткән заманда кешеләр, «яшәү мәгънәсен тирәнрәк аңларга» омтылып, күп диннәрдән ярдәм эзләгәннәр. Безнең көннәрдә күп кешеләр динне кире кагалар. Туксан администратор һәм җитәкче арасында үткәрелгән сорашу шуны күрсәткән: «кешеләр рухилык белән диннең бер түгеллеген ачык билгелиләр» («Training & Development»). Сорашуда катнашкан кешеләр динне «түзмәүчелек һәм бүленешүләр» белән, ә рухилыкны «гомумилек һәм берләшү» белән бәйләгәннәр.

Австралия, Бөек Британия, Яңа Зеландия һәм Европа илләрендә дин популяр түгел, һәм монда яшәгән яшьләрнең күпләре шулай ук дин белән рухилык бер түгел дип саный. Профессор Рут Уэббер болай ди: «Яшьләрнең күпчелеге Алланың яки табигатьтән өстен булган ниндидер көчнең барлыгына ышаналар, әмма чиркәүләр кирәк яки алар яшьләргә рухи яктан ярдәм итә ала дип санамыйлар» («Youth Studies Australia»).

Чын дин рухилыкны үстерә

Дингә карата мондый шикле караш аңлашыла. Күп дини оешмалар сәяси астыртын эшләрдә катнашалар һәм әхлакый сораулар буенча үзләрен икейөзле тоталар, алар, шулай ук, дин сәбәпче булган хисапсыз күп сугышларда үлгән гаепсез кешеләрнең каннарында пычранганнар. Әмма кайберәүләр алдап яшәгән икейөзле диннәрне кире кагу белән бергә Изге Язмаларны да, ул бу эшләрне хуплый дип уйлаганга, кире кагып хата ясыйлар.

Чынында исә Изге Язмалар икейөзлелек һәм канунсызлыкны хөкем итә. Гайсә Мәсих замандаш дин җитәкчеләренә болай дип әйткән: «Кайгы сезгә, канунчылар һәм фарисейләр! Монафикълар! Сез агартылган төрбәләр кебек: тыштан алар матур булып күренәләр, ә эчләре исә мәет сөякләре һәм төрле шакшылык белән тулы! Сез дә шулай ук: тыштан кешеләргә тәкъва булып күренәсез, ә эчегез тулы икейөзлелек һәм канунсызлык» (Маттай 23:27, 28).

Моннан тыш, Изге Язмаларда мәсихчеләрне бар сәяси эшләргә карата нейтралитет сакларга өндәгән сүзләр язылган. Аңарда Аллага ышанган кешеләрне бер-берсен үтерергә түгел, ә бер-берсе өчен үләргә әзер булырга чакыру бар (Яхъя 15:12, 13; 18:36; 1 Яхъя 3:10—12). Изге Язмаларга нигезләнгән чын дин «түзмәүчелек белән бүленүшеләр» чәчми, ул «берләшүгә» ярдәм итә. Рәсүл Петер: «Аллаһының кешеләрне аермавын мин хәзер чынлап та аңлыйм... Һәр халык арасында Аннан куркучылар һәм тәкъвалык кылучылар Аңа мәгъкуль»,— дип әйткән (Рәсүлләр 10:34, 35).

Изге Язмалар рухи яктан сәламәт булырга ярдәм итә

Изге Язмаларда кешеләр Аллага охшатып яратылган дип әйтелә (Яратылыш 1:26, 27). Бу сүзләр алар тышкы яктан Аллага охшаш дигәнне түгел, ә Алланың сыйфатларын, шул исәптән рухи әйберләргә бирелгәнлекне, яисә рухилыкны чагылдыра алганнарын аңлата.

Алай булгач, Алла рухи ихтыяҗларыбызны канәгатьләндерү өчен чаралар күргән, һәм рухилыгыбызга нәрсә зыянлы, ә нәрсә файдалы булганын аерырга ярдәм итүче тиешле җитәкчелек биргән дип нәтиҗә ясау дөрес булыр. Чирләр белән көрәшүче һәм сәламәтлекне саклаучы искиткеч иммун системасы биргән кебек, Алла безгә шулай ук физик һәм рухи сәламәтлегебезгә зыян китерә алган эшләрдән качарга һәм дөрес карар кабул итәргә ярдәм итүче вөҗдан биргән (Римлыларга 2:14, 15). Иммунитетны саклар өчен дөрес тукланырга кирәк. Шулай ук вөҗданыбызны да сыйфатлы рухи ризык белән тукландыру мөһим.

Рухи сәламәтлегебез өчен файдалы булган ризык турында Гайсә: «Кеше икмәк белән генә түгел, бәлки Аллаһы әйткән һәр сүз белән яшәр»,— дип әйткән (Маттай 4:4). Йәһвә Алланың сүзләре Изге Язмаларда язылган һәм алар «өйрәтү, шелтәләү, төзәтү» өчен файдалы (2 Тимутегә 3:16). Безгә бу рухи ризыкны алыр өчен тырышлык куярга кирәк. Рухи яктан үсүебез һәм сәламәтлегебез Изге Язмаларны белүгә һәм аның принципларын тормышыбызда куллануга бәйле (Ишагыйя 48:17, 18).

Тырышлыкларның файдасы бармы?

Әмма Изге Язмаларны өйрәнеп рухи сәламәтлегеңне яхшыртыр өчен вакыт кирәк, ә ул безнең көннәрдә гел җитми кебек. Ләкин тырышлыкларыгыз юкка гына түгел! Әйдәгез түбәндә китерелгән берничә кешенең мисалын карап чыгыйк. Аларның да буш вакытлары бик әз, әмма алар рухи сәламәтлекләре турында кайгыртыр өчен вакыт бүлеп куялар һәм ни өчен бу алар өчен мөһим икәнен аңлаталар.

Марина исемле табиб. Ул болай дип сөйли: «Хастаханәгә урнашып башка кешеләрнең авыртуларын күргәнчегә кадәр, минем үз рухилыгым турында тирән уйланганым булмады. Әмма эшли башлагач, тынычлык һәм иминлек хис итәр өчен, миңа үз рухи ихтыяҗларымны танырга һәм канәгатьләндерергә кирәклеген аңладым. Чөнки яшәү ритмы һәм башкалар турында өзлексез кайгыртып тору кирәклеге безнең профессия кешеләренең рухын сындырырга мөмкин.

Бүгенге көндә мин Йәһвә Шаһитләре ярдәмендә Изге Язмаларны өйрәнәм. Бу тәртибемә һәм теләкләремә анализ ясарга ярдәм итеп, яхшы уңышлар китерә. Өйрәнү мине барысына яхшы яктан карап фикер йөртергә өйрәтә, шуңа күрә мин тормышка дөрес караш саклый алам. Мин үз эшем белән бик канәгать. Ләкин минем эмоциональ торышым Изге Язмалар өйрәнгәнгә яхшырды. Бу китап мине тискәре эмоцияләрне кулда тотарга, эштәге авырлыкларны җиңәргә һәм кешеләргә карата түземлерәк булырга һәм аларның кайгыларын уртаклашырга ярдәм итте. Изге Язмаларның киңәшләрен тоту миңа шулай ук гаилә тормышымда да ярдәм итә. Ә иң мөһиме, мин Йәһвә турында белем алам һәм өзлексез аның рухының тәэсирен сизәм, нәтиҗәдә, тормышым мәгънә белән тула».

Николас исемле архитектор. Ул болай дип сөйли: «Йәһвә Шаһитләре ярдәмендә Изге Язмаларны өйрәнә башлаганчы, мин рухи әйберләр белән кызыксынмый идем. Тормышымда бер генә максат иде — уңышлы карьера ясау. Изге Язмаларны өйрәнгәндә мин яшәүнең мәгънәсе моңарда түгеллеген һәм Йәһвә ихтыярын үтәү чын һәм мәңге бәхет китерә икәнен аңладым.

Әлбәттә, эшем үземне бәхетле хис итәргә ярдәм итә, әмма Изге Язмалардан гына мин, беренче урынга рухи эшләрне куеп, гади тормыш алып баруның мөһимлегенә өйрәндем. Бу принципны тормышта кулланып, без хатыным белән материалистик тормыш китергән өмет өзелүдән үзебезне сакладык. Тормышка рухи караш белән караган кешеләр белән аралашып, без күп чын дуслар таптык».

Винсент исемле адвокат болай дип сөйли: «Уңышлы карьера ниндидер мәгънәдә бәхетле булыр өчен булышырга мөмкин. Әмма мин тулысынча бәхетле һәм канәгать булыр өчен моның җитәрлек түгеллеген аңладым. Изге Язмаларда бәхет турында нәрсә әйтелгәнен әле белгәнче, мин тормышның тулысынча мәгънәсез булуыннан аптырашта калган идем: кеше туа, үсә, гаилә кора, балалар үстерер өчен эшли, үз тормышын кабатласыннар өчен аларны тәрбияли, һәм картаеп үлә.

Йәһвә Шаһитләре ярдәмендә Изге Язмаларны өйрәнү аша гына мин яшәү мәгънәсе турындагы сорауларыма җавап алдым. Өйрәнү аша мин, шулай ук, Йәһвәне шәхес итеп белеп, аны ярата башладым. Моның ярдәмендә мин, Алла ихтыяры буенча яшәргә тырышып, бу дөньяга карата сау рухи караш саклый алам. Без хатыным белән тулы мәгънәле тормыш алып баруыбыздан канәгатьлек кичерәбез».

Изге Язмаларны өйрәнеп сез дә яшәүнең мәгънәсен аңлый аласыз. Йәһвә Шаһитләре сезгә бу яктан шатланып ярдәм итәрләр. Йәһвә турында һәм аның бөтен кешелек өчен, сезнең өчен нәрсә ниятләгәне турында белемнәр алып, сез дә, Марина, Николас һәм Винсент кебек, канәгатьлек кичерә алырсыз. Сез рухи ихтыяҗларыгызны канәгатьләндереп, шатлык кичерерсез, өстәвенә, сездә җирдә камил сәламәт булып мәңге һәм бәхетле яшәү өмете булачак. Бу өмет рухилыкка үз ихтыяҗларын аңлаучыларга, ягъни «рухи яктан фәкыйрьләргә» генә бирелә (Маттай 5:3).

Рухилыгыбызны үстерергә ярдәм итүче бер юл — бу дога. Үз шәкертләрен дога кылырга өйрәтер өчен, Гайсә Мәсих вакыт бүлеп куйган һәм аларга Раббы догасы дип аталган дога үрнәге биргән. Бу дога сезнең өчен нәрсәне аңлата? Ул сезгә нәрсә белән ярдәм итә ала? Бу сорауларга җавапны 1 апрель, 2004 ел «Күзәтү манарасы»нда бастырылган мәкаләләрдән табып була.

[6 биттәге иллюстрацияләр]

Марина.

[7 биттәге иллюстрацияләр]

Николас.

[7 биттәге иллюстрацияләр]

Винсент.