Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Рухилык һәм сәламәт яшәвегез

Рухилык һәм сәламәт яшәвегез

Рухилык һәм сәламәт яшәвегез

ҮЗ СӘЛАМӘТЛЕГЕГЕЗ турында кайгыртыр өчен сез бик күп вакыт сарыф итә торгансыздыр. Һәр көн сигез сәгать йоклыйсыздыр, берничә сәгать ашарга пешерү һәм ашар өчен китәдер, сигез сәгать һәм бәлки аннан да күбрәк вакытыгызны ашау, яшәү урыны булсын өчен эштә үткәрәсездер. Чирләсәгез, табиб янына барыр яки өйдә генә савыгыр өчен вакыт та, акча да сарыф итәсездер. Өегезне дә, үзегезне дә чиста тотасыз, бәлки, физик күнегүләрне дә регуляр рәвештә ясыйсыздыр — боларның барысын да яхшы сәламәтлек булсын өчен эшлисез.

Әмма сәламәтлегең яхшы булсын өчен, физик ихтыяҗларыңны гына канәгатьләндерү әз. Сәламәт булуда зур роль уйнаучы тагын бер нәрсә бар. Кешенең физик сәламәтлеге аның рухи сәламәтлеге — рухилыгы белән тыгыз бәйле икәнен медицина тикшерүләре күрсәткән.

Тыгыз бәйләнеш

«Бу тема буенча фәнни тикшеренү үткәргән күпчелек эшләрдә югары рухилык белән яхшы сәламәтлекнең тыгыз бәйләнеше билгеләнә»,— дип әйтә Мельбурн университеты профессоры Хедли Пич (Австралия). Бу тикшеренүләр турында «Австралия медицина журналы»нда болай дип әйтелә: «Диндар кешеләрнең шулай ук... кан басымы, холестерин күләме түбәнрәк... һәм хәтта аларның юан эчәк рагы белән чирләү очрагы әзрәк».

Берклидагы Калифорния университеты тарафыннан үткәрелгән 6 545 америкалы кешесен тикшерү дә шуны ачыклаган: «Атнага бер тапкыр дини очрашуларга килгәннәрнең үлү очрагы мондый очрашуларга бер дә килмәгән яки әзрәк килгән кешеләр белән чагыштырганда кимрәк». «Бу аерма социаль бәйләнешләрне һәм сәламәтлеккә зыян я файда китергән гадәтләрне, шул ук санда тәмәке тарту һәм физкультураны, исәпкә алмасак та кала»,— дип әйтә тикшеренүнең җитәкчесе һәм университетның кеше сәламәтлеген саклау факультетының укытучысы Даг Оман.

Тормышка рухи караш белән карап яшәгән кешеләрнең башка яклардан файда алганнарына басым ясап, «Австралия медицина журналы»нда болай дип әйтелә: «Австралиядә үткәрелгән тикшеренү шуны ачыклады: диндар кешеләрнең никахлары ныграк, эчкечелек һәм наркотиклар куллану әзрәк, үз-үзеңә кул салу саны кимрәк һәм моңа караш та тискәрерәк, курку һәм депрессия кимрәк һәм аларда альтруизм күбрәк». Шулай ук «Британия медицина журналы»нда болай диелә: «Аллага ышанмаган кешеләр белән чагыштырганда, нык иманлы кешеләр якыннары үлгәч кайгыны җиңелрәк кичерәләр кебек күренә».

Нәрсә ул чын рухилык? Бу турыда төрле фикерләр бар. Әмма рухи хәл сәламәт булуга һәм җан тынычлыгына тәэсир итә. Бу Гайсә Мәсихнең якынча 2 000 ел элек: «Рухи яктан фәкыйрьләр бәхетле»,— дигән сүзләре белән туры килә (Маттай 5:3). Рухилык сәламәтлеккә һәм бәхетле булуга тәэсир иткәнгә, мондый сораулар бирү урынлы булыр иде: «Кайдан ышанычлы рухи җитәкчелек табарга? Рухи кеше булу нәрсәне аңлата?»