Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Сезне берәр нәрсә гаҗәпләндерәме?

Сезне берәр нәрсә гаҗәпләндерәме?

Сезне берәр нәрсә гаҗәпләндерәме?

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРНЫ язучылар Алланың эшләре һәм сыйфатлары турында бәян иткәндә еш кына гаҗәпләнү һәм соклану белдергәннәр. Сезнең моңа игътибар иткәнегез бармы? «Мин искиткеч итеп тудырылган»,— дип язган мәдхия җырлаучы (Мәдхия 138:14). «Ходай! — дип кычкырган Ишагыйя пәйгамбәр.— Син минем Аллам; Сине данлыйм, Синең исемеңне мактыйм, чөнки Син гаҗәеп нәрсәләрне эшләдең» (Ишагыйя 25:1). Ә рәсүл Паулның: «Әй, Аллаһының байлыгы ничек зур! Аның зирәклеге һәм белеме ничек тирән!» — дигән сүзләрендә күпме гаҗәпләнү, күпме хөрмәт-курку, уйлап кына карагыз! (Римлыларга 11:33).

«Татар теленең аңлатмалы сүзлеге»ндә (өч том) гаҗәпләнү дигән сүз «ис китү, шаккату, хәйран калу» дигән сүзләр белән аңлатыла. Кеше берәр искиткеч, сокландыргыч һәм аңлашылмаган нәрсәгә гаҗәпләнә һәм соклана.

Сабыйлар үзләре өчен яңа булганны күргәндә, сизгәндә яки ишеткәндә гаҗәпләнүләреннән күзләрен зур итеп ачалар. Аларга бу вакытта сокланмыйча карап торып булмый, шулай бит? Кызганычка каршы, еллар узу белән кешеләр яңа яки искитәрлек әйберләргә гаҗәпләнү яки соклану хисләрен югалталар.

Әмма Изге Язмаларда өстә китерелгән сүзләрне язган кешеләр бу хисләрен гомерләре буена саклаган. Ничек? Алар Алланың эшләре турында рәхмәт белдереп уйланган. Мәдхия җырлаучы: «Әүвәлге көннәрне исемә төшереп, Синең бар эшләрең турында уйланам; кулларың эшләреннән үгет алам»,— дип дога кылган (Мәдхия 142:5).

Алланың хәзерге хезмәтчеләре дә бу хисне югалтмаган һәм бу бик мактаулы! Ә сезне берәр нәрсә гаҗәпләндерәме? Сез бу хисне сакларга тырышасызмы?