Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Чыгыш китабыннан игътибарга лаек фикерләр

Чыгыш китабыннан игътибарга лаек фикерләр

Йәһвә сүзе тере

Чыгыш китабыннан игътибарга лаек фикерләр

ЧЫГЫШ китабы — ул кешеләрнең коллыктан азат ителүе турында чын хикәя. Бу кешеләрне төрле «эшләргә мәрхәмәтсезлек белән куганнар» (Чыгыш 1:13). Анда, шулай ук, яңа халыкның тууы турында дулкынландыргыч итеп бәян ителә. Искиткеч могҗизалар, иң яхшы законнар һәм Аллага гыйбадәт кылу чатырын кору — бу шул китапның кайбер үзенчәлекләре һәм алар, асылда, Изге Язмалардагы Чыгыш китабының эчтәлеге.

Чыгыш китабын еврейләр пәйгамбәре Муса язган. Һәм монда исраиллеләрнең 145 еллык тарихы язылган: б. э. к. 1657 елда Йосыфның үлеменнән алып б. э. к. 1512 елда чатыр төзелүнең тәмамлануына кадәр. Әмма бу китап бары тик тарих кына түгел. Ул Алланың кешелеккә әйткән хәбәре яки сүзенең өлеше. Ә ул сүз «тере вә куәтле» (Еврейләргә 4:12). Шуңа күрә Чыгыш китабы безнең өчен әһәмиятле.

«АЛЛА АЛАРНЫҢ ЗАРЛАНУЛАРЫН ИШЕТТЕ»

(Чыгыш 1:1—4:31).

Ягькубтан булган халык бик тиз үрчи, шуңа күрә фиргавен боерыгы буенча аларны авыр эшләр белән җәфалыйлар. Фиргавен хәтта аларның туган һәрбер малаен үтереп барырга куша. Мондый үлемнән өч айлык Мусаны саклап калалар һәм аны фиргавен кызы үзенә ала. Кырык яшенә кадәр фиргавен йортында яшәвенә карамастан, Муса үз халкы ягына баса һәм мисырлыларның берсен үтерә (Рәсүлләр 7:23, 24). Ул качарга мәҗбүр була һәм Мидиан җирләренә китә. Монда ул өйләнә һәм көтүләр көтә. Могҗиза булып янып торган куактан Йәһвә аңа Мисырга кайтырга һәм исраиллеләрне коллыктан азат итәргә куша. Абыйсы Һарун аның вәкиле булып билгеләнә.

Изге Язмалар буенча бирелгән сорауларга җаваплар:

3:1 — Иофор нинди рухани булган? Ул көннәрдә гаилә башы үз гаиләсе өчен рухани булып хезмәт иткән. Иофор, күрәсең, Мидиан кабиләсенең ыруг башлыгы булган. Мидианнар Ибраһимның (Кетура аша) буыны булганга күрә, алар, бәлкем, Йәһвәгә гыйбадәт кылу турында белгәннәрдер (Яратылыш 25:1, 2).

4:11 — Нинди мәгънәдә Йәһвә «телсез яки саңгырау... яки сукыр» итә? Изге Язмаларда Йәһвә кешеләрне телсез калдырган яки сукыр иткән очраклар турында язылса да, ул мондый хәлнең һәрбер очрагы өчен җаваплы түгел (Яратылыш 19:11; Лүк 1:20—22, 62—64). Бу мирас итеп алынган гөнаһның нәтиҗәсе (Әюб 14:4; Римлыларга 5:12). Әмма Алла моны рөхсәт иткәнгә, ул үзе турында телсез, саңгырау яки сукыр «итүче» дип әйтә алган.

4:16 — Ничек Муса Һарунга «Алла урынына» булган? Муса Алланың, Һарун Мусаның вәкиле булган, шуңа күрә Муса Һарун өчен «Алла урынына» булган.

Безнең өчен сабаклар:

1:7, 14. Исраиллеләр Мисырда җәберләнгәндә, Йәһвә аларга ярдәм иткән. Нәкъ шулай ук ул бүгенге Шаһитләренә, алар хәтта иң каты эзәрлекләүләр кичергәндә дә, ярдәм итә.

1:17—21. Йәһвә безне «яхшыга» истә тота (Нихами 13:31).

3:7—10. Йәһвә үз халкы ярдәм сораганда ваемсыз калмый.

3:14. Йәһвә үз ниятләрен һәрвакыт тормышка ашыра. Шуңа күрә безнең Изге Язмаларга нигезләнгән өметләребезне тормышка ашырачагына нык ышана алабыз.

4:10, 13. Муса үз сөйләү сәләтенә ышанып җитмәгән, хәтта ул, Алла аңа ярдәм итәчәк дигән ышандыру алгач та, аннан фиргавен янына башканы җибәр дип үтенгән. Әмма Йәһвә Мусаны кулланган һәм аңа бу йөкләмәне үтәр өчен акыллылык белән көч биргән. Без дә кимчелекләребезгә игътибар итү урынына, Йәһвәгә таяныйк һәм өйрәтү белән вәгазьләү бурычыбызны тугры үтик (Маттай 24:14; 28:19, 20).

ИСКИТКЕЧ МОГҖИЗАЛАР АЗАТЛЫККА КИТЕРӘ

(Чыгыш 5:1—15:21)

Муса белән Һарун, фиргавен янына килеп, аннан исраиллеләргә Йәһвәгә чүлдә бәйрәм итәр өчен барырга рөхсәт ит дип сорыйлар. Мисыр җитәкчесе бу үтенечне тупас рәвештә кире кага. Йәһвә аларга Муса аша бер-бер артлы көчле җәзалар бирә. Унынчы җәзадан соң гына фиргавен исраиллеләргә китәргә рөхсәт итә. Әмма тиздән ул үз гаскәриләре белән аларның артыннан куа китә. Ләкин Йәһвә Кызыл диңгезнең бер урынын урталай бүлә һәм үз халкын коткара. Диңгез сулары кире урынына кайтып эзәрлекләүче мисырлыларны батыра.

Изге Язмалар буенча бирелгән сорауларга җаваплар:

6:3 — Нинди мәгънәдә Алла исеме Ибраһимга, Исхакка һәм Ягъкубка ачылган булмаган? Алар Алла исемен кулланган һәм аңардан вәгъдәләр алганнар. Әмма алар Йәһвәне бу вәгъдәләргә үтәлү бирә торган Алла итеп белмәгәннәр (Яратылыш 12:1, 2;15:7, 13—16; 26:24; 28:10—15).

7:1 — Нинди мәгънәдә Муса «фиргавен өчен Алла» итеп куелган? Муса Алладан көч һәм фиргавен өстеннән хакимлек алган. Димәк, аңа бу җитәкчедән куркырга кирәк булмаган.

7:22 — Мисыр руханилары канга әверелдерелмәгән суны кайдан алганнар? Алар бу җәзага кадәр Нил елгасыннан алынган суны куллана алганнар. Эчәргә яраклы суны, күрәсең, шулай ук Нил елгасы кырыендагы дымлы җирләрдә кое казып алып булган (Чыгыш 7:24).

8:26, 27 — Ни өчен Муса Исраил корбаннары «мисырлылар өчен җирәнгеч» булачак дигән? Мисырда күп хайваннарга табынганнар. Димәк, хайваннарны корбанга китерү турында искә алу Мусаның Йәһвәгә корбаннар китерү өчен Исраилне җибәрергә дигән соравының чын һәм ышандырырлык булганын күрсәткән.

12:29 — Кем беренче туган бала дип саналган? Беренче туган бала дип ир кеше генә саналган (Саннар 3:40—51). Фиргавен үзе беренче туган бала булган, әмма үтерелмәгән, чөнки гаиләсе булган. Унынчы җәзада гаилә башы түгел, беренче туган ир бала үтерелгән.

12:40 — Исраиллеләр Мисыр җирендә күпме вакыт яшәгән? Шигырьдә әйтелгәнчә 430 ел — бу Исраил улларының Мисырда һәм Кәнган җирендә яшәгән вакыты. Кәнганга барганда 75 яшьлек Ибраһим Евфрат елгасы аша б. э. к. 1943 елда чыга (Яратылыш 12:4). Шул вакыттан алып 130 яшьлек Ягъкуб Мисырга кергәнче 215 ел үтә (Яратылыш 21:5; 25:26; 47:9). Димәк, исраиллеләр Мисырда 215 ел үткәргән.

15:8 — Кызыл диңгез суларының «куерган» булуы алар каткан булган дигәнне аңлатамы? Еврей теленнән «куерган» дип тәрҗемә ителгән фигыль «кысылу» яки «тыгызлану» дигәнне аңлата. Әюб 10:10 да бу сүз сөтнең куеруын аңлатыр өчен кулланыла. Шулай итеп, куерган сулар мотлак каткан яки боз булган дигәнне аңлатмый. Әгәр Чыгыш 14:21 дә әйтелгән «көчле көнчыгыш җиле» суны боз итәрлек суык булса, бик каты салкын булуы турында нәрсә булса да әйтелгән булыр иде. Суларны бернәрсә дә тотып тормаганга күрә, алар куерган, каткан яки тыгызланган кебек күренгән.

Безнең өчен сабаклар:

7:14—12:30. Ун җәза очраклы гына булмаган. Алар турында алдан әйтелгән булган һәм алар нәкъ әйтелгәнчә үтәлгән. Ун җәза су, кояш, бөҗәкләр, хайваннар һәм кешеләр дә Барлыкка Китерүче хакимлеге астында икәнен ачык итеп күрсәтә. Алар, шулай ук, Алла үз хезмәтчеләренә зыян китермичә үз дошманнарына гына бәлаләр китерә ала икәнен күрсәтә.

11:2; 12:36. Йәһвә үз халкына фатихасын бирә. Күрәсең, Йәһвә исраиллеләр Мисырда эшләгәннәре өчен түләү алсыннар өчен кайгырткан. Алар бу җиргә азат халык булып кергәннәр, алар хәрби әсирләр булмаган.

14:30. Без Йәһвәнең якынлашып килгән «зур афәттә» үз хезмәтчеләрен саклаячагына ышана алабыз (Маттай 24:20—22; Ачылыш 7:9, 14).

ЙӘҺВӘ ТЕОКРАТИК ХАЛЫК ОЕШТЫРА

(Чыгыш 15:22—40:38).

Мисырдан азат ителүгә өченче ай дигәндә, исраиллеләр Синай тавы янында туктыйлар. Монда аларга Ун әмер һәм башка законнар бирелә, алар Йәһвә белән килешү төзиләр һәм теократик халык булалар. Муса 40 көн Синай тавында үткәрә, чын гыйбадәт кылу турында һәм Йәһвә чатырын — күчереп йөртелә торган гыйбадәтханәсен төзү буенча күрсәтмәләр ала. Ә ул вакыт исраиллеләр алтын бозау ясап аңа табына башлыйлар. Таудан төшеп Муса моны күрә һәм шулхәтле ярсый ки, хәтта Алладан бирелгән һәм Ун әмер язылган ике ташны ыргытып вата. Бу эштә гаепле булганнар тиешле җәза алгач, ул кабат тауга менә һәм аңа Ун әмер язылган икенче ташлар бирелә. Муса таудан төшә һәм чатыр ясый башлыйлар. Исраиллеләрнең азатлыкта үткәргән беренче ел азагына бу искиткеч чатыр һәм аның өчен кирәк булган бар нәрсәләр ясалып бетә һәм урнаштырыла. Шуннан соң Йәһвә чатырны үз даны белән тутыра.

Изге Язмалар буенча бирелгән сорауларга җаваплар:

20:5 — Нинди мәгънәдә Йәһвә «әтиләренең гаепләре өчен җәзаны» киләчәк буыннарына бирә? Балигъ булган һәрбер кеше үз тәртибенә һәм карашларына карап хөкем ителә. Әмма исраиллеләр потларга табына башлагач, моның тискәре нәтиҗәләре берничә киләчәк буыннарга сизелгән. Хәтта тугры исраиллеләр дә моны сизгәннәр, чөнки аларга, халыкның дини җинаятьләре аркасында, тугры калу авыррак булган.

23:19; 34:26 — Кәҗә бәтиен әнисенең сөтендә пешермәгез дигән боеруның мәгънәсе нинди булган? Кәҗә бәтиен (яки башка берәр хайванның бәтиен) әнисенең сөтендә пешерү мәҗүсиләрнең яңгыр булсын өчен үткәрә торган йоласы булган. Моннан тыш, әнисенең сөте бәти өчен яшәү китергәнгә, аны бу сөттә пешерү мәрхәмәтсез булыр иде. Бу канун Алла халкына кызганучан булу кирәклеген күрергә ярдәм иткән.

23:20—23 — Бу шигырьдә әйтелгән фәрештә кем булган һәм ничек Йәһвә «исеме аңарда» булган? Бу фәрештә — әле җиргә кеше булып туганга кадәрге Гайсә булгандыр. Алла аны исраиллеләрне Вәгъдә ителгән җиргә алып барыр өчен кулланган (1 Көринтлеләргә 10:1—4). Йәһвә «исеме аңарда», чөнки ул Әтисенең исемен изгеләндерүдә һәм яклауда төп роль уйный.

32:1—8, 25—35 — Ни өчен Һарунга алтын бозау ясаган өчен җәза бирелмәгән? Һарун потка табыну белән тулысынча риза булмаган. Соңыннан ул, күрәсең, Алла ягына баскан левилеләргә кушылган һәм Муса дошманнарына каршы күтәрелгән. Гаеплеләр үтерелгәннән соң, Муса халыкка барыгыз да зур гөнаһ эшләдегез дип исләренә төшергән. Бу Йәһвә Һарунга гына түгел, ә башкаларга да мәрхәмәт күрсәткәнен аңлата.

33:11, 20 — Ничек Йәһвә Муса белән «йөзгә-йөз» сөйләшкән? Бу ике якның якын сөйләшүен аңлата. Муса Алла вәкиле белән сөйләшкән һәм аның аша Йәһвәдән күрсәтмәләр алган. Әмма, кеше Алланы «күреп исән кала алмый», шуңа күрә Муса Йәһвәне күрмәгән. Асылда, Йәһвә үзе турыдан-туры Мусага сөйләмәгән. Гәләтиялеләргә 3:19 да Канун «фәрештәләр тарафыннан арадашчы аша тапшырылган» дип әйтелә.

Безнең өчен сабаклар:

15:25; 16:12. Йәһвә үз халкы турында яхшы кайгырта.

18:21. Мәсихчеләр җыелышында җаваплы урынга билгеләнгән ир-атлар да сәләтле, Алладан куркучы, ышанычлы һәм риясыз булырга тиеш.

20:1—23:33. Йәһвә — иң югары Канун Бирүче. Аның кануннарына буйсынганда, исраиллеләр яхшы оештырылып һәм шатлык белән гыйбадәт кыла алганнар. Безнең көннәрдә Йәһвәнең теократик оешмасы бар. Бу оешма белән хезмәттәшлек итү безгә бәхет һәм иминлек китерә.

Безнең өчен мөһимлеге

Чыгыш китабы Йәһвә турында нәрсәне ачыклый? Ул аны яратучан Тукландыручы, искиткеч Азат Итүче һәм үз максатларын Тормышка Ашыручы итеп күрсәтә. Ул теократик оешманың Алласы.

Теократик хезмәт мәктәбенә әзерләнгәндә, Изге Язмалардан һәр атна укыла торган шигырьләрне укысаң, һичшиксез, Чыгыш китабында әйтелгәннәр сиңа нык тәэсир итәчәк. Ә «Изге Язмалар буенча бирелгән сорауларга җаваплар» исемле материалны карап чыксаң, син Изге Язмаларның кайбер шигырьләрен тагын да тирәнрәк аңлаячаксың. «Безнең өчен сабаклар»ны карап чыгу атнага билгеләнгән Изге Язмалар шигырьләрен укудан нәрсәгә өйрәнә алачаксың икәнен күрсәтәчәк.

[28 биттәге иллюстрация]

Йәһвә исраиллеләрне коллыктан азат итәр өчен юаш кеше Мусаны кулланган.

[29 биттәге иллюстрация]

Ун җәза шуны күрсәткән: Барлыкка Китерүче су, кояш яктысы, бөҗәкләр, хайваннар һәм кешеләр өстеннән хакимлек итә.

[30 биттәге иллюстрация]

Муса аша Йәһвә исраиллеләрне теократик халык иткән.