Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

«Яхшы хәбәр тарату эшен кыл»

«Яхшы хәбәр тарату эшен кыл»

«Яхшы хәбәр тарату эшен кыл»

«Син исә беркайчан да югалып калма... Яхшы хәбәр тарату эшен кыл» (2 ТИМУТЕГӘ 4:5).

1. Гайсә шәкертләренә нинди йөкләмә биргән?

БӨТЕН җир шары буенча Йәһвәнең исеме һәм ниятләре игълан ителә. Чөнки Алланың багышланган халкы Гайсә Мәсихнең: «Барыгыз һәм бөтен халыклар арасыннан Миңа шәкертләр булдырыгыз. Аларны Ата, Угыл һәм Изге Рух исеме белән суга чумдырыгыз һәм Мин сезгә кушканнарның барын да үтәргә өйрәтегез»,— дип үз шәкертләренә биргән йөкләмәсен җитди рәвештә кабул итәләр (Маттай 28:19, 20).

2. Тимуте нинди үгет алган һәм мәсихче өлкәннәрнең үз хезмәтләрен башкаруда нинди мөмкинлек бар?

2 Гайсәнең I гасыр шәкертләре бу йөкләмәгә зур җаваплылык белән караган. Мәсәлән, рәсүл Паул мәсихче өлкән Тимутене: «Яхшы хәбәр тарату эшен кыл, үз хезмәтеңне башкарып чык»,— дип өндәгән (2 Тимутегә 4:5). Безнең көннәрдә өлкәннәрнең үз хезмәтләрен башкарыр өчен мөмкинлекләрнең берсе — бу Патшалык турындагы вәгазьдә ашкынып һәм регуляр рәвештә катнашу. Мәсәлән, китап өйрәнүе күзәтчесенең вәгазь эшендә җитәкче булу һәм башкаларны өйрәтү йөкләмәсе бар. Бу хөрмәтле һәм рәхәтлек китерүче йөкләмә. Паул үзенең яхшы хәбәрне вәгазьләү йөкләмәсен үтәгән һәм башкаларга да алар Аллага хезмәт итәргә өйрәнсеннәр өчен ярдәм иткән (Рәсүлләр 20:20; 1 Көринтлеләргә 9:16, 17).

Үткәндәге ашкынучы яхшы хәбәр вәгазьчеләре

3, 4. Филипнең вәгазьче буларак хезмәте турында нәрсә әйтеп була?

3 Беренче мәсихчеләр ашкынучы яхшы хәбәр вәгазьчеләре буларак билгеле булган. Вәгазьче Филип мисалын карап чыгыйк. Иерусалимда грек һәм еврей телендә сөйләшкән мәсихче тол хатыннар арасында көндәлек ризык бүлешүне гадел алып барыр өчен җиде кеше сайлап куелган. Шушы «Рух һәм зирәклек белән тулы» кешеләрнең берсе Филип булган (Рәсүлләр 6:1—6). Бу махсус йөкләмәне тәмамлагач һәм рәсүлләрдән тыш, бар мәсихчеләр эзәрлекләүләр аркасында таралгач, Филип Самарея шәһәренә киткән. Монда ул яхшы хәбәрне вәгазьләгән һәм изге рух көче белән шакшы рухларны куып чыгарган, параличланган һәм аксак кешеләрне савыктырган. Шәһәрдә яшәүче күп кешеләр Патшалык хәбәрен кабул итеп суга чумдырылу йоласын үткәннәр. Бу турыда ишеткән Иерусалимдагы рәсүлләр Петер белән Яхъяны, яңа шәкертләр изге рух ала алсын өчен, Самареягә җибәргәннәр (Рәсүлләр 8:4—17).

4 Шуннан соң Алла рухы Филипне Газа шәһәренә баручы хәбәш кешесе каршысына җибәрә. Филип Ишагыйя пәйгамбәрлеген төгәл аңлатып биргәч, «Хәбәшстан патшасы кәндәки хатынның... югары дәрәҗәле түрәсе» Гайсә Мәсихкә иман китерә һәм суга чумдырылу йоласын үтә (Рәсүлләр 8:26—38). Шуннан соң Филип башта Азут шәһәренә бара, аннан Кайсариягә китә һәм барганда «шәһәрләрдә Яхшы хәбәрне вәгазьли» (Рәсүлләр 8:39, 40). Һичшиксез, Филип яхшы хәбәрне вәгазьләүдә искиткеч үрнәк калдырган!

5. Филипнең дүрт кызы нәрсә белән билгеле булган?

5 Егерме елга якын вакыт үткәннән соң да Филип Кайсариядә үз хезмәтен ашкынып башкаруын дәвам иткән. Паул белән Лүк аның өендә тукталганда, Филипнең «пәйгамбәр кызлары — кияүгә чыкмаган дүрт кызы бар иде» (Рәсүлләр 21:8—10). Һичшиксез, алар рухи яктан яхшы тәрбия алганнар, Аллага хезмәт итүдә дә ашкынучы булганнар, аларның хәтта пәйгамбәрлек итү өстенлеге булган. Безнең көннәрдә әти-әниләренең ашкынуы балаларына бик уңай тәэсир итәргә мөмкин: аларны бөтен тормышлары буена яхшы хәбәрнең ашкынучы вәгазьчеләре булырга дәртләндерә ала.

Бүгенге ашкынучы яхшы хәбәр вәгазьчеләре

6. I гасырның яхшы хәбәр вәгазьчеләре нинди уңышларга ирешкән?

6 Гайсә Мәсих безнең көннәргә һәм ахыр заманга басым ясаучы үзенең бөек пәйгамбәрлегендә: «Ахыры килеп җиткәнче, бөтен халыкларга да Яхшы хәбәр таратылырга тиеш»,— дип әйткән (Марк 13:10). Ахыр килгәнче, яхшы хәбәр «бөтен җиһанда» вәгазьләнергә тиеш (Маттай 24:14). Паул һәм I гасырның башка вәгазьчеләре яхшы хәбәрне сөйләгәнгә, күп кешеләр иман итә башлаган һәм Рим империясенең күп җирләрендә җыелышлар оештырылган. Бу җыелышларга өлкәннәр билгеләнгән, һәм алар кардәшләре белән вәгазь эшендә катнашканнар һәм яңа җирләрдә вәгазьләгәннәр. Ул көннәрдәге кебек, бүген дә миллионлаган Йәһвә Шаһитләре яхшы хәбәрне вәгазьләү эшен башкарганга, Йәһвә сүзе тарала һәм ныгый (Рәсүлләр 19:20). Йәһвәне шатлык белән мактаган кешеләргә син дә кушылдыңмы?

7. Патшалык вәгазьчеләре безнең көннәрдә нинди эш башкара?

7 Бүгенге вәгазьчеләрнең күбесе яхшы хәбәрне тарату эшендә мөмкин кадәр күбрәк хезмәт итәргә тырышалар. Меңләгән кардәшләребез миссионерлар булып, йөзләгән меңнәре ярдәмче һәм тулы вакытлы пионер булып вәгазь эшендә катнашалар. Ир-атлар, хатын-кызлар, балалар Патшалыкның ашкынучы вәгазьчеләре буларак искиткеч эш башкаралар! Мәсихче вәгазьчеләр булып иңне-иңгә терәп, яки «бердәм» хезмәт иткән Йәһвә хезмәтчеләренең барысы Алладан мул фатихалар ала (Софония 3:9).

8. Кеше маңгайларына нинди билге куела һәм кем бу эштә катнаша?

8 Алла Гайсәнең майланган шәкертләренә бөтен җир шары буенча яхшы хәбәр вәгазьләргә йөкләмә биргән. Бу эшне башкаруда аларга Мәсихнең саны белән үсеп барган «башка сарыклары» ярдәм итә (Яхъя 10:16). Үлемнән саклый торган бу эш башкарылганда, бүгенге әшәкелекләр турында сукранган һәм кайгырган кешеләрнең маңгайларына, пәйгамбәрлек теле белән әйткәндә, билге куела. Озакламыйча явызлар юк ителәчәк. Әйдәгез, әле вакыт бар чагында, үлемнән саклый торган хакыйкатьне җирдә яшәгән барлык кешеләргә җиткерик! (Йәзәкил 9:4—6, 11).

9. Яңа вәгазьчеләргә Аллага хезмәт итүдә ничек ярдәм итеп була?

9 Без инде берникадәр вакыт вәгазьче булып хезмәт итәбез икән, бәлки, җыелыштагы яңа кешеләргә бераз ярдәм күрсәтә алабыздыр. Бәлкем безнең аларны үзебез белән кайвакыт вәгазьгә алырга мөмкинлегебез булыр. Өлкән булып хезмәт иткән кардәшләр яңа кешеләргә рухи яктан үсәргә ярдәм итәр өчен көчләреннән килгәннең барысын да эшләргә чакырылалар. Басынкы күзәтчеләрнең тырышлыгы имандашларына ашкынучы һәм уңышлы вәгазьчеләр булырга ярдәм итә алыр (2 Петер 1:5—8).

Өйдән-өйгә йөреп шаһитлек итү

10. Мәсих һәм аның беренче шәкертләре Аллага хезмәт итүдә нинди яхшы үрнәк калдырганнар?

10 Гайсә Мәсих үз шәкертләренә яхшы хәбәр вәгазьләүченең иң яхшы мисалын калдырган. Мәсихнең һәм аның рәсүлләренең хезмәте турында Алла Сүзендә: «Гайсә шәһәрләр һәм авыллар буйлап Аллаһы Патшалыгы хакындагы Яхшы хәбәрне сөйләп йөрде. Унике шәкерте Аның белән булды»,— дип әйтелә (Лүк 8:1). Ә рәсүлләрнең үзләре турында нәрсә әйтеп була? Б. э. 33 елындагы Илленче көн бәйрәмендә изге рух белән сугарылганнан соң, алар «һәр көн Аллаһы Йортында һәм өйләрдә Яхшы хәбәрне — Гайсәнең Мәсих икәнлеге хакында сөйләүләрен һәм өйрәтүләрен дәвам иттеләр» (Рәсүлләр 5:42).

11. Рәсүлләр 20:20, 21 буенча, рәсүл Паул Аллага хезмәт иткәндә нәрсә эшләгән?

11 Паулның, ашкынучы вәгазьче буларак, Эфес шәһәрендәге мәсихче өлкәннәргә: «Сезгә файдалы булырлык бернәрсәне дә бәян итмичә калдырмадым, сезне халык алдында да, өйдән-өйгә йөреп тә өйрәттем»,— дип әйтергә хакы булган. «Өйдән-өйгә йөреп» өйрәткәндә, Паул Йәһвә хезмәтчеләре йортына көтүче вазифасын үтәр өчен кергәнме? Юк. Ул болай дип аңлата: «Тәүбә итеп Аллаһыга таба борылуның һәм Раббыбыз Гайсәгә иман китерүнең кирәклеге турында яһүдләргә дә, яһүд булмаганнарга да җитди рәвештә игълан иттем» (Рәсүлләр 20:20, 21). Йәһвәгә үзләрен багышлаган кешеләрне, гомумән алганда, «тәүбә итеп Аллаһыга таба борылуның һәм Раббыбыз Гайсәгә иман китерүнең кирәклеге» турында өйрәтәсе юк. Паул иманнары булмаган кешеләргә тәүбә итү һәм иман турында сөйләп, Эфестәге мәсихче өлкәннәрне өйдән-өйгә йөреп хезмәт итәргә өйрәткән. Моны эшләгәндә Паул Гайсә үрнәгенә ияргән.

12, 13. Филиппуйлыларга 1:7 буенча, Йәһвә халкы вәгазьләү хокукын яклар өчен нәрсә эшләгән?

12 Өйдән-өйгә йөреп вәгазьләү авыр булырга мөмкин. Изге Язмалар хәбәре белән килүебез, мәсәлән, кайбер кешеләрнең ачуын чыгара. Әлбәттә, без кешеләрне рәнҗетергә дип килмибез. Бу өйдән-өйгә йөреп хезмәт итү үрнәге Изге Язмаларда бирелгән, һәм без Алла белән якыннарыбызны яратканга күрә, өйдән-өйгә йөреп шаһитлек бирәбез (Марк 12:28—31). Өйдән-өйгә йөреп вәгазьләү хокукыбызны «яклар һәм аның дөреслеген раслар» өчен, без судларга, шул исәптән АКШ ның Югары Судына да, берничә тапкыр мөрәҗәгать иттек (Филиппуйлыларга 1:7). Һәрбер очракта диярлек бу суд безне яклап карарлар чыгарды. Карарларның тексты аста китерелгәнгә охшаш:

13 «Дини әдәбият тарату — миссионерларның яхшы хәбәр вәгазьләүнең күптәннән кулланыла торган ысулы. Ул китап бастыру тарихы кебек борынгы. Бу ысулны төрле дини хәрәкәтләр еллар дәвамында кулланган. Вәгазь итүнең бу ысулын төрле дини конфессияләр киң куллана. Бу конфессияләрнең әгъзалары яхшы хәбәрне меңләгән йортларда тараталар һәм турыдан-туры сөйләшеп яңа тарафдарлар эзлиләр... Дини эшчәнлекнең мондый ысулы, чиркәүләрдәге гыйбадәт кылу һәм башка төрле вәгазьләү кебек, [Кушма Штатлары Конституциясенең] Беренче төзәтмәсе буенча, шундый ук югары статуска ия («Мердок Пенсильвания штатына каршы» дигән дело, 1943 ел).

Ни өчен вәгазьләүне дәвам итәбез?

14. Аллага бердәм хезмәт итүебезнең уңышлары нинди булырга мөмкин?

14 Безнең өйдән-өйгә йөреп вәгазьләвебез өчен сәбәпләр күп. Без һәрбер килүдә йорттагы кешегә Изге Язма хакыйкатенең орлыгын чәчәргә тырышабыз. Орлыкка су сибәр өчен, без кабат килеп китәбез. Безнең бердәм тырышлыкларыбыз искиткеч уңышларга китерергә мөмкин. Бу турыда Паул: «Мин утырттым, Апуллус су сипте, әмма үстерүен Аллаһы үстерде»,— дип язган (1 Көринтлеләргә 3:6). Шуңа күрә, әйдәгез, Йәһвә «үстерәчәгенә» иман итеп, «утыртыйк» һәм «су сибийк».

15, 16. Ни өчен без кешеләрнең йортларына кабат-кабат килеп китәбез?

15 Без кешеләрнең тормышы куркыныч астында булганга вәгазьлибез. Бу эшне башкарып, без үзебезне дә, тыңлаган кешеләрне дә коткара алабыз (1 Тимутегә 4:16). Кеше тормышы куркыныч астында икәнен белсәк, без аңа теләр-теләмәс кенә бер тапкыр ярдәм итәр идекме? Әлбәттә, юк! Сүз кешенең котылуы турында барганга, без аларга кабат килеп китәбез. Аларның шартлары үзгәреп тора. Бер килгәндә вакыты булмаган кешенең икенче очракта Изге Язмалар хәбәрен тыңларга теләге булырга мөмкин. Ә кабат килеп-киткәндә йортта яшәүче гаиләнең башка кешесен очратып, Изге Язмаларга нигезләнгән сөйләшү башланырга мөмкин.

16 Кешеләрнең шартлары гына түгел, ә шулай ук карашлары да үзгәрә. Мәсәлән, якын кешенең үлеме аркасында кичергән кайгы-хәсрәтләр йортта яшәүчене Патшалык хәбәрен тыңларга этәрергә мөмкин. Без кешене юатырбыз, аңа рухи ихтыяҗларын аңларга һәм аларны канәгатьләндерергә ярдәм итәрбез дип өметләнәбез (Маттай 5:3, 4).

17. Вәгазьләвебезнең төп сәбәбе нинди?

17 Өйдән-өйгә йөреп шаһитлек бирүебезнең һәм мәсихчеләр хезмәтенең башка төрләрендә катнашуыбызның төп сәбәбе — Йәһвә исемен игълан итүгә өлеш кертергә теләвебез (Чыгыш 9:16; Мәдхия 82:19). Вәгазь эшебез ярдәмендә хакыйкать һәм тәкъвалык яратучылар Йәһвә исемен мактый башлагач, бу безне шундый куандыра! «Егетләр дә, кызлар да, картлар да, яшьләр дә,— дип язган мәдхия җырлаучы,— Ходайның исемен мактасыннар, чөнки бер аның гына исеме күтәрелгән; Ул җирдә дә, күктә дә шөһрәтле» (Мәдхия 148:12, 13).

Яхшы хәбәр вәгазьләүдә катнашу үзебезгә дә файда китерә

18. Вәгазь эшеннән без нинди файда алабыз?

18 Вәгазьдә катнашу безнең үзебезгә дә төрле яклардан файда китерә. Өйдән-өйгә яхшы хәбәр белән йөрү басынкылыкны, аеруча каршылыклар белән очрашканда, үстерергә ярдәм итә. Вәгазебез уңышлы булсын өчен, безгә рәсүл Паул кебек булырга кирәк. Ул «кайберләрен генә булса да коткарыр... [өчен] барысына үзләре кебек булган» (1 Көринтлеләргә 9:19—23). Вәгазь безгә әдәпле булырга ярдәм итә. Йәһвәгә таянып һәм тиешле сүзләр сайлап, без Паулның мондый киңәшен тота алабыз: «Һәркемгә ничек җавап бирергә кирәклеген белегез, сүзегез һәрвакыт ягымлы, мавыктыргыч һәм төпле булсын» (Көлессәйлеләргә 4:6).

19. Вәгазьчеләргә изге рух ничек ярдәм итә?

19 Яхшы хәбәрне вәгазьләү эше шулай ук безне Алланың изге рухына таянырга дәртләндерә (Зәкәрия 4:6). Нәтиҗәдә, хезмәтебездә «мәхәббәт, шатлык, иминлек, сабырлык, игелек, яхшылык, ышаныч, басынкылык, үз-үзеңне тота белү» — изге рухның җимеше ачык күренәчәк (Гәләтиялеләргә 5:22, 23). Бу башка кешеләр белән мөнәсәбәтләребезгә тәэсир итәчәк, чөнки изге рухка безнең белән җитәкчелек итәргә биргәндә, безгә яхшы хәбәрне вәгазьләгәндә мәхәббәт күрсәтү, шатлыклы, тыныч, сабыр һәм игелекле булу, яхшылык, ышаныч һәм басынкылык күрсәтү һәм үз-үзеңне тота белү җиңел.

20, 21. Вәгазьләү эше белән мәшгуль булганнар нинди фатиха алалар?

20 Вәгазьләгәндә без тагын бер фатиха алабыз: без тагын да кайгыртучанрак булырга өйрәнәбез. Кешеләр үз авырлыкларын — авыру, эшсез булуларын, өйдәге кыенлыкларны искә алганда, без үзебезне киңәшче итеп тотмыйбыз, ә кешегә Изге Язмадан дәртләндерүче һәм юатучы шигырьләр укыйбыз. Без рухи яктан сукыр ителгән, әмма тәкъвалыкны яратканнарын күрсәтүче кешеләр турында кайгыртабыз (2 Көринтлеләргә 4:4). «Мәңгелек тормыш өчен сайлап алынганнарга» рухи ярдәм күрсәтү шундый шатлыклы! (Рәсүлләр 13:48).

21 Вәгазь эшендә регуляр рәвештә катнашу безгә карашыбызны рухи әйберләргә юнәлтергә ярдәм итә (Лүк 11:34). Бу, әлбәттә, безгә зур файда китерә, чөнки болай булмаса, без дә шушы дөнья өчен хас булган байлыкка кызыгуга алданып китәр идек. Рәсүл Яхъя мондый сүзләр белән мәсихчеләрне өндәгән: «Фани дөньяны һәм анда булган нәрсәләрне яратмагыз. Дөньяны яратучыда Атаны ярату юк. Чөнки бу дөньяда булган һәммә нәрсә — тән нәфесләре, күзләр нәфесе һәм тормышта тәкәбберлеккә китерүче нәрсәләр — Атадан түгел, фәкать дөньядандыр. Дөнья һәм аның нәфесләре үтеп китә, әмма Аллаһы ихтыярын үтәүче мәңге яши» (1 Яхъя 2:15—17). Кем вәгазьләү эше белән мәшгуль һәм Раббы эшендә күп хезмәт итә, аңа бу эш дөньяны яратмаска ярдәм итә (1 Көринтлеләргә 15:58).

Хәзинәне күктә җыегыз

22, 23. а) Мәсихче вәгазьчеләр нинди хәзинә җыялар? б) Чираттагы мәкалә безгә нәрсәдә ярдәм итәчәк?

22 Патшалык турында ашкынып вәгазьләү мәңгегә файда китерә. Гайсә моны: «Үзегезгә байлыкны җирдә җыймагыз. Анда аны көя тапый, ул тутыга, караклар урлап чыга. Әмма сез хәзинәне күктә җыегыз: анда аны көя дә тапамый, ул тутыкмый да, караклар да кереп аны урлап чыкмый. Чөнки хәзинәң кайда булса, күңелең дә шунда булыр»,— дигән сүзләр белән күрсәткән (Маттай 6:19—21).

23 Хәзинәне күктә җыюны дәвам итеп, шуны истә тотыйк: Аллаһы Тәгалә Йәһвәнең вәкилләре булудан зуррак өстенлек юк, без моны аның Шаһитләре сыйфатында башкарабыз (Ишагыйя 43:10—12). Әгәр безгә йөкләнгән Алла хезмәтчеләре эшен үтәсәк, без, бәлкем, 90 яшьтән олырак булган бер мәсихче апа-кардәшебезнең хисләрен кичерербез. Ул Аллага озак вакыт хезмәт итүе турында болай дип әйткән: «Барлык бу елларда Йәһвә миңа түземлек күрсәткәнгә, аңа рәхмәтләремне белдерәм һәм ул мәңгегә минем яратучы Әтием булуы турында чын күңелдән дога кылам». Без дә Алла белән мөнәсәбәтләребезне шулай ук кадерләсәк, һичшиксез, безнең вәгазьчеләр эшен тулысынча алып барырга теләгебез булачак. Чираттагы мәкалә безгә хезмәтебезне ничек тулысынча алып бара алабыз икәнен күрергә ярдәм итәчәк.

Сез ничек җавап бирер идегез?

• Ни өчен без яхшы хәбәр вәгазьләү эшен башкарырга тиеш?

• Үткәндәге һәм хәзерге вәгазьчеләрнең эше турында нәрсә әйтә аласыз?

• Ни өчен без өйдән-өйгә йөреп вәгазьлибез?

• Вәгазьче эшен башкару ничек безнең һәрберебезгә файда китерә?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[8 биттәге иллюстрацияләр]

Вәгазьче Филип һәм аның кызлары кебек, бүген дә күп яхшы хәбәр вәгазьчеләре бар.

[12 биттәге иллюстрация]

Башкаларга яхшы хәбәрне вәгазьләгәндә, син үзең өчен нинди файда аласың?