Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Үзгәреп торучы дөньяның рухына каршы тор

Үзгәреп торучы дөньяның рухына каршы тор

Үзгәреп торучы дөньяның рухына каршы тор

«Без... бу дөньяның рухын түгел, бәлки Аллаһыдан килгән Рухны кабул иттек» (1 КӨРИНТЛЕЛӘРГӘ 2:12).

1. Хаува кайсы яклардан алданган булган?

«МИНЕ елан котыртты» (Яратылыш 3:13). Шушы берничә сүз белән беренче хатын-кыз, Хаува, ни өчен үзенең Йәһвә Аллага буйсынмау юлын сайлаганын аңлатырга тырышкан. Әйткәне дөрес булса да, бу аның дөрес булмаган эшләрен акламаган. Соңрак моның турында рәсүл Паул, Алла тарафыннан рухландырылып, Хаува «алданган» булган дип язган (1 Тимутегә 2:14). Ул Алланы тыңламыйча тыелган җимешне ашаса, Алла кебек булачак һәм бу аңа файда китерәчәк дигәнгә ышанып алданган булган. Ул шулай ук кем аны ялгыштырганын да белмәгән — бу яктан да алданган булган. Чынында, еланны кулланып, Иблис Шайтан сөйләгәнен ул белмәгән (Яратылыш 3:1—6).

2. а) Ничек Иблис безнең көннәрдә кешеләрне адаштыра? б) Нәрсә ул «дөньяның рухы» һәм нинди сорауларны без карап чыгарбыз?

2 Адәм белән Хаува көннәреннән башлап Иблис кешеләрне алдавын дәвам итә. Ул чыннан да «бөтен дөньяны алдаучы» (Ачылыш 12:9). Аның алымнары үзгәрмәгән. Ул еланны башка кулланмаса да, үзенең кемлеген яшерүен дәвам итә. Күңел ачуларны, масса-күләм мәгълүмат чараларын һәм башка мөмкинлекләрне кулланып, Шайтан кешеләрне Алланың яратучы җитәкчелегеннән файда да юк һәм ул кирәкми дә дип адаштыра. Бар җирдә алдау таратып, Иблис кешеләрдә Изге Язмаларның принципларына һәм законнарына каршылык рухы үстерә. Изге Язмаларда бу рух «дөньяның рухы» дип атала (1 Көринтлеләргә 2:12). Бу рух Алланы белмәүче кешеләрнең карашына, тәртибенә һәм тирә-якта барган вакыйгаларга карата мөнәсәбәтенә көчле йогынты ясый. Бу рух ничек күрсәтелә һәм без ничек аның начар йогынтысына каршы тора алабыз? Әйдәгез, бу сорауларга җавапны белик.

Әхлакый нормалар түбәнәя

3. Ни өчен безнең көннәрдә «бу дөньяның рухы» тагын да көчлерәк сизелә?

3 Безнең көннәрдә «бу дөньяның рухы» тагын да көчлерәк сизелә (2 Тимутегә 3:1—5). Син әхлакый нормалар түбәнәя баруын күрәсеңдер. Изге Язма ни өчен моның шулай икәнен аңлата. 1914 елда күктә Алла Патшалыгы урнаштырылганнан соң, күктә сугыш үткән. Иблис һәм аның җеннәре җиңелгән һәм җир тирәләренә бәреп төшерелгән булган. Ярсыган Иблис алдавын бөтен җир шары буенча тагын да тараткан (Ачылыш 12:1—9, 12, 17). Ул аның өчен мөмкин булган һәрнәрсәне кулланып, «хәтта сайланганнарны да алдау өчен» тырышлык куя (Маттай 24:24). Аның бу тырышлыклары безгә, Алла хезмәтчеләренә юнәлдерелгән. Иблис безнең Йәһвә илтифатын һәм мәңге яшәү мөмкинлегебезне югалтуыбызны теләп, безне рухи яктан җимерергә тырыша.

4. Изге Язмаларга карата Йәһвә хезмәтчеләренең карашы нинди һәм бу дөньяның карашы нинди?

4 Иблис Изге Язмаларның — яратучы Барлыкка Китерүчебез турында безне өйрәткән кыйммәтле китапның — дөреслеген шик астына алырга тырыша. Йәһвә хезмәтчеләре Изге Язмаларны яраталар һәм аны кадерлиләр. Без ул кеше сүзе түгел, ә Алла тарафыннан рухландырылган Сүз икәнен беләбез (1 Тессалуникәлеләргә 2:13; 2 Тимутегә 3:17). Әмма Иблис дөньясы безнең киресенчә уйлавыбызны тели. Мәсәлән, Изге Язмаларны тәнкыйть иткән бер китапның кереш сүзләрендә болай дип әйтелә: «Изге Язмалар „изге“ дә түгел, „Алла сүзе“ дә түгел. Аны изге рухтан рухландырылып „изгеләр“ язмаган, ә хакимияткә комсыз руханилар язган». Мондый сүзләрнең тәэсиренә бирешкән кешеләр җиңел генә бу алдауның корбаны булырга мөмкин. Алар Аллага үзебез теләгәнчә гыйбадәт кыла алабыз дигән ялгыш карарга килергә яки гел дә гыйбадәт кылмаска мөмкин (Гыйбрәтле хикәя 14:12).

5. а) Изге Язмалар белән бәйле булган диннәр турында бер язучы нәрсә дип яза? б) Изге Язмаларда әйтелгәннәрне дөньяда киң таралган фикерләр белән чагыштырыгыз. (Шулай ук 21 нче биттәге рамканы карагыз.)

5 Изге Язмаларга турыдан-туры яки башкача ясалган «һөҗүмнәр» аркасында, шулай ук бу китап сүзләре буенча яшибез дигәннәрнең дини икейөзлелеге нәтиҗәсендә дингә, шул исәптән Изге Язмалар белән бәйле булган диннәргә, тискәре караш тагын да көчәя. Яңалыкларда һәм югары белемле кешеләр тарафыннан дин каты тәнкыйтьләнә. Бер язучы болай дип яза: «Җәмгыятьнең, гомуми алганда, иудаизм белән христиан диненә карашы тискәре. Иң яхшы очракта аларга антиквар әйбергә кебек карыйлар; иң начар очракта аларны интеллектуаль үсешкә комачаулаган һәм фән үсешенә каршы килгән борынгы карашлар кебек кабул итәләр. Соңгы елларда аларны кимсетү алардан көлүгә китерде һәм ачыктан-ачык дошманлыкка әверелде». Мондый дошманлыкны еш кына Алла барлыгын кире каккан һәм «буш уйларга бирелгән» кешеләрдә күреп була (Римлыларга 1:20—22).

6. Алла хөкем иткән азгын тәртипкә бу дөньяның карашы нинди?

6 Шуңа күрә кешеләрнең Алла нормаларыннан тагын да читләшкәненә шаккатасы юк. Мәсәлән, Изге Язмаларда гомосексуализм «рисвайлык», ягъни хурлык дип атала (Римлыларга 1:26, 27). Анда шулай ук азгыннар һәм зиначылар Алла Патшалыгына ия булмаячаклар дип әйтелә (1 Көринтлеләргә 6:9). Әмма күп илләрдә мондый эшләрне хуплап кына калмыйлар, аларны хәтта китапларда, журналларда, җырларда, киноларда һәм телетапшыруларда кызыктыргыч итеп күрсәтәләр. Мондый тәртипкә каршы чыгып сөйләгәннәрне фанатик, тәнкыйтьче, «модадан» артта калган кеше дип саныйлар. Бу дөнья Алла нормаларын аның яратучы кайгыртучанлыгы итеп кабул итми, ул аларга шәхси азатлыкны чикләүче һәм тормышта үз урыныңны табарга комачаулаучы нәрсәгә кебек карый (Гыйбрәтле хикәя 17:15; Яһүд 4).

7. Үз-үзебезгә нинди сораулар бирергә тиешбез?

7 Аллага каршы торуында тагын да көчәя барган дөньяда яшәп, безгә шуны күзәтү акыллы булыр иде: без нинди рух күрсәтәбез һәм нинди принципларны тотабыз. Вакыт-вакыт безгә дога кылып һәм намус белән үз-үзебезне тикшереп чыгу кирәк: без Йәһвәнең фикер йөртү ысулыннан һәм нормаларыннан әкрен генә читкә китмибезме? Мәсәлән, без үз-үзебезгә мондый сораулар бирә алабыз: «Берничә ел элек дөрес түгел дип санаган темаларны хәзер кызыктыргыч дип санамыйммы? Алла хөкем иткән эшләргә хәзер бармак аша гына карамыйммы? Рухи әйберләргә игътибар әзрәк бирә башламадыммы? Тормышым мин барыннан да бигрәк Алла Патшалыгын эзлим икәнен күрсәтәме?» (Маттай 6:33). Мондый сораулар турында уйлану бу дөнья рухына каршы торырга ярдәм итәчәк.

«Туры юлдан чыкмас өчен»

8. Кеше ничек Йәһвәдән читкә тайпылырга мөмкин?

8 Мәсихче кардәшләренә рәсүл Паул: «Туры юлдан чыкмас өчен, ишеткәннәребезгә аеруча игътибарлы булырга тиешбез»,— дип язган (Еврейләргә 2:1). Юлыннан читкә киткән корабль барасы җиренә барып җитмәячәк. Капитан җилгә һәм агымнарга игътибар итмәсә, корабль куркынычсыз гаваньне үтеп, сай җирдәге ташларга утырып калырга мөмкин. Без дә Алла Сүзендәге хакыйкатьләргә игътибарлы булмасак, Йәһвәдән читкә китеп, рухи яктан ташларга утырып «җимерелергә» мөмкин. Мондый хәлгә хакыйкатьне тулысынча калдырганнар гына эләгә дию дөрес булмас. Йәһвәне үз теләкләре белән һәм кинәт кире каккан кешеләр күп түгел. Гадәттә кешеләр Алла Сүзенә игътибар итүдән читкә алып китүче эшләрдә әкрен генә катнаша башлыйлар. Гел дә сизмәстән диярлек алар гөнаһка «килеп утыралар». Йокыга киткән капитан кебек, алар инде соң булгач кына уяна.

9. Йәһвә Сөләйманга нинди фатихалар биргән?

9 Сөләйман мисалын карап чыгыйк. Йәһвә аны Исраил патшасы итеп куйган. Аңа гыйбадәтханә төзергә мөмкинлек биргән һәм аны Изге Язмаларның кайбер өлешләрен язарга дәртләндергән. Аның белән Йәһвә үзе ике тапкыр сөйләшкән һәм аңа байлык, дан биргән, ә аның идарә итүе тынычлыкта үткән. Ә иң мөһиме, Йәһвә Сөләйманга зур акыллылык бүләк иткән. Изге Язмаларда болай дип әйтелә: «Алла Сөләйманга акыллылык һәм бик зур зирәклек һәм диңгез ярындагы ком кебек киң акыл биргән. Һәм Сөләйманның акыллылыгы шәрыкның бар улларының акыллылыгыннан һәм мисырлыларның бар акыллылыгыннан биегрәк булган» (3 Патшалык 4:21, 29, 30; 11:9). Кемдер, әлбәттә, Сөләйманның Аллага тугры булып калыр өчен мөмкинлекләре иң зур булган дип уйларга мөмкин. Әмма Сөләйман чын гыйбадәт кылудан читкә киткән. Бу ничек булган?

10. Нинди күрсәтмәгә Сөләйман буйсынмаган һәм моның нәтиҗәсе нинди булган?

10 Сөләйман Алла Канунын яхшы белгән һәм аңлаган. Һичшиксез, ул Исраил патшаларына бирелгән күрсәтмәләрне аерым кызыксыну белән укыган. Алар арасында: «[Патша] йөрәге бозылмасын өчен үзенә хатыннар күп итеп алмасын»,— дигән күрсәтмә дә булган (Икенчезаконлык 17:14, 17). Бу ачык күрсәтмәгә карамастан, Сөләйман үзенә 700 хатын һәм 300 җария алган. Аларның күпләре чит илаһларга табынган. Ни өчен ул шулхәтле күп хатын алганын һәм моны эшләп ничек акланганын да без белмибез. Ләкин аның Алланың ачык итеп бирелгән күрсәтмәләрен тотмаганын беләбез. Моның нәтиҗәсе нәкъ Йәһвә кисәткәнчә булган. «Хатыннары аның йөрәген [«әкрен генә», ЯД] башка илаһларга авыштырганнар»,— дип укыйбыз без (3 Патшалык 11:3, 4). Һичшиксез, Сөләйманның Алладан бирелгән акылы «әкрен генә» сыекланган. Ул туры юлдан читкә китә башлаган. Тора-бара Сөләйманның Аллага буйсыну һәм аңа шатлык китерү теләген мәҗүси хатыннарына шатлык китерү теләге алмаштырган. «И улым, зирәк бул һәм минем йөрәгемне сөендер; шулчак мин гаепләүчеләремә тиешле җавапны бирә алырмын»,— дигән сүзләрне язган Сөләйман өчен нинди кызганыч хәл! (Гыйбрәтле хикәя 27:11).

Дөнья рухы көчле

11. Акылыбызга кергән «ризык» ничек уйларыбызга тәэсир итә?

11 Сөләйман мисалы безгә шундый сабак бирә: без хакыйкатьне белгәнгә, дөнья безгә берничек тә тәэсир итә алмаячак дип уйлау куркыныч. Ашаган ризык тәнебезгә, ә башыбызга кергән «ризык» акылыбызга йогынты ясый. Ә бу үз чиратында уйларыбызга һәм карашларыбызга тәэсир итә. Моны аңлап, төрле фирмалар, җитештергән продукцияләрен мактап күрсәтер өчен, миллиардлаган доллар сарыф итәләр. Яхшы рекламада яхшы сайланган сүзләр һәм кызыктыргыч сурәтләр кулланыла һәм алар кешенең теләкләренә һәм омтылуларына тәэсир итә. Реклама бирүчеләр шулай ук шуны беләләр: кешеләр рекламаны бер яки ике күрү белән аларның товарын алырга ашыкмаячак. Әмма вакыт узу белән, рекламаны кабат-кабат карап, кешеләр еш кына товарны яхшы яктан күрә башлыйлар. Реклама үз эшен эшли, киресенчә булса, беркем дә аңа акча сарыф итмәс иде. Ул кешеләрнең уйларына һәм карашларына көчле йогынты ясый.

12. а) Ничек Иблис кешеләрнең уйларына тәэсир итә? б) Мәсихчеләр дә бу тәэсирләргә бирешергә мөмкин икәнен нәрсә күрсәтә?

12 Иблис, реклама ясаучы кебек, үз карашларын, аларны кызыктыргыч итеп күрсәтеп, алга таба этә. Ул шулай эшләсә вакыт узу белән кешеләргә үз фикер йөртүен тага алганын аңлый. Күңел ачулар аша һәм башкача Иблис, кешеләр яхшыны начар дип, ә начарны яхшы дип санасыннар өчен, аларны алдалый (Ишагыйя 5:20). Хәтта чын мәсихчеләр дә Иблиснең дөрес булмаган мәгълүматлары аркасында корбан була. Изге Язмаларда мондый кисәтү язылган: «Рух исә ачык әйтә: соңгы вакытларда кайберәүләр, алдакчы рухларга һәм җен өйрәтүләренә колак салып, иманнан кире чигенерләр. Шундый өйрәтүләр вөҗданнары тою сәләтен югалткан ялган сөйләүчеләрнең икейөзлелеге аша килер» (1 Тимутегә 4:1, 2; Иремия 6:15).

13. «Азгын... аралашу» — бу кем яки нәрсә белән аралашу һәм ничек аралашуыбыз безгә тәэсир итә?

13 Бу дөнья рухы безнең һәрберебезгә йогынты ясарга мөмкин. Иблис системасының «җилләре» һәм «агымнары» бик көчле. Изге Язмаларда безнең өчен мондый акыллы үгет бирелә: «Алданмагыз: „азгын кешеләр белән аралашу яхшы әхлакны боза“» (1 Көринтлеләргә 15:33). «Азгын... аралашу» — бу дөнья рухын чагылдырган хәтта җыелыштагы берәр нәрсә яки берәр кеше белән аралашу булырга мөмкин. Мондый аралашулар безгә зыян китерә алмый дип уйласак, яхшы аралашулар да безгә ярдәм итә алмый булып чыкмыймы? Бу зур ялгышу! Изге Язмаларда: «Зирәкләр белән аралашучы үзе дә зирәк булыр; ә ахмаклар белән дуслык йөртүче юлдан язар»,— дип ачык әйтелә (Гыйбрәтле хикәя 13:20).

14. Ничек без бу дөнья рухына каршы тора алабыз?

14 Бу дөнья рухыннан үзебезне саклар өчен, без акыллы кешеләр белән — Йәһвәгә хезмәт иткәннәр белән аралашырга тиешбез. Безгә үз акылыбызны иманны ныгыткан әйберләр белән тутырырга кирәк. Рәсүл Паул болай дип язган: «Әгәр нинди дә булса яхшылык һәм мактауга лаек эшләр бар икән, нәрсә хак, хөрмәтле, дөрес, саф, ягымлы, шөһрәткә лаеклы — шулар турында фикер йөртегез» (Филиппуйлыларга 4:8). Бездә ихтыяр иреге булганга, без үзебез нәрсә турында уйларга икәнен сайлый алабыз. Әйдәгез, һәрвакыт Йәһвә белән якынлаштыра торган уйлану темаларын сайлыйк.

Алла рухы көчлерәк

15. Борынгы Көринт шәһәрендәге мәсихчеләр анда яшәүче башка кешеләрдән нәрсәсе белән аерылып торган?

15 Бу дөньяның рухы адаштырган кешеләрдән аермалы буларак, чын мәсихчеләр белән Алланың изге рухы җитәкчелек итә. Көринт шәһәре җыелышына рәсүл Паул: «Без исә, Аллаһы тарафыннан нәрсә бүләк ителгәнен белү өчен, бу дөньяның рухын түгел, бәлки Аллаһыдан килгән Рухны кабул иттек»,— дип язган (1 Көринтлеләргә 2:12). Борынгы Көринт шәһәре бу дөнья рухы белән чолгап алынган булган. Аларның азгынлыклары шулхәтле булган ки, хәтта «көринтчә яшәү» «әхлаксыз тормыш алып бару» дигән мәгънә йөрткән. Иблис аларның акылын томалаган. Нәтиҗәдә, алар чын Алла турында әз яки бернәрсә дә белмәгәннәр (2 Көринтлеләргә 4:4). Әмма, үзенең изге рухы ярдәмендә Йәһвә, кайбер көринтлеләрнең күзләрен, алар хакыйкатьне белә алсын өчен ачкан. Аның рухы аларны үз тормышларында зур үзгәрешләр ясарга этәргеч булган һәм алар белән җитәкчелек иткән. Нәтиҗәдә, алар Алланың хуплавын һәм фатихасын ала алганнар (1 Көринтлеләргә 6:9—11). Бу дөнья рухы көчле булса да, Йәһвә рухы аннан да көчлерәк булган.

16. Алла рухын без ничек ала алабыз һәм ничек без аңа ия була алабыз?

16 Бүгенге көндә дә шуны ук әйтеп була. Йәһвәнең изге рухы Галәмдәге иң куәтле көч һәм ул аны иман белән сораган кешеләрнең барысына да мул һәм юмарт бирә (Лүк 11:13). Ләкин Алла рухына ия булыр өчен, бу дөнья рухына каршы тору гына әз. Без, шулай ук, регуляр рәвештә Алла Сүзен укырга һәм укыганнарны үз тормышыбызда кулланырга тиешбез, шулай итеп безнең рухыбыз — уй-фикер йөртүебез — Алла уйларына туры киләчәк. Шулай эшләсәк, Йәһвә безне Иблиснең безнең рухилыгыбызны җимерер өчен кулланган һәркайсы алымнарына каршы торыр өчен ныгыта ала.

17. Ничек итеп Лут мисалы безне юата ала?

17 Мәсихчеләр дөньядан булмасалар да, алар әле бу дөньяда яшиләр (Яхъя 17:11, 16). Безнең беребез дә бу дөнья рухыннан тулысынча кача алмый, без Алланы һәм аның нормаларын яратмаган кешеләр белән эшлибез яки хәтта яшибез дә. Лут Содом шәһәрендә яшәүче кешеләр арасында яшәгәндә, аларның азгын эшләреннән «интеккән», хәтта газап та чиккән. Без дә үзебезне шулай ук хис итәбезме? (2 Петер 2:7, 8). Алай булса Лут мисалы безгә юату бирә ала. Йәһвә Лутны саклаган һәм азат иткән, шулай ук ул безнең хакка да эшли ала. Безне яратучы Әтиебез безнең шартларны күрә һәм белә, һәм ул безгә рухилыгыбызны саклар өчен кирәк булган ярдәм һәм көч бирә ала (Мәдхия 32:18, 19). Әгәр без аңа таянсак, ышансак һәм мөрәҗәгать итсәк, ул безгә, без нинди генә шартларда булсак та, бу дөнья рухына каршы торырга ярдәм итәчәк (Ишагыйя 41:10).

18. Ни өчен без Йәһвә белән мөнәсәбәтләребезне кадерләргә тиешбез?

18 Алладан читләшкән һәм Иблис алдалаган дөньяда яшәп, без, Йәһвә хезмәтчеләре буларак, хакыйкатьне белү белән фатихаланганбыз. Бездә бу дөнья кешеләрендә булмаган шатлык һәм тынычлык хисе бар (Ишагыйя 57:20, 21; Гәләтиялеләргә 5:22). Безнең Оҗмахта мәңге яшәргә искиткеч өметебез бар һәм без аны кадерлибез. Анда бу үлеп баручы дөньяның рухы булмаячак. Әйдәгез, Алла белән кадерле мөнәсәбәтләребезне кадерлик, аннан безне читкә алып китә башласа, ашыгыч чаралар күрик. Әйдәгез, Йәһвә белән тагын да якынлашыйк һәм ул бу дөнья рухына каршы торырга ярдәм итәчәк (Ягъкуб 4:7, 8).

Аңлата аласызмы?

• Кайсы яклардан Иблис кешеләрне алдаган һәм адаштырган?

• Безне Йәһвәдән читкә алып китмәсен өчен нәрсә эшләргә?

• Нәрсә дөнья рухының көчле икәнен күрсәтә?

• Ничек без Алладан рух ала алабыз һәм ничек без аңа ия була алабыз?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[21 биттәге рамка]

ДӨНЬЯ АКЫЛЛЫЛЫГЫ ҺӘМ АЛЛА АКЫЛЛЫЛЫГЫ

Абсолют хакыйкать юк — һәрбер кешенең үз хакыйкате.

«[Алла] сүзе — хакыйкать» (Яхъя 17:17).

Яхшыны начардан аерыр өчен үз тойгыларыңа таян.

«Кеше йөрәге барыннан да бигрәк хәйләкәр һәм чиктән тыш бозык» (Иремия 17:9).

Теләгәнеңне эшлә.

«Кеше юлы аның ихтыярында түгел һәм табаннарына юнәлеш бирү баручының көчендә түгел» (Иремия 10:23).

Байлык — бәхеткә ачкыч.

«Бар явызлыкларның башлангычы — акчага хирыслык» (1 Тимутегә 6:10).