Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

«Үз хезмәтеңне башкарып чык»

«Үз хезмәтеңне башкарып чык»

«Үз хезмәтеңне башкарып чык»

«Үз хезмәтеңне башкарып чык» (2 ТИМУТЕГӘ 4:5).

1, 2. Яхшы хәбәрне барлык мәсихчеләр вәгазьләсә дә, Изге Язма буенча өлкәннәрдән нәрсә таләп ителә?

СИН Патшалык вәгазьчесеме? Алай булса Йәһвә Аллага бу искиткеч өстенлек өчен рәхмәтләреңне белдереп яшә. Син җыелыш өлкәнеме? Бу Йәһвәдән бирелгән өстәмә өстенлек. Әмма без беркайчан да шуны онытмаска тиешбез: дөньяви белем дә, матур итеп сөйли белү дә безне вәгазьчеләр яки җыелыштагы күзәтчеләр булырга яраклы итми. Йәһвә безне хезмәткә яраклы итә, һәм җыелыштагы кайбер ир-атлар Изге Язманың билгеле таләпләренә туры килгәнгә генә, аларга күзәтче булып хезмәт итү өстенлеге бирелә (2 Көринтлеләргә 3:5, 6;1 Тимутегә 3:1—7).

2 Аллага багышланган барлык мәсихчеләр яхшы хәбәрне вәгазьләү эшен башкаралар, ләкин бу яктан аеруча күзәтчеләр, ягъни өлкәннәр яхшы үрнәк бирергә тиеш. «Аллаһы сүзен белдерүдә һәм өйрәтүдә авыр хезмәт башкаручы» өлкәннәргә Алла һәм Мәсих, шулай ук имандашлары игътибар итә (1 Тимутегә 5:17; Эфеслеләргә 5:23; Еврейләргә 6:10—12). Һәркайсы шартларда өлкәннең өйрәтүе аны тыңлаган кешеләрне рухи яктан ныгытырга тиеш. Бу турыда рәсүл Паул мәсихче өлкән Тимутегә болай дип әйткән: «Шундый вакыт килер, дөрес тәгълиматны тыңларга теләмәсләр, бәлки үзләренә ошаган, колакларына ятышлы итеп өйрәтүче укытучыларны гына үзләре янына күп итеп җыярлар, һәм, хакыйкатьне тыңламыйча, кешеләр уйлап чыгарган риваятьләргә колак салырлар. Син исә беркайчан да югалып калма, кайгыларга түз, Яхшы хәбәр тарату эшен кыл, үз хезмәтеңне башкарып чык» (2 Тимутегә 4:3—5).

3. Ялган тәгълиматлар җыелышның рухилыгына зыян китермәсен өчен, нәрсә эшләргә кирәк?

3 Ялган тәгълиматлар җыелышка рухи зыян китермәсен өчен, өлкәннәр рәсүл Паулның: «Син исә беркайчан да югалып калма... үз хезмәтеңне башкарып чык»,— дигән киңәшен тотарга тиеш (2 Тимутегә 4:5). Әйе, өлкән «үз хезмәтен башкарып чыгарга», аны тулысынча үтәргә тиеш. Тулысынча үз хезмәтен башкарып чыга торган өлкән барлык йөкләмәләренә игътибарлы, берсен дә исеннән чыгармый һәм аларны яртылаш кына башкармый. Мондый кеше хәтта кечкенә нәрсәләрдә дә ышанычлы (Лүк 12:48; 16:10).

4. Хезмәтебезне тулысынча башкарыр өчен, безгә нәрсә ярдәм итә ала?

4 Хезмәтебезне тулысынча үтәр өчен һәрвакытта да күбрәк вакыт таләп ителми: иң мөһиме безгә вакытны файдалы итеп үткәрергә кирәк. Салмак булсак, бу мәсихче хезмәтебезне уңышлырак итә ала. Вәгазь эшенә күбрәк вакыт багышлар өчен, өлкәннәргә үз вакытларын акыл белән планлаштырырга кирәк. Ул, шулай ук, нәрсәне башкаларга тапшырып була һәм моны ничек эшләргә икәнен белергә тиеш (Еврейләргә 13:17). Нихами Иерусалим стеналарын төзекләндерүгә үз өлешен керткән кебек, хөрмәт ителгән өлкән дә, әлбәттә, үзенә тапшырылган эшнең үз өлешен үтәячәк (Нихами 5:16). Йәһвәнең барлык хезмәтчеләренә дә Патшалык турындагы вәгазь эшендә регуляр рәвештә катнашырга кирәк (1 Көринтлеләргә 9:16—18).

5. Хезмәтебезгә карашыбыз нинди булырга тиеш?

5 Күктә урнаштырылган Патшалык турында игълан итү бик шатлыклы йөкләмә! Һичшиксез, без, ахыр килгәнче, кешеләр яшәгән бөтен җирдә яхшы хәбәрне вәгазьләүдә катнашу өстенлегебезне кадерлибез (Маттай 24:14). Камил булмасак та, Паулның: «Бу гаять зур кодрәтнең безнеке түгел, бәлки Аллаһыныкы икәнен күрсәтү өчен, без бу хәзинәне [кыйммәтле хезмәтебезне] балчык савытларда, ягъни фани тәннәребездә йөртәбез»,— дигән сүзләреннән юату ала алабыз (2 Көринтлеләргә 4:7). Димәк, хезмәтебезне башкарып була, әмма моны Алла биргән көч һәм акыл белән генә үти алабыз (1 Көринтлеләргә 1:26—31).

Алланың данын чагылдыру

6. Рухи Исраил белән борынгы Исраил халкы арасында нинди аерма бар?

6 Майланган мәсихчеләр турында Паул Алла аларны «яңа килешү хезмәтчеләре булырга сәләтле итте» дигән. Муса аша Исраил халкы белән борынгы Канун килешүе төзелгән, ә Гайсә Мәсих аша рухи Исраил белән яңа килешү төзелгән, Паул шушы ике килешүне чагыштыра. Муса Ун әмер язылган ташларны тотып Синай тавыннан төшкәндә, аның йөзе шулхәтле балкыган ки, хәтта исраиллеләр аңа карый да алмаганнар дип өсти Паул. Әмма вакыт узу белән ниндидер бик җитди үзгәрешләр булган: «аларның башлары миңгерәүләнгән», «бөркәнчек» йөрәкләрен каплаган. Ләкин Йәһвәгә чын күңелдән буйсынып мөрәҗәгать иткәч, бөркәнчек алып ташлана. Яңа килешүдә торган кешеләргә бирелгән хезмәтне истә тотып, Паул: «Һәммәбезнең йөзеннән бөркәнчек алып ташланганга, Раббының данын көзгедәй чагылдырабыз»,— дип әйтә (2 Көринтлеләргә 3:6—8, 14—18; Чыгыш 34:29—35). Гайсәнең бүгенге «башка сарыклары» да Йәһвә данын чагылдырырга лаек дип танылган (Яхъя 10:16).

7. Ничек итеп кешеләр Алла данын чагылдыра ала?

7 Алла йөзен күреп исән калган кеше булмаганын исәпкә алсак, ничек итеп гөнаһлы кешеләр Алла данын чагылдыра ала ди? (Чыгыш 33:20). Эш шунда ки, Йәһвәнең шәхси даныннан башка аның үз хакимлеген акларга данлы нияте дә бар. Ул моны Патшалык ярдәмендә башкарачак. Патшалык белән бәйле хакыйкатьләр «Аллаһының бөек эшләренең» өлеше. Бу эшләр турында б. э. 33 елының Илленче көн бәйрәмендә изге рух белән сугарылган кешеләр игълан итә башлаган (Рәсүлләр 2:11). Рух ярдәмендә алар йөкләнгән хезмәтне тулысынча башкара алганнар (Рәсүлләр 1:8).

8. Паул үз хезмәтендә нәрсә эшләргә тәвәккәл булган?

8 Паул үз хезмәтен тулысынча башкарыр өчен бернәрсәгә дә комачауларга рөхсәт итмәгән. Ул болай дип язган: «Аллаһының мәрхәмәте аша безгә Рух хезмәте тапшырылганга күрә, без күңел төшенкелегенә бирелмибез. Ләкин хурлыклы яшерен эшләрдән баш тартып, хәйләгә керешмичә һәм Аллаһының сүзен бозмыйча, бәлки хакыйкатьне ачыктан-ачык белдереп, Аллаһы каршында үзебезне һәр кешенең намус хөкеменә тәкъдим итәбез» (2 Көринтлеләргә 4:1, 2). Паул «хезмәт» дип атаган эш аша хакыйкать ачыла һәм бөтен җиргә рухи яктылык тарала.

9, 10. Йәһвә данын ничек чагылдырып була?

9 Рухи һәм табигый яктылыкның Чыганагы турында Паул: «Аллаһы: „Караңгылыктан яктылык балкысын“,— диде, һәм, Гайсә Мәсих йөзендә балкыган Аллаһы даны турындагы белемне безгә күрсәтү өчен, Аның яктылыгы күңелләребезне яктыртты»,— дип яза (2 Көринтлеләргә 4:6; Яратылыш 1:2—5). Безгә Алла хезмәтчеләре булырга өстенлек бирелгәнгә күрә, Йәһвә данын көзге кебек чагылдырыр өчен үзебезне чиста тотыйк.

10 Рухи караңгылыктагы кешеләр Йәһвә данын да һәм Бөегрәк Муса — Гайсә Мәсихтә бу данның чагылуын да күрмиләр. Әмма без, Йәһвәнең хезмәтчеләре буларак, данлы яктылыкны Изге Язмадан алабыз һәм аны башкаларга чагылдырабыз. Караңгылыкта яшәгән кешеләр юк ителмәсен өчен, аларга Алладан килгән яктылык кирәк. Шуңа күрә, Йәһвәгә дан китерер өчен, без зур шатлык һәм ашкыну белән Алланың «караңгылыктан яктылык балкысын» дигән боерыгына буйсынабыз.

Изге Язмалар өйрәнүе үткәргәндә яктылыгың балкысын

11. Яктылыгыбыз турында Гайсә нинди үгет биргән, һәм Аллага хезмәт иткәндә без ничек бу үгет буенча эшли алабыз?

11 Гайсә үз шәкертләренә болай дип әйткән: «Сез — дөнья өчен яктылык. Тау башындагы шәһәр күренми кала алмас. Шулай ук шәмне яндыргач, аны чүлмәк астына куймыйлар, бәлки шәмдәлгә утырталар, һәм ул өйдәгеләрнең барысы өчен дә яктырта. Сезнең яхшы эшләрегезне күреп, Күктәге Атагызны данласыннар өчен, сезнең яктылыгыгыз да кешеләр алдында шулай балкысын» (Маттай 5:14—16). Безнең яхшы тәртибебез башкаларны Аллага дан китерергә дәртләндерергә мөмкин (1 Петер 2:12). Вәгазь эшебезнең төрле төрләре булганга, безнең рухи яктылык белән балкыр өчен күп мөмкинлекләребез бар. Иң зур максатларыбызның берсе — Изге Язмалар өйрәнүен уңышлы үткәреп, Алла Сүзендәге рухи яктылыкны чагылдыру. Хезмәтебезне тулысынча башкарырга теләсәк, бу бик мөһим. Изге Язмалар өйрәнүен хакыйкать эзләгән кешеләрнең йөрәкләренә барып җитәрлек итеп алып барырга нәрсә ярдәм итә ала?

12. Ничек дога Изге Язмалар өйрәнүе үткәрү белән бәйле?

12 Изге Язмалар өйрәнүе турында Йәһвәгә дога кылу безнең бу өйрәнүләрне үткәрергә бик зур теләгебез бар һәм без башкаларга Алла турында белемнәр алуда ярдәм итүнең мөһимлеген аңлыйбыз икәнен күрсәтә (Йәзәкил 33:7—9). Йәһвә, әлбәттә, догабызга җавап бирәчәк һәм хезмәтебездә күрсәткән намуслы тырышлыкларыбызны фатихалаячак (1 Яхъя 5:14, 15). Әмма без берәрсен табып аның белән Изге Язмалар өйрәнүе үткәрү турында гына дога кылып чикләнмибез, берәр кеше белән Изге Язмалар өйрәнүен башлап, без шул өйрәнүченең ихтыяҗлары турында дога кылачакбыз һәм уйланачакбыз. Бу өйрәнүләрне уңышлырак үткәрергә ярдәм итәчәк (Римлыларга 12:12).

13. Изге Язмалар өйрәнүен уңышлы үткәрүдә безгә нәрсә ярдәм итә ала?

13 Өйрәнүләрне уңышлырак үткәрер өчен, без һәрбер өйрәнүгә яхшы әзерләнергә тиеш. Әгәр берәр яктан кыенлыкларыбыз булса, безгә җаваплы абый-кардәшнең һәр атна китап өйрәнүне үткәрүен күзәтү файдалы булыр. Кайбер Патшалык вәгазьчеләре өйрәнүләр үткәрүдә уңышларга ирешкән, һәм без, бәлкем, алар белән кайвакыт хезмәт итә алырбыз. Әлбәттә, аеруча Гайсә Мәсихнең сыйфатлары һәм өйрәтү алымнары игътибарыбызга лаек.

14. Өйрәнүченең йөрәгенә барып җитәрлек итеп сөйләргә безгә нәрсә ярдәм итә?

14 Гайсәнең күктәге Әтисенең ихтыярын үтәргә һәм башкаларга Алла турында сөйләргә бик зур теләге булган (Мәдхия 39:9). Ул юаш булган һәм аны тыңлаган кешеләрнең йөрәкләренә барып җитәрлек итеп сөйләгән (Маттай 11:28—30). Шуңа күрә без дә Изге Язмаларны өйрәнгән кешеләребезнең йөрәкләренә җиткерерлек итеп сөйләргә тырышыйк. Моны эшләр өчен, безгә һәрбер өйрәнүгә әзерләнеп һәм һәрбер өйрәнүченең шартларын исәпкә алып килергә кирәк. Мәсәлән, өйрәнүче Изге Язмаларга ышанмаган кешеләр арасында яшәгән булса, безгә, бәлки, аны бу китап ышанычка лаек икәненә инандыру кирәк булыр. Ул чакта безгә, бәлки, Изге Язмалардан күбрәк өзекләр укып аларны аңлату яхшырак булыр.

Өйрәнүчеләргә ачык мисалларны аңларга ярдәм ит

15, 16. а) Өйрәнүче Изге Язмаларда китерелгән берәр ачык мисалны аңламаса, аңа ничек ярдәм итеп була? б) Басмаларыбызның берәрсендә өйрәнүчегә аңларга авыр булган ачык мисал китерелсә, нәрсә эшләргә?

15 Өйрәнүчегә Изге Язмадагы берәр ачык мисал таныш булмаска мөмкин. Мәсәлән, ул Гайсәнең шәмне шәмдәлгә куялар дип китергән мисалыннан, аның нәрсә турында әйтергә теләгәнен аңламаска мөмкин (Марк 4:21, 22). Гайсә монда май салына торган һәм фитилле борынгы яктырткыч турында әйткән. Аларны өйнең аерым өлешенә яктылык төшсен өчен, махсус бер аслыкка куйганнар. Бу ачык мисалны аңа аңлатып бирер өчен, бәлкем, безнең басмалардан өстәмә мәгълүматлар эзләргә кирәк булыр. Әмма Изге Язмалар өйрәнүенә өйрәнүче аңлаячак һәм югары бәя бирәчәк аңлатма алып килү нинди шатлык китерәчәк!

16 Ә кайбер өйрәнүчеләргә Изге Язмаларны өйрәнү өчен ярдәмлекләрдә аңларга авыр булган ачык мисаллар очрарга мөмкин. Аларны аңлатыр өчен вакыт бүлеп куй яки аңлый алырлык башка мисаллар китер. Әйтик, басмада никах нык булсын өчен яхшы тормыш иптәше булуы һәм хезмәттәшлек итү мөһим дип басым ясала ди. Моны аңлатыр өчен гимнастлар мисалы китерелә: берсе селкенеп торган трапециядән сикерә, ә икенчесе аны тота. Аңлашылмаса, корабльне бер-берсенә ящикларны биреп бушаткан хезмәтчеләр мисалын китереп була. Бу очракта да яхшы ярдәмче булу һәм хезмәттәшлек итү кирәк.

17. Ачык мисаллар куллануда Гайсәдән нәрсәгә өйрәнә алабыз?

17 Өстәмә ачык мисал китерер өчен, бәлки, безгә алдан әзерләнеп, килергә туры килер. Шулай эшләп, без өйрәнүче белән шәхси кызыксынуыбызны күрсәтәбез. Гайсә катлаулы сорауларны аңлатыр өчен гади ачык мисаллар кулланган. Аның Таудагы вәгазендә мондый мисаллар бик күп һәм Изге Язмаларда аның өйрәтүләре тыңлаган кешеләргә яхшы тәэсир иткәне күрсәтелә (Маттай 5:1—7:29). Кешеләр белән тирән кызыксынганга, Гайсә барысын түземлек белән аңлаткан (Маттай 16:5—12).

18. Басмаларыбызда китерелгән Изге Язма өземтәләре турында нинди киңәшләр бирелә?

18 Башкалар белән кызыксынуыбыз алар белән «Изге язмаларда язылганнар турында әңгәмә корырга» дәртләндерә (Рәсүлләр 17:2, 3). Моның өчен үзебезгә дога кылып өйрәнергә һәм «ышанычлы... хезмәтче» тарафыннан бирелгән басмаларны акыллылык белән кулланырга кирәк (Лүк 12:42—44). Мәсәлән, «Мәңгелек тормышка алып баручы белем» * дигән китапта Изге Язмалардан күп өземтәләр китерелә. Китапта урын күп алмас өчен, өземтәләрнең кайберләре кайдан алынганы гына күрсәтелә. Өйрәнүне үткәргәндә, аларның ким дигәндә берничәсен Изге Язмалардан ачып карау һәм аңлату мөһим, чөнки өйрәтүебез Алла Сүзенә нигезләнгән, ә ул куәтле (Еврейләргә 4:12). Һәрбер үткәрелгән өйрәнүдә, абзацта китерелгән өземтәләрне кулланып, Изге Язмаларны ачып карагыз. Өйрәнүчегә берәр сорау яки кешенең тәртибе буенча Изге Язмаларда нәрсә әйтелгәнен аңларга ярдәм ит. Ул Аллага тыңлаучан булса, бу аңа нинди файда китерәчәген күрсәтергә тырыш (Ишагыйя 48:17, 18).

Уйланырга дәртләндерүче сораулар бир

19, 20. а) Ни өчен өйрәнү үткәргәндә, өйрәнүченең фикерен белер өчен, сораулар бирергә кирәк? б) Берәр сорауны карап чыгу өстәмә вакыт таләп итсә, нәрсә эшләргә?

19 Гайсә сорауларны оста кулланып, кешеләргә уйланырга ярдәм иткән (Маттай 17:24—27). Әгәр өйрәнүчегә фикерен белер өчен сораулар бирсәк, аның җавабы безгә моның турында аның нәрсә уйлаганын ачыкларга ярдәм итәчәк, әмма бирелгән сораулар аны уңайсыз хәлдә калдырмаска тиеш. Бәлки без аның әле дә Изге Язмаларга нигезләнмәгән карашларда торганын ачыкларбыз. Әйтик, ул Алла Троица дип ышана. «Белем» китабының 3 нче бүлегендә «Троица» дигән сүз Изге Язмаларда очрамый дип әйтелә. Бүлектә китерелгән Изге Язма өземтәләре шуны күрсәтә: Йәһвә Гайсә белән бер түгел, ә изге рух шәхес түгел, ул Йәһвәнең эш итүче көче. Изге Язмаларның бу өземтәләрен уку һәм аларны карап чыгу җитәрлек булырга мөмкин. Әмма бу гына җитмәсә? Чираттагы өйрәнүдән соң, Йәһвә Шаһитләренең башка басмасында, мәсәлән, «Троицага ышанырга кирәкме?» (рус) дигән брошюрада әйтелгәннәр буенча фикер алышыр өчен вакыт бүлеп куеп була. Шуннан соң кабат «Белем» китабына күчә алабыз.

20 Өйрәнүченең фикерен белергә сорау биргәннән соң, аның җавабы безне гаҗәпләндерергә яки хәтта бездә канәгатьсезлек хисе уятырга да мөмкин. Мондый җавап тәмәке тарту яки берәр четерекле сорау буенча бирелгән булса, без бу сорау буенча фикер алышуны кичектереп, өйрәнүне дәвам итә алабыз. Өйрәнүче тәмәке тартуын дәвам иткәнен белеп, без аңа рухи яктан үсәргә ярдәм итүче мәгълүматлар булган басмалар эзли алабыз. Өйрәнүченең йөрәгенә барып җитәрлек итеп сөйләр өчен тырышлык куйыйк һәм аңа рухи яктан үсәргә ярдәм итсен дип Йәһвәгә дога кылыйк.

21. Изге Язмаларны өйрәнүчегә карап үзебезнең өйрәтү алымнарыбызны үзгәртсәк, нәтиҗәсе нинди булырга мөмкин?

21 Яхшы әзерләнсәк һәм Йәһвә биргән ярдәмне куллансак, без, һичшиксез, өйрәтү алымнарыбызны Изге Язмалар өйрәнүченең үзенчәлекләренә яраклаштыра алабыз. Вакыт узу белән без, бәлки, өйрәнүчегә Аллага карата тирән ярату үстерергә ярдәм итә алырбыз. Без, шулай ук, аны Йәһвәнең оешмасын хөрмәт итәргә һәм кадерләргә өйрәтергә телибез. Һәм өйрәнүче «чынлап та, Аллаһы [безнең] белән» дип таныгач, бу безне әлбәттә шатландыра! (1 Көринтлеләргә 14:24, 25). Шуңа күрә, әйдәгез, Изге Язмалар өйрәнүен уңышлы үткәрик һәм башкаларга Гайсә шәкертләре булырга ярдәм итәр өчен бар көчебезне куйыйк.

Кадерле хәзинә

22, 23. Хезмәтебезне тулысынча үтәр өчен нәрсә кирәк?

22 Хезмәтебезне тулысынча үтәр өчен, безгә Алла биргән көчкә таянырга кирәк. Паул имандашларына, майланган мәсихчеләргә, Аллага хезмәт итү турында болай дип язган: «Бу гаять зур кодрәтнең безнеке түгел, бәлки Аллаһыныкы икәнен күрсәтү өчен, без бу хәзинәне балчык савытларда, ягъни фани тәннәребездә йөртәбез» (2 Көринтлеләргә 4:7).

23 Майланган яки «башка сарыклардан» булган мәсихчеләр — без барыбыз тиз ватылучан балчык савытлар (Яхъя 10:16). Әмма Йәһвә, нинди генә авырлыклар булмасын, хезмәтебездәге йөкләмәләрне үтәр өчен кирәкле көч бирә ала (Яхъя 16:13; Филиппуйлыларга 4:13). Әйдәгез, шуңа күрә тулысынча Йәһвәгә өмет баглыйк, кыйммәтле хезмәтебезне кадерлик һәм тулысынча үтик.

[Искәрмә]

^ 18 абз. Йәһвә Шаһитләре тарафыннан бастырылган.

Сез ничек җавап бирер идегез?

• Ничек мәсихче өлкәннәр хезмәтләрен тулысынча үти ала?

• Изге Язмалар өйрәнүебезне ничек уңышлырак итә алабыз?

• Өйрәнүче ачык мисалны аңламаса яки аңа берәр сорау буенча өстәмә аңлатмалар кирәк булса нәрсә эшләргә?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[14 биттәге иллюстрация]

Мәсихче өлкәннәр җыелышта өйрәтәләр һәм имандашларына алар вәгазьләргә өйрәнсен өчен ярдәм итәләр.

[16 биттәге иллюстрация]

Яктылыгыбызга балкырга бирер өчен бер ысул — Изге Язмалар өйрәнүен уңышлы үткәрү.