Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Алла ихтыяры җирдә гамәлгә ашкан вакытта

Алла ихтыяры җирдә гамәлгә ашкан вакытта

Алла ихтыяры җирдә гамәлгә ашкан вакытта

ГАЙСӘ үз шәкертләрен: «Күктәге кебек, җирдә дә Синең ихтыярың гамәлгә ашсын»,— дип дога кылырга өйрәткәндә, ул моны Әтисе белән күктә яшәгән зат буларак әйткән (Маттай 6:10; Яхъя 1:18; 3:13; 8:42). Гайсә, әле җирдә кеше булып яшәгәнче, күктә дә, җирдә дә барысы Алла ихтыяры буенча булган вакытны күргән. Бу барлыкка китерүнең һәм канәгатьләнүнең искиткеч вакыты булган (Гыйбрәтле хикәя 8:27—31).

Алла беренче итеп рухи затларны — аның «сүзен тыңлаучы, көчле фәрештәләрне» барлыкка китергән. Алар Аллага «хезмәт итүчеләр, һәм Аның ихтыярын кылучылар» булып кала (Мәдхия 102:20, 21). Аларның һәрберсендә үз ихтыяры булганмы? Әйе. Җирне барлыкка китергәндә, бу «Алла уллары шатлыктан кычкырганнар» (Әюб 38:7). Моның белән алар Алла ниятләренең үтәлүен күреп, шатланганнарын күрсәткән һәм үз ихтыярларын Алла ихтыярына буйсындырганнар.

Җирне барлыкка китергәннән соң, Алла аны кешеләр яшәсен өчен әзерләгән һәм ахырда беренче ир-ат белән хатын-кызны булдырган (Яратылыш, 1 нче бүлек). Бу да шатлыкка лаек булганмы? Изге Язмаларда: «Аллаһы Үзе яраткан нәрсәләрне күздән кичерде һәм, менә, һәр нәрсәнең гаять яхшы икәнлеген күрде»,— диелә. Чыннан да барысы кимчелексез һәм камил булган (Яратылыш 1:31).

Беренче ата-анабыз белән аларның буыннарына карата Алла ихтыяры нинди булган? Яратылыш 1:28 буенча Алланың бу ихтыяры да яхшы булган: «[Алла] аларга фатихасын бирде: „Үрчегез, ишәегез,— диде.— Җир йөзен тутырыгыз, аны буйсындырыгыз; диңгездәге балыкларга, күктәге кошларга, җир йөзендә хәрәкәт иткән барлык җан ияләренә хуҗа булыгыз“». Бу гаҗәеп йөкләмәне үтәр өчен беренче кешеләргә һәм аларның буыннарына яшәргә — мәңге яшәргә кирәк иде. Бәла-казалар, гаделсезлек, газаплар һәм үлем булачагын бернәрсә дә алдан күрсәтеп тормаган.

Бу Алла ихтыяры күктә дә, җирдә дә үтәлә торган вакыт булган. Аның ихтыярын үтәгән бар затлар, киләчәктә дә аны үтәп рәхәтлек табарлар иде. Ни өчен бүген барысы үзгәргән?

Көтелмәгәндә Алла ихтыяры шик астына куелган. Әлбәттә, хәл өметсез булмаган. Әмма, моның аркасында газап чигү һәм кайгы кичерүнең озак вакыты башланган. Һәм шуңа күрә кешеләр: «Кешелек өчен Алла ихтыяры нәрсәдә тора соң? — дип каушап калалар. Без барыбыз бу газапларның корбаны. Ничек хәл шулай үзгәргән соң?

Фетнә вакытындагы Алла ихтыяры

Алланың бер рухи улы, үз файдасын эзләп, Ходайның кешелеккә карата ниятенең үтәлүенә комачаулар өчен мөмкинлек күргән. Ул бу мөмкинлек турында уйлавын дәвам иткән һәм ул аңа тагын да тормышка ашырырлык һәм кызыктыргычрак күренгән (Ягъкуб 1:14, 15). Бәлки ул болай дип уйлагандыр: әгәр ул беренче кешеләрне Алланы түгел, ә үзен тыңларга авыштырса, Аллага кешеләр өстеннән тагын икенче бер хакимлекне танырга туры киләчәк. Бәлкем ул Алла кешеләрне юк итмәячәк, чөнки бу очракта аның ихтыяры үтәлми калачак дип өметләнгәндер. Һәм хәзер Йәһвә Алла, бу рухи улының дәрәҗәсен исәпкә алып — Алланың кешеләре хәзер аңа буйсынырлар иде — үз ихтыярын үзгәртергә мәҗбүр булырга тиеш иде шикелле. Шуңа күрә бу фетнәченең соңрак Шайтан ягъни «Дошман» дип атала башлаганы аңлашыла (Әюб 1:6).

Үз теләген тормышка ашырыр өчен Шайтан хатын-кыз янына килгән. Ул аны Алла ихтыярын санга сукмаска һәм әхлакый яктан бәйсез булырга өндәгән. «Юк, үлмисез... яхшылык белән яманлыкның ни икәнен белеп, Алланың Үзе кебек булачаксыз»,— дип әйткән ул аңа (Яратылыш 3:1—5). Хатын-кызга шулай эшләсә, азат була кебек күренгән һәм ул, тормыш итүнең иң яхшы юлын сайлыйм дип уйлап, Шайтанны тыңлаган. Соңыннан ул ирен үзенә кушылырга ышандырган (Яратылыш 3:6).

Аларның эшләгәннәре Алланың беренче кеше пары өчен ниятләгәненә туры килмәгән. Бу аларның үз ихтыярлары булган һәм ул һәлакәтле нәтиҗәләргә китергән. Алла аларны алдан ук тыңламасагыз, үләсез дип кисәтеп куйган (Яратылыш 3:3). Кешеләр Алланы тыңлап кына уңышлы булалар — Алла аларны шундый итеп барлыкка китергән (Иремия 10:23). Өстәвенә, алар камил булуларын югалткан һәм камилсезлек белән үлем аларның буыннарына да күчкән (Римлыларга 5:12). Шайтан бу нәтиҗәләрдән аларны саклап кала алмаган.

Мондый хәл Алланың кешелеккә һәм җиргә кагылышлы ниятен ягъни ихтыярын мәңгегә үзгәрткәнме? Юк (Ишагыйя 55:9—11). Әмма җаваплар таләп итүче сораулар күтәрелгән: кешеләр, Шайтан сүзләре буенча, «яхшылык белән яманлыкның ни икәнен белеп, Алланың Үзе кебек була» аламы? Башкача әйткәндә, әгәр безгә тиешле вакыт бирелсә, без үзебез тормышның бар өлкәләрендә нәрсә дөрес һәм начар, файдалы һәм зыянлы икәнен билгели алабызмы? Алланың хакимлеге иң яхшы булганга, ул тулы тыңлаучанлыкка лаекмы? Аның ихтыярына бөтен яклардан да буйсыну файдалымы? Бу сорауларга сез нинди җаваплар бирер идегез?

Акылга ия булган барлык затлар каршында бу сорауларга җавапны бирер өчен бер генә юл булган: бәйсезлек эзләгәннәргә уңышка ирешеп карарга рөхсәт итү. Аларны юк итү бернәрсәне дә хәл итмәс иде. Булган хәлне кешеләргә үз ниятләрен тормышка ашыру өчен җитәрлек вакыт бирү чишә алыр иде. Шул чакта Алладан бәйсезлекнең нәтиҗәләре ачык күренер иде. Алла бу ниятен хатынга балалар табачаксың дип әйткәндә ачкан. Шулай итеп кешелеккә башлангыч салынган. Алла хатынга бала табарга рөхсәт иткәнгә без бүген яшибез! (Яратылыш 3:16, 20).

Әмма моның барысы Алла кешеләргә һәм бу фетнәче рухи затка бар яктан да үз теләкләре буенча эш итәргә рөхсәт итәчәк дигәнне аңлатмаган. Алла үз хакимиятеннән баш тартмаган һәм үз ниятен калдырмаган (Мәдхия 82:19). Бу аның алдан пәйгамбәрлек итеп әйткән сүзләреннән ачыклана: ахыр чиктә фетнәгә котыртучы юк ителәчәк һәм бар китерелгән зыян бетереләчәк (Яратылыш 3:15). Шулай итеп кешеләргә, иң баштан ук, азат ителү турында вәгъдә бирелгән булган.

Ләкин шул ук вакыт безнең беренче ата-анабыз үзләрен һәм булачак буыннарын да Алла хакимиятеннән читләштергәннәр. Аларны үзләре кабул иткән карарның кызганыч нәтиҗәләреннән яклар өчен, Аллага һәрвакыт аларны үз ихтыяры буенча яшәргә мәҗбүр итәргә кирәк булыр иде. Ләкин бу аларга бәйсезлек бирмәгән кебек булып чыгар иде.

Әлбәттә, аерым кешеләр Алла җитәкчелеген сайларга ирекле. Алар Алланың бу көннәрдә кешелеккә карата ихтыяры нәрсәдә тора икәнен белә алалар һәм аны мөмкин кадәр төгәлрәк үти алалар (Мәдхия 142:10). Әмма аларның авырлыклары барыбер булачак, чөнки Шайтан кешелекнең тулы бәйсезлеге турында күтәргән сорау әлегә чишелмәгән.

Кешеләр карарларны шәхси кабул итә башлаганнар һәм моның нәтиҗәсе кешелек тарихының иң башыннан күренә башлаган. Кеше гаиләсендә беренче бала Кабил үз абыйсын Һабилны үтергән, чөнки Кабилның «эшләре явыз, ә энесенең эшләре тәкъва булган» (1 Яхъя 3:12). Бу Алла ихтыяры буенча булмаган, чөнки Алла аны кисәткән, ә соңрак аңа җәза биргән (Яратылыш 4:3—12). Кабил Шайтан тәкъдим иткән әхлакый бәйсезлекне сайлаган, чөнки ул «явыз иблистән булган». Башкалар да шулай ук эшләгән.

1500 елдан артык вакыт үткәч, «Аллаһы хозурында җир йөзе бозылган, явызлыкка кереп баткан иде» (Яратылыш 6:11). Җирне бозыклыктан саклар өчен тәвәккәл эш итү таләп ителгән. Шуңа күрә Алла бөтен дөньяны каплаган Туфан китереп, тәкъва булган бер генә гаиләне коткарып калган: Нухны, аның хатынын һәм аның уллары белән аларның хатыннарын (Яратылыш 7:1). Без барыбыз аларның буыннары

Кешелек тарихының һәр чорында Алла, аның ихтыярын эчкерсез белергә теләгәннәргә, җитәкчелек биреп тора. Бу җитәкчелекне эзләгән кешеләр өчен, Алла тугры ир-атларны үз сүзләрен язарга рухландырган. Бу хәбәрләр Изге Язмаларда язылган (2 Тимутегә 3:16). Ярату күрсәтеп, Алла тугры кешеләргә аның белән үзара мөнәсәбәтләр үстерергә, хәтта аның дуслары булырга рөхсәт иткән (Ишагыйя 41:8). Кешелек берничә мең ел бәйсез яшәп авыр сынаулар кичереп барган һәм Алла тугры кешеләренә аларны җиңәр өчен көч биргән (Мәдхия 45:2; Филиппуйлыларга 4:13). Моның барысы өчен без Аллага рәхмәтле булырга тиешбез!

Бар нәрсәдә «Синең ихтыярың гамәлгә ашсын»

Алла безнең көннәргә кадәр күп эшләр башкарган, әмма бу аның кешелек өчен ихтыярының тулысынча үтәлүе түгел әле. «Без, Аллаһының вәгъдәсенә инанып, гаделлек хакимлек итә торган яңа күкне һәм яңа җирне көтәбез»,— дип язган рәсүл Петер (2 Петер 3:13). Монда образлы тел белән «яңа күк» — кешелек белән идарә итәчәк яңа хөкүмәт, ә «яңа җир» — шул хөкүмәт идарәсендә яшәгән кешеләрнең яңа җәмгыяте турында әйтелә.

Данил пәйгамбәр аңлаешлы итеп болай дип язган: «Ул патшалыклар көннәрендә күктәге Алла мәңге җимерелмәячәк патшалык төзиячәк... ул бөтен патшалыкларны җимерәчәк һәм таркатачак, ә үзе мәңгегә урнашачак» (Данил 2:44). Бу пәйгамбәрлектә бүгенге, үзенең көчсезлеген исбат иткән, дөнья төзелешенең ахыры һәм аның Алла Патшалыгы яки хөкүмәте белән алмаштырылачагы турында алдан ук әйтелә. Бу чыннан да яхшы хәбәр! Бүгенге дөньяны мәрхәмәтсезлек белән тутырган һәм җиргә бозыклык белән янаган конфликтлар һәм үз-үзеңне генә ярату үткәндә калачак.

Кайчан болар барысы булачак? Гайсә шәкертләре аңардан: «Бу кайчан булыр икән, безгә әйтче. Без Синең килүеңне һәм бу дөньяның бетәчәген нинди билге аша беләчәкбез?» — дип сораган. Аларга җавап биргәндә Гайсә, аерым алганда: «Барча халыклар да ишетсен өчен, Патшалык хакындагы бу Яхшы хәбәрне бөтен җиһанда таратырлар. Менә шуннан соң ахыры килер»,— дип әйткән (Маттай 24:3, 14).

Бу вәгазь эшенең бөтен дөньяда башкарылуы барлык кешеләргә яхшы билгеле. Сез дә моны үзегез яшәгән җирдә күрәсездер. Профессор Чарлз Браден «Алар да иман итә» дигән китабында болай дип язган: «Йәһвә Шаһитләре үз вәгазьләре белән бөтен дөньяны чолгап алдылар дип әйтеп була. ...Җир шарында Йәһвә Шаһитләре кебек Патшалык турындагы яхшы хәбәрне таратырга тырышлыкларында ашкыну һәм даимилек күрсәткән бер генә дә дини төркем юк» («These Also Believe»). Шаһитләр яхшы хәбәрне 230 дан артык илдә һәм якынча 400 телдә вәгазьлиләр. Алдан әйтелгән бу эшнең беркайчан да мондый зур күләмдә башкарылганы юк иде. Бу Патшалык кеше хөкүмәтләрен алмаштыру вакыты якынлаша икәнен күрсәтүче дәлилләрнең берсе.

Гайсә бу Патшалык турындагы яхшы хәбәр вәгазьләнәчәк дигән һәм үрнәк догасында шул Патшалык турында болай дип дога кылырга өйрәткән: «Синең Патшалыгың килсен, Күктәге кебек, җирдә дә Синең ихтыярың гамәлгә ашсын» (Маттай 6:10). Әйе, бу Патшалык аша Йәһвә кешелек һәм җир өчен үз ниятләрен, үз ихтыярын гамәлгә ашырачак.

Бу нәрсәне аңлата? Җавап Ачылыш 21:3, 4 тә язылган: «Һәм тәхеттән килгән көчле тавышны ишеттем: „Менә Аллаһының кешеләр белән яшәү урыны. Ул кешеләр белән бергә яшәячәк. Алар Аның халкы булачак һәм Аллаһы Үзе алар белән булачак, Ул аларның Аллаһысы булачак. Ул аларның һәр күз яшен сөртәчәк һәм үлем, кайгы, ачы тавыш, авырту башка булмаячак. Чөнки әүвәлге үтеп китте“». Шул чакта Алла ихтыяры чыннан да күктә дә, җирдә дә — бар җирдә дә гамәлгә ашачак *. Боларның барысын күрергә теләр идегезме?

[Искәрмә]

^ 26 абз. Алла Патшалыгы турында күбрәк белергә теләсәгез, сез яшәгән җирдәге Йәһвә Шаһитләренә мөрәҗәгать итегез яки икенче биттә күрсәтелгән тиешле адрес буенча языгыз.

[5 биттәге иллюстрация]

Алладан бәйсезлек бәхетсезлек китергән.