Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Иремия кебек батыр бул

Иремия кебек батыр бул

Иремия кебек батыр бул

«Ходайга өметлән, йөрәкле бул, күңелең ныгысын, Ходайга өметлән» (МӘДХИЯ 26:14).

1. Йәһвә Шаһитләренең нинди мул фатихалары бар?

ЙӘҺВӘ ШАҺИТЛӘРЕ рухи оҗмахта яшиләр (Ишагыйя 11:6—9). Бу шомлы дөньяда яшәп, алар имандашлары арасында искиткеч рухи шартларга шатланалар. Аларның кардәшләре Йәһвә Алла белән һәм, шулай ук, бер-берсе белән тынычлыкта яши (Мәдхия 28:11; Ишагыйя 54:13). Һәм аларның рухи оҗмахлары үсүен дәвам итә. Моңа өлешне «Аллаһының ихтыярын... саф күңелдән үтәгән» бар кеше кертә (Эфеслеләргә 6:6). Ничек? Алар Изге Язмалар принциплары буенча яшәп һәм башкаларны да шулай эшләргә өйрәтеп, аларны бу оҗмахның мул фатихалары белән уртаклашырга чакыралар (Маттай 28:19, 20; Яхъя 15:8).

2, 3. Чын мәсихчеләргә нәрсә кичерергә туры килә?

2 Әмма рухи оҗмахта яшәвебез тормыш сынаулары безне читләп кенә үтәчәк дигәнне аңлатмый. Без әле камил түгел һәм безгә авыру, картлык һәм үлем китергән кайгыларны кичерергә туры килә. Өстәвенә, без «соңгы көннәр» турындагы пәйгамбәрлекләрнең үтәлүен күрәбез (2 Тимутегә 3:1). Сугышлар, җинаятьчелек, авыру, ачлык һәм башка авыр бәлаләр бөтен кешеләргә кайгы китерә, әлбәттә, Йәһвә Шаһитләре дә алардан читтә калмый (Марк 13:3—10; Лүк 21:10, 11).

3 Без шуны да беләбез: рухи оҗмахыбызда җылы мөнәсәбәтләр булса, аның тышкы ягында каршылыкларның салкын җилләре исә. Гайсә үз шәкертләрен мондый сүзләр белән кисәткән: «Сез дөньядан түгел, бәлки Мин сезне дөньядан сайлап алдым, дөнья сезне шуңа күрә нәфрәт итә. „Хезмәтче үзенең хуҗасыннан өстен түгел“,— дигән сүзләремне хәтерләгез. Мине эзәрлекләгәннәр икән, сезне дә эзәрлекләрләр» (Яхъя 15:18—21). Бүген дә хәл шундый ук. Кешеләрнең күбесе дини карашларыбызны я аңламыйлар, я хөрмәт итмиләр. Кайберәүләр безне тәнкыйть итә, бездән көлә, алар хәтта, Гайсә әйткәнчә, безне нәфрәт итә (Маттай 10:22). Безнең турыда масса-күләм мәгълүмат чаралары аша еш кына ялган таратыла һәм яла ягыла (Мәдхия 108:1—3). Әйе, без барыбыз да авыр сынаулар белән очрашабыз һәм кайберәүләр батырлыкларын югалтырга мөмкин. Ничек безгә нык булып калырга?

4. Нык калыр өчен ярдәмне кемнән сорыйбыз?

4 Йәһвә безгә ярдәм итәчәк. Алла тарафыннан рухландырылып мәдхия җырлаучы: «Гадел кешенең кайгылары күп булса да, аларның барсыннан да Ходай аны коткарыр»,— дип язган (Мәдхия 33:20; 1 Көринтлеләргә 10:13). Йәһвәгә тулысынча таянганда, ул һәркайсы авырлыкны кичерер өчен көч бирә — моның дөрес икәнен безнең арадагы күпләр күрде. Ә Алланы ярату һәм киләчәктә көткән шатлык боегу һәм курку белән көрәшергә ярдәм итә (Еврейләргә 12:2). Шулай итеп, авырлыкларга карамастан, без нык калабыз.

Алла Сүзе Иремияне ныгытып торган

5, 6. а) Ныклыкларын саклаган Алла хезмәтчеләренең мисалларын китерегез. б) Пәйгамбәр булып хезмәт итәргә чакырылгач, Иремия үзен ничек хис иткән?

5 Тарих дәвамында Йәһвәнең тугры хезмәтчеләре, авыр шартларга карамастан, шат булган. Аларның кайберләре Йәһвә үз хөкемнәрен, тугры булмаганнарга ачуын яудырып үтәгән чакта яшәгән. Бу тугры хезмәтчеләр арасында Иремия, аның берничә замандашы һәм, шулай ук I гасыр мәсихчеләре булган. Изге Язмаларда бу тарихи мисаллар безгә көч бирер өчен язылган һәм без аларны укып күп нәрсәләргә өйрәнә алабыз (Римлыларга 15:4). Әйдәгез, Иремия мисалын карап чыгыйк.

6 Яшь чагында Иремия Яһүдиядә пәйгамбәр булып хезмәт итәргә чакырылган. Бу йөкләмәне башкару җиңел булмаган. Күпләр ялган илаһларга табынганнар. Иремия үз хезмәтен башлаганда Иосия патша булып идарә иткән. Иосия үзе тугры булса да, аңардан соң булган патшалар тугры булмаганнар, ә халыкка үгет-нәсыйхәт бирергә тиеш булган пәйгамбәрләр һәм руханиларның күбесе хакыйкать ягында тормаган (Иремия 1:1, 2; 6:13; 23:11). Йәһвә Иремияне пәйгамбәр булып хезмәт итәргә чакыргач, Иремия үзен ничек хис иткән? Ул курыккан! (Иремия 1:8, 17). Иремия үзенең беренче хисләрен мондый сүзләр белән белдергән: «Мин: Ходай Аллам! Мин сөйли белмим, чөнки мин әле яшь,— дидем» (Иремия 1:6).

7. Иремия хәбәренә кешеләрнең карашы нинди булган һәм ул нәрсә хис иткән?

7 Иремия хезмәт иткән җирләрдә яшәгән кешеләрнең күбесе аның сүзләренә игътибар итмәгән һәм аңа еш кына каршы килүләр белән очрашырга туры килгән. Бер очракта Пасхор исемле рухани аңа суккан һәм аны агач богауга утырткан. Ул вакытта нәрсә хис иткәнен Иремия мондый сүзләр белән аңлата: «„Мин аның [Йәһвә] турында искә төшермим һәм аның исеме хакына башка сөйләмим“,— дип уйладым мин». Бәлки син дә үзеңне кайвакыт шулай хис итәсеңдер — бирешергә телисеңдер. Иремиягә ныклык сакларга нәрсә ярдәм иткәненә игътибар ит. Ул: «[Алла сүзе, яки хәбәре] сөякләремнең эчендәге янган ялкын кебек, йөрәгемдә иде һәм мин аны тыеп, хәлдән тайдым һәм [тыеп кала] алмадым»,— дип әйткән (Иремия 20:9). Алла сүзләре сиңа да шулай ук тәэсир итәме?

Иремиянең иптәшләре

8, 9. а) Ничек Урия йомшаклык күрсәткән һәм моның нәтиҗәсе нинди булган? б) Ни өчен Варух боеккан һәм ничек ярдәм алган?

8 Иремия пәйгамбәр булып бер үзе генә хезмәт итмәгән, аның шулай ук дуслары да булган һәм аларның булуы аны дәртләндереп торгандыр. Әмма кайвакыт алар үзләрен акыллы тотмаган. Мәсәлән, Урия исемле пәйгамбәр Иерусалимга һәм Яһүдиягә каршы «нәкъ Иремия әйткән сүзләрне» сөйләгән. Әмма патша Иоаким Урияне үтерергә боерык биргәч, Урия куркып Мисыр җирләренә качкан. Әмма үлемнән котыла алмаган: патша хезмәтчеләре аны куа киткәннәр, тотканнар һәм кире Иерусалимга алып кайтып, аны шунда үтергәннәр. Бу хәбәр Иремияне бик нык тетрәндергәндер! (Иремия 26:20—23).

9 Иремиянең тагын бер дусты, аның сүзләрен язып торучы — Варух булган. Варух Иремия өчен бик яхшы таяныч булган, әмма бер тапкыр ул да барган хәлләргә рухи карашын югалткан. Ул: «Бәла миңа! Чөнки Ходай минем авыруыма авыр кайгы өстәде; көрсенүләремнән көчсез калдым һәм тынычлык тапмыйм»,— дигән сүзләр белән зарлана башлаган. Боеккан Варух рухи әйберләрне кадерләми башлаган. Әмма Йәһвә Варухка йомшак итеп акыллы киңәш биргән һәм ул карашын үзгәрткән. Шуннан соң аңа Иерусалим җимерелгәндә исән калачагы турында ышандыру бирелгән булган (Иремия 45:1—5). Варух рухи яктан көч алгач, бу Иремияне бик ныгыткандыр!

Йәһвә үз пәйгамбәренә таяныч биреп торган

10. Йәһвә Иремияне аңа таяныч бирүендә ничек ышандыра?

10 Йәһвә Иремияне калдырмаган. Бу иң мөһиме. Ул пәйгамбәренең нәрсә хис иткәнен аңлаган һәм аңа кирәк булган көч һәм таяныч биргән. Мәсәлән, Иремия хезмәтенең иң башында ул үзенең бу эшкә яраклыгы турында шик белдергәч Йәһвә аңа: «Алардан курыкма, чөнки сине коткарыр өчен Мин синең белән, дип әйтә Ходай»,— ди. Шуннан соң, аңа ул үтәячәк эш турында күрсәтмәләр биргәч, Йәһвә: «Алар сиңа каршы сугышачаклар, ләкин сине җиңә алмаячаклар; чөнки сине коткарып торыр өчен мин синең белән, дип әйтә Ходай»,— дип ышандыра (Иремия 1:8, 19). Нинди юанычлы вәгъдә! Соңыннан Йәһвә үз вәгъдәсен үтәгән.

11. Йәһвәнең Иремиягә ярдәм итәм дигән вәгъдәсенең тулысынча үтәлүе нәрсәдән күренә?

11 Шуңа күрә, агач богауга утыртылып, мәсхәрә ителгән Иремия: «Батыр гаскәри кебек минем белән Ходай; шуңа күрә мине куучылар абыначаклар һәм җиңмәячәкләр: оятка калачаклар»,— дип ышаныч белән әйтә алган (Иремия 20:11). Соңыннан, Иремияне үтерергә тырышлыклар куелса да, Йәһвә аның белән калган һәм Иремия, Варух кебек, Иерусалимның җимерелүен кичергән һәм әсирлеккә эләкмәгән. Ә аны эзәрлекләүче һәм аның кисәтүләренә колак салмаучы кешеләрне я үтергәннәр, я Бабылга әсирлеккә алып киткәннәр.

12. Боегыр өчен сәбәпләр булса да, нәрсәне истә тотарга кирәк?

12 Бүген дә күп Йәһвә Шаһитләре, Иремия кебек, газаплар кичерә. Алда әйтелгәнчә, газапларның кайберләре камилсезлегебез, икенчеләре бу дөньядагы тәртипсезлек белән бәйле, ә кайберләре хезмәтебезгә каршы килгән кешеләр аркасында була. Мондый газаплар боектыра да ала. Без, Иремия кебек, хезмәтебезне ничек башкарырга инде дип аптырарга да мөмкин. Әмма вакыт-вакыт күңел төшенкелеге булачак, моңа гаҗәпләнергә кирәкми. Күңел төшенкелеге кичергәндә Йәһвәгә мәхәббәтебезнең тирәнлеге сынала. Шуңа күрә, әйдәгез, мондый вакытларда Йәһвәгә хезмәт итүен ташлаган Урия кебек булмас өчен тәвәккәл булыйк. Киресенчә, Иремия кебек булыйк һәм Йәһвәнең ярдәм итәчәгенә ышанып яшик.

Боегу белән ничек көрәшергә

13. Ничек Иремия белән Давытның үрнәген тотарга?

13 Иремия Йәһвә Аллага үзенең иң тирән хисләрен сөйләп һәм аңа көч бирсен дип ялварып, аның белән һәрвакыт аралашкан. Һәм моның белән ул яхшы үрнәк калдырган. Шундый ук көч Чыганагына мөрәҗәгать итеп, Давыт патша: «Әй Ходай, сүзләремне тыңлап ал, дәшүемне аңлап ал. Әй Патшам, әй Аллам, теләгемнең авазын тыңла, әй Раббы, Сиңа инәлермен шул»,— дип язган (Мәдхия 5:2, 3). Йәһвә Давытның ярдәм сорап әйтелгән догаларына кат-кат җавап биргән, моның турында Давыт тормышы турында Алла тарафыннан рухландырылып язылган хәбәрдән беләбез (Мәдхия 17:2, 3; 20:2—6). Нәкъ шулай ук көчле басым кичергәндә яки проблемаларыбыз гел дә хәл итәрлек түгел кебек күренгәндә Йәһвәгә догада мөрәҗәгать итү һәм аңа күңелеңдә булганнарны бушату бик зур юаныч булачак (Филиппуйлыларга 4:6, 7; 1 Тессалуникәлеләргә 5:16—18). Йәһвә безне тыңлый, ул «сезнең хакта кайгыртам» дип ышандыра (1 Петер 5:6, 7). Ләкин Йәһвәгә дога кылып та, аның җавабын тыңламасак бу акыллы булыр идеме?

14. Йәһвә сүзләре Иремиягә ничек тәэсир иткән?

14 Йәһвә безнең белән ничек сөйләшә? Кабат Иремия мисалына кайтыйк. Ул пәйгамбәр булганга Йәһвә аның белән турыдан-туры сөйләшкән. Алла сүзләре аңа ничек тәэсир иткәнен ул мондый сүзләр белән аңлата: «Синең сүзләрең табылган һәм мин аларны ашадым; һәм Синең сүзең миңа шатлыкка һәм йөрәгемнең юануына булган иде; чөнки Синең исемең минем өстә, Ходай, Саваоф Алла» (Иремия 15:16). Әйе, Иремия Йәһвә пәйгамбәре булуына шатланган һәм Алла сүзләре аның өчен кыйммәтле булган. Иремия, рәсүл Паул кебек, аңа тапшырылган хәбәрне игълан итәргә атлыгып торган (Римлыларга 1:15, 16).

15. Йәһвә сүзләре күңелебездә булсын өчен нәрсә эшләргә һәм ни өчен без Алла исеме һәм аның Патшалыгы турында сөйләми тора алмыйбыз?

15 Бүген Йәһвә беркем белән дә турыдан-туры сөйләшми. Әмма бездә Изге Язма битләрендә язылган Алла сүзләре бар. Шуңа күрә, без Изге Язмалар өйрәнүебезгә җитди карасак һәм белгәннәребез турында тирән уйлансак, Алла сүзләре безнең дә «шатлыгыбызга һәм йөрәгебезнең юануына» булачак. Һәм башкаларга Йәһвә сүзләрен сөйләргә барганда без аның исеменнән сөйлибез һәм бу безне нык дулкынландыра. Әйдәгез, беркайчан да шуны онытмыйк: дөньяда бүген беркем дә Йәһвә исемен игълан итми. Бары тик аның Шаһитләре генә Алланың урнаштырылган Патшалыгы турында яхшы хәбәрне игълан итеп, басынкы кешеләрне алар Гайсә Мәсих шәкертләре булсын өчен өйрәтәләр (Маттай 28:19, 20). Шундый зур хөрмәт күрсәтелгән безгә! Йәһвә безгә яратып биргәннәрнең барысын исәпкә алсак, әллә без сөйләми тора алырбызмы?

Аралашуыбызда сак булыйк

16, 17. Аралашуларга Иремиянең карашы нинди булган һәм ничек без аның үрнәген тота алабыз?

16 Иремия аңа батыр булырга ярдәм иткән тагын бер нәрсә турында әйтә: «Мин көлүчеләр җыелышында утырмадым һәм шатланмадым: минем өстә булган Синең авыр кулың астында берүзем утырдым, чөнки Син мине тирән ачу белән тутырдың» (Иремия 15:17). Иремия начар аралашулар белән үзен бозганчы ялгыз утыруны яхшырак күргән. Без дә бүген шулай эшлибез. Рәсүл Паулның «азгын кешеләр белән аралашу яхшы әхлакны», хәтта берничә ел тоткан яхшы гадәтләребезне дә боза дигән кисәтүен беркайчан да онытмыйк (1 Көринтлеләргә 15:33).

17 Начар аралашулар аша бу дөнья рухы уйларыбызга кереп аны бозарга мөмкин (1 Көринтлеләргә 2:12; Эфеслеләргә 2:2; Ягъкуб 4:4). Шуңа күрә әйдәгез, начар йогынты ясаган аралашуларны аерырга өйрәник һәм аларда бер дә катнашмыйк (Еврейләргә 5:14). Әгәр рәсүл Паул безнең көннәрдә яшәсә, көч куллану яки әхлаксызлык белән бәйле фильмнарны яки көч куллану белән аерылып торган спорт төрләрен караган мәсихчеләргә, нәрсә дип әйтер иде, син ничек уйлыйсың? Интернет аша чит кешеләр белән дуслашкан кардәшкә ул нинди киңәш бирер иде? Сәгатьләр буе видеоуеннар уйнаган яки телевизор каршында үткәргән, ә шәхси өйрәнүенә игътибар да итмәгән мәсихче турында ул нәрсә уйлар иде? (2 Көринтлеләргә 6:14 б; Эфеслеләргә 5:3—5, 15, 16).

Рухи Оҗмахта кал

18. Рухи яктан нык булып калырга нәрсә ярдәм итәчәк?

18 Без рухи оҗмахыбызны бик кадерлибез. Бүгенге дөньяда аңа охшаш бернәрсә дә юк. Хәтта Аллага ышанмаган кешеләр дә мәсихчеләрнең бер-берсенә күрсәткән яратулары, игътибар итүләре һәм игелекле булулары турында мактап сөйли (Эфеслеләргә 4:31, 32). Әмма безнең көннәрдә боекканлык белән көрәшү бик мөһим. Яхшы аралашулар, дога һәм Изге Язмаларны тырышып шәхси өйрәнү рухи яктан нык калырга ярдәм итәчәк. Боларның барысы безне Йәһвәгә тулы ышаныч саклап, һәркайсы сынауларны кичерер өчен көчле итә (2 Көринтлеләргә 4:7, 8).

19, 20. а) Безгә ныклык сакларга нәрсә ярдәм итәчәк? б) Чираттагы мәкалә кемнәргә багышланган һәм кемнәр өчен ул шулай ук кызык булыр?

19 Без сөйләгән Изге Язмалар хәбәрен нәфрәт итүчеләргә безне куркытырга яки иманыбызны какшатырга без беркайчан да рөхсәт итмәскә тиеш. Иремияне эзәрлекләгән дошманнар кебек безгә каршы килгән кешеләр дә чынында Аллага каршы сугыш алып баралар һәм уңышлы булмаячаклар. Алардан күпкә көчлерәк булган Йәһвә безгә: «Ходайга өметлән, йөрәкле бул, күңелең ныгысын, Ходайга өметлән»,— дип әйтә (Мәдхия 26:14). Бөтен йөрәктән Йәһвәгә өметләнеп «игелек эшләүдән туктамыйк», бу яктан тәвәккәл булыйк, һәм шуңа ышаныйк: әгәр арымасак без дә, Иремия белән Варух кебек, «вакытында уңышны урып алырбыз» (Гәләтиялеләргә 6:9).

20 Боекканлык белән көрәшне күп мәсихчеләргә даими алып барырга туры килә. Ә яшь кешеләр өстәвенә махсус авырлыклар белән дә очраша. Әмма, моңа карамастан, аларның бик күп искиткеч мөмкинлекләре бар. Чираттагы мәкалә нәкъ яшьләргә багышланган. Бу мәкалә әти-әниләргә һәм Аллага үзләрен багышлаган җыелыштагы бар мәсихчеләргә кызык булыр, чөнки бу мәсихчеләр сүзләре һәм үз үрнәкләре белән җыелыштагы яшьләргә ярдәм итә алалар.

Сез ничек җавап бирер идегез?

• Ни өчен боегуга китерүче авырлыклар булачак һәм ярдәм сорап без кемгә мөрәҗәгать итәргә тиеш?

• Иремия, зур йөкләмәсенә карамастан, боекканлыкны ничек җиңгән?

• Авырлыкларда да нәрсә безне «шатландыра» һәм «йөрәгебезне юата»?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[19 биттәге иллюстрация]

Иремия үзен пәйгамбәр булыр өчен әле яшь һәм тәҗрибәсез дип уйлаган.

[20 биттәге иллюстрация]

Эзәрлекләүләргә карамастан, Иремия Йәһвә «батыр гаскәри кебек» аның белән булганын белгән.