Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Нәфрәт тулы дөньяда игелек күрсәтегез

Нәфрәт тулы дөньяда игелек күрсәтегез

Нәфрәт тулы дөньяда игелек күрсәтегез

«Кешедә яратучан игелеге кыйммәтле» (ГЫЙБРӘТЛЕ ХИКӘЯ 19:22, ЯД).

1. Ни өчен игелек күрсәтү авыр?

СИН үзеңне игелекле кеше дип саныйсыңмы? Алай булса сиңа бу дөньяда яшәү бик авыр булырга мөмкин. Изге Язмаларда игелек изге рух җимешенең өлеше итеп күрсәтелгән. Әмма ни өчен игелекне үзләрен хәтта христиан дип атаган илләрдә дә күрсәтү шулхәтле авыр? (Гәләтиялеләргә 5:22). Алдагы мәкаләдә билгеләнгәнчә, моңа бер сәбәпне рәсүл Яхъя биргән: бөтен дөнья явыз рухи зат Иблис Шайтан хакимлеге астында ята (1 Яхъя 5:19). Гайсә Мәсих Иблисне «бу дөньяның мирзасы» дип атаган (Яхъя 14:30). Шулай итеп бу дөнья үзенең фетнәче һәм мәрхәмәтсез идарә итүчесенә охшарга тырыша (Эфеслеләргә 2:2).

2. Нәрсә аркасында игелек күрсәтү аеруча авыр була?

2 Кешеләрнең үзләрен явыз тотуы безгә начар йогынты ясый. Без моны зәһәр күршеләребездән, үзләрен дошманнарча тоткан чит кешеләрдән, хәтта дуслардан һәм кайвакыт уйламыйча эшләгән гаиләдәгеләрдән күрергә мөмкин. Бер-берсенә кычкырып, сүгенгән тупас кешеләр белән очрашканда, без каушап калырга мөмкин. Башкаларның игелексезлеге безне мәрхәмәтсез итәргә мөмкин һәм бездә явызлыкка явызлык белән кайтарырга дигән теләк тудыра ала. Ә бу рухи һәм физик сәламәтлегебезгә зыян китерергә мөмкин (Римлыларга 12:17).

3. Нинди җитди авырлыклар кешеләрнең игелекле булу теләкләрен сүрелдерә?

3 Безгә, дөньядагы киеренке шартлар аркасында да, игелек күрсәтү кыен булырга мөмкин. Мәсәлән, кешеләр терактлар һәм террористлар аркасында, шулай ук, төрле милли төркемнәрнең биологик яки атом-төш коралын куллануыннан куркып яшәргә мөмкин. Өстәвенә, миллионлаган кешеләр ярлылыкта яши: аларның туенганчы ашарлык ризыклары, тиешле яшәү урыннары һәм кешечә киенерлек киемнәре юк, аларга медицина ярдәме дә җитәрлек күрсәтелми. Хәл инде өметсез кебек күренгәндә игелекле булу бик авыр, Изге Язмаларда шулай әйтелә дә: «Боеклык акыл иясен акылсыз эш эшләргә мәҗбүр итә ала» (Вәгазьче 7:7, ЯД).

4. Башкаларга игелек күрсәтү буенча кайберәүләр нинди хаталы нәтиҗә ясый?

4 Кеше мондый нәтиҗә дә ясарга мөмкин: игелеккә омтылу бик мөһим түгел һәм ул хәтта көчсез булуның билгесе. Ул башкаларның аның игелекле булуыннан, аеруча башкалар аңа карата тупас һәм гаделсез булганда, файдаланганнарын сизәргә мөмкин (Мәдхия 72:2—9). Әмма Изге Язмаларда безгә: «Йомшак [«басынкы», ЯД] җавап ярсуны басар, мәсхәрәле сүз исә ачуны кузгатыр»,— дигән дөрес җитәкчелек бирелә (Гыйбрәтле хикәя 15:1). Рух җимешенең ике өлеше — басынкылык һәм игелек бер-берсе белән нык бәйле һәм авыр, киеренке шартларда алар бик файдалы.

5. Игелек күрсәтү кирәк булган тормышның кайбер өлкәләре нинди?

5 Безгә, мәсихчеләр буларак, Алланың изге рух җимешен күрсәтү шулхәтле мөһим булганга, шуны карап чыгу яхшы булыр иде: ничек бу җимешнең бер өлешен — игелекне күрсәтергә. Нәфрәт тулы дөньяда игелек күрсәтеп буламы? Булса, Иблис тәэсиренә игелекле булу теләгебезне киметергә бирмибез икәнен нинди яклардан, аеруча киеренке шартларда, күрсәтә алабыз? Ничек без игелекне гаиләдә, эшләгән урыныбызда, мәктәптә, күршеләр белән, Аллага хезмәт иткәндә һәм имандашларыбыз арасында күрсәтә алабыз? Әйдәгез моны карап чыгыйк.

Гаиләдә игелек күрсәтү

6. Ни өчен гаиләдә игелек күрсәтү шулхәтле мөһим һәм ничек без аны күрсәтә алабыз?

6 Йәһвәнең фатихасы һәм җитәкчелеге бездә булсын өчен рух җимешен тулысынча үстерү үтә мөһим (Эфеслеләргә 4:32). Әйдәгез, гаиләдә игелек күрсәтү никадәр мөһим икәнен карап чыгыйк. Көндәлек тормышта ир белән хатынга бер-берсенә һәм балаларына игелекле булырга һәм кайгыртучанлык күрсәтергә кирәк (Эфеслеләргә 5:28—33; 6:1, 2). Мондый игелек аларның бер-берсе белән сөйләшүеннән күренергә тиеш: балаларга әти-әнисен олыларга һәм хөрмәт итәргә кирәк, ә әти-әнисе үз балаларына тиешле мөнәсәбәт күрсәтергә тиеш. Мактауга тиз, ә шелтәләүгә әкрен булыгыз.

7, 8. а) Гаиләдә чын игелек күрсәтергә теләсәк нинди тәртиптән качарга кирәк? б) Яхшы аралашу гаиләгә ничек ярдәм итә ала? в) Ничек сез гаиләгездә игелек күрсәтә аласыз?

7 Гаиләдәгеләргә карата игелекле булу, шулай ук, рәсүл Паулның: «Сез боларның һәммәсеннән: ачу, ярсу, усаллык, яман теллелек һәм әдәпсез сүзләрдән сакланып калыгыз»,— дигән нәсыйхәтенә колак салу дигәнне аңлата. Мәсихче гаилә әгъзалары һәр көн бер-берсен хөрмәт итеп аралашырга тиешләр. Ни өчен? Чөнки яхшы аралашу — ул нык, гөрләп үскән гаиләләрнең өзлексез өлеше. Каршы килүләр килеп чыкканда, конфликтны җайга салу өчен, бәхәстә җиңеп чыгарга түгел, ә проблеманы чишәргә тырышыгыз. Гаиләнең бәхетле әгъзалары бер-берсенә игътибарлы булыр өчен һәм игелек күрсәтер өчен бар тырышлыкларын куялар (Көлессәйлеләргә 3:8, 12—14).

8 Игелек — яхшы сыйфат һәм ул бездә башкаларга яхшылык эшләргә теләк тудыра. Шуңа күрә без гаиләдәгеләргә рәхәтлек китерергә тырышып, алар өчен файдалы, игътибарлы булырга һәм аларга ярдәм итәргә омтылабыз. Гаилә игелек белән аерылып торсын өчен барысыннан бергә һәм һәрберсеннән аерым игелек күрсәтүдә көч кую таләп ителә. Нәтиҗәдә, бу гаилә Алланың фатихасын алачак һәм игелек Алласын, Йәһвәне җыелышта һәм күршеләр арасында данлаячак (1 Петер 2:12).

Эш урынында игелек күрсәтү

9, 10. Эш урынында нинди авырлыклар булырга мөмкин һәм ничек аларны игелек белән хәл итеп була икәнен сөйләгез.

9 Мәсихчеләргә эш урынындагы көндәлек эшләрне башкарганда, башкаларга игелек күрсәтү авыр булырга мөмкин. Кайвакыт көнче хезмәттәш хәйлә корып яки алдап, начальнигы алдында үз коллегасының абруен төшерә, һәм нәтиҗәдә коллегасы эшен югалтырга мөмкин (Вәгазьче 4:4). Мондый вакытларда игелекле булу җиңел түгел. Әмма Йәһвә хезмәтчесе игелекле булу — бу күп очракларда иң дөрес эш итү икәнен белә. Моны исендә тотып, ул уртак тел табу кыен булган кешенең күңелен үзенә җәлеп итәр өчен, мөмкин булганны эшләргә тиеш. Бу яктан игътибарлы булу ярдәм итә ала. Син моны, бәлки, ул үзе яки туганы чирләгәндә күрсәтә аласың. Аның үзе яки гаиләдәгеләренең хәле турында да сораштыру башка кешегә яхшы йогынты ясарга мөмкин. Мәсихчеләр, мөмкин булганча, тынычлык һәм татулык урнаштырырга тиешләр. Кайвакыт, кайгыртучанлык һәм игътибарлы булуны күрсәтә торган игелекле сүз проблеманы чишәр өчен ярдәм итәргә мөмкин.

10 Кайвакыт начальник эшчеләренә үз карашларын көчләп тага һәм аларның барысыннан берәр нинди милли-патриотик, яки Изге Язмаларга нигезләнмәгән бәйрәмнәрдә катнашуны таләп итә. Мәсихченең вөҗданы мондый бәйрәмнәрдә катнашырга рөхсәт итмәсә, бу каршы килүләргә китерергә мөмкин. Мондый очракларда начальникка аның теләген үтәү никадәр дөрес түгел икәнен җентекләп аңлату акыллы булмас иде. Ахыр чиктә, мәсихче ышануларны кабул итмәгәннәргә бу бәйрәмнәрдә катнашу дөрес кебек күренергә мөмкин (1 Петер 2:21—23). Начальнигыңа шуны яхшылап аңлатып кара: ни өчен син үзең катнашмыйсың. Зәһәрлеккә зәһәрлек белән кайтарма. Мәсихчегә Римлыларга 12:18 дәге файдалы киңәшне тоту яхшырак булыр иде: «Әгәр мөмкин булса, кулыгыздан килгәнчә, барлык кешеләр белән дә тату яшәгез».

Мәктәптә игелек күрсәтү

11. Ни өчен яшь мәсихчеләргә сыйныфташларына игелек күрсәтү авыр?

11 Яшьләргә сыйныфташларына игелек күрсәтү бик авыр булырга мөмкин. Яшь кешеләр еш кына үз иптәшләре арасында үзләрен тануларын телиләр. Кайбер малайлар, башкалар аның көче белән соклансын өчен, үзләрен усал тоталар һәм хәтта көч кулланалар (Маттай 20:25). Икенчеләре укуда, спортта яки башка өлкәләрдә үз сәләтләрен күрсәтер өчен, һәрбер уңайлы очракны кулланырга тырыша. Үз казанышларын күрсәтеп, алар кайвакыт сыйныфташлары яки башкалар белән үзләрен дусларча тотмый, чөнки үз сәләтләре аларны башкалардан яхшырак итә дип хаталы фикер йөртәләр. Яшь мәсихчеләргә мондый кешеләрнең тәртибенә иярмәскә кирәк (Маттай 20:26, 27). Рәсүл Паул «мәхәббәт түземле, шәфкатьле... мактанмый, тәкәбберләнми» дип әйткән. Шулай итеп, мәсихчеләрнең шундый бурычлары бар: алар сыйныфташлары белән мөгамәлә итүдә Изге Язмалар киңәше буенча үзләрен тотарга һәм игелексез кешеләрнең үрнәгенә иярмәскә тиеш (1 Көринтлеләргә 13:4).

12. а) Яшьләргә укытучыларына игелек күрсәтүе ни өчен авыр булырга мөмкин? б) Сыйныфташларының игелексезлеге белән очрашканда яшь мәсихчеләр кемнән ярдәм эзли ала?

12 Яшьләр, шулай ук, үз укытучылары белән игелекле булырга тиеш. Әмма күпләре, киресенчә, укытучыларының ачуын чыгарып шатлык табалар. Мәктәп кагыйдәләрен бозып һәм шуның белән үз укытучыларын хөрмәт итмәгәннәрен күрсәтеп, алар үз акыллылыкларын күрсәтә дип уйлый. Алар куркытып башкаларны да үзләренә кушылырга мәҗбүр итәргә мөмкин. Яшь мәсихче бу тәкъдимне кире каккач, ул көлүгә яки мыскыл итүгә дучар ителергә мөмкин. Уку елы дәвамында моңа түзү бик җиңел түгел: игелекле булып калыр өчен сиңа ныклык җитәрме? Әмма Йәһвәнең тугры хезмәтчесе булу никадәр мөһим икәнен исеңдә тот. Тормышыңдагы бу авыр вакытларда Алла үзенең изге рухы белән сиңа ярдәм итәчәгендә ышанычлы була аласың (Мәдхия 36:28).

Күршеләргә игелек күрсәтү

13—15. Күршеләргә игелек күрсәтүдә нәрсә комачауларга мөмкин һәм ничек моны хәл итәргә?

13 Фатирда син яшисеңме, үз йортыңдамы яки башка урындамы синең күршеләрең бар. Шуның турында уйлап кара: ничек аларга игелек күрсәтергә һәм ничек аларның иминлеге сине борчый икәнен күрсәтергә. Боларны эшләү дә бик җиңел түгел.

14 Ә иң якындагы күршеләрең синең милләтеңә, син тоткан динеңә яки расыңа карап сиңа алдан тискәре караш йөртсә? Алар үзләрен кайвакыт тупас яки сине бер дә санга сукмаса нәрсә эшләргә? Сиңа, Йәһвә хезмәтчесе буларак, мөмкин булганча игелек күрсәтү файда китерәчәк. Син аерылып торачаксың, яхшы тәэсир калдырачаксың һәм игелекнең үрнәген биргән Йәһвәне мактаячаксың. Игелекле булуыңны күргән күршең үз карашын кайчан үзгәртәчәген белеп булмый. Ул хәтта Йәһвәне мактаучы булып китәргә мөмкин (1 Петер 2:12).

15 Ничек күршеләргә игелек күрсәтергә? Иң беренче, гаиләдә рух җимешен күрсәтеп, гаиләңдәге барысының яхшы тәртибе белән күрсәтеп була. Күршеләрегез, бәлки, моны күрми калмаслар. Кайвакыт күршегезгә берәр ярдәм күрсәтү мөмкинлеге ачыла. Шуны исеңдә тот: игелек — ул башкаларның иминлеге турында тирән кызыксыну (1 Петер 3:8—12).

Аллага хезмәт иткәндә игелек күрсәтү

16, 17. а) Ни өчен игелек күрсәтү вәгазьләгәндә мөһим? б) Игелекне вәгазьдә ничек күрсәтергә?

16 Кешеләрне йортларында, эшләгән урыннарында һәм халык булган башка җирләрдә очратып, аларга вәгазьләр өчен бердәм тырышлыклар куйганда, хезмәтебез игелек белән аерылып торырга тиеш. Без Йәһвәнең вәкилләре булуыбызны истә тотарга тиешбез, ә ул игелекне һәрвакыт күрсәтә (Чыгыш 34:6).

17 Вәгазьләгәндә башкаларга игелек күрсәтер өчен син нинди тырышлыклар куя аласың? Мәсәлән, урамда вәгазьләгәндә, кешеләр белән кыскача сөйләшеп һәм аларга игътибарлы булып, игелек күрсәтә аласың. Тротуарларда, гадәттә, кешеләр күп була, шуңа күрә кешеләргә йөрергә комачауламаска тырыш. Шулай ук, кешеләр эшләгән урыннарда кыскача сөйләп игелек күрсәтә аласың; кибетчеләргә, мәсәлән, сатып алучыларга хезмәт күрсәтергә кирәклеген онытма.

18. Ничек кеше хәленә керә белү игелек күрсәтүдә ярдәм итә?

18 Өйдән-өйгә йөреп вәгазьләгәндә акыллы бул. Ишек янында, аеруча суык яки яңгырлы вакыт булса, озак торма. Синең килүең кешенең ачуын чыгарса яки ул түземлеген югалта башласа син моңа игътибар итәсеңме? Бәлки син яшәгән илдә Йәһвә Шаһитләре кешеләргә бик еш килә торганнардыр. Бу очракта аеруча игътибарлы, һәрвакыт игелекле һәм ачык йөзле бул (Гыйбрәтле хикәя 17:14). Кешенең сине бүген тыңламаска сәбәбе җитдидер — моны аңларга тырыш. Шуны да исеңдә тот: мәсихче кардәшләребез якын киләчәктә, шулай ук, бу йортка килергә мөмкин. Тупас кеше белән очрашкач, игелекле булыр өчен аеруча тырышлык куй. Кычкырма һәм канәгатьсезлек белдермә, ипләп кенә сөйләш. Игелекле мәсихченең йорт хуҗасы белән кирәкмәгән бәхәсләр корып торырга теләге юк (Маттай 10:11—14). Бәлки бу кеше башка берәр көнне яхшы хәбәрне тыңлар.

Җыелышта игелек күрсәтү

19, 20. Ни өчен игелек җыелышта кирәк һәм ничек аны күрсәтергә?

19 Игелекне имандашларыбызга да күрсәтү мөһим (Еврейләргә 13:1). Без бөтендөнья кардәшлегенең өлеше булганга бер-беребезгә игелек күрсәтү бик мөһим.

20 Берничә җыелыш бер үк Патшалык Залында очрашуларын үткәрсә, башка җыелышлардагы кардәшләребезгә игелекле булу мөһим, без моны аларга хөрмәт күрсәтеп эшли алабыз. Очрашулар вакытын билгеләү, Залны чистарту һәм төзекләндерү эшләре турында сүз барганда, хезмәттәшлек итәр өчен бер-береңә юл куярга кирәк. Фикер каршылыклары булса да, игелекле һәм игътибарлы булыгыз. Бу игелекнең җиңүе булачак, ә Йәһвә башкалар иминлеге турында кайгыртуыгызга, һичшиксез, фатихасын бирәчәк.

Игелек күрсәтүне дәвам итегез

21, 22. Көлессәйлеләргә 3:12 буенча безнең һәрберебез нәрсә эшләргә тиеш?

21 Игелекне тормышның төрле өлкәләрендә күрсәтеп була. Шуңа күрә безгә аны мәсихче шәхесебезнең өзлексез өлеше итәргә кирәк. Башкаларга игелек күрсәтү безнең гадәткә кереп китәргә тиеш.

22 Һәрберебез рәсүл Паулның: «Сез, сөекле изгеләр, Аның [Алланың] сайлаганнары буларак, шәфкатьле, яхшы күңелле, күндәм, басынкы, түземле булыгыз»,— дигән сүзләрен кулланып һәр көн башкаларга игелек күрсәтик (Көлессәйлеләргә 3:12).

Хәтерлисезме?

• Ни өчен мәсихчегә игелек күрсәтү авыр?

• Ни өчен гаиләдә игелек күрсәтү мөһим?

• Мәктәптә, эштә һәм күршеләргә игелек күрсәтүне нәрсә авыр итәргә мөмкин?

• Ничек мәсихчеләр вәгазьләгәндә игелек күрсәтә алалар? Аңлатыгыз.

[Өйрәнү өчен сораулар]

[14 биттәге иллюстрация]

Гаиләдәгеләр барысы игелек күрсәтсә, бу бердәмлеккә һәм хезмәттәшлеккә ярдәм итә.

[15 биттәге иллюстрация]

Игелекне хезмәттәшең яки аның туганы чирләсә күрсәтә аласың.

[16 биттәге иллюстрация]

Игелек күрсәтүләрен, көлүләргә карамастан, тугры дәвам иткәнннәргә Йәһвә таяныч бирә.