Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Яшьләр, сез киләчәгегезгә нигез саласызмы?

Яшьләр, сез киләчәгегезгә нигез саласызмы?

Яшьләр, сез киләчәгегезгә нигез саласызмы?

«Мин генә сезнең турыда булган ниятләремне беләм... сезгә киләчәк һәм өмет бирер өчен явызлыкка түгел, ә яхшылыкка ниятләр» (ИРЕМИЯ 29:11).

1, 2. Яшьлеккә нинди карашлардан чыгып карап була?

ОЛЫ яшькә җиткән кешеләрнең күпләре яшьлекне гомернең иң рәхәт чоры дип саный. Алар яшь чакларында көчле һәм дәртле булуларын искә төшерәләр һәм ярату белән ул көннәргә борылып карыйлар: син бернәрсә өчен дә җаваплы түгел дип әйтеп була, вакытың күңел ачулар белән тулы, ә алдыңда төрле мөмкинлекләр белән тулы бер гомер.

2 Әмма син үзең яшь кеше булсаң, яшьлеккә синең карашың башкачадыр. Син, бәлки, яшь чакка хас булган үзеңдәге һәм кәефеңдәге үзгәрешләргә, көчкә ияләшеп барасыңдыр. Син укыган җиреңдә яшьтәшләреңнең көчле басымы белән очрашырга мөмкин. Сиңа, бәлки, наркотик, алкоголь һәм әхлаксызлыктан үзеңне саклар өчен зур тырышлыклар куярга туры киләдер. Шулай ук яшьләрнең күбесенә нейтралитетка һәм иманнарына кагылышлы башка сорауларны чишәргә туры килә. Әйе, яшьлек авыр чор булырга мөмкин. Ләкин ул чыннан да зур мөмкинлекләр ача торган вакыт булып кала. Әмма ничек син бу мөмкинлекләрне кулланырсың?

Яшьлегеңдә күңелле итеп яшә

3. Сөләйман яшьләргә нинди киңәш белән кисәтү биргән?

3 Олы яшьтәгеләр яшьлек озак булмаячак дип әйтерләр сиңа. Әйе, алар дөресен сөйли. Берничә ел үтәр һәм яшьлегең артта калыр. Шуңа күрә күңелле итеп яшә яшьлегеңдә! Бу киңәшне Сөләйман патша биргән: «Яшь егет, яшьлегеңдә күңелле итеп яшә, яшьлегең көннәрендә йөрәгең сине шат итсен; йөрәгең һәм күзләрең теләгән юлларда йөре». Әмма ул яшьләрне: «Әмма бел, боларның һәммәсе өчен Аллаһы сине хөкем алдына бастырачак»,— дип тә кисәткән һәм (ЯД): «Яшьлек һәм тормышның башы— ыгы-зыгы»,— дип өстәгән (Вәгазьче 11:9, 10).

4, 5. Ни өчен яшь кешеләргә киләчәккә әзерләнү акыллы? Мисал китерегез.

4 Сөләйманның нәрсә әйтергә теләгәнен аңлыйсыңмы? Аның әйткәнен аңлар өчен бер мисал карап чыгыйк. Яшь кеше зур бүләк, әйтик, мирас итеп акча алган. Ул моның белән нәрсә эшләячәк? Яшь кеше аны, Гайсәнең ачык мисалындагы юлдан язган угыл кебек, рәхәт тормыш алып барыр өчен туздыра ала (Лүк 15:11—23). Әмма акча беткәч нәрсә булыр? Һичшиксез, акылсызлыгына ул үкенәчәк! Икенче яктан, әйтик, ул бу акчаларның күп өлешен, үз киләчәге турында уйлап, алар табыш китерсен өчен акыллы кулланган ди. Ахыр чиктә, акча табыш китерә башлагач, ул ни өчен бу акчаларны яшь чагында күңел ачу өчен кулланмаганмын икән дип үкенәчәкме? Әлбәттә, юк!

5 Яшьлеккә Алладан алынган бүләккә кебек кара, чөнки ул чыннан да аның бүләге. Ничек син аны кулланачаксың? Син, киләчәк турында уйламыйча, көчеңне һәм дәртеңне теләкләреңне канәгатьләндерергә, күңел ачуларның берсен икенчесенә алмаштырып яшәр өчен кулланырга мөмкин. Шулай эшләсәң синең очракта «яшьлек һәм тормышның башы» чыннан да «ыгы-зыгы» булып чыга. Яшьлек елларын киләчәккә әзерләнер өчен куллану күпкә яхшырак!

6. а) Сөләйманның нинди киңәше яшьләр өчен җитәкчелек бирә? б) Йәһвә яшьләргә нәрсә бирергә тели һәм ничек алар аны ала алалар?

6 Сиңа яшьлек елларын акыл белән кулланырга ярдәм итүче принципны Сөләйман бирә. Ул: «Яшьлегеңдә... үзеңне Яратучыны искә ал»,— дип язган (Вәгазьче 12:1, 2). Йәһвәне тыңлау һәм аның ихтыярын үтәү — уңышка юл ачучы ачкыч. Йәһвә борынгы Исраилгә аларга нәрсә эшләргә теләгәнен мондый сүзләр белән белдергән: «Мин генә сезнең турыда булган ниятләремне беләм... сезгә киләчәк һәм өмет бирер өчен явызлыкка түгел, ә яхшылыкка ниятләр» (Иремия 29:11). Йәһвә сиңа да «киләчәк һәм өмет» бирергә тели. Эшләреңдә, уйларыңда һәм карарлар кабул иткәндә Йәһвәне истә тотсаң, бу киләчәк һәм бу өмет тормышка ашачак (Ачылыш 7:16, 17; 21:3, 4).

«Аллаһыга якын килегез»

7, 8. Ничек яшь кеше Аллага якынлаша ала?

7 «Аллаһыга якын килегез, һәм Ул да сезгә якынаер»,— дип әйткәндә Ягъкуб безне Йәһвәне истә тотарга дәртләндергән (Ягъкуб 4:8). Йәһвә — Барлыкка Китерүче, күктәге Хаким, аны барысы хөрмәт итәргә тиеш һәм ул мактауга лаек (Ачылыш 4:11). Моңа да карамастан, әгәр без аңа якынлашсак, ул да безгә якынлашачак. Алланың синең белән мондый яратып кызыксынуы әллә күңелеңне шатландырмыймы? (Маттай 22:37).

8 Без Йәһвәгә төрле юллар аша якынлашабыз. Мәсәлән, рәсүл Паул: «Армый-талмый догада булыгыз, шөкер итеп уяу торыгыз»,— дип әйткән (Көлессәйлеләргә 4:2). Башкача әйткәндә, дога кылу гадәтен үстер. Әтиең яки җыелыштагы кардәшең синең исемеңнән дә догада мөрәҗәгать иткәч «амин» диеп кенә канәгатьләнмә. Йәһвәгә нәрсә турында уйлыйсың, нәрсәдән куркасың, нинди авырлыклар белән очрашасың — аңа моның барысы турында сөйләп, күңелеңне бушатканың бармы? Син аңа берәрсенә сөйләргә оялганны сөйләгәнең бармы? Намус белән барысын танып әйтелгән эчкерсез догалар иминлек хисе китерә (Филиппуйлыларга 4:6, 7). Алар безгә Йәһвәгә якынлашырга һәм аның да безгә якынлашканын хис итәргә ярдәм итә.

9. Яшь булганда ничек Йәһвәне тыңларга?

9 Йәһвәгә якынлашыр өчен тагын бер юлны Алла тарафыннан рухландырылган мондый сүзләрдә күрәбез: «Зирәк булыр өчен хәзердән үк киңәшне тыңла һәм үгет-нәсыйхәтне кабул ит» (Гыйбрәтле хикәя 19:20). Әйе, Йәһвәне тыңласаң һәм аңа буйсынсаң, син киләчәккә нигез саласың. Йәһвәне тыңлаганыңны ничек күрсәтә аласың? Әлбәттә, син мәсихче очрашуларына регуляр рәвештә килеп программаны игътибар белән тыңлыйсың. Син, шулай ук, гаиләдәге Изге Язмалар өйрәнүендә булып, «атаңны һәм анаңны хөрмәт итәсең» (Эфеслеләргә 6:1, 2; Еврейләргә 10:24, 25). Бу бик мактаулы. Ә очрашуга әзерләнер өчен, Изге Язмаларны регуляр рәвештә укып өйрәнер өчен «тиешле вакыт сатып» (ЯД) аласыңмы? «Акыл иясе кебек» эш итәр өчен укыганнарыңны тормышыңда кулланырга тырышасыңмы? (Эфеслеләргә 5:15—17; Мәдхия 1:1—3). Боларның барысын эшләсәң, Йәһвәгә якынлашасың.

10, 11. Йәһвәне тыңласалар, яшьләр нинди файда табалар?

10 Гыйбрәтле хикәя китабының беренче сүзләрендә Алла тарафыннан рухландырылган язучы бу Изге Язмалардагы китапның максатын мондый сүзләр белән аңлата: «зирәклек һәм нәсыйхәтнең асылын танып белергә, акыл көченең хикмәтле мәгънәләрен аңларга; акыллы гамәл-хәрәкәтләрнең, тәкъвалык, гаделлек [«фикер йөртү», ЯД], намуслылыкның кагыйдәләрен үзләштерергә; гади кешегә — тапкырлык [«тәҗрибәсезләргә — акыл», ЯД], яшь кешегә — гыйлемдә һәм эш-гамәлдә [«уйлап эш итүдә», ЯД] үзенең сәләтен үстерергә ярдәм итәр» (Гыйбрәтле хикәя 1:1—4). Димәк, Гыйбрәтле хикәя китабындагы сүзләрне һәм, шулай ук, Изге Язмаларның башка өлешләрен укысаң, син тәкъвалык белән намуслылык үстерәсең һәм Йәһвә синең аңа якынлашуыңа шат булачак (Мәдхия 14:1—5). Фикер йөртү сәләте үстерү белән, акылда, гыйлемдә һәм уйлап эш итүдә үсү белән син кабул иткән карарлар да яхшырачак.

11 Яшьләрдән мондый акыллылык күрсәтүләрен көтеп буламы? Әйе, чөнки күп кенә яшь мәсихчеләр бу сыйфатны күрсәтәләр. Нәтиҗәдә, аларны башка кешеләр хөрмәт итә һәм «яшьлекләренә... түбәнсетеп карамый» (1 Тимутегә 4:12). Аларның әти-әниләре алар белән горурлана һәм Йәһвә алар аның йөрәген сөендерә дип әйтә (Гыйбрәтле хикәя 27:11). Яшь булуларына карамастан алар: «Усал булма, турылыкны күр, юаш кешенең алда өмете бар»,— дигән сүзләр аларга карата да әйтелгәненә шикләнмәскә мөмкин (Мәдхия 36:37).

Дөрес сайлау яса

12. Яшьләргә нинди җитди сайлау ясарга кирәк һәм ни өчен бу сайлау озак вакыт үзен белдереп торырга мөмкин?

12 Яшьлек ул сайлау вакыты, ә сайлауларның кайберләре бик җитди булырга мөмкин. Бүген ясаган сайлавыңның нәтиҗәләре киләчәктә, хәтта күп еллар дәвамында, бик нык сизелеп торырга мөмкин. Акыллы сайлау бәхетле, уңышлы тормышка китерә, ә акылсыз сайлау бөтен тормышны бозарга мөмкин. Моның дөреслеген тормышыбызның ике өлкәсендә карап чыгыйк. Беренчесе — дуслар сайлау. Ни өчен бу сайлауга җитди карау мөһим? Алла тарафыннан рухландырылган гыйбрәтле хикәядә болай дип әйтелә: «Зирәкләр белән аралашучы үзе дә зирәк булыр; ә ахмаклар белән дуслык йөртүче юлдан язар» (Гыйбрәтле хикәя 13:20). Башка сүзләр белән әйткәндә, кем белән аралашасың, шуның кебек буласың: акыллы белән аралашсаң акыллы, ә ахмак белән аралашсаң ахмак булырсың. Син нинди булырга теләр идең?

13, 14. а) Кешеләр белән аралашудан башка тагын нинди аралашу бар? б) Яшьләр нинди хатадан качарга тиеш?

13 Аралашу дип әйткәндә, син бәлки сүз кешеләр турында бара дип уйлыйсыңдыр. Бу дөрес, әмма аралашу дигән сүз күбрәкне аңлата. Мәсәлән, телевизор караганда, музыка тыңлаганда, роман укыганда, кинога барганда, Интернет кулланганда син шулай ук аралашасың. Әгәр андый аралашу көч куллануга һәм әхлаксызлыкка өндәсә яки наркотиклар, аракы яки Изге Язмалар принципларына каршы торган тагын берәр нәрсә эшләргә дәртләндерсә, син «акылсыз» белән аралашасың, ул үзен Йәһвә Алла булмаган кебек тота (Мәдхия 13:1).

14 Бәлки син болай дип уйлыйсыңдыр: мин җыелышларга йөреп, аның эшләрендә актив катнашам, шуңа күрә мин шулхәтле көчле, хәтта көч куллану белән бәйле фильмнар яки матур яңгырашлы, әмма шикле текстлы музыка миңа бернинди дә зыян китерми. Интернетның порнографик сайтына да бер тапкыр карап алсаң, моннан бернинди зыян булмаячак дип уйлыйсыңдыр. Әмма рәсүл Паул бу зыян китерәчәк дип сине кисәтә! «Азгын кешеләр белән аралашу яхшы әхлакны [«гадәтләрне», ЯД] боза»,— дип әйтә ул (1 Көринтлеләргә 15:33). Кызганычка каршы, сәләтле күп кенә яшь мәсихчеләр аралашуларын акылсыз сайлап, яхшы гадәтләрен бозганнар. Шуңа күрә мондый аралашулардан качар өчен тәвәккәл бул. Шулай эшләсәң, Паулның мондый киңәшен тотачаксың: «Бу дөньяның гадәтләренә буйсынып, алар буенча гамәл кылмагыз, моның урынына, зиһенегезнең яңаруы аша, Аллаһыга үзегезне үзгәртергә юл куегыз. Шуның белән Аллаһының ихтыярын — нәрсәнең яхшы, Аңа яраклы һәм камил икәнен — аныклый алырсыз» (Римлыларга 12:2).

15. Яшьләргә нинди икенче өлкәдә сайлау ясарга кирәк һәм бу яктан аларга кайвакыт нинди басым ясала?

15 Сайлау ясарга кирәк булган икенче өлкәне карап чыгыйк. Сиңа да шундый вакыт килер: мәктәпне тәмамлагач, тормыш юлын сайлау турында уйларга туры киләчәк. Әгәр син эш урыны җитми торган илдә яшәсәң, син һәркайсы яхшы эшкә ризалашырга кирәк дип уйларга мөмкин. Ә гөрләп алга барган берәр илдә яшәсәң, эш сайлар өчен мөмкинлек күп булыр һәм аларның кайберләре хәтта кызыктыргыч та булырга мөмкин. Иң яхшы теләкләрдән чыгып, укытучыларың һәм әти-әниең акчаны мул итеп бирәчәк яки хәтта сине бай итәчәк эш сайларга өндәрләр. Ләкин бу профессияне алыр өчен, бәлки, шулхәтле күп укырга туры килер, хәтта Йәһвәгә хезмәт итәр өчен вакытың да әз калыр.

16, 17. Эш сайлаганда дөрес караш булсын өчен яшьләргә Изге Язмаларның төрле өземтәләре ничек ярдәм итә алганын аңлатыгыз.

16 Карарлар кабул итәр алдыннан син Изге Язмаларга киңәш алыр өчен мөрәҗәгать ит. Анда без тормыш итәр өчен акча эшләп табарга тиеш дип язылган, димәк без үзебезне бар нәрсә белән тәэмин итәргә тиеш (2 Тессалуникәлеләргә 3:10—12). Әмма башка якларны да исәпкә алырга кирәк. Без сине монда китерелгән Изге Язмалар өземтәләрен укып чыгарга һәм ничек бу өземтәләр тирәнтен уйлап эш сайларга ярдәм итә ала икәне турында уйларга чакырабыз: Гыйбрәтле хикәя 30:8, 9; Вәгазьче 7:11, 12; Маттай 6:33; 1 Көринтлеләргә 7:31; 1 Тимутегә 6:9, 10. Бу өземтәләрне укыганнан соң, син Йәһвәнең карашын аңладыңмы?

17 Эшебез беркайчан да Йәһвәгә хезмәт итүне икенче урынга күчерерлек дәрәҗәдә мөһим булырга тиеш түгел. Әгәр син урта белемле булып кына яраклы эш таба алсаң, бу бик әйбәт. Әгәр өстәмә белем кирәк булса, бу турыда әти-әниең белән киңәшләш. Әмма «иң яхшыларны» — рухи әйберләрне беркайчан да онытма (Филиппуйлыларга 1:9, 10). Иремиянең ярдәмчесе Варух эшләгән хатаны эшләмә. Ул аңа тапшырылган хезмәтне кадерләмәгән һәм «үзенә бөекне сорый» башлаган (Иремия 45:5). Ул күпмедер вакытка шуны оныткан: бу дөньядагы «бөек» нәрсәләрнең берсе дә аны Йәһвәгә якынлаштыра да яки Иерусалим җимерелгәндә аңа исән калырга да ярдәм итә алмый. Моңа охшашны безнең турыда да бүген әйтеп була.

Рухи әйберләрне кадерлә

18, 19. а) Күршеләреңнең күбесе нәрсәдән интегә һәм син аларга карата нәрсә хис итәргә тиеш? б) Ни өчен күп кешеләр рухи яктан ачлык сизми?

18 Журналларда яки телевизор аша ачлык хөкем сөргән илләрдәге балаларны күргәнең бармы? Син аларны чын күңелдән кызганасыңдыр. Ә күршедә генә яшәгән кешеләрне шулай ук кызганасыңмы? Ни өчен без аларны кызганырга тиеш? Чөнки аларның да күпләре ач. Алар Амос пәйгамбәр әйткән ачлыктан интегәләр: «Менә көннәр килә, дип әйтә Ходай Алла, Мин җиргә ачлык җибәрермен, икмәккә ачлык түгел, суга сусау түгел, әмма Ходай сүзләрен ишетүгә сусау [җибәрермен]» (Амос 8:11).

19 Шунсын да әйтергә кирәк, рухи яктан ач булган кешеләрнең күпләре «рухи яктан фәкыйрь» булуларын танымый (Маттай 5:3). Алар үзләрен рухи ач дип сизми. Кайберләре хәтта яхшы тукланам дип уйларга мөмкин. Әмма алар «бу дөньяның» файдасыз «зирәклеге» белән — беренче урынга материаль байлыкны кую, фәнни уйдырмалар, әхлак турында төрле фикерләр һәм моңа охшаш нәрсәләр белән туклана. Кайберәүләр Изге Язмалар тәгълиматлары хәзерге «зирәклек» белән чагыштырганда «искергән» дип саный. Ләкин «дөнья... үз зирәклеге аша Аллаһының тирән акылын танып белмәгән». Сиңа дөнья зирәклеге Аллага якынлашырга ярдәм итмәячәк. Бу зирәклек «Аллаһы каршында [бары тик] акылсызлык» (1 Көринтлеләргә 1:20, 21; 3:19).

20. Йәһвәгә хезмәт итмәгән кешеләрдән көнләшү ни өчен акылсызлык?

20 Ач балаларның сурәтен күргәндә син алар кебек булырга телисеңме? Әлбәттә, юк! Әмма мәсихчеләр гаиләсендә тәрбияләнгән кайбер яшьләр алар арасындагы рухи яктан ач булган кешеләр кебек булырга телиләр кебек күренә. Бәлкем, алар бу дөньяда яшьләр кайгысыз, шат яшиләр дип уйлыйдыр. Әмма алар бу дөнья яшьләренең Алладан аерылганын оныта (Эфеслеләргә 4:17, 18). Алар шулай ук рухи ачлыкның зыянлы икәнен оныта. Аның начар нәтиҗәләре — яшь чактан балага узу, әхлаксызлык, тәмәке тарту, наркотиклар куллану һәм эчкечелекнең физик һәм эмоциональ зыяны. Рухи ачлык фетнәче рухының үсүенә юл ача, әлегә ачык күренмәгән өметсезлеккә китерә һәм тормышның мәгънәсен ала.

21. Йәһвәгә гыйбадәт кылмаган кешеләрнең зыянлы карашыннан үзебезне ничек саклый алабыз?

21 Шуңа күрә, мәктәптә Йәһвәгә хезмәт итмәгән кешеләр арасында булганда, аларның карашларына сине җиңәр өчен юл куйма (2 Көринтлеләргә 4:18). Кайберәүләр рухи әйберләрне хөрмәт итми. Өстәвенә, сине масса-күләм мәгълүмат чаралары аша әхлаксыз тормыш, эчкечелек һәм әдәпсез сөйләшү гадәти хәл дип әкрен генә ышандырырга тырышачак. Үзеңне мондый зарардан сакла. «Иманлы һәм саф вөҗданлы» кешеләр белән бергә регуляр рәвештә аралашырга тырыш. Алла «эшен бар көчеңне куеп башкар» (1 Тимутегә 1:19; 1 Көринтлеләргә 15:58). Җыелышта һәм вәгазьдә актив катнаш. Мәктәптә укыган елларыңда вакыт-вакыт ярдәмче пионер булып хезмәт ит. Моның аша рухи карашыңны ныгыт һәм, нәтиҗәдә, син акыллы эш итәчәксең (2 Тимутегә 4:5).

22, 23. а) Ни өчен яшь мәсихчеләрнең сайлавы еш кына башка кешеләргә аңлашылмый? б) Яшьләр нәрсә эшләргә чакырыла?

22 Әйберләргә рухи караш белән караганга син, бәлкем, башкалар өчен аңлаешлы булмаган карарлар кабул итәрсең. Мәсәлән, бер яшь мәсихче талантлы музыкант һәм барлык фәннәр буенча бишлегә генә укучы булган. Мәктәпне тәмамлагач, ул куйган максатына ирешер өчен — пионер ягъни тулы вакытлы вәгазьче булып хезмәт итәр өчен — әтисе белән бергә тәрәзәләр юу эшенә урнашкан. Укытучылары аның бу адымын аңлый алмаганнар. Әмма син, Йәһвәгә якынлашкан булсаң, әлбәттә, аны аңлагансың.

23 Яшьлекнең кадерле вакытын ничек кулланырга икәнен карап чыккач, син «чын тормышка ирешү өчен, киләчәккә нигез булырлык хәзинә тупла» (1 Тимутегә 6:19). «Үзеңне Яратучыны» яшьлегеңнең һәм алда булган бар гомерең елларында «искә алырга» тәвәккәл бул. Шулай гына бәхетле киләчәккә, чиксез киләчәккә нигез салып була.

Син нинди нәтиҗәгә килдең?

• Алла биргән нинди киңәш яшьләргә үз киләчәкләрен планлаштырырга ярдәм итә?

• Яшьләргә «Аллаһыга якын килергә» ярдәм итүче кайбер юллар нинди?

• Яшьләрнең үз киләчәкләренә тәэсир итәчәк кайбер карарлары нинди?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[25 биттәге иллюстрацияләр]

Үз шөгыльләреңә яшьлегеңдәге көчеңне һәм дәртеңне тулысынча урларга рөхсәт итәрсеңме?

[27 биттәге иллюстрация]

Акыллы яшь мәсихчеләр рухи карашларын ачык итеп саклыйлар.