Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Олы яшьтәгеләр — мәсихче кардәшлегебезнең кыйммәтле өлеше

Олы яшьтәгеләр — мәсихче кардәшлегебезнең кыйммәтле өлеше

Олы яшьтәгеләр — мәсихче кардәшлегебезнең кыйммәтле өлеше

«Алар Ходай йортына утыртылганнар... чәчәк атарлар. Алар картлыкларында җимеш бирерләр» (МӘДХИЯ 91:14, 15).

1. Күпләр олы яшьтәге кешеләргә ничек карый?

ЙӘҺВӘ бар тугры хезмәтчеләрен, шул исәптән олы яшьтәге хезмәтчеләрен дә ярата. Әмма Кушма Штатларда, кайбер мәгълүматлар буенча, һәр ел ярты миллионга якын олы яшьтәге кеше мәрхәмәтсез мөгамәләдән газап чигә һәм кайгыртучы кеше булмаганга интегә. Бөтен дөньядан алынган моңа охшаш хәбәрләр картларны рәнҗетү бөтендөнья проблемасына әверелгәнен күрсәтә. Бу проблеманың сәбәбен бер оешма мондый сүзләр белән аңлатып бирә: «Картлар инде бернәрсәгә дә яраклы түгел, яхшы эшли алмыйлар, һәм алар башкаларның ярдәменә мохтаҗ дигән караш күп кешеләр арасында киң таралган».

2. а) Олы яшьтәге тугры хезмәтчеләренә Йәһвәнең карашы нинди? б) Мәдхия 91:13—16 да без күңел дулкынландыргыч нинди чагыштыру укыйбыз?

2 Йәһвә Алла өчен аның олы яшьтәге тугры хезмәтчеләре бик кадерле. Алла безнең чикле мөмкинлекләребезгә түгел, ә рухи хәлебезгә — «асылыбызга» игътибар итә (2 Көринтлеләргә 4:16). Аның Сүзендә, Изге Язмаларда, без күңелне дулкынландыручы мондый чагыштыру укыйбыз: «Тәкъва кеше пальма агачы күк чәчәк ата, Ливандагы эрбет агачыдай күтәрелә. Алар Ходай йортына утыртылганнар, һәм безнең Аллабыз ишек алдында чәчәк атарлар. Алар картлыкларында җимеш бирерләр, тәмле һәм саф торырлар, Ходай Аллабызның дөреслеген... белдереп торырлар» (Мәдхия 91:13—16). Бу шигырьләрне карап чыгу сезнең, олы яшьтәге имандашларыбыз, мәсихче кардәшлеккә нинди кыйммәтле өлеш кертә алганыгызны күрсәтәчәк.

«Картлыкларында җимеш бирә»

3. а) Ни өчен тәкъва кешеләр пальма белән чагыштырыла? б) Олы яшьтәгеләр ничек «картлыкларында [да] җимеш бирә» ала?

3 Мәдхия җырлаучы тәкъва кешене «Ходай йортына утыртылган» «пальма агачы» белән чагыштыра. Алар хәтта «картлыкларында [да] җимеш бирә». Нинди дәртләндерүче ышандыру, шулай бит? Изге Язмалар язылган чорда мәһабәт, төз пальмалар Көнчыгышта йорт ишегалларын бизәп торган. Аларны матурлык өчен дә һәм шулай ук мул итеп җимеш биргәннәре өчен дә кадерләгәннәр; аерым агачлар йөз елдан артык җимеш китергән *. Чын гыйбадәт кылуда нык «утыртылган» булып, сез дә «һәр игелекле эшегездә җимеш китерә» аласыз (Көлессәйлеләргә 1:10).

4, 5. а) Мәсихчеләргә нинди мөһим җимеш китерергә кирәк? б) Изге Язмалардан «данлау корбаны китергән» олы яшьтәге кешеләрнең мисалларын китерегез.

4 Йәһвә мәсихчеләрдән «данлау корбаны», ягъни авыз җимешләрен китерәчәкләр — аны мактаячаклар һәм аның ниятләре турында игълан итәчәкләр дип көтә (Еврейләргә 13:15). Бу сезгә — олы яшьтәгеләргә кагыламы? Әлбәттә.

5 Изге Язмаларда Йәһвә исеме һәм аның ниятләре турында курыкмыйча шаһитлек иткән олы яшьтәге кешеләрнең мисаллары бар. Йәһвә Мусаны үз пәйгамбәре һәм вәкиле итеп сайлаганда, аңа инде кеше гомеренең гадәти озынлыгыннан — «җитмеш елдан» артык булган (Мәдхия 89:10; Чыгыш 4:10—17). Өлкән яшенә карамастан, Данил Йәһвәнең хакимлеге турында куркусыз шаһитлек биргән. Валтасар стенага могҗизалы рәвештә язылганнарны укырга чакырганда, Данилга, бәлки, 90 яшь булгандыр инде (Данил, 5 нче бүлек). Ә картайган рәсүл Яхъя турында нәрсә әйтеп була? «Аллаһы сүзе һәм Гайсә хакында шаһитлек иткән өчен», ул тормышының соңгы елларында тоткын булып Патмос дип аталган кечкенә утрауга җибәрелгән булган (Ачылыш 1:9). Изге Язмаларда сез искә төшерә алган өлкән яшьтә «данлау корбаны китергән» башка кешеләрнең дә мисаллары күп (1 Патшалык 8:1, 10; 12:2; 3 Патшалык 14:4, 5; Лүк 1:7, 67—79; 2:22—32).

6. Бу соңгы көннәрдә Йәһвә, «игълан итәр» өчен, «картларны» ничек куллана?

6 Еврейләрнең борынгы пәйгамбәре Йоилнең пәйгамбәрлегеннән өземтә китереп, Петер болай дип әйткән: «Аллаһы әйтә: „Ахыр көннәрдә Үз Рухымны коярмын бар кешеләргә [шул исәптән «картларга да» һәм]... игълан итәрләр“» (Рәсүлләр 2:17, 18; Йоил 2:28). Шуңа күрә бу соңгы көннәрдә Йәһвә, үз ниятләрен игълан итәр өчен, үзенең майланган мәсихчеләр төркеменең һәм «башка сарыкларының» олы яшьтәге кешеләрен куллана (Яхъя 10:16). Аларның кайберләре берничә дистә ел Патшалык җимешен тугры китерә.

7. Сәламәтлекләренең начар булуына карамастан, олы яшьтәге мәсихчеләр Патшалык җимеше китерүләрен дәвам итә икәнен күрсәтегез.

7 1941 елда Патшалык турында тулы вакытлы вәгазьләүче булып хезмәт итә башлаган Соня мисалын карап чыгыйк. Соняның аны еш кына борчый торган чире булган. Моңа карамастан ул үз йортында регуляр рәвештә Изге Язмалар өйрәнүләре үткәргән. «Яхшы хәбәрне вәгазьләү — тормышымның өлеше,— дип аңлаткан Соня.— Дөресен генә әйткәндә, бу минем тормышымның үзе. Мин һәрвакыт вәгазь итәчәкмен». Күптән түгел генә Соня һәм аның апасы Олив Изге Язмаларның хәбәрен Джанетка сөйләгәннәр, алар аны табибның кабул итү бүлмәсендә очраткан. Джанет дәвалап булмый торган авыру белән чирли. Аның католиклар динен тоткан әнисен кызына күрсәтелгән кызыксыну шулхәтле гаҗәпләндергән, хәтта ул өйдә Изге Язмалар өйрәнү тәкъдимен шунда ук кабул иткән һәм хәзер яхшы уңышлар ясый. Патшалык җимешен китерер өчен сез дә моңа охшаш мөмкинлекләрне куллана аласызмы?

8. Ничек итеп карт Хәлиф Йәһвәгә үз ышанычын күрсәткән, һәм олы яшьтәге мәсихчеләр ничек аның үрнәген тота ала?

8 Олы яшьтәге мәсихчеләр, картларга хас булган хәлсезлекләргә карамастан, Патшалыкны вәгазьләүләрен тырышып һәм батырлык белән дәвам итәләр, һәм моның белән алар тугры исраилле Хәлиф үрнәген тоталар. Ул 40 ел Муса белән бергә чүлдә йөргән, һәм Вәгъдә ителгән җиргә керер алдыннан Үрдүн елгасы аша үткәндә, Хәлифкә 79 яшь булган. Шуннан соң 6 ел дәвамында ул җиңүләр яулап алган исраиллеләрнең армиясе сафларында сугышкан. Хәзер инде ирешкән уңышларына шатланып, рәхәт яши алыр иде. Әмма ул батырлык белән авыр йөкләмәне үтәргә — зур гәүдәле «Енак уллары» яшәгән Яһүдиянең таулы җирләрендәге «зур һәм ныгытылган» шәһәрләрне яулап алырга ризалашкан. Йәһвә ярдәме белән Хәлиф «Ходай әйткәнчә» Енак улларын чыннан да «куып чыгарган» (Ешуа 14:9—14; 15:13, 14). Патшалык җимешләрен олы яшьтә дә китерүегезне дәвам итсәгез, Йәһвә, Хәлиф белән булган кебек, сезнең белән дә булачагына ышаныгыз. Әгәр сез тугры булып калсагыз, ул сезгә вәгъдә ителгән яңа дөньяда урын бирәчәк (Ишагыйя 40:29—31; 2 Петер 3:13).

«Тәмле һәм саф торалар»

9, 10. Олы яшьтәге мәсихчеләр ничек иманда сәламәт калалар һәм рухи көчләрен саклыйлар? (11 нче биттәге рамканы кара.)

9 Йәһвәнең олы яшьтәге хезмәтчеләренең китергән җимешләренә игътибар итеп, мәдхия җырлаучы болай дип әйткән: «Тәкъва кеше пальма агачы күк чәчәк ата, Ливандагы эрбет агачыдай күтәрелә. Алар картлыкларында җимеш бирерләр, тәмле һәм саф торырлар» (Мәдхия 91:13, 15).

10 Олы яшегезгә карамастан, сезгә ничек рухи яктан көчле булып калырга? Пальма суны җир астындагы бетмәс чыганактан ала, шуңа күрә еллар буе сулмас, матур булып утыра. Нәкъ шулай ук сез дә, Алла Сүзен өйрәнеп һәм Алла оешмасындагы кешеләр белән аралашып, Изге Язмалар хакыйкатенең сулары белән туклана аласыз (Мәдхия 1:1—3; Иремия 17:7, 8). Сезнең рухи яктан актив булуыгыз имандашларыгыз өчен сезне бик кыйммәтле итә. Бу сүзләрнең дөреслеген олы яшьтәге баш рухани Иодай мисалыннан күрербез.

11, 12. а) Яһүдия патшалыгы тарихында Иодай нинди мөһим роль уйнаган? б) Иодай, чын гыйбадәт кылуны торгызыр өчен, үз дәрәҗәсен ничек кулланган?

11 Шөһрәт яратучы хатын патша Гофолия, оныкларын үтереп, Яһүдия өстеннән үз идарәсен урнаштырганда, Иодайга, күрәсең, йөз елдан артык булгандыр. Нәрсә эшли алган карт Иодай? Алты ел дәвамында Иодай һәм аның хатыны гыйбадәтханәдә бердәнбер исән калган патша тәхетен мирас итеп алучыны — Иоасны яшереп тәрбияләгәннәр. Шуннан соң Иодай җиде яшьлек Иоасны патша итеп игълан иткән, ә Гофолияне үтерергә кушкан (2 Паралипоменон 22:10—12; 23:1—3, 15, 21).

12 Патша өстеннән опекун итеп куелган Иодай, чын гыйбадәт кылуга ярдәм итәр өчен, үз дәрәҗәсен кулланган. «Иодай, алар [халык] Ходай халкы булсын өчен, үзе һәм барлык халык һәм патша арасында килешү төзегән». Аның боерыгы буенча, халык ялган илаһ Баал йортын җимереп, аңа корбан китерү урынын, потларын һәм руханиен юк иткән. Шулай ук, Иодай җитәкчелегендә, Иоас гыйбадәтханәдәге хезмәтне яңадан башлап җибәргән һәм бик кирәк булган төзекләндерү эшен башкарган. «Иоас Иодай рухани аңа үгет-нәсихәт биреп торган бар көннәрендә Ходай алдында аңа яраклы эшләр башкарган» (2 Паралипоменон 23:11, 16—19; 24:11—14; 4 Патшалык 12:2). Иодай 130 яшендә үлә. «Ул Исраилдә Алла һәм Аның йорты өчен яхшыны эшләгәнгә» күрә, аны патшалар белән җирләп, аңа аерым хөрмәт күрсәтелгән булган (2 Паралипоменон 24:15, 16).

13. Өлкән яшьтәге мәсихчеләр ничек «Алла һәм Аның йорты өчен яхшыны» эшли ала?

13 Начарлана барган сәламәтлек яки башка нәрсәләр аркасында син, бәлки, чын гыйбадәт кылуга өлеш кертер өчен, күп эшли алмыйсыңдыр. Шулай да син «Алла һәм Аның йорты өчен яхшыны» эшли аласың. Җыелыш очрашуларына килеп, аларда катнашып һәм көчең мөмкин иткәнчә вәгазьләп, син Йәһвәнең рухи йортына карата ашкынуыңны күрсәтә аласың. Синең Изге Язмалар киңәшен әзерлек белән кабул итүең, «ышанычлы һәм акыллы хезмәтчегә» һәм җыелышка тугры ярдәм итүең мәсихче кардәшлекне ныгытачак (Маттай 24:45—47). Син шулай ук имандашларыңны «мәхәббәт вә изге эшләргә дәртләндерә» аласың (Еврейләргә 10:24, 25; Филимунга 8, 9). «Өлкән яшьтәге ир-атларга әйт: алар тотнаклы, ихтирамга лаек, төпле булырга һәм иман, мәхәббәт, түземлектә нык торырга тиеш. Шулай ук өлкән яшьтәге хатын-кызларга да әйт: алар үзләрен чын иман итүчеләр кебек тотарга, гайбәт сөйләшмәскә, эчкечелеккә бирелмәскә һәм башкаларны яхшылыкка өйрәтергә тиеш»,— дип әйткән рәсүл Паул. Аның киңәше буенча эш итсәң, башкалар өчен фатиха буласың (Титуска 2:2—4).

14. Озак вакыт өлкән булып хезмәт иткәннәр чын гыйбадәт кылу өчен нәрсә эшли ала?

14 Син инде берничә ел җыелышның өлкәне булып хезмәт итәсеңме? Озак вакыт җыелышта өлкән булып хезмәт иткән абый-кардәш: «Еллар узу белән килгән акыл тәҗрибәсен башкалар файда алсын өчен куллан,— дип әйткән.— Кемнең әзерлек рухы бар, алар белән җаваплы йөкләмәләреңне һәм тәҗрибәңне бүлеш... Башкаларның яшерен мөмкинлекләрен күр. Аларны үстер һәм өйрәт. Киләчәк өчен нигез сал» (Икенчезаконлык 3:27, 28). Патшалыкның киңәйгән эшләренә эчкерсез кызыксынуың мәсихчеләр җыелышларыбыздагы башкаларга күп фатихалар китерәчәк.

«Аллабызның дөреслеген» игълан итү

15. Олы яшьтәге мәсихчеләр ничек «Ходай Аллабызның дөреслеген» игълан итә?

15 Йәһвәнең олы яшьтәге хезмәтчеләре «Ходай Аллабызның дөреслеген» игълан итү йөкләмәләрен шатлык белән үти. Син инде олы яшьтәге мәсихче булсаң, сүзләрең һәм эшләрең башкаларга Йәһвә синең кыяң һәм «Анда турысызлык», ягъни гаделсезлек юк икәнен күрсәтә ала (Мәдхия 91:16). Пальма агачы үз Барлыкка Китерүчесенең искиткеч сыйфатлары турында сүзсез шаһитлек бирә. Ә сиңа Йәһвә өстенлек биргән: аның турында хәзер чын гыйбадәт кылуга килүчеләргә шаһитлек итү (Икенчезаконлык 32:7; Мәдхия 70:17, 18; Йоил 1:2, 3). Ни өчен бу мөһим?

16. «Ходай Аллабызның дөреслеген» игълан итүнең мөһимлеген Изге Язмалардагы нинди мисал күрсәтә?

16 Исраил халкының җитәкчесе Ешуа «олы яшьләргә җитеп картайгач», «барлык Исраил улларын, аларның өлкәннәрен, начальникларын һәм хакимнәрен һәм аларның күзәтчеләрен чакырган» һәм Алланың дөрес эшләрен исләренә төшергән. Ул аларга: «Ходай, Аллагыз сезнең турыда әйткән барлык яхшы сүзләрнең бер генә сүзе дә үтәлмичә калмады... сезнең өчен барысы да үтәлде»,— дигән (Ешуа 23:1, 2, 14). Күпмедер вакытка аның бу әйткән сүзләре халыкны тугры калырга ныгыткан. Ләкин Ешуа үлгәннән соң, «Ходайны һәм Аның Исраилгә эшләгән эшләрен белмәгән башка буын күтәрелде,— шул чакта Исраил уллары Ходай каршында явызлык кыла башладылар һәм Баалларга хезмәт итә башладылар» (Хакимнәр 2:8—11).

17. Йәһвә үз халкы файдасына нинди эшләр башкарган һәм безнең көннәрдә нинди эшләр башкара?

17 Хәзерге мәсихчеләр җыелышының тугрылыгы Алланың олы яшьтәге хезмәтчеләренең үгет-нәсихәт бирүләренә бәйле түгел. Әмма без яшәгән соңгы көннәрдә Йәһвә үз халкы өчен эшләгән һәм эшли торган «бөек эшләре» турында кешенең үзеннән ишетү Йәһвәгә һәм аның вәгъдәләренә иман итүебезне ныгыта (Хакимнәр 2:7; 2 Петер 1:16—19). Әгәр син Йәһвә оешмасында инде күп еллар хезмәт итәсең икән, син яшәгән җирдә яки илдә Патшалык турында бары тик берничә вәгазьче булган яки вәгазь эшенә каршы килүләр булган вакытны хәтерлисеңдер. Вакыт узу белән, син Йәһвәнең кайбер комачаулаучы киртәләрне алып куюын һәм Патшалык эшләренең үсүен «тизләткәнен» күргәнсең (Ишагыйя 54:17; 60:22). Син Изге Язмалар хакыйкатьләренең ачыклануына һәм Алла оешмасының җирдәге өлешенең әкрен генә чистартылуына шаһит булгансыңдыр (Гыйбрәтле хикәя 4:18; Ишагыйя 60:17). Йәһвәнең гадел эшләренә кагылышлы тәҗрибәң белән уртаклашып, башкаларны дәртләндерергә тырышасыңмы? Бу мәсихче кардәшлегебезгә көч тә, дәрт тә өстәячәк!

18. а) Кешенең «Алланың дөреслеге» турында сөйләве ничек озак вакытлы файда китерә? Аңлатыгыз. б) Син үзең ничек Йәһвә дөреслеген кичердең?

18 Йәһвәнең яратучан кайгыртучанлыгын һәм җитәкчелеген үз тормышыңда татыган очракны искә төшерә аласыңмы? (Мәдхия 36:25; Маттай 6:33; 1 Петер 5:7). Марта исемле олы яшьтәге апа-кардәш башкаларны мондый сүзләр белән дәртләндерергә ярата иде: «Нәрсә генә булмасын, Йәһвәне ташлама. Ул сиңа таяныч бирәчәк». Бу киңәш 1960 елларның башында суга чумдырылу үткән Толмина исемле аның бер өйрәнүчесенә нык тәэсир иткән. «Ирем үлгәч,— дип исенә төшерә Толмина,— мин бик нык боеккан идем, ләкин бу сүзләр мине бер очрашуны да калдырмаска тәвәккәл итте. Йәһвә чыннан да, хезмәтемне дәвам итәр өчен, миңа көч бирде». Толмина үзе Изге Язмаларны белергә ярдәм иткән күп кешеләргә шушы киңәшне биргән. Һичшиксез, имандашларыңны дәртләндереп һәм аларга Йәһвәнең дөрес эшләре турында сөйләп, син аларның иманын бик ныгыта аласың.

Йәһвә олы яшьтәге тугры хезмәтчеләрен бик кадерли

19, 20. а) Йәһвәнең олы яшьтәге хезмәтчеләренең эшчәнлегенә карашы нинди? б) Чираттагы мәкаләдә нәрсә каралачак?

19 Бүгенге дөньяда рәхмәтле булу кадерләнми һәм олы яшьтәгеләргә хөрмәт күрсәтелми (2 Тимутегә 3:1, 2). Аларны искә төшергәндә дә, хәзерге эшләре өчен түгел, ә үткәндә эшләгәннәре өчен искә алалар. Әмма Изге Язмаларда: «Аллаһы гаделсез түгел. Ул сезнең хезмәтләрегезне дә, имандашларыгызга ярдәм кылганыгыз вә ярдәм кылуны дәвам итүегез аша Аңа булган мәхәббәтегезне күрсәткәнегезне дә онытмаячак»,— дип әйтелгән (Еврейләргә 6:10). Әлбәттә, Йәһвә Алла сезнең тугры эшләрегезне истә тота. Әмма ул сезне Аллага хезмәт итүегездәге хәзерге эшләрегез өчен дә кадерли. Аның өчен олы яшьтәге мәсихчеләр күп җимеш китерүче, иманда сәламәт һәм көчле. Алар аның көче турында үз тормышлары белән шаһитлек бирәләр (Филиппуйлыларга 4:13).

20 Син дә олы яшьтәге мәсихче кардәшләребезне Йәһвә кадерләгән кебек кадерлисеңме? Йәһвә кебек кадерләсәң, синең аларга үз яратуыңны күрсәтергә теләгең булачак (1 Яхъя 3:18). Мондый яратуны, олы яшьтәге кешеләрнең ихтыяҗлары турында кайгыртып, ничек күрсәтергә? Чираттагы мәкаләдә гамәли юллар күрсәтеләчәк.

[Искәрмә]

^ 3 абз. Хөрмәнең һәрбер тәлгәшендә меңләгән хөрмә җимешләре, ә авырлыгы 8 килограммнан артык булырга мөмкин. «Җимеш китерүче һәрбер [пальма] агачы үз гомерендә хуҗасына ике яки өч тонна хөрмә китерә»,— ди бер язучы.

Сез ничек җавап бирәсез?

• Олы яшьтәгеләр ничек итеп «җимеш китерәләр»?

• Ни өчен олы яшьтәге мәсихчеләрнең рухи яктан дәртле булулары кыйммәтле байлык?

• Олы яшьтәге мәсихчеләр «Алланың дөреслеген» ничек игълан итә ала?

• Ни өчен Йәһвә озак вакыт хезмәт иткән хезмәтчеләрен бик кадерли?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[11 биттәге рамка]

Алар ничек иманда сәламәт калалар

Йәһвәгә озак вакыт хезмәт иткән мәсихчеләргә иманда сәламәт булырга һәм рухи көчләрен сакларга нәрсә ярдәм итә? Аста мондый мәсихчеләрнең кайберләренең сүзләре китерелә:

«Йәһвә белән мөнәсәбәтләребезгә кагылышлы Изге Язмалар өземтәләрен уку мөһим. Һәр кич диярлек мин яттан 22 нче һәм 90 нчы мәдхияләрне сөйлим». (1930 елда суга чумдырылу үткән Олив).

«Мин үземә шундый максат куйдым: суга чумдырылуга багышланган һәрбер нотыкны тыңларга. Мин аны, үзем суга чумдырылу үтәргә тиеш кебек, игътибар белән тыңларга тырышам. Фикерләрдә Аллага багышлануыңны яңартып тору тугры калыр өчен бик мөһим адым». (1946 елда суга чумдырылу үткән Харри).

«Йәһвәгә һәр көн дога кылу мөһим. Аңардан ярдәм, яклау, фатиха сорау һәм „йөрер юлларыңда һәрвакыт...[аны] юлдаш итү“ мөһим» (Гыйбрәтле хикәя 3:5, 6). (1951 елда суга чумдырылу үткән Антонио).

«Йәһвәгә күп еллар тугры хезмәт итеп, әле дә хезмәтләрен дәвам иткән мәсихчеләрнең сөйләгәннәрен тыңлау Йәһвәгә тугры калыр өчен тәвәккәллегемне тагын да ныгыта». (1954 елда суга чумдырылу үткән Джоан).

«Үзең турында бик күп уйларга кирәкми. Бездә булган һәрбер нәрсәне без Алланың шәфкате буенча алдык. Мондый караш белән яшәсәк, рухи ризыкны дөрес чыганактан эзләрбез. Ә рухи ризык ахырга кадәр түзәр өчен кирәк». (1954 елда суга чумдырылу үткән Арлин).

[9 биттәге иллюстрация]

Олы яшьтәгеләр Патшалыкның кыйммәтле җимешен китерәләр.

[10 биттәге иллюстрация]

Олы яшьтәгеләрнең рухи яктан дәртле булулары кыйммәтле байлык.