Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Олы яшьтәгеләр турында кайгырту — мәсихчеләрнең бурычы

Олы яшьтәгеләр турында кайгырту — мәсихчеләрнең бурычы

Олы яшьтәгеләр турында кайгырту — мәсихчеләрнең бурычы

«Сезнең картлыгыгызга кадәр мин шундый ук булырмын һәм сезнең ак чәчләрегезгә кадәр Мин... [сезгә] таяныч бирермен» (ИШАГЫЙЯ 46:4).

1, 2. Күктәге Әтиебезнең ярдәме әти-әни биргән ярдәмнән нәрсә белән аерылып тора?

ЯРАТУЧЫ әти-әниләр балалары сабый булганда да һәм яшүсмер булгач та алар турында кайгырта. Балалары инде буйга җитеп гаилә коргач та, әти-әниләре аларга чын күңелдән игътибарлы һәм ярдәмчел булып кала.

2 Әмма әти-әниләрнең үз балаларына эшли алганнары чикле. Ә күктәге Әтиебез үз тугры хезмәтчеләренә һәрвакыт чын күңелдән игътибарлы һәм ярдәмчел. Борынгы Исраил халкына Йәһвә болай дип әйткән: «Сезнең картлыгыгызга кадәр мин шундый ук булырмын һәм сезнең ак чәчләрегезгә кадәр Мин... [сезгә] таяныч бирермен» (Ишагыйя 46:4). Бу сүзләр олы яшьтәге мәсихчеләр өчен чын юату бирә! Йәһвә аңа тугры булганнарны беркайчан да калдырмый. Киресенчә, ул аларга таяныч булырга, аларны ныгытырга, алар белән җитәкчелек итәргә вәгъдә итә. Ул моны аларның тормышларының һәр елында, хәтта алар картайгач та үтим дип ышандыра (Мәдхия 47:15).

3. Бу мәкаләдә нәрсә каралачак?

3 Йәһвә үрнәгенә ияреп, без ничек олы яшьтәгеләр турында ярату белән кайгырта алабыз? (Эфеслеләргә 5:1, 2). Яшьләр, җыелыштагы мәсихче өлкәннәр — бар мәсихчеләр дә бөтендөнья кардәшлегебездәге олы яшьтәгеләргә ничек ярдәм итә ала? Әйдәгез моны карап чыгыйк.

Балаларның нинди йөкләмәсе бар?

4. Мәсихче балаларның үз әти-әниләренә карата нинди йөкләмәләре бар?

4 «Үз атаңны һәм анаңны хөрмәт ит» (Эфеслеләргә 6:2; Чыгыш 20:12). Еврей Язмаларыннан алынган бу гади, әмма мөһим сүзләр белән рәсүл Паул балаларның исләренә әти-әнисенә карата булган йөкләмәләрен төшерә. Бу сүзләрне ничек олы яшьтәгеләр турында кайгыртучанлык күрсәтер өчен кулланырга? Бу сорауга җавап табар өчен, борынгы Исраил халкының тарихыннан бер яхшы мисал карап чыгыйк.

5. а) Йосыфның әтисенә карата йөкләмәсен онытмаганын нәрсә күрсәтә? б) Әти-әнине хөрмәт итү нәрсәне үз эченә ала, һәм бу яктан Йосыф нинди яхшы үрнәк калдырган?

5 Йосыфның инде картайган әтисе — ыруг башлыгы Ягъкуб белән очрашмаганына егерме елдан артык булса да, ул әтисенә карата уллык мәхәббәтен югалтмаган. Абыйларына үзенең кем икәнен ачкач, ул алардан: «Әтием исән-саумы?» — дип сораган (Яратылыш 43:7, 27; 45:3). Ул көннәрдә Кәнган җирләрендә ачлык булган. Шуңа күрә Йосыф әтисенә мондый хәбәр җибәргән: «Вакытны сузмыйча, яныма килеп җит... Син Гошен җирләрендә яшәрсең... минем янәшәмдә булырсыз... Сине монда карап-ризыкландырып торырмын» (Яратылыш 45:9—11; 47:12). Шуңа күрә әти-әниеңә хөрмәт күрсәтү шулай ук шуны да аңлата: әгәр алар үзләре турында кайгырта алмыйлар икән, аларны карарга һәм аларга материаль яктан ярдәм итәргә кирәк (1 Патшалык 22:1—4; Яхъя 19:25—27). Йосыф бу йөкләмәне шатлык белән кабул иткән.

6. Йосыф ничек әтисенә чын ярату күрсәткән, һәм без аның үрнәген ничек тота алабыз?

6 Йәһвә ярдәмендә Йосыф Мисырдагы иң бай һәм абруйлы кешеләрнең берсе булган (Яратылыш 41:40). Әмма Йосыф үзен 130 яшьлек әтисенә хөрмәт күрсәтмәслек бөек яки вакыты әз дип санамаган. Ягъкубның (яки Исраилнең) якынлашканын белеп, «Йосыф... көймәле арбасын җиктереп, атасы Исраилне каршылар өчен Гошенга килде. Атасын күрүгә, ул атлыгып аның муенына барып сарылды һәм кочагында бик озак үксеп егълады» (Яратылыш 46:28, 29). Йосыф моны эшләргә кирәк булганга гына эшләмәгән, юк. Ул картайган әтисен бик нык яраткан һәм үз яратуын күрсәтергә оялмаган. Безнең дә олы яшьтәге әти-әниләребез булса, аларга карата үз хисләребезне белдерергә оялмыйбызмы?

7. Ни өчен Ягъкуб үзен Кәнган җирендә җирләүләрен теләгән?

7 Ягъкуб Йәһвәгә тугрылыгын үз гомеренең азагына кадәр нык саклаган (Еврейләргә 11:21). Алла вәгъдәләренә иман иткәнгә, Ягъкуб аны Кәнган җирендә җирләсеннәр дип үтенгән. Моны үтәр өчен күп акча һәм көч кирәк булса да, Йосыф, әтисен хөрмәт итеп, аның сүзләрен үтәгән (Яратылыш 47:29—31; 50:7—14).

8. а) Олы яшьтәге әти-әниләребез турында кайгыртуның нинди төп сәбәбе бар? б) Тулы вакыт хезмәт иткән бер мәсихче, олы яшьтәге әти-әниләре турында кайгыртыр өчен, нәрсә эшләгән? (13 нче биттәге рамканы кара.)

8 Ни өчен Йосыф үз әтисе турында кайгырткан? Әлбәттә, Йосыф әтисен яраткан, әтисе яшәү һәм тәрбия биргәне өчен рәхмәтле булган. Ләкин аның шулай ук Йәһвәгә ярарга көчле теләге булган. Безнең дә шундый теләгебез булырга тиеш. Паул болай дип язган: «Тол хатынның балалары яки оныклары булса, алар башта, ата-аналары һәм әби-бабалары хакында кайгыртып, иманнарын эштә күрсәтергә өйрәнсеннәр, чөнки Аллаһы шуны тели» (1 Тимутегә 5:4). Чыннан да Йәһвәне ярату һәм аңа карата хөрмәт-курку сизү олы яшьтәге әти-әниләребез турында кайгыртырга дәртләндерер, һәм бу зур авырлыклар белән бәйле булса да, без моны башкарачакбыз *.

Мәсихче өлкәннәр кайгыртуларын ничек күрсәтә ала?

9. Көтүне, шул исәптән олы яшьтәге мәсихчеләрне көтәр өчен, Йәһвә кемне билгеләгән?

9 Үзенең озын гомере азагында Ягъкуб Йәһвәне «яратылышымнан бүгенгәчә мине әйдәп барган Алла» дип атаган (Яратылыш 48:15). Безнең көннәрдә Йәһвә мәсихче өлкәннәр аша үзенең җирдәге хезмәтчеләрен «әйдәп бара», яки көтү көткән кебек көтә, ә өлкәннәр белән «Баш Көтүче» Гайсә Мәсих идарә итә (1 Петер 5:2—4). Өлкәннәргә ничек көтүнең олы яшьтәге мәсихчеләре турында Йәһвә кебек кайгыртучанлык күрсәтергә?

10. Олы яшьтәге мәсихчеләргә матди ярдәм күрсәтер өчен нәрсә эшләнә? (17 нче биттәге рамканы карагыз.)

10 Беренче мәсихче җыелышлар оештырылуыннан күп тә үтми, рәсүлләр, мохтаҗлыктагы мәсихче тол хатыннарга «көндәлек ризыкны» бүлер өчен, «Рух һәм зирәклек белән тулы булган җиде кешене» билгели (Рәсүлләр 6:1—6). Соңрак рәсүл Паул мәсихче өлкән Тимутегә ярдәмгә лаек булган үрнәк булырлык тол хатыннар «исемлеккә кертелсен» дигән күрсәтмә биргән (1 Тимутегә 5:3, 9, 10). Безнең көннәрдә дә җыелыш өлкәннәре олы яшьтәге мәсихчеләргә, кирәк булганда, гамәли ярдәм оештыралар. Әмма олы яшьтәгеләр турында кайгыртучанлык күрсәтү күбрәкне таләп итә.

11. Гайсә кечкенә иганә биргән үзе мохтаҗлыкта булган тол хатын турында нәрсә әйткән?

11 Гайсә, җирдәге хезмәте инде ахырына якынлашканда, бер тапкыр, гыйбадәтханәдә утырган килеш, сәдака сандыгына «халыкның акча салуын күзәтеп торган». Анда ул бер кешегә игътибар иткән. «Шунда бер фәкыйрь тол хатын килеп, ике вак акча (бер кодрант) салды»,— дип укыйбыз Изге Язмаларда. Гайсә үз шәкертләрен чакырып, болай дип әйткән: «Сезгә хак сүз әйтәм: бу фәкыйрь тол хатын акча салган кешеләрнең барысына караганда да күбрәк салды. Сәдака сандыгына салучыларның барысы да үзләреннән артканын салдылар, ә ул, фәкыйрь була торып, үзендә булганнарның барысын, яшәү өчен кирәк булганнарның бөтенесен дә салды» (Марк 12:41—44). Акчаның зурлыгын гына исәпкә алсак, тол хатынның сәдакасы кечкенә булган, әмма Гайсә шуны белгән: аның күктәге Әтисе тугрылыкның мондый чын күңелдән күрсәтелүен бик кадерли. Тол хатынның яшенә карамастан, Гайсә аның эшләгәнен билгеләгән.

12. Өлкәннәр олы яшьтәге мәсихчеләрнең эшләрен кадерләвен ничек күрсәтә ала?

12 Гайсә кебек, мәсихче өлкәннәр дә олы яшьтәге мәсихчеләрнең чын гыйбадәт кылу хакына эшләгәннәрен кадерли. Мәсихче өлкәннәрнең аларны Аллага хезмәт иткәннәре өчен, очрашуларда катнашканнары өчен, җыелышларны дәртләндергәне һәм түземлекләре өчен мактарга сәбәбе бар. Олы яшьтәгеләр чын күңелдән әйтелгән мактау сүзләре ярдәмендә изге хезмәтләрендә «шатланыр өчен сәбәп» (ЯД) таба ала. Мондый сүзләр ярдәмендә алар, шулай ук, үзләренең хәзерге эшләрен башкаларның яки үзләре башта башкара алган эшләре белән чагыштыру аркасында туган боеклыктан кача ала (Гәләтиялеләргә 6:4).

13. Өлкәннәр ничек олы яшьтәге мәсихчеләрнең сәләтләрен һәм тәҗрибәләрен куллана ала?

13 Әгәр өлкәннәр олы яшьтәге мәсихчеләрнең тәҗрибәләрен һәм сәләтләрен кулланса, шуның белән аларның керткән өлешләре кадерләнә икәнен күрсәтә алалар. Үрнәк булырлык олы яшьтәге мәсихчеләрне вакыт-вакыт демонстрацияләрдә яки интервьюда катнашыр өчен чакырып була. «Балаларын хакыйкатьтә үстергән олы яшьтәге кардәшләрдән интервью алганда, кешеләр тынып тыңлыйлар»,— дип сөйли бер өлкән. Тагын бер җыелыштан мондый хәбәр бар: 71 яшьлек бер пионер апа-кардәш Патшалык вәгазьчеләренә Аллага хезмәт итүдә регуляр булырга бик уңышлы ярдәм итә. Ул аларны шулай ук безнең төп «нигезләребезне» — Изге Язмаларны һәм көндәлек шигырьне укып һәм уйланып, шушы тәртипне бозмаска өнди.

14. Олы яшьтәге мәсихче өлкәннең хезмәтен кадерләгәнен бер җыелыш өлкәннәре ничек күрсәткән?

14 Мәсихче өлкәннәр, шулай ук, олы яшьтәге мәсихче өлкәннәрнең ярдәмен кадерли. Дистә еллар буе мәсихче өлкән булып хезмәт иткән Жозега 70 яшь, аңа күптән түгел генә авыр бер операция ясаганнар һәм сәламәтләнүе озак вакытка сузылачагы билгеле булган. Рәислек итүче күзәтче вазифасын калдырсам, яхшырак булыр иде дип уйлаган ул. «Моны ишеткән башка өлкәннәрнең сүзләре мине гаҗәпләндерде,— дип әйтә Жозе.— Минем теләгемне канәгатьләндерер урынына, алар миннән, вазифамны үтәвемне дәвам итәр өчен, нинди ярдәм кирәклеге турында сорадылар». Яшь өлкән ярдәмендә Жозе рәислек итүче күзәтче хезмәтен шатлык белән дәвам итә алды, һәм бу барысына да фатиха китерде. Өлкәннәрнең берсе болай дип әйткән: «Кардәшләр Жозеның өлкән булып башкарган эшләренә бик зур бәя бирәләр. Алар аны тәҗрибәсе һәм иман үрнәге өчен яраталар һәм хөрмәт итәләр. Ул җыелышыбызны баета».

Бер-беребез турында кайгырту

15. Ни өчен барысы да олы яшьтәге мәсихчеләрнең иминлеге турында кайгыртырга тиеш?

15 Олы яшьтәгеләр турында аларның балалары яки билгеләнгән кардәшләр кайгырта, әмма бу кайгырту алар белән генә чикләнми. Мәсихчеләр җыелышын кеше тәне белән чагыштырып, Паул болай дип язган: «Тәндә аерымлык булмасын, бәлки барлык әгъзалар бер-берсе турында бер дәрәҗәдә кайгыртсыннар өчен, килешсез әгъзаларга күбрәк хөрмәт күрсәтеп, Аллаһы тәндә әгъзаларны үзара шулай тоташтырды» (1 Көринтлеләргә 12:24, 25). Мәсихчеләр җыелышы бердәмлектә хезмәт итсен өчен, һәрбер мәсихче үз кардәшләре, шул исәптән олы яшьтәге кардәшләренең иминлеге турында кайгыртырга тиеш (Гәләтиялеләргә 6:2).

16. Без ничек мәсихчеләр җыелышында олы яшьтәгеләр белән кызыксына алабыз?

16 Мәсихчеләрнең очрашулары олы яшьтәгеләр турында кайгыртучанлык күрсәтер өчен яхшы мөмкинлек бирә (Филиппуйлыларга 2:4; Еврейләргә 10:24, 25). Мондый очрашулар алдыннан яки соңыннан олы яшьтәге мәсихчеләр белән аралашыр өчен вакыт бүлеп куябызмы? Аларның сәламәтлеге турында белешү урынлы булса да, шул ук вакыт алар белән берәр дәртләндерүче вакыйга яки Изге Язмаларга нигезләнгән берәр фикер — «рухи бүләк» белән уртаклаша алабызмы? Олы яшьтәгеләрнең кайберләренә йөрү авыр, шуңа күрә, аларның килүләрен көтмичә, үзебезгә алар янына килү яхшырак булыр иде. Алар начар ишетсә, безгә әкренрәк һәм ачык итеп сөйләшергә кирәк. «Бер-беребезне [чыннан да] дәртләндерү өчен» безгә олы яшьтәге кардәшебезнең әйткәнен игътибар белән тыңларга кирәк (Римлыларга 1:11, 12).

17. Өйдә генә утырган олы яшьтәге мәсихчеләргә карата ничек кайгыртучанлык күрсәтергә?

17 Ә олы яшьтәге берәр мәсихче җыелышка килә алмаса? Ягъкуб 1:27 дә «ятимнәр, тол хатыннар... турында кайгырту» — ул безнең бурычыбыз дип әйтелә. «Кайгырту» дип тәрҗемә ителгән грек фигыле шулай ук «янына бару» дигән мәгънә дә йөртә (Рәсүлләр 15:36). Олы яшьтәгеләр үз «яннарына килүләрен» бик кадерли! Б. э. 65 елларында Рим төрмәсендә олы яшьтәге Паул бер үзе калган. Үз хезмәттәше Тимутене бик нык күрергә теләгәнгә, ул: «Тиздән минем янга килергә тырыш»,— дип язган (Филимунга 9, искәрмәне кара; 2 Тимутегә 1:3, 4; 4:9). Олы яшьтәге кардәшләребез төрмәдә утырмаса да, сәламәтлекләре начар булганга, алар өйләрендә утырырга мәҗбүр. Алар да «зинһар минем янга килеп-китче» дип әйткән кебек. Мондый үтенечләрне без үтибезме?

18. Олы яшьтәгеләргә килеп-китүнең нинди файдасы бар?

18 Олы яшьтәге кардәшләребезгә килеп-китүнең файдасын бернәрсә белән дә үлчәп булмый. Онисифор исемле мәсихче, Римда булганда, Паулны эзләп тапкан һәм «күп тапкырлар... [аның] күңелен күтәргән» (2 Тимутегә 1:16, 17). Олы яшьтәге бер апа-кардәш: «Мин яшьләр белән бергә вакыт уздырырга яратам,— дип әйтә.— Алар мине үз гаилә кешесе итеп кабул итәләр, бу миңа аеруча ошый. Бу миңа шатлык китерә». Олы яшьтәге икенче бер мәсихче: «Миңа берәрсе открытка җибәрсә, телефон аша берничә минут сөйләшсә яки кереп чыкса, мин аларга бик рәхмәтлемен. Минем өчен бу бер йотым саф һава кебек»,— дип сөйли.

Кайгыртучанлык күрсәткән кешеләргә Йәһвә үз бүләген бирә

19. Олы яшьтәгеләр турында кайгырту нинди фатихалар китерә?

19 Олы яшьтәгеләр турында кайгырту күп фатихалар китерә. Алар белән аралашу һәм аларның тәҗрибәләреннән һәм белемнәреннән файда алу — ул үзе бер искиткеч мөмкинлек. Олы яшьтәгеләр турында кайгыртучанлык күрсәткән кешеләр «бирүдә бәхет күбрәк» икәненә инаналар, шулай ук үзләренең Изге Язмалардагы бурычын үтәүдән эчке тынычлык, канәгатьлек кичерәләр (Рәсүлләр 20:35). Өстәвенә, олы яшьтәгеләр турында кайгырткан кешеләргә үзләре дә карт булгач, игътибарсыз калачаклар дип куркасы юк. Алла Сүзендә: «Юмарт җанлы бай булыр; бүтәннәргә ярдәм иткәннең үзенә дә әҗер чыгар»,— дигән ышандыру бар (Гыйбрәтле хикәя 11:25).

20, 21. Олы яшьтәгеләр турында кайгыртучанлык күрсәткән кешеләрне Йәһвә ничек бәяли, һәм без нәрсә эшләргә телибез?

20 Олы яшьтәге имандашларының мохтаҗлыклары турында риясыз кайгырткан өчен, Алладан куркып яшәгән балаларны, мәсихче өлкәннәрне һәм башка кайгыртучан мәсихчеләрне Йәһвә бүләкли. Бу мондый сүзләр белән исбат ителә: «Фәкыйрьгә күрсәтелгән игелек — Раббыга бирелгән бурыч кебек; Раббы исә үзенең бурычын кайтармый калмый» (Гыйбрәтле хикәя 19:17). Ярату безне фәкыйрьләргә яхшылык эшләргә дәртләндерсә, Алла моны фатихалар белән кайтарылырга тиеш булган бурычы дип саный. Олы яшьтәге имандашларыбызның күпләре «иманга бай», ә «дөнья күзлегеннән караганда ярлы». Аларга күрсәткән яратучан кайгыртуыбыз өчен Алла шулай ук безне фатихалый (Ягъкуб 2:5).

21 Алла юмартлыгы бик зур! Бу бүләкнең өлеше — мәңгелек тормыш. Йәһвә Шаһитләренең күбесе өчен бу җирдәге оҗмахта мәңге яшәү булачак. Анда мирас итеп алынган гөнаһның нәтиҗәләре юк ителәчәк, һәм олы яшьтәге тугры кешеләр яшь чактагы кебек көчле булачак (Ачылыш 21:3—5). Бу шатлыклы көннәрне көткәндә, әйдәгез, мәсихчеләр бурычын үтик — олы яшьтәгеләр турында кайгыртучанлык күрсәтик.

[Искәрмә]

^ 8 абз. Олы яшьтәге әти-әниләр турында кайгырту буенча гамәли киңәшләр табар өчен, Йәһвә Шаһитләре бастырып чыгарган «Гаилә бәхетенең сере» дигән китапның (рус) 173—182 нче битләрен, «Уяныгыз!» журналының (инглиз) 1994 ел, 8 февраль санын, 3—10 нчы битләрен карагыз.

Сез ничек җавап бирерсез?

• Балалар карт әти-әниләрен ничек хөрмәт итә ала?

• Өлкәннәр «көтүнең» олы яшьтәге мәсихчеләренә рәхмәтләрен ничек белдерә?

• Мәсихчеләр ничек олы яшьтәгеләргә эчкерсез кызыксыну күрсәтә ала?

• Олы яшьтәге мәсихчеләр турында кайгыртучанлык нинди фатихалар китерә?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[13 биттәге рамка]

Аның әти-әнисе ярдәмгә мохтаҗ булганда

Филип, 1999 елда Либериядә үз теләге белән килгән төзүче булып эшләгәндә, әтисе авыр хәлдә чирләп ята дигән хәбәр алган. Әнисенең барысын да хәл итәргә көче җитмәячәк дип уйлап, ул әтисенә ярдәм итәр өчен өйгә кайтырга була.

«Өйгә кайту бик җиңел түгел иде,— дип исенә төшерә Филип,— әмма минем иң беренче бурычым әти-әни турында кайгырту икәнен мин аңлый идем». Өч ел дәвамында ул әти-әнисе өчен уңайлырак йорт тапкан һәм имандашлары ярдәмендә аны әтисенең аерым ихтыяҗларын исәпкә алып үзгәрткән.

Хәзер Филипнең әнисенә иренең начар сәламәтлеге аркасында булган авырлыкларны хәл итү җиңелрәк. Күптән түгел Филип Македониядәге Йәһвә Шаһитләренең филиалына үз теләге белән эшләргә чакыру кабул итә алды.

[17 биттәге рамка]

Алар аңа ярдәм итә

Австралиядә яшәүче 86 яшьлек Ада исемле апа-кардәш сәламәтлеге начарайганга өйдә генә утырырга мәҗбүр булгач, җыелыш өлкәннәре аңа ярдәм итәр өчен чаралар күргән. Алар аңа ярдәм итә алырлык имандашларның бер төркемен оештырганнар. Бу кардәшләр аның өендәге эшләрне башкарырга шат иделәр: алар аның өен тазартканнар, керен юганнар, ашарга әзерләгәннәр һәм апа-кардәшебезнең үтенечләрен үтәгәннәр.

Мондый ярдәм 10 ел элек күрсәтелә башлаган иде. Бүгенге көнгә 30 дан артык Йәһвә Шаһите Адага ярдәм итүдә катнашты. Алар аңа әле дә килеп йөриләр, Изге Язмаларга нигезләнгән басмалар укыйлар, җыелыштагыларның рухи яктан үсүләрен сөйлиләр һәм аның белән бергә дога кылалар.

Җыелыш өлкәннәренең берсе болай ди: «Адага ярдәм иткәннәр моны үзләре өчен өстенлек дип саный. Аларның күпләрен аның берничә дистә ел Йәһвәгә хезмәт итүе рухландыра, һәм алар аңа ярдәм итмичә булдыра алмый».

[15 биттәге иллюстрация]

Олы яшьтәге әти-әниләребезгә ярату күрсәтүдә без юмартмы?

[16 биттәге иллюстрацияләр]

Олы яшьтәге имандашларына яратуны җыелыштагыларның барысы да күрсәтә ала.