Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Сез Алланы сөендерә аласыз

Сез Алланы сөендерә аласыз

Сез Алланы сөендерә аласыз

БЕЗ Алланың хисләренә берәр ничек тәэсир итә алабызмы? Алла сөенә беләме? Бер сүзлектә «Алла» дигән сүз «дөньяны барлыкка китергән иң бөек көч» дип аңлатыла. Әгәр Алла бары тик көч кенә булса, ул сөенә аламы? Юк. Әмма Изге Язмаларда Алла турында нәрсә әйтелгәненә игътибар итегез.

«Аллаһы Ул — Рух»,— дип әйткән Гайсә Мәсих (Яхъя 4:24). Рух — ул яшәүнең төре, һәм ул кешенең яшәү формасыннан аерылып тора. Кеше күзләре аны күрә алмаса да, рухның тәне — «рухи тәне» бар (1 Көринтлеләргә 15:44; Яхъя 1:18). Изге Язмаларда Алла турында символик тел кулланылып, аның шулай ук күзләре, колаклары, куллары бар дип әйтелә *. Алланың шулай ук исеме бар. Аның исеме Йәһвә (Яратылыш 2:4, искәрмәне карагыз). Шуңа күрә Изге Язмаларда әйтелгән Алла — ул рухи шәхес (Еврейләргә 9:24). «Ул — тере Алла һәм мәңгелек Патша» (Иремия 10:10).

Йәһвә реаль, тере шәхес булганга, ул уйларга һәм эшләр башкарырга сәләтле. Аның билгеле сыйфатлары бар, ул төрле хисләр кичерә, аңа нәрсәдер ошый, ә нәрсәдер ошамый. Изге Язмаларда ул яраткан һәм яратмаганнар турында бик күп мисаллар китерелә. Кеше уйлап чыгарган илаһлар һәм ясаган потлар үзләренең уйлап чыгаручыларының сыйфатларын гына чагылдыра, ә чиксез кодрәтле Йәһвә Алла үзе кешеләргә биргән хисләрнең Барлыкка Китерүчесе булып тора (Яратылыш 1:27; Ишагыйя 44:7—11).

Һичшиксез, Йәһвә «мөбарәк», ягъни бәхетле Алла (1 Тимутегә 1:11). Ул барлыкка китереп башкарган эшләрендә дә һәм шулай ук үз ниятләрен тормышка ашыруда да шатлык таба. Ишагыйя пәйгамбәр аша Йәһвә: «Мин теләгәннәремнең барысын эшлим [...] Мин әйттем һәм моны үтәячәкмен, алдан билгеләдем һәм башкарачакмын»,— дип игълан итә (Ишагыйя 46:9—11). Мәдхия җырлаучы: «Ходай Үз эшләренә сөенсен»,— дип җырлаган (Мәдхия 103:31). Әмма Алланы шатландыручы тагын бер нәрсә бар. Ул: «И улым, зирәк бул һәм минем йөрәгемне сөендер»,— дип әйтә (Гыйбрәтле хикәя 27:11). Бу сүзләрнең нәрсә аңлатканын уйлап кына карагыз: без Алланы сөендерә алабыз!

Без ничек Алла йөрәген сөендерә алабыз

Гаилә башлыгы Нухның Йәһвә йөрәген сөендергәнен карап чыгыйк. Нух кына «Раббы хозурында... мәрхәмәткә лаек күренгән», чөнки «замандашлары арасында саф» кеше булган. Нух явыз замандашларыннан аерылып торган. Нухның иманы һәм тыңлаучанлыгы шулхәтле Аллага рәхәтлек китергән, хәтта аның турында «Аллаһы юлында йөрүче кеше» дип әйтеп була иде (Яратылыш 6:6, 8, 9, 22). «Иман аркасында Нух... Аңа [Аллага] буйсынып, гаиләсен коткару өчен көймә төзегән» (Еврейләргә 11:7). Нухның тәртибе Йәһвәгә шатлык китергән, һәм Алла аңа һәм аның гаиләсенә фатиха биргән: аларны кешелек тарихының ул вакыттагы шомлы чорында саклап калган.

Ыруг башлыгы Ибраһим да Йәһвәнең хисләрен бик яхшы аңлаган һәм Алланың фикер йөртү ысулын да әйбәт белгән. Без моны Йәһвәнең Ибраһимга Содом белән Гоморра шәһәрләрен бозыклыклары өчен юк итәм дип әйткән сүзләреннән ачык күрәбез. Ибраһим Йәһвәне бик яхшы белгән, шуңа күрә Алла явызларны юк иткәндә, тәкъва кешеләрне саклаячагын аңлаган (Яратылыш 18:17—33). Соңрак, Алла боерыгын тыңлап, Ибраһим «Исхакны корбанга тәкъдим итте», чөнки ул «Аллаһының [Исхакны] үледән терелтә алуына исәп тотты» (Еврейләргә 11:17—19; Яратылыш 22:1—18). Ибраһим Алла хисләрен бик яхшы белгән һәм нык иман белән тыңлаучанлык күрсәткән. Нәтиҗәдә «ул „Аллаһы дусты“ дип аталган» (Ягъкуб 2:23).

Алла йөрәген сөендерергә тырышкан тагын бер кеше борынгы Исраилнең патшасы Давыт булган. Аның турында Йәһвә болай дип әйткән: «Мин күңелемә ошаган бер ирне, Ишай улы Давытны таптым. Ул Мин теләгән һәр эшне башкарачак» (Рәсүлләр 13:22). Голиаф исемле әзмәвер белән очрашыр алдыннан Давыт бөтен өметен Аллага баглаган, һәм Исраил патшасы Шаулга: «Мине аюдан һәм арысланнан саклап калган Ходай бу филисти кулыннан да мине саклап калачак»,— дигән. Йәһвә Давытны аңа өмет баглаганы өчен фатихалаган, һәм Давыт Голиафны җиңгән (1 Патшалык 17:37, 45—54). Давыт аның эшләре генә түгел, ә шулай ук «авызының сүзләре, күңеленең үгет уйлары гел» Йәһвәгә «яраулы булуын» теләгән (Мәдхия 18:15).

Ә безнең турыда нәрсә әйтеп була? Без ничек Йәһвәгә «яраулы була» алабыз? Алла хисләрен никадәр тирәнрәк аңласак, шул дәрәҗәдә без Алла йөрәген сөендерер өчен нәрсә эшләргә кирәклеген аңлаячакбыз. Шуңа күрә, Изге Язмаларны укыганда, Алла хисләре турында күбрәк белер өчен тырышлык кую мөһим. Шул чакта без «бар зирәклек һәм аң белән Аллаһының ихтыярын тулысынча танып белербез... [һәм] Раббыга лаеклы булып яшәрбез һәм һәрнәрсәдә Аңа яраклы булырбыз» (Көлессәйлеләргә 1:9, 10). Белемнәребез, үз чиратында, иманыбызны ныгытырга ярдәм итә. Бу бик мөһим, чөнки «иман китерми торып Аллаһыга ярап булмый» (Еврейләргә 11:6). Нык иман үстерергә һәм Йәһвә ихтыяры буенча яшәргә тырышып, без аның йөрәген сөендерә алабыз. Шул ук вакыт безгә, Йәһвә йөрәгенә сызлану китермәс өчен, игътибарлы булырга кирәк.

Йәһвәгә сызлану китермәгез

Ничек Йәһвә йөрәгенә сызлану китерергә мөмкин? Моны Нух көннәре турындагы хәбәрдән күрә алабыз. Ул көннәрдә «җир йөзе... явызлыкка кереп баткан иде. Аллаһы җир йөзен күзеннән кичерде һәм һәр нәрсәнең тәмам бозылганын күрде, чөнки адәм балалары тугъры юлдан читкә тайпылганнар иде». Мондый явызлыкны һәм азгынлыкны күреп, Йәһвә нәрсә хис иткән? «Раббы кешене бар итүенә үкенде,— дип әйтелә Изге Язмаларда,— бөтен йөрәге белән сызланды» (Яратылыш 6:5, 6, 11, 12). Кешеләрнең тәртибе бик нык бозылган, Алла шуңа күрә үкенгән. Ул Туфан алды көннәрендәге кешеләргә карашын үзгәрткән: башта кешеләргә Барлыкка Китерүче карашы белән караган Алла хәзер кешеләрне бозык эшләре өчен юк итәргә ниятләнгән.

Йәһвәгә шулай ук үзенең халкы, борынгы Исраил, аның хисләрен һәм ярату белән биргән күрсәтмәләрен өзлексез санга сукмаганга бик авыр булган. Мәдхия җырлаучы мондый сүзләр белән кайгысын белдергән: «Алар Аны чүлдә ничә тапкыр рәнҗеткәннәр, һәм сусыз җирдә Аның ачуын китергәннәр. Һәм тагын Алланы сынаганнар, һәм Исраилнең Изгесен рәнҗеткәннәр». Әмма «Ул, мәрхәмәтле, гөнаһны кичергән, һәм аларны кырып бетермәгән; Үзенең ачуын күп тапкырлар баскан, һәм дә кабат ялкынландырмаган» (Мәдхия 77:38—41). Фетнәче исраиллеләрнең үз гөнаһлары аркасында газап чигүләре дөрес булса да, Изге Язмаларда «аларга кайгы булганда, Аңа [Аллага] да кайгы булган» дип әйтелә (Ишагыйя 63:9, АМТ).

Алла Исраил халкын бик якын күргән. Ә исраиллеләр, моны күп тапкыр күреп тә, «Ходай ачуы [аларга] Үз халкына төшкәнче, Алла җибәргәннәрне рәнҗеткәннәр һәм Аның сүзләрен санга сукмаганнар, Аның пәйгамбәрләреннән көлгәннәр, шуңа күрә аларга котылу юк» (2 Паралипоменон 36:16). Әмма тыңламаучан булып, алар «Аның [Алланың] Изге Рухын кайгыга» шулхәтле төшергәннәр ки, хәтта Йәһвә илтифатын югалтканнар (Ишагыйя 63:10). Моның нәтиҗәсе нинди булган? Алла аларны саклаусыз калдырган, һәм бу гадел булган. Исраиллеләр зур кайгы-хәсрәт кичергән: Бабыл гаскәрләре Яһүдияне яулап алган һәм Иерусалимны җимергән (2 Паралипоменон 36:17—21). Кешеләр үз Барлыкка Китерүчеләрен рәнҗетүче һәм кайгыга төшерүче гөнаһлы тормыш юлын сайлаганда, бу бик кызганыч!

Кешеләрнең бозык тәртибе Алланы нык рәнҗетә. Изге Язмаларда моны күрсәтүче бик күп дәлилләр бар (Мәдхия 77:41). Алланы рәнҗеткән, хәтта аның өчен җирәнгеч булган нәрсәләр арасында: тәкәбберлек, ялган, үтерү, сихерчелек, багу, үлгәннәргә табыну, әхлакый бозыклык, гомосексуализм, тормыш иптәшенә хыянәт итү, бертуган кешең белән никахлашу һәм ярлыларны җәберләү (Левит 18:9—29; 19:29; Икенчезаконлык 18:9—12; Гыйбрәтле хикәя 6:16—19; Иремия 7:5—7; Малахий 2:14—16, АМТ).

Потларга табыну Йәһвәдә нинди хисләр уята? Чыгыш 20:4, 5 тә болай дип әйтелгән: «Үзеңә кумир һәм өстә күктә, аста җирдә, җирдән аста суда булганнарның бернинди дә сурәтен ясама; аларга табынма һәм хезмәт итмә». Ни өчен? Чөнки пот Йәһвә өчен «җирәнгеч» (Икенчезаконлык 7:25, 26). Рәсүл Яхъя: «Балаларым, үзегезне потлардан саклагыз»,— дип кисәткән (1 Яхъя 5:21). Рәсүл Паул да: «Сөеклеләрем, потларга табынудан качыгыз»,— дип язган (1 Көринтлеләргә 10:14).

Алла хуплавын эзләгез

Алла «фәкать гадел гамәлле бәндәләре белән генә аралаша». «Гөнаһсыз юлдагыларны Раббы якын күрә» (Гыйбрәтле хикәя 3:32; 11:20). Киресенчә, Алланың гадел хисләрен санга сукмыйча, аны рәнҗетүләрен дәвам итүчеләр озакламыйча аның ачуын үз өсләрендә татыячак (2 Тессалуникәлеләргә 1:6—10). Әйе, тиздән ул бүгенге көннәрдә киң җәелгән явызлыкны юк итәчәк (Мәдхия 36:9—11; Софония 2:2, 3).

Әмма Изге Язмаларда шунсы ачык итеп язылган: Йәһвә «беркемнең дә һәлак булуын теләми, бәлки барысының да тәүбәгә килүен тели» (2 Петер 3:9). Беркайчан да үзгәрмәячәк кешеләргә үз канәгатьсезлеген күрсәтү урынына, ул аны яраткан тәкъва кешеләргә үз яратуын күрсәтүне яхшырак күрә. Йәһвә «гөнаһлының үлемен түгел, ә гөнаһлының үз юлыннан борылып исән калуын» тели (Йәзәкил 33:11).

Шуңа күрә Йәһвәнең ачуыннан сакланып калу мөмкин. «Раббы шәфкатьлелек белән тулы һәм рәхимле» (Ягъкуб 5:11). Алланың тойгыларына тулы ышаныч белән сез «үзегезнең барлык мәшәкатьләрегезне Аллаһыга йөкли» аласыз, «чөнки Ул сезнең хакта кайгырта» (1 Петер 5:7). Алла йөрәген сөендергән кешеләр аның хуплавына һәм дуслыгына ия була ала — бу яктан шикләрегез булмасын. Шуңа күрә бүген «Аллаһыга мәгъкуль булганны белергә тырышу» тагын да мөһимрәк (Эфеслеләргә 5:10).

Йәһвәнең, шәфкать күрсәтеп, үзенең искиткеч сыйфатлары һәм хисләре турында сөйләгәне гаҗәеп! Сез дә аның йөрәген сөендерә аласыз. Моны эшләргә теләсәгез, үзегез яшәгән җирдәге Йәһвә Шаһитләренә мөрәҗәгать итегез. Йәһвәнең хуплавын алыр өчен нинди гамәли юллар бар һәм аның хуплавына ирешер өчен нинди ысуллар кулланып була — Йәһвә Шаһитләре боларның барысы турында сезгә шатлык белән сөйләячәк.

[Искәрмә]

^ 3 абз. «Ни өчен Изге Язмаларда Алланы сурәтләр өчен кеше терминнары кулланыла?» дигән рамканы карагыз.

[5 биттәге рамка]

Ни өчен Изге Язмаларда Алланы сурәтләр өчен кеше терминнары кулланыла?

«Аллаһы Ул — Рух» булганга, без аны үз күзләребез белән күрә алмыйбыз (Яхъя 4:24). Шуңа күрә Изге Язмаларда чагыштырулар, метафоралар һәм антропоморфизм кебек символик тел кулланыла. Алар Алланың куәтен, бөеклеген һәм эшләрен аңларга ярдәм итә. Антропоморфизм (грекча, «кеше» һәм «форма») — ул кеше сыйфатлары белән табигатьтә булганны сурәтләү. Шуңа күрә, без Алланың рухи тәне нинди икәнен белмәсәк тә, Изге Язмаларда Алланың күзләре, колаклары, куллары, бармаклары, аяклары һәм йөрәге бар дип языла (Яратылыш 8:21; Чыгыш 3:20; 31:18; Мәдхия 17:10; 33:16).

Мондый сурәтләү Алланың кешеләрдә булган әгъзалары бар дигәнне аңлатмый. Антропоморфизмнарны туры мәгънәдә аңларга кирәкми. Алар кешеләргә Алланы яхшырак аңларга ярдәм итә генә. Мондый символик тел булмаса, Алланы кешеләргә аңлаешлы итеп сурәтләү авыр булыр иде, хәтта мөмкин дә булмас иде. Әмма мондый сурәтләү Йәһвә Алланы кешеләр үзләре уйлап чыгарган дигәнне аңлатмый. Изге Язмаларда Алла кешегә охшатып түгел, ә кеше Аллага охшатып яратылган дип ачык итеп әйтелә (Яратылыш 1:27). Изге Язмаларны язучылар «Аллаһы тарафыннан рухландырылып» язганга күрә, аларның Алла шәхесен сурәтләве — ул аның үзенең үзе турында сөйләве. Бу сыйфатларны ул үзе барлыкка китергән кешеләргә төрле дәрәҗәдә биргән (2 Тимутегә 3:16, 17). Шуңа күрә сүз кеше Аллага биргән сыйфатлар турында түгел, ә Алла кешеләргә биргән сыйфатлар турында бара.

[3 биттәге иллюстрация]

Нух Алла алдында илтифатка ия булган.

[4 биттәге иллюстрация]

Ибраһим Алла хисләрен аңлаган.

[5 биттәге иллюстрация]

Изге Язмаларны укыганда, сез Алланы ничек сөендерергә икәнен белә аласыз.

[6 биттәге иллюстрация]

Давыт Йәһвәгә тулысынча ышанган.

[3 биттәге иллюстрация]

Courtesy of Anglo-Australian Observatory, photograph by David Malin