Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Балагызны тәрбияләргә Изге Язмалар ярдәм итә аламы?

Балагызны тәрбияләргә Изге Язмалар ярдәм итә аламы?

Балагызны тәрбияләргә Изге Язмалар ярдәм итә аламы?

ОРХИДЕЯ чәчәге бик матур булса да, аны үстерүе авыр: сезгә температура белән яктылыкны күзәтергә һәм гөл савытын дөрес сайларга кирәк. Орхидея җиргә һәм ашламаларга таләпчән, аны корткычлар ашый, һәм ул төрле чирләргә бирелүчән. Шуңа күрә бу чәчәкне беренче тапкыр үстерергә тырышкан кеше еш кына уңышсыз була.

Балалар тәрбияләү күпкә катлаулырак, һәм ул да күп тырышлыклар таләп итә. Шуңа күрә әти-әниләр, бала тәрбияләү мәсьәләсенә килгәндә, үзләрен еш кына көчсез хис итәләр. Күбесе, орхидея үстерүчегә белгечнең киңәше кирәк булган кебек, ярдәм кирәклеген аңлыйлар. Әлбәттә, һәрбер әти-әни иң яхшы киңәш алырга тели. Әмма мондый киңәшне кайдан табарга?

Изге Язмалар бала үстерү буенча гамәли белешмәлек булмаса да, Барлыкка Китерүче бу китапны язган кешеләрне бу яктан файдалы киңәшләр кертергә рухландырган. Изге Язмаларда иң беренче итеп яхшы сыйфатлар үстерергә кирәк дип басым ясала. Күп кешеләр фикере буенча, әти-әниләр еш кына бу сыйфатларны үстерүгә игътибар итми (Эфеслеләргә 4:22—24). Димәк, Изге Язмалардагы киңәшләр — дөрес өйрәтүнең нигезе дип әйтеп була. Бу киңәшләр төрле вакытта һәм төрле культурада яшәгән меңләгән кешеләргә ярдәм иткән. Шуңа күрә астарак китерелгән Изге Язмалардагы киңәшләр сезгә, бәлки, балаларыгызны дөрес тәрбияләргә ярдәм итәр.

Әти-әни үрнәге иң яхшы өйрәтүче

«Шулай булгач, ничек соң син, башкаларны өйрәтеп тә, үзеңне-үзең өйрәтмисең? Урламаска үгетлисең, ә үзең урлыйсыңмы? „Зина кылма“ дисең, ә үзең зина кыласыңмы?» (Римлыларга 2:21, 22).

Сеул шәһәрендәге Мәгърифәт советының рәисе: «Сүзләрдә һәм эшләрдә үрнәк күрсәтү балаларны өйрәтер өчен иң яхшы юл»,— дип әйткән. Әгәр әти-әниләр, балаларын өйрәтеп тә, үзләре сөйләшүләрендә һәм тәртипләрендә аларны өйрәткәнчә эшләмәсәләр, балалар әти-әнисе икейөзлелек күрсәтә дип тиз нәтиҗә ясыйлар. Ул чакта бала әти-әнисен тыңламый башлый. Мәсәлән, әти-әни үз баласын намуслы булырга өйрәтергә теләсә, аларның үзләренә иң беренче итеп намуслы булырга кирәк. Еш кына шундый хәл күреп була: телефон шалтырагач, әтисе я әнисе сөйләшергә теләмәсә, үз баласына: «Гафу итегез, әти (я әни) хәзер өйдә юк»,— дип әйтергә кушалар. Мондый сүзләрне ишеткән бала каушап калырга һәм үзен уңайсыз хис итәргә мөмкин. Ләкин вакыт узгач, бу бала, авыр шартларга эләккәндә, бәлкем, оялмыйча алдый башлар. Шуңа күрә әти-әни үз баласының намуслы булып үсүен теләсә, сүзләрендә һәм эшләрендә намуслы булырга тиеш.

Балаларыгызның хөрмәт белән сөйләшергә өйрәнүләрен телисезме? Алай булса, сезнең үзегезгә яхшы үрнәк булырга кирәк. Балагыз бик тиз сезгә охшаш булырга тырыша башлаячак. Сен Сик исемле дүрт балалы әти болай дип сөйли: «Без хатыным белән тупас сүзләр кулланмаска сөйләштек. Без бер-беребезгә хөрмәт күрсәттек һәм ачу чыкса да, күңелсез булса да бер-беребезгә кычкырмадык. Сүзгә караганда яхшы үрнәк күпкә уңышлырак булды. Башкалар белән сөйләшкәндә балаларыбыз игътибарлы һәм тәрбияле булырга өйрәнде — без моның белән канәгать». Изге Язмаларда, Гәләтиялеләргә 6:7 дә: «Кеше ни чәчсә, шуны урыр»,— дип әйтелә. Балаларының югары әхлакый нормалар буенча яшәүләрен теләгән әти-әниләр иң беренче итеп үзләре бу нормалар буенча яшәгәннәрен күрсәтергә тиеш.

Аралашуга ачык булыгыз

«Һәм аларны [Алла күрсәтмәләрен] балаларыңның күңеленә сал һәм алар турында йортыңда утырганда, юлда барганда да, ятканда да һәм торганда да сөйлә» (Икенчезаконлык 6:7).

Эш вакытыннан күбрәк эшләгән кешеләрнең саны үсә бара. Әти дә, әни дә эшләп йөргәндә, бу балаларына зыян китерергә мөмкин. Әти-әниләр үз балалары белән әзрәк вакыт үткәрәләр. Өйдә әти-әниләргә йорт эшләрен карарга кирәк, шуңа күрә алар үзләрен еш кына хәлсез сизәләр. Мондый хәлдә ничек балалар белән яхшы аралашу сакларга? Мәсәлән, өйдәге эшләрне бергә караганда сөйләшеп була. Бер гаилә башлыгы, балалары белән сөйләшергә вакыт күбрәк булсын өчен, хәтта телевизорын чыгарып куйган. Ул болай дип сөйли: «Башта балаларга күңелсез иде, әмма без бергә уйланырга мәҗбүр итүче төрле уеннар уйнап, кызык китаплар турында фикер алыша башлагач, алар әкрен генә телевизорның юклыгына ияләште».

Балаларның сабый чактан ук үз әти-әнисе белән бергә сөйләшү гадәте булу мөһим. Югыйсә, әти-әниләр үз балаларына дус булмаячак, һәм балалары үсеп, берәр авырлыклар белән очрашса, алар үз туганнарыннан ярдәм сорамас. Сез аларга күңелләрендә булганны бушатырга ничек ярдәм итә аласыз? Гыйбрәтле хикәя 20:5 тә: «Кеше күңелендәге теләк-ниятләр — тирән су кебек; акыллы кеше аларны чумырып-чумырып алыр»,— дип әйтелә. Аның фикерләрен белергә ярдәм итүче, мәсәлән: «Син ничек уйлыйсың?» — кебек сорауларны кулланып, әти-әниләр балаларга үз хисләрен сөйләп бирергә һәм уйларында булганны әйтергә дәртләндерә алалар.

Балагыз җитди хата эшләсә, нәрсә эшләячәксез? Аңа бу вакытта аеруча игътибар кирәк. Балагызны тыңлаганда, үзегезне кулда тотыгыз. Бер әти кеше бу очракларда нәрсә эшләгәнен мондый сүзләр белән аңлата: «Балалар хата эшләгәндә, мин моны күңелгә якын алырга тырышмыйм. Мин игътибар белән аларны тыңлыйм һәм нәрсә булганын аңларга тырышам. Әгәр ачуым чыга башласа, мин тынычланганымны көтеп торам». Әгәр сез балагызны сабырлык белән тыңласагыз, ул төзәтер өчен бирелгән киңәшләрегезне теләбрәк кабул итәчәк.

Үгет-нәсыйхәтнең яратуга нигезләнүе мөһим

«Сез, аталар, балаларыгызның ачуын чыгармагыз, киресенчә, аларны, Раббының үгет-нәсыйхәтләрен истә тотып, тәртипкә өйрәтегез һәм тәрбияләгез» (Эфеслеләргә 6:4).

Нәсыйхәт яратуга нигезләнсә генә, яхшы уңышларга ирешеп була. Әти-әниләр ничек балаларының «ачуын чыгара» ала? Әгәр җәза ясалган хатага тиң булмаса яки ул тәнкыйть рухы белән бирелгән булса, бу баланың ачуын чыгарырга мөмкин. Төзәткәндә, ярату белән төзәтергә кирәк (Гыйбрәтле хикәя 13:24). Балага җәза биргәндә, моны ни өчен эшләгәнегезне аңлатсагыз, бала сез моны аны яратканга эшлисез икәнен аңлаячак (Гыйбрәтле хикәя 22:15; 29:19).

Шулай ук, бала начар тәртипнең аяныч нәтиҗәләрен үз өстендә сизсә, бу файда китерә. Мәсәлән, балагыз берәрсен рәнҗетсә, сез аның гафу үтенүен таләп итә аласыз. Ул гаиләдә булган кагыйдәләрне бозса, аны кайбер рәхәтлекләрдән мәхрүм итеп була, шулай итеп кагыйдәләргә буйсынырга кирәклеген күрсәтегез.

Җәзаны вакытында бирергә кирәк. Вәгазьче 8:11 дә: «Яман эшләргә хөкем тиз ясалмый, шунлыктан адәм баласы явызлык арты явызлык эшләүдән курыкмый»,— дип әйтелә. Нәкъ шулай ук күп балалар берәр эшне җәза алмыйча эшли алалармы икәнен тикшерергә тырышырлар. Шуңа күрә балага берәр начар эше өчен җәза бирәм дип әйткәнсез икән, үз сүзегезне үтәгез.

Файдалы ял итү кыйммәтле

«Көлү вакыты бар... һәм бию вакыты бар» (Вәгазьче 3:4).

Бала физик яктан үссен һәм акыллы булсын өчен, аңа күңел ачу вакыты да, шулай ук файдалы, акыллы ял итү дә кирәк. Әти-әниләр балалары белән бергә ял иткәндә, гаилә ныгый, һәм балалары үзләрен имин хис итә. Гаиләдәгеләр бергә ничек ял итә ала? Моның турында уйлансагыз, үзегез өчен рәхәтлек китерүче күп шөгыльләр барлыгын күрерсез. Бу — велосипедта йөрү, туп уйнау, теннис, бадминтон һәм волейбол кебек уеннар уйнап, ачык һавада спорт белән шөгыльләнү. Һәм гаилә бергә музыкаль инструментларда уйнаса, бу күпме шатлык китерәчәк — уйлап кына карагыз! Табигатькә чыгу да искиткеч истәлекләр калдырырга мөмкин.

Мондый вакытларда әти-әниләр балаларында ял итүгә дөрес караш үстерә ала. Өч улы булган бер мәсихче ата болай дип сөйли: «Мин мөмкин булганда балалар белән бергә ял итәргә тырышам. Мәсәлән, алар компьютерда уйнаганда, уеннары белән кызыксынам. Алар дәртләнеп аңлатканда, мин, форсаттан файдаланып, зыянлы күңел ачуларның куркынычы турында сөйләп бирәм. Шунсын билгеләп була: алар начар күңел ачуларны кире кага». Әйе, гаилә белән бергә ял итәргә яраткан балаларга җәбер-золым, әхлаксызлык һәм наркотиклар куллану белән бәйле булган телевизион тапшырулардан, видео- һәм кинофильмнардан баш тарту җиңелрәк, һәм алар Интернетның андый сайтларына керми.

Балаларыгызны яхшы дуслар сайларга өйрәтегез

«Зирәкләр белән аралашучы үзе дә зирәк булыр; ә ахмаклар белән дуслык йөртүче юлдан язар» (Гыйбрәтле хикәя 13:20).

Дүрт баласын әйбәт кенә үстергән бер мәсихче әти: «Балалар үзләренә яхшы дуслар сайларга тиеш — бу бик мөһим. Бер начар дус сез эшләгәннең барысын җимерергә мөмкин»,— дип әйтә. Үз балаларына, яхшы дуслар сайларга өйрәтер өчен, ул мондый сораулар биргән: «Кем синең иң якын дустың? Ни өчен ул сиңа ошый? Син аңа кайсы яклардан охшарга теләр идең?» Ә бер әти балаларына иң якын дусларын кунакка чакырырга киңәш биргән. Шулай итеп ул аларның дуслары белән танышкан һәм балаларына яхшы киңәш бирә алган.

Балаларга шулай ук шуны да аңлатырга кирәк: үз яшьтәшләре генә түгел, ә олы яшьтәге кешеләр дә аларның дуслары була ала. Бам Сен, өч уллы әти, болай дип сөйли: «Мин балаларыма шуны аңларга ярдәм итәм: Изге Язмаларда әйтелгән Давыт белән Йонафан очрагында кебек, дуслар бер яшьтә дә булмаска мөмкин. Мин балаларым белән бергә аралашыр өчен төрле яшьтәге мәсихчеләрне чакырам. Нәтиҗәдә, балалар алардан кечерәк я олырак булган мәсихчеләр белән аралаша». Алардан олырак булган һәм яхшы үрнәк биргән кешеләр белән аралашу балаларга күп нәрсәләргә өйрәнергә мөмкинлек бирә.

Сез балалар тәрбияләүдә уңышлы була аласыз

Кушма Штатларда үткәрелгән бер сорашу буенча, үз балаларында үз-үзеңне кулда тоту, тәрбияле булу һәм намуслык кебек сыйфатлар үстерергә тырышкан күп әти-әниләр уңышсыз булган. Ни өчен? Бу сорашуда катнашкан бер әни болай дип әйтә: «Кызганычка каршы, балаларны яклар өчен бер генә мөмкинлек бар: аларны бүлмәгә ябып, беркая да чыгармау». Безнең балалар үскән хәзерге дөнья, аеруча безнең көннәрдә, начар дип әйтәсе килгән бу хатынның. Мондый шартларда балаларны уңышлы тәрбияләп буламы соң?

Орхидея үстерергә теләп тә, ул шиңәр дип курыксагыз, бу күңелсезләндерергә мөмкин. Әгәр орхидеялар үстерү буенча белгеч килгәч, берничә яхшы киңәш биреп һәм ышаныч белән: «Сез мин әйткәнчә эшләсәгез, чәчкә үсәчәк»,— дисә, бу әлбәттә, сезне рухландырып җибәрер иде! Йәһвә кешеләрне бик яхшы белә, шуңа күрә балаларны тәрбияләү буенча иң яхшы киңәшләр бирә. «Балаңа барачак юлын яшьтән үк өйрәт; шулчак ул картайгач та бу юлдан читкә тайпылмас»,— дип әйтә ул (Гыйбрәтле хикәя 22:6). Балаларыгызны Изге Язмалардагы киңәшләр буенча тәрбияләсәгез, шул чакта, мөгаен, алар әхлакый яктан саф һәм җаваплы, шулай ук, башкаларга игътибарлы кеше булып үсәчәк. Шул чакта аларны кешеләр яратыр, һәм иң мөһиме аларны күктәге Әтиебез Йәһвә яратачак.