Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Барыгыз һәм шәкертләр булдырыгыз

Барыгыз һәм шәкертләр булдырыгыз

Барыгыз һәм шәкертләр булдырыгыз

«Күктә дә, җирдә дә бөтен хакимлек Миңа бирелде. Шуңа күрә, барыгыз һәм... шәкертләр булдырыгыз» (МАТТАЙ 28:18, 19).

1, 2. а) Гайсә үз шәкертләренә нинди йөкләмә биргән? б) Гайсәнең боерыгы белән бәйле булган нинди сораулар каралачак?

БЕЗНЕҢ эраның 33 елы. Исраилдә яз. Гәлиләя өлкәсендәге бер тау өстендә Гайсәнең шәкертләре бергә җыелганнар. Аларның Раббысы Гайсә терелтелгән һәм озакламыйча күккә күтәреләчәк, әмма башта ул аларга ниндидер мөһим сүзләр әйтергә тиеш. Гайсә үз шәкертләренә йөкләмә биргән. Нинди йөкләмә? Алар бу йөкләмәне ничек кабул иткән? Һәм аның безгә нинди кагылышы бар?

2 Гайсәнең сүзләре Маттай 28:18—20 дә язылган: «Күктә дә, җирдә дә бөтен хакимлек Миңа бирелде. Шуңа күрә, барыгыз һәм бөтен халыклар арасыннан Миңа шәкертләр булдырыгыз. Аларны Ата, Угыл һәм Изге Рух исеме белән суга чумдырыгыз һәм Мин сезгә кушканнарның барын да үтәргә өйрәтегез. Һәм белегез: Мин, дөнья беткәнгә тикле, һәрвакыт сезнең белән булам». Гайсә «Бөтен хакимлек», «Бөтен халыклар арасыннан», «Кушканнарның барын да үтәргә», «Һәрвакыт» дип әйткән. Бу дүрт өзеккә бәйле дүрт сорау туа. Ни өчен Гайсәгә буйсынырга кирәк? Кайда шәкертләр булдырырга? Аларны нәрсәгә өйрәтергә? Моны күпме башкарырга? Бу сорауларны бер-бер атлы карап чыгыйк *.

«Бөтен хакимлек Миңа бирелде»

3. Гайсә шәкертләр булдыру боерыгы биргәндә, ни өчен буйсынырга кирәк?

3 Беренчедән, ни өчен Гайсәгә буйсынырга һәм аның шәкертләр булдырыгыз дигән боерыгын үтәргә кирәк? Гайсә: «Күктә дә, җирдә дә бөтен хакимлек Миңа бирелде. Шуңа күрә, барыгыз... шәкертләр булдырыгыз»,— дип әйткән. «Шуңа күрә» дигән сүзләр бу боерыкка буйсыныр өчен мөһим сәбәп барлыгын күрсәтә: бу боерыкны биргән Гайсәгә «бөтен хакимлек» бирелгән. Никадәр киң аның хакимлеге?

4. а) Гайсәнең хакимлеге никадәр киң? б) Гайсәнең хакимлеге никадәр киң икәнен аңлау безгә шәкертләр булдыру боерыгын үтәүдә ничек тәэсир итәргә тиеш?

4 Гайсәнең үз җыелышы өстеннән хакимлеге бар, ә 1914 елдан башлап ул Алланың шул елда урнаштырылган Патшалыгында хакимлек итә (Көлессәйлеләргә 1:13; Ачылыш 11:15). Ул җитәкче фәрештә, һәм шуңа күрә йөзләгән миллион фәрештәләрдән торган күк гаскәре аның сүзләрен үти (1 Тессалуникәлеләргә 4:16; 1 Петер 3:22; Ачылыш 19:14—16). Гадел принципларга буйсынмаучы «һәртөрле җитәкчелекне, хакимиятне, кодрәтне юкка чыгарыр» өчен, Гайсәнең Әтисе аңа хакимлек биргән (1 Көринтлеләргә 15:24—26; Эфеслеләргә 1:20—23). Гайсәнең хакимлеге тереләр белән генә чикләнми. Ул шулай ук «тереләргә һәм үлеләргә... хөкем итүче Хаким», чөнки Алла аңа үлем йокысы белән йоклаганнарны терелтер өчен көч биргән (Рәсүлләр 10:42; Яхъя 5:26—28). Әлбәттә, мондый зур хакимияткә ия булган Затның боерыгына җитди карарга кирәк. Шуңа күрә без Мәсихнең «барыгыз һәм... шәкертләр булдырыгыз» дигән боерыгына күндәмлек күрсәтеп һәм теләп буйсынабыз.

5. а) Петер ничек Гайсә сүзләренә буйсынган? б) Петер Гайсә боерыгын үтәп, нинди фатихалар алган?

5 Җирдә хезмәт итүенең башында Гайсә үз шәкертләрен аның хакимлеген тану һәм боерыкларына буйсыну фатихаларга китерәчәк дип өйрәткән. Аның бу өйрәтүләре тирән тәэсир калдыра. Бер тапкыр ул балык тотучы Петергә: «Тирәнгәрәк кер дә ятьмәләрегезне салыгыз»,— дигән. Петер ул урында балык юклыгын белеп: «Өйрәтүче! Без төн буе тырыштык, ләкин һичнәрсә тота алмадык»,— дигән Гайсәгә. Шуннан соң басынкы гына: «Шулай да, Син кушасың икән, ятьмәне салам»,— дип өстәгән. Гайсә боерыгына буйсынып, Петер «бик күп балык» тоткан. Шаккаткан Петер «Гайсә алдында тезләренә егылган: „Раббым, кит минем янымнан, мин гөнаһлы кеше“»,— дигән. Ләкин Гайсә: «Курыкма, шушы вакыттан башлап кешеләр тотучы булырсың»,— дип җавап кайтарган (Лүк 5:1—10; Маттай 4:18). Бу вакыйгадан без нәрсәгә өйрәнәбез?

6. а) Искиткеч күләмдә тотылган балык турындагы хәбәр Гайсәнең нинди буйсыну таләп иткәне хакында нәрсә ачыклый? б) Без ничек Гайсә үрнәге буенча эш итә алабыз?

6 Петер, Әндри һәм башка рәсүлләр ис китәрлек күп балык тоткач кына, Гайсә аларга «кешеләр тотучылар» булыгыз дигән йөкләмә биргән (Марк 1:16, 17). Моңардан шунсы ачык күренә: Гайсә уйламыйча буйсынуны таләп итмәгән. Ул балык тотучыларга аңа буйсыныр өчен нигезле сәбәп биргән. Гайсәнең ятьмәләрне салу турындагы боерыгын үтәү зур уңышларга китергән кебек, «кешеләр тотучы» булыгыз дигән боерыгын үтәү дә зур фатихаларга китерер иде. Гайсәгә тулысынча ышанып, рәсүлләр буйсынган. Шуннан соң алар «көймәләрен ярга тартып чыгаргач, бөтен нәрсәләрен шунда калдырып... Гайсәгә ияреп киткәннәр» диелә (Лүк 5:11). Шушы көннәрдә дә берәрсен шәкертләр булдыру эшендә катнашырга дәртләндергәндә, без Гайсә үрнәге буенча эш итәбез. Кешеләрдән без әйткәнчә, уйламыйча эшләүләрен таләп итмибез, без аларга, Мәсих боерыгына буйсыныр өчен, нигезле сәбәпләр китерәбез.

Нигезле сәбәпләр һәм дөрес теләкләр

7, 8. а) Патшалык турында вәгазьләр өчен һәм шәкертләр әзерләр өчен Изге Язмаларга нигезләнгән нинди сәбәпләр бар? б) Вәгазь эшен дәвам итәргә Изге Язмадагы нинди өземтә сине аеруча дәртләндерә? (Искәрмәне дә кара.)

7 Без Патшалык турында вәгазьләү һәм шәкертләр булдыру эшендә Мәсих хакимлеген таныганга катнашабыз. Кешеләрне игелекле эшләргә дәртләндерергә теләгебез булса, без аларга Изге Язмалардан тагын нинди сәбәпләр китерә алыр идек? Төрле илләрдә яшәүче тугры Йәһвә Шаһитләре әйткән сүзләрне карап чыгыйк һәм Изге Язмалардагы шигырьләр аларның сүзләрен ничек дәлилли икәненә игътибар итик.

8 Рой исемле кардәш 1951 елда суга чумдырылу үткән. «Үземне Йәһвәгә багышлаганда, мин аңа мәңге хезмәт итәргә вәгъдә бирдем. Мин үз сүзләремдә торырга телим» (Мәдхия 49:14; Маттай 5:37). Хетер исемле апа-кардәш 1962 елда суга чумдырылу үткән. «Йәһвәнең минем өчен бар эшләгәннәре турында уйлаганда, мин үз рәхмәтләремне аңа тугры хезмәт итеп белдерергә телим» (Мәдхия 9:2, 10—12; Көлессәйлеләргә 3:15). 1954 елда суга чумдырылу үткән Ханнелора болай дип сөйли: «Аллага хезмәт итәргә дип чыккан һәрбер очракта безгә фәрештәләр ярдәм итә. Нинди хөрмәт!» (Рәсүлләр 10:30—33; Ачылыш 14:6, 7). Онор 1969 елда суга чумдырылу үткән, ул болай ди: «Йәһвәнең хөкем сәгате килгәч күршеләремә: „Ә миңа әйтмәделәр!“ — дип әйтеп, Йәһвәне һәм аның Шаһитләрен гаепләр өчен бернинди дә сәбәп бирергә теләмим» (Йәзәкил 2:5; 3:17—19; Римлыларга 10:16, 18). Клаудио 1974 елда суга чумдырылу үткән һәм: «Вәгазьләгәндә без „Аллаһы каршында Мәсих исеменнән ихлас күңелдән сөйлибез“. Без иң яхшы Дуслар белән бергә хезмәт итәбез — моның турында уйлап кына кара!» — дип әйтә (2 Көринтлеләргә 2:17) *.

9. а) Петер һәм башка рәсүлләр турындагы хәбәрдән күренгәнчә, Мәсихкә буйсынырга нәрсәнең дәртләндерүе дөрес? б) Безнең көннәрдә кешеләрне Аллага һәм Мәсихкә буйсынырга нәрсә дәртләндерергә тиеш һәм ни өчен?

9 Искиткеч күләмдә тотылган балык турындагы хәбәр шуны да күрсәтә: Мәсихкә дөрес теләкләрдән буйсыну мөһим. Аңа буйсынырга мәхәббәт дәртләндерергә тиеш. Петер: «Раббым, кит минем янымнан, мин гөнаһлы кеше»,— дип әйткәч, Гайсә китмәгән; ул Петерне берәр гөнаһларында да фаш итә башламаган (Лүк 5:8). Гайсә хәтта аны яныннан китәргә үтенгәне өчен дә шелтәләмәгән. «Курыкма»,— дип әйткән ул аңа йомшак кына. Мәсихкә буйсынырга курку этсә, бу дөрес булмас иде. Гайсә Петергә һәм аның иптәшләренә «кешеләр тотучылар» буласыз дип әйткән. Без дә кешедә курку, гаеп яки оят хисе кебек тискәре хисләр уятып, аны Мәсихкә буйсынырга мәҗбүр итмибез. Аллага һәм Мәсихкә карата яратуга нигезләнгән чын күңелдән буйсыну гына Йәһвә йөрәген сөендерә (Маттай 22:37).

«Бөтен халыклар арасыннан Миңа шәкертләр булдырыгыз»

10. а) Гайсә боерыгының нинди өлеше шәкертләр алдында бик авыр мәсьәлә булган? б) Шәкертләр Гайсә боерыгын ничек үтәгән?

10 Гайсәнең боерыгы тагын бер сорау тудыра: шәкертләр булдыру эше кайда башкарылырга тиеш? Гайсә үзенең артыннан баручыларга: «Бөтен халыклар арасыннан Миңа шәкертләр булдырыгыз»,— дигән. Гайсә җирдә әле хезмәт итә башлаганчы, башка халыклар Йәһвәгә хезмәт итәр өчен Исраил иленә килсә, аларны шатлык белән каршы алганнар (3 Патшалык 8:41—43). Гайсә үзе күбесенчә яһүдләргә вәгазьләгән. Әмма шәкертләренә, аның кушуы буенча, хәзер бар халыкларга барырга кирәк булган. Аның шәкертләренең «балык тоту урыннары», ягъни вәгазьләү җирләре киңәйгән дип әйтеп була. Башта бу урыннар яһүдләр яшәгән «күл» белән генә чикләнгән булса, тиздән шәкертләргә кешелек «диңгезенә» чыгарга кирәк булган. Мондый үзгәрешләр махсус тырышлыклар таләп итсә дә, шәкертләр әзерлек белән Гайсә күрсәтмәләренә буйсынган. Гайсәнең үлеменнән соң 30 ел да үтми, рәсүл Паул яхшы хәбәр яһүдләргә генә түгел, ә «дөньядагы һәр җан иясенә игълан ителгән» дип яза алган (Көлессәйлеләргә 1:23).

11. ХХ гасыр башыннан алып «балык тоту урыннары» никадәр киңәйгән?

11 Күптән түгел генә вәгазьләү җирләренең моңа охшаш киңәюе булды. ХХ гасырның башында «балык тоту урыннары» бары тик берничә ил белән генә чикләнгән булган. Әмма ул вакыттагы Мәсих шәкертләре, I гасыр мәсихчеләре үрнәген тотып, вәгазьләү җирләрен ашкынып киңәйткәннәр (Римлыларга 15:20). 1930 елларның башында алар йөзгә якын илдә шәкертләр әзерләгән. Бүгенге көнгә «балык тоту урыннары» 235 илгә һәм территорияләргә киңәйгән (Марк 13:10).

«Барлык төрле телле халыклардан»

12. Зәкәрия 8:23 тәге пәйгамбәрлек нәрсәгә игътибар итә?

12 Бөтен халыклар арасыннан шәкертләр булдыру илләрнең зурлыгы аркасында гына түгел, ә шулай ук күп телләр булганга да авыр эш. Йәһвә Зәкәрия пәйгамбәр аша алдан ук болай дип әйткән булган: «Шул көннәрдә булачак, барлык төрле телле халыклардан ун кеше тотыначаклар, Яһүдинең итәгенә тотыначаклар һәм болай дип әйтәчәкләр: без синең белән барабыз, чөнки без сезнең белән Алла икәнен ишеттек» (Зәкәрия 8:23). Бу пәйгамбәрлекнең зуррак үтәлешендә «Яһүди» — майланган мәсихчеләрнең калдыгы, ә «ун кеше» — «бихисап күп кеше» * (Ачылыш 7:9, 10; Гәләтиялеләргә 6:16). Зәкәрия әйткәнчә, Мәсих шәкертләренең бихисап күп санын төрле телле күп халыклардан җыярга кирәк булган. Алла халкының бүгенге тарихы шәкертләр булдыруда эшләр нәкъ шулай барганын күрсәтәме? Әйе.

13. а) Алланың бүгенге халкы арасында телләргә кагылышлы нинди үзгәрешләр булган? б) «Акыллы һәм ышанычлы хезмәтче» төркеме рухи ризыкның төрле телләрдә кирәклегенә нинди җавап кайтарган? («Сукырлар өчен басмалар» дигән рамканы да кара.)

13 1950 елда бөтен җир шары буенча 5 Йәһвә Шаһитенең 3 есе өчен туган тел — инглиз теле булган. Әмма 1980 елга бу сан 2 гә кадәр төшкән, ә бүгенге көндә 5 Йәһвә Шаһитенең берсе генә инглиз телен туган тел дип саный. «Ышанычлы һәм акыллы хезмәтченең» бу үзгәрешләргә җавабы нинди булган? Ул тагын да күбрәк телләрдә рухи ризык бирә башлаган (Маттай 24:45). Мәсәлән, 1950 елда әдәбият 90 телдә бастырылса, бүген бу сан якынча 400 гә кадәр үсте. Төрле телләрдә сөйләшкән кешеләргә шундый зур игътибар күрсәтү нәтиҗә китергәнме? Әйе! «Һәр... телдән» чыккан 5 меңгә якын кеше һәр атна Мәсихнең шәкерте була! (Ачылыш 7:9). Һәм бу үсү дәвам итә. Кайбер илләрдә «ятьмәләргә» бик зур уңыш эләгә! (Лүк 5:6; Яхъя 21:6).

Канәгатьләндерүче хезмәттә катнаша аласыңмы?

14. Безнең территориядә яшәгән һәм чит телдә сөйләшкән кешеләргә ничек ярдәм итеп була? («Саңгыраулар теле һәм шәкертләр булдыру» дигән рамканы да карагыз.)

14 Күпчелек көнбатыш илләргә иммигрантлар килгәнгә, бу илләрдә «һәр... телле» кешеләрдән шәкертләр булдыру мөмкинлеге ачылды (Ачылыш 14:6). Без үз территориябездә яшәгән чит телле кешеләргә ничек ярдәм итә алабыз? (1 Тимутегә 2:4). Безгә «балык тоту» өчен тиешле ятьмәләр кирәк. Бу кешеләргә туган телендә басмалар бир. Мөмкин булса, аның янына бу телне белгән кардәшнең килүе турында кайгырт (Рәсүлләр 22:2). Безнең көннәрдә андый кардәшне табу җиңелрәк, чөнки күп Йәһвә Шаһите, чит ил кешеләренә Мәсих шәкерте булырга ярдәм итәр өчен, башка телләрне өйрәнә. Төрле илләрдән килгән хәбәрләр мондый ярдәм бирү канәгатьлек китергәнен күрсәтә.

15, 16. а) Нинди мисаллар чит телләрдә сөйләшкән кешеләргә ярдәм итү канәгатьлек китергәнен күрсәтә? б) Чит телле басуларда хезмәт итү турында нинди сорауларны карап чыгу яхшы булыр иде?

15 Нидерландиядә Патшалык турында вәгазь 34 телдә алып барыла. Бу илдә булган ике мисалны карап чыгыйк. Ирле-хатынлы Шаһитләр Польшадан килгән иммигрантлар арасында шәкертләр булдырырга теләк белдергән. Аларның тырышлыклары шулхәтле бүләкләнгән ки, хәтта ире, кызыксынган кешеләр белән Изге Язмалар өйрәнергә атнада тагын бер көн булсын өчен, эш вакытын киметкән. Озакламыйча алар һәр атна 20 дән артык Изге Язмалар өйрәнүе үткәргән. «Аллага хезмәт итүебез безгә зур шатлык китерә»,— дип әйтә алар. Кешеләр Изге Язмалар хакыйкатен үз телләрендә ишетеп рәхмәтләрен белдергәндә, шәкертләр булдыручыларга бу аеруча бәхет китерә. Мәсәлән, бер тапкыр вьетнам телендә үткәрелгән очрашуда олы яшьтәге ир-ат басып, аңа сүз бирүләрен сораган. Аның күзләре яшь белән тулган иде. Шаһитләргә ул болай дип әйткән: «Минем авыр телемне өйрәнер өчен куйган тырышлыкларыгыз өчен бик зур рәхмәт. Олы яшемдә Изге Язмалардагы искиткеч хакыйкатьләрне белүемә мин шулхәтле бәхетлемен».

16 Шуңа күрә чит телле җыелышларда хезмәт итүчеләрнең зур шатлык кичерүләренә шаккатасы юк. Бөек Британиядәге ирле-хатынлы болай ди: «Без инде 40 ел Патшалык турында вәгазьлибез һәм чит телле территорияләрдә хезмәт итү, бәлки, иң кызыгы дип әйтеп буладыр». Шундый мавыктыргыч вәгазьдә катнашыр өчен, син үз тормышыңда берәр үзгәрешләр ясый алыр идеңме? Әгәр мәктәптә укыйсың икән, син чит тел өйрәнеп, вәгазьнең бу төренә үзеңне әзерли аласыңмы? Бу фатихалар белән тулы һәм канәгатьлек китерүче тормышка юл ачарга мөмкин (Гыйбрәтле хикәя 10:22). Моның турында әти-әниең белән киңәшләшеп алсаң, ничек булыр иде?

Тәкъдим итү юлларын үзгәртәбез

17. Җыелышыбыз вәгазьләгән территориядә күбрәк кешеләрне без ничек таба алабыз?

17 Әлбәттә, күпчелегебезгә шартларыбыз чит тел территорияләрендә «ятьмәләребезне» салырга мөмкинлек бирми. Әмма без, бәлки, үз җыелышыбызның территориясендә күбрәк кеше таба алырбыз. Ничек? Хәбәрне түгел, ә аны тәкъдим итү юлларын үзгәртеп. Күп илләрдә саклык чаралары яхшы булган йортларда яшәгән кешеләрнең саны үсә. Күпләре, йорттан-йортка вәгазьләгәндә, өйдә булмый. Шуңа күрә безгә «ятьмәбезне» башка вакытта һәм төрле урыннарда салырга кирәк. Шулай эшләп, без Гайсә үрнәгенә иярәбез. Ул кешеләр белән сөйләшер өчен төрле шартларда юллар тапкан (Маттай 9:9; Лүк 19:1—10; Яхъя 4:6—15).

18. Төрле урыннарда шаһитлек итү никадәр уңышлы икәнен нәрсә күрсәтә? («Кешеләр эшләгән урыннарда шәкертләр булдыру» дигән рамканы да кара.)

18 Кайбер илләрдә кардәшләр кешеләр булган бар җирдә вәгазьләп уңышлы гына шәкертләр булдыра. Шәкертләр әзерләү буенча тәҗрибәле кардәшләр мөмкин булганча күбрәк төрле урыннарда вәгазьләргә тырыша. Өйдән-өйгә вәгазьләүдән тыш, вәгазьчеләр безнең көннәрдә аэропортта, эш һәм машина кую урыннарында, кибетләрдә, тукталышларда, урамнарда, паркларда, пляжларда һәм башка урыннарда вәгазьли. Гавай илендәге яңа гына чумдырылу үткән Шаһитләрнең күбесенә вәгазьнең бу төре хакыйкать белән танышырга ярдәм иткән. Вәгазьләүнең төрле юлларын куллану Гайсәнең шәкертләр булдыру турындагы боерыгын тагын да тулырак үтәргә ярдәм итә (1 Көринтлеләргә 9:22, 23).

19. Чираттагы мәкаләдә нинди сораулар каралачак?

19 Гайсә шәкертләр булдырырга дигәндә, бу эшне ни өчен һәм кайда үтәргә икәнен әйтеп кенә чикләнмәгән, ул, шулай ук, без нәрсәгә өйрәтергә тиеш һәм моны күпме башкарырга тиеш икәнен әйткән. Моны чираттагы мәкаләдә карап чыгарбыз.

[Искәрмәләр]

^ 2 абз. Бу мәкаләдә беренче ике сорау каралыр, ә калганнары чираттагы мәкаләдә каралачак.

^ 12 абз. Бу пәйгамбәрлекнең үтәлеше турында күбрәк белер өчен, Йәһвә Шаһитләре тарафыннан бастырылган «Күзәтү манарасы» 1 август, 2001 ел, 8, 9 нчы битләрне һәм «Ишагыйя пәйгамбәрлеге — барлык кешелек өчен яктылык» дигән китапның (рус) 2 нче томы, 408 нче битен карагыз.

Хәтерлисезме?

• Патшалык турындагы вәгазьдә һәм шәкертләр булдыру эшендә катнашыр өчен, безнең нинди сәбәпләребез бар, һәм нинди теләкләр моңа дәртләндерә?

• Гайсәнең барлык халыклардан шәкертләр булдыру йөкләмәсен бүгенге көндә Йәһвә хезмәтчеләре никадәр киң үти?

• Без «балык тотуда» ничек төрле юллар куллана алабыз, һәм бу ни өчен кирәк?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[20 биттәге рамка/иллюстрацияләр]

Сукырлар өчен басмалар

Кушма Штатларда мәсихче өлкән һәм тулы вакытлы хезмәтче Альберт яши. Ул сукыр. Брайль шрифты белән бастырылган Изге Язмаларга нигезләнгән басмаларны куллану аңа уңышлырак вәгазьләргә, шул исәптән хезмәт күзәтчесе йөкләмәсен үтәргә ярдәм итә. Җыелыштагы йөкләмәләрен ул ничек үти?

«Безнең җыелышта Альберт кебек яхшы хезмәт күзәтчесе булганы юк иде әле»,— дип әйтә Джеймс исемле рәислек итүче күзәтче. Альберт — Кушма Штатларда яшәгән һәм инглиз я испаннарның Брайль шрифты белән бастырылган һәм Изге Язмаларга нигезләнгән басмаларны инде берничә ел укыган 5000 гә якын сукыр кешенең берсе. Чыннан да 1912 елдан башлап ышанычлы хезмәтче төркеме Брайль шрифтында йөздән артык басма чыгарды. Безнең көннәрдә иң югары технологияләрне куллану ярдәмендә, Йәһвә Шаһитләренең типографияләрендә һәр ел миллионлаган бит бастырыла, алар уннан артык телдә чыгарыла һәм 70 тән артык илгә таратыла. Син сукырлар өчен әзерләнгән һәм Изге Язмаларга нигезләнгән басмалардан файда ала алырлык берәр кешене беләсеңме?

[21 биттәге рамка/иллюстрация]

Саңгыраулар теле һәм шәкертләр булдыру

Бөтен җир шары буенча меңләгән Йәһвә Шаһите, шул исәптән ашкынучы яшьләр дә, саңгыраулар телен өйрәнеп, андый кешеләргә Мәсих шәкертләре булырга ярдәм итә. Нәтиҗәдә, Бразилиядә генә соңгы ел эчендә 63 саңгырау кеше суга чумдырылу үткән һәм 35 саңгырау Шаһит тулы вакытлы вәгазьче булып хезмәт итә. Бөтен җир шары буенча саңгыраулар телендә үткәрелгән җыелышларның һәм төркемнәрнең саны 1 200 дән артык. Саңгыраулар теленең иң зур теократик районы Россиядә: ул бөтен илне үз эченә ала!

[22 биттәге рамка]

Кешеләр эшләгән урыннарда шәкертләр булдыру

Кешеләргә эшләгән урыннарында вәгазьләгәндә, Гавай илендә яшәүче бер апа-кардәш транспорт компаниясенең администраторына килә. Эше күп булуына карамастан, бу ир-ат һәр атна 30 минут буена Изге Язмаларны үз офисында өйрәнергә ризалаша. Һәрбер чәршәмбе көнне ул үз хезмәтчеләренә миңа шалтыратмагыз диеп, үзен тулысынча өйрәнүгә багышлый. Гавай илендә яшәүче тагын бер апа-кардәш Изге Язмаларны атнасына бер тапкыр аяк киемен ремонтлау һөнәрханәсендәге хуҗа хатын белән өйрәнә. Өйрәнү аяк киемен ремонтлаучы эшләгән урында үткәрелә. Берәр клиент килсә, Шаһит, комачауламас өчен, читкәрәк китеп тора. Кеше киткәч, алар өйрәнүне дәвам итәләр.

Администратор да, һөнәрханәдәге хуҗа хатын да, Шаһитләр төрле урыннарда үз «ятьмәләрен» салырга тырышканга, Изге Язмалар өйрәнә башлаган. Кайбер кешеләрне өйдә очратуы авыр. Аларны җыелышың территориясенең кайсы урыннарында очратып була? Син андый урыннар беләсеңме?