Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Бүләк ителгән тормышны дөрес бәялә

Бүләк ителгән тормышны дөрес бәялә

Бүләк ителгән тормышны дөрес бәялә

«Без тере Аллаһыга хезмәт итә алсын өчен, Аның [Мәсихнең] каны безнең вөҗданнарыбызны үлемгә китерүче гамәлләрдән чистартыр» (ЕВРЕЙЛӘРГӘ 9:14).

1. Тормышны югары бәяләгәнебезне ничек күрсәтәбез?

ТОРМЫШЫҢНЫҢ бәясе күпме дип сорасалар, син нәрсә дип әйтер идең? Без тормышны — үзебезнекен дә, башкаларныкын да — югары бәялибез. Без моны чирләгәндә табибка барып яки үз сәламәтлегебезгә регуляр рәвештә тикшерү үткәреп күрсәтәбез. Без яшәргә һәм сәламәт булырга телибез. Карт һәм гарип кешеләрнең дә күпчелеге үләргә теләми.

2, 3. а) Гыйбрәтле хикәя 23:22 дә нинди бурыч турында сүз бара? б) Гыйбрәтле хикәя 23:22 дә әйтелгән бурычның Аллага нинди кагылышы бар?

2 Башкалар белән мөнәсәбәтләреңнән син яшәүне ни дәрәҗәдә бәялисең икәне күренәчәк. Мәсәлән, Алла Сүзендә: «Атаң сүзен тыңла; ул сине бар иткән; анаңны картайган көннәрендә дә ярдәмеңнән мәхрүм итмә»,— дигән күрсәтмә бирелә (Гыйбрәтле хикәя 23:22). «Тыңла» — тыңларга һәм үтәргә дигәнне аңлата (Чыгыш 15:26; Икенчезаконлык 7:12; 13:18; 15:5; Ешуа 22:2; Мәдхия 80:14). Алла Сүзе буенча ни өчен әтиеңне һәм әниеңне тыңларга кирәк? Алар синнән олырак һәм тәҗрибәлерәк булганга гына түгел. Алар «сине бар иткән». Изге Язмаларның бер тәрҗемәсендә: «Сиңа яшәү биргән атаң сүзен тыңла»,— дип әйтелә. Һичшиксез, тормышыңны кадерләсәң, син аны сиңа биргәннәрне дә кадерләргә бурычың барлыгын таныйсың.

3 Әлбәттә, әгәр син чын мәсихче икән, тормышыңның төп Чыганагы — Йәһвә икәнен таныйсың. Син Аның ярдәмендә «яшисең, хәрәкәт итәсең һәм көн күрәсең», синдә тою сәләте бар һәм киләчәккә планнар, шул исәптән мәңгелек тормышка планнар төзи аласың (Рәсүлләр 17:28; Вәгазьче 3:11; Мәдхия 35:10). Гыйбрәтле хикәя 23:22 дәге сүзләр буенча, Алланың яшәүгә карашын аңларга һәм бу карашны кабул итәргә теләп, аны тыңлау дөрес булыр иде. Яшәүгә карата башка карашларда булу дөрес түгел.

Яшәүгә хөрмәт күрсәт

4. Кешелек тарихының иң башында яшәүгә хөрмәт күрсәтү мөһим икәнлеге ничек ачыкланган?

4 Кешелек тарихының иң башында Йәһвә ачык итеп шуны аңлаткан: кешеләрнең яшәүне үзләренең ихтыяры буенча кулланырга хакы юк. Кабил, үз абыйсы Һабилдән көнләшеп һәм ачуы чыгып, бер гаепсез кешене — үз абыйсын үтергән. Кабилнең яшәү турында мондый карар кабул итәргә хакы булганмы, син ничек уйлыйсың? Алла аның хакы юк дип уйлаган. Ул Кабилне җавапка тарткан һәм аңарга: «Син ни кылдың?.. Туфрактан кардәшеңнең кан ыңгырашуы Миңа ишетелеп тора»,— дип әйткән (Яратылыш 4:10). Һабилнең туфракка түгелгән каны аның яшәвен символлаштырганына игътибар ит. Ул мәрхәмәтсез рәвештә үтерелгән булган, ә каны үч алу турында «ыңгырашкан» (Еврейләргә 12:24).

5. а) Нух көннәрендә Алла кешеләрне нәрсәдән тыйган, һәм бу тыю кемгә әйтелгән булган? б) Кайсы яктан бу тыю бик мөһим адым булган?

5 Туфаннан соң 8 кеше генә исән калган, һәм алардан бөтен җиргә кеше үрчегән һәм таралган. Бөтен кешеләргә үз ихтыярын белдереп, Алла яшәүгә һәм канга карата үз карашын тагын да ачыграк күрсәткән. Ул кешеләргә хайван итен ашарга рөхсәт иткән, әмма шундый чик куйган: «Җирдә хәрәкәт иткән һәрбер җанлы нәрсә, яшел чирәм кебек үк, сезнең өчен ризык булыр; аларның һәммәсен сезгә бирәм. Әмма канлы итне, ягъни җаны бар итне ашамагыз» (Яратылыш 9:3, 4). Яһүд динен тоткан кайберәүләр бу сүзләрне болай аңларга кирәк ди: хайван әле тере булса, аның итен дә, канын да ашарга ярамый. Әмма вакыт узу белән, шунсы ачыкланган: яшәр өчен канны ризык итеп кабул итү тыела — нәкъ шуны Алла сүзләре аңлаткан. Моннан тыш, Алланың Нух аша бирелгән боерыгы аның бөек ниятенең үтәлүендә мөһим бер адым булган. Бу ният кан белән бәйле, һәм ул ният ярдәмендә кешеләр мәңгелек тормыш ала алачак.

6. Алла Нухка әйтелгән сүзләр белән яшәүгә үз мөнәсәбәтен ничек күрсәткән?

6 Алла болай дәвам иткән: «Сезнең җаныгыз яшерелгән үз каныгыз түгелсә дә, гаеплене Мин җавапка тартачакмын. Һәр хайваннан хисап алачакмын. Кешенең җанына кул сузган һәр бәндәдән үч алачакмын. Кеше канын койган адәмнең үз каны да кеше кулыннан коелыр. Чөнки кешене Аллаһы үз сурәтендә яратты» (Яратылыш 9:5, 6). Бөтен кешелеккә әйтелгән бу сүзләрдән Алла кеше канына аның яшәвенең символына кебек карый икәне күренә. Кешегә яшәүне Барлыкка Китерүче бирә, һәм кан белән сурәтләнгән бу яшәүне алырга беркемнең дә хакы юк. Әгәр берәрсе, Кабил кебек, кеше үтерсә, Барлыкка Китерүченең бу кешедән «үч алырга» хакы бар.

7. Ни өчен Нухка кан турында бирелгән боерык безне кызыксындырырга тиеш?

7 Шулай итеп Алла канның кулланылуына билгеле чикләр куйган. Ни өчен Алла алай эшләгән? Ни сәбәпле Алланың канга андый карашы? Бу сорауларга җавап Изге Язмалардагы бик мөһим булган тәгълиматларның берсенә кагыла икән. Бу тәгълимат мәсихчеләр иманының асылы, әмма күп диннәр аны санга сукмый. Бу тәгълимат нәрсә турында һәм ул ничек синең тормышыңа, карарларыңа һәм тәртибеңә кагыла?

Кан. Нәрсә өчен кулланып була?

8. Йәһвә Канунда кан куллану буенча нинди чикләр куйган?

8 Йәһвә Исраилгә Канун җыентыгын биргәндә, яшәүгә һәм канга карата үз карашын җентекләбрәк ачыклаган. Аларны биргән чакта, ул үз ниятен үтәүдә тагын бер адым алга ясаган. Аллага, Канун буенча, бүләк итеп бодай, май һәм шәраб китерергә кирәк булган — бәлки син моны хәтерлисеңдер (Левит 2:1—4; 23:13; Саннар 15:1—5). Хайваннар да корбан итеп китерелгән булган. Моның турында Алла болай дип әйткән: «Тәннең җаны канда һәм Мин, сезнең җаннарыгызны чистартыр өчен, аны [канны] сезгә корбан китерү урынына билгеләдем, чөнки бу кан җанны сафландыра; шуңа күрә Мин Исраил улларына болай дип әйттем дә: сезнең бер җаныгыз да кан ашарга тиеш түгел». Бу сүзләргә Йәһвә шуны да өстәгән: әгәр берәрсе ауда яки өйдә берәр җәнлекне ашар өчен үтерсә, ул аның канын агызып, канны туфрак белән капларга тиеш булган. Җир Алланың «аяклары торган урын» булганга, кеше канны җиргә агызып, яшәүнең кире Яшәү Бирүчегә кайтканын таныган (Левит 17:11—13; Ишагыйя 66:1).

9. Канун буенча, канны ничек кенә куллану рөхсәт ителгән һәм моның максаты нинди булган?

9 Ул закон берәр мәгънәсез дини йола булып кына калмый, ул безнең өчен әһәмиятле. Ни өчен исраиллеләр канны ризык итеп кулланмаска тиеш икәненә игътибар иттеңме? Алла: «Шуңа күрә Мин Исраил улларына болай дип әйттем дә: сезнең бер җаныгыз да кан ашарга тиеш түгел»,— дип әйткән. Ни өчен? «Мин сезнең җаннарыгызны чистартыр өчен, аны [канны] сезгә корбан китерү урынына билгеләдем». Әллә бу ни өчен Алланың Нух аша кешеләр канны ашамаска тиеш дип әйткәнен аңлатмыймы? Иҗат Итүче канга зур әһәмият биргән һәм аны кешеләрне коткаруда махсус урынга куйган. Кан гөнаһларны каплауда (пакьләндерүдә, ягъни йолып алуда) иң мөһим роль уйнарга тиеш булган. Канун буенча, Йәһвә канны корбан китерү урынында гына кулланырга кушкан. Бу Алладан кичерү алырга теләгән исраиллеләрнең тормышларын йолып алу өчен башкарылган.

10. Ни өчен хайваннар каны гөнаһларны тулысынча каплый алмаган, әмма Канун буенча китерелгән корбаннар нәрсәне искә төшереп торган?

10 Канның йолым сыйфатында хезмәт итүе мәсихчеләр өчен дә якын. Алла биргән Канунның бу үзенчәлегенә игътибар итеп, мәсихче рәсүл Паул болай дип язган: «Канун бар нәрсәнең диярлек кан белән пакьләндерелүен таләп итә, һәм кан түгелмичә ярлыкау булмый» (Еврейләргә 9:22). Паул Канун буенча китерелгән корбаннар исраиллеләрне камил, гөнаһсыз кеше итмәгәнен ачык итеп күрсәтә. Ул: «Корбаннар ел саен гөнаһ турында искә төшереп тора, чөнки үгез каны белән кәҗә каны кешенең гөнаһын юа алмый»,— дип язган (Еврейләргә 10:1—4). Әмма барыбер мондый корбаннарның билгеле бер максатлары булган. Алар исраиллеләрнең исләренә шуны төшергән: алар гөнаһлы, һәм аларга гөнаһлардан тулысынча кичерү алыр өчен, ниндидер күбрәк нәрсә кирәк. Шулай итеп, хайваннарның яшәвен символлаштырган кан кеше гөнаһларын тулысынча каплый алмаган. Әмма гөнаһларны тулысынча каплый алган кан булганмы?

Яшәү Бирүченең җавабы

11. Хайваннарның канын корбан итеп китерү символик мәгънә йөрткәнен без кайдан беләбез?

11 Чынында Канун Алла ихтыярын үтәүдә шактый нәтиҗәлерәк булган нәрсәгә күрсәткән. «Канун ни өчен соң?» — дип сораган Паул. Һәм үзе: «Канун Үзенә вәгъдә бирелгән Токым килгәнгә кадәр булган явызлыклар аркасында бирелгән булган һәм фәрештәләр тарафыннан арадашчы [Муса] аша тапшырылган»,— дип җавап биргән (Гәләтиялеләргә 3:19). Шулай ук Паул: «Канун — киләсе яхшы нәрсәләрнең төгәл чагылышы түгел, ә аларның күләгәсе генә»,— дип язган (Еврейләргә 10:1).

12. Алланың кан белән бәйле нияте ничек ачыла барган?

12 Нух көннәрендә Алла кешеләргә тукланыр өчен хайван итен ашарга рөхсәт иткән, әмма алар кан ашарга тиеш түгел дип боерган. Без моны инде әйтеп киткән идек. Соңрак, Алла «тәннең җаны канда» дип әйткән. Ул үзе канга яшәү символына кебек карарга хәл иткән һәм: «Мин, сезнең җаннарыгызны чистартыр өчен, аны сезгә корбан китерү урынына билгеләдем»,— дип әйткән. Әмма Алла нияте белән бәйле башка гаҗәеп яклар ачыкланырга тиеш булган. Канун «киләсе яхшы нәрсәләрнең» күләгәсе булган. Нинди «яхшы нәрсәләрнең»?

13. Ни өчен Гайсәнең үлеме мөһим булган?

13 Прообразлар Гайсә Мәсихнең үлеменә күрсәткән. Син Гайсәне башта җәфалаганнар, ә соңыннан баганага кадаклап үтергәннәр икәнен беләсең. Ул җинаятьче үлеме белән үлгән. Паул болай дип язган: «Без әле ярдәмгә мохтаҗ вакытта, Аллаһы билгеләгән бер заманда, Мәсих имансызлар өчен үлде. [...] Аллаһы безгә булган мәхәббәтен шуның белән исбат итә: Мәсих без әле гөнаһлылар булган чакта ук безнең өчен үлде» (Римлыларга 5:6, 8). Безнең өчен үлеп, Мәсих гөнаһларыбызны каплар өчен йолым биргән. Бу йолым мәсихчеләр иманының асылы (Маттай 20:28; Яхъя 3:16; 1 Көринтлеләргә 15:3; 1 Тимутегә 2:6). Йолымның һәм кан белән яшәүнең арасында нинди бәйләнеш бар, һәм бу сиңа ничек кагыла?

14, 15. а) Кайбер тәрҗемәләрдә Эфеслеләргә 1:7 дә ничек Гайсә үлеменә басым ясала? б) Эфеслеләргә 1:7 каралганда, нәрсәне төшереп калдыру мөмкин?

14 Кайбер чиркәүләр Гайсә Мәсих үлеменә басым ясый, һәм аларның тарафдарларыннан «Гайсә минем өчен үлде» дигән сүзләр ишетеп була. Изге Язмаларның кайбер тәрҗемәләрендә Эфеслеләргә 1:7 дәге сүзләр ничек яңгырый икәнен карап чыгыйк. «Бу аңарда һәм аның үлеме аша без котылдык, ягъни начар эшләребездән азат булдык» («The American Bible», by Frank Scheil Ballentine, 1902). «Гайсә үлеме ярдәмендә без ирекле булдык, һәм гөнаһларыбыз кичерелде» («Today’s English Version», 1966). «Мәсих һәм аның гомерен корбанга китерү аша без азат булдык, һәм бу азатлык гөнаһларның кичерелүен аңлата» («The New Testament», by William Barclay, 1969). «Аның үлеме аша без гөнаһларыбыздан азат ителдек» («Современный перевод», 2000 год). Бу тәрҗемәләрдә Гайсә үлеменә басым ясалганын күрәсең. «Ләкин,— дип әйтергә мөмкин берәрсе,— Гайсә үлеме чыннан да мөһим бит. Шуңа күрә бу тәрҗемәләрдә нәрсә төшереп калдырылган соң?»

15 Әгәр синдә бу тәрҗемәләр генә булса, син бик мөһим фикерне төшереп калдырыр идең. Бу фикер Изге Язмаларны тулысынча аңлар өчен кирәк. Грек телендә язылган төп нөсхәдә Эфеслеләргә 1:7 дә «кан» дип тәрҗемә ителә торган грек сүзе бар, ә өстә китерелгән тәрҗемәләрдә бу сүз юк. Шуңа күрә Изге Язмаларның күп тәрҗемәләрендә, мәсәлән татар телендәге «Инҗилдә», бу шигырь грек телендәге төп нөсхәгә якын итеп: «Без Мәсихтә, Аның каны аша йолып алынабыз, димәк, гөнаһларыбыз кичерелә. Менә шундый чиксез Аллаһының мәрхәмәте»,— дип тәрҗемә ителгән.

16. «Аның каны» дигән сүзләр исебезгә нәрсәне төшерергә тиеш?

16 «Аның каны» дигән сүзләр бик мөһим һәм безнең исебезгә күп нәрсәләрне төшерә. Үлемнән башка, хәтта камил кеше Гайсә үлеменнән башка, тагын нәрсәдер таләп ителгән. Гайсәдә Канунда әйтелгән, аеруча Пакьләнү яки Йолып алу көне белән бәйле булган прообразлар үтәлгән. Ул махсус көндә корбан итеп билгеле хайваннар китерелгән. Шуннан соң баш рухани аларның канын алып, гыйбадәтханәнең яки чатырның Иң изге урынына кергән һәм канны, Алла үзе анда булган кебек, аның алдына китереп тапшырган (Чыгыш 25:22; Левит 16:2—19).

17. Йолып алу көне белән бәйле прообразлар Гайсәдә ничек үтәлгән?

17 Паул аңлатканча, Гайсәдә Йолып алу көне белән бәйле прообразлар үтәлгән. Башта Паул Исраилдәге баш руханиның елына бер тапкыр Иң изге урынга керүен искә алган, «ул [баш рухани] үзе өчен дә, белмичә гөнаһ кылган халык өчен дә» кан китергән (Еврейләргә 9:6, 7). Гайсә дә шул ук тәртип буенча, рух булып терелтелгәннән соң, күкнең үзенә кергән. Рух булганга аның физик тәне юк, шуңа күрә ул «безнең өчен Аллаһы алдына барып баса» алган. Ул Аллага нәрсә алып килгән? Материаль булмаса да, бик мөһим нәрсә алып кергән. Паул болай дип дәвам иткән: «Мәсих монда... Баш Рухани булып килде... Иң изге урынга Мәсих кәҗә вә бозау каны белән түгел, ә бары бер мәртәбә Үз каны белән керде, кешеләргә мәңгелек котылу тәэмин итте. Чөнки әгәр дә үгез һәм кәҗә каны... тәнне тышкы яктан чистарта икән, Мәсих каны безне чагыштырып булмаслык дәрәҗәдә күбрәк чистартачак бит! Ул мәңгелек Рух аркылы Үзен Үзе кимчелексез корбан рәвешендә тапшырды, һәм, без тере Аллаһыга хезмәт итә алсын өчен, Аның каны безнең вөҗданнарыбызны үлемгә китерүче гамәлләрдән чистартыр». Әйе, Гайсә Аллага үз канының бәясен алып килгән (Еврейләргә 9:11—14, 24, 28; 10:11—14; 1 Петер 3:18).

18. Ни өчен Изге Язмалардагы кан турында әйтелгән сүзләр бүгенге мәсихчеләрне кызыксындырырга тиеш?

18 Алладан булган бу хакыйкать безгә Изге Язмаларда кан турында әйтелгәннең бар гаҗәеп тирәнлекләрен аңларга ярдәм итә: ни өчен Алла канга андый әһәмият бирә, безнең канга карашыбыз нинди булырга тиеш, һәм ни өчен без Алланың кан куллану буенча бирелгән тыюларын үтәргә тиешбез. Инҗилне тәшкил иткән китапларны укыганда, без Мәсих каны турында әйтелгән күп шигырьләр очратабыз. (Рамканы карагыз.) Алардан шунсы ачык итеп күренә: һәрбер мәсихче «аның [Гайсәнең] канына» иман итәргә тиеш (Римлыларга 3:25, ЯД). Гөнаһлардан кичерелү алу һәм Алла белән тынычлык Гайсәнең «түгелгән каны» аша гына мөмкин (Көлессәйлеләргә 1:20). Бу, һичшиксез, аның белән күктә идарә итәр өчен аерым килешү төзегән кешеләр өчен дөрес (Лүк 22:20, 28—30; 1 Көринтлеләргә 11:25; Еврейләргә 13:20). Бу киләчәк «зур газапны» кичерәчәк һәм җирдәге оҗмахта мәңге яшәячәк «бихисап күп кеше» өчен дә дөрес. Образлы рәвештә әйткәндә, алар «киемнәрен Бәрәннең каны белән юып агартканнар» (Ачылыш 7:9, 14).

19, 20. а) Ни өчен Алла кан куллануга чикләр куйган, һәм безнең моңа карашыбыз нинди булырга тиеш? б) Шуңа күрә безне нәрсә кызыксындырырга тиеш?

19 Алла канга махсус әһәмият бирә. Бу ачык күренеп тора. Без дә шулай эшләргә тиеш. Яшәүгә җитди караган Иҗат Итүченең кешеләргә кан куллану буенча чикләр куярга хакы бар. Безнең тормышыбыз турында күп кайгыртып, Алла кан бер махсус юл белән кулланылырга тиеш дип әйткән, һәм бу юл гына мәңгелек тормышны мөмкин итә. Бу юл Гайсәнең кадерле каны белән бәйле. Йәһвә Алла безгә коткарылу бүләк итеп, Гайсәнең канын безнең файдабыз өчен кулланган. Без аңа моның өчен бик рәхмәтле! Шулай ук Гайсәгә дә безнең өчен үзен корбан итеп биргәне һәм канын түккәне өчен рәхмәтле булырга тиешбез! «Безне сөючегә һәм безне гөнаһларыбыздан Үзенең түгелгән каны аша азат иткән һәм Үзенең Атасы Аллаһыга хезмәт итү өчен безне руханилар патшалыгы итеп куйган Гайсәгә мәңге дан һәм кодрәт булсын. Амин»,— дип язган рәсүл Яхъяның хисләрен без аңлый алабыз (Ачылыш 1:5, 6).

20 Безнең тирән акыллы Аллабыз һәм Яшәү Бирүчебез канга коткару ролен күптән биргән булган. Без үз-үзебезгә шундый сорау бирә алабыз: «Бу минем карарларыма һәм тәртибемә ничек тәэсир итәргә тиеш?» Бу сорауга җавап чираттагы мәкаләдә карала.

Сез ничек җавап бирер идегез?

• Һабил белән Нух турында әйтелгәннән без Алланың канга карашы турында нәрсә белдек?

• Канунда канны куллану буенча Алла нинди чик куйган һәм ни өчен?

• Йолып алу көне белән бәйле булган прообразлар Гайсәдә ничек үтәлгән?

• Гайсә каны ничек безне үлемнән саклый ала?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[12 биттәге рамка]

КЕМНЕҢ КАНЫ ҮЛЕМНӘН САКЛЫЙ?

«Үзегез турында һәм Изге Рух сезне көтүчеләр итеп куйган көтү турында кайгыртыгыз. Үз Улының каны аша Алла Үзенеке иткән бердәмлеккә көтүчеләр булыгыз» (Рәсүлләр 20:28).

«Шуңа күрә, хәзер, Аның түгелгән каны белән акланган дип игълан ителгәнгә, Аның аркылы Аллаһының ачуыннан без тагын да ныграк котылачакбыз» (Римлыларга 5:9).

«[Сез] бу дөньяда өметсез һәм Аллаһысыз идегез. Ул вакытта сез Аллаһыдан ерак идегез, ә хәзер Мәсих Гайсәдә, Аның каны аркылы, Аллаһыга якынлаштыгыз» (Эфеслеләргә 2:12, 13).

«Аллаһы бөтен тулылыкның Улында яшәвен мәгъкуль күрде. Шулай итеп, Аның аркылы, Аның хачта түгелгән каны белән тынычлык урнаштырып, җирдә һәм күктә булган һәр нәрсәне Аның аша Үзе белән татуландыруны мәгъкуль күрде» (Көлессәйлеләргә 1:19, 20).

«Шулай итеп, имандаш туганнар, Гайсә каны белән без Иң изге урынга ышаныч белән керә алабыз» (Еврейләргә 10:19).

«Ата-бабаларыгыздан бирелгән мәгънәсез тормыштан... фани нәрсәләр белән түгел, бәлки гаепсез һәм пакь бәрән кебек булган Мәсихнең кадерле каны белән йолындыгыз» (1 Петер 1:18, 19).

«Әгәр инде Аллаһы яктылыкта булган кебек, без дә яктылыкта йөрсәк, димәк, бер-беребез белән аралашып яшибез һәм Аның Улы Гайсәнең каны безне һәр гөнаһтан чистарындыра» (1 Яхъя 1:7).

«Син язма төргәген алырга, аның мөһерләрен кубарырга лаеклы. Чөнки Син корбан итеп суелдың һәм Үзеңнең каның белән һәр кабиләдән һәм телдән, халыктан һәм милләттән Аллаһы өчен кешеләрне йолып алдың» (Ачылыш 5:9).

«Имандашларыбызны гаепләүче бәреп төшерелде... Туганнарыбыз аны Бәрән каны белән һәм Гайсә хакындагы шаһитлек сүзләре белән җиңделәр» (Ачылыш 12:10, 11).

[10 биттәге иллюстрация]

Алла Канун аша канның гөнаһлар кичерелүенә бәйләнеше барлыгын ачык күрсәткән.

[11 биттәге иллюстрация]

Гайсә каны аша күп кешеләр коткарылып кала ала.