Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Догалар берәр нәрсә үзгәртә аламы?

Догалар берәр нәрсә үзгәртә аламы?

Догалар берәр нәрсә үзгәртә аламы?

КАЙСЫБЫЗНЫҢ өметсез кебек күренгән авыр хәлгә эләккәне юк? Рәсүл Паул мондый хәлдә дога ярдәм итә алганын яхшы белгән, һәм без моны Изге Язмалардан күрә алабыз.

Паулны гаделсез рәвештә Римда төрмәгә утырткач, ул имандашларын аның хакына дога кылуларын сораган: «Мин сездән, Аллаһы сине безнең янга тизрәк кайтарсын иде, дип дога кылуыгызны аеруча үтенәм» (Еврейләргә 13:18, 19). Икенче бер очракта Паул Алла догаларга җавап бирәчәк, шуңа күрә ул иреккә алдарак чыгачак дип ышаныч белдергән (Филимунга 22). Чыннан да, Паулны тиздән азат иткәннәр, һәм ул үзенең миссионер эшен дәвам иткән.

Әмма дога сезнең авырлыкларны хәл итәргә ярдәм итә аламы? Бәлки. Әмма шуны истә тотарга кирәк: дога ул мәгънәсез дини йола гына түгел. Бу — күктәге яратучы һәм көчле Әтиебез белән чын мәгънәдә сөйләшү. Безгә, курыкмыйча, догада үз үтенечләребезне белдереп, сабырлык белән Йәһвә җавабын көтәргә кирәк.

Алла һәрбер догага да һәрвакыт турыдан-туры җавап бирми һәм һәрчак без көткәнчә җавап кайтармый, шулай ук вакыты да без көткәнчә булмаска мөмкин. Мәсәлән, Паул «тәненә чәнечке» турында берничә тапкыр дога кылган. Алла аны бу газабыннан азат итмәгән, әмма аны: «Сиңа Минем мәрхәмәтем җитәр, чөнки Минем кодрәтем зәгыйфьлектә иң камил була»,— дип юаткан һәм ныгыткан (2 Көринтлеләргә 12:7—9).

Без дә Алла берәр авырлыгыбызны юк итмәсә дә, аны җиңеп чыгар өчен берәр юл күрсәтәчәгенә шикләнмичә яши алабыз (1 Көринтлеләргә 10:13). Тиздән Алла бөтен кешелекне газаплардан азат итәчәк. Ә әлегә дога тыңлаучыга әйтелгән догаларыбыз чыннан да безнең өчен нәрсәнедер үзгәртә ала (Мәдхия 64:3).