Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

«Мин сезгә кушканнарның барын да үтәргә өйрәтегез»

«Мин сезгә кушканнарның барын да үтәргә өйрәтегез»

«Мин сезгә кушканнарның барын да үтәргә өйрәтегез»

«Шуңа күрә, барыгыз һәм... шәкертләр булдырыгыз... Мин сезгә кушканнарның барын да үтәргә өйрәтегез» (МАТТАЙ 28:19, 20).

1. Шәкерт Филип белән хәбәш кешесе арасында нинди сөйләшү булган?

ХӘБӘШСТАННАН килгән бер ир-ат Иерусалимга кадәр барып җитәр өчен зур ара үткән. Ул монда яраткан Алласы Йәһвәгә гыйбадәт кылыр өчен килгән. Ул, күрәсең, Алла тарафыннан рухландырылып язылган аның Сүзен дә яраткан. Өйгә кайтышлый үз арбасында Ишагыйя пәйгамбәрлеген укыганда, аны Мәсих шәкерте Филип очраткан. Филип хәбәш кешесеннән: «Укыганыңны аңлыйсыңмы?» — дип сораган. «Берәр кеше төшендермәсә, ничек аңлый алыйм?» — дип җавап кайтарган тегесе. Һәм Филип Изге Язманы эчкерсез өйрәнгән бу кешегә Мәсих шәкерте булырга ярдәм иткән (Рәсүлләр 8:26—39).

2. а) Ни өчен хәбәш кешесенең җавабы игътибарга лаек? б) Мәсихнең шәкертләр булдыру боерыгына кагылышлы нинди сорауларны карап чыгарбыз?

2 Хәбәш кешесенең сүзләренә игътибар итик. Ул: «Берәр кеше төшендермәсә, ничек аңлый алыйм?» — дип сораган. Әйе аңа төшендереп, ягъни укыганын аңлатып бирүче кеше кирәк булган. Аның сүзләре Гайсәнең шәкертләр булдыру йөкләмәсенең бер үзенчәлеге белән бәйле. Нинди үзенчәлек ул? Җавап табар өчен, әйдәгез, Гайсәнең Маттай китабының 28 нче бүлегендә язылган сүзләрен карап чыгуны дәвам итик. Үткән мәкаләдә ни өчен һәм кайда дигән сораулар каралган иде. Бу мәкаләдә Гайсәнең шәкертләр булдыру боерыгына кагылышлы тагын ике сорауны карап чыгарбыз: нәрсәгә һәм күпме өйрәтергә?

«Барын да үтәргә өйрәтегез»

3. а) Кеше ничек Гайсә Мәсихнең шәкерте булып китә? б) Яңа шәкертләрне нәрсәгә өйрәтергә кирәк?

3 Башкаларга Мәсих шәкерте булырга ярдәм итәр өчен, без аларны нәрсәгә өйрәтергә тиеш? Гайсә үз шәкертләренә мондый боерык биргән: «Шуңа күрә, барыгыз һәм бөтен халыклар арасыннан Миңа шәкертләр булдырыгыз. Аларны Ата, Угыл һәм Изге Рух исеме белән суга чумдырыгыз һәм Мин сезгә кушканнарның барын да үтәргә өйрәтегез» (Маттай 28:19, 20). Шулай итеп, без Мәсих кушканнарны үтәргә өйрәтергә тиешбез *. Әмма кеше, Гайсәнең үтәргә кушканнарына өйрәтелеп аның шәкерте булгач, шәкерт булып калсын өчен, нәрсә эшләп була? Бер мөһим якка, сүзләрне җентекләп сайлап, Гайсә үзе күрсәткән. Гайсә: «Мин сезгә кушканнарның барына да өйрәтегез»,— димәгән. Ул: «Мин сезгә кушканнарның барын да үтәргә өйрәтегез»,— дип әйткән (Маттай 19:17). Бу нәрсәне аңлата?

4. а) Боерыкны үтәү нәрсәне аңлата? б) Мәсих боерыгын үтәргә өйрәтү нәрсә аңлата икәнен күрсәтер өчен мисал китерегез.

4 Боерыкларны үтәү — ул аларны төгәл итеп тормышка ашыру. Ничек соң кешеләрне Гайсә кушканнарны үтәргә, яки кушканнарны тормышка ашырырга өйрәтергә? Машина йөртергә өйрәткән инструктор мисалын карап чыгыйк. Ул үз укучысын юл кагыйдәләренә класста да өйрәтә ала. Әмма кагыйдәләрне үтәргә өйрәтер өчен, аңа укучысы белән машинада юлга чыгарга кирәк, шулай ук аңа, укучысы белемнәрен машина йөрткәндә кулланырга тырышканда, аның белән бергә булырга кирәк. Без дә кешеләр белән Изге Язмаларны өйрәнгәндә, аларны Мәсих кушканнарына өйрәтәбез. Ләкин безгә, шулай ук, өйрәнүченең Мәсих тәгълиматларын көндәлек тормышта һәм Аллага хезмәт иткәндә кулланганын күзәтергә кирәк (Яхъя 14:15; 1 Яхъя 2:3). Шулай итеп, Мәсихнең шәкертләр булдырыгыз дигән боерыгын тулырак үтәр өчен, шәкертне өйрәтү генә әз — аны «җитәкләргә» дә кирәк. Шулай эшләсәк, без Гайсә һәм Йәһвә биргән үрнәкне тотабыз (Мәдхия 47:15; Ачылыш 7:17).

5. Ни өчен безнең өйрәнүчегә Мәсихнең шәкертләр булдыру боерыгына буйсынуы авыр булырга мөмкин?

5 Башкаларны Гайсә кушканнарны үтәргә өйрәтү аларга шәкертләр булдырыгыз дигән боерыкны үтәргә ярдәм итү дигәнне дә аңлата. Изге Язмаларны өйрәнгән кешеләрнең кайберләре моңардан куркырга мөмкин. Үткәндә алар берәр христиан чиркәвенең актив әгъзасы булса да, баштагы рухи нәсыйхәтчеләре аларны беркайчан да барып шәкертләр булдырыгыз дип өйрәтмәгәндер. Руханилар үзләре христиан чиркәүләре кешеләрне яхшы хәбәр таратырга өйрәтми дип таный. Изге Язмалар белгече Джон Стотт Гайсәнең дөнья буенча төрле кешеләргә шәкертләр булырга ярдәм итәргә дигән боерыгына комментарий бирә: «Без [Гайсә] боерыгы күздә тотканны үтәмибез, һәм бу безнең көннәрдә евангелистлар чиркәүләренең яхшы хәбәр тарату буенча иң зур хатасы». Ул болай дип өсти: «Без хәбәребезне ерактан вәгазьләүне яхшырак күрәбез. Без кайвакыт суда батып баручыга ярдан, куркынычсыз урында торып, төрле киңәшләр кычкырып торучыга охшаш. Без аны коткарыр өчен суга ташланмыйбыз. Без чыланырга куркабыз».

6. а) Изге Язмалар өйрәнүчегә ярдәм иткәндә, без ничек Филипнең мисалы буенча эш итә алабыз? б) Изге Язмалар өйрәнүче вәгазь эшендә катнаша башлагач, без аңа ничек ярдәм итә алабыз?

6 Әгәр Изге Язмалар өйрәнүче үткәндә «чыланырга курыккан» диннең әгъзасы булса, аңа «судан» куркуын җиңәргә һәм Мәсихнең шәкертләр булдыру боерыгын үтәргә авыр булырга мөмкин. Ул ярдәмгә мохтаҗ. Без аны түземлек белән өйрәтербез һәм үгет-нәсыйхәт бирербез. Ул моның ярдәмендә, хәбәш кешесе кебек, аңлавын тирәнәйтер һәм эшләр башкарырга дәртләнү сизәр. Нәкъ шулай ук Филипнең өйрәтүләре хәбәш кешесенә мөһим сорауларны аңларга ярдәм иткән, һәм ул суга чумдырылу үткән (Яхъя 16:13; Рәсүлләр 8:35—38). Өстәвенә, өйрәнүчебез шәкертләр булдыру боерыгын үтәргә өйрәнсен өчен, без аңа, Патшалык турындагы вәгазьгә беренче тапкырлар барганда, аның белән бергә барып ярдәм итәрбез (Вәгазьче 4:9, 10; Лүк 6:40).

«Барын да үтәргә»

7. Башкаларны «барын да үтәргә» өйрәтү тагын нинди әмерләрне үтәргә өйрәтүне аңлата?

7 Без яңа шәкертләрне вәгазьләргә өйрәтеп кенә чикләнмибез. Гайсә безгә башкаларны ул кушканның «барын да үтәргә» өйрәтергә дип тә әйткән. Бу, шулай ук, ике иң мөһим әмерне үтәүне аңлата: Алланы һәм якыныңны ярату (Маттай 22:37—39). Яңа шәкертне ничек бу әмерләрне үтәргә өйрәтергә?

8. Яңа шәкертләр ничек ярату күрсәтергә өйрәнә ала? Мисал китерегез.

8 Машинада йөрергә өйрәнүченең мисалын кабат карап чыгыйк. Инструктор янында утырган өйрәнүче юл буенча барганда, үз инструкторын тыңлап та һәм башка машина йөртүчеләрне күзәтеп тә өйрәнә. Инструктор машина йөртүчеләргә игътибар итеп өйрәтә: берсе игелек күрсәтеп, башка машинага үз алдына чыгарга рөхсәт итә, икенчесе игътибарлык белән, каршы килгәннәрне сукырайтмас өчен, фараларының яктылыгын киметә, тагын берсе зур теләк белән танышына ватылган машинасын төзәтергә булыша. Мондый мисаллар өйрәнүчегә машина йөрткәндә куллана алган төрле кыйммәтле сабаклар бирә. Нәкъ шулай ук тормышка алып баручы юлга баскан яңа шәкерт үз өйрәтүчеләреннән дә һәм җыелышта күргән яхшы үрнәкләрдән дә өйрәнә (Маттай 7:13, 14).

9. Яңа шәкерт ничек ярату күрсәтегез дигән әмерне үтәргә өйрәнә?

9 Мәсәлән, өйрәнүче ялгыз әнинең, күп тырышлыклар куеп, кечкенә балаларын Патшалык Залына алып килгәнен күрә ала. Ул шулай ук шундый мисаллар да күрә ала: депрессия белән көрәшүенә карамастан, очрашуларга килүен тугры дәвам итүче боеккан апа-кардәш; шулай ук, башка картларга җыелышка килергә ярдәм иткән олы яшьтәге тол хатын; Патшалык Залын чистартуда катнашучы яшүсмер. Өйрәнүче шуңа да игътибар итә ала: мәсихче өлкән, җыелышта эше күп булуына карамастан, вәгазь эшендә җитәкчелекне үз өстенә ала. Әйтик, бер Шаһит авыру аркасында өйдә генә утырырга мәҗбүр, әмма ул аның янына килгән бар кешеләргә көч бирә ди. Өйрәнүче мондый Шаһит белән дә таныша ала. Ирле-хатынлы үзләренең картайган әти-әнисе турында кайгыртыр өчен, зур үзгәрешләр ясаганын да билгеләргә мөмкин. Яңа шәкерт мондый игелекле, ярдәмчел һәм ышанычлы мәсихчеләр мисалын күреп, алардан Мәсихнең Алланы һәм якыннарыңны, аеруча имандашларыңны яратыгыз дигән әмеренә буйсынырга өйрәнә (Гыйбрәтле хикәя 24:32; Яхъя 13:35; Гәләтиялеләргә 6:10; 1 Тимутегә 5:4, 8; 1 Петер 5:2, 3). Бу яктан мәсихчеләр җыелышындагыларның һәрберсе өйрәтүче һәм үрнәк була ала, һәм алар хәтта шундый булырга тиеш тә (Маттай 5:16).

Бу «дөнья [төзелеше] беткәнгә тикле»

10. а) Без шәкертләр булдыру эшен күпме башкарачакбыз? б) Эшебезне үтәүдә Гайсә нинди үрнәк калдырган?

10 Без шәкертләр булдыру эшендә күпме катнашырга тиеш? Бу дөнья төзелеше беткәнче (Маттай 28:20). Гайсә йөкләмәсенең бу өлешен без үти алырбызмы? Бөтендөнья җыелыш буларак, без моны эшләргә тәвәккәл. Үткән елларда без, «мәңгелек тормыш өчен сайлап алынган» кешеләрне табар өчен, вакытыбызны, көчебезне һәм мал-мөлкәтебезне шатлык белән кулланган идек (Рәсүлләр 13:48). Хәзерге вакытта Йәһвә Шаһитләре бөтен дөнья буенча Патшалык турында вәгазьләүдә һәм шәкертләр булдыруда ел дәвамында һәр көн уртача 3 000 000 нан күбрәк сәгать үткәрәләр. Без моны Гайсә үрнәгенә ияргәнгә эшлибез. Ул: «Минем ризыгым — Мине Җибәрүченең ихтыярын үтәү һәм Аның эшен төгәлләү»,— дип әйткән (Яхъя 4:34). Без дә чын күңелдән моны телибез (Яхъя 20:21). Йөкләнгән эшне башлау гына түгел, ә аны төгәлләргә дә телибез (Маттай 24:13; Яхъя 17:4).

11. Мәсихче кардәшләребезнең кайберләре белән нәрсә була, һәм безгә нинди сорауны карап чыгарга кирәк?

11 Әмма безне шунсы борчый: имандашларыбызның кайберләре рухи яктан хәлсезләнә һәм, нәтиҗәдә, Мәсихнең шәкертләр булдыру боерыгын үтәүдә сүлпәнлек күрсәтә яки бу эштә хәтта катнашмый да башлыйлар. Аларга җыелыш белән бергә булырга һәм шәкертләр булдыруда яңадан катнаша башларга без ярдәм итә алабызмы? (Римлыларга 15:1; Еврейләргә 12:12). Гайсәнең үз рәсүлләренә, алар вакытлыча хәлсезләнгәч, ничек ярдәм иткәнен карап чыксак, бу сорауга җавап таба алабыз.

Игътибарлы бул

12. а) Гайсә үлеме алдыннан рәсүлләр нәрсә эшләгән? б) Рәсүлләр җитди хата эшләсә дә, Гайсә алар белән үзен ничек тоткан?

12 Гайсәнең җирдәге хезмәтенең ахырында, үлеме инде якынлашканда, рәсүлләр аны «калдырып, качып киткәннәр». Гайсә алдан әйткәнчә, алар «таралып, һәрберсе үз өйләренә киткән» (Марк 14:50; Яхъя 16:32). Рухи яктан хәлсезләнгән дуслары белән Гайсә үзен ничек тоткан? Үлемнән терелтелгәннән соң, Гайсә шәкертләренең кайберләренә болай дигән: «Курыкмагыз!.. Барыгыз, Минем шәкертләремә Гәлиләягә барырга кушыгыз. Алар Мине шунда күрерләр» (Маттай 28:10). Рәсүлләр җитди хата эшләгән булсалар да, Гайсә аларны элеккечә «минем шәкертләрем» дип атаган (Маттай 12:49, ЯД). Ул аларга ышанычын югалтмаган. Бу яктан Гайсә, Йәһвә кебек, мәрхәмәтле һәм кичерүчән булган (4 Патшалык 13:23). Без ничек Гайсә үрнәген тота алабыз?

13. Безнең рухи яктан хәлсезләнгәннәргә карашыбыз нинди булырга тиеш?

13 Аллага хезмәт итүдә әзрәк катнаша башлаган яки бу эшне туктаткан кешеләргә без игътибарлы булырга тиешбез. Без бу имандашларыбызның үткәндә, кемнеңдер бәлки дистәләгән еллар дәвамында, мәхәббәт күрсәтеп башкарган эшләрен онытмыйбыз (Еврейләргә 6:10). Безгә аларсыз авыр (Лүк 15:4—7; 1 Тессалуникәлеләргә 2:17). Әмма без моны аларга ничек күрсәтә алабыз?

14. Гайсә үрнәге буенча без ничек рухи яктан хәлсезләнгәннәргә ярдәм итә алабыз?

14 Гайсә рухи яктан хәлсезләнгән рәсүлләренә Гәлиләягә барырга кушкан һәм алар аны анда күрерләр дигән. Ул аларны аерым очрашуга чакырган дип әйтеп була (Маттай 28:10). Без дә бүген рухи яктан хәлсезләнгәннәрне мәсихчеләр җыелышының очрашуларына чакырабыз һәм моны безгә, бәлки, кабат-кабат эшләргә туры килер. Рәсүлләр очрагында чакыру нәтиҗәле булган, чөнки «унбер шәкерте... Гәлиләягә, Гайсә барырга кушкан тауга киткән» (Маттай 28:16). Рухи яктан хәлсезләнгәннәр моңа охшаш җылы чакыруыбызны кабул итеп, мәсихчеләр очрашуларына кабат килә башлагач, без дә зур шатлык кичерәбез (Лүк 15:6).

15. Без ничек очрашуга килгән рухи яктан хәлсезләнгән мәсихчеләрне сәламләүдә Гайсә мисалын үрнәк итеп тота алабыз?

15 Рухи яктан хәлсезләнгән мәсихче Патшалык Залына килгәч, без нәрсә эшләрбез? Гайсә иманнары вакытлыча хәлсезләнгән шәкертләрен очрашу урынында күргәч, нәрсә эшләгән? «Гайсә алар янына килеп» сөйләшә башлаган (Маттай 28:18). Ул аларга ерактан гына карап тормаган, ул алар янына килгән. Рәсүлләр Гайсәнең шулай эшләгәнен күргәч, нинди рәхәтлек кичергәннәрен күз алдыңа китереп кенә кара! Без дә, шулай эшләп, мәсихчеләр җыелышына кайтыр өчен тырышлыклар куйган рухи яктан хәлсезләнгән мәсихчеләрне чын күңелдән сәламли алабыз.

16. а) Гайсәнең үз шәкертләре белән үзен тотуыннан без нәрсәгә өйрәнә алабыз? б) Без Гайсәнең рухи яктан хәлсез булганнарга карашын ничек күрсәтә алабыз? (Искәрмәне карагыз.)

16 Гайсә тагын нәрсә эшләгән? Иң беренче итеп ул: «Бөтен хакимлек Миңа бирелде»,— дигән. Икенчедән: «Шуңа күрә, барыгыз һәм... шәкертләр булдырыгыз»,— дип аларга йөкләмә биргән. Өченчедән: «Һәрвакыт сезнең белән булам»,— дип вәгъдә биргән. Әмма Гайсәнең нәрсә эшләмәгәненә игътибар иттеңме? Ул шәкертләрен кимчелекләре һәм шикләре өчен шелтәләмәгән (Маттай 28:17). Шулай эшләү дөрес булганмы? Әйе. Тиздән, рәсүлләр «Яхшы хәбәрне... сөйләүләрен һәм өйрәтүләрен» яңадан башкара башлаганнар (Рәсүлләр 5:42). Гайсәнең рухи яктан хәлсезләнгәннәргә карашын һәм алар белән үзен тотуын чагылдырсак, без Гайсә очрагындагы уңышларны үз җыелышыбызда күрә алабыз * (Рәсүлләр 20:35).

«Мин... һәрвакыт сезнең белән булам»

17, 18. Гайсәнең «Мин... һәрвакыт сезнең белән булам» дигән сүзләре ничек безне ныгыта?

17 Гайсәнең йөкләмәсендәге соңгы сүзләр: «Мин... һәрвакыт сезнең белән булам». Бу сүзләр Мәсихнең шәкертләр булдыру йөкләмәсен үтәргә тырышкан кешеләрне ныгыта. Дошманнар Патшалык турындагы вәгазь эшенә каршы торсалар да һәм безнең турыда ялган таратсалар да, безгә куркырга сәбәп юк. Ни өчен? «Күктә дә, җирдә дә бөтен хакимлеккә» ия булган Гайсә, безнең Җитәкчебез, безнең белән!

18 Гайсәнең «Мин... һәрвакыт сезнең белән булам» дигән вәгъдәсе дә зур юату бирә. Мәсихнең шәкертләр булдыру йөкләмәсен тырышып үтәгәндә, безнең шатлыклы да, кайгылы да вакытлар булачак (2 Паралипоменон 6:29). Кемгәдер яраткан кешесенең үлемен кичерергә туры килә (Яратылыш 23:2; Яхъя 11:33—36). Кемгәдер картлыкның авыр көннәрен кичерергә туры килә: мәсәлән, сәламәтлекнең начарлануы, көчсезлек (Вәгазьче 12:1—6). Кемдер вакыт-вакыт күңел төшенкелеге сизә (1 Тессалуникәлеләргә 5:14). Экономик авырлыклар белән очрашырга туры килгән Алла хезмәтчеләренең саны да үсә. Әмма мондый авырлыкларга карамастан, без Аллага хезмәт итүебезне уңышлы дәвам итәбез, чөнки Гайсә «һәрвакыт», шул исәптән авыр көннәрдә дә, безнең белән (Маттай 11:28—30).

19. а) Гайсәнең шәкертләр булдырыгыз дигән йөкләмәсе үз эченә нәрсә ала? б) Мәсих йөкләмәсен нәрсә ярдәмендә үти алабыз?

19 Үткән һәм бу мәкаләдән без шуны күрдек: Гайсәнең шәкертләр булдыру йөкләмәсенең төрле яклары бар. Гайсә безгә моны ни өчен һәм кайда үтәргә тиешбез икәнен әйткән. Ул, шулай ук, кешеләрне нәрсәгә һәм күпме өйрәтергә тиешбез икәнен аңлаткан. Әлбәттә, бу йөкләмә катлаулы. Әмма бөтен хакимлеккә ия булган Гайсә ярдәмендә без моны үти алабыз! Әллә син моның белән риза түгелме?

[Искәрмәләр]

^ 3 абз. Бер сүзлектә Гайсәнең сүзләренә басым ясала. Гайсә «аларны суга чумдырып һәм... өйрәтеп» дип әйтмәгән, ә «аларны суга чумдырып... өйрәтеп» (ЯД) дигән. Шулай итеп, суга чумдырырга һәм өйрәтергә дигән боерык «бер-берсе артыннан башкарыла торган ике эш түгел». Киресенчә, «өйрәтү — озак баручы процесс, ул өлешчә суга чумдырылу алдыннан үткәрелә... һәм өлешчә суга чумдырылу үткәч дәвам ителә».

^ 16 абз. Рухи яктан хәлсезләнгәннәргә нинди караш булырга тиеш һәм аларга ничек ярдәм итеп була? Моның турында күбрәк белер өчен, «Күзәтү манарасы» 1 май, 2003 ел санының 24—27 битләрен карагыз.

Сез ничек җавап бирер идегез?

• Башка кешеләрне ничек Гайсә кушканны үтәргә өйрәтергә?

• Яңа шәкертләр җыелыштагы мәсихчеләрдән нинди сабаклар ала ала?

• Рухи яктан хәлсезләнгәннәргә ярдәм итәр өчен, без нәрсә эшли алабыз?

• Гайсәнең «Мин... һәрвакыт сезнең белән булам» дигән сүзләре безне ничек ныгыта һәм юата?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[25 биттәге иллюстрация]

Без кешеләрне өйрәтергә һәм аларга белемнәрен тормышта кулланырга ярдәм итәргә тиешбез.

[27 биттәге иллюстрацияләр]

Яңа шәкерт башкаларның мисалларыннан кыйммәтле сабаклар ала.