Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Бөеклеккә мәсихчеләр карашын үстер

Бөеклеккә мәсихчеләр карашын үстер

Бөеклеккә мәсихчеләр карашын үстер

«Сезнең арагызда бөек булырга теләүче башкаларга хезмәтче булсын» (МАТТАЙ 20:26).

1. Бу дөньяның бөеклеккә карашы нинди?

 МИСЫРНЫҢ борынгы шәһәре Фива (бүгенге Карнак) янында, Каирдан 500 километр көньякка, Аменхотеп III нең 18 метрлык статуясы тора. Бу зур тораташка карап торганда, үзеңне ирексез гел кечкенә итеп хис итәсең. Бу статуя, һичшиксез, фиргавен каршында курку уятырга тиеш булган. Ул, шулай ук, бу дөньяның бөеклеккә карашының символы булып хезмәт итә. Аның максаты — үзеңне мөмкин кадәр зуррак һәм күренеклерәк итеп күрсәтү, ә башкаларны үзләрен кечкенә итеп сизәргә мәҗбүр итү.

2. Гайсә үз шәкертләренә нинди үрнәк биргән, һәм безгә үзебезгә нинди сораулар бирергә кирәк?

2 Гайсә Мәсихнең бөеклек турында өйрәткәне белән бу дөнья өйрәткәне арасында аерма бар. Гайсә үз шәкертләре өчен «Раббы һәм Остаз» булса да, аларны башкаларга хезмәт итеп бөек булырсыз дип өйрәткән. Моның нәрсә аңлатканын Гайсә җирдә яшәгән соңгы көнендә үз шәкертләренең аякларын юып күрсәткән. Нинди басынкы хезмәт итү! (Яхъя 13:4, 5, 14). Сиңа нәрсә күбрәк ошый: хезмәт итү яки үзеңә хезмәт иттерүме? Синдә Гайсәнең үрнәге аның кебек басынкы булырга теләк тудырмыймы? Әйдәгез, Мәсихнең бөеклеккә карашын бу дөньяда киң таралган караш белән чагыштырып чыгыйк.

Бу дөньяның бөеклеккә карашыннан кач

3. Изге Язмалардагы нинди мисаллар данны кешеләрдән алу теләге һәлакәтле нәтиҗәләргә китергәнен күрсәтә?

3 Дөньяның бөеклеккә карашы һәлакәткә китерә. Изге Язмаларда моны раслаучы мисаллар күп. Эстер белән Мардокәй яшәгән көннәрне искә төшерик. Ул вакытта Фарсы иленең патшасы йортында югары дәрәҗә алып торган Һәмән исемле абруйлы кеше яшәгән. Һәмәннең данлы булырга теләве аны хурлыкка һәм үлемгә китергән (Эстер 3:5; 6:10—12; 7:9, 10). Шулай ук тәкәббер Набуходоносорны искә төшерик: ул үз данының иң югары ноктасында акылдан язган. Аның бөеклеккә карашы дөрес булмаган, һәм без моны аның мондый сүзләреннән беләбез: «Патшалыкның каласы булсын өчен, мин үз куәтемнең көче белән һәм үз бөеклегемнең данына төзегән мәһабәт Бабыл бу түгелме?» (Данил 4:27). Тагын бер мисал — тәкәббер Һируд Әгрип I. Ул Алланы данлар урынына, үзенә лаек булмаган данны алган һәм «кортлап үлгән» (Рәсүлләр 12:21—23). Бу кешеләр Йәһвәнең бөеклеккә карашын кабул итмәгәннәр, һәм бу аларның барысын хурлыкка китергән.

4. Бу дөньяның тәкәббер рухының чыганагы кем?

4 Әгәр без эшләребезнең, тәртибебезнең безгә хөрмәт китерүен телибез икән, моңа шаккатасы юк — бу гадәти хәл. Әмма бу теләгебезне Шайтан куллана: ул кешеләрдә горурлык рухы уята, һәм бу рухта аның үзенең дан ярату омтылышлары чагыла (Маттай 4:8, 9). Ул «бу гасырның илаһы» һәм монда, җирдә, кешеләргә үз фикерләрен көчләп тагарга тырыша. Моны беркайчан да онытма (2 Көринтлеләргә 4:4; Эфеслеләргә 2:2; Ачылыш 12:9). Мондый фикерләрнең чыганагы кем икәнен белеп, мәсихчеләр бу дөньяның бөеклеккә карата карашына иярми.

5. Уңышка ирешү, күренекле булу һәм байлык чын канәгатьлеккә гарантия бирәме? Аңлатыгыз.

5 Шайтан безне шуңа ышандырырга тели: дөньяда күренекле булу, кешеләрнең сине мактаулары, кесә тулы акча — менә нәрсә бәхетле тормышка алып бара. Чыннан да шулаймы? Уңышка ирешү, дан казану һәм байлык бәхетле тормышның нигеземе? Изге Язмаларда мондый алдатуга бирелмәгез дигән кисәтү бар. Акыллы патша Сөләйман болай дип язган: «Шулай ук мин һәр хезмәтнең һәм хезмәттә ирешелгән һәр уңышның кешеләр арасында көнчелек тудыруын күрдем. Бу да — фани, бушка җил куудыр» (Вәгазьче 4:4). Тормышларын бу дөньядагы байлыкка һәм күренекле булуга багышлаган күп кешеләр Изге Язмалардагы Алла тарафыннан рухландырылган бу сүзләрнең дөреслеген раслый ала. Кешеләрне Айга илткән космик корабльне проектлауда, төзүдә һәм сынауда катнашкан бер белгеч болай дип сөйли: «Мин нык тырыштым һәм үз эшемдә бик остардым. Әмма барыбер чын бәхет һәм җаныма тынычлык таба алмадым. Барысы юкка гына иде» *. Дөньяви бөеклек — эштә, спортта яки күңел ачулардамы — ул кешенең үз тормышыннан чын канәгать булып яшәвенә гарантия бирми.

Башкаларга ярату белән хезмәт итү бөек итә

6. Ягъкуб белән Яхъяның бөеклеккә карашлары дөрес булмаганын нәрсә күрсәткән?

6 Гайсәнең тормышында булган бер вакыйга чын бөеклекнең нәрсә белән бәйле икәнен ачыклый. Б. э. 33 елында Гайсә һәм аның шәкертләре Иерусалимга Коткарылу бәйрәменә бара. Юлда барганда, Ягъкуб белән Яхъяның — бәлки, Гайсәнең туганнан туган абыйларының — бөеклеккә карашлары дөрес түгел икәне ачыклана. Алар әниләре аша Гайсәгә үз теләкләрен җиткерәләр: ул үз патшалыгында берсен уң ягына, ә икенчесен сул ягына утыртсын (Маттай 20:21). Яһүдләр арасында уң яки сул якта утыру бик хөрмәтле дип саналган (3 Патшалык 2:19). Ягъкуб белән Яхъя, тартынмыйча, иң күренекле урын алырга тырышканнар һәм бу бөек урыннарга хокуклары булуы турында белдерергә теләгәннәр. Гайсә аларның мондый фикер йөртүләренең сәбәбен аңлаган һәм бөеклеккә карашларын төзәтер өчен, бу мөмкинлек белән файдаланган.

7. Гайсәнең сүзләре буенча, мәсихчеләр ничек чын бөеклеккә ирешә ала?

7 Бу дөньяда тәкәбберлек рухы хөкем сөрә, һәм кем башкалар өстеннән идарә итә һәм аларга боерыклар бирә, шулай ук башкалардан ни теләсә шуны эшләтә — шул бөек дип санала. Гайсә моны яхшы белгән. Әмма мәсихчеләр арасындагы бөеклек — ул башкаларга басынкылык белән хезмәт итү. Гайсә: «Сезнең арагызда бөек булырга теләүче башкаларга хезмәтче булсын, һәм арагызда беренче булырга теләүче сезнең өчен кол булсын»,— дип әйткән (Маттай 20:26, 27).

8. Нәрсә ул «хезмәтче» булу һәм без үзебезгә нинди сораулар бирә алабыз?

8 Изге Язмаларның бу урынында «хезмәтче» дип тәрҗемә ителгән грек сүзе башкаларга хезмәт итәр өчен тырышып һәм өзлексез көч куя торган кешегә карата кулланыла. Гайсә үз шәкертләренә мөһим сабак биргән: кешене башкаларга боерык бирү түгел, ә ярату күрсәтеп хезмәт итү бөек итә. Үз-үзеңә шундый сорау бир: «Әгәр мин Ягъкуб яки Яхъя урынында булсам, мин нәрсә эшләр идем? Чын бөеклек башкаларга ярату белән хезмәт итеп кенә килә икәнен аңлар идемме?» (1 Көринтлеләргә 13:3).

9. Гайсә кешеләр белән эш итү буенча нинди үрнәк биргән?

9 Гайсә үзенең үрнәге белән шуны күрсәткән: мәсихчеләрнең һәм дөньяның бөеклеккә карашлары туры килми. Гайсә үзе хезмәт күрсәткән кешеләргә масаеп, аларны кимсетеп карамаган. Төрле кешеләр — ир-атлар, хатын-кызлар һәм балалар, байлар, ярлылар, күренекле һәм хәтта гөнаһлы кешеләр — Гайсә белән үзләрен җиңел хис иткәннәр (Марк 10:13—16; Лүк 7:37—50). Кешеләр еш кына, берәрсенең кимчелеге күренсә, түземлекләрен югалта. Гайсә андый булмаган. Шәкертләре үзләрен кайвакыт акылсыз тотса да һәм бер-берсе белән талашса да, ул сабырлык белән аларны өйрәткән һәм шуның белән аларга үзенең чыннан да юаш һәм басынкы икәнен күрсәткән (Зәкәрия 9:9; Маттай 11:29; Лүк 22:24—27).

10. Гайсәнең бар тормышы ничек аның башкаларга риясыз рәвештә хезмәт итәргә теләвен күрсәткән?

10 Югары дәрәҗәдә утырган Алла Улы риясыз хезмәт итүе белән чын бөеклекнең мәгънәсен күрсәткән. Гайсә җиргә аңа хезмәт итсеннәр өчен түгел, ә үзе башкаларга хезмәт итәр өчен килгән. Ул моны кешеләрне «төрле авырулардан» савыктырып һәм аларны җеннәр хакимлегеннән азат итеп күрсәткән. Ул да арыганлык сизгән, һәм аның үзенә дә хәл җыяр өчен вакыт кирәк булган, әмма ул башкаларның ихтыяҗларын үзенекеннән өстенрәк куйган, башкаларны юатырга бик нык тырышкан (Марк 1:32—34; 6:30—34; Яхъя 11:11, 17, 33). Кешеләрне яратканга, ул аларга рухи яктан ярдәм итәргә тырышкан: ул, Патшалык турындагы яхшы хәбәрне вәгазьләр өчен, тузанлы юллар буенча йөзләрчә километр үткән (Марк 1:38, 39). Һичшиксез, Гайсә башкаларга хезмәт итүгә бик җитди караган.

Гайсә кебек басынкы бул

11. Җыелышта күзәтче булып хезмәт итәргә куелган абый-кардәшләрдән нәрсә таләп ителә?

11 Мәсихче күзәтчеләрнең нинди рух күрсәтергә тиешлегенә XIX гасырның азагында — Алла халкына хезмәт итәр өчен күчеп йөрүче хезмәтчеләр сайланганда — басым ясалган булган. «Сион Күзәтү манарасы» журналында (1 сентябрь, 1894 ел) бу күзәтчеләр өчен мондый таләпләр куелган булган: алар «тәкәбберләнми торган, юаш булырга тиеш... алар үз карашларын яклар өчен түгел, ә Мәсих турында вәгазьләр өчен басынкы күңелле булырга тиеш, үз белемнәренә түгел, ә [Алла] Сүзенә игътибар итәргә тиеш һәм моны шушы Сүзгә хас булган гадилек һәм көч белән башкарырга тиеш». Һичшиксез, чын мәсихчеләр күренекле урын, хакимлек һәм башкалар өстеннән идарә итү хокукын алырга өметләнеп, җаваплы йөкләмәләр алырга омтылырга тиеш түгел. Алар моны үзләренең дан ярату теләкләрен канәгатьләндерер өчен дә эшләргә тиеш түгел. Басынкы күзәтче шуны истә тота: аның бурычы үзенә дан китерүче югары дәрәҗә алу түгел, ә «игелекле эш» башкару (1 Тимутегә 3:1, 2). Бөтен өлкәннәргә һәм хезмәттәш ярдәмчеләргә имандашларына бар көчләрен куеп басынкы рәвештә хезмәт итәргә һәм, башкаларга тиешле үрнәк биреп, изге хезмәттә җитәкчелек итәргә кирәк (1 Көринтлеләргә 9:19; Гәләтиялеләргә 5:13; 2 Тимутегә 4:5).

12. Җыелышта җаваплы урын алырга омтылган кешеләр үз-үзләренә нинди сораулар бирә ала?

12 Җыелышта җаваплы йөкләмәләр алырга омтылган һәрбер абый-кардәш үз-үзенә мондый сораулар бирә ала: «Мин башкаларга хезмәт итү мөмкинлекләрен эзлимме яки минем башкалар миңа хезмәт итәр дип көтәргә омтылышым бармы? Мин башкалар өчен бик күренеп тормаган файдалы йөкләмәләрне башкарырга әзерме?» Әйтик, яшь абый-кардәш җыелышта нотык белән теләп чыгыш ясаса да, шул ук вакыт олы яшьтәгеләргә ярдәм итәргә теләми. Ул җаваплы абый-кардәшләр белән булырга яратадыр, әмма вәгазьләүдә катнашырга бик теләми. Мондый яшь кешегә үз-үзенә: «Мин Аллага хезмәт итүнең хөрмәт һәм мактау китергән якларын гына башкарырга телимме? Башкалар алдында аерылып торырга омтыламмы?» — дигән сораулар бирергә кирәк. Һичшиксез, дан эзләгән кеше Гайсә үрнәген тотмый (Яхъя 5:41).

13. а) Күзәтче күрсәткән басынкылык үрнәге башкаларга ничек тәэсир итәргә мөмкин? б) Ни өчен басынкылык — ул мәсихчеләр күрсәтергә тиеш булган сыйфат дип әйтеп була?

13 Без Мәсих күрсәткән басынкылыкны үрнәк итеп тотарга тырышсак, бу безне башкаларга хезмәт итәргә дәртләндерәчәк. Бер мисал карап чыгыйк. Зона күзәтчесе Йәһвә Шаһитләренең бер филиалының эшен тикшерергә килгән. Графигының бик тыгыз булуына һәм йөкләмәләренең күплегенә карамастан, бу күзәтче бер яшь абый-кардәшкә ярдәм итәр өчен тукталган. Бу абый-кардәш тимерчыбык белән тегә торган машинаны көйләргә тырышкан. «Бу мине шаккатырды! — дип исенә төшерә ул.— Ул миңа үзенең моңа охшаш машина белән яшь чагында Вефильдә хезмәт иткәндә эшләгәне турында әйтте һәм аларны көйләү бик авыр эш дип исенә төшерде. Шуннан соң берникадәр вакыт, башка күп мөһим эшләре булса да, минем белән бергә эшләде. Бу күңелемдә тирән эз калдырды». Хәзер бу абый-кардәш Йәһвә Шаһитләренең бер филиалында күзәтче булып хезмәт итә һәм зона күзәтчесе күрсәткән басынкылык үрнәген әле дә исендә тота. Үзебез турында беркайчан да безнең дәрәҗәбез шулхәтле зур һәм без шулхәтле күренекле, хәтта башкаларга басынкылык күрсәтеп хезмәт итә алмыйбыз дип уйламыйк. Киресенчә, безгә басынкы акыллы булырга кирәк. Без басынкы булырга тиеш тә. Бу сыйфат «яңа кешенең» өлеше һәм мәсихче шушы «яңа кеше булып киенергә» тиеш (Филиппуйлыларга 2:3; Көлессәйлеләргә 3:10, 12; Римлыларга 12:16).

Бөеклеккә мәсихчеләр карашын ничек үстерергә

14. Алла һәм кардәшләр белән мөнәсәбәтләребез турында уйлану бөеклеккә дөрес караш үстерергә ничек ярдәм итә ала?

14 Бөеклеккә дөрес карашны ничек үстерергә? Йәһвә Алла белән мөнәсәбәтләребез турында уйлану мөһим. Бөек, көчле һәм акыллы булганга, ул гади кешеләрдән чиксез югарырак тора (Ишагыйя 40:22). Басынкылыкны, шулай ук, кардәшләр белән мөнәсәбәтләребез турында уйлану үстерергә ярдәм итә. Әйтик, без, бәлки, кайбер нәрсәләрне башкаларга караганда яхшырак үтибездер. Ләкин кардәшләр, бәлки, тормышның башка күпкә мөһимрәк якларында бездән өстенрәктер, я аларның бездә булмаган сыйфатлары бардыр. Дөресен генә әйткәндә, Алла өчен кадерле булган кешеләрнең күбесе, юаш һәм басынкы булганга, башка кешеләр арасында әллә ни аерылып тормый (Гыйбрәтле хикәя 3:34; Ягъкуб 4:6).

15. Алла хезмәтчеләренең тугрылыгы ничек бер кешенең дә үзен башкалардан өстенрәк куярга сәбәбе юк икәнлеген күрсәтә?

15 Бу сүзләрнең дөреслеген иман итүләре өчен эзәрлекләүләргә дучар булган Йәһвә Шаһитләренең мисаллары яхшы күрсәтә. Каты сынауларда Аллага тугрылыкны еш кына бу дөнья карашы буенча гади кешеләр саклаган. Мондый мисаллар турында уйлану безгә басынкы булып калырга ярдәм итә һәм «үзебез хакында тиешлесеннән артык уйламаска» өйрәтә (Римлыларга 12:3) *.

16. Җыелышта һәрберсе Гайсәнең бөеклеккә карашын ничек үстерә ала?

16 Барлык мәсихчеләр — яшьләр дә, олылар да — бөеклеккә карата мәсихчеләр карашын үстерергә тырышырга тиеш. Җыелышта төрле эшләр башкарырга кирәк. Сиңа бу дөнья хөрмәтсез дип санаган эшне йөкләсәләр, беркайчан да ачуың чыкмасын (1 Патшалык 25:41; 4 Патшалык 3:11). Әти-әниләр, балаларыгызны Патшалык Залында яки конгресс үткән урында һәркайсы йөкләмәне теләк белән үтәргә дәртләндерәсезме? Алар сезнең үзегезнең гади һәм беленми торган эшне башкаруыгызны күрәләрме? Йәһвә Шаһитләренең бөтендөнья төп идарәсендә хезмәт иткән бер абый-кардәш әле дә үз әти-әнисенең үрнәген хәтерли. Ул болай дип сөйли: «Әти-әнинең Патшалык Залын яки конгресс үткән урынны җыештыруга мөнәсәбәтләре алар бу эшне бик мөһим дип саныйлар икәнен күрсәтә иде. Алар еш кына җыелыш яки кардәшләр өчен берәр эш башкарырга теләкләрен белдерәләр иде һәм бер эшне дә хөрмәтсез дип санамадылар. Мондый караш миңа Вефильдәге һәркайсы эшләрне теләп башкарырга ярдәм итә».

17. Ничек итеп басынкы хатын-кызлар җыелыш өчен фатиха була ала?

17 Үзең турында уйлаганчы, күбрәк башка кешеләр турында ничек уйларга? Моңа яхшы үрнәкне Эстер биргән. Ул б. э. к. V гасырда Фарсы илендә хатын патша булып киткән. Патша сараенда яшәвенә карамастан, Эстер Алла ихтыяры буенча эш итеп, аның халкы өчен үз гомерен жәлләмәскә әзер булган (Эстер 1:5, 6; 4:14—16). Экономик хәлләре нинди генә булмасын, бүгенге мәсихче хатын-кызлар Эстер үрнәк итеп калдырган рухны күрсәтәләр: боекканнарга ярдәм итәләр, чирләгәннәргә килеп-китәләр, вәгазьдә катнашалар һәм өлкәннәргә хезмәттәшлек күрсәтәләр. Мондый басынкы апа-кардәшләр җыелыш өчен чын фатиха!

Мәсихчеләрнең бөеклеккә карашы фатихалар китерә

18. Бөеклеккә карата мәсихчеләр карашын күрсәтү нинди файда китерә?

18 Бөеклеккә мәсихчеләр карашы булса, бу күп яклардан файда китерә. Башкаларга риясыз хезмәт итүең аларга да, сиңа да шатлык китерә (Рәсүлләр 20:35). Кардәшләреңә вакыт һәм көчеңне әзерлек белән һәм теләп бирсәң, алар сине тагы да ныграк яратачак (Рәсүлләр 20:37). Ә иң мөһиме, Йәһвә имандашларың хисабына эшләгәннәреңне аның үзенә китергән мактау корбаны итеп кабул итә (Филиппуйлыларга 2:17).

19. Бөеклеккә мәсихчеләр карашы турында әйткәндә, без нәрсә эшләргә әзер булырга тиеш?

19 Һәрберебезгә үз йөрәген сынап чыгарга һәм үз-үзеннән: «Мин мәсихчеләрнең бөеклеккә карата карашын бары тик сүздә генә күрсәтерменме яки аны тырышып үстерерменме?» — дип сорарга кирәк. Йәһвәнең тәкәббер кешеләргә карашы ачык (Гыйбрәтле хикәя 16:5; 1 Петер 5:5). Эшләребез шуны күрсәтсен: бөеклеккә карата мәсихчеләр карашын җыелышта, гаиләдә һәм башка кешеләр белән көндәлек эшләр башкарганда да чагылдыру безгә рәхәтлек китерә. Һәм Алла данлансын өчен барысын эшлик (1 Көринтлеләргә 10:31).

[Искәрмәләр]

^ 5 абз. «Күзәтү манарасы» (рус) 1984 ел, 1 октябрь, 8—11 нче битләрен карагыз. Мәкаләнең исеме «Уңыш эзләп».

^ 15 абз. Мисаллар табар өчен, «Йәһвә Шаһитләренең еллык басмасы»н (ингл.) 1992 ел, 181 һәм 182 нче битләр һәм «Күзәтү манарасы» (рус) 1 сентябрь, 1993 ел, 27—31 нче битләрне карагыз.

Сез аңлата аласызмы?

• Ни өчен без бу дөньяның бөеклеккә карата карашыннан качарга тиешбез?

• Гайсә сүзләре буенча кем бөек?

• Күзәтчеләр ничек Мәсих күрсәткән басынкылык үрнәге буенча эш итә алалар?

• Бөеклеккә карата мәсихчеләрнең карашын үстерергә нәрсә ярдәм итәчәк?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[27 биттәге рамка]

Мәсихчеләр карашы буенча кем бөек?

Үзенә хезмәт итүләрен көткән яки башкаларга үзе хезмәт итәргә әзер булган кешеме?

Күренекле яки кечкенә, күренми торган эшләрне башкарырга теләгән кешеме?

Үз-үзен югары күтәргән яки башкаларны югары күтәргән кешеме?

[24 биттәге иллюстрация]

Фиргавен Аменхотеп III нең зур статуясы.

[25 биттәге иллюстрация]

Һәмәнне һәлакәткә нәрсә китергәнен беләсеңме?

[26 биттәге иллюстрацияләр]

Син, башкаларга хезмәт итәр өчен, мөмкинлекләр эзлисеңме?