Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

«Йәһвә кануныннан» рәхәтлек табасыңмы?

«Йәһвә кануныннан» рәхәтлек табасыңмы?

«Йәһвә кануныннан» рәхәтлек табасыңмы?

«Йәһвә кануныннан рәхәтлек тапкан [кеше бәхетле]» (МӘДХИЯ 1:2, ЯД).

1. Ни өчен без, Йәһвә хезмәтчеләре, бәхетле?

 ЙӘҺВӘ безгә, үзенең тугры хезмәтчеләренә, ярдәм итә һәм фатиха бирә. Әлбәттә, безгә күп сынаулар аша үтәргә туры килә, әмма без чын мәгънәдә бәхетле. Моңа шаккатасы юк, чөнки без «мөбарәк Аллаһыга», ягъни бәхетле Аллага хезмәт итәбез, һәм аның изге рухы йөрәкләребездә шатлык тудыра (1 Тимутегә 1:11; Гәләтиялеләргә 5:22). Шатлык — ул чын бәхеттән килә, ә бәхет берәр яхшы нәрсәне көткәндә яки аны алганда туа. Һәм күктәге Әтиебез, әлбәттә, яхшы бүләкләр бирә (Ягъкуб 1:17). Шуңа күрә бәхетле булуыбызга гаҗәпләнәсе юк!

2. Без нинди мәдхияләрне карап чыгабыз?

2 Бәхетле булуга зур игътибар Зәбур китабында бирелә. Моны, мәсәлән, 1 нче һәм 2 нче мәдхияләрдән күреп була. Гайсә Мәсихнең беренче шәкертләре икенче мәдхияне Исраил патшасы Давыт язган дип санаган (Рәсүлләр 4:25, 26). Беренче мәдхиянең авторы Алла тарафыннан рухландырылган үз җырын: «Бозыкларга киңәшкә бармаган [кеше]... бәхет-сәгадәтле»,— дип башлый (Мәдхия 1:1). Беренче һәм икенче мәдхияләр шатлыклы булыр өчен сәбәп бирә. Ничек? Моны без шушы һәм чираттагы мәкаләдә карап чыгарбыз.

Бәхетле булуның сере

3. Мәдхия 1:1 буенча, Алла кануннарын үтәгән кеше ни өчен бәхетле?

3 Беренче мәдхиядә Алла кануннарын үтәгән кеше ни өчен бәхетле икәне күрсәтелә. Кайбер сәбәпләрне китереп, мәдхия җырлаучы болай дип җырлый: «Бозыкларга киңәшкә бармаган, гөнаһлылар юлында тормаган, аздыручылар [«мыскыллаучылар», ЯД] җыелышында утырмаган кеше бәхет-сәгадәтле» (Мәдхия 1:1).

4. Ни өчен Зәкәрия белән Элисабетнең тормышы үрнәк алырлык?

4 Чыннан да бәхетле булыр өчен, без Йәһвәнең гадел таләпләрен үтәргә тиешбез. Зәкәрия белән Элисабет, Суга Чумдыручы Яхъяның әти-әнисе булу өстенлеген алып, шатлык кичергәннәр. Алар «Раббының әмерләрен һәм Ул кушканнарны төгәл үтәп, Аллаһы алдында тәкъва булганнар» (Лүк 1:5, 6). Без дә, алар кебек булсак һәм «бозыкларның киңәшен» каты кире каксак, бәхетле була алабыз.

5. «Гөнаһлылар юлыннан» качарга нәрсә ярдәм итәчәк?

5 Әгәр бозык кешеләрнең карашларын кире каксак, без «гөнаһлылар юлында тормаячакбыз». Алар еш кына җыелган урынга — әхлаксыз күңел ачулар яки начар яктан билгеле булган урыннарга — без бөтенләй бармаячакбыз. Ә гөнаһлыларның бозык тәртибенә кушылырга теләк туса? Шул чакта Аллага, безгә рәсүл Паулның киңәше буенча эш итәргә ярдәм итсен өчен, дога кылыйк: «Үзегезне имансызлар белән бәйләмәгез. Тәкъвалык белән канунсызлыкның ни уртаклыгы бар? Яктылык белән караңгылыкның нинди уртаклыгы бар?» (2 Көринтлеләргә 6:14). Әгәр Аллага таянсак һәм «саф күңелле» булсак, без гөнаһлыларның карашларын һәм тормыш рәвешен кире кагачакбыз, һәм бездә чиста омтылышлар, теләкләр һәм «риясыз иман» булачак (Маттай 5:8; 1 Тимутегә 1:5).

6. Ни өчен безгә мыскыллаучылардан сакланырга кирәк?

6 Йәһвә безне хупласын өчен, без, һичшиксез, «мыскыллаучылар җыелышында утырмаска» тиеш. Кайберәүләр Алла кануннарын үтәп яшәүдән көлә, әмма бу «соңгы көннәрдә» мөртәтлек юлына баскан элекке мәсихчеләр аеруча мыскыл итеп көләләр. Рәсүл Петер имандашларын мондый сүзләр белән кисәткән: «Сөекле имандаш туганнарым! [...] Иң элек шуны аңлавыгыз кирәк: соңгы көннәрдә үзләренең нәфес теләкләре буенча гамәл кылучы, мыскыллаучы кешеләр чыгачак. Алар: „Гайсә яңадан килергә вәгъдә итмәдемени? Кая соң Ул? Безнең ата-бабаларыбыз үлем йокысына талдылар, ә һәммә нәрсә дөнья яратылганнан бирле ничек булса, шул килеш кала бирә“,— диячәкләр» (2 Петер 3:1—4). Әгәр без «мыскыллаучылар җыелышында» беркайчан да утырмасак, алар өстенә котылгысыз бәла-каза төшкәндә, без исән калачакбыз (Гыйбрәтле хикәя 1:22—27).

7. Ни өчен безгә Мәдхия 1:1 дә язылган сүзләргә җитди карарга кирәк?

7 Беренче мәдхиянең кереш сүзләренә игътибар итмәсәк, без Изге Язма өйрәнү аша алган рухилыгыбызны югалта алабыз. Өстәвенә, тормышыбыз да алга таба начарая барырга мөмкин. Әйтик, без башта бозыкларның киңәшен тотабыз. Шуннан соң алар белән бергә һәрвакыт җыела башлыйбыз. Ахыр чиктә, без хәтта мыскыллаучы имансыз мөртәтләргә әверелергә мөмкин. Һичшиксез, бозык кешеләр белән дус булу бездә бозык рухның үсүенә китерергә һәм Йәһвә Алла белән мөнәсәбәтләребезне җимерергә мөмкин (1 Көринтлеләргә 15:33; Ягъкуб 4:4). Мондый хәл безнең белән беркайчан да булмасын!

8. Уйларыбызны рухи әйберләргә тупларга нәрсә ярдәм итәчәк?

8 Дога уйларыбызны рухи әйберләргә тупларга һәм бозык кешеләр белән дуслашудан сакланырга ярдәм итә. «Һичнәрсә турында борчылмагыз,— дип язган Паул,— әмма теләсә нинди хәлдә дә дога кылганда, ялварып сораганда Аллаһы каршында үтенечләрегезне шөкер итеп белдерегез. Һәм һәр акылдан өстенрәк булган Аллаһы иминлеге сезнең йөрәкләрегезне һәм фикерләрегезне Мәсих Гайсәдә саклаячак». «Яхшылык һәм мактауга лаек эшләр бар икән, нәрсә хак, хөрмәтле, дөрес, саф, ягымлы, шөһрәткә лаеклы — шулар» турында уйланыгыз дип өндәгән безне рәсүл (Филиппуйлыларга 4:6—8). Әйдәгез, үзебезне рәсүл Паул киңәше буенча тотыйк һәм беркайчан да бозык кешеләр дәрәҗәсенә төшмик.

9. Бозык эшләрне кире каксак та, без ничек һәртөрле кешеләргә ярдәм итәргә тырышабыз?

9 Рәсүл Паул Рим хакиме Филикескә «тәкъвалык, нәфесне тыю һәм булачак хөкем хакында сөйләгән» кебек, без дә, бозык эшләрне кире каксак та, кешеләргә әдәпле итеп шаһитлек бирәбез (Рәсүлләр 24:24, 25; Көлессәйлеләргә 4:6). Без Патшалык турындагы яхшы хәбәрне һәртөрле кешеләргә сөйлибез һәм алар белән дусларча сөйләшәбез. «Мәңгелек тормыш өчен сайлап алынган» кешеләрнең иман итүчеләр булачагына һәм Алла кануннарыннан рәхәтлек табачагына без ышанабыз (Рәсүлләр 13:48).

Йәһвә кануныннан ул рәхәтлек таба

10. Шәхси өйрәнү үткәргәндә, акылыбызга һәм йөрәгебезгә нык тәэсир итәргә нәрсә ярдәм итәчәк?

10 Бәхетле кешене сурәтләвен дәвам итеп, мәдхия җырлаучы болай ди: «Иреген Ходай канунында тотып, Аның канунына көнен-төнен өйрәнеп тора ул» (Мәдхия 1:2). Алла хезмәтчеләре буларак, безнең ирегебез Йәһвә канунында — бу без шул кануннан рәхәтлек табабыз дигәнне аңлата. Мөмкинлек булганда, шәхси өйрәнү һәм уйлану вакытында без акрын тавыш белән укысак яхшы булыр иде. Изге Язмаларның берәр өлешен шул рәвешчә уку акылыбызга һәм йөрәгебезгә нык тәэсир итәргә булыша.

11. Ни өчен безгә Изге Язмаларны «көнен-төнен» укырга кирәк?

11 «Ышанычлы һәм акыллы хезмәтче» безне Изге Язмаларны һәр көн укырга дәртләндерә (Маттай 24:45). Безнең Йәһвәнең кешелек өчен бирелгән хәбәре белән яхшырак танышырга тирән теләгебез бар, шуңа күрә безгә Изге Язмаларны «көнен-төнен» уку яхшы булыр. Әйе, төнлә дә, берәр нәрсә аркасында йоклый алмасак укырга була. Петер безне: «Яңа туган сабыйлар кебек, пакь рухи сөт эчәргә омтылыгыз, шуның белән үсеп, котылуга ирешерсез»,— дип өнди (1 Петер 2:1, 2). Изге Язмаларны һәр көн укудан, Алланың ниятләре һәм аның Сүзе турында төнлә уйланудан син рәхәтлек табасыңмы? Мәдхия җырлаучы боларның барысыннан да рәхәтлек тапкан (Мәдхия 62:7).

12. Йәһвә кануныннан рәхәтлек тапсак, без нәрсә эшләячәкбез?

12 Мәңгелек бәхетебез Алла кануннарыннан рәхәтлек табуыбызга бәйле. Аның кануннары камил һәм гадел, алар буенча яшәсәң, зур бүләккә ия буласың (Мәдхия 18:8—12). Шәкерт Ягъкуб болай дип язган: «Кем дә кем Аллаһының камил булган иреклелек канунын игътибар белән тикшерә һәм, шулай дәвам итеп, ишеткәнен онытмыйча, аны башкара икән, ул үзенең эшләрендә бәхетле булачак» (Ягъкуб 1:25). Йәһвә кануннарыннан чыннан да рәхәтлек тапсак, ул чакта без рухи әйберләр турында һәр көн уйлаячакбыз. Һәм безнең «Аллаһының тирәнлекләрен» тикшерергә һәм Патшалык эшләрен беренче урынга куярга теләгебез булачак (1 Көринтлеләргә 2:10—13; Маттай 6:33).

Агач кебек булып тора ул

13—15. Нинди мәгънәдә безне мул сулы чыганакның янына утыртылган агач дип атап була?

13 Мәдхия җырлаучы тәкъва кешене сурәтләвен дәвам итә һәм болай дип яза: «Агым сулар янына утыртылып, үз вакытында җимешен биреп, яфрагын да төшерми торган агач күк булып тора ул; ни генә эшләсә дә, барына да өлгерер ул» (Мәдхия 1:3). Камил булмаган башка кешеләр кебек, без дә — Йәһвәгә хезмәт иткән кешеләр — тормышыбызда авырлыклар белән очрашабыз (Әюб 14:1). Без иманыбыз белән бәйле булган төрле эзәрлекләүләр һәм сынаулар кичерергә мөмкин (Маттай 5:10—12). Ләкин таза агач көчле җилләрдә дә сынмаган кебек, без дә, Алла ярдәме белән, бу сынауларны уңышлы җиңәбез.

14 Суы бетми торган чыганак янына утыртылган агач кызу көннәрдә яки корылык вакытында корымый. Без Алладан куркып яшәсәк, көчне бетмәс Чыганактан — Йәһвә Алладан алачакбыз. Паул Алладан ярдәм эзләгән һәм: «Мин көч Бирүче [Йәһвә] аша һәрнәрсәгә әзер торам»,— дип әйтә алган (Филиппуйлыларга 4:13). Безне Йәһвәнең изге рухы җитәкли һәм рухи яктан таяныч бирә, шуңа күрә без җимешсез калып яки рухи яктан үлеп «корымыйбыз». Без Аллага хезмәт итүдә җимеш китерәбез һәм рух җимешен үз тормышыбызда күрсәтәбез (Иремия 17:7, 8; Гәләтиялеләргә 5:22, 23).

15 «Күк», ягъни кебек дип тәрҗемә ителгән еврей сүзен кулланып, мәдхия җырлаучы чагыштыру ясый. Ул аерылып торган, әмма кайбер сыйфатлары охшаш булган ике нәрсәне чагыштыра. Кеше һәм агач бер түгел, әмма мул сулы чыганак янында үсеп утырган агачның куе яфраклары мәдхия җырлаучыга, күрәсең, Йәһвә кануныннан рәхәтлек тапкан кешеләрнең рухи яктан гөрләп үсүләрен хәтерләткәндер. Без дә Алла кануннарыннан рәхәтлек тапсак, көннәребез агачныкы кебек була. Әйе без мәңге яши алачакбыз (Яхъя 17:3).

16. Ни өчен һәм нинди мәгънәдә без «ни генә эшләсәк тә, барына да өлгерәбез»?

16 Без тәкъва тормыш алып барырга тырышканда, Йәһвә безгә сынауларны һәм авырлыкларны кичереп чыгарга ярдәм итә. Без Аллага хезмәт итүдә шатлыклы да булабыз һәм җимеш тә китерәбез (Маттай 13:23; Лүк 8:15). Безнең төп максатыбыз Йәһвә ихтыярын үтәү булганга, без «ни генә эшләсәк тә, барына да өлгерәбез». Алланың ниятләре һәрвакыт тормышка аша, һәм без аның күрсәтмәләреннән рәхәтлек табабыз, шуңа күрә без рухи яктан гөрләп үсәбез (Яратылыш 39:23; Ешуа 1:7, 8; Ишагыйя 55:11). Бу без хәтта бәлаләргә очраганда да шулай була (Мәдхия 111:1—3; 3 Яхъя 2).

Бозыклар гөрләп яши кебек

17, 18. а) Мәдхия җырлаучы бозыкларны нәрсә белән чагыштыра? б) Бозыклар материаль яктан гөрләп үссә дә, ни өчен аларның киләчәге юк?

17 Бозыкларның киләчәге тәкъва кешеләрнең киләчәгеннән бик нык аерылып тора! Бозык кешеләр материаль яктан вакытлыча гөрләп үскән кебек күренсә дә, алар рухи яктан үсми. Бу мәдхия җырлаучының мондый сүзләреннән ачык күренә: «Әмма бозыклар алай түгел, алай түгел: алар җир өстеннән җил өреп җибәрә торган тузан [«кибәк», ЯД] күк. Шунлыктан бозыклар сорауда, гөнаһлылар изгеләр җыелышында тора алмаслар» (Мәдхия 1:4, 5). Мәдхия җырлаучының «бозыклар алай түгел» дип әйткәненә игътибар ит. Бу алар Алла кануннарын үтәгән кешеләр кебек түгел икәнен аңлата, чөнки Алла кануннарын үтәгән кешеләр җимеш китереп озак вакыт яшәүче агач белән чагыштырылган иде.

18 Бозыклар материаль яктан гөрләп үссә дә, аларның киләчәге юк (Мәдхия 36:16; 72:3, 12). Алар бер акылсыз байга охшаган. Аның турында Гайсә бер ачык мисалда, нәсел бүлешү турында сорау бирелгәч сөйләгән. Янындагы кешеләргә Гайсә: «Карагыз, һәртөрле комсызлыктан сакланыгыз, чөнки кеше ничек кенә бай булса да, аның тормышы мал-мөлкәтенә бәйле түгел»,— дигән. Бу сүзләрне Гайсә бер илдә яшәгән бай кеше турында ачык мисал китереп аңлаткан. Бу байның җире шулхәтле зур уңыш китергән ки, хәтта ул амбарларын сүтеп, бар уңышны саклар өчен зурракларын төзергә хәл иткән. Шуннан соң бу кеше ашап-эчеп, шатлыклы тормыш алып барырга ниятләнгән. Әмма Алла аңа: «Әй, син, акылсыз! Шушы төндә тормышыңны синнән кире алачаклар. Үзең өчен җыйганнарың кемгә калыр соң?» — дип әйткән. Үз фикеренә басым ясап, Гайсә: «Үзе өчен хәзинә туплаган, әмма Аллаһы каршында бай булмаган һәркем белән менә шулай була»,— дип өстәгән (Лүк 12:13—21).

19, 20. а) Борынгы заманда ашлык сугу һәм җилгәрү ничек башкарылган? Аңлатыгыз. б) Ни өчен бозык кешеләр кибәк белән чагыштырыла?

19 Бозыклар «Аллаһы каршында бай» түгел. Аларның хәле шулхәтле куркыныч һәм үзгәрүчән ки, хәтта алар кибәк белән — башак, сабак кисәкләре һәм башка калдыклар белән чагыштырыла. Борынгы заманда ашлыкны җыйгач, аны ындыр табагына — ашлык сугу урынына китергәннәр. Бу урын күбесенчә биек җирдә урнашкан. Бодайны сугып кибәгеннән аерыр өчен, чабагач — төбенә очлы ташлар яки тимер пычаклар беркетелгән чанага охшаш нәрсә кулланганнар. Бу «чананы» башак өстеннән берәр хайван өстерәгән. Шуннан соң туракланган башакны көрәк яки сәнәк белән җилле көнне өскә ыргытканнар (Ишагыйя 30:24). Салам кисәкләре читкәрәк төшсә, кибәкне җил читкә алып киткән, ә ашлык бөртекләре җиргә төшкән (Рут 3:2). Таш кисәкләре белән чүп калмасын өчен, ашлыкны иләгәннәр, шуннан соң саклаганнар яки он итеп тарттырганнар (Лүк 22:31). Ә бодай кибәге мәңгегә юкка чыккан.

20 Ашлык бөртекләре җиргә төшеп сакланган кебек, тәкъва кешеләр дә калачак. Ә кибәкне җил очыртып алып киткән кебек, бозык кешеләр дә юк ителәчәк. Һичшиксез, явызлык эшләүчеләрнең озакламыйча мәңгегә юк ителәчәгенә без шатланабыз. Бу кешеләр юк булгач, Йәһвә кануныннан рәхәтлек тапкан кешеләр мул фатихалар урачак. Тыңлаучан кешеләр, ахыр чиктә, Алланың мәңгелек тормыш бүләген алачак (Маттай 25:34—46; Римлыларга 6:23).

«Тәкъваларның юлы» фатихалы

21. Йәһвә тәкъва кешеләрнең юлын белә дигән сүзләр нәрсә аңлата?

21 Беренче мәдхия: «Изгеләрнең [«Тәкъваларның», ЯД] юлын Ходай саклый [«белә», ЯД] шул, ә бозыкларның юлы юкка чыгар»,— дип тәмамлана (Мәдхия 1:6). Йәһвә тәкъваларның юлын «белә» дигән сүзләр нәрсәне аңлата? Әгәр тәкъва тормыш алып барсак, без шуңарга ышана алабыз: күктәге Әтиебез без аның кануннарын тормышыбызда үтибез икәнен билгели һәм безне үзенең хезмәтчеләре итеп хуплый. Шуңа күрә без, аның чыннан да безнең турыда кайгыртканын истә тотып, бар борчылуларыбызны аның өстенә сала алабыз, без моны хәтта эшләргә тиеш тә (Йәзәкил 34:11; 1 Петер 5:6, 7).

22, 23. Бозык кешеләр белән нәрсә булачак, һәм тәкъва кешеләр белән нәрсә булачак?

22 «Тәкъваларның юлы» мәңгегә булачак, әмма төзәлергә теләмәгән бозык кешеләр Йәһвә хөкем иткәндә юк ителәчәк. Һәм аларның «юллары» да, ягъни яшәү рәвешләре дә, алар белән бергә юкка чыгар. Без Давыт әйткән сүзләрнең үтәлешенә ышана алабыз: «Тагын бераздан гөнаһлы юкка чыгар, аның урының эзләрсең, тик таба алмассың. Сабырлар җирне мирас итеп алырлар, һәм тыныч тормышта рәхәтләнеп яшәрләр. Гаделләргә мирас итеп җир бирелер, һәм алар анда мәңгегә яшәрләр» (Мәдхия 36:10, 11, 29).

23 Безгә бозык кешеләрдән чистартылган оҗмах җирендә яшәргә өстенлек бирелсә, бу безнең өчен зур шатлык булачак! Юаш һәм тәкъва кешеләр Йәһвә кануннарыннан һәрвакыт рәхәтлек табып, чын тынычлык белән ләззәтләнәчәк. Әмма бу булганчы, «Ходай ихтыяры» үтәлергә тиеш (Мәдхия 2:7а).Чираттагы мәкалә бу ихтыяр нәрсә ул һәм безнең өчен һәм бөтен кешелек өчен ул нәрсәне аңлата икәнен күрергә ярдәм итәчәк.

Сез ничек җавап бирер идегез?

• Ни өчен Алла кануннарын үтәп яшәгән кеше бәхетле?

• Йәһвә кануннарыннан рәхәтлек тапканыбызны нәрсә күрсәтә?

• Нинди мәгънәдә кеше су янына утыртылган агач кебек булырга мөмкин?

• Тәкъва кешеләрнең юллары бозык кешеләрнең юлларыннан нәрсә белән аерылып тора?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[9 биттәге иллюстрация]

Дога безгә бозык кешеләр белән дуслашудан сакланырга ярдәм итәчәк.

[10 биттәге иллюстрация]

Ни өчен тәкъва кеше агач белән чагыштырыла?