Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Йәһвә үз данын басынкы кешеләргә ача

Йәһвә үз данын басынкы кешеләргә ача

Йәһвә үз данын басынкы кешеләргә ача

«Басынкы булуның, Раббыдан куркуның... җимеше — байлык, хөрмәт һәм тормыш» (ГЫЙБРӘТЛЕ ХИКӘЯ 22:4).

1, 2. а) Эстефәннең «иман һәм Изге Рух белән тулы» кеше булганлыгы Рәсүлләр китабында ничек күрсәтелә? б) Эстефәннең басынкы булуына нинди дәлил бар?

 ЭСТЕФӘН «иман һәм Изге Рух белән тулы» кеше булган. Ул шулай ук «мәрхәмәт һәм кодрәт белән тулы булган». Гайсәнең беренче шәкертләренең берсе буларак, ул кешеләр алдында бөек могҗизалар һәм галәмәтләр кылган. Бер очракта ниндидер кешеләр аның белән бәхәсләшә башлаган, «әмма аның сүзләрендәге зирәклеккә һәм Рухка каршы тора алмаганнар» (Рәсүлләр 6:5, 8—10). Эстефәннең Алла Сүзен яхшы өйрәнүче булганы ачык күренеп тора, һәм ул яһүдләрнең дин җитәкчеләре алдында Алла Сүзен оста итеп яклаган. Ул Алланың үз ниятләрен бер-бер артлы ачуы белән дә тирән кызыксынган. Моны без Рәсүлләр китабының 7 нче бүлегендә күрәбез. Монда Эстефәннең җентекле шаһитлеге язылган.

2 Дин җитәкчеләре югары дәрәҗәле урыннары һәм белемнәре аркасында гади халыкка тәкәбберләнеп караганнар; алардан аермалы буларак, Эстефән басынкы булган (Маттай 23:2—7; Яхъя 7:49). Ул Изге Язманы яхшы белсә дә, «ризык бүлү» йөкләмәсен шатлык белән кабул иткән. Моның ярдәмендә рәсүлләр үзләрен «дога кылу һәм сүз белән хезмәт итүгә» багышлый алган. Эстефәнне кардәшләре арасында яхшы яктан белгәннәр, шуңа күрә аны көндәлек ризыкны бүлер өчен тикшерелгән җиде кеше арасына сайлаганнар. Ул бу йөкләмәне басынкылык белән кабул иткән (Рәсүлләр 6:1—6).

3. Эстефән ничек могҗизалы рәвештә Алла мәрхәмәтен кичергән?

3 Йәһвә Эстефәннең басынкылыгын, рухилыгын һәм тугрылыгын әлбәттә билгеләгән. Яһүдләрнең җитәкчеләре Эстефәнгә дошманга кебек караган. Эстефән Югары киңәшмәдә аларга шаһитлек биргәндә, аның «йөзе фәрештәнеке кебек» булган, һәм алар моны күргән (Рәсүлләр 6:15). Фәрештә ул Алла хәбәрчесе, һәм Эстефәннең фәрештәнеке кебек йөзе шөһрәт Алласы Йәһвәдән килгән тынычлык тараткан. Югары киңәшмә әгъзаларына кыю шаһитлек биргәннән соң, Эстефән үз өстендә гаҗәеп рәвештә Алла мәрхәмәтен кичергән. «Изге Рух белән тулы булган Эстефән исә, күккә карап, Аллаһының шөһрәтен һәм Аллаһының уң ягында торган Гайсәне күргән» (Рәсүлләр 7:55). Бу искиткеч күренеш Эстефәннең Гайсә — ул Алла Улы һәм Мәсих икәненә ышанычын ныгыткан. Шулай итеп, Йәһвә үзенең басынкы хезмәтчесен ныгыткан һәм үзенең хуплавына ышандырган.

4. Йәһвә үз данын кемгә ача?

4 Эстефәнгә бирелгән күренеш шуны ачыклый: Йәһвә үз данын һәм ниятләрен аңардан куркып яшәгән, аның белән үзара мөнәсәбәтләрен кадерләгән басынкы кешеләргә ача. «Басынкы булуның, Раббыдан куркуның... җимеше — байлык, хөрмәт һәм тормыш»,— дип әйтелә Изге Язмаларда (Гыйбрәтле хикәя 22:4). Шуңа күрә чын басынкылыкның нәрсә икәнен аңларга кирәк, бу мөһим сыйфатны ничек үстерергә һәм ни өчен бу сыйфат тормышыбызның һәркайсы өлкәсендә файдалы икәнен белергә кирәк.

Басынкылык — ул Алла сыйфаты

5, 6. а) Нәрсә ул басынкылык? б) Йәһвә ничек басынкылык күрсәтә? в) Йәһвәнең басынкылыгы безгә ничек тәэсир итәргә тиеш?

5 Берәрсе моңа гаҗәпләнер, әмма басынкылыкның иң яхшы үрнәге — ул Галәмдәге иң бөек һәм иң зур данга ия Аллаһы Тәгалә Йәһвә. Давыт патша Йәһвәгә болай дип әйткән: «Син миңа коткара торган калкан бирдең, мине уң кулың аралап кала; Синең мәрхәмәтең [«басынкылыгың», ЯД] мине төзәтеп җиткерә» (Мәдхия 17:36). Давыт Йәһвәнең басынкылыгын сурәтләгәндә кулланган еврей сүзенең тамыры «иелү» дигән мәгънә йөртә. Шул ук тамырлы башка сүзләр арасында «юашлык» һәм «шәфкать күрсәтү» бар. Мәсәлән, Йәһвә камил булмаган Давыт белән аралашканда һәм аны үзенең вәкиле — патша итеп билгеләгәндә, басынкылык күрсәткән. Унҗиденче мәдхиянең беренче шигыре буенча, Йәһвә Давытны «Саул һәм башка дошманнарыннан коткарып», яклаган һәм таяныч биргән. Шулай ук, Давыт үзе дә шуны аңлаган: Йәһвә басынкылык күрсәтеп аны якламаса, ул беркайчан да патша данына, бөеклегенә ия була алмас иде. Моны аңлау Давытка басынкы булып калырга ярдәм иткән.

6 Ә безнең турыда нәрсә әйтеп була? Йәһвә безне хакыйкатькә өйрәтер өчен сайлаган; ул безгә, бәлки, үз оешмасында махсус йөкләмәләр биргәндер яки безне үз ихтыярын үтәр өчен берәр ничек куллангандыр. Без моның барысына ничек карарга тиеш? Без басынкы булырга тиеш түгелме? Әллә без Йәһвәнең басынкылыгы өчен рәхмәтле булырга тиеш түгелме? Шулай ук һичшиксез һәлакәткә китерәчәк үзебезне югары күтәрүдән качарга тиеш түгелме? (Гыйбрәтле хикәя 16:18; 29:23).

7, 8. а) Йәһвә ничек Менашегә басынкылык күрсәткән? б) Ничек итеп Йәһвә һәм Менаше безгә басынкылык күрсәтүдә үрнәк бирәләр?

7 Йәһвә камил булмаган кешеләр белән эш иткәндә зур басынкылык күрсәтеп кенә чикләнми, ул, шулай ук, басынкы булганнарга мәрхәмәтен әзерлек белән күрсәтә, аның алдында басынкы булган кешеләрне күтәрә, аларны югары куя (Мәдхия 112:4—7). Яһүдия патшасы Менаше мисалын карап чыгыйк. Үзенең югары дәрәҗәсен законсыз кулланып, ул ялган табынуга юл куйган һәм «Ходай каршында яраксыз булган күп нәрсәләр эшләгән, аның ачуын чыгарган» (2 Паралипоменон 33:6). Ахыр чиктә Йәһвә Менашегә җәза биргән: Ассирия патшасына аны тәхетеннән төшерергә рөхсәт иткән. Төрмәдә Менаше «үз Алласы Ходай алдында ялварып сорый башлаган һәм... тирән басынкылык күрсәткән», шуннан соң Йәһвә аны Иерусалимдагы тәхетенә кире кайтарган, һәм Менаше «Ходайның Алла икәнен белгән» (2 Паралипоменон 33:11—13). Әйе, Йәһвә Менашенең басынкы рухын хуплаган, һәм Алла, аны кичереп һәм кабат патша итеп утыртып, үзе дә басынкылык күрсәткән.

8 Йәһвәнең кичерергә әзерлеге һәм Менашенең чын күңелдән тәүбә итүе басынкылык күрсәтү өчен бик мөһим сабаклар бирәләр. Безгә һәрвакыт шуны истә тотарга кирәк: безне рәнҗеткән кешеләр белән үзебезне тотуыбыз һәм үзебез гөнаһ эшләгәч, үзебезне тотуыбыз Йәһвәнең безгә карата мөнәсәбәтенә тәэсир итә. Әгәр без башкаларның гөнаһларын әзерлек белән кичерсәк һәм үз хаталарыбызны басынкы рәвештә танысак, Йәһвә мәрхәмәтенә өметләнә алабыз (Маттай 5:23, 24; 6:12).

Алла даны басынкы кешеләргә ачыла

9. Басынкылык көчсезлекме? Аңлатыгыз.

9 Басынкылык һәм аның белән бәйле башка сыйфатлар көчсезлек билгесе түгел, бу явызлыкка юл кую дигәнне дә аңлатмый. Изге Язмадан күренгәнчә, Йәһвә, басынкы булса да, кирәк булганда гадел ачуын һәм курку уята торган көчен күрсәтә. Басынкы булганга, Йәһвә басынкы кешеләргә аерым игътибар белән карый, аларга игелек тели, әмма ул тәкәбберләрдән ерак тора (Ягъкуб 4:6). Ничек итеп Йәһвә басынкы хезмәтчеләренә аерым игътибар күрсәтә?

10. 1 Көринтлеләргә 2:6—10 буенча, Йәһвә басынкы кешеләргә нәрсә ача?

10 Йәһвә басынкы кешеләргә үзе сайлаган вакытта һәм үзе билгеләгән каналны кулланып, ниятләренең үтәлеше белән бәйле җентеклекләрне ача. Шул ук вакыт тәкәбберлек күрсәтеп кеше акыллылыгына таянган һәм үзсүзлеләнеп үз карашларында торган кешеләрдән бу искиткеч хакыйкатьләр яшерелгән (1 Көринтлеләргә 2:6—10). Ә басынкылар Йәһвә ниятләре турында дөрес аңлау алгач, Йәһвәнең зур данын тагын да ныграк хөрмәт итәләр һәм Алланы олыларга теләк сизәләр.

11. Кайсы яктан кайберәүләргә I гасырда басынкылык җитмәгән, һәм бу аларга нинди зыян китергән?

11 Беренче гасырда күпләргә, хәтта үзләрен мәсихчеләр дип санаганнарга да, басынкылык җитмәгән. Шуңа күрә аларга, Алла рәсүл Паулны кулланып, үз ниятләрен ачканда, моны кабул итү авыр булган. Паул «яһүд булмаганнарның рәсүле» итеп сайланган булган. Аны бу вазифаны үтәргә сайлауда милләте, белеме яки яше, яисә игелекле эшләренең саны роль уйнамаган (Римлыларга 11:13). Әмма «дөньяви», ягъни рухи яктан фикер йөртмәгән кешеләр Йәһвә үз ниятләрен үтәр өчен кулланачак кешеләр нәкъ шул яклардан аерылып торырга тиеш дип уйлый (1 Көринтлеләргә 1:26—29; 3:1; Көлессәйлеләргә 2:18). Әмма Йәһвә үзенең мәрхәмәтенә һәм гадел ниятенә туры китереп, Паулны сайлаган (1 Көринтлеләргә 15:8—10). Паул «гадәттән тыш бөек рәсүлләр» дип атаган кешеләр һәм башка каршы килүчеләр Паул белән һәм аның Изге Язмага нигезләнгән фикер йөртүләре белән ризалашмаган. Бу кешеләр, басынкылыклары җитмәгәнгә, Йәһвәнең үз ниятен ничек үтәгәнен белә дә, аңлый да алмаганнар. Әйдәгез, Йәһвә үз ихтыярын үтәргә дип сайлаган кешеләрне кадерлик һәм аларга карата алдан ук тискәре мөнәсәбәтле булмыйк (2 Көринтлеләргә 11:4—6).

12. Муса мисалыннан Йәһвәнең басынкыларга аерым хөрмәт күрсәткәне ничек күренә?

12 Изге Язмалардагы күп мисаллар шуны да күрсәтә: басынкы кешеләр Алла данының чагылышын күргән. Моның белән аларга зур хөрмәт күрсәтелгән булган. «Бар кешеләрнең иң юашы булган» Муса Алла данын күргән һәм аның белән якын мөнәсәбәтләрдә булган (Саннар 12:3). Бу басынкы кеше 40 ел гади генә бер көтүче булган һәм бу вакытның күбесен Гарәбстан ярымутравында үткәргән. Иҗат Итүче аңа төрле яклардан зур хөрмәт күрсәткән (Чыгыш 6:12, 30). Йәһвә ярдәме белән, Муса фиргавен алдында Исраил халкының вәкиле дә һәм башлыгы да булган. Муса Алла белән аралашкан. Күренеш аша ул «Ходай чагылышын» күргән (Саннар 12:7, 8; Чыгыш 24:10, 11). Алланың бу басынкы хезмәтчесен һәм вәкилен таныган кешеләр фатиха алганнар. Нәкъ шулай ук без дә, Мусадан бөегрәк булган пәйгамбәрне, Гайсәне, һәм ул билгеләгән «ышанычлы һәм акыллы хезмәтчене» танысак, фатихалар алачакбыз (Маттай 24:45, 46; Рәсүлләр 3:22).

13. Беренче гасырда Йәһвә даны гади генә көтүчеләргә ничек итеп ачылган?

13 Фәрештә: «Коткаручы туды. Ул — Мәсих, Раббы»,— дип кемгә хәбәр китергән? Кемнәргә Йәһвәнең «даны балкып киткән»? Бу тәкәббер дин җитәкчеләре яки югары дәрәҗәле урыннарда утырган күренекле кешеләр булганмы? Юк. Бу «ул тирәләрдә шул төнне... кырда сарык көтүе саклаган» гади көтүчеләр булган (Лүк 2:8—11). Аларның югары белемнәре яки хөрмәт ителә торган эшләре дә булмаган. Әмма Йәһвә аларга игътибар иткән һәм аларга беренче итеп Мәсих тууы турында хәбәр җиткергән. Әйе, Йәһвә басынкы һәм Алладан куркып яшәгән кешеләргә үз данын ача.

14. Басынкы кешеләр Алладан нинди фатихалар ала?

14 Бу мисаллардан без нәрсәгә өйрәнә алабыз? Алар шуны күрсәтә: Йәһвә басынкы кешеләргә илтифатлы һәм аларга үз ниятләрен ача һәм аңлау бирә. Берәрсе Алла менә бу кешене сайларга тиеш дип уйласа да, Йәһвә башка кешене сайлап, аны үз вәкиле итеп кулланыр һәм аның аша үз ниятләрен ачыклар. Моны аңлау Йәһвәгә, аның пәйгамбәрлек Сүзенә һәм оешмасына җитәкчелек сорап мөрәҗәгать итәргә дәртләндерергә тиеш. Йәһвә үзенең басынкы хезмәтчеләренә искиткеч нияте белән бәйле булган яңа җентеклекләрне хәбәр итеп торачак — моңа шикләнмәскә була. Амос пәйгамбәр: «Ходай Алла үз колларына, пәйгамбәрләренә Үзенең серен ачмыйча, һичнәрсә эшләми»,— дип игълан иткән (Амос 3:7).

Басынкылык үстер һәм Алла илтифатына ия бул

15. Ни өчен басынкылык саклар өчен көч кую таләп ителә, һәм бу ничек Исраил патшасы Саул мисалыннан күренә?

15 Алла илтифатына ия булыр өчен, без басынкы булып калырга тиеш. Кеше басынкы булса, бу ул шушы сыйфатны гомер буе саклаячак дигән сүз түгел әле. Кеше вакыт узу белән басынкылыгын югалтып тәкәбберлеккә, горурлыкка бирешергә мөмкин, ә бу инде үз-үзеңә чиктән тыш ышануга, һәлакәткә китерә ала. Исраилнең беренче майланган патшасы Саул белән нәкъ шулай булган да. Патша итеп сайланганда, ул үз-үзе алдында «кече булган» (1 Патшалык 15:17). Әмма нибары ике ел гына үтә, һәм ул үз-үзенә чиктән тыш ышанып эш итә. Йәһвә урнаштырган корбан китерү тәртибе Шамуил пәйгамбәр аша үткәрелгән. Саул бу тәртипне кире каккан һәм үзен аклар өчен сәбәп уйлап тапкан (1 Патшалык 13:1, 8—14). Шуннан соң булган вакыйгалардан Саулга басынкылык җитмәгәне ачыкланган. Нәтиҗәдә, ул Алла рухын һәм илтифатын югалткан, ә бу хурлыклы үлемгә китергән (1 Патшалык 15:3—19, 26; 28:6; 31:4). Сабак шундый: басынкы һәм тыңлаучан булып калыр өчен һәм үз-үзебезнең мөһимлегебез турындагы уйларны читкә алып ташлар өчен, безгә тырышлык куярга кирәк. Шулай ук үз-үзеңә чиктән тыш ышанып башкарылган һәм Йәһвә хупламаган эшләрдән качарга кирәк.

16. Йәһвә һәм имандашлар белән мөнәсәбәтләребез турында уйлану басынкылык үстерергә ничек ярдәм итә ала?

16 Басынкылык Алланың изге рухы җимешенең өлеше булмаса да, бу Аллага хас булган сыйфат һәм аны үстерергә кирәк (Гәләтиялеләргә 5:22, 23; Көлессәйлеләргә 3:10, 12). Бу кешенең фикер йөртү рәвешенә — безнең үзебез һәм башкалар турында фикерләвебезгә бәйле, шуңа күрә басынкылык үстерү өчен уйлап эшләнгән тырышлыклар таләп ителә. Йәһвә һәм якыннарыбыз белән мөнәсәбәтләребез турында уйлану басынкы булып калырга ярдәм итәчәк. Камил булмаган тән Алла өчен яшел үлән кебек: күпмедер вакыт ул үсә, шуннан соң шиңә һәм кибә. Кешеләр Алла алдында басудагы саранча кебек кенә (Ишагыйя 40:6, 7, 22). Үлән сабагы башкалардан озынрак булса, аның тәкәббер булыр өчен берәр сәбәбе бармы? Берәр саранчаның ул башкалардан ераграк оча алганга гына горурланыр өчен нигезе бармы? Әлбәттә юк. Шуңа күрә рәсүл Паул имандашларына болай дип язган: «Сине кем өстен итеп куя? Син кабул итмәгән берәр нәрсә бармы? Ә инде кабул иткәнсең икән, ни өчен кабул итмәгән кебек мактанасың?» (1 Көринтлеләргә 4:7). Бу шигырь һәм Изге Язмаларның башка өзекләре турында да уйлану басынкылык үстерергә һәм аны үз тормышыбызда күрсәтергә ярдәм итәчәк.

17. Данил пәйгамбәргә басынкылык үстерергә нәрсә ярдәм иткән, һәм безгә бу яктан нәрсә ярдәм итә ала?

17 Борынгы яһүдләрнең Данил пәйгамбәре мисалын карап чыгыйк. Ул Алла алдында «күңелгә ятышлы ир-ат» булган, чөнки ул үзен «басынкы иткән», ягъни ул басынкы булган (Данил 10:11, 12). Данилга басынкылык үстерергә нәрсә ярдәм иткән? Беренчедән, ул Йәһвәгә регуляр рәвештә дога кылып, аңа нык ышанган (Данил 6:10, 11). Өстәвенә, Данил Алла Сүзен тырышып өйрәнгән, һәм моны эшләргә аны дөрес теләкләр дәртләндергән. Бу аңа Алланың данлы ниятен исендә тотарга ярдәм иткән. Ул шулай ук үз халкының гына түгел, ә үзенең хаталарын да әзерлек белән таныган. Данил үз гаделлеген түгел, ә Алла гаделлеген яклар өчен бар көчен куйган (Данил 9:2, 5, 7). Данил калдырган яхшы үрнәкне без тота алабызмы һәм тормышыбызның бар өлкәләрендә басынкылык күрсәтә алабызмы?

18. Бүген басынкылык күрсәткәннәрне нинди дан көтә?

18 «Басынкы булуның, Раббыдан куркуның... җимеше — байлык, хөрмәт һәм тормыш»,— дип әйтелә Гыйбрәтле хикәя 22:4 тә. Әйе, Йәһвә басынкы кешеләргә илтифатлы һәм аларга дан һәм яшәү бүләк итә. Мәдхия җырлаучы Асаф чак кына Аллага хезмәт итүен ташламаган, әмма Алла аның фикерләвен төзәткән. Шуннан соң Асаф басынкылык белән: «Син мине Үз киңәшең белән йөртәсең, һәм соңыннан олылап кабул итәрсең»,— дигән (Мәдхия 72:24). Бүгенге көннәр турында нәрсә әйтеп була? Басынкылык күрсәткән кешеләрне нинди дан көтә? Алар Йәһвә белән якын мөнәсәбәтләрдә, һәм ул аларга илтифатлы. «Сабырлар җирне мирас итеп алырлар, һәм тыныч тормышта рәхәтләнеп яшәрләр»,— дип язган Алла тарафыннан рухландырылган Давыт патша, һәм басынкылык күрсәткән кешеләр бу сүзләрнең үтәлешен күрергә өметләнәләр. Чыннан да искиткеч киләчәк! (Мәдхия 36:11).

Искә төшерә аласызмы?

• Эстефән — Йәһвә үз данын ачкан басынкы кешеләрнең үрнәге дип ни өчен әйтеп була?

• Кайсы яклардан Йәһвә Алла басынкылык күрсәтә?

• Йәһвәнең үз данын басынкыларга ачканы нинди мисаллардан күренә?

• Данил мисалы ничек басынкылык үстерергә ярдәм итә?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[22 биттәге рамка]

Нык, әмма басынкы

Огайо штатының (АКШ) Сидар-Пойнт шәһәрендә 1919 елда Изге Язмалар өйрәнүчеләренең (хәзер Йәһвә Шаһитләре) конгрессы үткән. Ул вакытта оешманың бөтен дөнья буенча алып барылган вәгазь эше белән 50 яшьлек Дж. Рутерфорд җитәкчелек иткән. Ул конгресска килгән кешеләргә, багажларын күтәреп китерергә ярдәм итеп һәм бүлмәләренә озатып куеп, хезмәт күрсәтеп йөргән. Конгрессның соңгы көнендә ул 7 мең кешене мондый сүзләр белән дәртләндергән: «Сез Патшаларның Патшасы һәм хакимчеләр өстеннән куелган Раббының вәкилләре... Сез Раббыбызның данлыклы Патшалыгын кешеләргә игълан итәсез». Рутерфорд кардәш үз карашларында нык торучы кеше булса да, сөйләгәндә инанып сөйләсә дә һәм хакыйкать дип санаган нәрсәләргә каршы булганнарга бирешмәсә дә, Алла каршында чын басынкылык күрсәткән. Моны Вефильдә иртәнге гыйбадәт кылу вакытында аның дога кылуларыннан еш кына ишетеп булган.

[19 биттәге иллюстрация]

Изге Язманы яхшы белгән Эстефән ризык таратуда басынкылык күрсәтеп катнашкан.

[20 биттәге иллюстрация]

Йәһвә Менашенең басынкылыгын хуплаган.

[22 биттәге иллюстрация]

Ни өчен Данил Алла өчен «күңелгә ятышлы ир-ат» булган?