Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Саннар китабыннан игътибарга лаек фикерләр

Саннар китабыннан игътибарга лаек фикерләр

Йәһвә сүзе тере

Саннар китабыннан игътибарга лаек фикерләр

МИСЫРДАН чыкканнан соң, исраиллеләр теократик халык итеп оештырылган булган. Тиздән алар Вәгъдә ителгән җиргә керерләр иде, әмма керә алмаганнар. Моның урынына аларга 40 ел дәвамында «бөек һәм куркыныч чүл» буенча йөрергә туры килгән (Икенчезаконлык 8:15). Ни өчен? Изге Язмалардагы Саннар китабында язылган тарихи хикәя моңа җавап бирә. Бу китаптан без Йәһвә Алланы тыңларга һәм аның вәкилләрен хөрмәт итәргә кирәклегенә өйрәнәбез.

Бу китапны Муса чүлдә һәм Моав тигезлекләрендә булганда яза. Анда б. э. к. 1512 елдан 1473 елга кадәр — 38 ел һәм 9 ай дәвамында булган вакыйгалар сурәтләнә (Саннар 1:1; Икенчезаконлык 1:3). Бу китапка шундый исем Исраил халкы ике мәртәбә — 38 елның башында һәм ахырында исәпләп чыгарылганга бирелә (1—4 һәм 26 нчы бүлекләр). Китапның эчтәлеге өч кисәккә бүленә. Беренче кисәктә Синай тавы янында булган вакыйгалар языла. Икенче кисәгендә Исраил халкы чүлдә йөргәндә булган вакыйгалар языла. Һәм өченче кисәгендә Моав тигезлегендә булган вакыйгалар карала. Бу китапны укыганда, үзеңә мондый сорау бирсәң яхшы булыр иде: «Мин монда әйтелгән вакыйгалардан нәрсәгә өйрәнә алам? Бу китаптагы нинди принципларны мин куллана алам?»

СИНАЙ ТАВЫ ЯНЫНДА

(Саннар 1:1—10:10)

Исраиллеләр Синай тавы янында булганда, халык исәбе алуның беренчесе үткәрелгән. 20 яшь һәм аннан өлкәнрәк яшьтәге ир-атларның саны 603 550 булган. Бу санга левилеләр кермәгән. Бу, күрәсең, сугыш чыкса, күпме ир-ат барлыгын ачыклар өчен эшләнгән. Барлык халыкның саны, шул исәптән хатын-кызлар, балалар, левилеләр, 3 миллионнан артык булгандыр.

Халык исәпләп чыгарылгач, исраиллеләр күрсәтмәләр алган: нинди тәртип буенча алар барырга тиеш, левилеләрнең эшләре белән чатырдагы хезмәтләре, карантин тәртибе, назорейлар биргән вәгъдә һәм көнчелек очраклары. 7 нче бүлектә ыруг башлыклары корбан китерү урынын багышлаганда китергән бүләкләр турында мәгълүматлар бар, ә 9 нчы бүлектә Коткарылу бәйрәменең үткәрелүе турында әйтелә. Исраиллеләргә, шулай ук, тукталып торганда һәм барган чакта урнашу тәртибе турында күрсәтмәләр бирелгән булган.

Изге Язмалар буенча бирелгән сорауларга җаваплар:

2:1, 2 — Чүлдә исраиллеләр үз чатырларын «билгеләр» янына куярга тиеш булган. Нәрсә булган бу «билгеләр»? Изге Язмаларда бу билгеләрнең нәрсә икәнлеге аңлатылмый. Әмма бу билгеләр ниндидер изге яки дини мәгънә йөрткән нәрсәләр булып саналмаган. Бу билгеләр үзләренең билгеле вазифасын үтәгән — алар кешеләргә чатырларын кую урынын билгеләргә ярдәм иткән.

5:27 — Зина кылуда гаепле булган хатынның «карыны шиңеп төшәр» дигән сүзләр нәрсәне аңлата? «Карын» дигән сүз бала табуны мөмкин иткән органнарны аңлата (Яратылыш 46:26). «Шиңеп төшәр» дигән сүзләр бу органнарның башка бала таба алмаслык хәлгә керүләрен аңлата.

Безнең өчен сабаклар:

6:1—7. Назорейлар йөзем һәм аннан ясалган ризыкны ашамаган һәм эчмәгән, шулай ук исертүче эчемлекләр дә авыз итмәгәннәр — бу үз теләкләреңнән ваз кичү дигәнне аңлаткан. Алар, Йәһвәгә буйсынуларын күрсәтеп, чәчләрен озын итеп үстергән. Нәкъ шулай ук хатыннар да, ирләренә яки әтиләренә буйсынуларын күрсәтеп, чәч үстергәннәр. Назорейлар, шулай ук, чисталык саклаганнар: якын туганы булса да, үле тәнгә кагылмаганнар. Безнең көннәрдәге тулы вакытлы хезмәтчеләр фидакарьлек рухы күрсәтәләр: үз теләкләрен икенче урынга куеп, Йәһвәгә һәм ул урнаштырган тәртипкә буйсыналар. Кайберәүләрнең хезмәте ерак җирләргә күчүне таләп итәргә мөмкин, бу хәтта якын туганнарыңны җирләр өчен кайтуны да авыр итәргә яки гел дә мөмкин итмәскә мөмкин.

8:25, 26. Картайгач, левилеләр мәҗбүри эшләрдән азат ителгән. Шуның белән аларның олы яшьләренә хөрмәт күрсәтелгән һәм аларның хезмәтләрен башкарыр өчен, тиешле кешеләрне куярга мөмкинлек бирелгән. Шулай да алар үз теләкләре белән башка левилеләргә ярдәм итә алган. Бүгенге көндә Патшалык вәгазьчесе булыр өчен яшь ягыннан бернинди чик булмаса да, бу закон белән бирелгән принцип безне күп нәрсәләргә өйрәтә. Олы яшьтәге мәсихче кайбер йөкләмәләрне үти алмаса, ул үз көче җиткән хезмәтне башкара ала.

ЧҮЛ БУЕНЧА СӘЯХӘТ

(Саннар 10:11—21:35)

Чатырны каплап торган болыт ниһаять күтәрелгәннән соң, исраиллеләр юлга чыгалар. Шул юл аларны чүл буенча 38 ел һәм бер яки ике ай чамасы йөртеп, Моав тигезлекләренә китерә. Йәһвә Шаһитләре тарафыннан бастырылган «„Яхшы җиргә“ күз салыгыз» дигән брошюраның 9 нчы битендәге карта буенча аларның йөргән юлын күзәтсәгез, үзегез өчен күп файда таба алырсыз.

Кадешка барганда, Паран чүлендә исраиллеләр ким дигәндә өч тапкыр үзләренең канәгатьсезлекләрен белдергән. Беренче очракта Йәһвә алар өстенә ут җибәрә һәм кайбер кешеләрне үтерә. Икенче очракта исраиллеләр ит сорап сукрана башлый, һәм Йәһвә аларга бытбылдыклар җибәрә. Өченче очракта Мәрьям һәм Һарун Мусага каршы күтәрелә. Нәтиҗәдә, Мәрьям берникадәр вакыт махау чире белән чирләп ала.

Кадешта туктагач, Муса, Вәгъдә ителгән җирне карап чыгар өчен, 12 шымчы җибәрә. Алар 40 көннән соң әйләнеп кайталар. Ун шымчының начар хәбәренә ышанып, халык Мусаны, Һарунны һәм ике тугры шымчыны — Ешуа белән Хәлифне — ташлар атып үтерергә тели. Йәһвә халыкны төрле җәрәхәтләргә дучар итәргә җыена, әмма Муса халыкны яклый. Алла халык чүлдә 40 ел — исәпкә алынган халык үлеп беткәнче йөриячәк дип игълан итә.

Йәһвә өстәмә кагыйдәләр бирә. Корах һәм башкалар Муса белән Һарунга каршы фетнә күтәрәләр, әмма фетнәчеләр ут белән һәм ярылган җирнең эченә төшерелеп юк ителә. Икенче көнне Мусага һәм Һарунга каршы тулысынча бөтен халык күтәрелә. Нәтиҗәдә 14 700 кеше Йәһвәнең җәзасыннан һәлак була. Баш рухани итеп кемне сайлаганын билгеләр өчен, Алла Һарунның таягын чәчәк аттыра. Йәһвә шуннан соң левилеләр башкарырга тиеш булган эшләргә кагылышлы һәм халыкны чиста итү турында өстәмә законнар бирә. Җирән тана бозау көлен куллану Гайсәнең корбаны аша чистарынуның прообразы булып тора (Еврейләргә 9:13, 14).

Исраил уллары кире Кадешка кайтканнан соң, Мәрьям үлә. Халык кабат Мусадан һәм Һаруннан зарлана. Ни өчен? Су булмаганга. Муса белән Һарун могҗиза итеп су биргәч, Йәһвә исемен изгеләндермиләр, нәтиҗәдә, Вәгъдә ителгән җиргә керү мөмкинлеген югалталар. Исраил халкы Кадешны калдырып китә, һәм Ор тавында Һарун үлә. Эдом җирләрен читтән уратып үткәндә, исраиллеләр арыганга Алла белән Мусага каршы сөйли башлыйлар. Йәһвә аларга җәза итеп агулы еланнар җибәрә. Муса кабат халыкны яклап чыга, һәм Алла аңа бакырдан елан ясап аны таякка куярга куша. Елан чаккан кешеләр аңа карап савыга ала. Елан Гайсә Мәсихнең без мәңге яши алсын өчен баганага кадакланачагына прообраз булган (Яхъя 3:14, 15). Исраил халкы амори патшалары Сигон белән Огны җиңә һәм аларның җирләрен басып ала.

Изге Язмалар буенча бирелгән сорауларга җаваплар:

12:1 — Ни өчен Мәрьям белән Һарун Мусадан зарланганнар? Моның чын сәбәбе, күрәсең, Мәрьямнең зуррак дәрәҗә алу теләге булгандыр. Мусаның хатыны Сепфора чүлдә иренә кушылгач, Мәрьям мин инде хәзер халык арасында иң күренекле хатын-кыз булып саналмасмын дип курыккан (Чыгыш 18:1—5).

12:9—11 — Ни өчен Мәрьямгә генә махау чире җәза итеп бирелгән? Ул үзе, күрәсең, беренче булып каршы күтәрелергә чакырган һәм Һарунны үзенә кушылырга өндәгән. Һарун үз хатасын танып яхшы караш күрсәткән.

21:14, 15 — Бу шигырьдә нинди китап турында әйтелә? Изге Язмада төрле китаплар искә алына. Изге Язмаларны язган кешеләр бу китаплардан мәгълүмат алганнар (Ешуа 10:12, 13; 3 Патшалык 11:41; 14:19, 29). «Ходай сугышлары китабы» да шундый ук китап булган. Анда Йәһвә халкының алып барган сугышлары турында хәбәрләр язылган булган.

Безнең өчен сабаклар:

11:27—29. Башкалар Йәһвәгә хезмәт итүдә берәр хөрмәтле йөкләмәләр алса, безнең моңа карашыбыз нинди булырга тиеш? Бу яктан искиткеч үрнәкне Муса биргән. Көнләшеп данын яклар урынына, Муса Елдад белән Модад пәйгамбәрлек итә башлагач шатланган.

12:2, 9, 10; 16:1—3, 12—14, 31—35, 41, 46—50. Йәһвә урнаштырган хакимиятен хөрмәт итүне таләп итә.

14:24. Гөнаһка өндәүче бу дөньяга каршы торыр өчен, «башка рух» яки караш үстерү үтә мөһим. Рухыбыз бу дөнья рухыннан аерылып торырга тиеш.

15:37—41. Исраил улларының киеме кырыйларындагы махсус чуклар аларның исләренә шуны төшереп торырга тиеш булган: алар Аллага хезмәт итәргә һәм аның сүзләренә буйсынырга аерылып куелган халык. Без дә Алла нормалары буенча яшәргә һәм бу дөньядан аерылып торырга тиеш түгелме?

МОАВ ТИГЕЗЛЕКЛӘРЕНДӘ

(Саннар 22:1—36:13)

Исраил уллары Моав тигезлекләрендә туктагач, моавлыларны курку баса. Шуңа күрә Моав патшасы Балак Бильямны исраиллеләрне каһәрләргә яллый. Ләкин Йәһвә Бильямны аларга фатиха бирергә мәҗбүр итә. Шуннан соң Исраил ир-атлары Моав һәм Мидиан хатын-кызлары ярдәмендә вәсвәсәгә кертелә: алар әхлаксызлык кыла һәм потларга табына. Нәтиҗәдә, Йәһвә гөнаһ эшләгән 24 мең кешене һәлак итә. Финеес Йәһвәгә карата ашкыну күрсәткәч, җәза бирү туктый.

Халык исәбен алу икенче тапкыр үткәрелгәндә, Ешуа белән Хәлифтән башка беркемнең дә беренче исәпләп чыгарудан исән калмаганлыгы ачыклана. Мусаны алмаштырыр өчен, Ешуа Навин билгеләнә. Исраиллеләр бүләкләр китерү һәм вәгъдәләр бирү буенча күрсәтмәләр ала. Исраил халкы, шулай ук, Мидиан халкыннан үч ала. Рубин, Гадь һәм Менаше буынының яртысы Үрдүн елгасының көнчыгышында кала. Исраиллеләргә Үрдүн елгасы аша узу һәм җирне яулап алу буенча күрсәтмәләр бирелә. Вәгъдә ителгән җирнең чикләре җентекләп билгеләнә. Җир жирәбә буенча бүленергә тиеш. Левилеләргә 48 шәһәр бирелергә тиеш, һәм аларның 6 сы сыену шәһәре булачак.

Изге Язмалар буенча бирелгән сорауларга җаваплар:

22:20—22 — Ни өчен Йәһвәнең Бильямга ачуы чыккан? Йәһвә Бильямга Исраил халкын каһәрләргә рөхсәт итми (Саннар 22:12). Әмма бу пәйгамбәр Балак җибәргән кешеләр белән исраиллеләрне каһәрләргә ниятләнеп киткән. Бильям Моав патшасының күңелен табарга һәм аңардан бүләк алырга теләгән (2 Петер 2:15, 16; Яһүд 11). Хәтта каһәрләү урынына Исраил халкын фатихаларга мәҗбүр булганнан соң да, Бильям патша күңелен табарга тырыша һәм Баалга табынган хатын-кызлар Исраил ир-атларын вәсвәсәләсен дип киңәш бирә (Саннар 31:15, 16). Шулай итеп, Алланың Бильямга каршы ачуына бу пәйгамбәрнең комсызлыгы сәбәп була.

30:6—8 — Мәсихче ирләр хатыннарын үз вәгъдәләреннән азат итә аламы? Вәгъдә турында әйткәндә, Йәһвә безнең көннәрдә һәрбер хезмәтчесенең вәгъдәсен аерым карый. Әйтик, Йәһвәгә үзеңне багышлау — ул һәрбер кеше үзе бирә торган вәгъдә (Гәләтиялеләргә 6:5). Ирнең мондый вәгъдәдән азат итәргә бернинди дә хакы юк. Әмма хатынга Алла Сүзенә яки иренә булган бурычларына каршы килгән вәгъдәләр бирмәскә кирәк.

Безнең өчен сабаклар:

25:11. Финеесның Йәһвәгә гыйбадәт кылуда күрсәткән ашкынучанлыгы безнең өчен искиткеч үрнәк! Җыелышны чиста тоту теләге безне дә, әхлаксызлык очраклары турында белгәндә, мәсихче өлкәннәргә сөйләргә дәртләндерергә тиеш түгелме?

35:9—29. Әгәр берәрсе кешене ялгыш үтерсә, ул үз йортын калдырып берникадәр вакытка сыену шәһәренә качарга тиеш булган. Бу безне яшәү изге һәм без аны хөрмәт итәргә тиеш икәненә өйрәтә.

35:33. Гаепсез кеше канын түгеп мәсхәрәләнгән җир үтергән кеше канын түгеп кенә саф ителә. Шуңа күрә Йәһвәнең җирне оҗмах итү алдыннан явызларны юк итүе бик урынлы! (Гыйбрәтле хикәя 2:21, 22; Данил 2:44).

Алла Сүзе куәтле

Без Йәһвәне һәм аның халкы арасында җаваплы йөкләмәләр алган кешеләрне хөрмәт итәргә тиешбез. Саннар китабы моны ачык итеп күрсәтә. Бүгенге җыелышларда тынычлык һәм бердәмлек саклар өчен бу бик мөһим!

Саннар китабында китерелгән вакыйгалар шуны күрсәтә: рухилыгын санга сукмаучы кешеләргә канәгатьсезлек белдерү, әхлаксызлык һәм потларга табыну кебек гөнаһка бирелүе бик җиңел. Изге Язмаларның бу китабыннан алынган кайбер мисаллар һәм сабаклар Йәһвә Шаһитләре җыелышларында үткәрелгән Хезмәт очрашуларындагы «Җирле ихтыяҗлар» пункты өчен нигез булып кулланыла ала. Әйе, безнең тормышыбызда «Аллаһының сүзе тере вә куәтле» (Еврейләргә 4:12).

[31 биттәге иллюстрация]

Чатыр өстендәге могҗизалы болыт ярдәмендә Йәһвә исраиллеләргә кузгалу һәм урнашу вакытын билгеләгән.

[32 биттәге иллюстрация]

Без Йәһвәгә тыңлаучан булырга тиеш, һәм ул бездән аның вәкилләрен хөрмәт итәчәкбез дип көтә.