Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Алланы «бер авыздан» данлагыз

Алланы «бер авыздан» данлагыз

Алланы «бер авыздан» данлагыз

«Бер авыздан Раббыбыз Гайсә Мәсихнең Аллаһысын һәм Атасын данларсыз» (РИМЛЫЛАРГА 15:6).

1. Рәсүл Паул үз имандашларына биргән сабакта сүз асылда нәрсә турында бара?

МӘСИХЧЕЛӘР арасында төрле кешеләр бар: берсе бер нәрсәне яратса яки өстенрәк күрсә, икенчесе башка нәрсәне ярата һәм өстенрәк күрә. Әмма тормышка алып баручы юл буенча алар барысы иңне-иңгә терәп барырга тиеш. Бу мөмкинме? Әйе, әгәр арабыздагы кечкенә аермаларга зур проблема булып үсәргә юл куймасак, бу мөмкин. Рәсүл Паул I гасырдагы имандашларына бер сабак биргән, һәм анда сүз асылда нәкъ шуның турында барган. Ничек итеп ул бу мөһим принципны аңлаткан? Безгә аның Алла тарафыннан рухландырылган киңәшен бүген ничек тотарга?

Мәсихчеләр бердәмлегенең мөһимлеге

2. Паул бердәм булуның мөһимлегенә ничек басым ясаган?

2 Мәсихчеләр арасындагы бердәмлекнең мөһимлеген Паул аңлаган һәм имандашларына, бер-берсенә мәхәббәт күрсәтеп түземле булырга ярдәм итеп, яхшы киңәшләр биргән (Эфеслеләргә 4:1—3; Көлессәйлеләргә 3:12—14). Бердәмлекне саклау һәрвакытта да җиңел түгел икәнен рәсүл үзе бик яхшы белгән: ул 20 елдан артык җыелышларга килеп-китеп йөргән һәм ул вакытта бик күп яңа җыелышлар оештырган (1 Көринтлеләргә 1:11—13; Гәләтиялеләргә 2:11—14). Шуңа күрә Паул Римдагы имандашларын: «Сабырлык һәм илһам чыганагы булган Аллаһы... [ярдәмендә] бердәм рәвештә, бер авыздан Раббыбыз Гайсә Мәсихнең Аллаһысын һәм Атасын данларсыз»,— дип өндәгән (Римлыларга 15:5, 6). Берләштерелгән халык буларак, без дә бүген Йәһвә Алланы «бер авыздан» данларга тиешбез. Без моны ни дәрәҗәдә үтибез?

3, 4. а) Римдагы мәсихчеләр җыелышында нинди кешеләр булган? б) Римдагы мәсихчеләр Йәһвәне «бер авыздан» ничек итеп данлый алган?

3 Римдагы күп мәсихчеләр Паулның якын дуслары булган (Римлыларга 16:3—16). Аларның төрле булуларына карамастан, Паул үзенең бар кардәшләрен «Аллаһының... сөеклеләре» итеп кабул иткән. Паул: «Гайсә Мәсих аркылы һәммәгез өчен Аллаһыма рәхмәтләр укыйм, чөнки иманыгыз хакында бөтен дөньяда сөйләнелә»,— дип язган. Римдагы мәсихчеләрнең күп яклардан үрнәк биргәннәре аңлашыла (Римлыларга 1:7, 8; 15:14). Әмма шул ук вакыт җыелыштагы кайбер мәсихчеләрнең билгеле сораулар буенча карашлары төрле булган. Безнең көннәрдәге мәсихче кардәшлегебез төрле кешеләрдән һәм төрле культурада тәрбияләнгән мәсихчеләрдән тора. Шуңа күрә рәсүл Паулның Алла Сүзендә язылган төрле карашлар турындагы үгетен карап чыгу файдалы булыр. Бу безгә «бер авыздан» сөйләргә ярдәм итәчәк.

4 Римда яһүд һәм башка милләт иман итүчеләре яшәгән (Римлыларга 4:1; 11:13). Кайбер мәсихчеләр Муса Кануны буенча яшәгән вакытта тоткан гореф-гадәтләрен, күрәсең, әле дә тотканнар. Шул ук вакыт алар моны тоту коткарылу өчен таләп ителмәгәнен аңларга тиеш булган. Ә башка яһүдләр, мәсихче булгач, Мәсих корбаны Муса Кануны таләп иткән чикләрдән азат иткәнен аңлаганнар. Әлбәттә, бу аларның яшәвенә һәм гореф-гадәтләрнең кайберләренә карашларын үзгәрткән (Гәләтиялеләргә 4:8—11). Әмма Паул алар барысы да «Аллаһының... сөеклеләре» дип басым ясаган. Бер-берсе турында дөрес фикер йөртеп, аларның барысы Алланы «бер авыздан» данлый алганнар. Бүген безнең дә кайбер сораулар буенча фикерләребез төрле булырга мөмкин, шуңа күрә моның турында язган Паулның сүзләрен игътибар белән карап чыгарга кирәк (Римлыларга 15:4).

«Бер-берегезне... кабул итегез»

5, 6. Ни өчен Рим җыелышында төрле карашлар булган?

5 Римлыларга язганда, Паул мәсихчеләр тормышының бер ягын искә ала, һәм бу яктан мәсихчеләрнең карашы төрле булган. «Кайберәүләрнең иманы аңа һәртөрле ризыкны ашарга рөхсәт итә, ә башка берәү, иманда зәгыйфь булганга, фәкать яшелчәләр генә ашый»,— дип язган Паул. Ни өчен мондый хәл булган? Чөнки Муса Кануны буенча дуңгыз итен ашау тыелган (Римлыларга 14:2; Левит 11:7). Әмма Мәсих үлеменнән соң ул канунны үтәү мәҗбүри булмаган (Эфеслеләргә 2:15). Шулай ук Гайсә үлеменнән соң өч ел ярым вакыт үткәч, фәрештә Петергә Алла карашыннан чыгып караганда бернинди ризык та шакшы дип саналмый дигән (Рәсүлләр 11:7—12). Моны исәпкә алып, яһүди мәсихчеләр Канун башта ашаудан тыйган дуңгыз итен һәм башка ризыкны да хәзер ашарга ярый дип, бәлки, санаганнардыр.

6 Әмма яһүди мәсихчеләрнең кайберләренә исә башта шакшы дип саналган ризыкның берәрсен ашау турында уйлау да, бәлки, җирәнгеч булгандыр. Әгәр мәсихче яһүдләр мондый кардәшләре алдында шундый ризыкны ашаса, бу кардәшләрен бик нык рәнҗеткән дип фаразлап була. Өстәвенә башка халыклардан чыккан мәсихчеләр дә булган. Аларның башта тоткан диннәре бернинди ризыкны да тыймагандыр, һәм аларга ризык турында сүз куерту бик кызык күренгәндер. Әгәр берәрсе ризыкның билгеле төрләрен ашаудан үзен тыйса һәм бу коткарылыр өчен кирәк дип өйрәтмәсә, әлбәттә, моның гаепкә алырлык бернәрсәсе булмаган. Ләкин фикерләрдә аермалык булганга, җыелышта бәхәсләрнең тиз тууы мөмкин булган. Римдагы мәсихчеләргә үзләренең төрле булулары Алланы «бер авыздан» данларга комачауламасын өчен сак булырга кирәк булган.

7. Һәр атнаның билгеле көнен үтәү турында нинди карашлар булган?

7 Паул икенче мисал китерә: «Берәүләр ниндидер бер көнне башка көннән мөһимрәк дип исәпли, ә башка берәү һәр көнне бертөрле дип саный» (Римлыларга 14:5а). Муса Кануны буенча шимбә көнне бернинди дә эш башкарырга ярамаган. Хәтта йөрү дә чикле булган (Чыгыш 20:8—10; Маттай 24:20; Рәсүлләр 1:12). Канунның гамәлдән чыгуы белән бу тыюлар да юкка чыккан. Әмма яһүди мәсихчеләрнең кайберләренә алар башта изге дип санаган көнне берәр эш башкару яки озын юлга чыгу уңайсыз булган. Хәтта мәсихче булгач та, алар җиденче көнне рухи эшләр өчен, бәлки, бүлеп куйганнардыр, әмма Алла карашыннан чыгып караганда шимбә көне турындагы канун гамәлдән чыккан булган. Шимбә көнен тоткан яһүдләр дөрес эшләмәгән дип әйтеп буламы? Әгәр алар шимбә көнен тоту Алла таләбе дип өйрәтмәсә, алар дөрес эшләмәгән дип әйтеп булмый, юк. Шулай итеп, Паул мәсихче кардәшләренең вөҗданын хөрмәт итеп: «Һәркем үз фикерендә нык торсын»,— дип язган (Римлыларга 14:5б).

8. Римдагы мәсихчеләр башкаларның вөҗданына хөрмәт күрсәтергә чакырылсалар да, аларга нәрсә эшләргә ярамаган?

8 Шулай итеп, кайбер сораулар вөҗдан буенча эш итүне таләп иткән. Бу яктан кайбер мәсихчеләргә үз фикерләрен үзгәртү авыр булган, һәм Паул мәсихчеләрне мондый кардәшләренә зур сабырлык күрсәтергә өндәгән. Әмма ул үз имандашларын Муса Канунын үтәү коткарылу өчен таләп дип өйрәтергә тырышканнарны каты хөкем иткән. Б. э. 61 елында рәсүл яһүди мәсихчеләргә хат язган һәм анда ачык итеп һәм дәлилләр китереп шуны аңлаткан: Муса Канунын үтәү файдасыз, чөнки мәсихчеләрнең Гайсәнең йолым корбанына нигезләнгән искиткеч өмете бар (Гәләтиялеләргә 5:1—12; Титуска 1:10, 11; Еврейләргә 10:1—17).

9, 10. Мәсихчеләргә үзләрен нинди эшләрдән тыярга кирәк? Аңлатыгыз.

9 Шулай итеп, Паул шуны исбат итә: мәсихче принципларны бозу булмаса, төрле карашлар бердәмлек өчен куркыныч түгел. Рәсүл көчсез вөҗданлы мәсихчеләрдән: «Шулай булгач, син ни өчен имандашыңны хөкем итәсең?» — дип сорый. Шуннан соң вөҗданнары көчле булганнардан (бәлки, вөҗданнары Канун тыйган ризыкны ашарга я шимбә көнне көндәлек эшләрне башкарырга рөхсәт иткән кешеләрдән): «Ә син ни өчен имандашыңны кимсетәсең?» — дип сорый (Римлыларга 14:10). Димәк, Паул көчсез вөҗданлы мәсихчеләрне киңрәк карашлы кардәшләрен хөкем итмәскә чакырган. Әмма көчле мәсихчеләр дә вөҗданнары кайбер яклардан әле көчсез булган кардәшләренә кимсетеп карамаска тиеш булган. Алар бер-берсе турында алдан ук дөрес булмаган караш йөртмәскә тиеш булган, һәм аларга «үзләре хакында тиешлесеннән артык уйламаска» кирәк булган (Римлыларга 12:3, 18).

10 Паул дөрес караш нинди булырга тиешлеген мондый сүзләр белән аңлата: «Һәрнәрсәне ашаучы ашамаучыны кимсетмәсен; ашамаучы исә ашаучыны хөкем итмәсен; чөнки Аллаһы аны Үзенә кабул иткән». Шуннан соң ул: «Аллаһыга дан булсын өчен, Мәсих сезне кабул иткән»,— дип әйткән. Алла һәм Мәсих көчлене дә һәм көчсезне дә кабул итә, шуңа күрә безгә дә «бер-беребезне шулай кабул итәргә» кирәк (Римлыларга 14:3; 15:7). Кем моның белән ризалашмас?

Кардәшләрне ярату бүген бердәмлеккә ярдәм итә

11. Паул яшәгән көннәргә генә нинди хәл хас булган?

11 Паул римлыларга үз хатын язганда ул көннәргә генә хас булган хәлне сурәтли. Йәһвә яңа гына бер килешүне гамәлдән чыгарып икенчесен, яңасын төзегән. Кемгәдер бу үзгәрешләргә ияләшү авыр булган. Бүген нәкъ шундый ук хәл юк, әмма моңа охшашны кайвакыт очратып була.

12, 13. Нинди очракларда мәсихчеләр үз имандашларының вөҗданына хөрмәт күрсәтә ала?

12 Әйтик, апа-кардәш үткәндә башка дин тоткан. Бу диндә хатын-кызларга бизәнү әйберләрен куллану тыелган булган. Хакыйкатьне кабул иткәч, апа-кардәш ачык төсле, әмма тыйнак киемне урынлы вакытта кияргә һәм косметиканы чаманы белеп кулланырга ярый дигән фикергә ияләшә алмый ди. Сүз Изге Язмалардагы принцип турында бармый, шуңа күрә бу мәсихче хатын-кызны вөҗданына каршы эшләргә мәҗбүр итү дөрес булмас иде. Үз чиратында бу мәсихче хатын да шуны аңлый: вөҗданнары бизәнү әйберләрен кулланырга рөхсәт иткән кешеләрне хөкем итмәскә кирәк.

13 Башка мисалны карап чыгыйк. Мәсихче исерткеч эчемлекләр эчүне хупламаган кешеләр арасында үскән. Хакыйкать белән танышкач, ул Алла Сүзе буенча шәраб Алла бүләге һәм аны чамалап эчәргә ярый икәнен аңлаган (Мәдхия 103:15). Ул андый караш белән риза, әмма үткәндәге гадәте буенча үзе бер дә капмый, әмма исерткеч эчемлекләрне чамасын белеп эчкән кешеләрне дә хөкем итми. Шулай итеп ул Паулның: «Үзара тыныч-тату яшик һәм бер-беребезне рухи яктан ныгытуга хезмәт итүче нәрсәләргә омтылыйк»,— дигән сүзләрен үти (Римлыларга 14:19).

14. Мәсихчеләр нинди хәлләрдә Паул Римдагы мәсихчеләргә биргән үгет рухы буенча эш итә алалар?

14 Паулның Римдагы мәсихчеләргә биргән үгетенең рухы буенча эш итү таләп ителә торган башка хәлләр дә була. Мәсихчеләр җыелышы күп кешеләрдән тора, һәм аларның һәрберсенең үзе яраткан яки өстенрәк күргән нәрсәләре бар. Шуңа күрә аларның, мәсәлән, киенү һәм тышкы күренеш буенча үз фикерләре булырга мөмкин. Әлбәттә, Изге Язмаларда ачык принциплар бирелгән, һәм чын мәсихчеләр алар буенча яши. Киемебез яки прическабызга сәер я оятсыз булырга яки аларда бу дөньядагы әхлаксыз кешеләр төркемнәренә хас булган үзенчәлекләрнең булуын рөхсәт итәргә ярамый (1 Яхъя 2:15—17). Мәсихчеләр шуны истә тоталар: алар һәрвакыт, хәтта ял иткәндә дә, Галәм Хакименең хезмәтчеләре (Ишагыйя 43:10; Яхъя 17:16; 1 Тимутегә 2:9, 10). Әмма мәсихчеләрнең күп өлкәләрдә сайлау мөмкинлекләре киң *.

Башкаларга киртә куймагыз

15. Кайсы очракларда мәсихче үз кардәшләре турында кайгыртып теләгәненнән баш тартырга мөмкин?

15 Римдагы мәсихчеләргә биргән үгетендә Паул тагын бер мөһим принципка игътибар итә. Көчле вөҗданлы мәсихче үзенә эшләргә мөмкин булганны эшләмичә үзен тыеп калырга хәл итә ала. Ни өчен? Чөнки ул аның кайбер эшләре башкаларга зыян китерә алганын аңлый. Бу очракта аңа нәрсә эшләргә? «Ит ашамау, шәраб эчмәү һәм имандашыңны рәнҗетерлек... һичнәрсә эшләмәү яхшы»,— дип әйтә Паул (Римлыларга 14:14, 20, 21). Шулай итеп, «без, көчлеләр, көчсезләрнең йөкләрен күтәреп йөрергә тиеш, һәм без үз-үзебезгә ярарга тиеш түгел. Безнең һәрберебез, якыныбызның иманын ныгыту өчен, аңа яхшы булсын дип, аңа ярарга тырышырга тиеш» (Римлыларга 15:1, 2). Эшләребез имандашыбызның вөҗданын рәнҗетә алса, кардәшләрне ярату безне игътибарлы булырга һәм үз теләкләребездән баш тартырга этәчәк. Мәсәлән, бу исерткеч эчемлекләр эчүгә кагылырга мөмкин. Мәсихчеләргә шәрабны чамалап эчәргә рөхсәт ителә. Ләкин бу имандаш өчен киртә булса, мәсихче үз сүзендә тормаячак.

16. Яшәгән җиребездәге кешеләргә ничек хөрмәт күрсәтә алабыз?

16 Бу принцип шулай ук мәсихче җыелышы кешеләре булмаганнар белән эшләгәндә яки яшәгәндә кулланырлык. Әйтик, без яшәгән җирдә кешеләрнең дин карашлары буенча атнаның бер көнендә эш башкару тыела ди. Моны исәпкә алып, без, күршеләребез өчен киртә булмас өчен һәм вәгазь эшенә комачауламас өчен, кешеләрне рәнҗетә алганны мөмкин кадәр әзрәк эшләргә тырышырбыз. Икенче бер хәл: материаль яктан яхшы яшәгән бер мәсихче вәгазьчеләр җитмәгән җиргә күчә, әмма анда күбесенчә ярлылар яши. Әгәр ул гади киенсә һәм, акчалары бай яшәүне мөмкин итсә дә, гадирәк яшәсә, үз күршеләренә игътибарлы булуын күрсәтер иде.

17. Ни өчен берәр нәрсә эшләр алдыннан башкаларның вөҗданын исәпкә алырга кирәк?

17 «Көчлеләрдән» алар юл бирер дип көтү акыллы булырмы? Җавапны бер ачык мисал карап чыкканнан соң алырбыз. Машинада барганда без юл кырыенда барган балаларны күрәбез. Безгә юлның бу урынында иң зур тизлек белән барырга рөхсәт ителгәнгә күрә генә, шулай баруыбызны дәвам итәчәкбезме? Юк. Без балалар тормышын куркыныч астына куймас өчен тизлекне киметәбез. Кайвакыт моңа охшашны имандашларыбыз яки башка кешеләр белән бергә булганда күрсәтергә кирәк: аларга юл бирергә, яки алар турында уйлап «тизлегебезне киметергә». Берәр нәрсә эшләргә безнең тулы хакыбыз бардыр да, бәлки. Изге Язмаларның да бернинди принциплары бозылмый. Әмма безнең эшләребез башка кешене рәнҗетә алса яки аңа зыян китерә алса, мәсихчеләр яратуы безне сак булырга этәчәк (Римлыларга 14:13, 15). «Минем моны эшләргә хакым бар»,— диеп торуга караганда, бердәмлек саклау һәм Патшалык эшләрендә катнашу мөһимрәк.

18, 19. а) Башка кешеләрнең вөҗданына хөрмәт күрсәтеп, без ничек Гайсә үрнәгенә иярәбез? б) Нәрсә буенча безнең фикеребез бер булырга тиеш, һәм чираттагы мәкаләдә нәрсә каралачак?

18 Шулай эшләп, без иң яхшы үрнәк буенча эш итәбез. Паул болай дип әйтә: «Чөнки Мәсих тә Үзенә ярарга тырышмады, бәлки Изге язмада язылганча: „Сине яманлаучыларның хурлаулары Минем өстемә төште“». Гайсә безнең өчен үз тормышын әзерлек белән биргән. Әлбәттә, без дә, әгәр бу «көчсезләргә» безнең белән бердәмлектә Алланы данларга ярдәм итсә, үзебезнең эшләргә хакыбыз булган кайбер нәрсәләрне корбан итәргә әзер. Көчсез вөҗданлы мәсихчеләргә юл биргәндә һәм аларга карата таләпчән булмаганда яки белеп үзебезгә берәр яктан чикләр куйганда һәм үз теләкләребездә үзсүзлеләнеп тормаганда, без үзебездә «Мәсих Гайсәдәге фикер йөртү рәвеше» (ЯД) булуын күрсәтәбез (Римлыларга 15:1—5).

19 Изге Язмалардагы принципларга кагылмаган сораулар буенча фикерләребез төрле булса да, Аллага хезмәт итү буенча безнең фикеребез бердәм (1 Көринтлеләргә 1:10). Андый фикер бердәмлеге, аерым алганда, безнең дошманнарыбыз белән үзебезне тотуыбызда күренә. Безнең иманга каршы килгән кешеләр Алла Сүзендә «чит кешеләр» дип атала, һәм Изге Язмаларда аларның тавышыннан сакланырга дигән чакыру бар (Яхъя 10:5). «Чит кешеләрне» ничек танырга? Алар белән үзеңне ничек тотарга? Бу сорауларны без чираттагы мәкаләдә карап чыгабыз.

[Искәрмә]

^ 14 абз. Балигъ булмаганнар кием сайлаганда әти-әнисе әйткәнчә эшли.

Сез ничек җавап бирер идегез?

• Ни өчен шәхси сораулар буенча төрле фикердә булу бердәмлеккә зыян китерми?

• Ни өчен без, мәсихчеләр, бер- беребезгә игътибарлы булырга тиеш?

• Паулның бердәмлек турындагы киңәшен без тормышның кайсы өлкәләрендә куллана алабыз, һәм моны эшләргә безне нәрсә дәртләндерәчәк?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[23 биттәге иллюстрация]

Паулның бердәмлек турындагы киңәше җыелышлар өчен бик мөһим булган.

[24 биттәге иллюстрация]

Чыгышлары буенча төрле булсалар да, мәсихчеләр бердәмлек саклыйлар.

[26 биттәге иллюстрация]

Бу машина йөртүчегә нәрсә эшләргә кирәк?