Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Арыйбыз, әмма хәлсезләнмибез

Арыйбыз, әмма хәлсезләнмибез

Арыйбыз, әмма хәлсезләнмибез

«Җир чикләрен барлыкка китергән... Ходай Алла... арыганга көч бирә һәм хәлсезләнгәнгә ныклык бирә» (ИШАГЫЙЯ 40:28, 29).

1, 2. а) Чын Аллага хезмәт итәргә теләгән бар кешеләргә нинди эчкерсез чакыру бирелгән? б) Безнең рухилыгыбызга нәрсә җитди куркыныч булырга мөмкин?

БЕЗГӘ, Гайсә Мәсих шәкертләренә, аның чын күңелдән әйтелгән чакыруы бик яхшы билгеле. «Авырлыктан җәфа чигүчеләр, һәммәгез дә Миңа килегез. Мин сезгә тынычлык [«көч», ЯД] бирермен... Чөнки Минем камытым уңайлы һәм йөгем җиңел!» (Маттай 11:28—30). Мәсихчеләргә шулай ук Йәһвәнең үзеннән «юанычлы заманнар» бирелә (Рәсүлләр 3:20). Изге Язмалардагы хакыйкатьләр белән танышкач, киләчәккә якты өмет алгач һәм Йәһвә биргән принципларны куллана башлагач, үзенә көч кергәнен хис итмәгән кеше бар микән безнең арада?

2 Шулай да Йәһвәнең кайбер хезмәтчеләре арый һәм боега. Әлбәттә, бу булгалый. Кайбер очракларда боегу тиз үтә, ә кайвакыт озакка сузыла. Вакыт узу белән кемдер шуны да хис итә башлый: мәсихче эшләр башка инде, Гайсә вәгъдә иткәнчә, көч бирми, киресенчә авыр йөк булып ята. Мондый тискәре хисләр нәтиҗәдә мәсихченең Йәһвә белән үзара мөнәсәбәтләрен бозарга мөмкин.

3. Ни өчен Гайсә Яхъя 14:1 дә язылган үгетне биргән?

3 Гайсәне кулга алырга һәм үтерергә вакыт якынлашканда, ул үз шәкертләренә: «Борчылмагыз! Аллаһыга ышаныгыз һәм Миңа ышаныгыз»,— дигән (Яхъя 14:1). Гайсә бу сүзләрне рәсүлләргә фаҗигале вакыйгалар кичерергә туры киләчәген белеп әйткән. Бу вакыйгалардан соң аларны күп эзәрлекләүләр көткән. Гайсә шуны белгән: нык боекканга күрә, аның рәсүлләре абынырга мөмкин (Яхъя 16:1). Әгәр алар кайгыга бирелсәләр, моның аркасында алар рухи яктан көчсез калырлар иде һәм Йәһвәгә ышанычларын югалтырлар иде. Бу хәлгә бүгенге мәсихчеләр дә эләгә ала. Озакка сузылган күңел боеклыгы безгә күп газаплар китерергә, йөрәгебезгә йөк булып ятарга мөмкин (Иремия 8:18). Бу безне эчке яктан хәлсезләндерә ала. Мондый басым кичергәндә, без эмоциональ һәм рухи яктан көчсез калырга һәм хәтта Йәһвәгә хезмәт итү теләген дә югалтырга мөмкин.

4. Символик йөрәгебезне арыганлыктан якларга нәрсә ярдәм итәчәк?

4 Изге Язмаларда без бик кирәкле мондый киңәш табабыз: «Барыннан да бигрәк йөрәгеңне сакла; чөнки йөрәк — тереклек чыганагы» (Гыйбрәтле хикәя 4:23). Изге Язмаларда символик йөрәгебезне боегудан һәм рухи арыганлыктан якларга ярдәм итүче гамәли киңәшләр бар. Әмма ни өчен без үзебезне арыган итеп хис итәбез? Иң башта шуны билгеләргә кирәк.

Мәсихче булу йөк түгел

5. Гайсәнең мәсихчеләр юлы турында әйткән сүзләрендә нинди каршылык бар кебек күренә?

5 Әйе, мәсихче булу бар тырышлыкларны кую дигәнне аңлата (Лүк 13:24). Гайсә хәтта болай дип тә әйткән: «Үзенең хачын [«җәфалау баганасын», ЯД] күтәреп бармаган һәм Миңа ияреп йөрмәгән кеше Минем шәкертем була алмый» (Лүк 14:27). Бер яктан караганда, бу сүзләр Гайсәнең җиңел һәм көч бирүче йөк турындагы вәгъдәсе белән туры килми кебек күренергә мөмкин. Ләкин бу алай түгел.

6, 7. Ни өчен хезмәтебез авыр түгел дип әйтеп була?

6 Әгәр берәү файдалы эш хакына бар тырышлыкларын куя һәм хезмәт итә икән, ул, физик яктан арыса да, канәгать кала, һәм бу эш аңа көч бирә (Вәгазьче 3:13, 22). Ә Изге Язмалардагы искиткеч хакыйкатьләрне якыннарыбызга сөйләүдән башка тагын да файдалырак эш әллә бармы? Өстәвенә, без Алланың югары әхлакый нормалары буенча яшәргә тырышканга күрә кичергән һәркайсы авырлыклар, нәтиҗәдә, алган файда белән чагыштырганда бер нәрсә дә тормый (Гыйбрәтле хикәя 2:10—20). Хәтта безне эзәрлекләгәндә дә, без Алла Патшалыгы өчен газап чигүне безнең өчен хөрмәт дип саныйбыз (1 Петер 4:14).

7 Гайсә әйткән йөк чынында көч бирә. Бу аеруча ялган диннең рухи караңгылыгында яшәгән кешеләр өстендәге йөк белән чагыштырганда күренә. Алла безне назлы ярата һәм безнең алга үти алмаслык таләпләр куймый. Йәһвәнең «әмерләре авыр түгел» (1 Яхъя 5:3). Изге Язмада сурәтләнгән чын мәсихчеләр дине кешене җәберләми. Аллага хезмәт итү хәлсезләнер һәм боегыр өчен сәбәп түгел икәнлеге ачык.

«Йөк булган һәр нәрсәне салып ташлыйк»

8. Рухи хәлсезлек еш кына нәрсә аркасында була?

8 Рухи яктан арыганлык — ул еш кына бозык дөнья төзелеше өстебезгә салган «йөкнең» нәтиҗәсе. «Бөтен дөнья... явыз иблиснең хакимлеге астында булганга», безне дошман көчләр чолгап алган, алар безне хәлсез калдырырга һәм безне, мәсихчеләр буларак, какшатырга сәләтле (1 Яхъя 5:19). Бик мөһим булмаган эшләр тормышыбызны катлауландыра ала, алар безнең мәсихчеләр тормышындагы урнаштырылган тәртибебезне бозарга мөмкин. Мондый өстәмә йөкләр кайвакыт тормышыбызны авыр итә һәм хәтта рухыбызны җимерә. «Йөк булган һәр нәрсәне салып ташларга» (ЯД) дигән киңәш Изге Язмаларда юкка гына бирелмәгән (Еврейләргә 12:1—3).

9. Материалистик омтылышлар ничек безнең өскә йөк булып ятарга мөмкин?

9 Безнең карашларга бу дөнья кешеләренең карашлары тәэсир итәргә мөмкин, ә алар өчен иң мөһиме — җәмгыятьтәге дәрәҗә, акча, күңел ачулар, сәяхәтләр һәм моңа охшаш нәрсәләр (1 Яхъя 2:15—17). Беренче гасырдагы кайбер мәсихчеләр баерга тырышып, үз тормышларын бик нык катлауландырган. Рәсүл Паул моның турында болай дип әйтә: «Баерга теләүчеләр коткыга һәм тозакка төшә, аларда бик күп акылсыз һәм зарарлы теләкләр туа. Бу инде кешеләрне афәткә һәм һәлакәткә китерә; чөнки бар явызлыкларның башлангычы — акчага хирыслык. Кайберәүләр, моңа бирелеп, иманнан читләшкәннәр һәм үз-үзләрен күп кайгыларга дучар иткәннәр» (1 Тимутегә 6:9, 10).

10. Гайсәнең чәчүче турында сөйләгән ачык мисалыннан без байлык турында нәрсә беләбез?

10 Аллага хезмәт иткәндә арыганлык һәм күңел боеклыгы сизәбезме? Бәлки, без үз көчебезне мал-мөлкәт җыю омтылышына әрәм итәбездер? Мондый хәл безнең һәрберебез белән булырга мөмкин. Моны Гайсәнең чәчүче турында сөйләгән ачык мисалы күрсәтә. Гайсә «тормыш мәшәкатьләрен, байлыкка кызыгу һәм башка теләкләрне» чүп үләне белән чагыштырган. Бу үлән «үтеп кереп», йөрәкләребездәге Алла сүзенең орлыгын «басып китә» (Марк 4:18, 19). Шуңа күрә Изге Язмаларда безнең өчен мондый киңәш бирелә: «Байлык яратмагыз, булганына канәгать булып яшәгез, чөнки Аллаһы: „Сезне беркайчан да калдырмам вә беркайчан да ташламам“,— дигән» (Еврейләргә 13:5).

11. Безнең өстә йөк булып яткан нәрсәләрдән ничек арына алабыз?

11 Кайвакыт күбрәк җыярга омтылу түгел, ә булганы турында кайгырту йөк булып өстебезгә ята. Ә кемдер сәламәтлеге белән бәйле булган проблемалар, якыннарының үлеме һәм башка кайгы-хәсрәт китерүче хәлләр аркасында боегырга мөмкин. Шул чакта без тормышыбызда нәрсәнедер үзгәртергә кирәк дигән нәтиҗә ясыйбыз. Бер ир белән хатын ял итүнең һәм күңел ачуларының кайбер яраткан төрләреннән һәм бик әһәмиятле булмаган шәхси планнарыннан баш тартырга хәл иткәннәр. Алар үз әйберләрен карап чыкканнар һәм бу планнар белән бәйле булган бар нәрсәне тартмага тутырып, алып куйганнар. Арымас өчен һәм җаннарыбыз хәлсезләнмәсен өчен, безнең барыбызга вакыт-вакыт үзебезнең гадәтләребезне тикшереп чыгу файдалы, һәм юкка гына йөк булып торган әйберләрдән азат булыр өчен, әйберләребезне карап чыгарга кирәк.

Акыллылык һәм үз көчеңне исәпкә алу кирәк

12. Хаталарыбыз турында нәрсәне истә тотарга кирәк?

12 Ясаган хаталарыбыз, хәтта кечкенәләре дә, тормышыбызны әкрен генә катлауландырырга мөмкин. Давыт: «Гөнаһларым башымны ук каплады, авыр күтәрәм шикелле авырайтты»,— дип бик төгәл әйткән (Мәдхия 37:5). Кайбер үзгәрешләр ясап, авыр йөктән котылып була.

13. Акыллы булу ничек хезмәтебезгә дөрес караш белән карарга ярдәм итә?

13 Изге Язмаларда «сәламәт акыл һәм уйлап эш итү» үстерегез дигән үгет бар (Гыйбрәтле хикәя 3:21, 22). Анда шулай ук «югарыдан килүче зирәклек» «акыллы» (ЯД) дип әйтелә (Ягъкуб 3:17). Кайберәүләр Аллага башкалардан калышмыйча хезмәт итәргә тырыша. Ләкин Изге Язмаларда мондый киңәш бирелә: «Һәркем үзен сынасын, шул чакта ул үзен башка берәү белән чагыштырмыйча горурлана алыр. Чөнки һәркем үз йөген үзе йөртергә тиеш» (Гәләтиялеләргә 6:4, 5). Әлбәттә, имандашларыбызның яхшы үрнәге безне Йәһвәгә чын күңелдән хезмәт итәргә дәртләндерә, әмма сәламәт акыл һәм уйлап эш итү үзебез ирешерлек, безнең шартлар мөмкин иткән максатлар куярга булышачак.

14, 15. Безгә, физик һәм эмоциональ ихтыяҗларыбызны канәгатьләндерү турында кайгыртканда, ничек сәламәт акыл күрсәтергә?

14 Хәтта бик мөһим түгел кебек күренгән сорауларда да акыллылык күрсәтү безне арудан саклаячак. Без, мәсәлән, сәламәтлек өчен файдалы булган тәртип буенча яшәргә тырышабызмы? Йәһвә Шаһитләренең бер филиалында хезмәт иткән ир белән хатын мисалын карап чыгыйк. Алар сәламәт акыл белән эш итү арыганлыкка юл куймаска ярдәм иткәнен күргәннәр. Хатыны болай дип сөйли: «Күпме генә эшебез булмасын, без билгеләнгән бер вакытта йокларга ятарга тырышабыз. Шулай ук регуляр рәвештә физик күнегүләр ясыйбыз. Бу безгә бик нык ярдәм итә. Без үз көчебезнең чикләрен белдек һәм тормышыбызны моңа туры китереп алып барабыз. Без чиксез көчле кеше кебек күренгәннәр белән үзебезне чагыштырырга тырышмыйбыз». Без дөрес тукланабызмы һәм җитәрлек ял итәбезме? Сәламәтлегебезгә акыллы карашлы булып, без рухи һәм эмоциональ хәлсезләнүдән кача алырбыз дип өметләнеп була.

15 Кайберәүләребезнең аерым ихтыяҗлары бар. Тулы вакытлы хезмәт иткән һәм күп авырлыклар белән көрәшкән бер мәсихче апа-кардәш мисалын карап чыгыйк. Аның сәламәтлек белән бәйле проблемалары бар, шул исәптән ул рак чире белән авырый. Бу авырлыкларны җиңәргә аңа нәрсә ярдәм итә? Ул үзе болай дип сөйли: «Минем өчен берникадәр вакыт бер үземә генә тынычлыкта булып алу мөһим. Арыганлык һәм стресс көчәйгәндә, мин тыныч кына уку һәм ял итү өчен бер үземә калырга кирәклеген ныграк сизәм». Сәламәт акыл һәм уйлап эш итү безгә үзебезгә нәрсә кирәклеген билгеләргә һәм аны канәгатьләндерергә булыша, ә бу рухи хәлсезләнүдән качарга ярдәм итә.

Йәһвә Алла безгә көч бирә

16, 17. а) Ни өчен иң беренче итеп рухи сәламәтлегең турында кайгыртырга кирәк? б) Без көн дә нәрсә эшләргә тиеш?

16 Иң беренче итеп, әлбәттә, рухи сәламәтлегебез турында кайгыртырга кирәк. Йәһвә Алла белән мөнәсәбәтләребез якын булса, без, физик яктан арыганлык сизсәк тә, Аллага хезмәт итүдән беркайчан да арымаячакбыз. Йәһвә «арыганга көч бирә һәм хәлсезләнгәнгә ныклык бирә» (Ишагыйя 40:28, 29). Бу сүзләрнең дөреслеген үз тәҗрибәсендә татыган рәсүл Паул болай дип язган: «Без күңел төшенкелегенә бирелмибез. Киресенчә, тәнебез череп таркала барса да, асылыбыз исә көннән-көн яңара бара» (2 Көринтлеләргә 4:16).

17 «Көннән-көн» дигән сүзләргә игътибар итик. Бу сүзләр Йәһвә биргән ярдәм белән һәр көн кулланырга кирәк икәнен күрсәтә. Йәһвәгә 43 ел тугры хезмәт иткән бер миссионер хатын-кызның бик нык арыган һәм боеккан вакытлары булган. Әмма ул хәлсезләнмәгән. «Мин, эшләргә керешер алдыннан Йәһвәгә дога кылу һәм аның Сүзен уку өчен, һәр көн иртә торуны үземә гадәт итеп алдым. Мондый көндәлек тәртип буенча яшәп, мин бүгенге көнгә кадәр нык тора алдым»,— дип сөйли миссионер. Әгәр без регуляр рәвештә, «көннән-көн» Йәһвәгә дога кылсак һәм аның югары сыйфатлары һәм вәгъдәләре турында уйлансак, ул безгә үз көче белән таяныч бирәчәгенә шикләнмичә яши алабыз.

18. Алланың олы яшьтәге яки авырган тугры хезмәтчеләре өчен Изге Язмаларда нинди юату бар?

18 Бу киңәшләр аеруча картлык яки начар сәламәтлек аркасында боеккан кешеләр өчен файдалы. Алланың мондый хезмәтчеләре үзләрен башкалар белән түгел, ә үзләренең бүгенге эшләгәннәрен үткәндә Аллага хезмәт итүдә башкарган эшләре белән чагыштыралар, һәм бу боегуга китерә. Йәһвә олы яшьтәге хезмәтчеләрен бик кадерли, һәм моны белү чыннан да юата! «Агарган чәч — кешенең тугры юлда казанып алган шөһрәтле таҗы»,— дип әйтелә Изге Язмаларда (Гыйбрәтле хикәя 16:31). Йәһвә безнең мөмкинлекләребезнең чикләрен белә һәм безнең, көчсез якларыбыз булуына карамастан, чын күңелдән аңа хезмәт итүебезне югары бәяли. Ә без инде башкарган игелекле эшләр мәңгегә Алла хәтерендә калачак. Изге Язмада безнең өчен мондый ышандыру сүзләре бар: «Аллаһы гаделсез түгел. Ул сезнең хезмәтләрегезне дә, имандашларыгызга ярдәм кылганыгыз вә ярдәм кылуны дәвам итүегез аша Аңа булган мәхәббәтегезне күрсәткәнегезне дә онытмаячак» (Еврейләргә 6:10). Йәһвәгә инде дистә еллар буе тугры хезмәт иткән кешеләрнең безнең арабызда булуы безне бик нык шатландыра!

Игелек эшләвеңнән туктама

19. Игелек эшләүне дәвам итү никадәр файдалы?

19 Физкультура белән регуляр рәвештә шөгыльләнү арыганлыкны киметә дип санала. Нәкъ шулай ук регуляр рәвештә рухи эшләр белән шөгыльләнү безгә үзебезне эмоциональ яки рухи яктан арыган итеп сизгәндә булыша. Изге Язмаларда болай дип әйтелә: «Игелек эшләргә арымагыз, чөнки игелек эшләүдән тукталмасак, вакытында уңышны урып алырбыз. Димәк, җае чыкканда, һәркемгә, бигрәк тә имандашларга игелек эшлик» (Гәләтиялеләргә 6:9, 10). «Игелек эшләргә» дигән сүзләргә игътибар итик. Бу тик утырмаска дигәнне аңлата. Башкаларга игелек эшләсәк, Йәһвәгә хезмәт итүдә арымабыз яки хәлсез калмабыз дип өметләнә алабыз.

20. Күңел боеклыгы белән көрәшер өчен, кем белән якын аралашудан качарга кирәк?

20 Ләкин Алла кануннарын хөрмәт итмәгән кешеләр белән аралашу һәм бергә эшләр алып бару авыр йөк булырга мөмкин. «Таш та авыр, ком да авыр; әмма ахмак кешенең рәнҗетүе аларның икесеннән дә авыррак»,— дип әйтелә Изге Язмаларда (Гыйбрәтле хикәя 27:3). Күңел боеклыгы яки арыганлык белән уңышлы көрәшер өчен, пессимистик карашлы, башкаларда кимчелекләр эзли яки башкаларны тәнкыйтьли торган кешеләр белән якын аралашудан качарга кирәк.

21. Мәсихчеләр очрашуларында без ничек башкалар өчен дәртләндерү чыганагы була алабыз?

21 Мәсихчеләр очрашулары — Йәһвәнең бүләге; алар безгә рухи көч бирергә сәләтле. Алар бер-беребезне киңәшләр һәм көч бирүче аралашу аша дәртләндерергә яхшы мөмкинлек бирә (Еврейләргә 10:25). Комментарийлар биреп яки җыелыш программасындагы пунктларда катнашып, безнең барыбызга да башкалар өчен көч бирүчеләр булырга кирәк. Өйрәтүчеләр буларак җитәкчелекне үз өсләренә алган кешеләр, дәртләндерү чыганагы булыр өчен, аеруча көч куярга тиеш (Ишагыйя 32:1, 2). Үгетләргә яки шелтәләргә кирәк булганда, моны кешегә көч бирерлек итеп эшләргә кирәк (Гәләтиялеләргә 6:1, 2). Башкаларны ярату, һичшиксез, Йәһвәгә хәлсезләнмичә хезмәт итәргә булышачак (Мәдхия 132:1; Яхъя 13:35).

22. Ни өчен без, камил булмаган кеше табигатебезгә карамастан, кыю була алабыз?

22 Ахыр заманда Йәһвәгә хезмәт итү тырышлык таләп итә. Өстәвенә мәсихчеләр арыйлар, җан газаплары кичерәләр һәм төрле киеренке хәлләргә эләгәләр. Без табигатебез буенча кызыл балчыктан ясалган чүлмәк кебек тиз ватылучан. Әмма моңа да карамастан Изге Язмаларда: «Бу гаять зур кодрәтнең безнеке түгел, бәлки Аллаһыныкы икәнен күрсәтү өчен, без бу хәзинәне балчык савытларда, ягъни фани тәннәребездә йөртәбез»,— дип әйтелә (2 Көринтлеләргә 4:7). Әлбәттә, без арыячакбыз, әмма, әйдәгез, беркайчан да хәлсезләнмик һәм игелек эшләүдән туктамыйк. Чөнки без: «Аллаһы — минем Ярдәмчем»,— дип кыюлык белән әйтә алабыз (Еврейләргә 13:6).

Кыскача кабатлау

• Без нинди авыр йөкләрне үз өстебездән алып ташлый алабыз?

• Без ничек имандашларыбызга «игелек эшли» алабыз?

• Арыганлык сизгәндә яки боеккан булганда, Йәһвә безгә ничек таяныч бирә?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[19 биттәге иллюстрация]

Гайсә рәсүлләрнең озакка сузылган күңел боеклыгыннан газап чигәргә мөмкин икәнен белгән.