Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Безгә ышанычлы җитәкчелек кирәкме?

Безгә ышанычлы җитәкчелек кирәкме?

Безгә ышанычлы җитәкчелек кирәкме?

БЕЗНЕҢ көннәрдә күп кешеләр алар яманны яхшыдан аера ала һәм нәрсә телиләр шуны эшләргә хаклары бар дип саный. Башкалары кешене бәхетле иткән бар нәрсәнең яшәргә хакы бар дип уйлый. Электән үк җәмгыятьнең нигезе дип саналган гаилә бүген аяныч хәлдә (Яратылыш 3:5).

Мексика илендә яшәүче Вероника * белән булган хәлне карап чыгыйк. Ул болай дип сөйли: «Ирем белән бергә 15 ел яшәгән көн якынлашып килгәндә, ул миңа аның башка хатын-кызы бар дип әйтте. Бу хатын аңардан яшьрәк һәм аның белән ул үзен бәхетлерәк хис итә, шуңа күрә ул бу хатынны калдырмаячак диде. Минем янымда иң яхшы дустым булмаячак дигән уй мине тетрәтеп куйды. Элек якын кешенең үлеме иң нык авырту китерә дип уйлаган идем. Әмма хыянәт итүне баштан үткәрү күпкә авыррак булды: мин якын кешемне югалттым, ә ул авырту китерүен дәвам итә иде».

Тагын бер хәлне карап чыгыйк. 22 яшьлек ир-ат инде аерылышкан һәм аның улы бар. Әмма ул әти кеше бурычын үтәргә теләми. Ул аның үзе турында да һәм улы турында да әнисе кайгыртырга тиеш дип саный. Әгәр әнисе аның бар таләпләрен үтәмәсә, аның ачуы чыга, һәм ул начар тәрбияләнгән бала кебек аны рәнҗетә башлый. Әнисе улының мондый бәйләнүләреннән үзен берничек тә яклый алмый.

Моңа охшаш тагын күп очраклар китереп була. Бөтен җир шары буенча аерылышулар саны, ир белән хатын аерым яшәгән гаиләләр саны үсә. Күп санлы балалар әтисенең яки әнисенең яңа тормыш башлар өчен өйләреннән киткәнен күрә. Яшьләрнең кайберләре тирә-яктагы кешеләрне, шул исәптән әти-әниләрен дә хөрмәт итми һәм үткәндә акылга сыймаслык булып күренгән эшләр башкаралар. Күп илләрдә яшьләр арасында якынлык кылу, наркомания, җинаятьчелек, шулай ук балаларның укытучыларны, ата-аналарын үтерүе гадәти хәлгә әверелде. Проблемалар гаилә тормышы белән балалар тәрбияләүдә генә түгел, ә башка өлкәләрдә дә бар. Сез дә, бәлкем, моның белән ризалашырсыз.

Моның барысын күреп без: «Нәрсә булган җәмгыятькә?» — дип гаҗәпләнәбез. Кешеләр яхшылыкны яманлыктан чыннан да аера алса, ни өчен шулхәтле күп хәл ителмәгән проблемалар кала? Безгә җитәкчелек кирәк түгелме? Вакыт белән сыналган ышанычлы җитәкчелекне берәр җирдә табып буламы? Күп кешеләр Аллага һәм аның язылган Сүзенә ышанабыз дип әйтсә дә, бу аларның тормышларында берничек тә күренми кебек. Безгә Алла биргән киңәш ничек ярдәм итә ала? Моның турында сүз чираттагы мәкаләдә барачак.

[Искәрмә]

^ 3 абз. Исем үзгәртелгән.