Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Бер сәбәпсез нәфрәт ителәләр

Бер сәбәпсез нәфрәт ителәләр

Бер сәбәпсез нәфрәт ителәләр

«Алар Миңа бер сәбәпсезгә нәфрәтләнделәр» (ЯХЪЯ 15:25).

1, 2. а) Мәсихчеләр турында явыз сүзләр ишеткәндә, ни өчен кайберәүләр гаҗәпләнә, ләкин ни өчен мондый бәйләнүләр безне шаккатырырга тиеш түгел? б) Бу мәкаләдә «нәфрәт» дигән сүз нинди мәгънәдә карала? (Искәрмәне карагыз.)

ЙӘҺВӘ ШАҺИТЛӘРЕ Алла Сүзендә язылган принциплар буенча яшәргә тырыша. Шуңа күрә күп илләрдә аларны яхшы яктан беләләр. Әмма кайвакыт алар турындагы мәгълүматларны бозып тараталар. Мәсәлән, Санкт-Петербургның бер чиновнигы болай дип әйткән: «Без Йәһвә Шаһитләрен караңгылыкта утыручы һәм балаларын аяусыз үтерүче һәм үз-үзләренә кул салучы кешеләрдән торган яшерен секта итеп күз алдына китерә идек». Халыкара конгресс үткәндә, аңа эш буенча Йәһвә Шаһитләре белән бергә булырга туры килгән. Ул: «Алар безнең кебек кешеләр, елмаялар... Алар тыныч һәм бер-берсен нык ярата»,— дип әйткән һәм: «Ни өчен кешеләр алар турында ялган тарата? Мин моны берничек тә аңламыйм»,— дип өстәгән (1 Петер 3:16).

2 Алла хезмәтчеләрен явызлык эшләүчеләр дип атаганда, бу аларга бернинди дә рәхәтлек китерми, әмма мондый явыз бәйләнүләр аларны гаҗәпләндерми. Гайсә үз шәкертләрен болай дип кисәткән: «Дөнья сезне нәфрәт итә икән, исегездә тотыгыз: сездән элек ул Мине нәфрәт итте [...] Әмма аларның канунында: „Алар Миңа бер сәбәпсезгә нәфрәтләнделәр“,— дип язылган сүзләр тормышка ашсын өчен бу шулай булды» * (Яхъя 15:18—20, 25; Мәдхия 34:19; 68:5). Элегрәк Гайсә үз шәкертләренә: «Йорт хуҗасын Белзебул дип атыйлар икән, өйдәгеләрен инде бигрәк тә шулай дип атарлар»,— дип әйткән (Маттай 10:25). Мәсихчеләр андый яманлау алар үз өсләренә алган «җәфалау баганасының» (ЯД) өлеше икәнен аңлыйлар (Маттай 16:24).

3. Алланың чын хезмәтчеләрен эзәрлекләү никадәр киң җәелгән?

3 Алланың чын хезмәтчеләрен эзәрлекләү тарихы күптән башланган булган. Аны «тәкъва Һабилдән» башлап була (Маттай 23:34, 35). Бу эзәрлекләүләр нибары берничә аерым очрак белән генә чикләнми. Гайсә аның шәкертләрен аның исеме өчен «барысы да... нәфрәт итәр» дигән (Маттай 10:22). Өстәвенә, рәсүл Паул сүзләре буенча, Алланың барлык хезмәтчеләренә эзәрлекләүләр көтәргә кирәк (2 Тимутегә 3:12). Моның сәбәбе нәрсәдә?

Сәбәпсез нәфрәт. Аның чыганагы кем?

4. Изге Язмаларда ничек бер сәбәпсез нәфрәт итүнең чыганагы күрсәтелә?

4 Эзәрлекләүләр иң башта ук күзгә күренми торган котыртучы аркасында булган дип әйтелә Алла Сүзендә. Һабилне — иман иткән беренче ир-атны — үз абыйсы Кабилнең аяусыз үтергәнен искә төшерик. Изге Язмаларда аны үтергән Кабил «явыз иблистән», Шайтаннан булган дип әйтелә (1 Яхъя 3:12). Кабилдә Шайтан рухы булган, һәм Иблис аны үз явыз ниятләрен үтәр өчен кулланган. Изге Язмаларда шулай ук Әюб һәм Гайсә Мәсих кичергән мәрхәмәтсез һөҗүмнәрдә Шайтанның роле күрсәтелә (Әюб 1:12; 2:6, 7; Яхъя 8:37, 44; 13:27). Ачылыш китабын укыганда, Гайсәнең шәкертләрен эзәрлекләүче кем икәнлегенә һичбер нинди шик калмый: «Синең кешеләреңне сынар өчен, арагыздан кайберләрегезне иблис төрмәгә утыртачак» (Ачылыш 2:10). Шулай итеп, Алла халкын бер сәбәпсез нәфрәт итүдә Шайтан гаепле.

5. Ни өчен Шайтан Алланың чын хезмәтчеләрен нәфрәт итә?

5 Ни өчен Шайтан Алланың чын хезмәтчеләрен нәфрәт итә? Шайтан план төзегән һәм моның белән бик нык дан казанырга теләвен күрсәткән. План төзеп, ул үзен Мәңгелек Патшага — Йәһвә Аллага каршы куйган (1 Тимутегә 1:17; 3:6). Шайтан болай дип әйткән була: Алла үзенең барлыкка китергән затларының иреген чикли, һәм кешеләрнең берсе дә Йәһвәгә чын күңелдән хезмәт итми, кешеләр бары тик үз файдасын гына эзлиләр. Аның кешеләрне сынарга мөмкинлеге булса, ул аларның һәрберсен Аллага хезмәт итүен ташларга мәҗбүр итәр иде дип әйтә Шайтан (Яратылыш 3:1—6; Әюб 1:6—12; 2:1—7). Шайтан Йәһвәне җәберләүче, ялганчы һәм эше уңмый торган итеп күрсәтеп, ул үзе Галәмнең яхшы хакиме була алыр иде дип исбат итәргә тырыша. Шулай итеп, Шайтан кешеләрнең аның үзенә табынуларын нык тели, һәм аның Алла хезмәтчеләренә ярсуына бу сәбәп булып тора (Маттай 4:8, 9).

6. а) Йәһвәнең хакимлеге турындагы сорау безнең һәрберебезгә ничек кагыла? б) Бу сорауны аңлау безгә ничек Аллага тугрылык сакларга булыша? (12 нче биттәге рамканы карагыз.)

6 Моның барысы сиңа ничек кагылганын күрәсеңме? Йәһвәнең хезмәтчесе буларак, Алланың ихтыярын үтәү, күп тырышлык таләп итсә дә, мул фатихалар китергәненә син, бәлки, үзең дә инангансыңдыр. Әмма тормышыңдагы шартлар аркасында сиңа Йәһвәнең кануннарына һәм принципларына буйсыну авыр һәм хәтта алар үти алмаслык булып күренсә нәрсә эшләргә? Һәм бар куйган тырышлыкларың да юкка гына кебек күренсә нәрсә эшләргә? Йәһвәгә хезмәтне дәвам итүнең мәгънәсе юк дигән нәтиҗә ясарсыңмы? Яки Йәһвәгә тирән ярату һәм аның искиткеч сыйфатлары өчен тирән рәхмәтең сине аның бар юллары белән йөрүеңне дәвам итәргә дәртләндерерме? (Икенчезаконлык 10:12, 13). Йәһвә Шайтанга безгә авырлыклар булдырырга рөхсәт итеп, безнең һәрберебезгә Шайтан күтәргән сорауга үз җавабыбызны бирергә мөмкинлек бирә (Гыйбрәтле хикәя 27:11).

«Кешеләр сезне... хурлаганда»

7. Безне Йәһвәдән читкә алып китәр өчен, Иблис нинди алымнар куллана?

7 Шайтан бәхәсле сорауда үзенең хак булуын исбат итәргә тырыша. Аның кулланган бер хәйләсен җентекләбрәк карап чыгыйк. Сүз ялганга нигезләнгән хурлау турында бара. Гайсә Шайтанны «ялганның атасы» дип атаган (Яхъя 8:44). Аны сурәтләүче исем «Иблис» — «ялганчы» дигән мәгънә йөртә. Бу исем Иблисне Аллага, аның игелекле сүзенә һәм изге исеменә төп яла ягучы итеп билгели. Йәһвә хакимлеген шик астына куйганда, Иблис читләтеп сөйләү, нигезсез гаепләүләр һәм ачыктан-ачык ялган куллана. Алланың тугры хезмәтчеләрен начар итеп күрсәтер өчен, ул шул ук алымнарны куллана. Йәһвә Шаһитләрен хурлавы белән ул болай да авыр булган сынауларны тагы да авыррак итәргә мөмкин.

8. Шайтан Әюбне ничек хурлаган, һәм Әюб нәрсә хис иткән?

8 Әюб белән нәрсә булганын карап чыгыйк. Аның исеме «дошманнарча эзәрлекләнгән» дигән мәгънә йөртә. Шайтан Әюбне мал-мөлкәтсез, балаларсыз калдырган һәм сәламәтлеген алган, өстәвенә ул Әюбне гөнаһлы кеше итеп күрсәткән һәм аңа, янәсе, Алла җәза бирә. Моңа кадәр Әюб тирән хөрмәт ителә торган кеше булса да, аңа җирәнеп карый башлаганнар, моны хәтта аның туганнары һәм якын дуслары да эшләгән (Әюб 19:13—19; 29:1, 2, 7—11). Шуннан соң ялган юатучыларны кулланып, Шайтан Әюбне «сүзләр белән җәфалый» башлаган: башта читләтеп Әюб авыр гөнаһ кылгандыр дигән сүзләр әйтелгән, шуннан соң ул канун бозучы дип турыдан-туры гаепләнгән (Әюб 4:6—9; 19:2; 22:5—10). Бу Әюбне бик нык боектыргандыр!

9. Ничек итеп Шайтан Гайсәне гөнаһлы итеп күрсәтергә тырышкан?

9 Шайтан иң зур дошманлыкны Алла Улына — Йәһвә хакимлегенең иң зур яклаучысына күрсәткән. Гайсә җиргә килгәч, Шайтан аңа, Әюбкә кебек, аны гөнаһлы итеп күрсәтергә маташып, кара ягарга тырышкан (Ишагыйя 53:2—4; Яхъя 9:24). Кешеләр Гайсәне эчкече, бирән дип атаганнар һәм «аңарда җен бар» дип әйткәннәр (Маттай 11:18, 19; Яхъя 7:20; 8:48; 10:20). Аны көфер сөйләүдә ялган гаепләгәннәр (Маттай 9:2, 3; 26:63—66; Яхъя 10:33—36). Бу Гайсәгә җан газаплары китергән, чөнки мондый гаепләүләр аның Әтисенә гаделсез кара ягу икәнлеген ул белгән (Лүк 22:41—44). Ахыр чиктә Гайсәне җирәнгеч җинаятьчене кебек баганага кадаклап үтергәннәр (Маттай 27:38—44). Камил сафлыгын саклап, Гайсә «гөнаһлылар тарафыннан шундый каршылыкларның» барысын ныклык күрсәтеп кичергән (Еврейләргә 12:2, 3).

10. Безнең көннәрдә майланган мәсихчеләрнең калдыгы Шайтанның нинди һөҗүмнәре белән очраша?

10 Безнең көннәрдә Мәсихнең җирдә калган майланган шәкертләре дә Иблиснең дошманнарча мөнәсәбәте белән очрашалар. Шайтан «Аллаһыбыз алдында көне-төне [Мәсихнең] имандашларын гаепләүче» итеп сурәтләнә (Ачылыш 12:9, 10). Күктән бәреп төшерелгән һәм Җир тирәсе белән чикләнгән Шайтан Мәсихнең кардәшләрен җирәнгеч «чүп-чар» итеп күрсәтер өчен тагы да күбрәк тырышлыклар куя башлады (1 Көринтлеләргә 4:13). Кайбер илләрдә аларны, I гасыр мәсихчеләрен кебек, куркыныч секта дип атыйлар (Рәсүлләр 24:5, 14; 28:22). Мәкалә башында әйтелгәнчә, алар турында ялган һәм яманлаучы мәгълүматлар тараталар. Әмма Мәсихнең майланган кардәшләре үз юлдашлары — «башка сарыклар» ярдәмендә «намуслык вә намуссызлык, гайбәт һәм абруй аркылы» «Аллаһы әмерләрен» басынкы рәвештә үтәргә һәм «Гайсә хакында шаһитлек бирергә» тырышалар (2 Көринтлеләргә 6:8; Яхъя 10:16; Ачылыш 12:17).

11, 12. а) Кайвакыт мәсихчеләрне хурлауның сәбәбе нәрсәдә? б) Мәсихче иманы аркасында нинди шартларда гаделсез рәвештә газап чигәргә мөмкин?

11 Алла хезмәтчеләренең кайберләре хурлауның күп очраклары белән очраша, һәм, әлбәттә, аларның барысы да «тәкъва булганнары» өчен түгел (Маттай 5:10). Авырлыкларның кайберләре без камил булмаганга булырга мөмкин. «Гаеп эш эшләп», моның өчен «кыйналган вакытта түземлек күрсәтсәк», мактанырлык бернәрсә дә юк. Әмма мәсихче Алла каршындагы вөҗданы буенча эш итеп, «нахакка михнәт чиксә», Йәһвә моны хуш күрә (1 Петер 2:19, 20). Бу нинди шартларда булырга мөмкин?

12 Кемдер мәрхәмәтсез мөгамәлә белән Изге Язмаларга нигезләнмәгән җирләү йолаларын үтәргә теләмәгәндә очраша (Икенчезаконлык 14:1). Яшь Шаһитләрне Йәһвәнең әхлакый нормаларын тотканга өзлексез мыскыллыйлар (1 Петер 4:4). Мәсихчеләрнең кайберләре үз балаларын кан кулланмыйча дәваларга теләкләрен белдергәч, аларны «мәрхәмәтсезлектә» һәм «илтифатсызлыкта» гаделсез гаеплиләр (Рәсүлләр 15:29). Кайбер кардәшләребезнең туганнары һәм күршеләре алар Йәһвә хезмәтчеләре булганга гына аралашуларын өзә (Маттай 10:34—37). Аларның барысы гаделсез рәвештә газап чиккәндә пәйгамбәрләр һәм Гайсәнең үрнәген тоталар (Маттай 5:11, 12; Ягъкуб 5:10; 1 Петер 2:21).

Хурлауга ничек түзәргә

13. Иман иткәнебез өчен безне каты хурлый башласалар, рухи яктан нык калырга нәрсә ярдәм итәчәк?

13 Иман иткәнебез өчен хурлаучы сүзләр ишеткәндә, без, пәйгамбәр Иремия кебек, боегырга һәм Аллага инде башка хезмәт итә алмыйм дип уйларга мөмкин (Иремия 20:7—9). Рухи яктан нык калырга безгә нәрсә ярдәм итә ала? Булган хәлгә Йәһвә карашы белән карарга тырыш. Сынауларда тугрылык саклаган кешеләр Йәһвә өчен сынау корбаны түгел, ә җиңүчеләр (Римлыларга 8:37). Иблиснең мәсхәрә итүләренә карамастан, Йәһвә хакимлеге ягында калган кешеләрне күз алдыңа китереп кара: Һабил, Әюб, Гайсәнең әнисе Мәрьям, шулай ук борынгы һәм безнең көннәрдәге башка тугры хезмәтчеләр (Еврейләргә 11:35—37; 12:1). Аларның ничек тугрылык саклаганнары турында уйлан. Алланың бу тугры хезмәтчеләре үзләре янындагы урынга басарга чакыра; бу урын иманнары аша дөньяны җиңә торган кешеләр өчен бүлеп куелган (1 Яхъя 5:4).

14. Тырышып дога кылу ничек тугры калырга булыша ала?

14 «Күңелебездә кайгыларыбыз күбәйгән чакта», без Йәһвәгә тырышып дога кыла алабыз, һәм ул безне юатып нык итәр (Мәдхия 49:15; 93:19). Сынауларны җиңәр өчен, ул кирәкле акыллылык бирәчәк һәм аның хакимлеге турындагы мөһим сорауга — хезмәтчеләрен нигезсез нәфрәт итүнең сәбәбе булган сорауга — фикерләребезне тупларга булышачак (Ягъкуб 1:5). Йәһвә безгә шулай ук «һәр акылдан өстенрәк булган Аллаһы иминлеген» бүләк итә ала (Филиппуйлыларга 4:6, 7). Алла бүләк иткән тынычлык ярдәмендә без, зур басым булса да, какшамас булып калабыз, шикләргә дә, куркынычка да бирешмибез. Йәһвә безгә үзе рөхсәт иткән һәркайсы сынауларны нык калып кичерергә изге рухы белән ярдәм итә ала (1 Көринтлеләргә 10:13).

15. Газап чиккәндә ачуланмаска нәрсә ярдәм итә ала?

15 Безне сәбәпсез нәфрәт иткән кешеләргә ачуыбыз чыкмасын өчен нәрсә ярдәм итә ала? Шуны исеңдә тот: Шайтан һәм аның җеннәре безнең төп дошманнарыбыз (Эфеслеләргә 6:12). Кайберәүләр безне аңлап һәм юри эзәрлекләсәләр дә, Алла халкына каршы килгән күп кешеләр моны белмичә яки башка кешеләр йогынтысына бирелеп эшлиләр (Данил 6:4—16; 1 Тимутегә 1:12, 13). Йәһвә «барлык кешеләргә котылырга һәм хакыйкатьне тануга ирешергә» мөмкинлек бирергә тели (1 Тимутегә 2:4). Кайбер каршы килүчеләргә тел тидермәслек тәртибебез шулхәтле тәэсир итте ки, хәтта хәзер алар безнең мәсихче кардәшләребез (1 Петер 2:12). Шулай ук Ягъкуб улы Йосыф мисалы сабак бирә ала. Йосыфка абыйлары аркасында күп газап чигәргә туры килсә дә, ул аларга ачу сакламаган. Ни өчен? Чөнки булган вакыйгаларда Алланың катнашуын күргән һәм Алланың, үз ниятен үтәп, вакыйгалар белән җитәкчелек иткәнен аңлаган (Яратылыш 45:4—8). Без гаделсез рәвештә газап чиккәндә, Йәһвә бу газаплар аның исеменә дан китерсен өчен чаралар күрә ала (1 Петер 4:16).

16, 17. Каршы килүчеләр вәгазь эшенә комачауларга тырышканда, ни өчен борчылмаска кирәк?

16 Дошманнар яхшы хәбәр тарату эшенә каршы килүләрендә уңышлы кебек күренгәндә, чиктән тыш борчылырга кирәкми. Йәһвә бөтен җир шары буенча алып барылган шаһитлек белән халыкларны «селкетә», һәм аның янына «кыйммәтле ташлар» килә (Аггей 2:7, АМТ). Игелекле Көтүче, Гайсә Мәсих, болай дип әйткән: «Минем сарыкларым тавышымны ишетәләр, Мин дә аларны таныйм, һәм алар Минем арттан баралар. Мин аларга мәңгелек тормыш бирәм... һәм аларны беркем дә Минем кулдан тартып ала алмаячак» (Яхъя 10:27—29). Бөек рухи уруда изге фәрештәләр дә катнаша (Маттай 13:39, 41; Ачылыш 14:6, 7). Моның барысы шуны күрсәтә: каршы килүчеләрнең бернинди сүзләре дә һәм эшләре дә Алла ихтыярын үтәүгә берничек тә комачаулый алмый (Ишагыйя 54:17; Рәсүлләр 5:38, 39).

17 Каршы килүчеләрнең тырышлыклары еш кына тискәре нәтиҗәгә китерә. Африкадагы бер илдә Йәһвә Шаһитләре турында коточкыч ялган таратканнар, шулай ук аларны Иблис хезмәтчеләре дип атаганнар. Шуңа күрә Грейс исемле бер хатын-кыз Йәһвә Шаһитләре килгәндә һәрвакыт йорт артына качып торган. Бер тапкыр Грейс йөргән чиркәүнең рухание безнең басманы кулында тотып, аны укымаска кушкан, чөнки бу сезне иманыгыздан ваз кичүгә китерәчәк дигән. Бу сүзләр Грейсны кызыксындырган. Йәһвә Шаһитләре икенче тапкыр килгәч, ул инде качып тормаган, алар белән сөйләшкән һәм шул басманың берсен алган. Изге Язмалар өйрәнүе башланган, һәм 1996 елда ул суга чумдырылу үткән. Йәһвә Шаһитләре турындагы ялганга ышанып киткән башка кешеләр дә бардыр. Хәзер Грейс инде үзе андый кешеләрне эзли.

Иманыңны хәзер ныгыт

18. Ни өчен үз иманыңны авыр сынаулар башланганчы ныгытырга кирәк, һәм без моны ничек башкара алабыз?

18 Шайтан бер сәбәпсез нәфрәт итү белән өстебезгә һәркайсы вакытта ташланырга мөмкин, шуңа күрә үз иманыбызны хәзер ныгыту үтә мөһим. Моны ничек эшли алабыз? Йәһвә халкы эзәрлекләүләр кичергән бер илдән җибәрелгән хәбәрдә болай дип әйтелгән иде: «Шунсы ачык итеп беленде: рухи яктан яхшы гадәтләре булган һәм Изге Язмалар хакыйкате өчен рәхмәтле булган кешеләр сынауларны җиңел кичерә. Ә „уңайлы... вакытта“ очрашуларны калдырган, регуляр рәвештә вәгазьләмәгән һәм вак нәрсәләрдә компромисска барган кешеләр „ут белән“ сынауны кичерә алмый» (2 Тимутегә 4:2). Берәр яктан үзгәрергә кирәклеген сизсәң, озакка сузма һәм төзәлергә ашык (Мәдхия 118:60).

19. Сәбәпсез нәфрәт итүләр кичергәндә, Алла хезмәтчеләренең тугрылыгы һәм ныклыгы нәрсәгә китерә?

19 Шайтанның мәрхәмәтсез нәфрәт итүенә карамастан, Алланың тугры хезмәтчеләре бар, һәм алар үз ныклыкларын саклаган. Алар Йәһвә хакимлегенең гаделлеген, дөреслеген һәм законлы булуын исбат итүче тере «дәлилләр». Аларның тугрылыгы Алла йөрәген сөендерә. Кешеләр аларны хурласа да, җирдән һәм күктән биегрәк булган Йәһвәгә аларның аны «үз Аллаһысы дип танулары... оят түгел». Мондый тугры хезмәтчеләрнең барысы турында: «Дөнья бу затларга лаек түгел иде»,— дип әйтеп була (Еврейләргә 11:16, 38).

[Искәрмә]

^ 2 абз. Изге Язмада «нәфрәт итү» дигән сүзнең мәгънәсенең төрле төсмерләре бар. Кайвакыт ул нибары «әзрәк ярату» дигәнне генә аңлата. Башка очракларда нәфрәт итү — ул бернинди дә зыян китерергә теләмичә күралмау: кеше җирәнгәнгә күрә, берәр нәрсәдән кача. «Нәфрәт итү» шулай ук еш кына явыз ният белән нык дошманлык хисе, өзлексез усаллык теләү мәгънәсе йөртергә мөмкин. Бу мәкаләдә «нәфрәт» дигән сүз нәкъ шушы мәгънәдә карала.

Сез аңлата аласызмы?

• Алланың чын хезмәтчеләре нәрсә аркасында бер сәбәпсез нәфрәт кичерәләр?

• Шайтан, Әюб белән Гайсәнең сафлыгын җимерергә теләп, ничек аларны хурлаган?

• Шайтан нәфрәте хөкем сөргән дөньяда Йәһвә ничек безгә нык торырга көч бирә?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[12 биттәге рамка/иллюстрация]

Алар төп сорауны аңлаган

Украинада Патшалык турындагы вәгазь эше 50 ел дәвамында тыелган булган. Бу илдә яшәүче Йәһвә Шаһите болай дип аңлаткан: «СССР илендәге Йәһвә Шаһитләре яшәгән ситуациягә кешеләр арасында булган мөнәсәбәтләр карашыннан чыгып карау гына әз. [...] Чиновникларның күбесе нибары үз эшләрен генә башкарган иде. Хөкүмәт белән чиновниклар да алмашынды, ә без Йәһвә Шаһитләре нинди идек, шундый калдык. Изге Язмалар ярдәмендә бу эзәрлекләүләрнең чыннан да кайдан килгәне ачыкланды.

Без үзебезне үпкәләгән кешеләр һәм корбаннар итеп күрсәтмәдек. Бар авырлыкларны җиңеп чыгарга безгә Едем бакчасында күтәрелгән сорауны аңлау булыша иде. Бу сорау Алланың җир өстеннән хакимлек итәргә хокукы турында. [...] Бәхәсле сорауда кайсы якта торуыбыз кешеләргә генә түгел, ә Галәм Хакименә дә кагыла иде. Ә бу инде күпкә мөһимрәк. Бу безгә хәтта иң авыр шартларда да ныклык сакларга мөмкинлек һәм көч бирә иде».

[Иллюстрация]

1970 елда кулга алынган Виктор Попович.

[9 биттәге иллюстрация]

Гайсә кичергән хурлау өчен кем гаепле булган?

[11 биттәге иллюстрацияләр]

Әюб, Мәрьям һәм Алланың бүгенге хезмәтчеләре, мәсәлән Стенли Джонс, Йәһвә хакимлеге ягында торганнар.